Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР Шундый мәкаль бар безнең халыкта, (Мәкальгә таян кирәк чагында!): “Табынсак табын Тимер казыкка. Ана йолдызлар хәтта табына!” Чын даимилек үрнәген тотты. Береккән җирен ташлап кузгалмый... Хәсән Туфан да Тимер казыкны Табыну өчен Кыйбла дип саный. Ая, Каләмем! Иҗат коралым! Заман куша дип илереп ялыкма, "Дүрт Я1ым кыйбла,” - диеп чайкалма, Туфандай табын Тнмср казыкка. Без үзебез бүген бүтәннәрдер Ни-нәрсэсе белән безнең дәвер Начаррак соң үткәннәреннән? Без үзебез бүген бүтәннәрдер Бүтән хисләр, бүтән гамь белән. Хисләребез чик-чаманы белми. Тәннәребез белми оятны. “Үзгәрешләр чоры" днгән нәрсә Вәхшилекне бугай уятты. Бер карасаң, болар барысы да Бу лып үткән инде дөньяда. Тик шунысы начар: үткәннәрнең Иң кабихе бүген уяна. Тургайлы яз, Былбыллы җәй үтте. Торналар да китте көзләрен. Канатлы Ат кышка китереп кертте — Ни күрсәтер кышкы көннәрем? “Шигъри кышлар әле алда", — дигән Бәя алган иде иҗатым. Ничек үтәр кышкы бураннарны Каурый канат кигән бу Атым? Мин шуны яхшы беләм: Китүеңне аклап була Яңадан кайту белән. Аны да, тагын, беләм: Үлемеңне җиңеп була Яшәвең калу белән. Бар да язмыш иркендә Озак көткән бөре кипкән. Инде өмет калмады. Ачылмыйча шиңеп беткән Ясминемнең таҗлары. Ясмин, ясмин! Йә син, йә мин Бәхетсездер бу көндә: Күпме яшем? Күпме яшим! — Бар да язмыш иркендә... Берүк инде дуслык өзелмәсен Снн кагылма уйнап. Бу күңелдә Шайтан вәсвәсэсе тудырма. Кабул күрсәм чынлап, мин бүген дә Ияреп китсәм шушы уенга — Әллә ниләр килеп чыгуы бар. Әллә ниләр... Ходай сакласын! Берүк инде дуслык өзелмәсен, Өмет итеп шуннан башкасын... Никләргә дип инде?.. Ник инде? Ник инде? Никләргә дип инде Җан тагын илерде? Ник тагын тилмерде? Ник тагын хис-илкын Яндырды, көйдерде? Ник инде? Ник инде? Никләргә дип инде?! Көн узган бит инде, көч тузган бит инде. Гөл сулган бит инде, тон туңган бит инде. Су ту ңган бит инде, көй тынган бит инде. Кыш, буран бит инде, үпсәнен көт инде. Янасын ник инде? Никлэргә дип инде?! Нәрсә булды сиңа? Инде үтте, инде бетте .тигән. Инде китте дигән чагында Кем кагылды тагын күңелеңә. Кайсы тиде тагын җаныңа? Ник туздырдың тагын чәчләреңне. Мигә сүттең үргәч толымга? Кем үзгәртте ипле яшәвеңне? Нәрсә булды сиңа бу елда? "Инде үтте җилдәй җиңел чак". дин Акыллыга үзең санагач. Чәчләреңне җилдә җилфердәтеп. Ник йөрисең язда яланбаш? Инде булды, күңел суынды дип Тынар1а дип йөргән чагыңда, Кем кагылды тагын күңелеңә? Кайсы керде быел җаныңа? Мин инәләм көнгә Татца чыга алмас төн кебек, Кара кай|ы килде ишелеп. Уран алды уңнан, сулымнан. Каләмемне алды ку дымнан. Кемнәр готын барыр юлымнан. Кем чыгара алыр соң моннан? Бармы берәр яр 1ЭМ итәр зат? Мин инәләм сезгә соңгы каг: Нармы, бармы, бармы шундый зат? Мин инәләм көнгә, юк җавап... Китәргә дип йөрим бик күшән . Күкләр инде күптән чакыра да Гөнаһларым җиргә береккән. Җаным йөри җәннәт тирәли. Күк капусы. юкса, ачык анда Гөнаһларым гына җибәрми Тик... шул күлгә быел Аккош төште Бу ташландык, онытылган күлгә Күптән инде беркем килмәгән. Аучылар да, балыкчылар да юк, Камышлыкта җил дә йөрмәгән. Безнең эзләр күптән югалган да, Мүк түшәлгән — сукмак өстенә. Тик... шул күлгә быел Аккош төште: —Сиңа илтәм, — диеп, төшемдә. Җитмешенче җәйгә җитеп киләм Җитмешенче җәйгә җитеп киләм, Гомер юлын, әйе, үтеп киләм. “Каурый каләм” дигән Җил-Атымны Гомерем буе юлдаш итен киләм. Әле һаман “Язлар алда” дигән Алдануны чынга санап яшим, "һәрвакыт Янымда” дигән булып Өметләрне саклап-барлап яшим. “Җәйләр җитсә” дигән шартны куеп Урак урам, зурат салам әле. “һәрбер язның үз җырлары”н тоеп, "Гел кояшка карап” барам әле. “Печән өсте”ндә дә, күбәләктәй. Йөрелмәгән чәчкә утлап кына. Китапларым шуңа чын тормышчан Татлы “Миләш кагы” булып чыга. Якты “Хәтер тәрәзәләре”ндә Үткән юлларыма кер кунмаган, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”. Ватан төшенчәсе онытылмаган. Укытучы эшен кушып язып “Якты сагыш”, “Яшел каләм” белән, "Әрнү”емдә ил-көн гамен алып, Җитмешенче җәйгә җитеп киләм.