РУХИ ГАЛӘМДӘ ЯШӘРГӘ

ПРЕЗИДЕНТ М ИНТИМ ЕР ШӘИМИЕВ ББ1ӘН ШАГЫЙРЬ РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН ӘҢГӘМӘСЕ

Равил ФӘЙЗУЛЛИН: “Быел фәлән җанвар елы, быел фәләннеке" дип йөртүләр борынгыдан гадәткә кергән. Сонгы дәвердә, ижтимагыи төсмер биреп. Аналар елы. Сәламәтлек елы, Балалар елы кебек әйтүләр дә булды. Галәми фикер йөртсән, еллар алай “тамгаланып" кына бер-берсеннән әллә ни аерылмыйлар. Фасыллар табигый рәвештә янарын, алышынып тора. Кеше туа, үсә, картая... Яна буыннар килә... Вакыт дигәннәре, бер нәрсәгә исе китми, ага да ага.. Шулай да, 2006 елнын Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы дип И1ълан ителүе мине ихлас сөендерде. Димәк, быел әдәбият һәм сәнгатькә, гомумән, иҗатчыларга аерым бер игътибарлы караш булачак! Күпләребез шулай уйлый, унай үзгәрешләргә өметләнә. Бу фәрман-указны ни өчен нәкъ менә шушы елга атап чыгарырга булдыгыз? Минтимер ШӘИМИЕВ: Һәр яшәлгән ел—рух. нжат һәм хезмәт елы, гомумксшелек хәзинәсенә олеш кертү елы булырга тиештер ул Цивилизацияне кеше акылы, кеше таланты казанышлары тәшкил итә ләбаса. Үткән тарихны без борынгылар калдырган гажәсп корылма-биналар. илаһи көйләр, бөек китаплар аша беләбез. "Кеше китә, жыры кала", диләр “Гомерем минем моңлы бер жыр иле. үлемем дә янгырар җыр булып' дип язган Жәлил лә Әнә шул Жыр дигән могҗизага яшәү мәгънәсе сыйгандыр мөгаен Еллар бер-береннән әллә ни аерылмыйлар диюгез белән килешеп бегчшм Гомумән, һәркайсыбыз һәр киләсе елны үзенчә көтеп ала. һәр ез ниндидер вакыйгасы белән хәтергә уелып кала Мәсәлән. 2000 елны үзенчәлекле ел түгел дип һич кенә дә әйтә алмыйбыз. Гасырларны гына түгел, меңъеллыкларны ялгаучы ел! Ата-бабаларыбыз, ата-аиаларыбы». күпмедер өлешендә без дә яшәгән бөтен бер гасырны тәмамлап, балаларыбыз, оныкларыбыз, аларнын оныклары яшәячәк яна гасырга һәм өченче меңъеллыкка аяк басу нәкъ менә безгә насыйп булды бит Бу, әлбәттә, киләчәк хакында, кыласы гамәлләребез турында, тарихмын шушы мизгелендә безгә зур җаваплылык салынуы турында \й фикерләргә этәрә. Уйлы-гамьле кеше шунын белән яши лә инде Менә 2005 елны алыйк: Казаныбыэнын 1000 еллык юбилей елын берничек ы галәти ел дип булмый. 2005 елда без күпме язмышларга кагылган дәһшәтле Ьоск Ватан сугышында миллионлаган кеше гомере бәрабәренә яулатам Жинүнсн 60 еллыгын да билгелән үттек 2006 елны Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итү мен дә үз хикмәте бар Беренчедән, чыннан да. быел республика тормышында зур юби юзпар күп Габдулла Тукайның тууына —120 ел. Муса Жалилнен тууына—100 ел. Татар театрына нигез салынуга—100 ел Натан Рахлин. Сара Салы икона Александр Ключареаларнын 100 еллыклары Фатыйх Әмирхан. Нәҗип Жиһанов. Рөстәм Яхин. Габдулла Кариен. Хәлил Әбжалилон. Николай Фешин. Гали Ильмсов кебек күренекле шәхесләребезнен юбилейлары Нинель Юлтыева. Софья Гобөйдуллмнв өчен истәлекле ел бу Сез мөхәррирлек иткән “Казан утлары" журналын ы н 1000 нчс саны чыгу Әле ботарлан башка ла истәлекле даталарыбыз күп Әйтик, бу елны һичсүзсез Тукай елы дип атап булыр иде Андый тәкъдимнәр дә булды Әмма безнен Җәлилебез лә бар' Мондый боек шәхесләребез бу.л\ - бәхетебез, алар рухи-мәдәни тормышыбы знын алтын баганалары Шуна күрә мин 2006 елны Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итик дидем. Һәм барыбыз да жинел сулап куйдык — бөтен истәлекле вакыигатарыбызны берләштерә торган вариант табылды Икенче сәбәбе шул: инде әйткәнемчә, узган ел без башкалабыз Казаннын 1000 еллыгын бәйрәм иттек Без үзебезне дөньяга дус. тату, иҗтиһат итүче халык итеп күрсәтә алдык. Беләсез, бәйрәмгә дәрәжәле кунаклар: хәзерге бәйсез дәүләтләр, элеккеге союздаш республикалар башлыклары, илебез төбәкләре җитәкчеләре, чит ил вәкилләре килде. Алар Казанны күреп хәйран калып киттеләр. Алай гынамы, эшләнгән эшләребезгә без үзебез дә шаккаттык. Булдырабыз икән бит! Равил ФӘЙЗУЛЛИН: "Булдырабыз!” дип әйтү милли идеянең бер чагылышы инде ул. Минтимер ШӘЙМИЕВ: Әйе. рух ныклыгын күрсәтә ул. Без үз көчебезгә ышандык, бәйрәм көннәрендә барыбыз да горурлык хисе кичердек. Мин. әлбәттә, бервакытта да гел милли фикер генә юллап йөргән кеше түгел. Әмма Камал театрында куелган “Баскетболист” спектакле минем һич башымнан чыкмый. Хәтерлисездер, анын герое Сократ авыл җирендә, безгә "Унике” командасын җиңәргә кирәк дип, авыл малайларын 167 сантиметрлы тактага салып үлчәп йөри, тәки җыя бит команда! Мондый команда белән жинеп булмаслыгын аңлагач та, күнелен төшерми, безгә опера йолдызлары булырга кирәк дип. авылдашларыннан хор оештыра. Безнең халыкның, мөмкинлеге чикле булганда да, хыялы бар, рухы бар. Ә тарихта, мәгълүм булганча, омтылышлы, рухлы халыклар гына эз калдыра. Казаннын 1000 еллыгын уздырганда без рухи күтәрелешкә ирештек һәм, менә шушы күтәрелешне саклап калган тәкъдирдә, безгә әдәбиятыбыз, сәнгатебез алдында торган мәсьәләләрне хәл итү жинелрәк булыр кебек тоелды мина. Сүз дә юк. икътисад үсәргә, төзелешләр дәвам итәргә, тормыш дәрәҗәсе күтәрелергә тиеш—болар безнең көндәлек эшебез. Дөресен генә әйткәндә, тормышта игътибарны рухи дөньядан читкә юнәлдерүче факторлар җитәрлек. Ә Казаннын 1000 еллыгы исә безнең барыбызны да уртак рухи галәмгә җыйды. Һәм без алга таба да, үзебез дә сизмәстән, шушы галәмдә, ижат атмосферасында яшәргә тиешбез. Монын өчен, әлеге унай мизгелне кулдан ычкындырмыйча, кешеләрне рухи хәзинәләргә күбрәк җәлеп итәргә, моның яңадан-яңа формаларын уйлап табарга кирәк. Шөкер, безнен халыкта әдәбиятка, сәнгатькә омтылыш зур, аны үстерергә ярдәм итү — дәүләт җитәкчеләренең дә, мәдәният әһелләренең дә бурычы. Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итүдә әнә шулар да күздә тотылды. Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Мәгълүм хакыйкать: теге яки бу халыкны, ин әүвәл анын бөек шәхесләре—үзегез әйткәнчә, "Җыр” калдыра алган илбашлары, галимнәре, әдәбият-сәнгать даһилары аша беләләр. Мисалны ерактан эзлисе юк, сонгы дистә елларда Сезнен исем аша Татарстан дөньякүләм дәрәҗәдә шактый ук таныла алды... Шулай ук, бу җәһәттән Тукай, Җәлил, Сәйдәш, Урманче исемнәре дә тоныкланды дип уйламыйм. Сез, әдәбият-сәнгать дөньясын, анын нечкәлекләрен белен-тоен яшәгән җитәкче буларак (сәяси-икътисад өлкәсендә генә түгел, сәнгать дөньясында да дөньякүләм дәрәҗәле исемнәр тикмәгә генә бирелмәгән!), яхшы беләсез: талант—табигать бүләге, һәм ул һәрчак аңлауга һәм яклауга мохтаҗ. Халык яклавына да, дәүләт яклавына да. Җәмгыять байларга һәм ярлыларга аерымланган бу заманда әдәбият-сәнгать әһелләренә яшәү җинел түгел. Мәскәү күзенә карап торган милли республика шартларында бигрәк тә. Иҗатына җәмгыятьтә ихтыяҗ булмау, кылганың бәһаләнмәү—ижат кешесе өчен ин кыены шул. Әгәр чын талант бәһалэнми икән, димәк, җәмгыять үзе бигүк төзек (бозык ук дип әйтәсем килми) түгел булып чыга түгелме соң? Миитимер ШӘЙМИЕВ: Ин элек шуны әйтеп китим, ижат кешеләре, чыннан да. Аллаһ кешеләре. Аллаһ Тәгалә безне яхшы якка үзгәртер өчен, игелеклерәк, камилрәк итәр өчен аларны җибәрә. Бу дөньяда аларнын үзләренә дә жинел түгел һәм бүтәннәргә дә гел унайлыклар гына тудырып тормыйлар Төптәнрәк уйлап карасан, халыкның вөҗданы инде алар. Ә вөжданлыларга. бигрәк тә нечкә күнеллеләргә. беркайчан да жинел булмаган. Тормышлары фажига белән тулы язмышлылар күпме! Шәрык тарихыннан да. гареп тарихыннан да мисаллар җитәрлек. Ерак китәсе юк. Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр ла каберстан сакчысы вазифасында ижат иткән түгелме сон? Үткән гасыр әдәбиятыбыз классиклары—шул ук Габдулла Тукай. Һади Такташ. Муса Жәлил. Фатих Кәримнәрне искә төшерик: хәтта 40 яшькә дә җитә алмаганнар. Кайсына—27. кайсына—30 “Үлемнәре белән үлемсезлек яулаган" талант ияләре. Гомумән, минемчә, һәрбер зур талантнын язмышында үз фаҗигасе бар Шул ук Хәсән Туфан. Галимжан Ибраһимов. Гаяз Исхакыйларны алыйк Ахыр килеп, ижат итү өчен бар шартлар тудырылган сурәттә дә ижат - ул үзе үк газап, авыр хезмәт түгелмени1 Инде талантнын бәһаләнү-бәһаләнмәү мәсьәләсенә килсәк, шунда ук сорау гуа: ә кем бәһаләргә тиеш сон? Минемчә, бу үзе бер аерым тема. Әлбәттә, төп бәһаләүчс—халык үзе. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләре халык өчен ижат ителә, халыкны кызыксындыра. Халыкка кин таныла алу бәһаләнүгә керәме? Әгәр керсә, бездә үзенен һәм рәсми, һәм гаммәви бәһасен азган иҗат кешеләре байтак Әдәбияттан һәм сәнгатьнең һәр өлкәсеннән исемнәр китерә алам Алыйк, әдәбиятны. Халык язучысы, халык шагыйре исеме азган әдипләр бәһаләнмиләр яки бәһаләнмәделәр дип әйтмәс идем. Сибгат Хәким. Хәсән Туфан. Гариф Ахунов. Илдар Юзсев. Ренат Харис Сезнен үзегезне дә шул исемлеккә кертер идем Алыйк театр дөньясын. Туфан Миннуллин, Марсель Сәлимҗанов. Шәүкәт Биктимеров, Ренат Тажстдинов Рәссамнардан Бакый Урманчс, Харис Якупов, Әхсән Фәтхетдинов. Жыр өлкәсендә Илһам Шакиров. Фәридә Кудашева. Әлфия Афзазовазарны әйткән дә юк. ә Азат Аббасов, Зилә Сонгатуллина. Венера Ганиева, Идрис Газиевлар хазык мәхәббәтен яуламадылармы1 Алардан сон килгән Салават. Хәния Фәрхиләр дә бар Ә танылу өчен ни кирәк? Ин элек - талант, сүз дә юк. бу - хәлиткеч фактор. Аннан сон—ижатыннын халыкка барып җитүе Бу турыла ныклап уйлану зарур. Монын заманча гамәли ысуллары да табылырга тиеш. Хәер. Татарстанда танылу өчен мөмкинлекләр бар дип саныйм мин "Йолдызлык" ("Сознсзлие"). Илһам Шакиров исмсндәге җыр конкурсы. "Җиде йолдыз". "Яна тагар пьесасы" бәйгеләре телемә килә. Заманасы кызык бит анын. Азыйк, мәсәлән, җырчыларны. Әлбәттә элеккеге классик жырчыларыбызга һәм хәзерге эстрада җырчыларына карашыбыз төрлечә. Ләкин бүгенге эстрадада барысы ла начар җырлый, тормышлары жинел дип гадиләштерәсем килми. Иганәчеләр лә табылып тора, кызыклы гына башкаручылар да бар. "Казан егетләре ансамблен карагыз, элеккеге җырларны янача көйләп халыкка җиткерәләр бит. Хәзер бит ничек кенә теләсәң дә. яшьләрне клубка җыеп. “Галиябану" көенә биетә алмыйсын. Тырышалар җырчылар, үзләрен таныталар. \ з юлларын табалар. Азар тизрәк табалар, чөнки жанры шундый Башка жанрларда танылу юлы озынрак булуы мөмкин. Әйтик, театр сәнгате Яшь талантлар театр учи.зишссын яки мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлыйлар, республикабыз театры сәхнәләреннән халык каршына килеп чыгалар Күз алдыбызда таныла баралар Мәсәлән. Камал театрмнла һәрвакытта ла дәвамчылык яшәп килә. Буыннар азышына, яшь артистлар. Клмаз геатрынын югары таләпләренә туры килгән хәлдә, үз урыннарым табалар Минемчә, таланты бар кеше конкуренцияне җинә аза Менә безнен опера җырчысы Михаил Казаков Ул Дмитровград шәһәреннән килеп консерваториядә укын башлаган иде. Глинка фсетивазендә жинеп. хәзер зур ижат юлына чыкты. илебезнен Зур театрында эшли. Шул ук Чулпан Хаматованы алып карагыз. Нинди кискен конкуренция шартларында дөньякүләм дәрәҗәдәге актриса булып бара. Талант! Анлыйм, Сез хәзер бу бит дөнья, ил күләмендә, ә безнен татар язучыларына авыррак дип әйтәчәксез. Милли язучыларга, ничек кенә талантлы булмасыннар, элек тә жинел булмады, хәзерге заман да яна киртәләр барлыкка китерде. Милли әдәбият өчен нинди шартлар тудырырга? Бу аерым проблема һәм без анын турында сөйләшергә тиешбез. Мин болай фикер йөртәм: безнен яхшы шигырьләребез, проза әсәрләре халыкка ни рәвешле барып җитәләр соң? Әйе. китапларның тиражлары кими. Бу. әлбәттә, дөньяви процесс, глобаль проблема. Мин ел саен китапларның, газета-журналларнын тиражларын карап барам. Тиражлар кимү мәгълүмат артуга бәйле дип саныйм, ул гына да түгел, мәгълүматның башка, заманча чаралары барлыкка килде. Бу бер милләткә генә кагыла дип әйтмәс идем. Төп чара—чын әсәрне, эстетик кыйммәте һәм тәрбияви әһәмияте булган талантлы әсәрне (әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең бүтән өлкәләрендәге әсәрләрне дә күздә тотам) халыкка җиткерүнең отышлы, үтемле ысулларын табу. Беләм. әйтергә генә жинел, эшләве авыр. Бу минем хәзер генә туган фикерем түгел, газета-журнал мөхәррирләре, радио-телевидение җитәкчеләре белән сөйләшкәндә гел әйтә киләм: табыгыз талантлы авторлар, жыегыз редколлегия һәм уйлашыгыз дим. Мәсәлән, шигърият. Мин үзем шигырьләр яратам. Хәзерге заманда әдәби әсәрләр шулкадәр күп ки. барысын да укып бару мөмкин түгел. Ә шигырьгә кыска формада тирән фикер салына, ул үзенә жәлеп итеп тора. Мина күп язучылар үз китапларын бүләк итәләр, күренеп тора: кызыклы китап, укыйсы килә. Әмма, ни үкенеч, вакыт җитми. Кеше гомере шулкадәр кыска! Йөрәгем сыкрана, шундый яхшы әсәрләр бар, ә рәхәтләнеп укырга вакыт юк. Сүз уңаеннан, мин министр булып эшләгәндә, Югары Советта бер жаваплы хезмәттәшебез бар иде. Китаплар дефицит чакта ул бик күп китаплар жыйды. "Хәзер вакыт юк, пенсиягә чыккач укыйм мин аларны”,—ди иде. Без дә анын аша китаплар алгалый идек. Шул рәвешчә бик күп классикларның том-том әсәрләрен тупладык. Ул пенсиягә чыккач, сорыйм "Хәзер теге китапларны рәхәтләнеп укыйсындыр инде?” Ә ул: "Укып булмый шул. хәзер вакыт бар, әмма күз күрми”,—ди. Заманында укып калмасаң, кире әйләнеп кайту кыен ул. Хәзер исә глобальләшү процессы бара, көн саен, сәгать саен мәгълүмат киңлегенә яңа әсәрләр килеп керә. Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Кызык! Нечкә күңелле булуыгыз мәгълүм, ә шигырьләрне яратып укуыгыз турында бик үк белми идем. Капылт икеюллык искә килде. “Каргалар шигырь укыса, күгәрчен булыр иде!”. “Карга" дигән сүзгә ниндидер астыртын мәгънә салынган дип аңлашылмасын. Шулай туган ул икеюллык. Гомумән, шигырь укыган, шигырь яраткан кеше кадерле мина. Шигырь кешене бәхетлерәк итә дип раслый алмыйм, әмма шигырь кеше күңелен нечкәртә, чистарта, табигый асылына кайтара... Әгәр шагыйрьнең шигырь язгандагы халәте укучының шигырьне укыгандагы күнел дулкынына тәңгәл килсә, шигырь сиңа фикердәш тә, җанлаш га була ала... Минтимер ШӘЙМИЕВ: Әйе. сүзем шигырь турында иде бит әле... Мин әйтәм, әйдәгез телевидениедә, радио аша матур итеп, кеше күңеленә барып җитәрлек итеп шигырь укуны оештырыйк, дим Автор үзе укысын, йә булмаса артистларыбыз укысын дим. Омтылып карыйбыз, башлыйбыз, тагын сүнеп китә бу эш. Без бит үзебез бар мөмкинлекләрдән дә файдалана, оештыра белмибез. Минем уйлавым буенча татар шигырьләрен халыкка татарча гына түгел, русча да җиткерергә кирәк. Татарча ничек яңгырый ул, русча ничек? Акыллы кешенен башына керә ул. Мин үрнәк итеп “Культура” телеканалын китерә алам. Мин үзем, мәсәлән, дөньядан бераз онытылып торасым килсә шушы каналны карыйм Чүл уртасындагы оазис кебек ул һәм бу фикергә күпләр кушыла. Тормышта һәркем үз өлкәсендә эшли, үз эшенә мавыгып яши Аны әнә шул халәттән чыгарырга, игътибарын жәлеп итәргә кирәк. Хәтта мине—Президентны да үз эшеннән тартып чыгара торган булсын ул' Андый шигырьләр, тапшырулар, спектакльләр бар ул. димәк, моны эшләп була Мәсәлән. 8 март конне "Яна гасыр" телеканалыннан Туфан Миннуллин әсәре буенча “Эзләдем, бәгърем, сине" спектаклен күрсәттеләр Анда төп рольләрне Илсөяр һәм Рамил Төхвәтуллиннар башкарды Өйгә, һәрвакытгагыча. эш кәгазьләре алып кайткан илем, аларны бер кырыйга этеп куеп, шуны карадым Көпә-көндез, бөтен гаиләбез белән кул яшьләрен сөртә- сөртә карадык Талантнын халыкка тәэсире—зур көч! Мондый байлык бар ич бездә “Мәскәү күзенә карап торабыз" дисез, биредә Мәскәү берничек тә комачаулый алмый. Бу мәсьәләдә тезгенне тарткан кеше юк. Чап та чап алга! Тик үзебез чаба алмыйбыз. Күп нәрсә үзебездән тора. Сезне гаепләү булып яңгырамасын, мин үзем лә бик борчылам бу хакта. Проза әсәрләрен житкерүнен лә формаларын эзлисе бар. Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Әйе, гел искечә генә язып булмый хәзер. Минтимер ШӘЙМИКВ: Бүген бөтен дөньяда шулай: күләм — кыскалыкка, ә мәгънә тирәнлеккә омтыла. Мин Пауло Коэльо әсәрләрен укыйм. Алар бит зур түгел, әмма гаять үтемле, күнеленне актарып чыгара. Әмирхан ага Еникины алыйк. Мәсәлән. “Кем җырлады?" хикәясе—искиткеч көчле хиссиятле әсәр. Эх, фильм төшерсәк иде. дим. Безнсн андый әсәрләребез җитәрлек Гадел Кутуйнын “Тапшырылмаган хатлар“ы дисеңме Әйтик, Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке" әсәре. Мин аны укып га чыктым, спектаклен дә каралым Ул бик тирән әсәр, аннан менә дигән фильм чыгар иде. Бүгенге көндә Татарстанның мондый рне дә шулай хуш күрәсезме? Бу мәсьәләдә үз фикеремне дә белдереп узыйм әле. Татар операсы, татар балеты күз алдында юкка чыгып, үлеп бара. Сәбәпләрен төрлечә аңлаталар: татарга опера кирәкми, ул анын рухына ят нәрсә: безлә югары кимәлдәгс музыкаль әсәрләр иҗат итүчеләр юк: тиешле әзерлекле татар җырчылары җитешми һ. б. Э бит сәнгатьнең бу төре заманында гсазр.за кульдән башлап диярлек бар ителгән. Җырчылар, биючеләрне Мәскәүдә махсус укытып, иҗат коллективлары оештырылган, дәүләт заказы белән милли әсәрләр иҗаз ителгән. Мизпимер ШӘЙМИЕВ: Безнен халыкта опера сәнгатенә, югары музыкага тартылыш көчле. Бусы бәхәссез. Зур концертлар залына да. Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына да халык йөри Бу—үзе бер куаныч V зебезне цивилизацияле халык дип саныйбыз икән, башкача була да алмый Безнен халыкмын интеллект дәрәҗәсе дә. әлеге сәнгать вәкилләренә таләпләре дә югары Безгә килгән артистлар үзләре үк шулай диләр Минем бу хакта Ирина Архипова, Мария Биешу. Алибек Днишев. дирижерлар Валерий I ергмев. фуат Мансуров кебек опера һәм югары музыка осталары белән фикер алышканым бар. Ксшенен интеллект дәрәҗәсе үскән саен, анын музыкага омтылышы арта. Татар операсы, татар балеты ни хәлдә'’ Ана йөрерләрме’ Әзерлекле тамашачыбыз бар икән, югары кимәлдәгс әсәрләр тудыра алабыз икән, һичшиксез. Йөриячәкләр. Дөнья сәнгатендә опералар күп түгел, гасырлар буе бер үк опералар яки балетлар кабат-каблт куелалар, һәр яна буын алармы үзенчә күрә Сәнгати югарылыктагы опера-балет иҗат итү жинел түге1 Күреп торабыз, дөнья музыка сәнгатендә яңалары да барлыкка килә, әмма күбесе төшеп кала. Ә классик опералар алар, чыннан да, бөтен халыклар өчен үрнәк булып торалар. Безнен дә электән үк ижат ителгән әсәрләребез бар: “Алтынчәч”, "Башмагым”, “Шүрәле” һәм тагын берничә әсәр. Алар вакыт сынавын узып, тамашачы мәхәббәтен яулаган әсәрләр. Минемчә, безгә дә шуларны кабат- кабат куярга кирәк. "Шүрәле”нен яна куелышын карарга килмәсләр дип уйлыйсызмы? Киләчәкләр. Сонгы вакытта куелган яна балет “Кыйссаи Йосыф”ка да халык бик кызыксынып йөрде. Тамашачы операга җырчыларның тавышын бәяләргә килә. Мәсәлән, классик операларны күбебез яттан диярлек беләбез, әмма без мәгълүм арияләрнен яна яңгырашын ишетергә телибез, бүгенге жырчыларның башкару осталыгыннан ләззәт алырга дип барабыз. Операда тел мөһим түгел, операда тавыш хакимлек итә. Классик операларны да һәркем үз телендә җырлый бит. Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Н. Җиһанов, Н. Даутоалар исән чакта, ягъни 20-30 еллар элек бу өлкәдә күтәрелеш бар иде. Хәзер? Театр, республика мәнфәгатьләреннән бигрәк, читтәге тамашачылар өчен күбрәк хезмәт итә. Җыелма труппа төзеп, төрле шәһәрләрдән яхшы тавышлы җырчыларны алалар да, чыгып китәләр чит илләргә... Минтимер ШӘЙМИЕВ: Мин бу фикер белән килешә алмыйм. 20-30 ел элек без чикләнгән дөньяда яши идек. Безнен үз җырчыларыбызны башкалар белән чагыштыру мөмкинлеге юк иде. Ул елларда Татар опера һәм балет театры чит илләргә гастрольләргә чыга ала идемени? Әйе. искиткеч җырчыларыбыз бар иде, алар арасында дөнья күләменә чыга атмыйча калган олы талант ияләре дә юк түгел. Әмма без башка җырчыларны күрмәдек, ул заманнарда телевидение дә кин таралмаган иде әле. Минем берәүне дә үпкәләтәсем килми, тик хәзер без дөнья киңлегенә чыктык, Лучано Павароттины, Пласидо Домингоны. Монтсеррат Кабальены ишеттек. Башкаларны күрдек, үзебезне дә күрсәттек. Бу нисбәттән Зөлфәт Хәким әсәрләрен искә төшерәсем килә. Зөлфәт, һич курыкмыйча, үзүзебезне ачы итеп тәнкыйтьли ул. Кыргызларны тәнкыйтьләп, камчылап тәрбияләгән язучы Абай кебек. Әлбәттә, без тәнкыйтьне күп очракта күтәрә белмибез, үпкәлибез. Ләкин дөреслеккә күзебезне ачып карарга тиешбез. Европалардан йөреп кайткач, безнен башкаручылар үз-үзләренә бәһане бирделәр. Күрдек, аңладык, бар бездә лаеклы җырчылар, биючеләр, әмма барысына да үзебезнең генә көч җитми икән. Моны да танырга кирәк. Мин татар халкының үз театры эченә бикләнеп, кемнедер хурлап, кемнедер мактап яши торган халыкка әйләнүен теләмәс идем. Әйе, Татарстанда без беренче, ә читкә чыгып карасак? Бу башка өлкәләргә дә, икътисадка да кагыла. Дөнья ачык бүген—булдыра аласын икән, чык, эшлә. Булмый икән—тырыш, чарасын күр. Безнен опера һәм балет театры—ул 800 ләп кеше, аны саклап калырга да, дөньяга күрсәтергә дә кирәк иде Европа бездән башка яши ала ул, ә без Европадан башка? Федор Шаляпин исемендәге опера, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет халыкара фестивальләре, “Европа —Азия” халыкара заманча музыка фестивале бездә—Казанда уза бит! Әйе. хәзергә барысы да үтебезнең көч белән генә эшләнми. Һичшиксез, милли опера һәм балет та кирәк. Ә ин мөһиме, безгә дөнья дәрәҗәсендәге үз җырчыларыбыз күбрәк кирәк. Хәзергә бездә көчле башкаручылар аз. Михаил Казаков зурында әйтеп киттем, хәзер татар егете Владимир Васильев күтәрелеп килә. Мәскәүдә Гнесиннар училищесында бер төркем яшьләребез УКЫЙ, алар арасында өметле башкаручыларыбыз бар. Эш бара, ин мөһиме, хәзер без үз казаныбызда гына кайнамыйбыз, ижатнын чикләре юк. Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Әңгәмәбез ахырына якынлашканда Сезгә әйтәсе килгән тагын бер уй-фикер. Бөтен дөньяга таралган татарлар Казанны үзләренең рухи башкаласы дип таный, Татарстан Илбашын үзенеке санын, аның кылган игелекле гамәлләрен ихлас яклый, омтылышларына теләктәшлек белдерә. Аларны Татарстандагы авыл хуҗалыгы яки сәнәгать өлкәсендәге күрсәткечләрдән бигрәк, беренче чиратта, халкыбызнын рухи өлкәдәге казанышлары кызыксындыра. Интеллектуаль дөньяда юрурлык байрагы булырлык шәхесләр—әләбият-сәнгать, фәндыйлем каһарманнары кирәк аларга. Уйландыра: тагын ун, егерме, утыз еллан татар әдәбиятына кемнәр килер? Каян? кемнәр сәхнә тотар, музыка иҗат итәр? Бу яктан хәлебез бик үк мактанырлык түгел. Татарча укып, татарлыкны сеңдереп үсүчеләр даирәсе кысыла бара. Россия төбәкләреннән яна Такташлар, Җәлилләр, Кәрим I инчуриннар, Рәшит Ваһаповлар, Җәүдәт Фәйзиләр килүгә исән готу читен. Татарстанда да вәзгыять үзгәрде, яна Гомәр Ьәшировлар, Сибгат Хәкимнәр, Илһам Шакировлар бик күренеп тормый. Аяз Гыйләжев әйтмешли, өмет белән өретелгән яшьле кү зләр аша киләчәккә—яшьләргә карап торабыз. Минемчә, хәзер яшьләрне җитди, дәвамлы иҗатка жәлеп итәр өчен бик тә абруйлы гамәлләр кирәк. Бу, әлбәттә, һәмчәбсзгә карын. Әмма бүгенге көндә Сезгә күбрәк карый. Ни өчен икәне аңлашыла. Сезненчә алар нинди гамәлләр була ала икән? Мингимер 1МЭИМИЕВ: Безне ничек кенә тәнкыйтьләмәсеннәр, татар яшьләре арасыннан иҗат шәхесләре, зыялылар әзерләү, аларга ярдәм итү юнәлешендә берни дә эшләнми дип әйтү урынсыз булыр иде Менә Татар дәүләт гуманитар университетын булдырдык. Анын педагогика университеты нигезендә оештырылуы да дөрес дип уйлыйм, чөнки тарихы, тәҗрибәле укытучылар, галимнәр коллективы бар Без гыйлем юлына капканы ачып, төзеп куйдык, мөмкинлекләр тудырдык Ә хәзер кинәшик. ничек эшлибез, яшь егет һәм кызлардан нинди ижлт төркемнәре туплыйбыз, бездән тагын нинди ярдәм кирәк? Без бу юнәлештә хезмәттәшлеккә әзер Казанда консерватория. Мәдәният һәм сәнгать университеты һәм башка мәдәният уку йортлары эшли Димәк, нигезебез бар безнен. Хәзер эш унганлмгыбызлан, кулга-кул тотышып эшли алуыбыздан тора Президент әйткәнне котеп тормыйча эшләнә торган нәрсәләр лә бар бит ул. Мәсәлән. Театр әһелләре берлеген карагыз. Әле ишетеп торам, кышкы салкынга карап тормаганнар. Шәхсәнәм Әсфәнлиярованын каберенә чәчәкләр салырга барганнар Башка иҗади берлекләр очен күркәм үрнәк Чөнки Хәзер һәм Дәвамчылык янәшә Йөри. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын инде телгә алып киткән идем Аларнын төп принципларыннан берсе - дәвамчылык Безнен күз алдыбызда Хәлил Әбжәлилов. Хөсәен Уразиков. Фатыйма Ильскаялар буынын Празат Исәнбәт. Асия Галиена. Шәхсәнәм Әсфөндияровалар буыны алыштырды Сонрак. Щепкинчылар— Равил Шәрәфиев. Нәҗибә Ихсанова. Әзһәр Шакировлар Алар белән бергә диярлек—Наилә Гәрәена. Наил Әюпов Алардан сон театр Рамил Тохфөтуллиннар буынын тәрбияләде, хәзер инде аларлаи да яшьрәк Искәндәр Хәйруллиннар буыны сәхнә тота. Менә шуна күрә 100 ел яши лә ул безнен театр, иманым камил, ате 200 ел ла. алга таба да яшәр Шуты күр,* лә аларнын киләчәге ышанычлы Игътибар иткәнсездер, әнгәмә барышында мин берничә тапкыр бергәләп эшлик, фикерләшик, уйлашыйк дип әйттем. Моны үзенә тиеште дигән баш тарга дип аңламагыз Минем мәдәнияткә, сәнгатькә мөнәсәбәтем барыгызга да мәгълүм «)||1 әмәлән күренгәнчә, фикерләребез уртак Ахыр килеп, без һәммәбез үз урыныбызда иҗат итәбез түгелме сон? Эшкә ныклап керешер очен безгә ниндидер импульс җитми, мөгаен. Әйдәгез, безнен шушы әнгәмә киләчәк гамәлләргә этәргеч булсын! Әмма ул журнал битләрендә генә калмасын иде Бу әңгәмәдән соң ижаг әһелләрендә, гомумән, әдәбиятка, сәнгатькә битараф булмаган кешеләрдә күп фи кер-тәкъдимнәр гуар дип уйлыйм Минем ягна җыелып, у т фикерләрне уртага салып сөйләшергә кирәк безгә Минем тарафтан Сез көткән абруйлы гамәлләрнең берсе шул булсын' Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Сезнен сүзләрдән сон моннан утыз еллар элек язган шигырь юллары хәтергә килде. "Кирәк безгә!” дин атала ул. Кайбер юллары безнең әңгәмәнен рухына туры килә шикелле. Тәкъдир шундый бик аздан да Олы шатлык таба алырга. сөенергә кирәк безгә Олимп уты ягар чакта сүнеп барган учагыңа тын өрергә кирәк безгә. Заманга иш булыйм дисәң. Кем бер янса— ун яшьнәргә. ун янырга кирәк безгә. Тормыш дигән халыкара Сабантуйда батыр булып калалырга кирәк безгә! Илбашлары белән еш очрашып булмый, һәркемнең үз эше, үз миссиясе. Мондый әңгәмәләр үткәрүдә тәҗрибәм аз. Шуңа күрә сорауларым да озынрак, киңәшләшү-уйлану рәвешендәрәк булып чыкты. Шунысына сөенәм: күцелдәгесен әйтеп, ихлас сөйләштек. Ышаныч арггы. Үзегез әйтмешли, фикерләребез уртак. Димәк, Әдәбият һәм сәнгать елы да дәвамлы булачак, алга таба да һәр яна ел иҗатчыларга ихтирам һәм игътибар еллары булачак. Шулай булырга тиеш тә! Әгәр кеше рухи яктан бай, көчле икән, андый зат тормышта да үз урынын тизрәк таба, дәртләнеп хезмәт тә итә, бәхетле дә була. Без шунын өчен яшибез түгелме сон? Рәхмәт Сезгә! Минтнмер ШӘЙМИЕВ: Сезнен шигырьне болай дәвам итәр идем: Ниятләгән зур эисләрне Булдырырга кирәк безгә! Үзегезгә зур рәхмәт. Күптән күнелемдә йөргән уй-фикерләремне дөньяга чыгардыгыз. Барчабызга исәнлек-саулык телим. Иҗат уңышлары юлдаш булсын!

февраль. 2006

Реклама