Логотип Казан Утлары
Хикәя

БҮРЕ ЧАГАСЫ

Айзарәнен. кеше арасына беренче мәртәбә Зөлфияне житәкләп чыгуы иде әле бу. Яңа халәтенә—сигез яшьлек бала анасы булуына бердән, үзе күнегеп җитмәгәнгә, икенчедән, моны кемнең ничек кабул итәсен тәгаен күзаллый алмаганга киерелгән җәя сыман иде ул: аз гына саксыз хәрәкәт, бер ялгыш сүз, мин-минлегенә тиярдәй ишарә—ук очачак, тартылган жәя генә торып катачак. Кемгә кадатыр угы? Ихтимал, кире үзенә очып кайтыр да, янә бер җәрәхәт ясар. Ә табиб ишеге төбендә су буе чират. Урак өсте шул—бала-чаганы мәктәпкә әзерли торган чак, кемгә белешмә, кемгә киңәш зарур, һәммәсе күзен алартып иртәдән чиратка тезелгән. Ә мондый җирдә тик торганнан тел кашырга яратучылар күп була. Телчән апа-җиңгә тын, тыныч утыра алмый. Юри кара күзлек киеп, текә-горур кыяфәт сакларга тырышып утырса да, Айзарәне дә игътибарсыз калдырмады чират. Ак чырайлы юантык хатын сорау арты сорау яудырыпмы яудыра: —Беренчегә барабыз, диген, ә! Ничек бер дә күзгә-башка чалынмый гына үсте сон әле бу тәти кыз? Кайсы бакчага йөрдегез? Назыйм кисәтте югыйсә: 'Табибны өйгә чакырыйк та җайлап сөйләшеп куйыйк. Аралашу өчен чират-мазар кулай урын түгел ул”,—дип тәкърарлады. Тик Айзарә хатын-кызларча—беркатлырак фикер йөрткән: “Кеше сүзеннән куркып, качып ятып булмас, барыбер бер чыгасы Ияләшик",—дигән булды. Ак чырайлы исә үҗәтнең дә үҗәте икән, Айзарәнен сүзен ишетмәмешкә сатышып утыруына бер тамчы гарьләнү галәмәте күрсәтми, сүз үрчетүен белә: —Мине танымыйсын ахры, ә мин сине бик яхшы беләм бит,—ди.—Хәер, данлыклы Сабитов бичәсен кем белми? Тик кызыгыз юк дип йөри идем —Авылда—әнидә үсте,—диде Айзарә үзен ничек тә тыныч-табигыйрәк тотарга тырышып. Яшерен-батырын түгел, моңарчы көйле генә келтерәп барган тормышынын шушы кыз аркасында көе китүенә эче бик поша иде Айзарәнен. Бу кыз урынында үз батасы булуын бик теләр иде дә. Нишлисең, бәндә юрар, Ходай юллар, дигәннәр. “Читләр баласы—бүре чагасы” диләр. “Көндәш баласы—бүре чагасы” дигәнен Алмапасы әйтте Базда үскән зәгыйф бәрәңге сабагыдай аксыл-төссез Зөлфияне күргәч, түзмәде, теленнән ялгыш ычкынды Әле кайчан гына дөньябыз—түгәрәк, бәхетебез—тулы, мөбәрәк. дип ышанып иөриләр иде бит! И язмыш, язмыш! Хәер, бәхетебез тулы-түгәрәк, дип алданучы бер алар гынамы0! Кителеп төшкәнен сизми дә каласын. Бәхет бик нәзберек—пыяла, саксыз сүздән дә уала. Ә бер чите китек бәхет—бәхет түгел инде ул! Бу—бәхетсезлек! Күз тидерделәр, дисән дә. Күптән чатнаган булган мәхәббәт көймәләре Тормыш ваклыклары, очраклы хәлләр ташкынына бәрелеп челпәрәмә килгәнен генә абайламаганнар! Әллә сизеп тә сизмәмешкә салышканнармы0! Анысы да хактыр. Алдану күз йомдырган. Ә бит Алмапасы—әнкәсенен бертуган сснлесе—кисәтмәде түгел, кат-кат искәртте —Дөнья куабыз дип бик бетеренмәгез әле, туктап хәл алыгыз бер тын,— дия иде.—Дөньяны куып тотардай адәм тумаган. Кеше бу дөньяда кунак кына. Нәсел-нәсәп калдыру өчен генә килә ул. Кошлар да шулай Бәбкә чыгара . —Тукта инде, Алмапа, менә эшләрне җайга салып бетерик —Һай җаным, үлгәндә йөз яшьлектән дә өч көнлек эш калыр Бетәсе юк мәшәкать-мазарнын. Йорт өлгертик, дидегез, алпавыт утарыдай кәттиджсгсз көлеп тора, мебель, машина алыштырасы, дип изаландыгыз Барысын берьюлы хәстәрләп бетерсәк, үләсе генә кала ич. Бәби сөеп юанасы да юк Атадан калган мал белән мантыганнар дөньяда бихисап, мәгәр Сабитовлар ирешкән кадәрссенә хәләл көчләрен куеп, зур тырышлык белән ирешә алдылар Тир тамызмый энәдә күктән үзе төшмәде. Назыймның тәвәккәллеге аркасында иш янына куш өстәлде Үз вакытында зур гына суммага курыкмыйча ссуда алганнар иде. Берзаман акча алышынды. Кичәге йөз сум менгә әйләнде дә куйды. Кем уйлап чыгарган хәйлә булгандыр, әмма Сабитоалар бу галәмәттән отты гына. Бер-ике айлык хезмәт хакы ун ел буе түләнергә тиешле ссуданы капларга җитге. Хикмәт инде! Заман хәйләсе шифалы яңгыр булды Бизнес дигәне дә адәм баласы башкармастай эш түгел икән. Эшмәкәрлек канында булгандырмы, бизнес серенә дә теше үтә булып чыкты. Эшкә кулы ята торган ир бик тиз бизнес хикмәтләренә төшенде—жден алды Үз түбәбез булсын, үз машинабыз, үз эшебез, үзебезгә, үзебезнеке, дип иртә таңнан сикереп тордылар, арып-талып кайтып яттылар. Йокы тансыкка әйләнде, башны мендәргә тидерүгә мәрткә киткәндәй онытылалар иде. Алар корган ипле ояны җил-давыл, хәвеф-хәтәр читләтеп үтәр кебек иде дә Үтмәде шул. Бәреп керде, тормышның астын-өскә китереп ташлады. Назыймны ул бер ымнан, күз карашыннан аклыйм., дип уйлый иде Ә соңгы вакытларда ир үз эченә бикләнде, йомылды. Моны хәтта килеп-китеп кенә йоргән Алмапа да сизми калмаган икән. —Тагын Казанга чыгып чаптымыни?—диде беркөнне керә-керешкә Бигрәк ешлады. Алып калмасыннар тагын дип тә борчылмыйсын? Ә! Айзарә яңа күлмәк тектергән, шуны киеп карау белән мәшгуль. Коз1с каршында бөтерелә. Алмапасы энәләрен тырпайтып аны ирештерергә тотынды —Чибәр, чибәр! Бел шуны, баласыздан, хәтта хан кызы булса да, ир бизәр' Иргәме-соңмы чибәрдән дә гайрәт чигә —Читләр ник көнләшмәсен, үз туганың шулай дигәч —дип еламсыраган туганын юатасы килепме, апасы янә фәлсәфәгә бирелеп китә: -Акылын кая синең? Ник көнләшим газиз туганымнан0 Син бәхетле булганга шат мин. Тик байлык—бер айлык, ярлылык белән бәхетсезлек кенә— гомерлек. Авызыңны ачып калма, дип борчылуым —Әллә мин сизми дисенме иремнең үзгәргәнен0 Дорфа Кырку Тон буе борсаланып чыкты. Мин белмәгән яшерен сере бар! Битәрләмә, акыл бир' —Хәйлә кирәк сина! Ә хатын-кыз хәйләсе—наз. Иркәлә, иркәлән. Ятсынмасын, читләшмәсен, дисәң, элеккедән дә назлырак бул! Һәрдаим сизеп торсын яратуыңны! Сырпалан, тәмле сүзен жәлләмә. Чәчбиләр күп жирдә . Ә күнелгә кергән—алга килә, диләр. Ул көнне ирен көязләнеп, бизәнеп-матурланып көтеп тора иде югыйсә. Табынны да башка көндәгеләрдән затлырак итеп бизәргә тырышты. Кыңгырау тавышына ишеккә килсә Тырпаел торган тыңлаусыз, кыска чәч толымына күбәләкләндереп ал тасма бәйләгән җиде-сигез яшьлек кыз бала күзен чекерәйтеп тора. Менә сина мә! Унып беткән ямаулы күлмәге керләнгән, әллә юынмаган да "Сөальче кыз!’' дигән уй йөгереп үтте уеннан. Кулына иске сары чемодан тоткан ирен күргәч, тәмам телсез калды. Назыйм, сак кына кызны алгарак эткәндәй итте дә, сәер генә елмаеп: —Исәнләш. Зөлфия, Айзарә апан белән, —дип алгарак узды. Базда үскән бәрәнге сабагыдай нечкә буй-сынлы бала ят хатынга каш астыннан ятсынып карап тора. Иске-москыга төренгән хәерче баласыдыр бу! Әллә хәер сорашып утырган жирдән ияртеп кайтканмы"’ Кинәшү юк, ризалык алу Йә, ни инде бу? Хатынның йөзе чытылды. Буяулы озын керфекләре, гүя, агу сибә. Бала бер адым алга атлауга ук, куркып артка чикте. Ә ир, Айзарәдән бөркелгән салкынлыкны эретергә теләп, авыз ерып маташа: — Минем Зөлфиям булыр бу! Прошу любить и жаловать! Әттәгенәсе’ "Нихәл, карчыгым!”—дип кайтып керә торган кеше дә шулкадәр рәсми итеп:“ Прошу..дип торыр икән! Әллә жен алыштырганмы? Хатыннын һаман шулай, үзен-үзе кочаклап, тораташ булып катып торуын өнәмәгәндәй, ир кырыс кына әмер бирде: —Булды Баррикада корып маташма. Юлдан кайткан юлчыны ашат башта. Айзарә кырт борылып аш бүлмәсенә кереп китте. Итле шулпа кайнап утыра. Никтер кәстрүлне тәрәзәдән тотып атасы килде. Әмма алай итмәде. Алар, чит кешеләр кебек, дәшми-тынмый ризык җыйдылар. Хатын кырын күзе белән ят кунакка күз салгалады. Кыяр-кыймас кына кулына кашык алган кыз кабаланып шулпа кабуы булды—күзеннән яшь атылып чыкты. Авызы пеште. Чәчәде. Назыйм кесәсеннән кулъяулык чыгарып кызга сузды. Айзарә моңарчы күрмәгән, чите челтәр-челтәр, почмагына чәчәк чигелгән яулык иде бу. Кыз сискәнеп, яулыкны йөзенә каплады, иснәп торды. Елмайгач, чырае язылып, ачылып киткәндәй булды. Өйгә әчкелтем дару исе таралды. Ипи турап, шулпаны болгата-болгата әзрәк юангач, кыз тәлинкәне тиз генә ялтыратып та куйды. Борын очлары тирләп-кызарып чыкты. Сай тәлинкәгә Назыйм жылы өчпочмак салды. Учына учлап, йотылып, шулкадәр ләззәтләнеп-тәмләп ашарга кереште, Айзарәнен ирексеадән күңеле йомшарып, күзенә яшь тулды. “Ходаем, ачлыклар гына күрсәтмә!”—дип һәр ашау алдыннан озаклап дога укый иде әнисе. Бер телем ипигә тилмереп, михнәт күреп яшәде шул әнкәсе-бәгьре. “Ризыкка туйгач кына китеп барды бит!”— дип әтиләре ул үлгәч, бик озак ис-акылга килә алмый тинтерәп йөрде. Михнәтле елларны исән-имин кичкән хатынының ипигә туйгач кына мул табынды гаиләсен ташлап китүе акылга сыймаслык хәл иде. Әнисен уйлый- уйлый Айзарә табынны җыйды. Урын салды. Ир, хатын, бала—һәркайсы үз уен, үз бәхетсезлеген уйлап йокларга ятты. “Иртә кичтән хәерлерәк, анлар әле”, дип юанды ир. "Өйләре жылы, матур. Күңелләре суык. Ходаем! Бер көн дә тормас идем бу чит адәмнәр янында. Әниемә гомер бирсәнә!”,—дип ялварды бала. “Бала кадәр бала ияртеп кайткан, кинәш-табыш итү юк",—дип борсаланып ятты хатын — Бала түгел, бәла булмагае Монысы бәланен баласы, мичтә калган анасы " Айзарәнен сынар керфегенә дә йокы кунмады Каян килгән бала бу? Кайда үскән? Артык кашыкка әйләнгәнме? Әллә берәр дусты бәхетсезлеккә юлыгып бу кызны аларга вакытлыча—асрамага гына биреп торганнармы9 Арыганга салышып, бер сүз әйтми ятты да йоклады Назыйм Жинел котыла бу! Ә бәлки юри сынавыдыр Янәсе, сабыр савыты сай түгелме? Вакытлыча, кунак булып килгән кыз булса ярый ла. Уйнын монысы зарарсыз тоелды. Күнеленә хуш килде, жаны-вөжүдс монын шулай булуын теләде Ниһаять, тынычлап, онытылып, йокыга ойый башлауга Сискәнеп торып утырды. Назыймнын күчермәсе түгелме сон бу? Ул янә кызны күз алдына китерде һәм Күзе шар ачылды: Килеш-килбәтенә, кыланмыш-кыяфәтенә кадәр Назыйм бит! Нәкъ үзе!Янагына таянып утыруына кадәр шуныкы! Ә күзләре? Кара каймалы яшькелт-зәнгәрсу күзләр! Әле егет чагында, бер карагач та тәне чымырдап, өнсез иткән иде шул серле күзләр Айзарәне Бу кызга күз салуга Каушады. Күрсәнә: “Кызым!"—дигән була бит Ярату һәм ярлыкау сорый, үтенә. Кызганып буладыр, әмма ярату Ике арала упкын ятканын анламыймы? Бәлки болай ук куертмаскадыр Мөгаен, сынавы гынадыр бу? Хыянәтче ирләр, хатыннар хакында элегрәк сүз чыкканда, бала хакына гаилә бөтенлеген сакларга омтылган кешеләрне аклыйсы килә иде Айзарәнен Ә Назыйм: “Хыянәтне аңлап та. кичереп тә булмый, фәкать язмыш сынавына буйсыну гына мөмкин",—дияр иде “Яратуын чын булса ‘ —дип тә өсти Юри берәр танышының баласын ияртеп кайткан да. сыный ул Айзарәне! Бу татлы ялган күңелгә хуш! Таш тутыргандай авырайган башын йокы басты Төшендә ул чәчләре тузган кыз бала янында тупырдап торган ир бала күрде! Үзе бәби тапкан, имеш! Шуңа юрыйсы килгәнгә кергән төш идеме9 Назыйм төсле малай булса һай, юану Уянгач та шул төш тәэсирендә йөрде, кайгысы эрегәндәй булды Котып бозларын эретерлек дәрт-дәрманын була торып та, үзеннен хыял канатларыңны бәйләп куй әле! Өйдә тәмәке көйрәтү гадәте булмаса да. Назыйм капшанып шырпы, сигарет эзләп азаплана Әйе, бәхетле гаиләләрнең һәммәсе бертөрле бәхетле, ә менә бәхетсез гаиләнең һәркайсы үзенчә бәхетсез Менә атар Яратышып өйләнештеләр, матур гына яшәп яталар иде бит әле. Кем уйлаган башларына менә шундый Менә шундый Бәхетсезлекме бу, әллә бәхетме9 Кем белә моны, кем әйтә ала?! Балалары юк иде Кинәт кенә, күктән төшкән кебек кенә балалы булды Аныкымы сон ул бала9 Әллә кемдер сихер белән күз будымы, акылны томаладымы Юләр димә инде үзен дә. Айзарәгә әйтү юк. килешү - сөйләшү юк. беренче кат күргән, беренче мәртәбә исемен ишеткән үксез баланы иярт тә кайт. Хәтта әнисе янына барып чәл-әхват дә белешмәде Капылт кына, кинәт кенә. Юк. дөрес эшләде Ярар, моңарчы дәшмәде, аны акларлык сәбәп бар. чөнки кызның дөньяда яшәү-яшәмәвеннән бихәбәр идс ләбаса. Белмәде шул Әнисе дә эзләтмәгән. Ә батки сорашкандыр, белешкәндер. Айзарә белән әйбәт кенә яшәп ятканнарын белеп, кеше гаиләсен җимерүне бәлки кирәксенмәгән, ә батки яхшысынмагандыр Кеше күңеле— карурман, сер Мәңге ачылмаячак сер ул. Ә кызны яратты ул. Бер күрүдә үзенеке дип таныды Чөнки алар нәселенә, әниләре ягына тарткан иде Нәкъ шушы кыз төсле сеңелләре бар иде Назилә исем-те Бик ярата иде ул сенелесен Гомерсез булды Суга батып үлде Батки Ходай шул кызның җанын кабат җиргә иңдергәндер. Сөйлиләр ич. Булуы да ихтимал. Ни генә булмас дисен, төпсез-кырыйсыз күк бит ул. Әллә җирме икән?! Барысы да көн кебек ачык һәм карурмандай серле дә... Диплом язасы елны, тулай торакта шау-шу, дип, фатир эзләмәкче булды. Игълан буенча фатир тапты. Хуҗабикә Фәүзия апанын тәмле телле, ачык йөзле булуы күнеленә аеруча хуш килде. Үсмергә тартым кызы юка-чандыр гәүдәле, ак чырайлы: егет ана ялгыш та күз төшермәде дисә дә, ялган булмас. Авылында Айзарәсе диплом яклап кайтуын дүрт күзләп көтә. Чибәрен—җан сөйгәнен уйламаган сәгате сирәк, бер түгел йөз сылу чакырып, ымсындырып торса да, иманы какшамас. Хәер, Фәүзия апа кызы иман какшатып, аздырырга җыенмый, барлыгы-юклыгы да сизелми. Укый идеме ул, берәр яры эшлиме— монысы егет өчен сер булып калды. Чөнки кызыксынмады. Тыйнак, сөйкемле— хуҗа апа кызы гына ул. Баш иеп, күргәндә елмаеп исәнләште, атналар буе очратмаса да, кая икән бу кыз бала, дип баш ватып интекмәде. Бәләкәй йортның чоланы—аныкы. Һәм ана шул бик җиткән. Иртүк тора да китапханәгә китә, соң гына кайтып ята. Тамагын күбесенчә ашханәдә үткәрә. Тик кайчакта, ял көннәрендә, татар хатыннарына хас булганча, берәр тәмле мич ашы пешерсә, квартирантын да кыстап табынга утырта апа. Назыйм, тәмле ризыкларны кыенсынып кына авыз итә. Үзе дә вакыт-вакыт, кулына акча мулрак кергәндә, ягъни кесә төбе тәмам коргаксыгач, баржа-мазар бушатып, акча эшләп кайткан чакларда, апаны сыйлардай тәм-том сатып ала. Кешегә бурычлы булып калырга бер дә яратмый иде ул. Бүлмәсендә бикләнеп, язу-сызу өстендә утырган егеткә хуҗалар да битараф. Дипломын тизрәк язып-яклап, туган ягына кайтып китәргә ашкынуын аклыйлар булса кирәк. Бер ел элек кенә укуын тәмамлап, Акъярда эшли башлаган Айзарәдән хат арты хат килә. Телдән әйтмәсә дә егетне сөйгән яры көткәнен хуҗалар, әлбәттә, сизенә. Иртән иртүк юлга кузгаласы иде ул. Диплом кесәдә, юклы-барлы әйбер- кара җыеп төйнәлгән. Кичтән китәргә әзерләнеп бетсә дә күкне каплап алган болыт күңелгә шом салды. Ярар, бер төндә арпа баш ташламас әле, иртәнге автобуска өлгерермен, дип җиңелчәрәк фикер йөртте—каласы итте. Кисәк кенә уянып китсә Берни аңламый торды. Төн уртасы узган, тан сызылырга азаплана. Кинәт бар дөнья яктырды. Көтүче чыбыркы чыжлаткандай унлы-суллы яшен кылычы уйнады, күп тә үтмәде, күк күкрәгән тавыш бәләкәй өйне тетрәтте. Шак-шок килеп нидер дөберди. Җил, күрәсен, кухня тәрәзәсен ачып ташлаган, шул туктаусыз шап-шоп килеп йөрәккә бәрә. Кузгалган кеше юк. Назыйм теләр-теләмәс кенә торды да, тәрәзә ябарга теләп коридорга чыкты. Шулчак идәнгә төшкән энә дә табылырдай булып дөнья яктырды, гөлт-гөлт итеп яшен яшьнәде, артыннан ук күк күкри башлады. Шул мизгелдә анын күзе хуҗалар йоклый торган бүлмә ишегенә төште. Ишек шар ачык, ә караватта ап-ак җәймәгә төренгән берәү бәргәләнә- бәргәләнә елый. —Зөлхия! Синме ул? —Назыйм абый! Жаным! Куркам! Үләм бит, коткар!—Кыз кулларын сузып, таш йөрәкләрне эретерлек итеп сулкылдап-ачыргаланып кычкыра. —Фәүзия апа кая сон? —Зурапаларга киткән иде. Төне буе күзем йомалмадым, саташып беттем. Бер-бер хәл булгандырмы, кайтмый. Йөрәгем ярыла, зинһар дару гына табып бир!—Кьинын тумыштан йөрәк чирле икәнен ул шунда белде. Ут юк, әллә яшен суккан, әллә сүндергәннәр. Кармаланып, шырпы сызып эзли торгач, тапты даруны. Кыз әзрәк тынычлангандай булды. Әмма, егет китәргә кузгалуга, беләгенә чытырдап ябышты —Китмә! Калдырма ялгыз, үләм Дөбердәү ерагайган кебек булды Кыз бер мәлдә тынычлангандай була, янә сикереп тора "Китмә, китмә!"—дип ялвара Егет кочагына сыена Иртән уянып китте дә чәчләре үрә торды: ничек булды бу хәл. йә Ходай? Нишләде ул, йә. ник чорсыз кыланды, үзен тыймады! Жавап бер—ул юньсез, әшәке, тәртипсез ата мачы! Хыянәтче! Ни эшли ала ул? Бата башлаган корабны ин элек күселәр ташлап кача, диләр. Күсе икән ул! Алданган кыз баланы ташлап качты. Бервакыт кире әйләнеп кайтырмын, гафу үтенермен, дип уйлаган иде. кыюлыгы, батырлыгы җитмәде Аннан әкрен-әкрен тынычланды Авылына артыннан эзләп килмәделәр. Димәк, анын бу харам эше эзсез, шома гына узды. “Үпкән-кочкан. җилгә очкан"—дип. тиккә генә әйтмиләрдер шул Әмма “Тузан кадәрле яхшылык та. тузан кадәрле яманлык та эзсез югалмас"—ди Китап Хактан яшерен гамәл булалмый икән Хәер, вөҗдан газабы кичереп әлләни газапланмады ул. Тик Зөлхиянен йөрәк чире исенә төшсә генә тәне эсселе-суыклы булып китә һай кирәкмәс иде. табигать болай да рәнҗеткән кешегә яра ясау килешкән эш түгел, дип өзгәләнә Махсус уйланган явызлык түгел ләбаса! Аны өзелеп көткән Айзарәне ташлап, бәхетсез Зөлхияне эзләп китә алмый ич инде ул. Туй көне билгеләнгән, вәгъдәләр бирелгән Онытырга, барысын да сызып ташларга, искә дә алмаска! Айлар, еллар буе үз-үзен ышандырырга, алларга тырышты юк. гаеп эш эшләмәде ул. Чәчләреннән генә сыйпады Ефәк кебек йомшак иле чәче Аннан Үзе кочакка килеп кергән алмабитнс суырып үбү гөнаһмы?' Бу вакыйганы онытып та бетергән булыр иде, берзаман көйле барган эше артка тәгәри башлады. Үрчеми эшс. Әллә нинди вак-төяк адәмнәр тәгәрмәчкә таяк тыгу җаен таба. Арыды-ялыкты ул. Дөньянын яме, кызыгы югалды Мал, дәрәҗә, дип тырышты Нәрсә сон ул дәрәҗә? Ирек-чөрлек. Барысы да рәшә Акча дип чаба халык, акча булса хөрлек килә дип ышана. Янәсе, беркемгә дә буйсынмаска була. Акча күп булган саен богаулар да тыгызлана Кызыгы калмады, яшәү ориентирларын югалтты Бала-чагасы юк. хатыны белән дә ара суынып бара. “Бозу күп хәзер, күрәзәчегә күренеп карамыйсынмыдип бер танышы эчкә коткы салды Барды багучыга. “Берәүне бик нык рәнҗеткәнсең, шул бәхилләми Үлә дә алмый, үзен уйлап бел кем икәнен. Барып бәхиллеген сора!"—диде тегесе. Башына китереп суккандай булды: "Фәүзия апа кичерми мине!" Көннәрдән беркөнне, юк йомышын бар итеп ул Казанга китте Юл унаенда күчтәнәч-мазар алган булды, ә йөрәге дөп-дөп типте ояты Йоклаган гына, бөтенләй үлеп үк бетмәгән икән алс! Таныш йортны эзләп тапты, яртылай! җиргә сснгән. кыйшайган түбәле иске йорт аны кочак җәеп каршыламады Капка эчтән бикле, тәрәзәләргә такта кадакланган. "Күчкәннәр! Күпме йорт сүгелгән!"—диде эчке сизенүе. Соңарган Эшне беткәнгә санап боры лып китеп бармакчы иде. көянтә-чиләк аскан бер карчыкның судан кайтканын шәйләп туктады. Карчык чибәр- газа ир-егеткә сынап карап торды да —Берәрсен эзлисен ахыры'* Кем кирәк сон'*—дип үзе сүз кушты —Ис. Фәүзия апа бар ие Күчкәннәрдерме ’ -Ишетмәгәнсең алайса, жиде-сигез ел элек үк гүр иясе булды ич Фәүзия “Миңа рәнҗеп үлалми яткан ул түгел!"—дигән уй ярып үтте Ә кем сон’ —Ә кызы Зөлхия? Ул кайда сон ’ —Зөлфияне сорыйсынмы, анасынмы? —Бүтән кызы юк иде бугай —Зөлхия инде алайса И. җан ы кае м! Әллә сине Ходай Тәгалә үзе юлладымы? Авыр бит хәлләре, урын хастасы анасы, бала—беркемгә хаҗәт түгел, детдомга бирсәләр, кача, хастаханәгә—анасы янына кертмиләр. Бетләп бетте инде. Фәкыйрьләрне онытты Ходай да, хөкүмәтне әйткән дә юк... Әнә, күр. . —Мин белмәдем. Баласы дисез? Атасы юкмени сон? —Булгандыр инде, җилдән дигәч тә Итәгенә салып апкайтты шул, бик итәгатьле, оялчан гына кыз ие юкса. Нишлисең, дөнья бит! Бәхетсезгә җиле дә каршы анын. Тома ятим кала инде бахыр, Зөлхиянен көннәре санаулы, диләр. Берәр иманлы адәм асрамага алса, тынычлап үләр иде, ичмасам. Белмисенме, бала тансыклаган берәрсе юкмы? Кызы бик матур. Акыллы. Кәтүк буе бала йорт тота. Мескен-ятнмгә кем ипи бирсә, шул ата булыр ие. Юньлерәк җиргә урнаштырасы ие. Күрше-тирә, җыелышып, хөкүмәткә хат та язган иек. Ярлы-ябагай кайгысымени аларда? Анасының күзе йомылса, сорап тормаслар шул. Теләсә кемгә тоттырып җибәрәсе дә килми. Уйла әле, башын йомры күренә. —Каян табып була сон аны?—Сүзчән хатыннын зары мәнге бетмәс кебек иде, җылы хәбәр колагына керүгә, көянтә-чиләген ашыгып җиргә куйды. —Өендә. Шушы нигезгә ябышкан инде. Детдомга алып китәрләр дип беркемгә капка ачмый. Югыйсә И, башыңа бәла ишелә башласа, син ялгыз шул. Почмакка поскандыр. Сүз тынлап торадыр әле. Әнисен "Ашыгыч ярдәм” төнлә алып китте, исәндерме, белмим —Ул бар көченә тәрәзә какты. —Зөлфия, дим, Зөлфия! Ач әле... Туганын абый килгән сине сорап. Калганы төштәге кебек кенә булды. Тузган чәчле кызны күрүгә үзенең сабыйчагын таныгандай булды ул. һәм өнсез калды. Ходай биргән хәзинәме бу, гөнаһына күрә җәзасымы?! Бәлки барысы бергәдер. Дөнья, диген, дөнья! —Жыен, кызым! Өйгә кайтабыз!—диде. "Әни!”—дип еламсырый башлаган сабыйнын башын сыйпап:—Хәсрәтләнмә! Әнкән дә сыяр,—дип өстәде. Ике хатынны бер түбә астына ничекләр итеп сыйдырасын белми иде әлегә. Жае чыгар. Бүген, бу мизгелдә күзләре яшь белән туп-тулы кыз бала язмышы мөһим. Ә Айзарәне белә ул, кайнарланыр, пар чыгарыр, авыз турсайтып йөрер-йөрер дә, көннәрдән беркөнне Зөлфияне үзе тапкан, үзе баккан баладан да артык күреп ярата башлар. Чөнки йөрәге олы анын, күңеле кин, жаны якты! Ә якты җанлы кешенен күңелендә кара болыт озак кунак булалмый, кар-бозга чорналса да! Кайчаннан бирле суда чыпырдый бу Чәй суынып бетте. “Батгын мәллә?”—дип кычкырырга итте, тыелды. Ят кеше баласы бирегә аяк басканнан бирле үзен бу йортта чит, хәтта ки артык итеп тоя Айзарә. Урынлы-урынсыз сүз ычкындырудан, кычкырып көлүдән курка. Гүя күзгә күренмәс берәү— көндәш сиздерми генә аны күзли. Чит кеше гаеп итә күрмәсен дип йозак элгән кебек бар дөньясы—бикле Күнеле дә, теле дә, һәммәсе—биктә. Назыйм да бүтән Эчкә йомылды. Күктән төшкәндәй, көтмәгәндә пәйда булган кызы—анын йөрәк ярасы ләбаса! Яшьлек хатасымы, хыянәтме бу? Кайсы ялгыш, кайсы дөрес—анлармын димә. Сөенеч, газап, икеләнү-шөбһәләнү—барысы бергә буталды. Айзарәнен тагын күзләре кызарган. Качып елый да елый. Чит кеше сыман аяк очларына гына басып, башын сөлге белән урап, нидер җуйгандай, гел аска карап, сагышланып йөрүе тагын... Ирне болар барысы да ярсыта, чыгырдан чыгара. Тик мөнәсәбәтләрне ачыклау максаты белән сүз кузгатудан әллә курка, әллә кыенсына шунда. Ни булса шул... Ә кызын, хәтта хатыны ультиматум куйган очракта да, ташламаячак ул. —Әй, кызый, әллә багтанмы? Әллә нинди эчке сиземләү Айзарәнен йөрәген өтте. Ялгыз калуны хуп күрә кыз. Үги әни белән аралашырга атлыгып тормый Әмма һәр нәрсәнен чиге бар. Ишек эчтән бикле, хәтта су тавышы да ишетелми —Назыйм!—Айзарә куркудан шашардай булып ачы итеп кычкырды, ир кулындагы касә төшеп ватылды.—Дәшми бала! Бу ни инде? Каер ишекне!— Ул арада су ишек астыннан ташып чыгып, идәнгә җәелде. —Ашыгыч ярдәм чакыр! Күршедә яшәүче табиб—Василий Петровичның ишеген төя иде инде Айзарә —Күлмәк киеп туган булгандыр бу! Бәхетле бала, сулый!—Күршеләре алдында эчке күлмәк-ыштаннан басып торуына уңайсызлангандай, табиб мангаендагы тирләрен сортге дә, ишеккә таба атлады —Ишегемне шар ачык калдырганмын Әле дә ничек өлгердек?' Бер секунд соңарсакмы9! —Мен рәхмәт инде сезгә! Гомер онытмабыз яхшылыгыгызны' Василий Петрович Айзарәне ымлап, читкәрәк чакырып алды -Суицид уе башка бер керсә, хәтәр хәвефле нәрсә Сак булыгыз. Күз карасыдай сакларга кирәк баланы бик бетерешкән. Яшәү дәрте—нуль! Ягымлы, назлы булырга, ялгыш та үпкәләтмәскә, рәнжетмәскә Сабый бит ул! Айзарәнсн күзенә мөлдерәп яшь тулды. Дөрес әйткән Алмапасы. көндәш баласын карап та бетерә алмассын. Хак-нахак бәлаләрдән үзен ярлыка. Ходаем! —Зөлфия, тәтием! Ялгыш таеп егылдыкмы? Ник кычкырмадың9 Без бит шундый курыктык. Бүтән болай эшләмә, яме! Кыз бүре баласы кебек каш астыннан сөзеп карап тора. Ачуланалармы аны, исән булуына шатланалармы—һич аңлый алмый Менә күзләренә тагын мөлдерәп яшь тула. Тыңлаусыз тамчылар бит алмалары буйлап йөгерешә — Йә, бездә начармени сина? Кыз “Юк!” дигәнне белдереп баш чайкый —Алайса ник бердә көлмисен, шаярмыйсын9 Песи белән дә уйнамыйсын9 Артык түгел син безгә. Аңла. Әтиең сине бик-бик ярага. Мин дә —Ә әни. Йә, Раббым! Ксшснен үз әнисе бар шул! —Әниеңне әтиен әлегә ял йортына илтте Бераз савыккач, монда кайтыр —Чынмы?—Нәүмиз генә башын иеп утырган бала, кош кебек канатланып. Айзарәгә елышты -Тик елама, яме! Гел елагач, күхтәреннен зәңгәрлеге унар Синен бит але үсәсең бар Берәр егеткә гашыйк булырсың Беләсенме. егет халкы зәп- зәңгәр күзле көләч кызларны ярага Елмайса, кеше сөйкемле күренә -Елмаю килешә сина да. Син болай да бик чибәр' —Әниең чибәррәктер! Кыз. сөенеп, “Әйе” дип баш какты, ялгышын тизрәк төзәтергә ашыккандай: "Икегездә матур!—дип куйды. Күнелендәгесен уйлап көрсенде Йөзеннән күләгә йөгереп үтте Хәер. Айзарәнен дә күңел күген болыт сарырга өлгергән иде инде Мәңге шулай булыр бу Уртак малны эт җыймас, лиләр Ә ургак ярны Язның янгырлы бер иртәсендә Айзарә. авыру кеше кебек иләсләнеп, авыраеп уянып китте Чәй эчеп карады, күнеле болганып, укшый башлады Ярамаган нәрсә ашаган, дисә. Агуланганмын, ахырысы, дип, хәвефкә батты Аннан төшенде Күптән көткән бәхет ишек шакый. Ниһаять, ул—авырлы бугай. —Әллә авырыйсын инде?—Каян сизенгән диген, Зөлфия песи кебек шыпырт кына янына килеп сыенган да, иркә бармаклары белән маңгаен сыйпый. —Юк, алтыным! Мин Беләсеңме? Бик бәхетле бүген. Кыз, нигә сөенгәнен ап-ачык төшенеп җитмәсә дә, шат елмаеп ана сыенды. Айзарә кызнын арыш саламы төсле алтын-сары чәчләреннән сыйпый-сыйпый: —Рәхмәте киң Раббыбызнын,— дип кенә куйды. Үзе дә сизмичә, көндәше сүзен кабатлый түгелме?! Көндәш. “Ходаем, балама көндәш ачылары күрсәтә күрмә”,—дип тели иде әнкәсе. Кыз көлә генә, янәсе, заманасы ул түгел, башка! Юкка баш ватма. Башкасын башка, әмма "Курыкканга—куш, койрыгы белән биш”,— диләрме? Уйлаган алга килә, диюләре хак инде әллә?! Зөлхия башка Ул—Зөлфиянең әнисе. Әнкәсе! Димәк, көндәш тугантумача саналыр көнгә килеп җитте ул да. Шулай икән шул. Зөлфияне— иренен бәгырь җимешен—үзенеке дип исәпләгәч, шулай булырга тиеш тә. Ире ягыннан туган икән ич ул Зөлхиягә! Әбәү, ычкына башлавы хак ахрысы. Хәер, ычкынырсың да. Ачы хыянәт җимеше түгелме соң бу кыз бала? Бала—бал сүзеннәнме? Әйе, бала—бал, әгәр чага дигәне өстәлмәсә! Балдай татлы булса да чага! Ә моны бөтенләй “бүре чагасы” дип тора берәүләр. Чү, әллә саташамы? Сон, сабыйның ни гаебе бар? Үзе сорап, кем әйтмешли, гариза-мазар язып килмәгән ич яп-якты дөньягызга. Дөньягыз караңгыланыр дип дә белмәгән. Ә Зөлхия? Ниһаять, Назыйм, көннәрдән беркөнне, Зөлхияне хастаханәдән туры үзләренә алып кайтты. "Болын кадәр коттедж, сыярбыз!”—Кем беләндер бәхәсләшкәндәй кычкырып әйтте. Югыйсә, Айзарә бәхәс куертырга җыенмый бугай. Ә Зөлфия бик ямансылый. Сагына әнкәсен Берни эшләтә алмыйсын. Бүре баласын бишеккә салсаң да Тьфү-тьфү, Назыймның үзе сыман киребеткән ич кызы да. Үзалдына шулай сөйләнде, һәм гаҗәпкә калды. Өзелеп ярату түгелдер бу, әмма, ничектер үз, якын ул. Димәк, кыздан Назыйм чалымнарын эзләве хак. Юкса Әгәр, ир аяк терәп каршы торса, минеке түгел ул бала, кызганудан сыендырдым, теләсәң, илт тә тапшыр балалар йортына, дисә дә булыр иде Юк, барыбер илтеп тапшырмас иде нарасый сабыйны детдом дип яманаты чыккан йортка Тамак тук, өсләре бөтен булса да, анда үскән бала икенче була бит ул. йә бик әрсез, тәрбиясез, йә артык кыюсыз, булдыксыз. Үз каны, үз тамырчасы икәнен белә торып, баласыннан ваз кичкән адәмнәр күпме жир йөзендә? Жир—мәрхәмәтле, күтәрә андыйларны да. Ә Айзарә, ул чакта... Кичерер идеме ирен? Элеккечә ярата алыр идеме икән? Кызык. Кеше күңеле— табышмак Табышмак җавабын беләм дигәннәр мең кат ялгыша. Кызыл “Жигули” ишегалдына кереп туктады. Айзарә каршы чыкмады, ак челтәр пәрдә артына качып, ишегалдын күзәтте. Назыйм, шушы өч ай эчендә ун еллык картайган шикелле. Әллә моңарчы текәлеп карамаганмы? Бөкресе чыккан сыман. “Шул кирәк сиңа!”—дип ысылдады эчтәге явыз елан. Шома боздан шуа белгәнсең икән, җимерек чанаңны тауга үзең сөйрәп менә бел!” Ишекне ачып, кулын сузып машинадагы кунагын чыгармакчы булды бугай, әмма тегесе һаман төшә алмый азаплана, аяк-куллары калтырый Шулкадәр кипкән-корыган, как сөяккә калган авыру хатынны ир жинел генә күтәреп алды. Тегесе: “Әйдә, теләсәгез нишләтегез, тик базамнан гына аермагыз!"—дигәндәй, кулларын көчкә күтәреп, ирнең таза иненә саоды Авыру хатынны карарга Назыйм шәфкать туташы яллады. Танылган, атаклы табибларны консилиумга чакырды Зөлфиясе бик кадерле, якын иде ана. Ә кызның газиз кешесен аякка бастыру өчен жан да. мал да жәл түгел Яшәсен генә. Кызы күз алдында булсын. Ә кеше сүзе Бүген сөйләрләр, бәлки иртәгә Ә берсекөнгә барыбер онытачаклар. Чөнки берәүнен дә касәсе буш түгел, язмыш атлы гажәеп серле зат һәркайсына мәшәкатъ-хәсрәтне өстәп кенә тора. Мөлдерәтеп! Кайгы—кайгыга охшамый, урыны бер дә бушамый, дип тиккә генә әйтмәгәннәр шул. Тик менә карау-тәрбия көткән нәтижәне бирмәде, авыру тернәкләнеп китә алмады Күз текәп торган атаклы табиб та баш кына чайкады. Сон инде, сон Ә Айзарәгә бу очрашу гомерлек сабак бирде! Йөзенә зәгъфран сарысы ингән Зөлхия, бер иртәне ничектер жинеләеп. яшәреп киткәндәй. Назыйм белән Айзарәне үз янына дәште. Кин, иркен бүлмәгә тәрәзәдән күз камаштыргыч яктылык кереп тулган. Тышта кошлар сайрый. Мондый ямьле иргәдәякты дөнья белән саубуллашып, кара жир асларына кереп яту бик кыендыр шул . Әмма тәкъдир каләмнәре адәм кулында түгел шул, түгел! Газраилнен килер сәгатен генә белмисен Авыру терсәкләренә таянып, биек итеп өелгән ап-ак мендәрләргә сөялеп утырган. Шәфкать гуташы—Гамилә тырыштырган, күрәсең Ир белән хатын, кыенсынып кына анын каршысына чүмәште. Кипкән яфрак кебек калтыранган кулларын кая куярга белмәгәндәй, Зөдхия ак юрган тышын сыйпап юанды. —Чигүле юрган тышы матур икән Шундый ак юрганга кызыккан идем. Чигүле тышлысын ябынасым килеп хыялланган идем Ни сорасам, шуны алдыма бастыра Ходай. Тик. Мин сорый гына белмәгәнмен,—дип куйды Сүзне нидән башларга белми аптыравы идеме бу анын. нидер әйтәсе килүме —Мендәр каты, җайсыз түгелме?—дип сораштырасы итте Айзарә сүзне ялгап җибәрер өчен генә —Йомшаграгы кирәкмиме'' —Рәхмәтләр яусын —Ул беркавым тын торды. Керфекләренә яшь элпәсе сарылган иде —Язмыш, диген Кем уйлаган болай булырын —Рәнҗемә —Назыйм телен көчкә кыймылдатып, авырлык белән әвәләп чыгарды бу төкъбирне. Ләкин моны әйтү анын өчен бик мөһим Әгәр рәнжеп кигеә, гомергә бәхет йөзе күрмәячәк ул да. гаиләсе дә —Рәнҗегән чаклар да булгандыр,—диде хатын узган эшләргә йомгак ясагандай көрсенеп.— Ә рәнҗергә ярамый икән Бсзнен кулда түгел Тәкъдир каләмнәре. Үкенердәй эшләр булса да кин рәхмәте белән Хак тәгалә кичерә күрсен. Язмышка үпкәләү—гонаһ. Менә бит Сездән яхшылык күрергә насыйп икән Күрсәткән изгелегегез үзегезгә кире кайтсын! Хәер-догада мин Зөлфиям сезнең янда ката. Кага күрмәгез. Юкса тыныч яталмам Ул авырлык белән үрелеп Айзарәнен кулын тотты. Сыйпап-сыпырып —Син—үзең дә ана будырсын... Ана хәлен ана гына аклый,—дип куйды Аннан авыраеп киткәндәй күзен йомды Йоз-кыяфәте тыныч, бик тыныч иде анын. Гүяки озак авыру белән тартышудан соң тынычлап йоклап китте Әнисен җирләгәч. Зөлфия бер мәл Айзарәдән ятсынгандай гел турсаеп йөрде. Юк-барга да киреләнде, тупас сөйләште. Хәтта ни сабыр Алмапа да берсендә түзмичә: “ Бүре баласын бишеккә. дип сүз башлаган иде дә, Айзарә кырт кисеп туктатты. —Ул түгел, мин үзем гаепле. Баштан ук төкле аягын белән, дип каршы алмагач сон Шул чактагы үпкә галәмәтедер бусы! Һәр нәрсәгә түләү тиеш. —Тәүбәгә килергә әле дә соң түгел,—дип эләктереп алды күңелендә усаллык саклый белми торган беркатлы, самими апасы. Менә бүген иң зур сөенечен кызы белән уртаклашасы килеп кыбырсыпмы кыбырсый Айзарә. Сүзне нидән башларга гына белми йөди. Кызнын калын чәчләрен тарап, тасма белән үргәч: —Кызым, алтын кояшым минем!—дип, иркә итеп дәште. Тәмле теленә, кыздан бигрәк, үзе сөенде. Күңеленә тынычлык иңүе—олы куаныч ич. Сулышы иркенәеп китте. Басу-кырларны дымга туендырып, җылы яңгыр яуган чакта күңелгә шундый хөрлек-иминлек хисе тула,—Беләсеңме, сиңа сөйлисе серем... —Нинди сер ул? —Ялгызына күңелсез булмасын дип, сиңа энекәш алып кайтырга уйлап торам бит әле мин. —Ур-ра! Чып-чын энекәшме? —Энекәш дип инде Ә елак кыз булса ярыймы? —Елак кызларны мин бигрәк тә нык яратам. Юатуы күңелле аларны. —Үскән кызымдыр ла минем! Юатырсың, яме! Үзендә юанырсын! —Мин аны бик-бик яратырмын, яме, әнием! Әнием! Арадагы бозның эрүен күрү, уртак кояшта җылынуга сөенү нинди рәхәт! Зөлфия, әнисен югалтканнан соң әле беренче тапкыр балкып-елмаеп Айзарәнен күкрәгенә башын куйды. Гүяки йөрәк тибешен аныкы белән тигезли-барлый иде ул. Редакциядән: Киләсе айда язучы Роза Мулланурованын юбилее. Каләмдәшебезне ихластан тәбрик итәбез, сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.