РОБАГЫЙЛАР

Эшлексезнең төи шөгыле сафсата, Эш башлардан әүвәл ул акыл сата... Ук алмаслык аралыкта ерак тор: Хакыйкатьтә ул агулы ук ата... Ишек, тәрәз уелмаган тикмәгә, Үзеңне дүрт дивар зченә бикләмә: Син ишет, күр киң вә якты бу дөнья. Күрә торып, киләчәгең чикләмә. Хак бүләге һәрнәрсәнең үз төсе, Яз, көз, җәй, кыш үзгәрмәктә күп төсе. Камиллекнең булсын дипме өлгесе, Күзләрең ул зәңгәр иткән күк төсе?! Белмәс иде һичкем югың, барыңны, Чәчен йөрмәсәң дөньяга зарыңны. Инде белдек танылмакта ниятең: Күпертеп, борчак ясамак тарыңны... Әйтерең хаклыгын әүвәл ачыкла: Кылчыклы булмасын бәяң, ашыкма... Даһи иҗат түгел тары боткасы. Кабын йотып булмый салып кашыкка... Мохәммш МИРДА (19.ҮП шагыйрь Прайгыр' КЖЛ Ш «чында" яКакЖ)« танышын санадым" һ б. ютииар авторы Казанда яшн Җан биргәнгә җүнен биреп тора гел, Гамәлләрне саваплыдан кора гел: Ирешергә теләсәң нәрсәгәдер, Фатихасын Раббыцныц сора гел. Шөкерана кылу фарыз—барына, Теләгәндә сыеп була тарына... Бер алдын, бер артын күрсәтер дөнья: Көтелмәгән газапларга тарыма... Бу дөньяның бердәнбер “Мин”нәре күп... һәрберсенең бәхетле “Миң”нәре күп... “Миң"ле “Мнн”нәр арасында тагы да Мин-минлеге азганга тиңнәре күп... Тыңласаң, бетәсе түгел—күп хәбәр... Хаклыгына төшенәм, дисәң әгәр: Кемнән чыккан сүз?—ачыкла иң әүвәл: Бәһасе—сөйләүчесенә бәрабәр... Вәгазьчеләр күп үрчеде—исәпсез... Анызлары гөрләп тора, н шәп сүз... Ул вәкарьлек Имамында!—һич тә сез Кичәге ата коммунист, димәссез... Алынганчы бер-бер эшкә, уйла син, Ннят кылсаң, инде читкә куйма син. “Бер тарыдан ботка пешерә” заман: Шул тәгамнән өлешеңне җуйма син... Маллы һәрчак билдән биек сикерә, Кирәк—таба, җитеп җирнең читенә... “Барлык”, “юклык”—фани дөнья ваклыгы, Җанның ни хаҗәте елан итенә?.. Ягылмаган мичкә арка куймыйлар, Корылмаган йортка ишек уймыйлар. Буш хыялдан арына алмаганнар Аркылыны буйга алып куймыйлар... Фатиха—гади сүз, җөмлә түгелдер... Әйткәне—тел, әйттергәне—күңелдер... Ирешсенгә җиде буын катына— Чын мәгънә биеклегенә үрелдер... Чүп чиләге ин кирәк бер әсбаптыр. Булмаса шул- лөньяңнын өстен-астын Нәҗес басар... Тик шулай да тормышта Чүп чиләге булудан син ерак тор!.. Гадел хисап лязем мирас бүлештә. Нәфес-шайтан котыртыр, бел, бирешмә... һәм бел шунсын: ызгыштырыр барысын. Әгәр бер хатын кысылса бу эшкә... Туган туганнан бизенә мал тапса. Ишеген ача тик үз ише какса... Дуслар бизә бсркон барын югалтса. Үзе туган тупсага килеп баса... Чиксез иде көч-куәте, гайрәте. Төзек иде. тигез иде дүрт саны. Инде дөнья чәчеп йөри гайбәтен Бер-берссн ашый татар!., дип. нәкъ аны. Гомер итү бер катлаулы җөмләдер: Ымлык, кисәкчәләр сүзгә теркәлер... Сан сыйфатка әверелер, мәгънәгә. Исемне биеклегенә күтәрер... Ул мәкам, ул ыспайлык сүзләмәктә: Гашыйк итәр ишеткән тэү сәгатьтә... Рәвешенә әйтмәс һичкем кайтыш сүз Мәгънәсе бер тиен тормаса хәтта... Йомышлы булсаң да, йогышлы булма... Яллыга ялланып, юк эшле булма. Үлгәч булса да җавап тотарсың: Азгын уйнашчыга йомышчы булма... Бәләкәйдән даулап аллың барысын. Йомырканың хәтта гел куш сарысын. Алтмышыңда да алтыда калырсың: Тар түшеңә калай тәтәй татырсың... Әдәплелекнең шома битлеген канлап. Тон-тоз басып, йөрисең кыек атлап... Дөнья чүбен чөям дисең күтәреп. Чәнечкеңә сәнәк саплыгын саплап... Язганнары гел урта кул югыйсә. Даһилыкка дәгъвасы зур бихисап... Шәп күтәрә үзен, табып җай-исәп. Нишләр—дөнья үзгәреп китсә кисәк? I. Күп белдеклеләр күп булган элек тә... Үзгә фикерне тормаган элеп тә... Барсын бергә җыйсан да тиң булалмас: Син—бөекләр бөеге мин-минлектә... Милләт, динең мәнфәгатеннән биздең, Дөнья рәхәтендә шул хакка гиздең... Фиргәвенгә тиң зурлап озаттылар... Хак каршына килеп басарсың тиздән... Көтмәгәндә, буең җитмәс биеккә Күтәрерләр, сынап карыйк диеп тә... Гамәлләрең чагышмаса чамаңа. Мәтәлерсең бер чыра-ук тиеп тә... Түгелгән тир микъдарына бәрабәр Бөртек белән билгеләнгән бәһаләр... — Бер телем,—дип теләнмәсме бер көнне Бүген хакын тиен иткән бәндәләр? Ал. җаный, ал йөрәгемне учыңа, Синең учыңа төшәм дип очына... Үпкән-кочкан җилгә очкан,—дисеннәр... Җилнең аның җаны да юк, учы да... Әле куеныма алып җылыталам. Әле үзем дә куеннан җылы табам... Шул рәхәтнең газабыннан аермасын...— Әле көнләп, көнләштереп яраталам... “Галиләр күп, мин—Галиләр Галие. Сүз сөрешенең Хәйяме. Кол Галие",— Дип, инанган үзе турында үзе. Баксаң—га п-га ди тәмуг Галилие... Киңәшенә һичбер кемнең карамый. Икеләнми: ярый, дип, йә ярамый... Мәртәбәле исемнәрнең барын да Алып бетергән үзенә—хәрами... Синдәй шәпләр булып киткән элек тә, Үзгә фикерне тормаган элеп тә. Шуңар истә калган тик гадәтләре, Исемнәрен һичкем әйтми, белеп тә... Көрәшәмен, —дисең,—үзем аямый, Милләт дисең, халкым, дисең һәрдаим... Шәһәр саен ташлап качкан гаиләң...— Ишетмисең вә күрмисең ай-ваен... Тормыш—диңгез, йөздем дисең аркылыга. Тиңләп үзеңне иң киме-акулага... Авыз ачын тыңлан торыр идек тә бит: Фәлсәфәң сай тәңгәл килька акылына... —Ал,—дисәң дә, алырга һич ашыкмый! — Кап, дисәң дә, читкә этә кашыкны... Тыштан боз да, эчләрендә янартау: Хәлен һичкем аңлый алмый гашыйкның... Антлар эчеп, тугрылыкка алындык, Даһилар дип, җаһилләры табындык... — Аяз көнне тигез юлда абындык. ...Без шул тулаем шайтанга кабымлык... Әйткән сүз атылган ук ми шәп бәя. Кемнәргә атыйм дин алдың җәя?.. Тияре колак булса да, төшәре Йөрәкне өшеттерерлек киная... Тәвәккәлнең төн шөгыле таш вату, Ипчекләр ватыйм икән? дип, баш вату. Зирәкнең төп шөгыле ш\ л ташларны Тәвәккәлләрдән ваттыра башлату

Реклама