Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАНЫШ ТАВЫШЛЫ МИЛЛӘТТӘШ

“Тыңлагыз, тыңлагыз! “Азатлык радиосы сөйли Дөнья буйлап сибелгән татарлар гурында... Сембер яңалыклары белән Айрат Ибраһим " Айрат Ибраһим—“Азатлык” дулкыннары аша меңнәрнең йорт вә күңелләренә керүме милләттәшебез. Татарстаннан читтә яшәп яткан туганнарыбыз язмышы белән таныштырып, яшәеш турында уйландырып, кешелек дөньясындагы ялгышларны фаш итеп, күңелләрне сафландырып тора ул. Айрат Исмәгыйль улы Ибраһимов 1936 елның 10 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы, Мәтәүбаш авылында туган. Мәктәпнен 7 сыйныфыннан соң Бәләбәй педучилишесын тәмамлый Ләкин мәктәптә укытырга туры килми армиягә алалар, аннан хәрби училищега җибәрәләр Озак кына армия хезмәтеннән сон— шоферлар укыту. Горбачев җепшеклеге аркасында Ульяновекида яшәүче милләттәшләребез “Өмет” дигән татарча гәзит һәм “Чишмә" атлы телевизион тапшыру ачуга ирешәләр һәм Татарстан белән Башкортстаннан тыш беренче олкәкүләм мәгълүмат чарасына тиенәләр. Моны татар милли “Туган тел” оешмасының иң мөһим казанышы дип тә әйтеп буладыр. “Туган тел"нен үзенең дә, анын “балалары” “Өмет” белән “Чишмә"нсн дә дөньяга килүендә Айрат абыйның хезмәте зур Ул— “Туган тел”нен беренче рәисе, “Чишмә” телетапшыруын башлап җибәреп, белгеч килгәнче, дүрт ай буе алып баручы да, күп еллар “Өмет” гәзитендә эшләп, гәзит укучыларының мәхәббәтен яулаган журналист та. Шул ук тынгысыз җан—1988 елдан бирле Шәһри Болгарга сәяхәтләр оештыручы, Ульяновскида беренче булып “Нардуган”, "Нәүрүз” бәйрәмнәрен. “Сембер җыры" конкурсларын оештыручы, өлкә үзәгендә ана теле буенча беренче факультатив дөресләр ачып җибәрүче Айрат абый белән танышуыбыз 1995 елда. Хәтер көнендә булды Һәм таныштык кына түгел, дуслаштык та дип әйтә алам Күптән түгел аның белән иркенләп сөйләшергә туры килгән иде Шул әңгәмәнең кайбер өлешләре башка милләттәшләребездә дә кызыксыну тудырыр дип уйлыйм —Айрат абый. Ульяндя милли хәрәкәт ничек башланып китте? —Туганкай, милли хәрәкәт, минемчә, беркайчан да сүнмәгән ул: йә дөрләгән йә пыскып кына булса да дәвам иткән Мәсатән, Владивостокта яшәгәндә дә бе» унлап гаилә, барлык бәйрәмнәрне, табигатькә чыгып ял итүләрне бергә оештыра идек Хәтта Мәскәүдән Сәяр Хәбибуллиннын “Хыял" ансамблен чакырып, анда яшәүче милләттәшләребезне тагар моны белән сыйлаган да булды Күп-күп тагарлар белән очрашып танышырга Илһам Шакиров концерты да ярдәм итте Әлбәттә “больше трех нс собираться" шартларында сәяси мәсьәләләрне күгәрү мөмкин түгел иде, анысы булмады. Шулай ук махсус оешма турында да хыяллар юк иде Мин нәкъ менә оешма гурында сорарга теләгән идем. Семен “Туган тел" бәген СССР буенча беренче татар оешмасы булды бугай. —Белмим инде. Һәрхәлдә, минем андый оешмалар турында ишеткән юк иде. Без 1998 елнын мартында "Туган тел"нен ун еллык юбилеен зурлап бәйрәм иттек. Мәскәү, Оренбург. Богырыслан, Самара. Свердловск кебек шәһәрләрдә милли оешмаларнын нәкъ шул исем белән аталуы чыннан да беренче булганбыз дип уйларга нигез бирә кебек. —Ә башка шәһәрләрдә сезнең “Туган тел” турында каян белгәннәр дип уйлыйсын? —Анысы турында уйлап тормаска да була. 1988 елнын августында “Социалистик Татарстан”да “Туган тел” исемле мәкалә чыкты. Шуннан сон әлеге газетның журналисты Заһидулла абый Шәфигуллин белән “Казан утлары”нда эшләгән Тәүфикъ Әйдидән төрле төбәкләрдән килгән хат авторларының адресларын алган идем Шулар белән элемтәгә кердек, кайберләре белән дуслашып та киттек әле —Ничек кеше җыеп, оешма булдырырга җөрьәт иттегез? —Мин җыймадым, кинәш кенә бирдем. Наил Микеев төрле инстанцияләргә хатлар язып, имзалар җыеп йөри иде Мин дә күп язган идем андый хатларны, тик файдасы гына булмады. Шунда Наилгә әйттем, әгәр берәр оешма исеменнән мөрәҗәгать итсәк, бәлки файдасы булыр иде, дидем Оешма төзелсә, аның башка файдалы яклары булачагын да әйттем. Ул үз танышларын җыйды. —Ә рәис нтеп сине сайлаганнар. —Мин программа һәм устав проектлары төзеп килгән идем. Үзен төзегәнсең, әйдә, җигел, без ярдәм итәрбез, диделәр. Ризалаштым инде —Куркытмадымы? —Куркучылар да булды анысы Наил Микеев әйтүенчә, бик тә мөхтәрәм бер агай: "Мин оешмага кермим, барыгызны да җыеп алып китсәләр, ичмаса, бер белемле фидакарь татар кешесе калсын инде шәһәрдә”,—дигән. Ә миңа килсәк... Тулы сүз иреге ачылган вакытта куркырга сәбәп тә юк иде, минемчә. Аннан, мин болай да яхшы ук каты заманнарда—20 ел элек үк “куркытылган” кеше. —Анысы ничегрәк булды? —Гаеп үземдә инде Бар уйларыңны да кешегә ачып салуны яхшы сыйфат дип әйтеп булмый. Мәсәлән, “КПСС тарихы фән түгел, тарихны илнен чираттагы лидерына җайлаштыру гына ул”, дигән сүзне минем авыздан беркем дә тартып алмады бит Бигрәк тә Брежневның мәгълүм “Малая земля” дигән “шедеврын” өйрәнгән дәрестә. Мин ул чакта сәүдә флотына кадрлар әзерләгән уку йортында эшли идем. Безгә көчләп тагылган кириллицаның корткычлыгы, рус булмаган халыкларның телләрен бетерү ысуллары турында “Комсомольская правда”га зур гына хат җибәрдем Шуннан сон беренче мәртәбә “компетентлы иптәш” белән сөйләшергә туры килде. Университетта бер кыз “Рус халкынын татар-монгол золымына каршы көрәше" дигән темага диплом яклый иде. Ә мин бу теманын халыклар дуслыгына зарары турында, золымның да, көрәшнең дә бөтенләй булмавы, Алтын Урданың Россия тарихына уңай тәэсире турында сөйләдем. Ә үз дипломымда, 19 нчы гасыр азагында Кытайны бүлгәләүдә Россия аеруча зур комсызлык күрсәткән, дигән нәтиҗә ясадым. Оппонент профессор Бродянский бик кискен тәнкыйть белән чыкты. Шөкер әле, җитәкчем Людмила Черных, Лениннын 55 томын да яттан белгән галим, минем үз фикерләремне Ленин ярдәмендә исбат итүемне бик тә ошатты. Шундый чыгышлар аркасында минем эш кабинетыма теге, ничек диләр әле, "кнопка” куйганнар. —Ә моны каян белден? —Бик соң белдем шул: киткәндә бер КГБ майоры әйтте һәм миңа тагын бер яңалык ачты: Син училище башлыгына рәхмәт укы—“Җибәрегез инде шулай гына, яхшы эшли, училищеның 14 уку ротасы арасында аныкы иң яхшысы, зарары тимәде . диде. Шуны да бел: без синен арттан өч ел күзәттек: йә листовка элүеңне, йә кабинетындагы ләчтитеңне курсантлар алдында сөйләвеңне көттек. Молодещ анысы булмады, димәк, үзенә дә рәхмәт әйт”,-диде Саубуллашканда, “Мина артабан ничек яшәргә сон?”—дип сорадым "Гади кешечә яшә. Чит илләр турында хыялланма, режимлы, серле заводларда эшләргә алмаслар—анда эшең калмаган, җитәкче урыннарга омтылма. Калганы мөмкин сиңа”,—диде. —Ә аннан сон бу “компетентлы иптәшләр" белән аралашырга туры килмәдеме? —Юк дияргә була. “Азатлык" радиосы белән хезмәттәшлеккә кергәнче Хәзер кызыксыналар. Тыңлыйлар. Мәсәлән. Шамановнын урынбасары Ковель бервакыт сорый: "Чынлы районы башлыгы Рамазановнын мөфти булуын каян уйлап чыгардын''"— ди Мин әйтәм, андый уйлап чыгаруымны син үзен каян уйлап чыгардын9 Мин аны МӘШҺҮР дип атадым. Тәрҗемәчеләрегезгә әйтегез, “мөфти" белән “мәшһүр” сүзләре арасында аерма бар. радионы игътибарлырак тыңласыннар һәм ана телен ныграк өйрәнсеннәр” Тагын бер очрак. Телефон аша “Азатлык" радиосына хакимияткә ошамаслык мәгълүмат биргән идем. Бер танышым шылтырата: “Айрат абый, син шулай-шулай дип әйткәнсең икән".—ди. “Каян беләсен. әле бу сүзләр эфирда яңгырамады бит”,— дигәч, егетебез аптырады Шундый очраклардан чыгып, мин әле алар өчен һаман кызыксынырлык кеше булып калам, ахрысы, дип уйлыйм инде —Дүрт дипломым бар, диден. Сине яхшы журналист дип санаучылар күп. Ә журналистлыкка дипломың юк. —Эш дипломда түгел. Ин зур байлыгым дип ана телен педучилише таләпләре күләмендә белүемне саныйм, һәм нәкъ шул мина журналист булып йөрергә ярдәм итә дә инде. —Синең бит русча да шэп-шәп язмаларын чыккалый. —Син мәгълүм бер фикерне әйтгермәкче буласын, ахрысы. Әйе. бата бары тик ана теле нигезендә генә тиешле үсеш ата. Шул исәптән, чит телләрне дә камил үзләштерә. Табигать шулай кушкан Ходай биргән сәләт барыбер үзенә юл яра. калкып чыга ул. Совет чорында "балам кеше булсын, урысча укысын" дигән сафсата ата-аналар башына дөмбәсләп тутырылды, хәзер ангыралатылган, куркытылган, урыслатылган балалар үзләре әти-әни булып җиттеләр Менә кайда ул безнсн өчен ин зур фаҗига!.. Айрат абый элеккеге Советлар Союзы җирлегендәге татар дөньясын аркылыгибуйга гизгән кеше. Аның юл географиясе Германиядән алып Ерак Көнчыгышкача сузылган Мордовия. Нижгар, Пенза. Тамбов, Волгоград. Самара, Сарытау кебек күп кенә өлкәләрне үтеп, милләттәшләребез тормышын өйрәнә ул, үгет-нәсыйхәт биреп, аларга үз акчасына сатып алган китапларын тарата, татар мәктәпләренә милли гәзит-журналларыбызны яздырта Айрат абый меценатлык эшчәнлеге дә алып бара Ул ел саен өлкәдә билгеләнүче “Мәшһүр татар"ларны бүләкләүне үз өстендә тота, төзелүче мәчет-мәдрәсәләргә дә матди яктан ярдәм итә. үз акчасына китаплар бастырып тарата Ягъни татар дөньясын рухи яктан баета Кеше берьялгызы гына шулкадәр зур эшчәнлек алып бара алырмы идеме икән9 Юктыр Айраг абыйның янында фиксрдәшләре-дуслары бар Хатыны Әминә апа. кызлары-оныклары—көч-дәрт бирүчеләре, ныклы рухи тыллары аның.