Логотип Казан Утлары
Роман

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЮЛЫ

Кыллы уен кора нары ясаучы мәшһүр оста Птпшкыи ага Хаттовның якты истә тегенә багышлыйм

Кайту

Тон иде Поезддан төшкәч, Әхәт, аркасындагы биштәре авыр булуга да карамастан, Казанның танымаслык булып үзгәрүенә аһ-вах килеп, энесе яшәгән Ерганак урамына жәяүләп кенә юл тотгы. Һәр тарафта элекке тузган йортлар урынында берсеннән-берсе затлырак таш биналар, супермаркстлар. кибетләр, казинолар тезелеп киткән Игътибарлырак булмасан. адашып калуын да ихтимал. Кайчан өлгергәннәр? Ярты сәгать чамасы атлагач, ул Ерганак урамына борылды Анын бер очы Островский урамыннан башланып, икенче очы Айвазовский урамына барып тоташа. Гел авылдагыча монда! Кайдадыр «фиют-фиют» итеп ялгыз сандугач сайрый. Бер катлы, ике катлы иске таза агач йортларның бакчаларыннан үрелеп торган шомырт һәм сирень чәчәкләре тирә-юньгә хуш ис тарата Әхәт тә—ялгыз сандугач кебек. Чечняга контракт белән китеп бер ел хезмәт итү дәверендә, уйлый-уйлый чигә турлары агарып бетте Ә уйланырлык, борчылырлык нәрсәләр күп Милициядән куылгач, дүрт елдан артык өйлә ятты ул. Бер таепсезгә эштән куылу иллә дә авыр кичерелә икән. Төннәр буе йөрәген тотып ята иде Алар эләктергән йорт карагы район администрациясе башлыгы хатынынын туганнан ту ган энесе булып чыкты Кулга азган вакытта, карак, качарга маташканда абынып, борынын сындырган иде. Гаепне Әхәткә һәм анын ике хезмәттәшенә сыладылар Имеш, алар сугып сындырган. Карга күзен карга чукымый дигәндәй, прокурор белән милиция начальнигы да аларны якламады Кадрлар бүлеге башлыгы майор Кәримов хәгта Әчәтнен «Яхшы хезмәт иткән өчен* медален естал тартмасында качырып калдырды (аны ана милициядән китеп, ике ел узгач кына тапшырдылар) Эш судка барып жнтте. Ярты елдан, дәлилләр житмәү Заһид МӘХМҮЛМ (1960) яп чы, публицист *Профпсор Мияупхг». * Зл Лчыт» ИТО.ЧУГ чәчәп * һ б. китпп.тяр әиторы Кә сәңә яши сәбәпле, җинаять эше туктатылды. Әхәт берничә тапкыр республика эчке эшләр министрлыгында да булды. Ләкин анда сөйләшеп тә тормадылар. Күрәсен, район администрациясеннән алдан ук кисәтеп куйганнар. Дүрт елдан артык эшсез йорде Әхәт. Шул дәвердә прокурор, Казан юлында жинел машина белән исерек килеш бер яшь кызны таптатып, эшеннән куылды. Анын артыннан милиция начальнигы белән кадрлар башлыгы да пенсиягә китеп барды. Хәзер берсе адвокат булып йөри, икенчесен паралич суккан. Өченчесе исә рюмочный төбен таптый. Өстәвенә, начальникның кызын наркотиклар белән сату иткән өчен утыртып куйдылар. Яна начальник—милиция майоры Искәндәр Фәритович Әхәтне яхшы каршы алды. Әмма аны эшенә кайтару турында сүз чыккач, иннәрен генә сикертте. —Документларыңны нык пычратканнар, энем,—диде ул. —Бәлки министрның үзенә кереп чыгарсын? Анын сүзеннән башка мин бернәрсә дә эшли алмыйм. Ә безнен яктан ходотайство булыр Керде Әхәт министр янына. Аны инде Мәскәүгә алалар, дигән имеш- мимешләр йөри иде. — Безгә яхшы хезмәткәрләр муеннан кирәк,—диде министр, Әхәтне тыачагач, һәм календарьга нәрсәдер язып куйды.—Уйлашырбыз. Бер айдан министр алышынды Озак та узмый. Эчке эшләр министрлыгыннан тискәре җавап килеп төште. Хат астында элекке түрәнең имзасы тора. Яна министр янына керәсе килмәде Әхәтнең. Болай да гарык иде барысыннан Өметсезлеккә бирелеп, бик каты эчә башлады. Шул ук Кәримов белән рюмочныйда бер өстәл артына туры килгән чаклары булды. Бер-берсен күрмәмешкә салышып сөйләшмәделәр генә. Сонгы очрашу һаман күз алдында тора. Рюмочный ишегендә Кәримов күренгәч. Әхәт ана аркасы белән борылып басты. Теге шактый исерек. Күрше өстәлдә әле генә төрмәдән кайткан Митька—«форгочка» үзенең әшнәләре белән аракы эчеп тора. Ул төрмәдә вакытта Кәримов анын сөяркәсе янына бар гачам иоргән икән. Бу турыда Әхәг соңыннан рюмочныйдагы алкашлардан ишетеп белде Шәмәрледә ин матур хатын-кызларнын берсе иде Маруся. Тегүче булып эшли иде. Күпләр башы төрмәдән чыкмаган каракның шундый сөяркәсе булганга гаҗәпләнеп тә йөрде. Ә моның сере гади. Митька— «форточка» бөтен урланган алтын-көмешне Марусяга бүләк итеп бара. - Ну что, мент поганый, поговорим'*—диде Митька, Кәримовны якасыннан алып —Я слышал, ты Маруськину как креветку ... ? Барысы да шаркылдап көлә башлады. - Ты что9—диде Кәримов. көч-хәл белән анын тимер кебек бармакларыннан ычкынып..—Придумываешь веякую чушь. —Син мине фантазиягә бай димәкче буласыңмы? — Борчымале. болай да баш авырта,—ментнын бер күзе инде ишеккә карый. —Хәзер минекен татып кара инде?—Митька «форточка» зур йодрыгы белән анын авызына китереп сукты. Типкәләделәр. Хәтта өстенә сиеп киттеләр. Кәримов урынында башка кеше булса, Әхәт аны яклар да иде. Ә бу хайванны ул тамчы да кызганмады. Менә шундый инде мент язмышы Итәк-җиненне җыеп йөрмәсән, гражданкада башымны да өзеп китүләре бар. Эчте Әхәт. Әче су беркадәр вакытка оныттырып торды. Тик бу онытылу ана кыйммәткә төште. Үгетләп тә. елап та җинә ачмагач. Сәриясе биш яшьлек кызлары Гөлияне алып, әнисе янына—Казанга китеп барды. Берәр атна чамасы вакыт узгач хатыны артыннан килгән иде дә, сон булып чыкты. Сәрияне күрше мужигы Витя белән кинотеатрдан кайтып килгәндә тотты ул. Ә әнисе. Сәрия эшкә китте, дигән була. Кем белә, хатынын подъездда тотмаган булса, бәлки, алар кире кушылган да булырлар иде. Әхәт дуламады да. сугышмады да, гарьлегеннән авызын кыйшайтты да. «черт!* итеп асфальтка токереп китеп барды Хатыны янына бүтән килмәде. Ә бу вакытта инде Чечнядагы сугыш кызганнан-кыза бара иде. Рус и я армиясенә өере-өере белән контрактникларны яллый башладылар Анда үткәргән бер көнен мондагы өч көнгә исәпләнә. Акчаны да шәп түлиләр икән Исән-сау кайтканнар затлы машиналарда гына утырып йөри. имеш. Аннары милициядән эштән куылганнарны. Чечняда хезмәт иткән тәкъдирдә, эшләрендә торгызалар икән, дигән сүзләр дә йөри башлады. Өйдә ятып булмый. Әхәттә бәхет сынарга булды. Чүрәкәй авылында яшәүче әти-әнисе ( жиде-сигез ел элек ул энесе кәбир белән анда йорт салып чыккан иде, чөнки әтиләре Шәмәрлслә калырга теләмичә, туган авылына кайтып төпләнергә уйлады ) анын бу фикерен хупламады. Аларнын күз яшьләренә, лаф оруларына карамастан, үзенекендә торды Әхәт. Тиз арада район хәрби комиссариатыннан кирәкле кәгазьләрне аллы да. ит комбинатында эшләүче дүрт кызны өенә фатирга кертеп. Казанга китеп барды. Анда бер генә көнгә энесе Кәбир йортында тукталды Ул гәзнттә хәбәрче булып эшли иде. Энесе дә анын бу гамәле белән ризалашырга теләмәде. —Ай, абыем, ялгышасын,—диде ул. башын чайкап —Мөселманга каршы барасын Русия ягыннан жинаятьчел сугыш бу. Андагы солдатларның ни кыланганын көн дә телевизордан күрсәтеп торалар Конституцион тәртип урнаштырабыз, дигән булып. Грозный кадәр Грозный шәһәрен җир белән тигезләделәр. Төне буе гәпләшеп чәй эчеп утырдылар. Энесе аракы да чыгарган иде, Әхәг эчмәде, сугышка аек китәсе килде. Тарихны шәп белә Кәбир Татарнын дәүләтчелеге турында әллә НИНДИ кызыклы нәрсәләр сөйләп бетерде. Ә Әхәт урыс мәктәбендә укыды, ул Явыз Иваннын Казанны кайчан һәм ни өчен алганын да белми. Әллә, кыланып, әллә үткен сүзле булып күренергә теләүдән, ул хәпа: «Син акгвардияче, ә мин кызыллар ягында»,—дип күкрәк какты Нигә? Бу чагыштыруның һичбер мәгънәсе юк лабаса. Икебез икс төрле кеше димәкче идеме'* Юк м ул да энесе кебек Аллага ышана, татарнын Муса Жәни кебек батыр уллары булуына горурлана бит Татардан сугышта немецлар да өркеп торган. Хәер, башка язучыларны, шагыйрьләрне, каһарманнарны белми дә белми инде Урыс мәктәбендә белем алган барча гатар балалары өчен дә хас күренеш бу. Атар Муса Жәлил белән Тукайдан ары беркемне дә агыи алмый Кирәк бит, әти-әнисе. нәрсә килеп чыгар икән дип. Әхәтне—урыс, Кәбирнс татар мәктәбенә биргәннәр Хәзер билгеле инде нәрсә килеп чыкканы. Әхәг офык, шәфәкъ дигән сүзләрнен дә мәгънәсен белми Ятлап караган иде, барыбер бутала. Татарча сөйләшкәндә ин әүвәле урысча уйлый Хәзер ясап кара син аннан чын гатар кешесен! Күп сүз куерттылар ул төнне Иртәнге сәгать икеләр тирәсендә ишегалдына тәмәке тартырга чыктылар. Сандугачларның сайрап туктаган гына мәле Каяндыр скрипка тавышы ишетелде Кем уйный дип кызыксына башлагач. Кәбир аны күрше урамдагы бер таш йоргка алып китте. Анда кыллы уен кораллары ясый торган Игглкый исемле бер карт яши икән Йорт сарыга буялган дүрт катлы ике бинадан тора иде Азарны дугалы биек таш капка тоташтыра Заманында НКВД хезмәткәрләре яшәган монда. Хәзер дә юк-бар кеше яшәми, күбесе—медицина өлкәсендә эшләүчеләр Урам якка караган йортнын беренче катындагы тәрәзәдән һаман скрипка моны агыла. Кәбир. аяк очларына басып, кычкырып сәлам бирде: —Хәерле иртә, Иттакый ага! Скрипка тынды. Тәрәзәдә калын күзлек кигән какча гына йөзле картның башы күренде. —Нинди иртә булсын әле, тан да атмаган ич,—диде ул, елмаеп. Аннары, кем килде икән дип, үрелеп аска карады —Ә-ә, Кәбир Йокы керми мәллә, балакаем? —Синен скрипкада уйнаганыңны ишетеп килдек, Иттакый ага. Карт көрсенеп әйтте: —Уйнау түгел инде бу, шыңгырдату гына. Өзелгән бармаклар белән әлләни майтарып булмый. Тавышын тынлап карыйсы килгән иде, әле генә ясап бетердем бит. Иттакый ага моннан ун ел элек скрипка ясаганда ике бармагының оч- очларын станокта кистергән икән. Консерваториядән китүенен сәбәбе дә шунда. — Шәп скрипка килеп чыккан,—диде Кәбир —Тавышы безнен урамга кадәр ишетелә. Син уйный башлагач, сандугачлар да тынып калды. Мин дә абый белән килеп җиттем менә. —Рәхмәт, бик рәхмәт Сандугач дигәннән, бу скрипканы ясый-ясый яз үткәнен дә сизми калам инде. Син дөрес әйтәсең, шәп скрипка килеп чыкты бу юлы. Мондый ук монлы тавышлы булыр дип уйламаган идем. Кәбир көлеп җибәрде: —Син һәрвакыт шулай дисен, Иттакый ага. Скрипкаларың начар булса, Югославия, Германия кадәр җирдән музыкантлар килеп йөрмәс иде яныңа. —Анысы шулай шулаен, заказлар күп,—карт каты итеп тамак кырып куйды.— Атга таба нишлисе булыр, сәламәтлек бетеп бара. Янымда бер-бер шәкерт булса да күнел тыныч булыр иде. Үзем белән китеп бара биг барысы да. —Алай тиз генә бирешмә инде син. —Әйттең сүз... Сиксән өченче яшемне барам ич. Яшьтәшләрем дә күптән кабердә. Алардан башка монсу мина. Кайвакыт үземне поездга соңга калган кебек хис итәм,—картнын җыерчыклы битеннән яшь бөртеге тәгәрәп төште — Бигрәк тә Хөснулла нык сагындыра. Шәп композитор иде. Ничә еллар бергә консерваториядә эшләдек. Немецта плиндә булганы өчен гел бимазалап тордылар үзен. Башта НКВД. аннары МГБ, аннары КГБ гел тикшереп торды бахырны. — Иттакый ага. скрипкагызда уйнап карарга буламы?—диде аларны тынлап торган Әхәт. —Син скрипкада уйный беләсеңмени? — Беләм. Мәктәптә укыганда скрипка классына йөрдем мин. Дөрес, инде күптән уйнаганым юк. —Бик һәйбәт, бик һәйбәт,—диде карт, елмаеп, һәм тәрәзәдән лак исе анкып торган өр-яна скрипканы сузды.—Мә, уйнап кара. Скрипканы кулына алгач, Әхәт берара каушап торды. Күптән уйнаганы юк бит. Грифта берничә тапкыр бармакларын биетүгә, дөньясын онытып уйнап һәм җырлап җибәрде: Кайчак күзләреннән көчләр алып. Биеклеккә таба ашам мин Ә кайчакга башым түбән иям. Әй. Әминәм, синнән качам мин —Син дә Такташның «Урман кызы»н яратасын икән,—диде карт. монсуланып-Әлла нинди илаһи мон бар бу җырда. Гомерсч буе уйныйм, ләкин уйнап туя алмыйм —Рәхмәт, балачагыма кайткандай булдым!—Әхәт тәрәзәгә скрипканы сузды. — зендә калдыр, балакаем. Миннән истәлек булсын.—Иттакый ага скрипканы алмады. Әхәт бик сөенде. —Менә бу ичмаса бүләк!—диде ул. сөенеченнән балкып.—Страливарий скрипкасының серен ачмадыгызмы әле? Карт серле генә елмаеп әйтте: —Бернинди дә сер юк монда. Страдиварий скрипкалары белән алыш- биреш итүче коллекционерлар уйлап чыгарган легенда гына бу Жанынны биреп эшләсән, барысы да Страдиварии скрипкалары инде алар Иттакый ага өйгә чакырса да. Кәбир белән Әхәт кереп тормадылар Чөнки өйдәгеләрне уятасылары килмәде. Карт белән саубуллашкач, алар өйләренә кайтып йокларга ятты Төшкә кадәр йокладылар. Әхәт кичке якта «Казан-Самара» поездына утырды. Самарадан контрактникларны самолет белән Төньяк Кавказга җибәрергә тиешләр иде. Чечняда вакытта Әхәт музыкант картны еш искә төшерде. Кайда гына булса да, скрипкада уйнап, гел «Урман кызы*н җырлады: Нигә, нигә сиисн шаян күзләр Күзләремә болан багалар ’ Нинди көчләр, сөйлә, нинди кечләр Керфек очларыннан тамалар Булачак хатыны белән Горький паркындагы «пятачок»та биегәннәр иде алар Такташның «Урман кызыена. Әхәтнсн милиция мәктәбендә. Сәриянең педагогия институтында укыган чагы Шул ук көнне егет аны беренче тапкыр өенә озатып куйды. Сәрияне күрше егеге Витя да яратып йөри иде Сәрияләрнең подъездлары янында берничә тапкыр тукмашып га алдылар. Озакламый Сәрия белән Әхәт өйләнештеләр. Витя. бу хурлыкны кичерә алмыйча. Нефтеюганск якларына китеп барды Һәм менә. Сәрия шул урыс егете белән Әйе, сагынды да, ачуланды да. рәнҗеде дә Әхәт хатынына Чеченнар Грозныйны алган вакытта хәрабәләр арасында башын чыгармыйча гына автоматтан «тыр-тыр» һавага атып ятканда. Кәбирнен:« Ялгышасын, абый'».— дигән сүзләрен дә искә төшереп елады Дөрес әйткән энесе, бу каһәр суккан сугышта ана берни дә калмаган иде Сугыш түгел бу. суеш' Кайвакыт, кайда дошман, кайда үзебезнекеләр икәнен онытып, бер ротанын икенче ротаны кырып салган чаклары да булды. О һаваны дерелдәтеп очкан куәтле »Су-27» истребительләре бутала да бутала инде Бомбалар теге якка да. бу якка да ява Чөнки монда билгеле бер фронт сызыгы юк. Еш кына арматуралары гына тырпаен калган бетон хәрабәләр көнгә берничә тапкыр кулдан-кулга күчә иде. Чеченнар юлбарыстай багыр сугыша, ә контрактникка нәрсә, сәгате бара, димәк, акча да бара, тик ят шунда һавага атын! Ватан дип. медаль дип башсыз каласын икән, йә тауларда, йә шушы хәрабәләрдә каргаларга ри>ык булып ят. Кыскасы, герой булып үләргә җыенучылар юк иде алар арасында Аннары, күнләр нинди Ватан өчен сутышуын да аклап җиткерми иде Менә ул инде Кәбирнен сары төскә буялган бер катлы агач йорты янына килеп җитте. Каршы як бакчадагы карт чия агачы шау чәчәккә күмелгән Хәерлегә булсын, китүе дә, кайтуы да яз аена туры килде Коймалардагы яшел буяу, әллә кояш, әллә җил я шыр тәэсиреннән култыкланып, инде менә-мснә коелам дип тора. Тәрәзәдә уг юк Кәбир инде йоклый торгандыр Өйләнмичә дә кала бугай инде энесе. «Заря» фабрикасында эшләгән Ркыясы үлеп киткәч, үзенә ярардай хатын-кыз таба алмады. Яман шеш авыруыннан китеп барды ул. Бер күкрәген алдырса, исән каласы булган. Кыз кеше өчен зур фаҗига инде бу. үлсә үлде, күкрәген алдырмады. Чү! Тагын скрипка тавышы! «Менә могҗиза,—дип уйлады Әхәт, аркасындагы парашют ефәгеннән тегелгән биштәрне сикертеп —Әйтерсең, Йггакый ага минем кайтканымны көтеп торган. Димәк, исән-сау. Тагын скрипка ясагандыр.» Агачлардагы яфракларны, салмак кына искән җилне, колакны иркәләгән илаһи музыкаль авазлар үксеп-үксеп адәм баласы елаганны хәтерләтә иде. Күк йөзен томалый башлаган кара болытлар да, бу аһәннән күңелләре тулгандай, җиргә күз яшьләре кебек эре-эре тамчыларын койды. Әхәт тә түзмәде, ике кулы белән башын тотып, ыңгыраша башлады. Үзенен язмышын җимергән. Чечня дип аталган тәмуг утына керергә мәҗбүр иткән түрәләргә, хыянәтче хатынына рәнҗеп елады ул. Ә бу тәмуг уты мәңге онытылмас Шәһәр урамнарындагы танк сытып киткән, бомбадан эчәгеләре актарылып ташланган исәпсез-хисапсыз ир-ат, хатын-кыз мәетләре, наркоман контрактник тарафыннан штыкка күтәрелгән чечен сабые, БТРда янып үлгән яшь солдатлар—барысы да куркыныч төш булып күренә хәзер ана. Яшен ялт-йолт итеп алды да, утлы сөңге белән каршы як йорт түбәсендәге антеннаны сугып аударып, таш төялгән арба тәгәрмәче тавышларын чыгарачыгара, гайрәт чәчә башлады. Урам бер яктыра, бер караңгылыкка чума. Әйтерсен туплар ата. тимер кошлар җиргә үлем чәчә. Асфальтта җыелып яткан бихисап күлләвекләр дә шул бомбалардан өзгәләнгән адәм мәетләре сурәтенә керә. Элек ярата иде Әхәт яшен яшьнәгәнне. Күк дөбердәве дә үзенә күрә бер тылсымлы нәрсә булып тоела иде. Ә хәзер барысы да үзгәрде. Җимерек йортлар күрсә, шундук йөрәге кага башлый. Эт-мәче күрсә, күңеле болгана Грозныйда вакытта күп ашадылар бу йорт хайваннарын. Ачлык кына түгел, бетләр дә җанга тиде. Ул хәзер дә бетле. Шуңа күрә дә туганына капка дөбердәтергә ояла. Бераз тынычлангач. Әхәт тәмәке кабызды. Яңгыр инде коя. Юньләп тарта алмады, тәмәке ике бармак арасында юешьләнеп. тәмам таралып бетте. Эре- эре ян1ыр тамчылары, битендәге тозны юып, иренгә агып төшә. Әллә яңгыр тамчылары, әллә чәчтәге бетләр, корырак урын эзләгәндәй, арканы кытыклап, гимнастерка эченә үрмәли Кәбир бет күргән кеше түгел. Ничек каршы алыр икән? Кычкырын көләр, мөгаен. Ә бәлки елап та җибәрер Елый гына күрмәсен, юкса Әхәт үзе дә елап җибәрәчәк. Күңеле тиз тула хәзер. Тәрәзәдә ут күренде. Кәбир йокламый, күрәсең, борчыла торгандыр. Әхәтнен инде күптән хәбәр салганы юк. Фронтовик капка дөбердәтте. Дулкынланудан йөрәге менә-менә чыгам дип тибә Мескен булып түгел, герой булып күренәсе килде аның. Шуна күрә, елмайгандай ипе, билендәге каешын рәтләде, урынындамы дигәндәй, күкрәгендәге медальне тогып карады... —Кем бар анда? Әхәт эндәшмәде. «Һы, кем бар анда, имеш.—дип уйлады ул.—Бер дә күңеле сизми микәнни? Тагын тавыш: —Кем бар анда, дим9 !—Кәбир инде зәһәрләнә. —Мин кайттым, энекәш! -Ә?.. Кәбир йөгереп барып капканы ачты Болдырда эленеп торган лампочка яктысында ябык кына чырайлы, кара тут йөзле солдатны күргәч, өнсез калып әйтеп куйды: во —Исән! Кочаклаштылар. Икесенен лә күхләреннән яшь ага. —Сине күрер көннәр дә бар икән әле. энекәш!—Әхәт пышылдап кына әйтте бу сүзләрне.-Менә медаль дә бирделәр —Керик,—диде Кәбир. анын аркасындагы биштәрне салдырып.—Лычма су булгансын бит. әй! Мин сине ун көннәр элек төшемдә күргән идем Имеш, елмаеп капка янында басып торасын Чәчен жилкәнә житкән Юлдадыр, дип юраган илем, хак булып чыкты —Дөрес юрагансың, безнен бригаданы ул вакытта Бүденовск шәһәренә чыгарганнар иде —Ярты ел хәбәрен булмады Кайгырып үлә яздык Әти белән әни дә тәмам бетеренде. —Гафу ит. энекәш, мөмкинлек булмады Сәриядән хәбәр юкмы? Кәбир нәрсә әйтергә дә белмичә тынып калды. Бар андый хәбәр Тик абыйсының күңелен төшерәсе килмичә, сүзне икенчегә борлы —Уз, әйдә, күнитегеннс өйгә кергәч салырсын Өйгә кергәч, алар авызларын ерып бср-берсенә карашып тордылар —Чын фронтовик!—Кәбир тел шартлатып куйды —Дары исе килеп тора үзеннән. Бер дә Рәсәй телевидениесе күрсәтә торган гаярь солдатка охшамагансың —Шунын өстенә, бетле дә әле. —Бетле? —Нигә шаккаттың? Рәсәйнең бердәнбер байлыгы инде ул Икесе лә кычкырып көлеп җибәрделәр Әхәт биштәреннән беткә каршы ике шампунь һәм берничә карабодай консервасы чыгарды Шунда ук целлофан пакет рәвешендәге комсшсу «фляга», кыр шартларында коры спирт белән ризык җылыта торган шәмдәл кебегрәк лүртаяклы калай җайланма да бар —Без хезмәт иткәндә мондый нәрсәләр юк иле,—диде Кәбир. аларны караштыргалап —Дөнья алга бара, энекәш.—Әхәтнең кыяфәте бик белдекле —Хәзер Совет армиясендәге кебек алюминий фляжка күтәреп йормиләр НАТО солдатларыннан калышмаска тырышабыз инде — Медальне нәрсә өчен алдын? —Күрмисеңмени. «За боевые заелуги» дип язылган — Шулаймы9 Үз халкын белән сугышкан өчен лә медаль бирә башлаганнар икән бездә. — Медаль генә түгел. Герой исеме дә бирәләр, энекәш — Шампуньнәрен бик шәп икән Мыраужаннын бетләрен коясы булыр Әхәт иң ахырдан кыршылып беткәй скрипка чыгарды —Таныйсынмы9—диде ул. аны өстәлгә куеп —Танымыйча сон. Иттакый ага ясаган скрипка ич бу' Кәбир аны кулына алып карарга иткән иде. әллә ничек кенә кулыннан төшереп җибәрде. Бәхеткә, идәндә палас булганлыктан, ана зыян килмәде —Саграк кылан, минем аны Чечняда вакытта да кулымнан төшереп җибәргәнем булмады,—Әхәт скрипканы кадерләп кенә өстәлгә куйды —Кеше җаннары бар бу уен коралында, энекәш. Иттакый ага нихәлләрдә* —Болай ярыйсы гына кебек Картайды инде, инсульт та кичереп аллы Шуннан сон хәтере бик начарланды Алай да ясый аде скрипкаларны Кәбир газ плитәсснә чәй кайнатырга куйды Аннары, абыйсына чишенергә кушып, шифоньердан коры күлмәк һәм чалбар өстерәп чыгарды —Син боларны өйалды на чыгарып ыргыт инде.—диде Әхәт, трусик белән майкадан гына калып Бетләре мыжгып тора, иртәгә юарбыз Мунчан торадыр бит әле? —Тора, кая китсен ул? Ике яктан да иске йортларны сүтеп-җимереп киләләр, рәхәтләндек утынга. Күршеләр белән ярыша-ярыша тарихны мичтә ягабыз Андагы сагызланып торган нарат бүрәнәләрне күреп йөрәк әрни. Сала белгәннәр дә сон борынгылар! Ул тәрәзә, капка бизәкләрен генә әйт әле син. ниндиләре генә юк араларында. Безнен ярты Шәмәрне бизәргә була алар белән. Әрәм мал! _ Әхәт гимнастеркасыннан салдырып алган медальне майкасына тагып куйды. —Син аны йоклаганда да тагып йоклыйсынмы?—диде Кәбир, көлеп. —Торсын бүгенгә,—фронтовик, йортны күздән кичереп, тел шартлатты,— Синен йортын да бик борынгы булырга охшаган. —Борынгы булмыйча ни, инкыйлабка кадәр үк салынган инде. Заманында монда бер баинын итек мастерское булган. Максим Пешков яшәгән йорт та яр өстендә генә утыра Бәлки, ул да монда үзенең күнитеген ремонтлаттыргандыр. Ә аның янәшәсендә генә Володя Ульяновның йорт музее урнашкан. Анын да булып китүе ихтимал. Улда ялан тәпи йөрмәгәндер. —Булыр, булыр,—дип мыгырдады Әхәт. Кәбир керләнеп беткән гимнастерканы караштыргалый башлады. —Прәме йөгерешеп йөриләр! Сөйләсәң, кеше ышанмас. Кайда бетләп бетген шулай? —Буденновскида.. Анда безне, ике йөз кешене, япа-ялан басуга куып чыгардылар. Бер ай палаткаларда аунап яттык. Һәр тарафтан юеш салкын жил исә. Юынырга сабын да юк иде. Әле ничек ачтан үлмәгәнбез, белмим. —Нишләдегез анда? —Үзебезгә тиеш акчаны көтеп яттык. Без инде өч ай элек кайтып китәргә тиеш идек. Анда да сорыкортлар житәрлек. Командование вәкиле, акчаларыгызны яшәү урыныгызга җибәрербез, дигәч, дивизиядә буза купты. Контингент бик чуар: контрактникларнын күбесе элекке алкоголиклардан, наркоманнардан, милициядән куылган, төрмәдә утырып чыккан башкисәрләрдән тора. Яхшы тормышта яшәгән кеше акча өчен сугышка барып керми инде. Аларны тыеп кара син! Берәүләр, самоволкага чыгып, хатын- кызларны көчли, икенчеләре кибет талый, өченчеләре... Булды инде хәлләр. Казаклар тәмам гарык иде. Алар, боевиклардан бигрәк, бездән куркалар иде. Контрактниклар офицерларны да кыйный башлагач, төнлә казарманы спецназ әйләндереп алды. Барыбызны да коралсызландырдылар. Басунын дүрт ягына дүрт туп куелды. «Баш күтәрәсез икән, барыгызның да башы бетәчәк, әтиәниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, туганнарыгыз өчен сугыш кырында геройларча һәлак булган кебек саналачаксыз!»,—ультиматум шундый иде. Алай да соңыннан акылга килделәр тагын, бөтенесен бирмәсәләр дә, азмы-күпме акча өләшә башладылар. Акча алган һәр контрактник конвой белән шундук поездга озатыла. Анда да тынычлыкта калдырмыйлар. Бер баштан икенче башка йөргән хәрби патруль үзенчә акча эшли: сәдәфең төймәләнмәгән икән, акчанны чыгарып сал. Устав бозу дип санала бу. Юкса ике дә уйламыйча төшереп калдырачаклар. Ә төшеп калган кешенен язмышы билгеле. Халык безне яратмый. Анда син уч төбендәге кебек: йә бандитлар кулына эләгеп коллыкка китеп барасын, йә шундук башынны кисеп ыргыталар. Контрактникларга мәрхәмәт юк. Шушы поездга утыргач кына аңладым мин отпускыга киткән солдатларның хәбәрсез югалу сәбәбен. Патруль мина бәйләнә алмады, чөнки аек идем. Тәмәке дә тартмадым, башкалар кебек мактанып та, исерек күз яшьләре дә түгеп утырмадым. Чәй кайнап чыккач, Кәбир тәбә пешерде, колбаса кисте. Аракысы да бар икән, суыткычтан «Распутин» шешәсен алып, кырлы стаканнарга тутырды. —Синең исән-сау кайтуың өчен, абый!—диде ул, Әхәт белән чәкешеп. —Рәхмәт. Аракы исертеп җибәрде. Әхәтнен үтереп-үтереп күнел бушатасы килә. Шуна күрә ул, Кәбирнен нәрсәдер әйткәнен дә ишетмичә, сөйләвен дәвам итте: —Шулай, энекәш, күреп кайттым мин сугышны. Турысын әйтим, әле хәзер дә исән-сау кайтканыма ышанып җитә алмыйм Чеченнар язмышы эләгә күрмәсен безгә Сүз дә юк. батыр халык. Ләкин батыр булып кына бу кадәр зур Рәсәине җинсп булмый. Буденновскига чыккач, мин шаккатып аштагы йортларның диварларын сыпырып йөрдем. Аллага шөкер, нинди матур, нинди төзек йортлар да бар икән бу дөньяда, дим. Грозныйдагы җимереклек нык туйдырды Бу мәхшәрдән котылып, аркаларына гранотомет. автомат асмаган кешеләрне, блокпостлар белән шыплап тутырылмаган чатларны, клумбаларда чәчәк үсеп утырган урамнарны, төзек йортларны күрәсе килә иде. “Бабай га рәхмәт, әгәр ул хәйләкәр булмаса, безне дә шундый язмыш көтә иде Ургак тел тапты бит Мәскәү белән. Килешү дә төзи алды. Казан, әнә, ничек матурайган, исен китәр' —Ул килешүнең гомере кыска булмагае, абый!—Кәбир авыр сулап куйды — Ельцин властьтан, аракыдан миңгерәүләнгән арада гына ирешә алган казаныш бу Мәскәү бераз хәл алсын әле. аннары ул синен килешүенә дә. конституцияңә дә, яна законнарына да шәпләп атыначак. — Мөмкин, бик мөмкин,—дип тәкьрарлады Әхәт, тәмәке кабызып — Мәскәү хәйләкәр, ул татарга беркайчан да үсәргә ирек бирмәячәк. —Ә беләсемме нәрсәгә? —Әйтеп кара. Кәбир кызып ук китте: —Чөнки бу халык хөрмәткә лаек түгел! —Әйттең сүз...—дип көлде Әхәт —Син, энекәш, хатык кадәр халык белән авыз чайкама. —Чайкыйк әле бераз. . Нигә хөрмәткә лаек түгел дип сора башта. Бу халык инде менә ничә еллар үзенең сөекле композиторы Салих Сәйдәшсвка һәйкәл куя алмалы. Моңа Мәскәү ризалыгы кирәкме? Элек Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсенең инде урам якка караган диварлары гына утырып калган. Бу кунакханәдә Тукай «Кисекбашмты иҗат икән, анда үзенсн каләмдәшләренә шигырьләрен укыган. Аны торгызыр өчен Мәскәү ризатык бирергә тиешме? Тукайнын каберенә барып кара Белмәгән кеше аны тиз генә эзләп тә таба алмый. Анда мемориал ясау өчен Мәскәу комачау итәме’ Урамнарның исемнәренә күз ат. Күпчелеге исем булмаганга гына бирелгән кебек. Тагармын үз тарихын, мәдәниятен чагылдыра торган исемнәр бирүгә дә Мәскәү каршымы7 Танылган язучыларның балалары татар телен белми Инде бусына да Мәскәү ризалыгы кирәктер, бәлки, ә? Урыс халкы исә үзенен бөек улларына I ына түгел, хәтта яраткан персонажлары Васзиий Теркин белән Остап Бендерга да һәйкәл куя Осгапнын һәйкәлен Рио-де Аансирога кадәр барып куйдылар. Үз-үзен хөрмәт итмәгән халыкны нинди халык хөрмәт итсен?! Шулай диде дә Кәбир кинәт туктап калды. Аннары, калган аракыны стаканнарга тутырып, битараф кына кул селтәде —Үзгәртик теманы. Без лыгырлап кына үзгәрсә згде дөнья Татарлы! ыбыз бетеп бара—бусы хак. Телне белмибез, гәмәке тартабыз, аракы эчәбез Хоти. бүген Казан каласында, синең белән минем кебек, ике татар борчылып сөйләшеп утыра икән, өмет бетмәгән әле —Сөйләшеп утырырга гына калды инде -диде Әхәт, каһкаһә белән елмаеп — Бер боек шәхес әйтмешли, фикер һавада очып йөри Фикер һавада очып йөри икән, димәк, җир йөзендә безнен кебек уйлаучылар да бар Безнең кебек уйлаучылар бар икән, без ялгыз түгел. Йә. сугышта ниләр күрдем ’ —Телевизор карамадыңмыни?—диде Әхәт, иренен пешерә башлаган төпчекне һаман да суырып —Сез күбрәк белергә тиеш. Безнсн анда телевизор карарга вакыт булмады. Боевиклар булганда боевиклар белән сугыштык, боевиклар булмаганда бетләр белән сугышып гомер узды... Ярый, бусы шаяртып кына инде. Ә сугыш мәсьәләсенә килгәндә, анын үз хикмәтләре бар. энекәш. Бер мәзәк хәлне сөйлим әле. Дөресрәге, мәзәк тә. кызганыч та инде. Тауларда булды бу хәл. Иртәнге якта Казылык авылы янында безнең автоколонна засадага юлыкты. Бик каты бәрелеш башланды. Без—юлда, боевиклар—урман авызында. Ара нибары ике йөз метрлап булыр. Янгыр чиләкләп коя. сазда аунап атышабыз. ...Көндезге сәгать икегә кадәр атыштык. Ниһаять, тынлык Тирә-юньгә күз салам. Боеприпас тутырылган йөк машиналары. БТРлар инде күккә очкан. Һәр тарафта мәетләр өелеп ята. Исән калган «Ваз» машинасы яныннан рота командиры капитан Шевальчук кычкыра: —Живые есть? Тереләр әле моннан, әле тегеннән аваз сала башлады: —Я живой! -Я! Мин дә исәнлегемне белдердем: —Живой вроде... —Всем. кто может. ползком ко мне!—дип команда бирә капитан. Командирыбыз хохол егете. Озын буйлы, киң җилкәле ир-ат булса да. йөзе кызларныкы кебек матур. Шуңа күрә солдатлар аны үзара «Кызый» дип йөртәләр иде. Заманында баскетбол белән шөгыльләнгән. Бик аз сүзле. Авызыннан -әйе», «юк» дигән сүзләрне генә өстерәп чыгарып була. Йошкар- Олада ГАИ инспекторы булып эшләгән. Бер мотоциклистны эзәрлекләгәндә, тәгәрмәченә атам дип. аягына тидергән. Шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Чечняга китәр алдыннан бензоколонкада каравылчы булып йөргән Утыз яшьтә булса да өйләнмәгән әле. Яраткан кызы бар. Монда килүенең сәбәбе дә шул кыз аркасында. Леонид шәһәрнең ин затлы ресторанында гөрләтеп туй үткәрергә җыена. Барыбыз да шуыша-шуыша командир тарафына жыелдык. Капитаннан тыш. нибары дүрт кеше! Бер-беребезне танырлык түгел. Көне буе пычракта аунап, дунгыз кыяфәтенә кереп беткәнбез, күзләр генә күренеп тора. — Кырылганбыз икән.—диде Шевальчук. нык кәефсезләнеп. Аннары урман ягын бинокльдән күзәтергә тотынды.—Күренмиләр... Киттеләр ахрысы... —Вряд ли.—диде арадан берәү. —Мин дә шулай дип уйлыйм,—диде Шевальчук. бинокльдән күзен алып, гимнастерка жине белән тирләгән маңгаен сөртеп куйды. —Нигә вертолет килмәде, иптәш капитан? —Ягулык юк диделәр!—Командир калтыраган куллары белән тәмәке кабызды ла. бер-ике тапкыр суырып алгач, сүгенеп үк куйды —Сволочи!.. Биш-алты сәгатьтән генә булачак вертолет Никому не вставать... Үрмәләп булса да яралыларны бер тирәгә ташый башлагыз. Мәетләр арасында мүкәләп йөри торгач, ротадан безнен белән тагын сигез кеше исән калганлыгы ачыкланды. Бөтенесе дә авыр яралы Ыңгырашалар. Анындагылар су сорый. Санинструктор Михаил Калакаев рөхсәт итми, иреннәрен генә чылатып торырга куша Яралыларны бәйләргә, карарга без дә булышабыз. Яткан килеш кенә, әлбәттә. Менә урман ягыннан «шарт!» итеп аткан тавыш ишетелде. Ни күрим, янымда әле генә бер яралыны бәйләп яткан удмурт малае Константин Матюхин, күзләрен акайтып, тын да алмыйча сузылып ятты Чигәсен тишкән. Шәп малай иде. Дискотекада берәүне кыйнаган өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан. Аннары сәгать мастеры булып эшләгән Хатыны, ике базасы бар. Утыз биштә иде. бахыр —Получай!—Капитан Шевальчук автоматтан сиптерә. Без дә сиптерәбез. Тик кая сиптергәнебезне генә белмибез Команда яңгырый: —Атуны туктатырга!.. Патроннарыгызны саклагыз. Тынлык. Тагын көтәбез. Хәлләр кәкәй. снайпер телгә килде бит. Якында гына ышыкланырдай урын да юк. Мин Шевальчукка терәлеп диярлек ятам. Еш-еш сулый, куллары калтырый Берничә тапкыр бинокльдән карарга итте, булдыра алмады. —Каты торалар, гады,— диде ул, минем якка карап —Ну что. Гафуров. өмет бармы? Инде ул да шундый шик белдергәч, эчем суынып китте. Алай да сер бирмим, аны да, үземне дә юатырга тырышам: —Өметсез—шайтан гына, иптәш командир? —“Алла хаббар” ни дигән сүз? —Улмы?..Ул Алла бөек дигән сүзне аңлата. —Син Аллага ышанасынмы ' —Ышанам. Бигрәк тә хәзер ышана башладым. —Мин дә ышанам,—Шевальчук елмаеп куйды — Менә без икебез дә Аллага ышанабыз, ә үзебез кеше үтерәбез Акча өчен. Каһәр суккан акча! Алла түгел, акча идарә итә бсзнен белән Галижанәб акча! Галижанәб булса да төшкә тизәк булып керә. Шевальчук тынып калды. Тәмәке кабызып, тагын бинокльгә атынды. —Ну что, капитан, пагаварим?—Рациядән яңгырады бу карлыккан тавыш. —Кто это? —А ты нс узнал, дарагой? —Боевиклар тәҗрибәле, безнең дулкынга кергәннәр. Бу кадәрссе генә инде могҗиза түгел -Вертолет ждем? —А тебе какое дсло?—Шевальчукнын тавышы гасабилы —Уезждй домой, капитан, а не то долго ни проживечь —Не учи, черножопый' —А мы скоро это узнаем. чья жопа чишс И язык твой в злднниу засуним. —Говори, да не заговаривай. —О, наглый командир папался,—дип хихылдады боевик — Инвалидом сделаю, клянусь Аллахом! Әлемгә өзелде Урман ягыннан тагын -шарт!» итте Бу юлы снайпер капитанның үзенә төзәгән икән Ул. җилкәсен тотып, ынгыраша-ынгырашл. йөзе белән җиргә капланды: —А-а-а... Санинструктор Михаил Калапаев Шевальчукнын ярасын бәйләп бетергәч, аның аптечкасыннан промедол эзләргә кереште Бу наркотик һәркемнең индивидуль аптечкасында булырга тиеш Иптәш капитан, аптечкада сезнен промедолыгыз булырга тиеш иде. Таба алмыйм —Яхшылап кара!—дип елак тавыш белән ыжылдады капитан --Сөягенә тигән, шуңа сызлана. —Күпме карарга була инде?! Юк ул монда! Ә минем запаста берәү дә калмады Капитан, улап диярлек, минем арпа яткан Савелийга эндәште —Варламов! 5. . К У . » —Варламов, дим! —Ну нәрсә? — Бирәм мин сиңа хәзер—ни нәрсә... Тиешенчә жавап бир! —Слушаюсь, товарищ капитан! —Аптечкадагы промедолны син алдынмы? — Нинди промедолны?.. Юк миндә бернинди дә промедол! Варламовның наркоман икәнен белә идек, инде командирның аптечкасында да актарынырга өлгергән! Капитанның хәлен җиңеләйтергә теләп, барыбыз да сүз куешкандай үзебезнең аптечкаларыбызны актарабыз. — Вот крыса!—Санинструктор зәһәрләнә. Варламов өстенә ташланды- Хәзер мин сине... Миша кызу канлы егет. Кечкенә генә гәүдәле булса да, ачуын чыгарган кешенен ипи шүрлегенә менеп төшмичә калмый. Түгәрәк йөзле, сипкелле генә битле бу егет барысыннан да яшьрәк. Срочник иде. Контракт төзеп, тагын бер елга хезмәт итәргә калган. Пермь ягыннан. Миндә Себер татарлары каны бар дип мактанырга яраткангамы, ана «татарин» дигән кушамат тагылып калды. Шул рәвешле, безнен взводта, миннән кала, тагын бер «татар» бар иде —Отставить!..—Капитан еш-еш сулый. Чибәр йөзе инде зәңгәрләнеп калган.—Калапаев, тынычлан! Соң инде. Санинструктор. снайперны да онытып, Варламовның йөзен төя —Үтерәм, гад! —Отстань!.. А-а-а! Бу кадәр кыйналуга чыдый алмаган наркоман, сикереп торып автоматы белән биштәрен җиргә ташлады да. үкерә-үкерә урманга таба чапты. Куркудан миңгерәүләнү галәмәте бу. Юкса ана бөтенләй икенче якка чабарга кирәк иде Барыбыз да шаккатып аны күзәтәбез. Снайпер өчен бер дигән форсат бу. Санинструктор Калапаев инде җиргә сеңде. — Варламов!—Акырып та берни барып чыкмагач, капитан сәламәт кулы белән автоматтан һавага атып җибәрде. Юк, Варламов безнен якка карамый да, һаман элдертүен белә. Урман авызына инде санаулы гына адымнар калды. Снайперның ни өчен атмавы аңлашыла, ул аны үзләре ягына чыгарга тели дип уйлый. —Ат!—Шевальчук сул ягында яткан Свиридовка Варламовны атып үтерергә куша —Ат дим! Барыбер тегендә башы бетәчәк! —Аталмыйм, то. товариш командир!- дип мыгырдады Свиридов, тотлыгып.—Бәлки акылына килер әле, ә? Петр Свиридов безнен взводта өченче көнен генә. Екатеринбург малае. Гражданкада машиналар урлаган. Шуның өчен ике ел төрмәдә утырган. — Нинди акыл!—дип акырды капитан,—Күрмисеңмени, ул инде урманга җитеп бара! Шул мәлне арабыздан берәү атып җибәрде. Калапаев икән. Әллә тиде, әллә тимәде. Варламов инде күзгә күренми. Вертолетны көтәбез. Бер күзебез урманга, икенчесе һавага карый. Ике сәгать яттык. Җиргә караңгы төште. Күктә эре-эре йолдызлар кабынды. Гимнастеркаларыбыз инде кипшерә башлады. Алай да—суык. Урман ягыннан тәмле шашлык исе килә башлагач, мин башта ышанмадым Бу исне тамак ачу галәмәте дип юрап ятам. Шашлык исен башкалар да сизде. —Во дают!—диде Петр.—Шашлык жрут Берәү шаяртып куйды: —Варламовны кыздырмыйлардыр ич? Көлүче булмады. —Вертолет килгәч, аларнын үзләреннән шашлык ясаячак!—Капитан Шсвальчук теш шыгырдата. Йөзе ап-ак. Шактый хәлсезләнгән. Мина эндәшә: —Гафуров, барып карале, зинһар. Крыса булса да, үзебезнеке бит Бәлки исәндер? Нигә мине җибәрә? Калапаевны җибәрсен әнә, ботканы ул пешерде. Күнелдән генә сүгенә-сүгенә, шуышып урман тарафына юл тоттым Үлән—тездән, тирләгән мангайга озынборыннар килеп сарыла Борыным кычытып, берничә тапкыр төчкереп тә алдым. Бара торгач, икенче тарафкарак килеп чыкканмын икән. Бернишләр хәл юк. тагын шуышам Борынны һаман тәмле шашлык исе кытыклый. Сәлмәннекеләр кулына эләксән. шундук әппәр итәчәкләр. Аныкылар бик рәхимсез дип сөйлиләр. Элегрәк чеченнарда әсирне бәрән кебек сую гадәте булмаган. Гарәпләрдән килгән гамәл бу. Нигә кирәк болай кылану9 Хәер, сугыш шундый мәрхәмәтсез нәрсә инде, бер кансызлык икенче кансызлыкны тудыра Ә кансызлык ике яктан да хәтәр. Хәл бетге. Урман авызына кадәр—инде биш-алты гына адым. Автомат үзе генә дә җиде кило. Өстәге «лифчик» та ( без бронежилетны шулай дип атын идек) гер кебек авырайды. Башымны югарырак күгәреп карыйм Күренми Варламов. Чалбарымның тез турысы тәмам юешләнеп, тишелеп чыккан. Беткән баш беткән дип, кычкырып га карадым. Тынлык. «Кайда булыр бу адәм актыгы?—мәйтәм, эчем пошып,—Үле гәүдәсе булса да юк бит ичмаса» Сәгатемә күз салдым, инде бер сәгать шуышып йөрим икән Кайтырга кирәк. Йөгереп кайтсан да булыр иде. снайперның төнлә күрә торган җайланмасы булуы ихтимал. Аларда бәген нәрсә дә заманча Без һаман да кирпеч кадәр рация белән йөрибез, ә боевикларның кулында— спутник аша элемтәгә керә торган кесә телефоны. Тагын күтәрелеп карадым Нәрсә бу? Каршыга сәер генә бер шәүлә килә. Кеше дисәң, мөгезе бар. хайван дисән. бер дә хайванга охшамаган Шундук җиргә сеңдем. Ятам көтеп. Үзем дер-дер калтырыйм. Каршыга боевик чыгып басса да болай шөлләмәс идем. Якыная... Автоматны предохран ител идән төшердем. Өскә ташланса, бөтен магазинны утыртып бетерергә исәп Чү' Ап-ачык ишетәм: мәэлди бит бу ждн иясе! Кәҗәме?.. Булмас, кәҗәмен арткы тоякларына басып йөргәне юк. Яхшылабрак карасам. Варламов икән! Йөрешеннән таныдым. Үрдәк кебек әле бер, әле икенче якка янтаеп атлый ул. — Варламов!—дип пышылдыйм тегенә. Ишетми. Өстендә кәҗә тиресе, кулында сумка. Һаман мәзлдәвен белә — М-ә-ә Тагын бер кат эндәшкәч, туктап калды —Баса күрмә, мине күзәтәләр!—дип пышылдады ул. —Нигә мәэлдисен? —Мәҗбүр иттеләр. Аңлашылды. «Козел* ясаганнар контрактниктан. Ул мәэлди-мәэлди алга атлавын белде. Ә мина шуышырга кирәк. Көләсе генә килә бит. каһәр' Варламов безнекеләр янына килеп җитте, ахры, шәүләсе инде күренми Шаркылдап көлгән тавышлар монда кадәр ишетелә. Бераздан мин дә килеп җиттем. Арка тулы шабыр тир Суга чумып алсан да болай юешләнмәс иден Күрәм. барысы да нәрсәдер чәйнәп ята —Ахат, мә, шаштык аша! —Нинди шашлык?—мәйтәм. —Боевиклар күчтәнәчкә кәҗә ите җибәргән. -Ә-ә. . Шул мәлне тагын рация телгә килде —Командир!—Элемтәдә боевик. —Нәрсә кирәк? —Мин анда кәжә итеннән бераз шашлык һәм морфий җибәргән идем Хәленә керим дидем инде. —Шашлыгыңны ашадык, ә морфиенны күрмәдем. —Ха-ха-ха!.. Бирмәдемени? Шулай дип уйлаган идем мин аны. Ну. козел! Син анын беләгенә кара, наркоман бит ул. Шундый яугирләр белән безнен җиргә конституцион тәртип урнаштырырга килденме? Варламовның сытык тавышы ишетелде: —Миндә ул морфий, иптәш командир. Анын янында яткан берәү кычкыра: —Ыштан төбенә тыгып куйган ул аны, иптәш капитан! —Сволочь!—Шевальчук тешен шыкырдатып куйды —Исән-сау кайтып җитик әле... Калапаев морфийны кадагач командирның кәефе яхшырып китте. —Спасибо,—диде капитан, рация төймәсенә басып. Боевикка эндәшүе инде. —Живи, дарагой. Боевикка рәхмәт әйткән өчен аны берәү дә сүкмәде. Мондый чакта шайтанга да рәхмәт укырсын. Аннары безнен чеченнарга үчебез дә юк бит Чеченнар үз җирләре өчен сугыша, ә без акча эшлибез. Төн уртасында күктә хәрби вертолет гүләве ишетелде «Ми-8» боралагы! Сәгатенә ике йөз илле чакрым чамасы ара уза торган куәтле машина! Ракеталар белән шыплап тутырылган бу очкычтан боевиклар нык курка. Вертолетның габарит утлары сүнгән, чөнки алар дошман өчен бер дигән мишень. Бирә хәзер кирәкләрен, дип уйлыйбыз, сөенеп. Капитан Шевальчук һавага сигнал ракетасы очырды. Вертолет инде безнен өстә бөтерелә. Нигә боевикларны утка тотмый? Координаталар бирелгән ләбаса. Боеприпасы юк. Һаман да шул хәерчелек инде. Бичара Рәсәй. боевиклар өчен ике-өч ракета таба алмаган! Очкыч җиргә төшеп утырырга ашыкмый. Күпме бөтерелергә була?! Шикләнәдер, безнен урында Рәсәй солдаты киеменә киенгән боевиклар булуы да ихтимал. Бу боралак урманда яшеренеп яткан боевиклар өчен бер дигән мишень. Ана төбәп бер-бер артлы ике ракета җибәрделәр Көчле шартлаудан күпмедер мизгелгә бөтен дөнья яктырып киткәндәй булды. Тирә-юньгә бөтерелә- бөтерелә утлы вертолет калдыклары оча. Берничә утлы тимер кисәге без яткан урынга да шапылдап килеп төште Шаккатып бу мәхшәрне күзәтеп ятабыз. Һәммәсен бер генә уй борчый: ничек кайтып җитәрбез? Янда авыр яралылар да бар бит. Рациядән боевик тавышы ишетелә: —Извините за вертолет Пока. ребята! Мы уходим. Может еше встрстимся. Пуги Аллаха неисповедимы. Боевиклар сүздә торды. Снайпер безне бүтән борчымады. Яралыларны «Ваз» машинасына ничек сыйдырганбыздыр, белмим, аларны капитан Шевальчук белән озатып җибәрдек. Рульгә санинструктор Миша Калапаев утырды. Ә безгә үзебезнекеләргә кадәр һәр тарафтан үлем белән янаган чокыр-чакырлы, пычрак, ташлы тар тау юллары буйлап тагын бер тәүлек атларга кирәк иде. Тәрәзәдән көн яктысы төшә башлады. Кәбир мәрхүмә Ркыясы чигеп биргән ак пәрдәләрне шудырып, газ плитәсенә тагын чәй куйды. Аракы шактый башка бәргән. Алай да арганлык сизелми. Бүген ул эшкә бармаячак. Зәм-зәм суына бик хирес булмаса да. анын тагын эчәсе килә иде Эчмәгән кешедә ул һәрвакыт бар. Әхәт тә йокларга уйламый. Ул. суыткыч өстендәге радиоалгычны кабызып, заманча жыр-музыка эзли. Сүндер әле шуны,—диде Кәбир. көл савытындагы тәмәке төпчекләрен чиләккә бушатып —Хәзер янадан чәй пешерәм Гранулированныи. Яхшы сорт түгел инде, салкын суга салсан да төсе чыга. —Безгә ярап тора,—диде Әхәт, радиоалгычны сүндереп —Рәсәи Көнбатыш азарына әверелеп бара. Үзләрендә ашалмый торган нәрсәне безгә җибәрәләр Ьуш ботларыннан баш тартып караган идек тә. Америка әнә нинди тавыш чыгарды Чак кына икътисади блокада ясамадылар үзебезгә. Кәбир анын сүзләрен җөпләп куйды —«Буш» ботын ашый-ашый. үзебезнен кошчылык фабрикаларын да таратып бетердек Ә ул ботнын “файдасын” беләбез инде Минем бер танышымның улы шуны ашап хастаханәгә эләкте. Бизләре шешә. ди. Ә үзәк телевидение «Буш» боты сәламәтлеккә зыянлы түгел, дип көне-төне лаф ора Олигархларның кесәләрен калынайталар Аннары бу Америка белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калырга да мөмкинлек бирә —Төкереп бирә Америка синен мөнәсәбәтләренә Жае чыкты исә. ул янадан безгә арты белән борылып басачак —Эшләр болайрак барса, безгә инде тиздән терлекчелек белән игенчелектән дә баш тартырга туры килмәгәе. Үзе җитештермәгән дәүләт тора-бара кемнен дә булса колониясенә әверелә Өстәл астыннан тагын аракы чыкты. Берәр стакан күтәреп куйгач. Әхәт скрипкада уйнап җырлап җибәрде: Вокзалларга арбалылар Киләләр дә китәләр И... туган илем. Елан керле лә куйныма Жырга Кәбир дә кушылды. Һай. дусларым, безнең башны ЯШҺЛН әрәм и гәләр И... туган илем. Елан керде лә куйныма Бу җырны аларга кечкенә вакытта Герман сугышында булган сукыр Ярми бабалары өйрәткән иле. Жырнын башка өлеше инде онытылган, күпме гомер узган бит. Йөз яшькә кадәр яшәде, бахыр Сонгы ун елын гел урын өстендә ятып үткәрде. —Шушы әче суны эчә-эчә, без дә синен белән кяфергә әверелеп барабыз, абый,—диде Кәбир -Аракы урыс кешесе өчен—ризык кебек. Ә безнен корсакка ул килешми. Игътибар иткәнен бардыр, тагар кешесе аракы зчеә. йә сугыша башлый, йә балтага тотына Ни өчен дисенме? Чөнки бетнең ага- бабалармбыз аракы эчмәгән, татарнын геннарында аракынын агулы тәэсиренә каршы иммунитет юк Америка индеецлары да әнә аракыдан кырылып бетеп бара. Хәзер аларда бу милли проблема Әхәт кул гына селтәде — Кырылсак кырылырбыз инде. Без европалашкан халык Милли горефгадәтләрне саклап калам дип бикләнеп ятып булмый Бикләнеп ятам лисәң дә булдыра алмаячаксың. Чит кулыура өенә телевизор аша булса ла килеп керәчәк Французлар маладис ичмасам Анда җәмәгатьчелек урыннарында чит ил музыкасын әйләндергән кешеләргә шәпләп кенә штраф чәпиләр Ә бездә нәрсә? «Тагар ашлары» ресторанында да. чәйханәдә дә. урамда да милли җырлар урынына урысча блатной җырлар ннгырыи —Менә син, үзеңнең кызын белән очрашкач, Чечняда нишләп йөрдем дип җавап бирәсең инде? Акча эшләдем дипме? —Ә нигә яшерергә? Медаль бар, мин аның өчен хәзер герой. —Илдә шундый геройлар күп булганга шәп буын үсеп килә. Балалар бакчасында эшләүче күрше хатыны сөйләп торды. Аларда тәрбияләнүче алты яшьлек Мишаның әтисе Чечняда булып кайткан. Берәү белән салып утырганда, «зачистка» вакытында унике яшьлек чечен малаен һәм анын әтисен үтерүе белән мактанган бу. Тәмам исереп беткәч, Чечнядан алып кайткан акчаны идәнгә чәчеп ыргыткан. Янәсе, күрегез, мин нинди бай! Миша монын барысын да ишетеп-күреп калган. Икенче көнне балалар бакчасына килгәч, әйтә икән бу тәрбияче апасына: « Илнар минем тубымны тартып алды. Мин аларның өйләренә лимонка ыргытачакмын. Илнар белән анын әтисен үтергән өчен Путин мина күп итеп акча бирәчәк». —Һы, булачак башкисәр үсә, ә! Юк, мин кызыма Чечняда булдым дип әйтмәячәкмен. Син бит минем акча өчен китмәгәнне беләсең. Биргәч, аласың инде!—Юлда йөреп инде болай да алҗыган Әхәтнен күзләре ачылмый башлаган иде. Ул терсәгенә таянып утырган хәлдә майкасындагы медальне суырып алып юынтык су чиләгенә ыргытты.— Акчалары да кирәк түгел, медальләре дә үзләренә булсын. Мин берәүне дә терәп атмадым. Атышканда булгандыр, бәлки. Фронтовик өстәлгә башын куеп йокыга китте. Кәбир үзе дә көчкә генә аягында басып тора иде. Алай да абыйсын караватка алып барып салырга иренмәде. —Фронтовик,- диде ул. елмаеп, һәм Әхәтнең башыннан сыйпады.— Ашатмаганнар икән үзенне генераллар, гел сөяк тә, тире генә калгансың. Чиләктәге менә-менә түгеләм дип торган юынтык суны урамга чыгарып түккәч, Кәбир ишекне дә бикләргә онытып иске диванга сузылып ятты. « Иртәгә махмыр булачак,—дип уйлады ул, йокыга китә барып.—Хатыны кайтканын әйтмәдем инде. Әхәттән хәбәр булмагач, һәлак булган дип уйлагандыр, Витясын да үзе белән өстерәп кайткан бит, юләр. Алдан кисәтеп куймыйча булмый, юкса үтерешәчәкләр». Моңсу хәбәр ...Әхәт белән Кәбир сәгать унда гына уянды. Шәп кенә махмыр төшсә дә баш төзәтмәделәр. Сүзсез генә чәй эчеп утырдылар. Кәбир өстәлгә прәннек белән кәнфит чыгарып куйды. —Чәйне сыек ясагансың,—диде Әхәт.—Чефир ясап бир, зинһар. —Болай да ап-ак булып утырасын, йөрәгеңә начар булыр бит. —Нервадан ул. Әллә нинди начар төшләр күреп бетердем. Имеш, Грозныйда мәетләр демонстрация оештырган. Мине утта яндырмакчы булалар. Баганага бәйләп, аяк астыма өелгән чыбык-чабыкка ут төрткәч кенә уянып киттем. —Төштә ут күрү һава алышынуга була. Бүген көн аяз булырга охшаган. Әхәт чефирны шикәрсез генә эчте. —Менә шулай көн дә чефир эчә идек без тегендә,—диде ул.—Минем медаль кайда икән? Кәбир гаҗәпсенде: —Хәтерләмисеңмени? —Күбрәк киткән, баш эшләми. —Юынтык су чиләгенә ыргыттың бит син аны. — Кайда ул чиләк? —Чыгарып түктем. —Булган икән хәлләр. —Сон, кирәк түгел миңа, дидең ич. —Кирәген кирәк инде ул, аны тагып министрга керәсе бар. Алар урамга чыгып юынтык су түгә торган чокырнын рәшәткате капкачы аша медальне күзләргә тотындылар. Ләкин анда пычтырдашып кача башлаган күселәрдән кала берни дә күренмәде —Агып киткән,—диде Кәбир. өмет өзеп —Хәзер күселәр тагып йөриячәк инде аны. Әхәтнен кәефе кырылды. Шушы медаль анын язмышын хәл итәргә мөмкин. -Ярый, таныклыгы бар әле,—диде ул, кул селтәп —Киттек! Мунча ягып кергәч. Әхәт Шәмәрлегә кайтырга әзерләнә башлады Гимнастеркасы белән чалбарын юып тормады, кибеткә барып өр-яна ак күлмәк, костюм, ботинка, кызы Гөлиягә зур гына плюш аю. әти-әнисенә банан, кәнфит ише күчтәнәчләр сатып алды. Энесенә дә бер күлмәк бүләк итте. Акча бирмәкче иде, Кәбир алмады. Нинди акча икәнен белгәнгә атмады. Мөселман, имеш! Алмаса сон. акчаның исе юк. Әхәткә күбрәк калыр Нидер яшерә аннан энесе. Кайту турында сүз чыккач, бәлки тагын бер-ике көн торырсын. дигән булды бит Юк. Гөлияне күрүгә үк бер генә минут га тормаячак ул Казанда. Анда бит анын йорт-жире калды Квартирант кызлар нишләп яткандыр? Чит кеше барыбер чит кеше инде, аларга ышанып җитәргә ярамын «Казан—Вятка Аланы* поезды кичке сәгать сигездә кузгатып китәргә тиеш. Әле дүрт-биш сәгать вакыт бар. Инде Гөлияне күрергә кирәк Ай. сөенер инде плюш аюны күргәч! Әхәт җыена башлагач, Кәбир читтән генә сүз башлады —Абый, син әйтмәгәнгә ачуланма инде —Әйтеп бетерә атмады, йөзен читкә борды. — Нигә туктап калдын?—диде Әхәт —Кичәдән бирле нәрсәдер әйтергә телисен инде мина. —Сәрия Казанда түгел, ул Шәмәрлегә кайтып китте Әхәтнен күзләрендә шатлык очкыны кабынды Менә бу янадык!.. Бигрәк әйбәт! Гафу итәм инде, кызыбыз бар бит —Үзе генә түгел ул анда. Ничек үзе генә түгел?—Әхәтнен йөзе үзгәреп китте. -Витя да шунда Алар бит сине хәбәрсез югалган дип уйлыйлар. Оятсыз икән Сәрия.-дип мыгырдады фронтовик, күзләренә яшь тыгылып —Менә, күрәселәрен булса. Кичке якта алар икәүләшеп вокзалга киттеләр Берәр бокал сыра эчеп куйгач. Әхәт энесен кочаклап алды —Ярый, сау бул, энекәш! —Исән кайтып жит,—диде Кәбир. аны аркасыннан сөеп -Кайткач, юләрлек эшләп ташлама! —Күз күрер. —Сүз бир мина! —Ә сүземдә тора алмасам? —Ярый, сүз бирде дип уйла. Ничек тә түзәсе булыр инде. Поезд кузгалып киткәч. Кәбир шактый вакыт перронда басып торды • Менә бит язмыш ниләр кыйлана,—дип уйлады ул, чәер сорашын йөргән чегән балаларын күзәтеп —Ләүхелмәхфүзснә язылган булгач, түзәргә туры килә инде Үзе башлады бит барысын да. Егылып эчә башламаган булса. Сәриясе ташлап киткән була идемени?» Танышу Кәбир дүртенче трамвайга утырып кат ты Кондуктор аннан бу юлы да акча сорамады. Күрәсең, пенсионер дип уйлагандыр Яшьләрдә, нә вакыты белергә теләгәндә, йә тәмәке сораганда: «Отец»,— дип эндәшә ана. Башта ул моңа бик хурлана иде. Югыйсә, әле кырыкны гуна тутырды бит. Тора-бара күнекте тагын. Чыраен карт булгач, кая барасын? Ә башкалар бу яшьтә егет кебек йөри Никтер йөзләрен жыерчык та басмый, чәчләре дә агармый. Ничек шулай бик тиз картайды әле ул? Уйлаган кешегә яшәү авыр фани дөньяда. Кабих башкаланың милли төсе бетеп барганга да борчылып картайды ул. Тукай мәйданы әнә кызыл “фонарь"лар урамына әйләнеп бара. Жәй житге исә. анда һәр тарафта кулына сыра тоткан кызлар һәм егетләр күңел ача. Һәр тарафта шәрә ботлы чәчбиләр үзләренә клиент эзли. Арзанайды хатын-кыз, бәясе бетеп бара. Армиядә хезмәт итәрдәй сәламәт яшьләр калмады, дип лаф орабыз. Сон, хатын-кыз авыз күтәреп аракы-сыра эчкәч, борыныннан төтен чыгара-чыгара тәмәке тарткач, нинди сәламәт буын турында сүз алып барырга мөмкин? Трамвайдан төшкәч, Кәбир Ерганак урамына юл тотты. Унсигезенче мәктәп турысына житкәндә, анын күзенә юлның икенче ягында зур соры пакет күтәреп барган сөйкемле генә бер хатын чалынды. Бөтен кыяфәте белән мәрхүмә Ркыяны хәтерләтә иде ул. Йөреше дә гел шуныкы. Туктап күзәтә башлады. Шул мәлне хатыннын пакеты ертылып китте. Асфальтка эре-эре әфлисуннар тәгәрәде. Ул инде аларны икенче пакетка тутыра. Анын белән бер-ике генә сүз булса да алышыр өчен шәп форсат бу. Кәбир тәвәккәлләп юлның икенче ягына йөгереп чыкты. —Булышыргамы?—диде ул, елмайгандай итеп, һәм хатынның «әйе” дип әйтүен дә көтеп тормастан, әфлисуннарны аның пакетына тутыра башлады. «Күзләре дә Ркыяныкы кебек,—дип уйлады булышчы, күз чите белән генә хатынны күзәтеп.—Күк йөзе кебек, зәп-зәнгәр!» —Рәхмәт, бик зур рәхмәт!—дип тәкърарлады хатын, уңайсызланып.—Бүген кызымның туган көне иде, шуна әзерләнеп йөреш. Сүз артыннан сүз чыгып, танышып та киттеләр. Рамилә исемле икән. Мәктәптә хезмәт дәресләре алып бара. Салмак искән җил, анын иңнәренә асылынып төшкән алтынсу чәчләренә гашыйк булгандай, аларны ара-тирә уйнатып, әле битен, әле иреннәрен иркәләп ала. И, бу хатын-кызны! Чәч дигәннәре дә нинди сөйкемлелек, серлелек өсти үзенә! —Сезнең күзләрегез матур!—диде Кәбир, сихерләнгән кебек.—Чәчегез дә бик килешеп тора, алар—кояш төсендә. — Ирләр бөтен хатын-кызларга да шулай диләр инде,—Рамилә кызлар кебек оялып башын иде.—Ярый, мин киттем. Рәхмәт сезгә... Комплиментыгыз өчен дә рәхмәт. Юк, Кәбир инде Рамиләне болай гына җибәрмәячәк. Исән Ркыя белән сөйләшкәндәй булып китте аңа. Күңелендә әллә кайчан күмелгән якты хисләр тернәкләнде. Ул хисләр тагын шулай үләр микәнни? —Ашыкмагыз инде!—Кәбир хатынның беләгеннән тотты,—Минем сезнең белән танышасым килә. Рамилә аптырап калды. —Сез урамда һәркем белән шулай танышып йөрисезме? Аннары... сездән аракы исе килә. Эчкән ирләрне беләм мин, аларны читкә тарта башлый. Хатыныгыз, балаларыгыз янына кайтыгыз. —Минем хатыным юк. Балаларым да юк. —Алдашасыз. Сезнен яшьтә ирләр инде ике-өч хатын аера. —Ә мина ничә яшь бирер идегез? —Бик яшь булып күренәсегез киләдер инде,—дип елмайды Рамилә.— Кырыкны бирсәм, ни диярсез? Кәбир пырхылдап көлеп җибәрде. —Рәхмәт... Әле менә трамвайда утырып кайтканда да кондуктор акча сорамаганга борчылган идем. Алар бит пенсионерларны гына әйләнеп уза. Кыяфәтегез бик зыялы, шуна сорамагандыр. Сез рәссам түгелме0 —Юк Нигә шулай дисез? —Мина, никтер, рәссам ксшенен генә чәче шундый көдрәдер кебек тоела. —Ә сез көдрә чәчне ошатасызмы? —Көдрә чәчле ирләр бик кире һәм үзсүзле була, дип ишеткәнем бар. —Димәк, ошатмыйсыз?Бирегез пакетыгызны, мин сезне озатып куям. —Кирәк түгел. — Бирегез, бирегез,—Кәбир көчләп диярлек пакетны анын кулыннан тартып алды.—Сез кая кайтасыз? Рамилә икеләнә, димәк, өмет бар. —Әйтәм бит. көдрә чәчле ирләр үзсүзле була дип. Тик. карагыз аны. маршруткага кадәр генә озатасыз. Ә аннан безгә кадәр ике адым гына. Автобус тукталышына барып җиткәч, Рамилә сорап куйды —Сез чыннан да өйләнмәгәнме'' -Юк —Алайса, бүген минем кызымнын туган көненә килегез.—Шулай дигәч, ул кызарып ук куйды. Пешкән алма диярсен. Их, бер үбәсе иде үзен! —Менә бәхет! Анда яшьләр була торгандыр. Бәлки, алар үзләренчә, без үзебезчә ял итәрбез? —Алай да була. Табынны әзерләп кызым белән бераз утыргач, чыгармын Кичке сәгать сигездә булса, сон түгелме? —А, мин бәхетемнән үләчәкмен! . Кайда очрашабыз? —Фагих Әмирхан урамын беләсезме? . Унөченче йорт, беренче подъезд. Шунда мине көтеп торыгыз. Адаша күрмәгез, бсзнен Йорт «Эдельвейс* кибете каршында тора. —Адашмамын.—диде Кәбир Бу кадәресенә ул һич тә өметләнмәгән иде Хәтта каушап калды. Иреннәре дә дулкынланудан чак кына калтырый башлады Якынлык Кәбир Рамилә яшәгән йортны бик тиз эзләп тапты Ул инде менә- мснә чыгарга тиеш. Кулына чәчәк тоткангамы, бөтенесе дә ана карап уза. Бәхетле кеше дип уйлыйлар инде Әйе. ул бәхетле! Ниһаять, ун елдан сон. ул үзенен яшьлегенә кайтып төшкәндәй булды Рамилә озак көттермәде Ак кофтадан һәм кара чалбардан иде ул. Кәбирнен борынына баш әйләндергеч хушбуй исе килеп бәрелде Кулдагы чәчәк нәрсә ул. Рамилә—үзе чәчәк! — Кая барабыз?—диде хатын. Кәбирнс култыклап. Ул инде көндезге оялчан хагын түгел Анын хәрәкәтендә бераз гына көязләнү лә. иркенлек тә сизелә — Бу букет минамы0 —Сина. — Рәхмәт Күрленмс, без инде *син*гә күчтек. Аһ. исе тәмле! Каян белдсн минем розалар яратканны’’ —Сиздем Бәлки, берәр кафега кереп утырырбыз0 —Кирәкми Мин урамда йөрергә яратам Урам буйлап бара торгач, атар якындагы паркка кереп утырдылар Башта балачак, гшоперия. комсомол, укылган китаплар, яшәеш мәгънәсе турында сүз чыкты Аннары Рамилә үзе турында сөйләде Ирем Гатиябез туган елны Аракчинода янгын сүндергәндә һатак булды.- диде ул. - Шуннан сон кияүдә булганым юк. Турысын гына әйткәндә, мин бу дөньяда ирләр барын оныттым да инде. Бөтен яшьлегемне кызыма багышладым дисәм дә арттыру булмас. Мәктәпне «бишле* билгесенә генә тәмамлады. Музыка һәм рәсем-сәнгать мәктәбен тәмамлаган дипломнары да бар. Тик узган елны укырга гына керә алмады. Конкурс аша узганда бер балл җитмичә калды. Быел менә хәзерлек курсларына йөри. Хәзер бит акчасыз беркая да укырга кереп булмый, медалист дигәнең болай гына. Аллага шөкер, егете бик шәп булып чыкты. Университетның юридик факультетында укый. Татарча әйбәт сөйләшә, Рамилә апа дип кенә тора. Тик менә гел төнге дискотекаларга йөрүләре генә ошап житми. Борчылам. Кызым кайтырмы дип, төне буе тәрәзә төбен саклыйм. Бәхете генә булсын. ... Тан атты. Паркта рәхәт. Монда урмандагы кебек. Кошлар да, әнә. уянды, «фиют-фиют» итеп сузып-сузып сайрыйлар. —Кайтыйк инде,—диде Рамилә.—Инде кунаклар да таралышкандыр. Тордылар. Кәбир хатынның битеннән үбеп алды. Аннары, тәмам тотнаксызланып, кочагына кысты. Сулышы гына түгел, бөтен тәне калтырый иде анын. Рамиләнең тәне дә калтырый. Чәч исе, хушбуй исе борынны кытыклап тора. Ничек рәхәт! Ләкин Рамилә шундук һушына килде, каршылык күрсәтә башлады. Кәбирнен кочагыннан ычкынгач, ул тыныч кына әйтте: —Ярамый... Юкса, беренче тапкырга күп булачак.—Ара тота. Сафлык галәмәте инде. Кайтып җиттеләр. Тирә-юньдә, чырык-чырык килеп, чыпчыклар асфальтта чүпләнеп йөри. Берән-сәрән кешеләр дә күренгәли башлады. Яннарыннан капюшонлы куртка, озын кунычлы резина итек кигән ике балыкчы узып китте. Әнә. авызын зур итеп ачып иснәнеп, кулына себерке белән чиләк тоткан дворник хатын да чыгып килә. Шулай кара-каршы баскан хәлдә бераз сүзсез генә дөньяны күзәтеп басып тордылар. —Иртәгә киләсеңме?—диде Рамилә. —Бүген, диген! —Юк, бүген мин бакчага китәчәкмен.. —Алайса, берсе көнгә кадәр, матурым. Рамилә һаман кереп китми. Нидер әйтергә тели кебек. —Кәбир. —Әү, матурым? —Әгәр сине өйгә чакырсам, мине әшәке хатын дип уйламассыңмы? —Аллам сакласын! —Алайса, киттек. Минем сине чәй белән сыйлыйсым килә. Тик кара аны, бүтәненә өмет итмә. Юкса, бер йомшаклык күрсәтсәң, ирләр басымчак итә башлый. —Юк, юк, мин андый түгел, Рамилә. Дөрес әйтә, чукынчык Нинди генә итәгатьле ир булса да, хатын-кыз өйгә чакыргач Юк, бусы инде чын ахмаклык булачак. Шаяра торган вакытлар узган Кәбир унҗиде яшьлек малай түгел, ул җитди кеше. Рамиләнең фатиры җиденче катта иде. Тимер ишек бикле түгел. Эчтән музыка тавышы ишетелә. Кунаклар китеп бетмәгән әле. Алар килеп керүгә, каршыларына озын гына буйлы бер кыз килеп басты Рамиләнең кызы инде. Бусынын да күзе матур—зәп-зәңгәр. Чәчен шәмәхәгә буяган. —Вот и жених пришел,—дип шаяртты кыз.—Әни әйткәндер инде, минем исемем Галия. Проходите! Рамилә Кәбирне кухняга өстерәде. —Юк, юк. кызым, сез үзегезчә утырыгыз инде, ә без Кәбир абыең белән кухняга... —Ты что?—диде ул, әнисенә күзләрен матур итеп акайтып — Обоих прошу в зал! Кәбир белән Рамилә читенсенеп кенә кунак бүлмәсенә уздылар. Табын артында ике генә егет утырып калган. Авыхтарында затлы тәмәке Өлкәннәр күренгәч, тәмәкеләрен шундук сүндеререгә керештеләр -Я же вам сказала. не курите дома!—диде Галия, аптырап катган әнисе алдында акланырга теләгәндәй.—Будьте знакомы. друг моей матерн Кабир абый. Писатель. -О-о... Аннары кыз берәм-берәм егетләр белән таныштырып чыкты —Илсур... Минем йоргән жегетем. Университетның юридик факультетында икенче курста укый. Озын буйлы егет торып басты —Очень приятно! —Ралиф Друг Илсура. Учится в техникуме связи Бусы кечкенә буйлы, дустынын ботыннан гына диярлек. Жирән чәчле. Андыйларны бик хәйләкәр диләр. Утырыштылар. Галия барысына да чия компоты саллы —Шәрәб эчәсезме?—диде ул Кәбиргә, елмаеп —Рәхмәт, мин компот кына эчәрмен инде —Үзебезнеке... Әни ясаган компот Чия суын эчеп утырганда, Кәбир Илсурның күхтәре кызарган булуга игътибар итте. Аракыданмы? Тик нигә челт-челт киләләр? Әйтерсең, күзенә чүп кергән. Хәер, хәзер яшьләр чирләшкә. Май аенда кайберәүләрнен яшеллеккә аллергия дә була. — Күзегезгә чүп керде мәллә?—дип сорады Кәбир —Нигә шулай дисез? —Кызарган дип әйтүем —Арганнан ул —Илсурның экзаменнары башланды,— дип сүзгә кушылды Галия —Йокы тими ана бу арада. —Яшь вакытта нинди йокы инде ул?—дип шаяртты Кәбир — Картайгач та өлгерер әле. Барысы да көлешеп куйдылар. —Ә сез нәрсә язасыз?—диде Илсур. —Соңгы вакыттта бернәрсә дә язган юк әле —Хәзер детектив әсәрләр модада,—диде ул. белдекле кыланып —Сез хаклы. Детектив әсәрләр язу бездә жинелрәк Ләкин мин күбрәк балалар өчен язам. —Әкиятме? -Әйе. —Фу! Мин кечкенәдән әкиятне сөймәдем —Ә нәрсә укыганыгыз бар? — Берни дә укымадым Мин үскәндә компьютер уеннары модада иле Бераздан егетләр саубуллашып чыгып кигге Галия алар артыннан иярде —Сиңа калсак да була инде, кызым,—диде Рамилә, канәгатьсезлек белдереп Мин аларны озатып кына керәм, әни. — Гиз кайт! —Конечно. Кая барыйм инде мин бу вакытта* Рамилә белән Кәбир икәүдән-икәү генә калдылар. —Тәмәке тартканнар,—диде Рамилә, бүлмәдәге истән күңеле болганып Аннары ул балкон ишеген ачып куйды —Сина Галнянен егете ошадымы? Кәбир иңнәрен сикертеп куйды —Ярыйсы гына егет кебек. Яшь вакытта тәмәке белән шаяру була инде Мин үзем дә шулай дип уйлыйм. Галия анын белән юридик факультетка укырга кергәндә танышты. Илсур керде, Сәрия төшеп калды. Юкса, Илсурның аттестатында гел «өчле» генә. —Ничек алганнар икән сон аны «өчле»ләр белән? —Утыз биш мен долларын булса... —Аңладым. Әти-әнисе бай, димәк. —Шулай шул... Алар байлар, ә мин хәерче. Шуңа күрә кайвакыт уңайсыз да булып китә. —Нәрсәсе уңайсыз булсын? Байлык ул бүген бар, иртәгә юк. Ә кызың синен чәчәк кебек. —Рәхмәт, бик рәхмәт,—диде хатын, алсуланып.—Күз генә тия күрмәсен. Тьфу, тьфу. Шактый утырдылар. Рамиләнең күзе гел сәгатьтә. —Менә көт син аны,—диде ул, моңсуланып.—Үземә генә җыештырырга туры килә инде. Рамилә сәгать тугызга кадәр өстәл җыештырды. Кәбир дә аңа булышты: кухняга юылмаган савыт-сабаны ташыды, сузыла торган өстәлне җыеп куйды, палас какты, идән себерде. Хатын-кызга шул гына кирәк, Рамилә эреде дә бетте. Гомер иткән ире белән сөйләшкән кебек, читенсенми дә, ара да тотмый. «Кызык,—дип уйлады Кәбир, сөенеп.—Без бит әле бер-беребезне бөтенләй белмибез. Ә мин монда инде хуҗа булып йөрим. Рәхәт аның белән. Туйдырды буйдак тормыш. Миңа да гаилә корырга вакыт. Ә Рамилә әйбәт хатын булырга охшый Үзе матур, үзе акыллы, үзе йомшак күңелле». Алар инде йокы бүлмәсендә. Кәбир, штораларны ябып. Рамиләнең изүен чиште, кулы белән аның күкрәгенә кагылды. Хатын еш-еш сулый. Бөтен бүлмәгә «дөп-дөп « итеп типкән йөрәк тавышы ишетелә. Кемнеке?.. Аерып булмый, икесенеке дә бугай. «Дөп-дөп, дөп-дөп»... «дөп-дөп, дөп-дөп»... Ирен белән ирен очрашты. Рамиләнең бит алмалары ут булып яна. Кәбирнеке дә яна. -Аһ! Алар инде икесе дә җирдә түгел. Рәхәт итеп баш әйләнә. Кәбирнен кайнар сулышы бер аста, бер өстә. Әйтерсең, ул чәчәккә кунган бал корты! Әйтерсең, ул нектар җыя! Чәчәкнең яфрагын үбә. Исерә-исерә үбә! Җиргә төшү генә бераз читен икән. Күпмедер вакыт сөйләшмичә яттылар. Кәбир торып киенде. —Китәсен дә мени?—Рамиләнең күзендә сагыш. Бал корты үзенекен алды, китәргә җыена, дип уйлыйдыр инде. Юләр! —Юк, матурым, киенеп кенә куйдым. Галиянең кайтып керүе бар,—диде Кәбир, аның битеннән үбеп.—Хәзер мин чәй куям. Рамилә ваннага кереп чыккач, чәй эчәргә утырдылар. Хатын күтәрелеп тә карамый, ояла. Кәбиргә дә уңайсыз. —Сиңа рәхәт булдымы, Рамилә? —Әйе. —Сәрия нигә кайтмый икән? —Илсурларга киткәннәрдер. Төш вакыты җиткәч, Кәбир кайтып китте. Берсе көнгә кичке сәгать сигездә очрашырга сүз куештылар. Канаты үсеп чыккан кош кебек хис итте ул үзен. Хәзер яшисе дә, яшисе инде! Шәп шигырь язарга кирәк. Бүген үк язарга кирәк! Әти кайтты Төн идс. Поезддан төшеп Мәҗит Гафури урамына килеп җиткәч. Әхәт туктап калды. Егерме биш малай үстеләр бит бу урамда. Чатта кибет торырга тиеш иде, ләкин ул юк инде. Бер катлы иске таш клубтан да җилләр искән Торгынлык елларында әби-бабаИлар көфер почмагы дип атыйлар иде бу урынны. Кич җиттеме, яшьләр клуб артына җыелып аракы эчә башлый Аннары йодрык худка китә. Хәзерге яшьләр кебек үтерешүгә кадәр барып җитмиләр иде Бу йодрык болгау, гадәттә, көч-гайрәг күрсәтүгә генә кайтып кала. Сугышып туйгач, клубка керәләр. Кинога акча түләп керү юк инде, чөнки кассир хатын инде кайтып киткән. Егетләрнен бер өлеше кызлар янына килеп утыра, тасма теллеләнеп, аларны үбәргә, кочакларга маташкан булып кылана. Ләкин чикне узмый. Бүгенге көн күзлегеннән карасам, болар барысы да гөнаһысыз бер сабыйлык кына булып тоелыр иде. Кызлар алардан курыкмый. Чөнки монда һәркем бер-берсен яхшы белә Икенче өер арткы рәткәрәк урнаша Анда инде—сүз боламыгы Авызларында—көнбагыш Тынычлап кино карарга ирек бирмиләр инде. Кызык нәрсә күрсәтсатәр дә. күрсәтмәсәләр дә. шаркылдап көләргә һәм нинди дә булса бер әчерәк сүз кычкырырга гына торалар. Кино беткәч берәү дә таралмый Барысы да тәмәке тартып, лач-лоч төкеренеп, иртәнге сәгать бергә кадәр чатта басып тора Берсе мәзәк сөйли, икенчесе көлә, өченчесе тегү фабрикасыннан төнге сменадан кайтучы кыхтарга «аһ!» итә. дүртенчесе тиз генә күрше бакчасына кереп кыяр урлап чыга. Арада мунча карарш яратучылар ла бар иде. Тик, ни гаҗәп, кыхтар озатучы булмады. Гомер уза. Егетләр бер-бер артлы армиягә китә торды. Алар өере белән басып торган урам чаты да бушап, ятимләнеп калды. Кайткан берсе җитдиләнеп кайтты. Тәртипсезләнеп йөрү юк. һәркайсы бу чаттан кызларны гына култыклап уза. Анын каравы, паркта көн лә уенлык оештырыла. Кыхтар- егетләр танга кадәр гармун уйнап, җырлап-биеп, такмаклар әйтеп күнел ача Их, бар идс күнелле чаклар! Хәзер яшьләр болай күнеллс ял итә белми Гармунны—магнитофон, җыр-биюне—дискотекалар алыштырды Кич җиттеме, парк ягыннан колакларны тондырып чит ил һәм урыс музыкасы яңгырый Тәрәзәдә уг юк. Әхәт кыңгырау төймәсенә баскач берәү дә чыкмады Тагын, тагын басты. Анын күңелендә инде өер кузгала. «Витясы кочагыннан тора алмыйдыр,—дип уйлады ул, тешен кысып.—Ярый, хәзер уятам мин сезне!» Ьаман да ишек ачучы булмагач, Әхәт дулый-дулый тәрәзә кагарга тотынды Ниһаять, болдырда ут янды Кем чыгар? Витямы. әллә хатынымы ’ Ничек түзәргә? Их, лимонка булса' Ярамый, чөнки Гөлия бар - Кем бар анда?—Гөлия тавышы Ә Сәрия белән Вигя кайда? - Кызым!—Әхәтнен йөрәге шатлыктан дөп-дөп итеп тибә башлады —Мин кайттым, кызым! —Әти! Кыз йөгереп барып капканы ачты Каршында басып торган ыспай гына костюмлы абыйны күргәч, ул сискәнеп артка чигенде. —Танымыйсын мәллә мине, кызым9—диде Әхәт, аны кочагына алып. - Танымадым шул, сугышта булган кеше мондый кисм кими - Кем әйтте сина мине сугышта дип? - Вигя абый әйтте. —Алай икән Ә сугышта булган кеше нинди кием кия’ —Ул хәрби киемнән була. Анын күкрәгендә күп итеп медальләр була Шулаймыни?—Әхәт кызны үбеп бетерде — Икенчесендә хәрби киемнән булырмын, яме. кызым — Мин сине бүтән сугышка жибәрмим,—диде Гөлия. Мин бик тә сагындым сине! —Ә әниен кайда? —Ул эштә... Витя абый да эштә. Өйгә керүгә, Әхәт ишек турысындагы элгечтә эленеп торган ак төстәге хатын-кыз плащына һәм кара күн курткага игътибар итте. Куртка Витяныкы инде. Кунак бүлмәсен тәмам үзгәртеп бетергәннәр. Диварларда өр-яңа обой, түрдә яссы экранлы «Л-джи» телевизоры, түбәсе түшәмгә тигән борынгы сәгать һәм кыйммәтле стенка күренә. Плюш аюны күргәч, кыз сөенеченнән чыркылдап көлеп җибәрде: —Аю! Минем аюым бар! —Жә, кызым, Витя абыен сине рәнҗетмәдеме?—дип сорады Әхәт, чүгәләп. —Юк, Витя абый миңа кичә туп алды. Күрсәтимме? —Соңыннан күрсәтерсең, кызым. Ә хәзер сөйлә, кемнәр белән уйныйсың? —Илшат белән,—диде кыз, аюны башыннан сыйпап. Аннан авызын турсайтты —Ул хәзер минем белән уйнамый, аңа велосипед алдылар. —Борчылма, иртәгә син дә велосипедлы булырсың. —Чынмы?—Кызнын авызы ерылды. —Чын. кызым. Шәп велосипед булачак ул. Ә хәзер йокла, яме. Гөлия киреләнә башлады: —Әти, минем йоклыйсым килми. Мина синен белән рәхәт. Сөйләле сугыш турында. —Иртәгә сөйләрмен, балакаем. —Ә немецлар нинди була? —Нинди немец? —Алайса, син сугышта булмагансың. —Немецка каршы сугышмадык без, матуркаем. —Ә кемгә каршы сугыштыгыз? —Сугышмадык без беркем белән дә. Тик йөрдек шунда автомат күтәреп. —Сугышта тик йөрмиләр. Анда безнекеләр немецларны үтерә. —Шулаймыни? —Ә Илшатның әтисе сугышта мен немецны үтергән. —Алдаша, анын әтисе сугышта түгел, армиядә дә булмаган әле. Гөлияне йокларга яткыргач, Әхәт кунак бүлмәсенә чыгып утырды. Сәрия белән Витя төнге сменада. Иртән алар кайтып керүгә, ул монда булмаячак. Чөнки бу очрашунын нинди буласын бер Алла белә. Әхәт хәзергә авылда— әти-әнисе янында яшәп торырга тиеш. Аннары күз күрер. Ире кайтканын белгәч Сәрия үзе дә йорттан чыгып китәчәк. Гөлиянең өстәлдә яткан төсле карандашлары арасыннан авторучка эзләп тапкач, ул Сәриягә хат язарга утырды Башта бик күп нәрсә әйтеп калдырасы килгән иде анын хатынына. Әмма яза башлагач, уйга берни дә килми интектерде. Кайбер жөмләләр ана кирәгеннән артык дорфа, кайберләре кирәгеннән артык йомшак булып тоелды. Алай да, тырыша торгач, берничә жөмлә яза алды тагын. Сәрия! Мине иртәрәк күмгәнсең. Бераз акча калдырам, Гөлиягә велосипед алырсың. Мин әтиләргә кайтып китәм. Әхәт. Әхәт хат белән акчаны аш-су бүлмәсендәге суыткыч өстенә куйды. Чәй кайнаткан иде. эчә алмады. Күңелдәге гарасат һаман басылмый. Нәрсәгә генә кагылса да кулы тотмый башлады. Кайвакыт сугышка керер алдыннан шулай була илс анын белән. Ә монда тынлык. Ләкин ул сугыш алдыннан була торган тынлыкка караганда да шомлырак. Иртәнге сәгать очкә кадәр йөрде Соңыннан, йөрәге кага башлагач, йоклаган кызынын битеннән үпте дә. ишегалдына чыкты. Район үзәге зур. бикләп китәргә кирәк. Ярты сәгать эзләде йозакны Баксан. ул ишектә эленеп тора икән Йөр син монда карак кебек эзләнеп. Тизрәк чыгып китәргә маташа бит Әйтерсен. чит кеше өенә кергән. Ә монда бөтен нәрсә дә анын өчен якын. Туган йортта күгәргән калак та сагыш уята, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде... Ишекне бикләгәч, ул урамга чыгып капканы элде. Рәхәт Авыл һавасы гына шундый тәмле була. Еракта поезд тавышы ишетелә. Күк йөзендә бер генә йолдыз да күренми—тагын болытлаган. Ә кечкенә вакытта ул йолдызлар бик тылсымлы булып күренә иде Әхәткә. Ерак балачак. Нигә ул шулай сагындыра? Мөгаен, анын өчен алмагач ботаклары буйлап каядыр ашыгып йөгергән кырмыска да. болытлар артыннан караган кояш та. капка төбендә үсеп утырган үлән дә. аларны томшыклары белән чеметеп өзеп йөргән бибиләр дә—һәммәсе дә. һәммәсе дә серле булып тоелгангадыр. Ана алты яшь. Жәй уртасы. Дөбердәп кап-кара болыт килде дә жиргә йодрык кадәр боз ява башлады Ул хәгга зур-зур тулып ботакларын да озгаләп ыргытты — Күктән нигә шундый зур боз ява?—дип сорады Әхәт әбисеннән Диванда йон оек бәйләп утырган әбисе сукранып кына әйтте —Зират янында күбрәк туп кусагыз, жиргә боз гына түгел, ут янгыры ла явар әле. балакаем. Шул сүзләрдән сон Әхәт зират янына футбол уйнарга менмәде, жиргә ут янгыры янар дип курыкты Үсеп җитеп милициядә эшли башлагач та. Чечняда вакытта да бик күп канлы күз яшьләре күрде ул. Ләкин жиргә утлы яңгыр яумады Түзә Алла! Кем белә, бәлки анын яварына инде озак та калмагандыр Гөнаһылы бу кешелек дөньясын бернинди дә кер порошогы белән юып бетереп булмый Юкса, аны шул утлы янгыр гына юа алачак. Армиягә китәсе көнне ишегалдында әтисе белән сөйләшеп утырган төнне дә искә төшерде Әхәт. —Йөзгә кызыллык китермә, улым.—дигән иде әтисе.—Безне сагынганда күктәге ә-нә теге оч якты йолдызга кара Ул йолдызларның исемнәре ничектер, белмим, әмма без. өч дус. сугышка киткән көнне аларга үз исемнәребезне куштык Бик авыр минутларда шул йолдызлар аша берберебезгә сәлам әйтергә килештек Шулай итеп, күк йөзендә безнен Ка (Кабил), ми (Миңлеәхмәт), за (Зариф) йолдызлыгы барлыкка килде Рәхәт бит. күк йөзенә карыйсын да. йолдызлар аша Кабил белән Миңлеәхмәт дустан сәлам аласын, шунда ук үзләренә дә сәлам юллыйсын. Миңлеәхмәт Сталинград янында һәлак булды. Кабил концлагерьга эләккән дип ишеттек Ул йолдызлар мина гомерем буе дусларымнан сәлам ирештерә кебек Чечняда вакытта Әхәт тә менә шушы Камиза йолдызлыгы аша әти-әнисенә. энесенә, кызына сәлам юллый иде Аларга карап торганда, ул үзен ишегалларында әтисе белән сөйләшеп, кинәшеп утырган кебек хис итә иле Әхәт үзенең балачагы узган урамнар, тыкырыклар буйлап атлый-атлый тимер юл вокзалына юнәлде. Поезд иртәнге сәгать алтыда кузгала. Шулай булгач, ашыкмасан да ярый Чүрәкәйгә кадәр узгынчы машиналар да йөри, ләкин аннан әйләнгеч булачак Ә поезд белән нибары ярты сәгатьлек юл Вокгал бинасы эчендә аркасына кара шәл салып китап укып утырган урта яшьләрдәге марҗадан кала беркем дә юк Ишек ачылуга, түрдә, тәрәзә янындагы озын эскәмиядә йокы симертеп яткан ике мәче күзләрен ачып берара Әхәтне күзәтте. Аннары ул поездлар расписаниесе беләгг танышып маржа утырган эскәмиягә килеп кунаклагач, бер-бер артлы ялкау гына иснәнеп, тагын күзләрен йомдылар. Тынлык та күнелсез була икән. Ун-унбиш минут бер ноктага карап уйланып утырганнан сон, Әхәт бу тынлыкны бозарга булды. Юкса, төрле уйларга бирелсән, акылдан язарга да озак түгел. Ул. биштәрендәге скрипканы чыгарып, башта бармакларын грифта йөгертеп алды, аннары смычок белән аның кылларын тирбәтеп куйды. Мәчеләр, скрипка тавышыннан куркып, шундук урамга чыгып йөгерде. Эскәмиянең икенче очында утырган маржа да китап укуын онытып, Әхәт тарафына гажәпләнү катыш кызыксыну белән карап алды. Фронтовик мәчеләргә дә. марҗага да игътибар итмәде, һәм дөньясын онытып уйнап җибәрде. Туган җирем, сөйгән авылым. Бигрәк якын күңелгә. Кай илләрдә яшәсәм дә. Оныта алмам гомергә. Күңелдән генә җырлады ул бу җырны. Гади генә сүзләр, ә йөрәккә ничек үтеп керә! Мөгаен, аларны бөтен вөҗүден белән анлар өчен аз гына вакытка булса да туган җиреңнән аерылып тору кирәктер. Ин гаҗәбе шул, кайчандыр син бер дә игътибар итмәгән, яисә һич яратып кабул итмәгән көй дә чит җирләрдә якын булып китә һәм сагыну хисен көчәйтә. Маржа скрипка моңын тыңлый. Яшен аеру кыен булса да шактый сөйкемле күренә. Хәзер хатын-кызга вакытлыча гына ун-унбиш елга яшәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Заманча чәч буяулары, прическа, косметика шундый үзгәртә ки, үз әниләре танымас. Түзмәде, Әхәт янына килеп утырды. —Суык!—диде ул урысча. Калтырана,—Туңып утыра идем, сез уйный башлагач бөтен бина яктырып киткәндәй булды.. Матур уйныйсыз. Бала вакытта мин дә скрипка классына йөрергә теләгән идем, сәләтең юк, диделәр. Әхәт анын комплиментын ишетмәмешкә салышты. Мактаганны кечкенәдән яратмый ул. Мондый чакта үзен уңайсыз хис итә башлый. Мактаучыга бурычлы булып калмас өчендер инде. Ә кемгә дә булса бурычлы булу үзеңне анын көенә җырларга мәҗбүр итү ул. —Нинди китап укыйсыз? —Иисус турында. —Иисус?..— Әхәт елмайды.—Үлеп терелгән пәйгамбәр... Аны бездә Гайсә дип атыйлар. —Үлмәгән ул. —Изге китапларда үлеп терелгән дип язылган бит. Үзем укымадым, әлбәттә, ишетеп кенә беләм. —Бу дөньяда, бәлки, бөтен нәрсәгә ышанып та бетәргә ярамыйдыр? —Сон, изге китап изге инде ул, анда ялган сүз булмас. —Иисус һичшиксез бөек пәйгамбәр. Кайбер изге китапларда тарихи төгәлсезлекләр бар, дип кенә әйтмәкче идем мин. —Мәсәлән? —Безнен эраның утыз икенче елында Понтий Пилат кесарь Тиберийга язган хатында, Иисус күбрәк иудейларнын түгел, римлыларның дусты кебек сөйләшә, дип язган. Аны ул хәтта әнгәмә корыр өчен Форумга да чакырган. Иисус килгән. Иудейлар наместнигы анын тәкъвәлеген, күнел пакълеген күреп шаккаткан. Суны хәмергә әверелдерә, үлгәннәрне терелтә, шашкын диңгезне тынычландыра ала торган бу адәм чыннан да Алла бәндәсе булырга мөмкин, дип төгәлләгән ул үзенең хатын. —Бу хатны кем дә булса уйлап та чыгарырга мөмкин —Тикшереп карый аласыз. Понтий Пилат хатынын төп нөсхәсе Ватикан китапханәсендә саклана —Кызык, димәк, ул аны хөрмәт иткән? Алайса, нигә Гайсәне Гарәфә тавында тәрегә кадаклаттырган? —Минемчә, Понтий Пилат үзе дә христиан диненен яшерен тарафдары булган. Чөнки ул мәжүсилекнен иртәме-сонмы империянен җимерелүенә китерәчәген анлаган. Римлыларның аллалары аракы эчкән, үтергән, фәхишазек белән шөгыльләнгән. Алар шундый тәртипсез булгач, нигә римлыларга тәртип бозмаска? Ә христиан дине адәм баласын бер генә апалыкка чакырган. Бу яна тәгълимат буенча Алланы беркем дә тудырмаган. Ул кодрәтле. Ул бөтен яктан камил, Ул һәркемнән тәкъвалык татәп итә. Шулай итеп, империяне саклап калу өчен кайсысы файдалырак булган: мәҗүсилекме, христианлыкмы? Әлбәттә, христианлык. Ул заманда римлылар христиан дине тарафдарларын бик каты эзәрлекләг әннәр. Христан лине сектатар рәвешендә генә яшәп килгән. Яна динне ничек күгәрергә'' Иисус пәйгамбәрдән христиан диненен символын ясар өчен. Понтий Пилат аны тәрегә кадаклый Аннары аны дәватап шәкертләре каршына китереп бастыра. Күрегез, янәсе, Гайсә үлеп терелде! —Ул ничек исән кала? —Тәредән төшерелгәч, анын гәүдәсен тукымага төреп Аримафеидадан килгән Иосифнын кыяда урнашкан бакчасындагы мәгарәгә урнаштыралар Анда Иосифнын йортына чыга торган яшерен юл була. Тәүратның унтугызынчы баганасындагы утыз тугызынчы стихында болан диелгән: «Пришел так жс и Никодим. приходивший прежде к Иисусу ночью. и принес состав из смирны и алоя. литр около ста». —Хәзер ышана башладым кебек. Үлгән кешегә алоэ китермәсләр. Димәк. Гайсәнен үлеп терелүе матур легенда гына? —Бу табигать кануннарына каршы килә Аллаһы үзе уйлап тапкан кануннарны бозмас. Иисус йөз егерме яшькә кадәр яшәгән. Шушы вакыйгадан сон ул әле Һиндстанга бара. Тибетта була Анда ул халык күңеленә Иса булып кереп калган. Ләкин мона карап кына анын пәйгамбәрлеген шик астына куярга ярамый Иисус Мөхәммәт тарафыннан да хөрмәт ителгән бөек пәйгамбәр. Кешелек дөньясын Аллаһы каршында! ы гонаһыларыннан коткарам дип, тереләй тәрегә кадакланудан курыкмаган пәйгамбәр —Сез һөнәрегез буенча кем? — Мин университетның философия факультетын тәмамладым Егерме биш ел студентларны укыттым. Ә хәзер, картая төшкәч, бизнес белән шөгыльләнә башладым. — Бу салада төнлә ни эшләр кырып йөрисез? —Апама кунакка—Вятка Аланына кайткан идем Ә Шәмәрлегә абыем янына дип килдем. Юл унае бнг. Килсәм, ишекләре бикле. Хатыны белән Казанга—шифаханәгә китеп барганнар. Менә утырам инде хәзер вокзалда Сез ерактан кайттыгызмы?—Маржа. кызыксынып, тагын бер кат анын өр- яңа костюмына карап алды. Әхәтнең кайдадыр укыганы бар Әгәр хатын-кыз сика игътибар итмичә узып китсә, ул. һичшиксез, кияүлә булырга тиеш Игътибар бирсә, иреннән аерылган дип уйла -Воркутада яшим мин.—диде Әхәг. аллашып Чечняда булганы турында әйтәсе килмәде. Чөнки белә, мона берәү лә «аһ!» итмәячәк Итсәләр дә геройга караган кебек карамаячаклар Урыс үзе дә өнәми б> хурлыклы сугышны. Хәзер халык надан түгел, анын телевизоры белән радиосы бар Гөзитләрне лә даимән күзәтеп бара Гәзит укымаганы Чечня вакыйгалары турындагы язмаларны башкалар авызыннан ишетә Алар сөйләшеп утырган арада вокзал тәмам терелде. Ух-пах килеп капчыгы белән ит, бәрәңге күтәреп кергән студент яшьләр, уйчан әкрен картлар, монсу, йә елмаеп кына торган хатын-кызлар билет кассасына чиратка баса башлады. Әхәт ишек өстендә торган электрон сәгатькә күз салды. Поезд килеп җитәргә—биш минут. Сонга калып килмәсә, диспетчер инде хәбәр салырга тиеш. Ана билет алып торасы юк. ветеран ч үте ки. Кузгалдылар. Әхмәт биштәрен аркасына салып, марҗаның ясалма нык җепле тукымадан тегелгән ике ак зур сумкасын күтәрде. —Сез билет алырга оныттыгыз,—диде хатын, борчылып. —Мин куян булып йөрергә яратам,—дип шаяртты фронтовик. Электричка сәгатендә-минутында килеп җитте. Вагонга кереп утыргач, Әхәт андагы манзараны күреп шаккатты. Сумка куя торган алюминий киштәләр дә, элгечләр дә, кәнәфи аркаларына куелган тоткычлар да бөтенләй булмаган диярсен—барысын да сүтеп ташып бетергәннәр! —Да, барып чыкканбыз икән!—дип тел шартлатты ул.—Төсле металлга тапшырып бетергәннәр. —Болай барса, бөтен илне таратып бетерәчәкләр әле,—дип җөпләде анын сүзен марҗа —Бичара Россия! Казаннан кайтышлый Әхәт тукталышлардагы күрсәткеч такталарның юклыгына игътибар иткән иде. Аларын да алюминий булганга сүткәннәр, димәк. Поезд кузгалып китә башлауга, ул тәрәзәгә күз салды. Йа, Раббы! Вокзал каршындагы баскычтан Сәрия йөгереп төшә! Чәчләре тузган, өстендәге плащын да сәдәпләмәгән, кулларын болгый-болгый нидер кычкыра. Әхәт торып ишеккә таба чапты. Ләкин соң инде, поезд тизлекне арттырды. Аптырагач, тәрәзәдән башын чыгарып хатынына кычкырмакчы булды. Кычкыра гына алмады, нәрсәдер комачау итте... Горурлыкмы? —Әхә-ә-әт!—Сәрия куллары белән йөзен каплап җиргә тезләнде. Елый. Әхәтнен дә күңеле тулып китте. Ул тагын аңа кычкырырга теләде, ләкин тагын нәрсәдер комачау итте... Горурлыкмы? —Нәрсә булды?—Марҗа анын өчен борчыла. Сәриянен баскычтан йөгереп төшкәнен ул да абайлады булса кирәк.—Хатыныгыз мәллә? —Хатын шул,—дип җавап бирде Әхәт, авыр сулап, һәм гаҗизләнеп дермантины кубарып алынган эскәмиягә утырды. Сәрия нигә вокзалга төште? Витя белән килешмәгәннәрме? .. Аңлашылмый. Иреннен йортына сөяркән белән кереп утыр да артыннан вокзалга йөгереп төш. имеш. Тиле! Ике иргә дә ярап яшәп булмый. Әхәт аны барыбер гафу итмәячәк. Дөньяда хатын-кыз бетмәгән, табыр әле. Менә берсе утыра инде каршысында. Әниләрчә кайгыртып утыра. Юкса танытканнарына да берничә генә сәгать. Поездга барыбер, ул берәүне дә күрми, берәүне дә белми, анын бөтен белгәне тимер тәгәрмәчләре белән ардыра торган монсу бер ритмга сугудан гына гыйбарәт иде: ткт-ткт... ткт-ткт... Үкенү Сәрия вокзалдан кайтып кергәндә өй тәмәке төтене белән тулган иде. Бик бетеренеп кайтты ул. Йөрәге генә түгел, бөтен башы сызлый иде. Өстендәге плащны элеп куюга ук кухняга узды. —Озаттыңмы?—диде Витя, борыныннан төтен чыгарып. Тәмәкесе беткән, төпчек тартып утыра. Йөзе болытлы. —Озаттым,—Сәрия су кранын ачып савыт-саба юарга кереште —Өйдә тартма, баланы агулыйсын. Витя гасабилана: —Нәрсә сөйләштегез инде? — Берни дә сөйләшмәдек. —Алдашасын, алай була алмый. —Мин төшеп җиткәндә поезд инде китеп бара иде. —Син аны һаман да яратасынмы? —Яратам. —Кызык,—Витя тешен кысып тәмәке төпчеген кечкенә тәлинкәдә изде — Алайса, нигә мина кияүгә чыктын? Хатын юган савыт-сабаны киштәгә урнаштыра башлады. —Мин сина кияүгә чыкмадым әле. Бүген син Казанга кайтып китәргә тиеш, Витя,—диде ул, анын ягына карамыйча. —Казанга кайтып китәргә?!—Ир сикереп торып анын каршысына килеп басты. Дулкынланудан йөзе генә түгел, сары кашларына кадәр кызарып чыккан,—Син нәрсә, мине Ванька-встанька дип уйлыйсын мәллә9 ! Алайса, нигә әнинен фатирын саггырдын? —Акчан үзендә, янасын сатып алырсын. Житми калса, үзем биреп торырмын. —Юк, мин беркая да китмим. Гөлия дә инде мина күнегеп килә. Сәрия хәле китеп урындыкка утырды —Китәсен, Витя. Бу Әхәтнен йорты. Ә мин монда пропискада гына торам —Алайса, бергә китәбез. —Мин сине яратмыйм. Анла мине, зинһар! Витя краннан стаканга су агызып Сәриягә тоттырды. —Мә, су эчеп җибәр Бәлки, бераз тынычланырсың. —Эчмим,—диде Сәрия, анын кулын этеп.—Су гына тынычландыра алмый инде мине. — Белмим, нәрсә табасың син ул Әхәтеңдә9—Витя, кулларын җәеп, иннәрен сикертте —Алланың кашка тәкәсе түгел бит инде ул Әгәр минем урыс булуымнан хурланасын икән, пожалуйста, сөннәткә дә утырам. Телисен икән, исемемне дә үзгәртәбез. Миңа Витя дип түгел. Валиахмед дип эндәшерсең Мин бит сине үлеп яратам, юләр! Әллә син Әхәтнен акчасына кызыгасынмы9 —Юк, мин бернинди дә акчага кызыкмыйм Чыгып кит. зинһар!—Хатын үкереп елап җибәрде —Чыгып кит' Юньсез хатын мин! —Ярый, синеңчә булсын,—Витя башын иеп ишеккә атлады -Тик кара аны, соныннан үкенечле булмасын! Озак елады Сәрия. Бу тавышка Гөлия дә куркып уянып чыкты —Әни, нигә елыйсын?.. Елама инде! —Туктыйм, туктыйм, кызым,—Сәрия алъяпкыч итәге белән күз яшьләрен сөртеп, кызны кочагына кысты — Етамыйча да булмыйдыр инде бу дөньяда —Елама. Син елагач, мина авыр була. —Туктадым. —Ә әти кайда, әни? —Ул китте. —Кая?.. Тагын сугышкамы9 —Юк, авылга, әбиең белән бабан янына китте. —Ул бит миңа велосипед алам дигән иде —Акчасын калдырган Иртәгә барып алырбыз. —Минем әти белән барып аласым килә. —Озак тормас ул. кызым, кайтыр —Әни, син әтине сагынып елыйсынмы9 —Әйе, кызым —Ә Витя абый безгә кем була9 —Нигә шундый сорау бирәссн але син9 -Илшат әйтә, Витя абый синен әниеннен икенче ире, ди. Сезне чын әтиегез ташлап китте, ди. —Дөрес әйтми ул, кызым. Әтиен безне беркайчан да ташламаячак. —Бөтен малайлар да шулай ди. —Ә син аларга игътибар итмә. —Мин алар белән бүтән уйнамыйм. —Жә, жә, андый ук үпкәчел бала булма инде. Гел әтиенә охшагансың син. —Чәй эчәсен киләме, әнием?—диде Гөлия, зурларча кыланып. —Килә. —Лимон беләнме? —Лимон кирәк түгел, шикәр дә салма. —Әни, сугышта лимон үсәме? —Нигә шулай дисен? —Әти алып кайткан лимон бу. Сугышта үскәнгә шундый әче инде ул, әнием, әйеме? Сәрия җавап бирмәде. —Әни, Витя абыйга бау нәрсәгә кирәк булды икән?—диде Гөлия, бераз тынып торгач. —Нинди бау ул тагын? —Ак бау. Син анын белән ел да помидорлар бәйлисен. —Бау дисенме?—Сәрия корт чаккандай сикереп торды. —Әйе. Агарынган хатын ишегалдына йөгереп чыкты. -Витя! Берәү дә дәшми. Кая киткән? —Витя, дим! Ул башта абзарны, аннары мунча эчен кереп карады. Витя анда да күренмәгәч, алма бакчасына чапты Ир инде агач ботагына элмәк ясап куйган. Башын иеп елап басып тора. —Юләр!—диде коты очкан хатын, жинел сулап. —Үләргә ирек бир, Сәрия,—Витя почмакка бастырып куелган сабый өммәтендә. —Үлүе бик жинел, Витя. —Бик жинел түгел икән шул, нәрсәдер тота. —Алайса, әйдә, өйгә кер. —Кермим. —Анла, Витя, мин Әхәтне генә яратам. Кичерә күр, зинһар. Алып ташла бавынны, кеше күрүе мөмкин. Витя асылынмады. Кичке якта чемоданын тутырып китәргә әзерләнде. —Озатасыңмы?—диде ул, моңсу гына итеп. —Озатам,—дип җавап бирде хатын. —Алайса, посидим на дорожку. Урындыкка утырып икесе дә тын калды. Урыс гадәте инде. Юлга чыгар алдыннан алар һәрвакыт шулай эшли. —Их, нигә мин татар булып тумадым икән?! —Нигә шулай дисен? —Сары булганга яратмыйсын син мине. Әхәт—каратут йөзле. —Юләр. —Аннары, картайгач, мине чиркәүгә йөри башлар дип куркасың, шулаймы9 — Кузгалыйк,—диде Сәрия, анын сүзеннән туеп.—Гөлия белән дә саубуллашырга онытма. —Ул капка төбендә үзенен яшьтәшләре белән уйный. Капканы ачып чыккач, Гөлия. Витя абыйсының кулында чемодан күреп, йөгереп үк килде —Витя абый, син сугышка китәсенме'.'—диде ул. —Юк, Гөлия, мин сугышка китмим -Нигә? —Ул Казанга китә, кызым,—диде Сәрия, аны бүлдереп —Яхшылап саубуллаш Витя абыен белән Кыз үрелеп аның битеннән үпте. —Сау бул, Витя абый' —Сау бул, матурым. —Ә миңа кибеттән велосипедны кем алып кайта'.’—диде кыз. кинәт авызын турсайтып. —Үзем алып кайтырмын, кызым —Анда ир кеше кирәк,—Гөлия инде күнә башлады -Ярын, без кибеткә Илшатны алып барырбыз. Сәрия Витяны вокзалга кадәр озатып куйды Юлда очраган картлар, туктаптуктап, аларны күзәтте. Сүгәләрдер. Авыл җирендә бернәрсәне дә яшереп булмый. Әхәтнен иртә белән кайтып киткәнен бөтен кеше белә инде. Чыбыксыз телефон яхшы эшли. Тирә-юньдә кызыксынучан күзләр күп булгангамы, Сәрия Витядан артгарак барырга тырышты Диспетчер поездны игълан иткәч, ирнен күзләреннән яшь тәгәрәп чыкты —Әхәт белән берни дә барып чыкмаса. мина хәбәр сал диде ул. Күңелендә өмет уты сүрелмәгән икән әле. —Салырмын. Сәрия битараф иде Витянын шушы минутта нәрсә әйтергә теләве дә. нәрсә уйлаганы да, кичерешләре дә кызыксындырмый иде аны Никадәр тизрәк китеп барса, ана шунын кадәр җиңелрәк булачак Йөрәгендә Әхәт анын. Витя китте. Сәриядә тамчы да юксыну хисе юк Ничек анын куенына кереп ятты сон әле ул? Кафеда утырганнар иде бит Хәмер башны аш ырайтты Витяларга ничек кайтып кергәнен дә. анын белән ничек йокларга ятканын да сизми калды. Алар икәүдән-икәү генә иде Вигянын әнисе инде ике ел элек дөнья куйган. Иртәгесен үкенде Сәрия, нык үкенде. Әхәткә карага кылган хыянәте өчен үз-үзен күралмады Шунлыктан яналан өенә кайтып керергә дә намуссынды Бөтенләйгә дип чыгып китмәгән иде Сәрия, берәр атна әнисендә яшәгәч, әйләнеп кайтырга уйлаган иде Омма тәкъдирдә икенче төрлерәк язылган икән Әти-әни йортында ... Поезд Чүрәкәй станциясенә җитә башлагач, марҗа хатын Әхәткә уэенен Казандагы адресын бирде. Ләкин ул перронга аяк басуга ук аны төшереп калдырды Әхәт өйгә кайтып кергәндә, анын әнисе алгы як бакчада помидор угырта иде Ул койма өстеннән башын сузып эндәшкәч, карчыкның кулындагы кәлшәләр җиргә коелды —Бәрәч, Әхәт түгелме сон бу?—диде ул. күзләрен чекерәйтеп. Начар күрә аның әнисе. Шуна күрә ганымыйчарак торды Күзләре чирле Табибләр дөм сукырайганчы операция ясамыйбыз тигәннәр иде Чөнки йөз проненг уңышлы буласына гарантия бирә алмыйлар Мин кайттым, әни! —И, балакаем, исән-саулар икәнсен' дип бытырдады карчык, күзләреннән яшь чыгарып -Йокыбыз йокы, ашавыбыз ашау булмады бу араларда. Нигә бер дә хәбәр салмадык? —Мөмкин булмады, әни. Әнисе бакчадан чыгуга кочаклаштылар. ^ —Исән кайткач ярый, телевизор карый-карый котларыбыз очып бетте инде. Ул Ельцин дигәннәре бер дә юньле кеше булмады. Шундый сөлектәй ирләрне Чечняда үтертеп ята бит, имансыз. Алла сакласын инде сугышлардан! Бераз хушына килгәч, карчык абзарга йөгерде. —Атасы! Атасы, дим! Абзар ишегеннән кулына көрәк тоткан уртача буйлы, ачәрвах кына гәүдәле, әмма шактый нык бер карт атылып чыкты. —Нәрсә, пожар бар мәллә? —Әхәтебез кайтты, атасы! —Аяк-кулы үзендәме? —Үзендә, үзендә. Сон, күрмисенмени, әнә. болдыр янында басып тора бит. Картнын авызы ерылды. —Бар, нәрсә карап торасын, тавыгыңны сайлый тор!—диде ул сөенеченнән биердәй булып торган карчыгына.—Симезрәге булсын, анасы! —Исәнме, әти! —Исәнме улым. Кочаклаштылар. —Нигә гражданскидан әле син? —Кәбирдә салып калдырдым. —Анда да кереп чыккансың икән әле. Рәхмәт. Өйләнергә уйламыйдыр? —Өйләнер әле вакыты җиткәч. —Йә сөйлә, ничек Чечняда хәлләр? Телевизорга ышанмыйм мин. Ялган сөйлиләр. Бу Грачев нинди кеше икән? Мәгънәсез! Күпме солдатның башына житте. Узган айда Шәмәрлегә дә ике табут кайтты. Икесе дә унсигез яшьлек егетләр, мин синайтим. —Генераллар сатлык, әти. Бөтен хикмәт шунда. Бетерәбез дисәләр, күптән бетергән булалар иде Чечняны. —Тукта, син чеченга кагылма, улым. Мөселман бит алар. —Мин Рәсәй көчлерәк дип кенә әйтмәкче булган идем. —Күрдек инде нинди көчле икәнен. Әнә, генерал Лебедь чеченнар белән солых төзү турында сүз чыгара башлады. Мин болай дип уйлыйм. Масхадовны Рәсәйнен оборона министры итеп куярга кирәк. Менә шуннан сон армиядә тәртип урнашыр, сатлык генераллар да булмас. Флотны сатып бетерделәр, самолетлар иске.. Америка басып керсә, кем белән, нәрсә белән якларлар икән илне? Әхәт көлемсерәп кенә куйды, ләкин әтисенең соравына жавап бирмәде. ... Әнгәмә табын артында дәвам итте. Әниләре әти белән улның сүзенә кысылмады, аш салды, чәй ясады, өстәл сөртте. Икесенең дә тамагы туйгач кына, терсәгенә таянып, аларны игътибар белән тыңларга кереште. Чечня темасын тетеп бетергәч, Сәрия турында сүз чыкты. —Кайтып килден, ызначит?—диде карт, күңелсезләнеп. —Килдем, әти. Көтеп тормадым берсен дә, иртәнге поезд белән сезгә ычкындым. —Бик дөрес эшләгәнсең, улым. Чын ирләрчә булган бу. Анда аның сөяркәсе белән сугышып ятып булмый инде. Хатын-кызның үзеңдә булмаса, аңа чөй белән генә бәреп кертеп булмас. —Нәрсә булды сон безнең киленгә?—дип сүзгә кушылды карчык. Аннары елап ук җибәрде —Бик акыллы күренә иде бит. Үз кызым кебек күрдем, Аллага тапшырдык. Алтын балдагыма кадәр салып биргән идем. —Әйтмәде шуны килен дип,—карт касәдәге көмешкәне каплап куйды.— Елама да. Синен белән минем бер яшь бөртегенә дә тора торган хатын түгел ул. Иблис, настыяший Иблис! Әле ярый борынгы заманнар түгел, капкабызны инде күптән сумала белән буяп китәләр иде. Их. нинди заманнар булган бит! Еракка китәсе юк. безнен заманда да бот күрсәтеп йөрү булмады. Шәһәрдә булгандыр бәлки Адәм хуры! Бу Америкасын әйтер идем, телевизорны тәмам иблис тартмасына әверелдерде Махсус эшләнә бу ЦРУ башлыгы Даллес әнә сугыштан сон әйткән, без ул советлар илен юлдан яздыру юлы белән тезләндерербез, дигән Тезләндерде тәки Хәзер ил башы да алардагыча президент дип атала, үз Ак йортыбыз да бар Инде хәзер статуе свабудаларын да Кызыл мәйданга китереп куясылары калды. Анын пычрак демократиясе белән чүбе дә ияреп килде бит әле Инеш буена гына күз салыгыз, анда шуннан килгән пластик шешәләр, кәнфит, сагыз, шоколад укалары аунап ята. Пыяла сөт шешәсе сагындыра башлады хәтта. — Бер-бер жае чыгар әле. балакаем,—диде әни кеше, улын тынычландырып —Тормышта төрле хәлләр була. Менә күреп торырсын. үзе эзләп кайтачак әле сине Сәриян. —Бер кискән ипи кире ябышмый инде. әни. —Үзен тсләсән ябышыр, бик ябышыр — Бигрәк кызык сөйләшәсен син. анасы Бөтен Шәмәрлегә данга калган хатын белән ничек яшәргә кирәк! —Сәрия начар килен түгел Буталгандыр Гафу ит син аны. улым Бата хакына булса да гафу ит. Кызыгыз ятим үсәчәк бит Илдә ятимнәр болаи ла җитәрлек. Телевизордан кон дә күрсәтеп торалар. Жиде-сигез яшьлек бататар да келәй иснәп миңгерәүләнеп йөри хәзер. Әхәтнсн әтисе кызып китте: —Бар. үз эшендә булале!.. Элекке заманда мәчет картлары иренә хыянәт игкән хатын-кызга бәддога укыган —И, сөйләшеп утырган була тагы! Синен анана да бәддога кылганнар бит —Анысы башка нәрсә анын. Муллага җиденче хатын булып чыкмас өчен ияреп киткән ул минем әтигә, анладынмы?! —Ярый, ярый, кызмалс син, атасы, аптыраганнан гына әйттем инде Син. акыллы булсан. улына башка төрлерәк кинәш бирер иден. Бер лә җитмеш ел гомер иткән кеше кебек сөйләшмисен —Нинди монда кинәш? Киленен башка кешедә кияүдә. Мылтык алып атып үтерергә кушыйммыни? Әхәт аларны тынычландырырга кереште — Борчылмагыз әле сез шулай. Кырык ике яшьлек мужик бит инде мин Беткәнмени җирдә хатыннар? —Бозыклары күп анын. балакаем,—диде әнисе, еламсырап -Адым саен анлыйлар. Әйбәтен табуы гына бик читен Витя синен йортында озак тормас Бәлки имле бүген үк чыгып киткәндер Белгәннәр бит инде синен исән икәнлегеңне. Кайт хатынын янына! Карт, башын чайкый-чайкый, каһкаһә белән әйтте: -Ай. бу хатын-кызны! Акыл юк та инде үзләрендә -һаман хатын-кызны хурлый ул.—дип дулады карчык —Акыл хатын- кызда гына калып бара хәзер Әнә. күрше Габделбәр хәзер беркайда ла эшләми, хатыны туйдыра. Чулак Гарәфине. төлке Мәҗитен, каз Мансурын ал—алары да хатыннары җилкәсендә яши. Юньле кеше хатын алыштырып йөрми инде. вәг. Барып кайт. улым, янына. Балан хакына барып кайт Кире борып җибәрсә —китеп барырсын. Ышанмыйм мин Сәриянен бозык булуына. Буталган ул. -Үгетләмә малайны. Сәрия үзе чишсен инде хәзер бу “каз ботын —Чишәр. Алла бирсә, чишәр, анысы да борчылмыйча гына ятмыйдыр Юк әни. мин Сәрия артыннан чабып йөрмим инде Самавыр авызыннан көмешкә акмый башлагач, шактый кызган карт карчыгына әйтеп куйды: —Мулла абзыеннын көмешкәсе беткән, анасы. Нигә шулай бик аз салдың? — Бусы да җитеп торыр, аннары авырта башлыйсын.—диде тегесе, сукранып. Элекке елларда кайбер муллалар кеше күрмәсен өчен көмешкәне самавырдан агызып эчкәннәр. Әхәтнен әтисе дә менә шулар кебек кылана инде. Көмешкә белән күп шаярмый ул, бәйрәм-сәйрәннәрдә генә тоткалап куя. Ә бүген алар өчен зур бәйрәм инде. Сүз ара сүз чыгып, авыл хәлләренә тукталдылар. — Ике дунгыз асраган идек. улым. Шуларны килосын егерме сумга да тапшырып булмады.—дип зарланды карт.—Печәләр авыл кешесен. Аптырагач, ит комбинатына унтугыз сумнан җибәрдек. Чит ил дуңгызы булса, әллә нинди акчалар чыгарып салырлар иде. Юк. үзебезнең дуңгызны кыйммәткә генә түгел, үз бәясенә дә сатарга ярамый. Файдадан бигрәк, зыянга гына булды дуңгызларыбыз. Әле мулладан күпме кыен ишеттек. Мәчеткә керергә оят. —Ә сыер ите белән ничек, әти? —Анысы өчен дә ташка үлчим генә түлиләр. Алга таба да болай барса, хуҗалыкларда мал бетәчәк. Дәүләт бүгенге муллык белән алдана. Ә бу муллык нәрсәдән килә'.’ Крәстиәннен ашарга акчасы калмады, хәзер ул кул астына нәрсә туры килә, шуны суеп тапшыра. Авыл нигә хәерче? Чөнки аны шәһәр имә. Баланы вакытында имидән аерган кебек, шәһәрне дә авылны имүдән биздерергә вакыт. Юкса, ул моңа күнегеп бетәчәк. Ә авылның беркайчан да рәхәтлек күргәне юк Аны Ленин бабай да имде, Сталин да, Хрущев та. Ельциныбыз бөтенләй үк таратырга тотынды. Син менә Ярми бабаңны хәтерлисендер инде, ул гомере буе нинди авыр елларда колхозда эшләп егерме сум пенсия ала иде. Кайда дөреслек? Хәзер безгә түләнә торганы да акча түгел инде аның. Гәзиттән укыган идем. Эстониядә бер кешенең уртача хезмәт хакы биш йөз долларга җитә. Доллар безнеңчә утыз ике сум булса, тапкырлап карале шуны биш йөзгә. Уналты мен буламы? Менә шуннан сон чагыштырып кара инде безнен ике мен сум белән тегеләрнең уналты менен. Авыл кешесе мондый акча алса, акылыннан язар иде. Әхәт Чүрәкәйдә ике кич йоклады. Әтисенә сыер абзарын, мунча мичен ремонтларга булышты, бәрәңге базын тагын да киңәйтеп, тирәнәйтеп, аны такта белән тышлады Йорт каршында яна гына төзелеп беткән мәчеткә дә керергә өлгерде. Өченче көнне район үзәгенә—эчке эшләр бүлеге начальнигы янына юл тотты Искәндәр Фәритовичка инде полковник дәрәҗәсе биреп куйганнар. Әхәтне җылы кабул итте. Шактый озак Чечнядагы хәлләрне сораштырып утырды. Әмма артыгын сөйләмәде Әхәт. Түрәләр алдында бигүк ачылып бетәргә ярамаганын яхшы белә ул. Кем белгән, бәлки ул син сөйләгәннәрне үзен чыгып китүгә үк ФСБга ирештерер Әхәт Чечняда күргәннәрне сөйләмәскә дип кул куйган кеше. Дөрес, Искәндәр Фәритович андый кешегә охшамаган. Конкрет сүзле түрә ул. Була икән, була, булмый икән, извини брат! Бу юлы да Әхәт белән ихластан сөйләште . —Хәлләр менә болайрак тора,—диде милиция начальнигы, аерылышыр алдын нан— Әгәр министр булсам, мин сине берсүзсез эшкә алган булыр идем. Ләкин бездә Чечняда булганнарны милиция органнарына эшкә алмаска дигән телдән приказ бар Кереп карале үзен шуның янына. Тәкъдимнамәне хәзер үк язып бирербез. Шулай диде дә. селектордан кадрлар бүлеге мөдирен чакыртып алды. — Бу егеткә минем исемнән аны район эчке эшләр бүлегенә эшкә алу турындагы ходотайство языгыз. Хәзер үк кирәк. Аннары мина алып кереп кул куйдырырсыз Аңлашылдымы. Василий Петрович? Аңлашылды, иптәш полковник.—Сипкелле капитан шундук чыгып йөгерде. —Ә хәзер коридорда утырып торыгыз.—диде Искәндәр Фәритович. Әхәтнең кулын кысып — Унышлы булсын инде юлыгыз. Ни пуха. ни пера. кем әйтмешли. —Бездә, татарда, амин, дип әйтәләр —Амин! Унбиш минуттан ходотайство инде Әхәтнен кулында иде Вокзалга китешли, ул үзенен йорты тирәсеннән әйләнеп узарга уйлады Жәяүләп булмый, күрәчәкләр. Бераз торгач, бер жинсл машинаны туктатты. Руль артында япь-яшь кенә егет утыра иде. Алар Мәжит Гафури урамына юл тоттылар Акчаны кызганмады, кулына шундук йөзлек тоттырды Бу акчага Казанны әйләнеп чыгарга була. Машинаны ул су колонкасы янындарак туктаттырды. Аннан анын йорты яхшы күренә. Әхәтләрнең капка төбендә бала-чага уйный иле Араларында Гөлия дә бар Ул үзенең велосипедын тартып алырга маташкан бер малай белән тартыша. Әнисен ярдәмгә чакырып кычкыра башлады Ниһаять, Сәрия чыкты. Әшәке малайны сүгеп куып жибәрде Аннары ул юлдан узып баручы күрше Мәликә апа белән сөйләшә башлады. Икесе дә вакыт-вакыт Әхәт утырган машина ягына карыйлар. Бәчсткә. пыяла карангылатылган. алар берни дә күрми. Башта Сәрияне күрәсе килсә, хәзер анын китүен теләде Әхәт Чөнки ул Гол иягә дип бер сумка шоколад сатып алган иде. Инде машина рулендә утырган егет тә: «-Озакка китте, абзый, без болай килешмәгән идек»,—дип. кммтырыклана башлады Сәрия киткәч, күчтәнәчне шофер егет аша тапшырырга уйлаган иде Әхәт. Юкса хатыны шунда булса, кайдан, кемнән, дип сораштыра башлаячак. Сәрия кереп кипе Менә хәзер инде шоферга пакетны бнрсән дә була Егет карышмады, кызны читкәрәк чакырып, ана шоколад тутырылган пакетны гогтырды. —Нәрсә диде?—дип сорады Әхәт, егет машинага кереп утыргач —Нәрсә дисен, әти кайда, дип сорады —Нәрсә дип җавап бирдең? —Ул тиздән кайтып житә дидем —Егет ана табан борылды —Ә ишә сез монда Джсймс Бонд кебек утырасыз але? Берәр шикле эшегез юкгыр бит? Ә-ә. акладым, хатыныгыз белән ачуланышкансыздыр. әйеме? —Шулайрак шул Инде мине вокзалга илтеп куй. энем.