КАЛӘМ АЛДЫМ КУЛЫМА...

(язучы хезмәте турында уйланулар) ИҖАТ ПРОЦЕССЫНЫҢ КАЙБЕР СЕРЛӘРЕ Ач сереңне, шигърият' Сазкидә Сөләйманова. Телиме-теләмиме. һәрбер әдип—үз заманының бер баласы, җәмгыять кыйпылчыгы Шуңа күрә аның күп кенә язганнары, уйлану-борчылулары беренче чиратта үз заманына, үзе яшәгән вакытка барып тоташа. Малаймы, әллә кыз бала туачакмы—моның хикмәтен фәндә дә аңлатып бетерә алмыйлар әле Иҗат эше дә әнә шуның шикеллерәк серле бер нәрсә. Туфан Миңнуллин: Иҗат нәрсә ул ДИГӘН сорауга кешелек дөньясы күптән җавап эзли Ләкин, белмим, төгәл җавап табылды микән? Ни ул мәхәббәт дигән сорауга да җавап юк бит Иҗат ул. әлбәттә инде, рухи халәт. Ижатчы буларак язучы да үзендә актарына, үзен аңларга тели. Аңлый алмагач, әсәрләре аша бүтәннәргә мөрәҗәгать итә. үзенә тәңгәллекне бүтәннәрдән эзли. Образлы фикер йөртү дигән нәрсә шулдыр инде ул Әгәр әдәби әсәр язарга алынган берәү кеше күңеленең тибрәнешләренә диагноз куеп җавап бирергә тырыша икән, ул иҗатчы түгел. Йә ул фән кешесе яки шыр чыккан надан. Язучының үзен иҗатыннан аерып карап булмыйдыр. Язучының рухи дөньясы. идеаллары әсәрләренең тукымасына салынгандыр Әгәр аның рухы камил үк түгел икән, ул ничаклы яшерергә тырышса да. язганнарында сизелә. Күңелендә явызлык яткан кешенең миһербанлы, мәрхәмәтле әйбер язуына ышанмыйм мин Иҗат белән бәйләнгән бер сәер ягым бар минем Үзем язган пьесалар буенча куелган спектакльләрне караганда автор икәнлегемне онытып куйгалыйм Ошаган урыннарында шәп язган дип кул чабам, ошамаса. фикеремне кычкырып әйткәләп күршедә утыручы тамашачыны аптырашта калдырган чакларда булгалады Китап булып чыккан әйберләремне чит кешенеке кебек укый торган гадәтемдә бар Гомумән. әсәрне язганда гына ул минеке, аннан соң минем аңа катнашым юк сыман Яхшы гадәтме бу. начармы—белмим. Иҗат процессы төрле язучының төрпечәдер инде Һәркем үзенчә “акылдан яза" Мин языласы пьесам күңелдә язылып бетмичә өстәл янына утырмыйм. Язылып бетү дигән сүз һәр сүз. һәр җөмлә уйланган дигән сүз түгел. Язарга утыргач, төрле фикердәге, төрле холыктагы "кешеләрем" сөйләшә, яши башлый Кайчак яңа персонажлар килеп кереп, әсәрдә үзләренә урын дәгъвалыйлар! Кайчак минем геройларым минем ихтыярга буйсынмыйча яши башлыйлар. мине тыңламыйлар. Кайбер пьесаларны мин бер утыруда язам Кайберләре еллар буена сузыла. Шагыйрь Хәсән Туфан турындагы"Агыла да болыт агыла" ун ел язылды. Ахыры Башы журналыбызның / санында Язучыны ялгышкан дип ачуланырга ярамыйдыр Халтура язучы гына ялгышмый. Бервакытны берәү мине 'Социалистик реализм' дип аталган ялган метод белән яза дип гаепләде. Әмин, бичара, бернинди методны да белмим Мин язам да язам гына Күңелемдәгене язам, мең төрле сорауга ждвап эзлим бәхәсләшәм, шатланам, үпкәлим Мин язганнарны методларга бүлгәләү тәнкыйтьчеләр эше " Равил Фәйзуллин: “Бөек әсәрләрне—җырмы, көйме, рәсемме—исегезгә төшерегез—күбесен талантлы Шәхес ялгызлыкта—Дөнья белән бергә-бер калып. серле тынлыкта иҗат иткән бит! Әсәр туу—үзе бер тылсым' Аны. өстән яки кырыйдан әмер биреп кенә тудырып булмый Андый очракта тудырганың да ясалма, гарип чыга. Попугайны нәрсәләрнедер кабатларга өйрәтә алсаң да. сандугачны көчләп сайратып булмый, бөркетнең канатларын сындырсаң да, күз карашын кисә алмассың. Иҗат—асылы белән ирекле шөгыль Иҗат иреге дигән гыйбарә тикмәгә генә тумаган! Илдар Юзеев: Бала чакта мин. шигырьләр язсам да. шагыйрь булуыма ышанмыйча, театр сәхнәсенә менү турында хыялландым Үзем язган пьесаларда уйнап, сәхнәгә дә чыктым әле Әмма мин барыбер профессиональ театр сәхнәсенә менәлмәдем. ул өлкәдә сәләт чамалы икәнне төшендем Хыялыма ирешә алмасам да. мин күңелем белән артист, сүзләр артисты булып калдым Шигъри сүзләрем белән мин Хәйретдин Мөҗәй кебек дөрләп утта да янам. Жрлил булып Мефистофель белән бәхәсләшәм дә. Ясминә булып кыр казлары артыннан талпынам да. күкрәге яраланган бөркет булып Күктән егылып төшөм. кирәк икән—маймылга, җенгә дә әйләнәм Илле еллык иҗат гомеремдә мин беркайчан да башка, йөрәккә ял бирмәдем. газета-журнал редакцияләрендә җаваплы сәркөтип. әдәби хезмәткәр булып. Язучылар берлегендә штатта торып эшләдем Күпчелек язучыларның биографиясе журналистикага аерылгысыз бәйләнсә дә. беркайчан да аларны журналист буларак искә алмыйлар, язучы итеп кенә беләләр Илле ел штатта эшләү дәверендә мин беркайчан да иҗат итүдән туктама дым Күпчелек әсәрләрем эштән соң яки бер айлык ял вакытында язылган Чыннан да. ничек түтә бу баш һәм йорәк91 Бә лки иҗат—тәнгә вә җанга үзе ялдыр Әсәр иҗат ителү мизгелләре-минем өчен дә аңлашылмый торган серле бөр халәт Материал инде табылган, әмма сюжеты, геройлары ачыкланмаган башыңны түбән иеп йөрисең Менә бер заман әсәргә ачкыч табасың, каләмгә тартыласың Җирдәге ваклыклардан, кечкенә-зур мәшәкатьләрдән ычкынасың Дөньяда синнән дә бәхетле кеше юк 1 Үзеңне намазлык өстендә утырып. Күк белән бәйләнешкә кергән изге зат итеп тоясың Мондый халәггө урамга чык саң. машина таптап китмәсен дип. куркып, сакланып йөрисең Алла сакласын башланган әсәрең тәмамланмый калса Әсәргә соңгы ноктаны кую-иң бәхетле мизгелдер Әмма үзеңне бераздан бушап калган, иң якын дусларыңнан, сөйгән ярыңнан аерылган кебек ямансу тоясың Чөнки җаныңның яртысы геройларыңа күчкән' Үзеңне йө физик эшкә, йә иҗади эшкә җигү кешедән бик күп ихтыяр көче рухи әзерлек, энергия көтә. Бальзакның көне-төне хөҗрәдә бикләнеп язып утыруы хакында әйтеп киткән идек инде Бервакыт ул галлюцинация дәрәҗәсенә барып җитә Якыннары баштарак Бальзакны аңламый торалар Бактың исә ул. арлы-бирле йөренеп “Мерзавец. күрсәтермен мин сиңа!"— дип үзенең тискәре бер героен сүгеп маташа икән Г Маркесның да иң ярат кан баш герое үлгәннән соң ике сәгатьләп елап утыруы мәгълүм Тагын бер деталь Әмирхан ага Еникинең Яңа язган әсәремне соңыннан укып чыгам да. боларны мин яздым микәнни9 "—дип гаҗәпләнеп куям кайчак га. Чыннан да. иҗат процессында, кешенең индивидуальлегенә карап, әллә никадәрле серләр посып ята Чыңгыз Айтматов нәрсә ди әнә "Һәрбер китап белән үләргә һәм яңасын язар өчен өр-яңадан туарга кирәк безгә" Язучылык хезмәтенең асылын ачып бирә торган бик тә хикмәтле сүзләр бу. миңа калса Яңа бер әсәр яки китап язар өчен өстәл-урындык. кәгазь-каләм генә җитми шул әле Вакытны үзеңә буйсындыру, ихтыяр көче, үҗәтлек, үз-үзеңне мәҗбүр итә белү кебек сыйфатлар хәлиткеч роль уйный. Стефан Цвейг көненә 15әр сәгать эшләгән Бальзакны каторжникка тиңли. Джек Лондон һәркөн иртән язарга утыра һәм 1500 яки 2000 сүз язмыйча туктамый Менә бу—ихтыяр көче! Язучы, җәмәгать эшлеклесе Зөфәр Фәтхетдиновның болай дип әйткәне бар 10-15 минут буш вакытым табылдымы, мин шундук язарга утырам, көндәлек дәфтәрләремдә чокына башлыйм' Бер халәттән икенче бер халәткә әнә шулай кинәт бәреп' керә алу өчен аерым сәләт, фикер җитезлеге кирәк, әлбәттә. Стивен Кит: “Язучы булыр өчен ике нәрсәне бик төгәл үтәргә—күп укырга һәм күп язарга кирәк",—ди. Лев Толстой көндәлегендә болай дип язып калдырган: “Безнең эш бик хәтәр-авыр нәрсә, үзебездән башка моны берәү дә аңламастыр 200дән артык роман яза алган Ж. Сименонны һич тә икеләнмичә легендар шәхес дип атарга мөмкин. Аның агач төребкәсе Сталинның агач төребкәсе кичергәннән күбрәкне кичермәде микән? Жорж Сименон: "Минем биография хакында иллеләп китап (әсәр) язылды инде Бу хакта мин үз вариантымны (!) тәкъдим итәргә булдым " Көн саен 20 биттән дә ким язуны хурлык санаган бөек язучы әнә шулай дип белдерә, хәтта үзенең тәрҗемәи хәлен укучыга үзенчә аңлатмакчы. Күп кенә әдипләргә хас булганча, аның да һәр нәрсәгә үзенчә бәясе-фике- ре бар. Италия журналисты 80 яшеннән узган Ж. Сименоннан сорый: —Кайсы кыенрак: яшь булумы, карт булумы? Картның берәүне дә кабатламый торган үзенчәлекле җавабы ишетелә: —Боларны чагыштырып та булмый. Яшь булу кыенрак. Сайланасы, бик күп нәрсәләрне хәл итәсе бар: уку. эш. мәхәббәт, гаилә. Егерме яшь—тормышның иң фаҗигале чаклары дияр идем Толстойны хәтерлик. Үзендә дә. әсәрләрендә дә тормыш кыенлыклары, иҗтимагый активлык. Ул үзенең утарында мәктәп ача. балалар укыта, сука тотып яланаяк килеш җир сөрә Һәммәсен үз күзләре белән күрәсе килә, тормышның яшерен дулкыннарын үз йөрәге аша кичерәсе килә, язарына азык эзли. Аңарда—гомере буе эчке көрәш, хакыйкать эзләү, һәм шушы барлык тартыш-омтылышлары әсәрләренә бәреп керә! Минемчә, әдәбият—тормышны, дөньяны танып белүнең бер төре, кабатланмас ысулы ул. Кеше психологиясенең серләренә үтеп керергә тырышу Юкса кеше, табигать, мәхәббәт турында күпме язылган! Иге-чиге юк әлеге дөньяны һәркем үзенчә кабул итә. Хакыйкатьне борынгы грек философы да, гап-гади авыл агае да шактый дөрес аңлый, ләкин һәркем үз “аршыны" белән үлчи, әлбәттә. Мин эзләмим, мин табам",—ди Пикассо. Иҗат әһелләре, рәссамнар рухына шактый тәңгәл килә торган фикер бу Язучыларның күбесе иҗат хакына хәтта гаилә корудан да баш тарталар Әйтик, Гоголь һәм Тукай Биредә контрастлар җитәрлек 70 яшьлек Гёте картлыгында 17 яшьлек кызга үлеп гашыйк була Ә инде Толстой. киресенчә, хатлар яза-яза. гомерлек хатыныннан ераклашуны, ялгызак сәфәргә чыгып китүне кулай саный. Петрарка Мин яшәүдән туктаганнан соң гына язудан туктаячакмын". Иҗат процессының кайбер серләре хакында сүз барганда Нурихан Фәттах шәхесенә аерым тукталмыйча булмас Бәхеткә күрә дип әйтикме. Миргазиян Юныс "Мәгарәәдибе' Батулла ‘Кытыршы Нурихан", Туфан Миңнуллин "Киребеткән" дигән язмаларын көндәлек матбугатта бастырып өлгерделәр. Өч әдип тә талантлы каләмдәшләре хакында мәкалә исемнәренең төгәллеге белән бөтен барлыкны ачып ташлаганнар Шулай да. кайбер детальләргә игътибарны юнәлтәсе килә Т. Миңнуллин: “ Катгый режим, үз дөньясы белән яшәде. Еш кына без аның дөньяда барлыгын да оныта идек шикелле Сәер тоелса да, ул Ходай биргән гомерен бары тик иҗатка, татар тарихына багышлады". Роберт Батулла: Кирелеге, принципиальлеге үҗәтлеге, башбирмәсле- ге Фәттахның гәүдәсенә кире пропорциональ зурлыкта иде Нурихан мәҗлесләргә атлыгып тормый, кунакка йөрергә яратмый Чөнки ул аракы белән дус түгел иде Ул—милләтче түгел, ләкин милләт өчен җан атар Казан кунакханәсенең түбәсенә ~Казань" дип фәкать урысча язып эленгән була 'Ярар, татарчасын да эләрбез" дип тынычландырып җибәрәләр моны Ремонттан соң ' Казань" дип йомшаклык билгесе белән тагын ике урынга утлы язу-афиша элеп куялар Түзми Фәттах, төнлә белән түбәгә менеп, бер яктагы нечкәлек билгесен каерып алып, ишегалды чүплегенә ыргытып китә Шуннан бирле шәһәр уртасында саф татарча ~Казан" сүзе дә яна башлый кичләрен Үзе әче телле тәнкыйтьче булып та. Н. Фәттах үзе тарафына әйтелгән тәнкыйтьне кичерә алмый иде Үзенең кытыршы холкы аркасында, ул үз йортына. үз-үзенә һаман саен ныграк бикләнде Язучының хатыны Руфина ханым да нәкъ менә шуларны раслый 'Нурихан абыйны бит ялгызлык, тынычлык ярата торган кеше диләр, чыннан да шулаймы". дигән сорауга ул: —Әйе, шау-шулы компанияләрне яратмады Яшьтән үк безнең кунакка йөрешә торган берничә генә бөртек гаилә дусларыбыз бар иде Кыскасы, иҗат эшенең, иҗади процессларның сере шактый дәрәҗәдә индивидуальлеккә дә бәйле Язучы шәхесе артында катлаулы, гамьле давыллы эчке дөнья яшеренгән Хәтта моны ул үзе дә белеп бетермәскә мөмкин Реаль тормыш канат очы белән кагылып кына китсен, болар бар да берьюлы хәрәкәткә килә, кулга кәгазь-каләм сорый башлый Язучы үзе каршында, һичшиксез, үзенең укучысын күрә-тоемлый, аның белән сөйләшә, киңәш-табыш итә Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, авторына, аның тормыш-әхлак тәҗрибәсенә карап дөньяга өр-яңа әдәби әсәрләр туа. Калганын вакыт, заман иләге хәл итә Аңлашылса кирәк, язучы үзе өчен дә икенче яктан, язасы әсәре өчен дә һәрва кыт йөрәк маен түгеп яши ӘМИРХАН ЕНИКИДӘ КУНАКТА Студент чагым, иҗат эшенә бик нык тартылган вакытлар Яраткан язучым Әмирхан ага Еникинең хикәяләрен укыйм да таң калам ничек шулкадәр матур сыгылмалы, саф татарча мөкәммәл тел белән язарга һәм сине әсир итәрдәй могҗизалар тудырырга мөмкин Иҗат эше серләренә омтылышым гаять көчле булганга күрә, тере язучы белән очрашасы, әңгәмәләшәсе бик тә килә иде Андый форсат эләкте миңа Архи вымны барлап утырганда 1976 елны ук үткәрелгән шушы әңгәмә килеп чыккач мин түшәмгә сикерердәй булдым! Чөнки, моннан 28 ел элек язылуына карама стан, андагы фикерләр тамчы да искермәгән һәм алар яшь каләм ияләре өчен иҗади бер остаханә булып тора дияргә мөмкин Шунысы кызганыч, ул чакта минем тормыш һәм иҗади тәҗрибәм аз булган Аннары, совет цензурасының аяусызлыгыннан шикләнеп булса кирәк икебез дә үткен мәсьәләләрдән качарга тырышканбыз шикелле Хәер, әңгәмә үзе күп нәрсәләрне аңлатып бирер Персонаж О^рлҗосенл күлцредам идея Г>\ инде нкарырак с.ниать Бииш Минем өчен әсәрнең баш герое—язучы үзе. дип адцарак әйттем шикелле Бу хакта Рафаэль Мостафинның кызыклы гына фикере бар “Әдәби персонажлар тере һәм тулы канлы булсын өчен язучы үз-үзен бүлгәли ул үзендәге ниндидер сыйфатларны геройларына бирергә тиеш Автор үз күңеленең, җаны- ның ниндидер өлешен геройларына бирә алганда гына образлар ышандырырлык була'' Ә тискәре персонажлар? Автор аларга да җанының ниндидер өлешен бүлеп бирә микәнни? Минемчә, монда инде күңел почмагындагы икенче бер фактор—нәфрәт килеп керә торгандыр Язучы күңелендә гаять күп төрле психологик тибрәнешләр хәзинәсе посып ята. Әйе, теләсә нинди әсәр артында авторның күңел байлыгы, уйланулары, шатлык һәм газаплары ята . язучы кеше үзенең шәхесен иҗат белән раслап бирергә тиеш. Әмирхан ага Еники белән очрашкан вакытларда мин еш кына әнә шулар хакында уйландым. Әмирхан ага Еники әдәбиятка шома юлдан гына килеп керми. Чын-чынлап язучылык эшенә керешкәндә аңа инде кырык яшьләр тирәсе була. Аның турында “аз яза. акрын яза”, диләр Ләкин хикмәт санда, акрын язуда түгел ич. Әдәби әсәрнең кыйммәте беренче чиратта сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе, икенче төрле әйткәндә, сыйфат дәрәҗәсе белән үлчәнә. Бу яктан мин Әмирхан аганы бәхетле язучы дияр идем. Китапларының укучы кулыннан төшми укылуы, минемчә, иң югары бәя ул. Иҗат эшенә чагыштырмача соңрак тотынуга карамастан. Әмирхан ага татар әдәбиятына дистәләгән повесть һәм хикәяләр биргән кеше. Үзенең стиле, нәфис теле, психологик тирәнлеге һәм куелган проблемаларының кыю хәл ителүе белән аерылып торган бу әсәрләр хаклы рәвештә әдәбиятыбызда үз урыннарын таптылар. Әмирхан аганы кайта-кайта укыйсың, аның хикәя һәм повестьлары беркайчан искерми, туйдырмый. Укыган саен уйландыра, һаман саен ниндидер мәгънә табасың. Әмирхан Еники иҗаты—бер-берсен кабатламый торган күптөрле образлар галереясы ул. Менә “Тауларга карап" хикәясендәге "яшеннәрдән, давыллардан сынмаган Локман карт " яки “Әйтелмәгән васыять”тәге "әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөзьяшәр Миңлебай карт!" Ә инде Акъәбине искә төшерсәк, бу башкорт корткасының язмышы кемнең генә күңелен телеп алмас икән1 Үлем түшәгендә ятучы карчык түгел, киресенчә, әнкәләренең күңелен аңламаучы “дәү" балалар кызганыч булып тоела башлый. Тагын күпмедер яшәргә, газиз балаларына әйтелмәгән васыятен әйтергә тиеш иде бит бу карчык! Әсәр әнә шундый кешелекле идея белән сугарылган. Балалары һәм оныклары өчен йөрәген бишкә бүләргә әзер торучы соклангыч Акъәби Бер Америка журналисты, безнең илдә әнә шундый әбиләрне очраткач, шакката һәм бу хакта үзләренең газетасында язып чыга. Әмирхан ага “Рәшә” дигән повестенда Зөфәр Сабитов кебек катлаулы социаль типны да "ачкан' кеше. Кыюлык булмауданмы, әллә көч җитмәүдәнме шикләнделәр—бездә әле андый типларны күрсәтү юк дәрәҗәсендә иде. Хәлбуки. максатым язучы тудырган образларны барлап чыгу түгел, ә бәлки иҗатындагы кайбер үзенчәлекләргә тукталу иде ләбаса. Әмирхан ага хикәяләрен моңсу хикәяләр дияр идем мин Аларда тел белән аңлатып булмый торган ниндидер моң, серлелек бар. Моны бары укыганда тоярга мөмкин Ничектер, сизми дә каласың, ул үзе күңелгә саркып керә, бар куәтенә эләктереп ала. Кайчак хикәяләргә кушылып елыйсы, бушанасы килә башлый. Нәрсәдә соң тәэсир итү көче? Ни өчен битараф калып булмый? Моның сәбәбен хикәяләрнең үзеннән эзләргә кирәктер Моңсулык—җан хәрәкәте ул. Моңсу әйберләрдә беркайчан да ялган, фальш булмый Ә аннары язучының сүзләрдән могҗиза ясый алуын кая куясың! Әсир итүнең тагын бер хикмәте телдә түгел микән9 Әмирхан ага телебездәге сүзләрнең чагыштырма авырлыгын. төсен, тәмен, бизәкләрен гаять нечкә сиземли торган язучыларыбызның берседер. Никадәрле образлар, күпме кичерешләр, күпме рухи байлык!. Әйткәнемчә, болар берсе дә күктән төшмәгән, алар иң элек язучының йөрәк кырында бөреләнеп. аннан соң гына чиста кәгазь битенә күчкәннәр Шуңа күрә язучы шәхесе—минем өчен үзгә шәхес Без Әмирхан аганың өенда, дөресрәге, эш бүлмәсендә сөйләшеп утыра- быз. Ул ашыкмый гына, һәр сүзнең тәмен белеп кенә сөйли (миңа язганда да шулай язадыр кебек тоела). Кайвакыт сирәкләнгән һәм чалара төшкән чәчләрен артка сыйпап куя. Аның язу өстәле пөхтә җыештырылган, артык әйберләр күренми Бер як читтә чип-чиста кәгазь битләре, арырак тәмәке көле савыты Безнең арада сүз. нигездә, тормыш һәм иҗат турында бара. —Әмирхан ага. сезне каләмгә, иҗат эшенә нәрсә этәрде икән? Бу хакта уйлап караганыгыз бармы9 Ул. гадәтенчә аз гына уйланып торганнан соң, сүзен башлый —Иҗатка тотынуым әдәбиятны бик яратканга күрә булгандыр инде. Татар язучыларын бик яратып укыдым Шуның тәэсирендә үземдә дә нәрсәдер язып карау теләге тугандыр дип уйлыйм —Минем биография хакында күп уйлаганым бар Язучының язмышын билгеләүче фактор түгел микән ул? —Биография язучы таланты—катлаулы күренеш Аның серләре әлегәчә ачылып беткәне юк. Хикмәт биографиядә генә түгел Дөньяны аркылыга-буига йөреп тә, берни язалмаска мөмкин Дөньяны гизмичә генә дә яхшы әйбер язарга була Әдәбият тарихында моның мисаллары бар —Ә күңел биографиясе9 —Менә монысы инде икенче нәрсә Күңелнең нечкәлеге, тирәнлеге тумыштан билгеләнә. Аннары, хыяллана белү, хыялга бирелү дигән нәрсә дә бар Төрле кешедә төрлечә Берәү хыялланганнарын оста иттереп сөйли ала Әкиятләр чыгару да шуның галәмәте Икенче берәү исә эчтән хыялланырга ярата Мин соңгысына керәмдер, ахрысы Язучылар бу җәһәттән бер-берсеннән нык аерыла. Әйтик, фантастик яки маҗаралы әсәрләр язучыда хыял, әлбәттә, көчлерәк булырга тиеш. Инде даһи язучыларга килсәк, мәсәлән, Гоголь белән Достоевскийда хыял искиткеч бай һәм тирән булган Креслосына иелә төшеп утырган Әмирхан ага мавыктыргыч, җанлы итеп сөйли. Сөйләгәндә ул хәрәкәтләр ясамый диярлек Бары тик ара-тирә сигаретының көлен генә каккалап куя Бу кулларның берсендә мөштек булса, икенчесендә күпвакыт каләм була торгандыр, дип уйлыйм үзалдыма —Әмирхан ага. әйтегез әле. иҗаттан башка яши алыр идегезме? —Яшәп булмас кебек Канга сеңгән Холыкка, гадәткә —Язучының язудан туйган, гаҗиз булган чаклары да була торгандыр бит —Төрле вакыт була. Бер әйбер язгач, бушап калганлык сизелә Туктап та торасың. Мин шундук икенчесенә тотына алмыйм Гаделсез мөнәсәбәтләр аркасында “бизеп тору" да булырга мөмкин Бәхеткә каршы, үтеп китә торган вакытлы күренеш. Игътибар белән карасаң. Әмирхан аганың йөзендә, күзләрендә ирләрчә бер моңсулык, уйчанлык бар Мин, үземдәге тарсынуны җиңеп, сүзне әнә шул якка борырга тырышам —Сездә моңсу хикәяләр Үзегездәге моңсулыкны ни белән аңлатасыз9 —Моның тирән сәбәпләре бар. әлбәттә Тумыштан моңлы булу нәтиҗәсе генә түгел бу. Мин. сәүдәгәр баласы буларак, 15-16 яшемдә типкенгә очраган кеше. Настроение тормыш белән бик нык бәйле бит ул Шулай да моң күбрәк туган җиремнән күчкәндер Дим буенда үстем, мин яшәгән ил-җир, авыл, табигать бик матур иде Бездә. Каргалы авылында, җыр бик күп Атай мәрхүм дә оста җырлый иде Җырны үземдә бик яратам —Тормыштагы кеше күзе "ияләшкән" вакыйгаларны ачу өчен язучыга нәрсә кирәк дип саныйсыз? Әмирхан ага сүзен сорауга каршы сорау белән башлады —Иҗат нәрсәдән башлана9 Ишеткән-күргәннән Яки хыялда кызыклы бер нәрсә туа Шуның берәр ягы сине уйландыра, дулкынландыра Орлыгын табасың, ниндидер мәгънә күрәсең һәм шуның өчен генә дә язу теләге туа Чөнки мәгънә бар—ачасы килә “Бер генә сәгатькә' "Матурлык Кем җырлады һәм башка хикөяләрн-болар бар да күргән-ишеткәннән туган әйберләр —Әмирхан ага. уйлаганыгыз бармы, язу өстәле артына сезне нәрсә утырта ихтыяр көчеме, әллә язмый торып тынычланмаумы9 —Дөресен әйткәндә, күбрәк үз-үзеңне мәҗбүр итү утырта Чөнки язарга 9. .к у . м з утырганнан соң гына теләк кузгалып китә, дәрт уяна. Башта кайчак утыра алмый азапланасың, сузасың. Шуны әйтәсем килә: әгәр ихтыяр көче дигән нәрсә җитмәсә, язучы туа да алмас иде Әгәр бу эш җиңел эшләнә торган булса, язучылар буа буарлык булыр иде Хәтта хат язар өчен дә ихтыяр көче кирәк. —Тагын бер сорау. Күп кенә язучылар сәнгатьчә шартлылык ярдәмендә эффект тудырырга омтылалар һәм. әйтергә кирәк, максатларына ирешәләр дә Ә менә сез сәнгатьчә шартлылыкка бөтенләй мөрәҗәгать итмисез диярлек. Бу аңлы рәвештә качуыгыз түгелме? —Юк. Бу үзе шулай килеп чыга. Мин табигыйлекне яратам, ясамаска тырышам. Ләкин табигыйлекне натурализм белән бутамаска кирәк. Язучының иң зур осталыгы, минемчә, тормыш материалыннан иң кирәген генә сайлап алуда һәм шуны табигый, ышандырырлык итеп бирә белүдә —Һәр язучының бер остазы, укытучысы була Сезнең бармы, кем ул? —Берәүне генә атап күрсәтергә кыенсынам. Мин татар әдәбияты үрнәкләрен укып үскән кеше. Иске әдәбиятны да шактый укыдым Язучылыкның тамырын беренче чиратта әнә шу лардан эзләргә кирәктер инде. Шуның өстенә, шәһәргә килгәч, рус әдәбиятын да шактый укыдым. Иң нык тәэсир иткәне Чехов будцы Аны кайчак хәзер дә кулыма еш алам. 18-19 яшьләремдә Достоевский белән мавыктым, “авырдым" дияргә ярый. Минем хикәя остасыннан иҗат процессының кайбер серләре турында да сөйләттерәсем килә: —Әсәр язганда каршыгызда кырыс укучы басып торамы, әллә фәкать геройлар арасына күмеләсезме? —Тегесе дә, бусы да түгел дип әйтер идем. Укучыны, әлбәттә, истә тотам Ләкин ул минем өстән контрольлек итми. Язганым барып җитәрме, кабул итәрме—әнә шул яктан истә тотам. Героема килсәк, ул бер тере кеше, мин аны шул килеш укучыга бирергә тырышам. —Иҗат иткәндә "салкын кан" белән язасызмы, әллә бик нык күңелдән кичерепме? —Нигездә "салкын кан" белән язам дип уйлыйм, үз хисләремне кушмыйча- рак, аларны мөмкин кадәр тыебрак язарга тырышам. Чеховның кызыклы сүзләре бар: "Кешене елатасың килсә, үзең елама, кешене көлдерәсең килсә, үзең көлмә",—ди ул. Мин моның белән килешәм Язып бетергәч, укып карыйм да кайчак үзем дә әсәрләнеп китәм. Хәтта күз яше бәреп чыккан вакытлар да була. —Әдәбиятта бик күп әйберләр язылды, әле дә языла тора. Сез ничек уйлыйсыз, киләчәктә темага кытлык булмасмы? —Тормышның үзендә темалар бетмәячәк. Тормышта алар тулып ята, дәрья кадәр Ләкин әдәбият берьяклырак китсә, үзенең максатларын чикли башласа, теманың да чикләнүе мөмкин Тормыш бит үзенчә яши, объектив яши. Анда темалар, конфликтлар беркайчан да бетми, таба белергә генә кирәк. Алга таба сүз хикәя жанры турында барды. Мин үз чиратымда бездә повесть-романнарның күп булуы, ә хикәяләрнең киресенчә аз күренүеннән зарландым Бәлки, хикәя жанрының авыр булуыннан киләдер бу? —Аның асылда берсе дә җиңел түгел,—дип сүзгә кушылды Әмирхан ага — Хикәя язу зур осталык таләп итә. Хикәяче тормышны бик нык белергә тиеш. Бик үткен күз кирәк, вакыйганы тотып ала белү кирәк. Хикәядә мәгънә булырга тиеш Хикәя аша романдагы мәгънәне бирергә мөмкин. Яхшы хикәяләренең азлыгы тормышны сай белүдә кечкенә нәрсәдән олы мәгънә таба алмаудадыр дип уйлыйм мин. Чехов әнә вак кына нәрсәләрдә дә мәгънә күрә белгән. Шуның белән үлемсез Чехов булып калды да ул. —Поэзияне яратасызмы? —Яратам, укыйм. —Бездә поэзия яки проза алда дип сөйләүчеләр күренгәләде. Сезнеңчә, болай дип әйтү дөресме? —Кемдер боларны чагыштырып карый икән, дөрес түгел дип исәплим. Сан ягыннан, әлбәттә, шигырьләр күп языла Ләкин сыйфат ягын да искә алырга кирәк Мин үзем прозаны артта димәс идем. —Сез талант төшенчәсен ничегрәк аңлыйсыз7 —Моны билгеләү безнең кулдан килә торган эш түгел. Бер генә нәрсә әйтә алам: аның оясы баш миендә булса кирәк Берәр нәрсә әйбәт язылса, талант нәтиҗәсе дибез Бүтәнчә әйтергә кыенсынам —Әмирхан ага, хәзерге әдәбиятта даһилар аз булуын ни белән аңлатырга7 Тизлекләр чорында яшибез бит Бәлки язучы тормышны куып җитәргә өлгермидер? —Хикмәт тормышның тизлегендә, кызулыгында түгел. Минемчә төп сәбәп бүтәндә Даһи ул күп хакыйкатькә үз акылы белән ирешә, үзе ача Ә без әзер хакыйкатьләр белән яшибез, бу заман өчен табигый Бара торган юл сызылган, кыйбла, сәясәт билгеле Үзебезгә хакыйкатьләр ачуның кирәге юк шикелле Ә менә фәндә ни дә булса ачарга мөмкин Ләкин хәзер фәндә дә ачышны аерым кешеләр түгел, коллектив белән ясыйлар, бу да кызыклы Әдәбиятта хәзер нинди дә булса яңа хакыйкать әйтү шактый читен эш. —Хәзерге заманның иң актуаль проблемалары дип нәрсәне әйтер идегез7 —Миңа калса, кеше тәрбияләү Яхшы кешеләр кирәк, шунсыз яхшы җәмгыять тудырып булмаячак. Андый кешене тәрбияләргә кирәк Моны әдәбият та башкара. Безгә үгет-нәсихәт түгел, уйларга мәҗбүр итү, уйларга өйрәтү кирәк Аның өчен уйландыра торган әсәрләр язарга кирәк Ә инде уйландыра торган әйберләр язу өчен тормышны бөтен катлаулылыгы белән күрсәтү, конфликтлардан качмау, курыкмыйча язу кирәктер дип саныйм —Хәтерлисездер, сезнең йөзьяшәр Миңлебай карт, самолеттан бүре атып йөрүчеләр турында ишеткәч, болай ди "Моның ни кызыгы да, ни комарлыгы бар? Юк, әллә нишләде замана! Машина да машина, ә кешенең үз йөрәгенә, үз кулына ни кала?!” Чыннан да. уйлап карасак, хәзерге кешегә бөтенесе әзер Сез аны ялкаулыкта гаепләргә җыенмыйсызмы? Әмирхан ага үзе дә сөйләшүгә шулкадәр бирелгән. хәтта тәмәкесенең фильтр төпчегенә җитеп, сүнеп калуын да сизми утыра икән Ул салмак хәрәкәтләр белән икенчесен кабыза башлады —Биредә "ялкаулык" дигән сүз туры килеп бетми кебек. Чыннан да. эшне ансатлаштырдылар хәзер, табигый күренеш Бүрене ат өстендә килеш сугу өчен кыюлык, батырлык, зирәклек таләп ителә Ә вертолеттан сугу өчен боларның берсе дә кирәкми—чөнки хәтәр юк. кеше бүрегә якын да килми Монда сунарчылык ләззәте күренми. Бүре кебек ерткыч белән күзгә-күз очрашу кызыклы- рак. Бергө-бер булганда ихтыяр көче, җитезлек, өлгерлек тә ачыла —Буш вакытыгыз бармы7 Аны ничек үткәрәсез? —Буш вакыт күп миндә Мин алай көне-төне язып утыра алмыйм Ничектер гадәткә кергән: эшләсәм көннең беренче яртысында дүрт-биш сәгать эшләп алам Төштән соң һавага чыгам, укыштыргалыйм. —Сезнең “хобби"? —Анысын юк дияргә була. —Иң яраткан ризыгыгыз? Бу сорау сирәк елмая торган Әмирхан аганы елмайтып ук җибәрде —Мин үзем талымлап тора торган кеше түгел. Балачактан бирле катыкны яратып ашыйм. Хәзер дә аерылган юк Әмирхан ага белән күп тапкыр очрашканым, сөйләшкәнем бар Беренче очрашу аеруча хәтеремдә Китап кибетендә таныштык Минем беренче хикәяләрем турында "тере" язучының үз авызыннан бәя. киңәш, сүз ишетәсем килә Ул язмаларымны карап чыгарга, үзенең фикерләрен әйтергә ризалык белдерде Шунда "Вакытым юк бит. энекәш", дип әйтсә дә. бер чара юк иде Алай димәде, олы башын кече итеп дигәндәй, сөйләшер вакыт тапты 'Язучы булыр өчен күп укырга, күп эшләргә кирәк",—дигән гади, әмма бик тә мәгънәле сүзләре исемдә калган Әмирхан ага мине беренче күрүдә үк инде үзенең гадилеге, киң күңелле һөм игътибарлы булуы белән сокландырган иде Аңарда һавалану, тәкәбберләнү, эрөю. масаюның эзе дә юк Чыннан да. үзендәге бик күп гүзәл сыйфатларны үзәнең геройларына тамчылап өләшкән, тараткан ул Тыштан болай гаҗәеп сабыр, тыныч, салмак күренсә дә. мин аны андый димәс идем. Геройлар кичергән халәт, психологик тибрәнешләр, шатлыклар һәм борчулар—болар бар да авторның йөрәгеннән саркып чыккан нәрсәләр Әмирхан ага турында Леон Вертның сүзләре белән “иң сабыр һәм иң тынгысыз кеше" дип әйтәсе килә. ■Астроном өчен йолдыз никадәрле кирәк булса, үзләрен тормышны өйрәнүгә багышлаучылар өчен мин дә нәкъ шулай кирәкле" Монысын Чехов әйткән. Әгәр Әмирхан ага бу сүзләрне үзалдына кабатлый икән, мин моңарда бернинди мактану күрмәс идем. Чөнки язучының бөтен иҗаты, персонажлары безне тормышның иң тирән, иң серле һәм иң нечкә катламнарына алып керә, андагы мәхәббәт һәм нәфрәтне, матурлыкны тоярга ярдәм итә. ВАТАНЫҢНЫ... ЭЗЛӘП КИЛГӘНДӘ һәрбер кабер ташы астында Дөнья хәтле тарих посып ята Гёте. Кеше Һәм җәмгыять меңнәрчә җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән. Язучы шәхесе белән бу бигрәк тә шулай. Беренче тапкыр тәпи атлап китүләр, Кояш һәм Айны күреп гаҗәпләнүләр, өлкәннәрдән һәм әби-бабайлардан ишеткән сүзләр, табигать һәм аның фасылларына бәйле күренешләр, үсә төшкәч, мәхәббәт, кешеара мөнәсәбәтләр кешене гомер буе чарлый, озата килә. Талант тумыштан бирелә, дидек. Ләкин аны кер кундырмый кадерләп сакларга. үстерергә, баетырга, кешеләр һәм җәмгыять файдасы өчен дөрес эзгә юнәлтергә, тиешле нәтиҗә белән җавап бирерлек хәлгә китерергә кирәк. Булачак язучы һәм аның язмышы өчен болар—бик тә мөһим нәрсәләр. Ренат Харис: "Иҗатчы буласы кеше "кирәгенә күрә ярагы’ (на спрос и предложение) дигән иҗади этәргечне, үзенең кирәклеген тоярга сәләтле булырга тиеш. Бу сәләт аңа геннар аша бирелергә дә. тәрбия аша килергә дә мөмкин дип уйлыйм Сәләтеңне үстерү йә үтерү—инде мәсьәләләрнең дә мәсьәләсе! " Әдипнең үзе яшәп яткан җәмгыять белән багланышы—шулай ук колоссаль фактор! Есенин “Ватанымны эзлим, "—ди әнә. Некрасов исә, шушы темага кагылганда, аңардан да уздырыбрак, усалрак итеп әйтә: "Предмет югарырак булган саен, син аңарда йә яңача ачыласың яки. киресенчә, талантсыз икәнеңне күрсәтәсең" Язучының мин"е (шәхесе) халык масштаблары зурлыгына күтәрелгәндә генә әдәби әсәр тирән, колачлы һәм искерми торган була Пушкин үлгәннән соң Достоевский: "Ул үзе кинәт халыкка әвередде”,—ди. Татар әдипләреннән Ә Еники. А.Гыйләҗев, М Мәһдиев турында да әнә шулайрак әйтеп булыр иде, минемчә. Әйе. һәр язучының язганы артында аның күрер күзгә күренмәс шәхесе ярылып ята Аның исеме—коры "мин" генә түгел әле. Моның артында—социаль- иҗтимагый шартлар, фәлсәфи-психологик педагогика, җәмгыятьнең гасырлар буе җыйналып килгән һәм рухи, һәм тарихи тәҗрибәсе ята. Язучы физик яктан гына җәмгыять баласы, кирәксә һәм көче җитсә, ул җәмгыятьне дер селкетә ала! Сәгать уклары һәрчак алга бара. Язучы да иҗатында әнә шулай булырга тиеш. Бер адым алданрак барган очракта гына ул тормыштагы тектоник тетрәнүләрне сиземли ала. прогноз яисә художестволы анализ ясый XIX гасырда ике китап кешелеккә чын-чынлап тарихи йогынты ясады Бичер Стоуның Том агай алачыгы' романы Америкада коллыкны юкка чыгаруда искиткеч роль уйный Ә инде Чернышевскийның Шлиссельбург төрмәсендә ике ел чамасы язган Нәрсә эшләргә?" романы черек Россияне айкап ташлады, кешеләрне революция юлына этәрде Гүя вакыт үз чоры, заманы, үткен проблемалары турында сөйләтер өчен әдәбият даһиларын тарих сәхнәсенә калкытып чыгаргандыр шикелле Сөйлә Пушкин, Толстой сөйлә, Тукай. Җәлил Достоевский турыдан-туры әйтә: “Әгәр мине үлемгә хөкем итмәсәләр. аннары бу карарны каторга һәм сөргенгә алмаштырмасалар мин күп әсәрләремне язалмый калган булыр идем" Ул төрмә-сөрген дигәннәре безнең татар әдипләрен дә читләп узмады Кәрим Тинчурин, Шамил Госманов, Фатих Кәрим. Фәтхи Бурнаш. Мирсәй Әмир Ибраһим Салахов, Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин Санап бетерерлек кенәм түгел! Уйлап карасаң, алар ни сөйләмәс, ни язмас иделәр! Исән кайта алган Хәсән Туфан ул 16 ел буе күргәннәре хакында үзе язса, без никадәр тулырак дөресрәк мәгълүмат алган булыр идек. Ярый әле Рафаэль Мостафин һәм Газиз Кашапов аның турында укучыга байтак гыйбрәтле язмаларын матбугатта чыгарып өлгерделәр Рәхмәт үзләренә' Аяз Гыйләҗевнең, Хәсән Туфанның, Ибраһим Салахов һ б төрмә шулпасын "татып" чыгулары аларның иҗатына йогынты ясадымы9 Һичшиксез, ясады! Әдәби әсәрләрен мисалга китереп укучыны ялыктырасы килми Тик алар арасында А Г ыйләҗевнең хөкүмәткә, җәмгыятькә карата оппозициягә басуы аеруча күзгә ташлана иде Бу очракта аның "Балта кем кулында" романын әйтеп китү дә бик җитә. Ренат Харис: ‘Әдәбият сөючеләр белән очрашулар вакытында еш кына автор һем аның персонажлары турында сораулар ишетергә туры килә әсәрнең герое рухи яктан автордан өстенрәк була аламы, автор тормышта—бер, ә иҗатта бөтенләй икенче кеше булып яшиме һәм башкалар Бу сораудан "Язучы" дигән биеклеккә күтәрелгән автор, әлбәттә үзенең персонажларыннан бик күп ягы белән өстенрәк була". -дип җавап биреп тә котылып булыр иде Чынлап та, минем фантазиям җимеше генә булып туган персонаж ничек инде миннән акыллырак, кыюрак, булдыклырак була алсын— ул бит, ахыр чиктә, минем акылымның бер бәләкәй кыйпылчыгы гына' Андый персонажлар бер әсәрдә дистәләгән булырга мөмкин, һәм иҗат гомерендә язучының дистәләгән күпперсонажлы әсәр иҗат иткәнендә онытмаска кирәк Алмагачның бер ботагы бөтен алмагачтан баерак булуы мөмкинме 9 Ләкин, әйтик, Җ. Төрҗемановның "Көмеш дага" романындагы Лобачевский роман авторыннан "акыллыракмы"? Муса Жрлил турында поэмалар, романнар язган авторлар рухи яктан үз персонажларыннан өстенрәкләрме 9 Иә булмаса. романдагы Лобачевский тормыштагы Лобачевскийдан өстенрәк була аламы? Бу сорауларга ничек җавап бирергә?" Урысның күренекле язучысы Александр Солженицын да төрмәләрне кичкән кеше Тик аның язмышы башка төрлерәк АКШта озак еллар яшәп. "Архипелаг Гулаг"ны язып, ул хакыйкатькә сусаган совет кешеләрен тәмам әсир итте Һәркем КГБ күзеннән кача-поса. яшертен төстә шул китапны табарга һәм укырга тырышты Кайтты Солженицын, ләкин үзе яшәп киткән СССРга түгел, яңа бер илгә— Россиягә өйләнеп кайтты Акыл сата башлады, сәясәткә кереп китте. Россиядәге милли республикаларга каршы мәсхәрәлерәк сүзләр дә әйтеп ташлады (Әйтик, Татарстан һәм Чечня турында) Кыскасы, үзәнең империячел һәм шовинистик мәсләген ачып салды Юкса нинди популяр, халыкчан бер әдип иде Мин аңа ачы гына бер хат та язган идем, нишләптер, җавап бирмәде Атаклы спортчыны бернинди патша яисә президент та өреп-кабартып ясый алмый Әдәбиятта бу бигрәк тә шулай Әмма элек тә сарай шагыйрьләре булганы мәгълүм Хәзер дә бардыр мондый хәлләр, алар битлекләрен, төс-кыя- фөтлөрен генә үзгәрттеләр бугай Айдар Хәлимнән "Заман" газетасы сорый "Сез бәхетлеме?" "Мин үземне ничек бәхетле саныйм ди. әгәр халкым коллыкта, дәүләтчелегебез юк икән",— шулай ди язуны Туры сүзне әнә шулай әйтә белергә дә кирәк шул. 1856 елда Россия Кырым сугышында җиңелә! Тютчев шул чакны ничекләр бәргәләнә (патриот чиновник, дворян) Ә безнең Совет заманында тирестән (гафу итегез, авыддан ) күтәрелеп чыккан язучылар илнең-хөкүмәтнең күпме хаталарын күрмәмешкә салыштылар Хәзер дә менә ун елга сузылган Чечня сугышы турында юньләп сүз әйткәнебез, чаң какканыбыз юк. Бер уйласаң, гаҗәп хәл бит бу. Гаяз Исхакый исән булса, инде әллә кайчан әллә кайларга хәтле барып җиткән булыр иде Совет заманында әдипләр җилкәсен ике авыр таш басып торды: берсе, әйткәнемчә, цензура, икенчесе—социалистик реализм. Беренчесенә тукталып та тормыйм Икенчесе хакында бер-ике мисалны әйтеп китәсе килә. "Казан утлары" журналында эшләгәндә миңа Газиз Кашаповның “КамАЗ" турында язылган романын редакцияләргә туры килде Андагы эт эчәгесе кебек җөмләләр—карурман инде менә. Ләкин иң кыены—социаль заказ рәвешендә, “ура-патриотизм рухында язылган бу әсәрдә күңелсез урыннар, репортажга тартым сәхифәләр аның художество сыйфатына хәйран каты суга иде. Әлмәт якларында яшәүче Җәмит Рәхимов шулай ук роман алып килгән. Анда— Себер урманнары, нефть, бәхет эстәүче һәм акча эшләүче үзебезнең "күчмә татарлар Автор белән эшләү процессы шулай ук авыр булды. Әмма шунысы куанычлы соңыннан Газиз Кашапов—Хәсән ага Туфан, ә инде Җәмит Рәхимов легендар Батырша турында менә дигән роман яздылар. Җаваплылык. әдәби материал тукымасы үзеннән-үзе яңа тел-стильне сорап алган, ахрысы, дигән фикердә калдым мин. Заманы шундый булгач, гаепләп тә булмый, ләкин соцреализм хәтта талантлы әдипләрне дә үзенең җәтмәсенә 'эләктереп" алды Мисал. Фатих Хөсни коллективлашу хакында "Җир авазы” дигән роман яза. “Син советка, колхозлашуга каршы әсәр язгансың, үзгәрт, давай!”—дип китереп кысалар моны Кыям Миңлебаев әйтүенчә, әлеге әсәрнең беренче варианты әдипнең кызында сакланырга тиеш Менә шуны табып алып. "Җәяүле кеше сукмасы” белән чагыштырып карыйсы иде безгә! Бөтен әдипләр дә социалистик реализм методына сукырларча ябышып ятты дип уйлау дөрес булмас М Шолоховның “Тын Дон”ын искә төшерик. Миңа, һәрхәлдә коммунист Кошевой образына караганда аклар белән кызыллар арасында шактый буталып йөргән Мелехов образы ныграк ошый иде. А.Фадеев Метелица" әсәрен язганда да як-ягына каранып тормаган, үз принципларын алга сөргән Үзебезнең әдәбияттан Галимҗан Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр"ен генә хәтерлик. Ике дусның, ике туганның фаҗигасе бик тә кыю сурәтләнә анда. Мин студент чакта остазым, укытучым, мөгаллим Ибраһим ага Нуруллин- ның Шигырь ул академикка да. сыер савучыга да бердәй дәрәҗәдә аңлаешлы булырга тиеш ,—дигән сүзләре белән берничек тә килешә алмадым. Бәлки, ул бүтәнчәрәк фикер әйтергә теләгәндер, белмим Лорка, Блок. Хлебников, Вознесенский кебекләр, һәрхәлдә, элита өченрәк язганнар. Ә инде Д Бед- ный. М Хөсәен, Р Гәрәй һ б шагыйрьләр иҗаты халыкка якынрак Алай дисәң, ике якка да аңлаешлы әсәрләр дә күп бит әле әдәбиятта: Пушкин, Есенин, Тукай шигырьләре. А. Чехов, М. Шолохов, Шукшин. Ә Еники. М Мәһдиев, А Гыйләҗев прозасы Шулай, әдәбият ул ике икең дүрт шикелле гади генә кагыйдәләргә сыеп бетә алмый. Анар: Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе бик мөһим. Әмма күзәтүчөнлек. тормыш вакыйгаларын һәм тәэсирләрне туплау—бу әле язучы булдым дигән сүз түгел Төрле буяулар сатып алу әле синең рәссам булуың турында сөйләми, шуның шикеллерәк Сүз һаман да талант һәм тырышлык мәсьәләсенә кайтып кала. Туфан Миңнуллин: -Дәүләт Советы утырышларыннан сюжетлар димим, әмма кайбер фикерләр, детальләр алам үземә. Әйе. шулайдыр, сессия эше- үзе бер спектакль бит ул. Аның режиссерлары да, массовкалары да җитәрлек минем күзәтүемчә" Язучы кеше күктә, фәрештәләр янында яшәми Алар белән дә нинди генә хәлләр булмаска мөмкин Шулай берчакны Мәскәүдә зур гына халыкара симпозиум бара икән. Шолоховка сүз бирәләр)—юк та юк теге Югалган Бактың исә. Бразилиянең атаклы язучысы Жорж Амаду белән ресторанда пирәшләп утыралар икән—сагынышканнар. минсиңайтим. Язучыларның Аккош күлендә бер яшь шагыйрь күршесенең одеялын чәлдергән икән Мин аны гаепләр дигән идем. юк. Сибгат ага Хәким туңгандыр. кирәк өчен алгандыр, дип шагыйрьне аклап чыкты Сергей Михалковның бер очрашуда. "Кайчакны миңа ак кәгазь каршында утыру оят булып китә",—дип ычкындырган иде. рәис Гариф Ахуновның ут чагы, бер дә югалып калмады, әйтте —Ә сез. Сергей Владимирович, андый чакта соры кәгазьгә язарга тырышыгыз Казан университетының Актлар залы тулы студентлар шаулатып көлде ул чакта Каховский. бер язмасында, ни өчендер шәраб белән дус булган шагыйрьләрнең бу гамәлен яклап чыга. Икенче яктан, күпме талантлар еш кына шешә төбенә кереп баткан була Роберт Батулла мәкаләсеннән ‘Шагыйрь Мөдәррис Әгьләмовутны. суны, җиз торбаларны кичкән егет. Гаиләсездө. фатирсыз да. паспортсыз да калып, урамда, суыкта дистәләрчә еллар каны һәм җаны калтыраган кеше Ләкин зарланмады. Зарланып кем аны аңлар иде икән соң? Ниһаять, иҗади дуслары ярдәмендә паспортлы да. йортлы да булды ул. Әйе. үзенең җылы куышын үзе кора алмаган кеше, шагыйрь булса да. композитор. рәссам булса да. мактауга лаек түгел, шиксез Миңа калса. Мөдәрриснең һәм холыклары аңа охшашларның фәлсәфәсе бер Андыйлар Мин—талант иясе. бәс. миңа шартлар тудырыгыз. Талантлы кешегә ни кыланса, шул килешә Сез мине кичерегез, минем турыда кайгыртыгыз' -дип гамәл кылалар сыман' Шактый бәхәсле фикер, ләкин дөреслек орлыклары да юк түгел, биредә, миңа калса Тагын бер нәрсә борчый яшьләр арасында масаю, даһилек. йолдызлык чире шактый еш күренә Андыйларга инглиз мәкале белән җавап кайтарасы килә “Кемдә зур акыл икән, моның белән идарә итү өчен аңа тагын да зуррак акыл кирәк” Джек Лондон әнә булган бөтен акчасына "Бүре йорты дигән бик затлы-зур йорт салдыра Менә шуны яндыралар, ә ул гаеплене эзләп азапланмый, берәүгә дә үпкәләми Кечкенәдән әтисез үсеп, бик күп кыенлыклар кичергән кешенең егетлеге, киң күңеллеге инде бу. күрәсең Шунысы кызганыч, алтын приискасы тоткан шагыйрь Дәрдемәндтән башка бездә бөр генә татар язучысы да бай яшәмәгән. Ул да совет чорында, гомеренең соңгы көннәрендә, байлыкларын тартып алгач, кызганыч хәлдә вафат була Мин совет заманында Кавказ, республикаларының Мәскәү әдипләрен ничек каршылавын ишетеп тә. күреп тә беләм Язучы Нодар Думбадзе ничә еллар шәраб базында “көч ж,ыеп" яткан виноград мичкәләрен тәгәрәтеп чыгарганда мәскәүләрнең күзе маңгаена менә иде. дип сөйлиләр Кемдер әйтмешли, талант Ходайдан бирелсә дә. аның нәтиж,әсе һәрвакыт үзеңнән тора СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН Тел байлыгы- фикер байлыгы дигям суп. II Карам ти Әйе. тел байлыгы белән фикер байлыгы—язучы өчен кошның ике канаты кебек. Әдипнең төп максатларыннан берсе—гап-гади сүзләрне художестволы (тылсымлы) сүзгә өйләндерү Татар телендә якынча ярты миллионнан артык сүз бар дип исәпләнә. Без. әдипләр, каләм ияләре—барыбыз да халыкның әнә шул мәңге саекмас хәзинәсеннән файдаланабыз. Әмма, бик тә гадиләштереп әйтсәк. Галинең язганнары—Галичә, Вәлинең язганнары Вәличәрәк килеп чыга шул Димәк, бөтен хикмәт энҗе бөртегедәй сүзләрне уйната, файдалана белү осталыгына әйләнеп кайта. Фатих Хөсни әдипләр турында. Кеше күңелен тылсымлый белүчеләрди. Шул ук вакытта Урынындамы сүзләр-солдатлар?" дигән бер тәнкыйть мәкаләсендә сүзләрне, тәгъбирләрне, җөмләләрне дөрес һәм оста итеп куллана белмәгән каләмчеләрне бик усалланып камчылый да Достоевский. һәркемнең үз грамматикасы бар. дигән фикер әйтә. Аяз Гыйләҗев яза "Мөхәммәт Мәһдиев теле—Илһам Шакиров моңнары, Рөстәм Яхин фантазиясе шикеллерәк". Дөрес һәм матур әйтелгән! Бетховен органда уйнау осталыгын төгәл бәяли: "Бу бик гади эш. Тиешле клавишларга бармак белән дөрес баса белергә генә кирәк". Билгеле булганча, әдәбиятның төп объекты—кеше, кеше җаны, кеше рухы. Тормыш давылларының уртасыннан атлап баручы кеше кискен хәлләрдә кайсы юлны сайлый, нинди идеалларны юлдаш итә9 Яңалык тойгысын, беренче чиратта, әнә шундый сорауларны сәнгатьчә хәл итә белү, димәк, кеше рухын ача белү, туган тел осталыгы, тел йогынтысының тәэсир көче белән билгеләргә кирәктер. Әйе. сәнгать әсәре чын мәгънәсендә ачыш булырга тиеш. Шул чагында гына ул йөрәгебезгә һәм акылыбызга йогынты ясый ала, дөньяны танып-белүдәге рухи тәҗрибәбезне баета Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Әйтик, үзенең “Тынычлану дигән хикәясендә гомернең бик тә кадерле нәрсә булуы, кешеләр арасындагы мораль, әхлак һәм социаль мөнәсәбәтләрнең гаять зур фактор икәнлеге турында сөйләп. Әмирхан ага Еники һәммәбез өчен дә ачыш ясады. Драматург Туфан Миңнуллин исә кыю рәвештә "Адәм баласына ял кирәк!" дип чаң сукты Һәм шушы аваз һәммәбезне сискәндерде, айнытып җибәрде, тормыш гаменә чумган акылыбызны яшәешкә бүтәнчәрәк карарга этәрде. Аяз Гыйләҗ- евнең “Җомга көн. кич белән" исемле повесте да яшәү мәгънәсе, кеше күңеленең матурлыгы хакында кат-кат уйландырды Әдәбиятыбыз тагын да үссен һәм көчәйсен, милли рухыбыз баесын өчен әнә шундый ачышлар мул кирәк. Прозаикмы ул. шагыйрьме—яңалык тойгысы язучы дигән исемне йөртүче шәхеснең иң элек үзендә, күңелендә, йөрәгендә, төгәлрәк әйтсәк, баш миенең кайсыдыр бер почмагында булырга тиеш. Әгәр язучының үзендә шушы тойгы юк икән—ничек инде әдәбиятка яңалык, яңа фикер, фәлсәфә, яңа ачыш өстәлсен ди?! Без—бүгенге көн балалары Шулай булгач, яңалыкның бүгенге көн төсмерләре белән баетылуы, заманның катлаулы һәм нечкә проблемалары белән яктыртылган булуы мәҗбүри дип беләм Тирә-ягыбыз тормыш белән, серлелек белән, яңалык белән мөлдерәмә тулы. Яңалык үзе һәр язучыны сагынып, көтеп тора Ләкин сүзнең кадерен, тәэсир көчен беркайчан истән чыгармаска кирәк. Айдар Хәлим: “Иҗатның ’чишмә башларьГ турында. Күз алдыгызга китерегез сабый баланың беренче тапкыр күңеленә сүз килә. Сүз йә матурлыкка соклану мәхәббәттән мөкиббән китү, йә нәфрәттән, гарьләнүдән ярала Минем үземдә шагыйрьлек укый-яза башлагач та. Матурлыкка һәм Батырлыкка сокланудан яралды, дип әйтә алам Бераз ушым ачыла төшкәч. Кальбем гаделсезлекнең күп булуыннан рәнҗеде Инде балигъ булып, ир-егет чорына кергәч, миндә кешеләрне матурлык тойгысы аша тәрбияләү, матурлык тойгысы аша Гаделлек Патшалыгын урнаштыру теләге—Иман дигән иман туды. Бәхетсез милләтнең бәхете өчен көндәлек һәм гомерлек корөш. гомерлек турытукайлык минем рухи кыйблама әверелде. Шушы тойгы мине бер юлы—бер мизгелдә мине шагыйрь, публицист һәм чәчмә әсәрләр язучы итте Чөнки әдәбиятның барлык жанрлары нигезендә шигърият вә шагыйрьлек ята. Яхшы шагыйрь булмаган кеше яхшы публицист һәм кайнар фикер иясе була алмый!’ Шагыйрь Р Гаташның өч кенә сүздән торган шигырь юлын хәтергә төшерик: Европада татар ша.-ыйрмэре ' Әйе, нибары өч сүз Ә менә шулар артында никадәрле шигъри куәт, киңлек. 136 уфтану һәм горурлану, татар шагыйрьләренең ут эченә килеп эләгүе, сугыш фаҗигасе ярылып ята. Алга таба укыган саен шагыйрь әнә шул фаҗигане өр-яңа сүзләр белән көчәйтә, тирәнәйтә, татар җанлы кешеләрнең күңелен айкап сала. Александр Блок сүзнең көче-тылсымы хакында: “Ә тирәндә аваз дулкыннары ята",—дип яза Менә Равил Фәйзуллинның элегрәк язылган бер шигырен искә төшерик Чайкала- чайкала Иделдә Ай кала Әлеге юллар Атилла җиһангир заманнарыннан, моннан меңәр ел элек язылгандыр шикелле тоела миңа Гап-гади сүзләрдән шагыйрь бөек образ тудырган, тарихның әллә кайчангы катламнарына хәтле үтеп кергән Гап-гади ә бәлки илаһи-бөек күренеш әнә шулай поэзия югарылыгына күтәрелә Дөньяны сүз бизәр, дигән безнең бабайлар Мөдәррис Вәлиев: "Китап сүзенә хөрмәт традиция-йола буенча гына түгел Китап кешене үз-үзенә-зурлыгына. көченә, матурлыгына инандырып килгән, шул ышаныч ярдәмендә сират күперләреннән алып чыккан Кешенең шәфкатьсезлеген күрсәң, балачагында ул әкият тыңлап үсмәгәндер, дип уйла Кешенең күңел күзләре сукыр икәнен абайласаң, аның үз гомерендә шигырь укып әсәрләнгәне юктыр дип кызган" Менә шуңа бүгенге шигырьләрне укыганда иңгә җаваплылык тойгысы баса, күңелгә Тукайның мәгълүм юллары килә Күкрәгемдә минем шигырь уты саумы ' Ходай безне әнә шушы рухи чукраклыктан, мескенлектән, мәнсезлектән. олы хис яисә гамь белән янып яшәүләрдән мәхрүм итә күрмәсен Әдәби-художестволы сүз осталары әдәбиятта күп. әлбәттә Әмма. Чеховтан кала. Купринны атыйлар Бу—дөреслеккә туры килә шикелле Мин заманында аның “Кояш сукканда" хикәясе һәм “Арсеньев тормышы" дигән романын укып чыкканнан соң андагы тел байлыгына, вакыйгаларны сурәтли белүгә, сүзтезмөлөрнең ифрат камил урнашуларына, геройлар психологиясенең мөкаммөл бирелешенә таң калган идем Бальзак һәм Джек Лондон, ни әйтсәң дә. тормыш ваклыкларына тирән кереп баталар Флобер исә һәрбер җөмләсен энҗедәй кат-кат эшкәртергә тырышкан, диләр. Бездә Әмирхан ага Еники әнә шулайрак иде "Берәр җөмләмне ахыргача төгәлләми торып, икенчесенә тотына алмыйм"—дия торган иде Фатих Хөсни. Аяз Гыйләҗев та—көчле стилист, оста психологлар Ә инде яшьрәкләрдән Марсель Галиев һәр җөмләсеннән берәр хикмәт коярга тырыша Ркаил Зәйдулла да бу җәһәттән аңардан бер дә калышмый диярлек Әгәр әсәрдә яшьлек-аваз. (В Маяковский). сүз сулышы (Мандельштам), прозага гына хас ритм юк икән (Паустовский). моны—талымсызлык, җавапсызлык. талантсызлык билгесе, дип бәялиләр Яхшы сүз. китап сүзе һәрчак һәркемне үзенә тарта Океаннарны бик күп илләрне кичеп йөрүче Миргазиян Юныс Алжир һәм башка илләрдә Николай Бердяев, Георгий Федотов. Сергей Булгаков. Владимир Набоков һәм башкаларның китапларын сатып ала да каютасында кача-поса укып чыга Ләкин совет заманы бу. идеологик. таләпләр бик кырыс Кораб Одессага якынлаша башлагач, әлеге китапларны ул. бәрәңге капчыгына бушатып, тиз батсын өчен эченә тимер әйбер салып, иллюминатор аша диңгезгә ташлый М Юныс әйтә бу—минем тарафтан вандализм. мине манкортлаштырудан коткаручы фикердәшләремне суга батырып үтерү белән бер дәрәҗәле хыянәтчел адым булган икән Ләкин “дөрес эшләвем" бик тиз расланды КГБ стукачлары бик тиз арада минем каютадагы барлык китапларымны карап, тентеп чыктылар Миргазиян Юныс: 'Менә шул халыктан яшертен китапларны укып чыкканнан соң гына мин социализм җәмгыятенең ни икәнен аңладым һәм оппозици- онергә. милләтчегә әверелдем. Андый китаплар белән очрашу минем яшәеш кыйбласын бөтенләй икенче тарафка борып җибәрде"дигән сорау ташлый: —Менә сез, ярты гасырдан артык урыс арасында яшәп, чирек гасыр диңгез кичеп, урыс югары уку йортларын тәмамлап, урыс журналында эшләп тә татарлыктан ваз кичмәгән, кичү генә түгел, хәтта татар өчен җан атып яши торган иң мөхтәрәм шәхесләребезнең берсе. Әгәр урысча язган булсагыз, сезнең әсәрләрнең тиражлары дистәләгән мәртәбә күбрәк чыгып, даныгыз тагын да еракка таралыр иде дип уйлыйм. Ә сез башка юлны—чын татар юлын сайладыгыз ... Миргазиян Юныс җавап бирә —Син дөрес әйтәсең, әгәр урысча язсам, мин кимендә 30-40лап китап чыгара алган булыр идем Эш менә нәрсәдә, энекәш. Урысча намаз укып була микән? Юктыр дип беләм М. Юныс белән кызыклы бер хәл була: "Шәмдәлләрдә генә утлар яна" дигән, миңа калса, иң милли һәм кызыклы әсәрен ул чистага яңадан күчерә һәм . каралама диеп. диңгезгә ташлый! Караламасы исә—кулында, каютасында торып кала Фантазия белән чынбарлык арасында яшәгәндә әнә шундый гайре табигый хәлләрнең чыгуы иҗат әһелләре өчен бер дә чит нәрсә түгел. Моның кайбер мисалларын алдагы бүлектә дә әйтеп киткән идек. Италияне гизә башлагач, ул итальян телен өйрәнә башлый һәм гаҗәпләнә: бездәге сабын—аларда “сабон", пыяла дигәнең “фиала" дип атала икән. Очраклы хәл түгел бу, әлбәттә. Атилла ярты Европа. Азияне яулап алган чакта, ирләр-хатыннар гына түгел, тел вә лөгать алмашу да көчле булган, күрәсең Әйе. кыйммәтле сүзләрнең фәһеме беркайчан да үзенең асылын югалтмый. Зөлфәт: Шулкадәр дә хикмәтле, серле дөньяда ни бар. анда нинди гамәлләр кылына—шу ларның һәммәсенә дә кеше дигән әкәмәт зат сүзләр уйлап тапкан. Һәм ничәмә-ничә телдә диген әле. Суз белән дөнья бәйләнеше мине бәләкәй чагымнан ук таң калдыра иде. Серлерәк тоелган, миңа аңлашылып бетмәгән сүзләрнең мәгънәләрен белергә тырышып, өлкәннәрнең тәмам теңкәсенә тия идем мин Ә инде сүзләрнең серен, хикмәтен ачкач, аларның чынбарлыкка никадәр туры килүенә исләрем китә иде. * Менә шундый малай сүзләрне үзе дә уйлап табарга ничек ашкынмасын инде? Һәм ул малай сүзләр янәшәлеген үзгәрткәч, бөтенләй яңа. кызыклы, матур үзгәреш пәйда булуын тоеп ихластан кинәнә иде Әкиятләрне үзем уйлап табып. аларны дәфтәр-дәфтәр итеп язарга тотындым. Дәфтәрне үзем ясадым Нинди ак кәгазь очраса, шуларны җыеп, калай кисәге белән төпләп (әткәй— тимерче!) гел әвәрә килә идем. Кешелек тарихында атаклы яугирләр булды. Аларның сүзе һәм угы бердәй дәрәҗәдә кодрәтле булган Ләкин туган телеңне тулаем яхшы белим дисәң, һәр сүзнең шул Аллаһы сүзе" түгелме икәнен уйлап карарга кирәк..." Әсәрнең телен камилләштерү, шомарту бик күп әдипләргә хас. Шул ук Зөлфәтнең студент чакта, “Айлы соната"мы, әллә “Ай сонатасьГмы дип әйтү дөрес икән дип бәргәләнүе бик күпләребезнең хәтерендә әле. Сүзләр—халыкның уена, акылына, тәҗрибәсенә, дөньяны ничек кабул итүенә бик тә бәйле нәрсә. Әйтик, руслар "снегирь" дигән кошны без “кызылтүш" дип атап йөртәбез Урыслар бу тиктормас кошның кар өстендә бөтерелүен күздә тоткан, күрәсең. Ә безгә аның кышкы алмадай кызылтүшле булуы күбрәк ошаган, күрәсең Минем биктирәнгә батасым килми, теләүчеләр булса, сандугач (былбыл) сүзенең кайсы телдә ничек яңгыравын, ниләр аңлатуы хакында кызыксынсыннар. Тел-стильне шомарту, камилләштерү—күп кенә язучылар өчен хезмәт, ихтыяҗ булган һәм булачак. Әйтик, Бальзак үзенең язмаларын төзәтү-үзгәртүе белән корректорларның тәмам теңкәләренә тия торган була Минем редакторлык тәҗрибәсендә дә гыйбрәтле мисаллар җитәрлек иде Мәсәлән Аның колагы ишетүдән баш тартты", “Үзләре белән бергә, вертолетның тамагын ялгап чыктылар ..." кебек җөмләләр Берзаманны. студент чакларда ук, мине әдәбиятның зурлыгы, җаваплылык куркыта иде: иҗат эшен ике тапкыр ташлап карадым1 Әмма булдыра алмадым, чөнки әйтер сүзем барлыгына, язачагыма ышандым Толстой "Не могу молчать!" дигән Аның үзен дә, фикерләрен дә әле юньләп белмичә, мин дә әнә шулайрак фикер йөрткәнмен булса кирәк Әйе, әйтер сүзең булса, күрше кесәсенә йөгереп керәсе юк. алар үзләре синең йөрәгеңнән кайнап чыга ЗАМАН КЕМГӘ ТЕКӘЛГӘН? Дөресен әйткәндә, заман барыбызга да, ягъни үзенең “гражданнарына" текәлгән һәм ул бездән дөрес, әтрафлы җаваплар көтә. Ни уйлыйсыз, ни язасыз, ни өчен сугышасыз? Сугышлардан туймадыгызмени әле9 Чечняда ун ел азапланасыз, ә Кавказ әле һаман корт иледәй гүләп-кайнап тора Саный китсәң, сораулар исемлеген су буе дәвам итеп булыр иде Заман барыбер безгә—әдипләргә, шагыйрьләргә текәлгән Чөнки ныклы, төпле сүзне нәкъ менә алар әйтә белә Публицистика өлкәсенә дә мин күпме һәм нинди генә мәкаләләр язып карамадым, бөтенесе "суга" китте мактадылар, җылы сүз әйттеләр дә шуның белән—вәссәлам! Мин моны аңлыйм, ләкин өмег, ышаныч исән язган сүзләрең, фикерләрең барыбер кем күңелендәдер утырып кала бит, күпмедер йогынты ясый Заман һәркайсыбызга текәлгән Ул бездән чынлап та җавап көтә, тик менә күбебез җавапны бирә алмыйбыз шикелле. Чөнки һәркем үз дөньясына баткан (бакча, акча, бәрәңге, колорадо коңгызы һ. б ) Ләкин заман бездән җавап көтә Без аңа ни дип әйтә алабыз? Әйтер сүзләр бик күп. ләкин төптән каерып әйтүчеләр аз. Менә шуңа да җаваплылыкның зур өлеше әдипләр җилкәсенә төшә. Алар яза, сөйли, әйткәннәре Дәүләт Советындагы сүзләрдән бер дә ким түгел, хәтта усалрак та әле Әмма эт өрер, бүре йөрер, ди Без бит Россия уртасында. Мине бервакыт шундый сорау биләп алган иде инде ничә гасырлар буена том-том әсәрләр вә китаплар басылган, киләчәктә әдәби темаларга кытлык булмас микән? Озак кына уйландым да, ныклы шундый фикергә килдем берәүләр—җәмгыять агачының очын, икенчеләр кәүсәсен, өченчеләр исә тамырын күрә. Ә тормыштагы кешеара мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп- әхлак мәсьәләләренең беркайчан да искерәсе юк, алар үзләре үк көн саен йөз кабат яңарып, өр-яңа проблемаларны калкытып кына торалар Язучы боларның берсеннән дә кача алмый, кача яисә ераклаша икән. ул инде чын каләм иясе дә, чын фикер иясе дә була алмый Аның максаты, әйткәнебезчә, җәмгыять сафында, бер адым алданрак атлап бару, булачак хәлләрне җетерәк күрү һәм чаң сугудан гыйбарәт Евтушенко “Фикер—биографиянең мөһим бер кисәге",—дип юкка гына әйтмәгәндер Михаил Шолохов 1933 елда ук Сталинга хат язарга батырчылык итә “Тов- . Сталин! Умирают колхозники и единоналичники, взрослые и дети пухнут и питаются всем, чем не положено человеку питаться, начиная падалью " Тормышта батырлык һәркемгә кирәк Ләкин хакимияткә каршы бару һәркемнең кулыннан яисә йөрәгеннән килми Аның шул ягы кызганыч Авырлык кичергән аналарның, ятим яисә хәерче үскән балаларның бер тамчы күз яшенә дөньядагы күпме ачы язмышлар яшеренгәндер? Без боларны күрә беләбезме, хөкүмәтләр, парламентлар ишетерлек итеп чаң сугарга, сүзләрнең иң саллысын, кайнарын, йөрәкләргә үтеп керердәйлөрен әйтергә әзерме9 XX гасыр бөек җиңүләргә дә. илкүләм яисә дөнья күләм фаҗигаләргә дә бай будцы XX1 гасыр бусагасына без һөммәбез, бөтен кешелек дөньясы зур өмет һәм ышанычлар белән аяк баскан иде Әмма өч-дүрт елы да узарга өлгермәде, шул арада никадәр фаҗигаләр өстебезгә ишелеп төште' Илләр елый, халыклар сыкрый, тайфуннар котырына, цивилизация тетри Иә Ходаем, нинди заман бу кеше ялгансыз, ришвәтсез, битлексез яши алмый икейөзле булудан туктамый Әдәбият элек-электән кыен чакларда кешегә ярдәмгә килгән, аның рухын, әхлагын саклаган, җәмгыятьнең тазалыгы өчен көрәшкән. Аның бу гуманистик миссиясе бүген дә, иртәгә дә искермәячәк. Матурлык дөньяны коткарачак, ди Достоевский Кешелекнең һәм әдәбиятның карашы, тоткан юлы менә шушы тарафка төбәлгән булырга тиеш. Батырлык һәм матурлык тойгысын югалтмаска иде, ватандашлар! Бүген безгә, татарларга, "Ватан” сүзенең кадерен, авырлыгын, фаҗигасен ачык итеп аңларга һәм аңлатырга вакыт җитте. Бу урында язучы сүзе аеруча кыйммәтле, үтемле, кадерле—моны тәфсилләп тору кирәкмидер. Язучы исемен күтәреп тә. әгәр ул иҗат эшеннән читләшсә, халкына хезмәт итмәсә. андый кешенең, халык әйтмешли, поты бер тиен. Батулла дөрес яза: чын мәгънәсендә Әдип булыр өчен Тукай. Исхакый, Галәү. Еникиләр дәрәҗәсендә булу кирәктер ул. Милләт язмышы турында кайгыртучы, көрәшче каһарман булмыш кирәк. Йомгаклап шуны әйтергә була—әдәби әсәр баш мие күзәнәкләренең “тырышлыгы” гына түгел, язучы яшәешеннән аерылгысыз булган социаль, рухи, физик, эмоциональ һәм психологик факторлар кушылмасының гаҗәеп бер чагылышы ул. Шәхес күңеленең киеренке хәле гап-гади сүзләрне очкынлатып, дөрләтеп җибәрергә сәләтле! Мәсәлән, без Пушкин яисә Тукайны исән вакытларында күреп белмибез. Иҗатлары белән якыннан танышу исә безгә аларның сөйгән халкы һәм Ватаны өчен өзгәләнеп яшәүләрен, бернинди хәлләргә дә битараф булмауларын, хисси көрәш уртасында яшәүләрен аңларга ифрат булышлык итә. Әдәбиятка үз-үзен аямый эшләүче, дөньяның һәм, барыннан да бигрәк, милләт гаме белән яшәүче якты, көчле шәхесләр кирәк. Бөек әдипләрнең һәркай- сы әнә шундый биеклектә тора. Әдипнең шәхесе никадәр зур булса, аның иҗаты да шулкадәр олы. масштаблы. Табигать биргән талант орлыгың кечкенә, фәкыйрь, мескен, гарип икән, өстеңә гомер буе кояшлы яңгыр явып торса да. аның җимешләре барыбер кечкенә булачак Шактый күләмле бу эссе "Алдым каләм кулыма" дип юкка гына аталмады. Кулыңа каләм алгансың икән, син инде үз өстеңә зур җаваплылык адцың дигән сүз Юлдагы киртәләрне, иҗади газапларны, үз-үзеңне җиңү җиңелләрдән булмас Әмма сүз көче, сүз кодрәте, тәэсир куәте сезнең кулларда, каләм ияләре. Сезгә хәерле юл Сүзгә—хәерле юл! 2003—2005 еллар Казан—Олы Мишэ—Васильева

Реклама