ЯРАЛАНГАН БЕР КОШ СЫМАН...

Күңелемә ниләр булды икән?! Гомер нигә бик тиз үтен киткән? — Мин атымны тыеп калганмын. Тарткан саен, ныграк төявемне. Эштән генә бәхет эзләвемне, Ай-Һай, бигрәк соңлап аңладым. Күңелемә ниләр булды минем?! Бармы берәр тыныч торган көнем? Үз-үземне нигә битәрлим? Йо1 энемне тартып кына торам, Атын гыйган ерак юлчы сыман, "Т-р-р! Ашыкма! Тукта! Җитәр!" дим. Күңелемә ниләр булды әле?! Йогрсп кенә узган гомер жәлме? (Соң шул инде: жәллә-жәлләмә!..) Безнең кебек жилкенмәссн өчен. Соңга калып үкенмәсен өчен Бирче, Ходам, акыл бәндәңә! Авыл жаны шәһәрләрдә, Дүрт стена эчләрендә... Шигырь булын түгелә ул Төннәрендә, кичләрендә. Бәргәләнә читлектәге Яралашан бер кош сыман. Түзә алмас, өзелер күк, Ка.иан инде нечкә кылдан... Шәмс ия ҖИ ҺАНГИРОВА ишы/7/м. прашик. «Төс.те моң». *Бллачгис кая китн?». яҖирсү» һ.б. китаплар ангоры Камнла яши Язмышмы бу. фаҗигаме? Авыл җаны- шәһәрләрдә! Бу халәткә дучар булган Үзеңнеме каһәрләргә, Үпкәләргәме әнигә Җибәргән, дип, нигә читкә? Йә Ходайга, кешеләргә Сылтаргамы ахыр чиктә?! ...Беркемнең дә өлеше юк Без яшәгән гомерләрдә. Каерып алам да читлектән Җанымсалам шигырьләргә. Мин синсез дә яши алам икән,— Өметләнеп ишек какма әле. Сөю вәгъдә итә алмыйм сиңа,— Йөрәгем буш түгел. Кайтма әле. Елмайганымнан да көнләшеп, син Бер сәбәпсез гаеп таккан мәлне Искә төшерәм дә—исем китә; Сагыналмыйм сине. Кайтма әле. Картлык ни икәнен аңламыйча. Баш әйләнеп йөргән чаклар әле.— Син картлыкны күптән үз иткәнсең. Мина бераз иртә. Кайтма әле! “Синсез яши алмыйм” дигән булып, Төче сүзләр уйлан тапма әле. Гомер үтә, әмма яратулар Мәңге кала икән! Кайтма әле... Син нишлисен икән бу минутта!— (Үзәгемә үтте гаҗизлек!) Ышаналмыйм сине минем кебек Очар кош булырга әзер дан. Гел “законча” гына булмыйк әле— (Үзәгемә үтте "дөрес”лек!) Офыкларда кояш байый әнә,— Әйдә, язмыш белән килешмик! Кайтыйк әле болыннарны урап, Бездән башка гөлләр боектыр. Мин килермен зәңгәр күлмәк киеп, Офык чигендә син көтеп тор. Көзгеләрдән карап торма инде!— (Үзәгемә үтте көтүләр!) Яннарыннан менәр урап киләм Бер мизгел эчендә мин юләр. ...Син нишлисең икән бу минутта? “Сине уйлыйм!"—диеп аллама! Йөрисендер: "Вакыт бар әле..." ди Мәңге яшәр булып дөньяда. ...Баткан кояш таңда чыгар, белэм! Безнең "кояш", бәлкем чыкмас та. "Кадерләрен белмәгәнбез...", диеп. Үкенербез кебек шул чакта... Мәхәббәтне әче диләр. Шулайдыр. Мин дә тоям. Сине яратканым өчен Кон-төн тозлы яшь коям. Шул тоз тәме иренемдә, Җанымда, йөрәгемдә... Сагыну-сагыш көннәремдә. Әче яшь төннәремдә. Гел тозлы булмас яшьләрем. Беркөн балланыр әле; Җаныбыз, берботен булып. Мәңге ялганыр әле. Көнләшем калырлар бездән “Без нарлы!" дигәннәр дә. Мәхәббәтне, баллы диеп Алданып йөргәннәр дә...

Реклама