Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ШАЯН ХИКӘЯЛӘР

Киллер — Кызый. Вахиттан котыласын киләме? Менә дигән җаен таптым, синнән шоколад'—диде Ландыш янына чабып килгән Шәмсия, мыш-мыш сулап — Икс шоколад, барып кына чыксын.—диде яна хәбәргә куанган Ландыш кулларын чәбәкләп. —Алайса болай.— дип сүз башлаучы кыз як-ягына каранып алды да. Ландышны беләгеннән тотып, мәктәп янында чыр-быр килгән бала-чага яныннан кырыйгарак алып киткәч, шыпырт кына сүз башлады —Сиңа, дустым, киллер ялларга кирәк. —Син нәрсә? Акылдан шаштыңмы әллә? Вахитны бинукльле мылтыктан атып үтерергәме?—дигәндә Ландышмын чәчләре үрә торып, күзләре шакмак булган иле — Кем әйтә сиңа мылтык белән дип° Тотып, синең янга бүтән якын килмәү шарты белән тукмап «талар да. бетте китте' —Ә-ә-ә,—диде Ландыш бераз тынычлана төшеп.—тик Вахитны кем генә тукмар? Чын киллерларның чемоданлап акча алганын кинода күргәнем бар Ул хәтле акча миңа каян килсен9 —Төшенкелеккә бирелмә, мин бүген генә ишеттем—тугызынчыдагы Каюм бер тартма "Кока-кола”га мондый эшләрне башкарып чыга икән Өч еллык гарантия белән. Аннары күз күрер Әгәр дә риза булсаң, озакка сузмаска кирәк, бәйрәмнәрдән сон киллернын бәяне күтәрүе бар Кичке эңгер якынлаша башлагач, кызлар сөйләшенгән урынла очрашып, киллернын "офисына”—элеккеге колхоз гаражының ташландык кәтильниенә юнәлделәр. Тырнак астын үткен пәке очы белән чистартып утырган Каюм кышарга усал карап алуга. Шәмсия аны и каршына Вахитның сурәтен ташлады — Кем бу?—диде киллер оч көпчәкле велосипедта кыска чалбар белән майкадан гына утырган малайнын сурәтенә карап —Вахит ич!—диде Шәмсия —Мәктәпкә керер алдыннан төшкән фотосы.—дип өстәп куйды Ландыш — Нинди начарлыгы тиде инде сезгә бу егетнең? Җиденчедә укый ул. шәп малай, беләм мин аны Ярар, жавап бирмәсәгез дә була, тик кайсыгызга комачаулый бу малай?—дип киллер өстәл өстендә яткан сурәткә очлы пәкесен китереп кадады Шәмсия Ландышка төртеп күрсәткәч. Каюм —Сина ике-өч кон мәктәптә күренмәскә кирәк, шуннан сон Вахитын сина якын да килмәс,—диде —Гомер буенамы?—диде Ландыш аптырап — Кимендә өч ел! Кызлар зур сумкаларын калдырып киллернын офисыннан чыгып та киттеләр Сөйләшенгәнчә. Ландыш оч кон мәктәпкә килмәде Шул вакыт эчендә чынлап та Вахит аның кереп хәлен дә белмәде, аннары мәктәптә дә. урамда да кызга якын килмәде Баштарак Ландыш Вахиттан котылу бәхетеннән күкләрдә очып йөрсә дә. тора-бара ана бик монсу була башлады Иртән өеннән чыгышлый аны беркем каршыламады Физкультурада чангысын кияргә, дәресләрдән сон авыр сумкасын күтәреп кайтырга беркем булышмады Дәрес вакытларында озын толымнарына кагылучы табылмады, андыйлар табылса да. алар анын чәчләрен Вахит кебек йомшак итеп түгел, ә авырттырып тарталар иде. Тәрәзәсенә кар ыргытып та Вахит аны урамга чакырмады. Кыз тәмам авыруга сабышты. Икенче көнне әти-әнисе эшкә киткәч Ландыш киллерга шалтыратып, аны өенә чакырды да. алар арасында җитди сөйләшү булды. Житди сөйләшү кичен киллернын офисында, Каюм белән Вахит арасында да башланды: —Карале Вахит, ялгышлык килеп чыкты бит, малай. Хәтерлисеңме. Ландышнын йогышлы авыру белән авырый башлавын, ана чит кешеләрнең кимендә өч ел якын ла килергә ярамаганлыгын әйткән идем? —Хәтерлим —Врачлар ялгышкан бит, малай, Ландышның хәле терелүгә бара Каюм сүзен әйтеп бетермәде, Вахит офистан чыгып та йөгерде. Ул-бу булмагае дип киллер да артыннан чапты. Ландыш тәрәзәгә йомры кар килеп эләгүенә уянып китте. Тәрәзәгә дә карамый урамга ыргылды, чөнки болай йомшак, матур итеп карны Вахит кына ыргыта белә иде. Яланөс йөгереп чыккан кызнын иненә малай тунын салды да, алар кире кызнын өенә юнәлделәр Ерактан карап торган Каюм исә: —Мин булмасам нишләр иде икән болар!—дип төкереп куйды һәм кесә телефоны чылтырауга офисына юнәлде. Чылтыратучы—түбән очтан Алия, сыйныфташы Эрнесттан ничек котылырга белми икән Үрнәк малай Дүртенче "Б"да классны жыештыру чираты бу атнада Рөстәм белән Гөлфиягә килеп җитте Дәресләр тәмамлану белән, сыйныфташлары таралуга, Рөстәм алдагы өстәлгә менеп утырды да, эскәмиягә аякларын салып классташына дәште: —Закирова. болай эшлибез, мин хәзер спортзалга барып киләм, бишенчеләр белән решаюший матч бүген. Ә классны аннары бергә җыештырып бетерербез. —Беркая бармыйсың, беләм мин синен кайчан спортзалдан киләсеңне,—дип кыз чиләкне шалт иттереп сыйныфташының алдына китереп куйды. —Ярый, синенчә булсын, син идәннәрне юа башла, мин такта сөртермен,—дип малай чүпрәккә ябышты. —Оста икән, идәннең яртысын мин юам, яртысын син, тактаның да яртысын мин сөртәм, яртысын син! —Усал син, Гөлфия, характерыңны үзгәртмәсәң, Мөхәммәт сиңа гомерендә дә өйләнмәс,—дип малай сыйныфташының авырткан җиренә басты. Кызларның бөтенесе диярлек Мөхәммәт янында бөтерелә бит Ләкин Гөлфиянең исе китмәде бугай: —Һе, кирәге бар.—дип кенә куйды. —Мин дә синен кебек кызга мәңге өйләнмәс идем Сина өйләнсәң менә хәзерге кебек идәннең яртысын мин юам. яртысын син ю. чәйнекнең яртысын мин кайнатам, яртысын син кайнат, дип тенкәгә тиеп бетәрсең,—дип мыгырданамыгырдана малай акбур белән башта идәнне, аннары тактаны уртага бүлде дә, сиңа башка сүзем юк дигәндәй чүпрәккә ябышты. Сыйныфташының соңгы сүзләре кызда көтелмәгән кызыксыну уятты. —Рөстәм,—диде ул мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып,—син чынлап та спортзалга бар әле. спорт—егетләргә кирәкле эш, ә мин монда үзем карый торырмын, әллә ни кыенлыгы юк бит, көн дә өйдә эшләнелә торган эшләр,—диде Гөлфия Ул сонгы сүзне әйтеп бетергәндә, малайдан җилләр исеп, швабра идәндә аунап калган иде. Матай хәле бетеп, тирләп-пешеп, бишенчеләрне җиңеп класска килеп кергәндә бөтен җир ялт иткән иде. —Кайда йөрисен, мин әллә кайчан эшне бетердем бит инде,—дип. Гөлфия кулларын ике якка жәеп җибәрде Класс чынлап та ямьләнеп, балкып тора иде Моны чәчләрен ике атнага бер генә тараучы Рөстәм дә күреп алды: —Молодец. Голфия. уңган да икәнсен үзен, синен белән класс җыештырулары үзе бер рәхәт.—диде ул мангаенлагы тирләрен сөртеп Ул арада сыйныф җитәкчесе Зифа Мөнировна да килеп керде Чиста, җыештырылган классны һәм тирләп пешкән Рөстәмне күргәч ул аптырап —Гөлфия, әллә Рөстәмне дә идән юарга өйрәттеңме'’—дип сорады —Әйе. Зифа Мөнировна. Рөстәм менә дигән итеп идән юа белә икән, мине чиләккә якын да китермәде —Алайса Рөстәм, башка малайларга үрнәк булып, идәнне иртәгә үзен генә юарсын. яме, ә кызларга башка эш табарбыз.—дип укытучы сөйләшүгә нокта куйды да. бик канәгать калып класстан чыгып китте. Чәчләре үрә торган малай, бер Гөлфиягә, бер Зифа апасы чыгып киткән ишеккә таба карап, сулы чиләккә арты белән килеп утырганын сизми дә калды Ярата-яратмый... —Ярага-яратмыи, ярата-яратмый.—.дип Инсаф ромашка тәлгәшләрен йолкыды да. сонгы тәлгәшне өзгәндә, күкрәген тутырып һава алгач, “ул мине я-ра-таГ—дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Анын тавышы кайтаваз булып, урамны озак кына яңгыратып торды — Нигә акырасын, кем сине ярата?—дип сорады әллә кайдан гына килеп чыккан Гадел, каушап калган Инсафка сәерсенеп карап. Хыял күгендә берүзе генә очарга күнеккән үсмер. Гаделнең килеп чыгуын көтмәгән дә. теләмәгән дә иде. Ул якында гына яткан йолкыш көчекне күрсәтте дә: —Кем яратсын, әнә. Файл мине ярага.—дип көчекмен колак артыннан кашып алды Кочек тә. җавапсыз калмады әИе. мин аны яратам " дигәндәй башта Инсафнын яна ботинкасын, аннан битен ялап куйды Гадел чигә тирәсендә бармакларын боргалагач, кулын селтәп китеп бармакчы иде. шул вакытта роликлы тимераякта Руфинә килеп туктады. — Кем кемне ярата?—диде ул мыш-мыш сулап. Анын ерактан ашыга-ашыга. яшен тизлегендә очып килүе әллә кайдан күренеп тора иде —Әнә. Инсафны Файл ярата, бу шуна шатлана.—дип шаркылдап көлгәч. Гадел үз юлы белән китеп барды. Никтер Руфинә җитди иде —Ә сиңа беркем дә яратам дип әйтмәдеме ’—дип ул усал карашы белән Инсафнын күзләренә текәлде —Ю-у-у-к. — Кара аны1—дип кыз бармагы белән янады ла. роликларында урамны чыжылдатып китеп тә барды Ни әйтергә теләде икән ул'’ Ә нигә Инсаф берни әйтмәде? Үзе бит тирә-нктагы бөтен ромашкаларны йолкып бетерә язды Йә ярата килеп чыга, йә яратмый Шуна да егет, тагын бер тапкыр ромашка азып, язмышын сынап карарга булды Ниһаять! Икенче тапкыр рәттән Руфинә Инсафны Инсаф Руфинәне яраткан кебек ярата булып чыкты Сонгы тәлгәшне өзгәндә Инсаф тагын куанычын тыя алмыйча кычкырып җибәрде “Ярата, ярата" дигән сүхзәр тирә-якка таратып югала барган саен, урамның икенче башыннан роликлар чыжылдавы көчәеп. Инсафка якынлаша иле.