Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕР СӘХИФӘЛӘРЕ

ЕР СӘХИФӘЛӘРЕ (Төрле еллардан) Дусларымның бер дусы мин, Ә мин үзем мең дуслымын. Исән чакта, дуслар, бүген Әйтеп калыйм шушы сүзем: Сезнең өчен бер кеше мин. Минем өчен, дуслар, сез — мең. Шатлык сезгә минем гомер. Үлсәм — кайгы, меңгә ул - бер... Мөмкинме тик, дуслар, үлү?! Мең дуска — мең кайгы бүлү?! Мең дуска дус булып һаман, Шатлык белән җирдә калам. Печән өсте Аюдай болытлар өстә. Сүрелеп бара эссе. Кибәннәр үсә аланда... (Күңелле печән өсте!) Яшь кызый кибән башында, Егеткә күз дә салмый: Мул итеп алып бирсә дә, Печәнен аның алмый. Әй, кызый! Әллә нишләгән. Гел күккә очынып бара. Әйтәләр: —Инде тотынгач, Кояшка тотынып кара! ...Ә кояш баеп бара! Рәдиф ГАТАШ (1941) шагыйрь, һ Такташ исемендәге премия лауреаты. Татар, башкорт, рус телләрендә басылган егермедән артык китап (лирик цикллар, поэмалар, газәлләр, робагыйлар) авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши Ничә тапкыр инде йөрәк мине Әйдәп гөлбакчага китерде. Чәчәк атып килгән япь-яшь гөлләр. Эсселектән арыган шикелле. Су сорыйлар... яшь кыз ашыга-ашыга Су китерә гөлгә сибәргә. Гөл яраткан уйчан шул чибәргә Бер серем бар. Ничек сөйләргә? Мин дә, мин дә шундый бер гөл, чибәр. Чәчәк аттым йөрәк ашкынды... Синең алда җилдән бөгелгән бер Чәчәк итеп идем башымны. Оялчан да, таләпчән дә яшьлек Тели шашып-шашып сөяргә. ...Күрәсеңме, гөлләр су сорыйлар. Су сорыйлар... Кирәк сибәргә. Айны тапмадылар Алар ничә еллар буе инде Берсен берсе сөйде. ...Кичә юктан гына күңелләргә Кара болыт килде. Төнен йокламады, үртәлде кыз. Йокламады егет... Бүген кичен килештеләр алар. Берни дә юк кебек. Күңел күгенә килгән шул болытны Алып ташладылар. ...Ләкин инде күктә элек булган Айны тапмалылар. Чакыру
Кайтыгыз, минем сөюнең Былтыр!ы бураннары! Югыйсә, артык бушанды Күңелнең урамнары. Кайтьиыз. кыш үскән гөлләр. Йокысыз минутларым. Кайтыш.!. былтыргы карлар. Кайты1ыз. сеагә карыйм! ...Гөнаһсыз чакның карына Гөнаһлы исемем языйм. Кайтыгыз, җилне-давылны Тынычтан артык күргән. Тын йортның ишеген ватып. Урам1а чыккан көннәр. Кайтыгыз, минем сөюнең Былтыр!ы бураннары! Бушанды, артык бушанды Хисемнең урамнары! Кайтыгыз, йолдызлы төннәр. Беркатлы өметләрем; Кызлар бии Кнчә җем-җем көлгән гөлләр Башын игән бүген таңда. Башка гөлләр үсә хәзер. Башка кызлар бии тауда. Миләүшәләр сөя идем. Бүген алда резедалар... Тауда һаман кызлар бии. Яшьлек белән кочаклашын. Таңга кадәр бии алар. Үзгәрәме шулай Кеше? Ошый иде миңа зәңгәр. — Хәзер дә шул төскә гашыйк Бии алмыйм таңга кадәр. Кичен кара иде бу чәч. Кырау төште әллә таңда?! Яшьлек үтә. Ләкин анда Яшь гөлләрне кочып, япь-яш Кызлар мәңге биер тауда. Туганнар Әнкәй, син моңаеп әйтә идең: Туганнардан да бар туйганнар... Туймас иделәр дә. алар шул, дип — Әзрәк кенә... баеган булганнар. Мин дә уйлыйм бүген: кемнәр алар Туганын чит күргән туганнар? Яңа Кабил белән Һабил әллә? Гаиләдә? Илдә, җирдәме? Нигә туйган? Баеганга булса. Байлык әллә хокук бирәме Туганыңны хәтта онытырга?! Андыйларга тагын ни кирәк? Ми бар. юкса, туганыңнан газиз. Җирдә туганлыктан изгерәк? Кем алданрак туган, әлифбасын Кем укыган башлап, яшәүнең, Җыр-дастаниар язган иң беренче, Кем кабызган әүвәл фән шәмен. Әдәбият нигезләрен салган? — Кемнең күпме өлеше хакында Бертуганнар халыкларда әллә Бәхәс бара? Ә бит. барсында Бүлешергә күпме байлыгы бар: Матдиме ул. рухи, мәгьнәви... Туганнан, юк. туймас баеганга — Уртак бар шатлыгы, бар гаме... Әнкәй, иик моңаеп әйттең икән: "Туганнар, дип... баеган булганнар"... Баемаган, ярлыланган булыр. Туганнарын җуйса туганнар — Баемаган... “Кара да гынай урман уртасында Төлке уйный торган орлар бар...”— Әй, халкымның тинсез күңел фонды. Синдә күпме алтын жырлар бар! Тыңлыйм да мин, елыйм: яшьләремдә Бик ерактан килгән моңнар бар... Мин дә, мин дә эзлим алтын жырлар. Табармынмы? Сызган юллар бар. Ләкин сизәм. һаман жыр алтыны Табылмаган... Бакыр сырлар бар Маңгаемда, чәчтә көмешләр бар, Өметләрем — сизгер кыллар бар... Уйга калын йөрим чит җирләрдә. Урманнар бар, алан, орлар бар. Тынлык белән ялгыз калсам, тоям: Туган җирдән агыла моңнар бар, Алтын жырлар шулар белән килер, Килсә миңа беләм, юлда алар. Ә хәзергә елыйм, оялмыйча: Ил күңеленнән мирас жырлар бар! Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен, Алдым шуннан мин-Адәм җан җәүһәрем! Уйда аң, канны уяткан фнрдәвес, Ничә мең ел! юатыгыз, тиргәгез, һаман Җирдән күкләргә ашса күңел, — Дәшә, бәлки, аннан назлы әнкә тел? Йә хәтерне тарта изге сөт хакы? Яратылган туфрагым ни? Күк заты... Бу ямьле Җир, мең гамьле Җир. моң иле. Гел сагынып, яд итсә һаман мине. Җирме ватан? Җавап тапмыйм мин-Адәм... Тәнгә туфрак монда, ә рух Галәмнән... Ничек онытыйм мин фнрдәвес кәүсәрем. Калдыргач шунда мәңгелек җәүһәрен?! Иске саутыңда, тән. яңа шәрабмы? Сәрхуш җаным мәңгелектә корабмы? Гомер җәе узган ирнең "азганы". Бәлки, бу хис? Әллә “Хакның язганы ? Әллә табигатьтән сонгы мәрхәмәт Синең сөю — канда яңа хәрәкәт?! Гади генә бер җир кызы сагышы Йолдызларга илтәчәк нур-балкышмы? Сайлап менә нәкъ минем рух-хисемне Юнәлтәсең нигә шунда син мине? Гөнаһларым күп - моны белә халык, Биеклеккә нигә минем җан лаек? Пәйгамбәр дә, тик үлеп, аша күккә... Гашыйкны — ни илтә үлемсезлеккэ? Бөек Хыял һәм Ышаныч канаты Биреп, мине яшәрттеме ярату?! Иске саутыңда, тән. яшь җан шәрабым Чайпалсын тик... Мәңгелектә корабым! Күнегә алмам сәер 6\ җиһанга: Йә. ни генә үзгәрмәс бүген анда?! Ай тотыла... планеталар парады. Нишләр мескен иске бу Җир корабы? Кешедә мәңгелек гөнаһ! — сизелә: Көн саен сугыш, һәлакәт, зилзилә... Ачулымы Кояш? Нуры - агулы... Якынаямы - шул дөнья ахыры? ...Ни уйларга, кадерлем, белмәгәнгә. Әйттем: Болар мин Сине көнләгәнгә. Ярамыйдыр нахак сүз пакь җаныңа? Җәзадыр шул хаксыз елатканыма?! Йә җавап бу. Яр, Син горур булганга? Бик еш, сизми дә. җанымны кыйганга? ...Гаҗәпмени булса?! Чиксез Җиһан ла!