Логотип Казан Утлары
Публицистика

"БЕР—БЕРЕҢЕЗГӘ ГЫЙЗЗӘТ КЫЙЛЫҢЫЗ'

“Жир янара. җир яшәрә өзелмичә, тукталмыйча, бөек Чулман кебек. Этил кебек көн-төн жирдә тормыш ага" дип яза Нурихан Фәттах "Этил суы ака торур" әсәрендә Өзелмичә дәвам иткән тормышның бер тармагы — әдәбият та — ту кталмыйча. иҗатлары инде тарихта калганнарнын казанышларын нан. игелекле яшәешләреннән көч алып үсә. Янара XX гасыр башында һәм уртасында әдәбнятнын алтын баганалары булып калыккан Нәкый Исәнбәт. Һади Такташ. Әмирхан Еники. Мирсәй Әмир, Гадел Кутуйлар кормасын Нурихан Фәттах. Мөхәммәт Мәһдиев. Аяз Гыйләжсвләр буыны алыштырды Инде менә алар да. безнен кордашлар да. бакыйга күчтеләр. Күбесе — көндәлек аралашып. якыннан белеш булып яшәгән затлар . Янәшәдә чакта аларнын зурлыкларын чамаласак та. ижатларынын мәгънәсе бөтен мөкәммәле. бөтен тирәнлеге белән аңланылмаган. шәхесләренең куәте тулы күзалланмаган “Еракка китеп кара син. еракка китеп кара", дигән шагыйрь Араларында исемнәре әдәбият тарихында мәңге калырлыклары да бар икән бит Шундыйларның берсе — Нурихан Фәттах Нуриханны мин университеттан ук беләм. бер чорда укыдык. Алар төркеме бездән бер сл алда бара иде Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылганга нибары 4 сл Бүлек мөдире Рабига Афзал кызы Хәкимова — штатта торучы бердәнбер укытучы Латиф Җәләй, Мөхәммәт Гайнуллин, Зиннәт Ишмөхәммәтев,гарәп теле укытучысы Дәүләтша Сафин кебек галимнәр сәгатьләп эшлиләр, лекция укырга гына килеп йөриләр Шуңа күрә бүлекнен иҗтимагый тормышын өлкән курс студентлары алып бара, сугыш дәһшәтләрен үтеп кайткан нар яшьрәкләргә, гурыдан туры мәктәптән килүчеләргә, җитәкчелек итә Алар татар телен, әдәбиятын, халкын чиксез яратып, милләтне үстерүгә, киләчәген рухи көчләр белән тәэмин итүгә гомерләрен багышлаган фидакарь затлар булган икән Әхмәт Юныс. Әхәт Нигъмәгуллин. Рәшат Гайнанов. Фазыл Фасеев. Ибраһим Нуруллиннар газета - журналларда язмалары күренгән яшьләргә хатлар язып шушы бү 1еккә чакырып китергәннәр, университетның кабул итү бүлмәсендә торып, гариза бирергә килгән милләттәшләрен татар бүлегенә керергә димләгәннәр Чөнки бүлектәге төркемнәр тулы түгел, аны аз беләләр Мәсәлән. 4 нче курста 8 кеше, безнен I нче курста 13 кеше булды Фазыл Фасеев үзе дә математика бүлегенә кергән җиреннән татар бүлегенә күчкән Шуна күрәдер, мөгаен, егәрлерәкларне сайлап бүлеге ачылганга нибары 4 сл Бүлек мөдире Рабига Афзал кызы Хәкимова — штатта торучы бердәнбер укытучы Латиф Уңнан суям И Нурулгин. Н Флттах. таҗик ЯЗУЧЫСЫ Ь ХаОанкшт 1988вя. у., м з алгангадыр, татар бүлегеннән чыкканнардан бик күпләр әдәбият, мәдәният, ижтимагый-сәясәт мәйданында күренекле урыннарны алып тордылар һәм торалар. Бүлектә иҗтимагый тормыш бик жанлы бара Әдәби түгәрәк гөрләп эшли, стена газетасы чыгып тора. Нуриханнар группасы белән әдәбият түгәрәге утырышларында очрашабыз. "Әдәби сүз" исемле стена газетасыннан “әсәр"ләрен укыйбыз. Студентлык елларында Нуриханның зур язучы, чын язучы, галим-язучы булып китәсен. атбәггә. без (һәрхәлдә мин үзем) сизмәдек. Анын ниндиерәк кеше икәнен дә озын колактан гына, анын белән бер төркемдә укучылардан гына ишеткәләдем. көндәлек алып бара икән, көндәлегенең тышына "копейка рубль бережет" дип язып куйган икән' Бусы инде Нурихан турында һич тә яхшы уйлар тудырмый. Без бит акча турында, дөресрәге байлык турында, уйлаудан читләштерелгән, эшкә урнашканда “хезмәт хакы күпме булачак?" дип сорарга ояла торган буын. Акча юк инде ул. кирәк инде ул. Күпләр өеннән бер тиен ярдәм алмыйча стипендиягә яши. вокзалда йөк бушатып ипилек юнәтә (мин үзем тегү тектем, китапханәдә эшләдем). Укып бетергәч, яхшы хезмәт хакы алып мул яшәрбез дип ышанабыз. Шул көч бирә Бер яктан акчага омтылу оят санала, икенче яктан киләчәктә яшәеш яхшы тәэмин ителер дип өметләнәбез. Менә шундый ике төрле, ике аермалы иде безнен дөньяга караш. Русча “раздвоение личности" диләр моны. Тик без моның шәхесебезнең икегә аерылуы икәнен аңламаганбыз. Ә менә Нурихан икейөзлеләнмәгән. Сакчыл яшәргә кирәклеген ачыктан-ачык әйткән. Авылда калган ялгыз анасыннан әлләни ярдәм ала алмаган Нурихан да һәр тиенне санап яшәгәндер. Ә бәлки ул бу шигарьне киңрәк итеп, бер минутыңны да бушка әрәм итмә дигән фәлсәфи ноктаи назардан чыгып билгеләгәндер? Алдагы яшәве шулай уйларга нигез бирә. Хикмәти акыллы кеше булып чыкты бит ул. Нурихан ул. ничектер, тыныч һәм басынкы иде кебек. Аның жыелышларда чәчрәп чыкканын, сәхнәдә концертларда катнашканын хәтерләмим. Шулай да ул күпләр кебек эченә сенеп. югалып торган зат түгел иде Шуна күрә, гомуми уртачалыкка сыймый торган булганга, анын кайбер гамәлләре безгә дә килеп ишетелгәндер. Соныннан. олы тормышка чыккач, ул үзенчә яшәве, курыкмыйча үзе теләгән адымнарны ясавы белән безне гел гажәпләндереп торды. Гадәти нормага сыймый торган кеше икәне торган саен тулырак ачыла барды. Ул елларда университетның татар әдәбияты һәм теле бүлеген тәмамлаучыларның шактые китап нәшриятына эшкә билгеләнде. Нурихан да хезмәт юлын шунда башлады Мин "Татарстан яшьләре"ндә эшлим, юлыбыз кисешә, исәнләшеп йөрибез. Аннары ул югалып торды Чистайга газетага эшкә күчкән икән Фатирсызлык сәбәп булгандыр, күрәсен. Менә бер вакыт хәбәр таралды: Нурихан бик яхшы роман чыгарган! Шаккатып сөйләшәбез. Университетны тәмамлаучылардан беренче булып роман язган! “Сезнеңчә ничек" дип атала. Ябырылып әсәрне укыйбыз. Бу бит безнен студентлык еллары турында, прототипларын да шәйлибез. Әдәбият даирәсе дә әсәрне бик яхшы кабул итте. Минем хәтеремдә шулай сакланган. Хәзер романны кире кайтып укыгач, күрдем — студентлар тормышы фон гына икән, анда сүз мәхәббәттә тугрылык, әхлаклылык, хезмәткә мөнәсәбәт, гомумән намус турында икән. Шул замандагы студентлар һәм авыл тормышын, сабыр һәм чая. ялкау һәм эшчән кешеләрен жанлы килеш саклый торган музей шикелле тоелды мина бу әсәр. Әлбәттә, әдәби әсәр тормышнын нәкъ үзе була алмый. Ул тормышнын ин әһәмиятле якларын алып гомумиләштерә. Әмма нигезе — чынбарлык. Хәзерге яшәештә исә андый студентлар, андый колхозчылар тудырырлык җирлек юк инде. Минем хәтеремдә калганча. Нурихан Фәттах һәрчак гадәти булмаган гамәлләре белән җәмәгатьчелекне сискәндереп яшәде. Менә "чирәм җирләренә киткән икән” дип ишеттек Күп тә үтми казакънын сөрелми яткан далаларына чирәм күтәрергә килгән меннәрчә яшьләр яшәешенен рәсми чыганакларда булмаган, газета- җурналларда әйтелми торган якларын сурәтләгән әсәр килеп чыкты "Бала күңеле далада исемле ул роман төрле һәм капма-каршы фикерләр тудырды. Ибраһим Нуруллин аны тәнкыйди реализм әсәре дип бәяләде Социалистик реатизм хөкем сөргән чакта мондый бәя. әлбәттә, унай бәя түгел иде Нуриханнын кәефе кырылып йөргәндер-йөрүен, әмма ул Ибраһимга ачу сакламады гына түгел, хәтта дустанә мөнәсәбәттә кашы. "Этил суы ака торур" романына язган автографы монын дәлиле булып тора Ул Ибраһимга хөрмәт билгесе булу белән бергә Нуриханнын язучылар һөнәрен ничек анлавын, бәяләвен күрсәтә. Шуна күрә аны тулысыңча күчерәм "Ярты гасырлык гомеренен яртысын кайгырып, борчылып һәм тир түгеп уздырган кордашым Ибраһим Нуруллинга. (Болары һәм азакта Ибраһимга гына аталган сүзләре кызыл кара белән язылган. Ә гомумән язучылык хезмәтенә караган сүзләр зәнгәр кара белән бәян ителгән, аерып куелган). Без. каләмнән, карадан кәгазьдән башка яши алмаучылар, һәммәбез дә кайгырабыз, борчылабыз һәм ин яхшы вакытыбызны тир түгеп уздырабыз. Безнен барлык тырышлыгыбыз, кайгы- хәсрәтләребез һәм шатлык-кайгыларыбыз бары бер генә максатка — туган халкыбызга, әдәбиятыбызга, телебезгә хезмәт итүгә юнәлгән Киләчәктә дә кайгыру, борчылу, шатлану һәм тир түгеп хезмәт итү бәхетеннән мәхрүм булмавыңны теләп, чын күнелдән хөрмәт вә ихтирам белән Нурихан Фәттах. 19 апрель 1973 ел. Казан " Бу хәл. ягъни тәнкыйтькә мөнәсәбәте. Нуриханнын горур һәм хикмәти акыллы кеше булганын раслый. Ул үзенен ижади жегәрен ачу саклап үч алу кебек мәгънәсез һәм гаять зарарлы гамәлгә түкмәгән. Менә бервакыт тагын безнен исебезне алган хәбәр таралды. Нурихан йорт салган' Хәзергеләр өчен бу гажәп эш булмас Әмма ул чакта! Без бит фатирны хөкүмәттән көтәбез, инәләбез, ялварабыз. Димәк ул фатир сорап чиновниклар бусагасын таптап, гарьләнеп, түбәнсенеп йөрүгә вакытын һәм көчен сарыф итмәгән Соныннан Нуриханнын үзе һәм анын хатыны Руфина белән аралашканда беленде башта өйнен бер өлеше, начармы-яхшымы сыенып яшәрлек кадәре. житкезелгән Аннары берничә ел буе акырынлап. акча булган саен, вакыт мөмкинлек биргән саен эшләнгән икән. Нуриханнын 70 яше унаеннан "Республика Татарстан" газетасына мәкалә язганда мин аларга барган идем Анын кечкенә генә эш бүлмәсенең диварларына идәннән түшәмгә кадәр китап шүрлекләре эленгән Әсгате тәрәзәгә каратып, шүрлеккә аркасы белән утырып язарлык итеп куелган Мина ул дивар, ничектер. Нуриханны кысып, өстән басып торган шикелле тоелды —Бу китаплар өстснә авып төшәр дип курыкмыйсынмы. — дип тә сораган идем “Бала күнеле далада'' әсәреннән сонмы, аннан алдарак булган хәлдерме, тәгаен генә хәтерләмим. Нурихан турында тагын яналык ишетәбез: Нуриханны Табеев өлкә комитетына чакырган икән дә. ул бармаган, минем анда эшем юк. миндә эше булса, үзе килсен, дигән икән. Еллар үткәч. Күктүбәдә бергә ял иткәндә, бу турыла сорагач, анын кәефе кырылды, зур ризасызлык белән: юк инде, арттыралар ниндидер бер инструкторына чакырганнар иде. диде һәм. гомумән, ул турыда сөйләшәсе килмәде Берәү булса, әйе. дип күкрәк кагып, мактаныр иде Ә ул рәсми кешегә мондый җавап бирү тәрбиясезлек, мәгънәсезлек булыр иде дип санады Мондый арттыруда, бу легендада язучыларның хөрлеккә, шул куркытып, кысып торган обком дигән нәрсәдән котылырга, анын борынына чиертергә теләүләре, шуны булдыра аямаганлыктан газапланулары, хет ичмасам Нурихан сүзләре итеп йөрәкләрен басулары гәүдәләнә дип уйлыйм Нуриханнын шундый сүзләр әйтергә куәте жнтә дип санау бик табигый Анын үзен иркен тотуы, түрәләр тирәсендә чәбәләнеп йөрмәве, бөтен яшәеше һәм иждтынын мәгънәсе моңа җирлек, нигез бирә Нурихан әдәби хезмәтне күнел. хис эше дип кенә карамады Ижаты шулай уйларга куша. Анын әсәрләре лвторынын рәссмләү. сурәтләү саләтенсн зур икәнен күрсәтәләр һәм шунын белән бергә анын гасырлар тузанына күмелгән тарихтан хакыйкатьне бөртекләп җыючы, анлатучы кин колачлы акыл иясе, галим икәнен дә белдерәләр. “Этил суы ака горур" романы татар әдәбиятында тарихи жанрны җанландырып җибәрүе белән генә түгел, безне борынгыдан борынгы балаларыбызнын яшәешенә алып керүе белән игътибарыбызны биләп алды. Аның сюжет жепләре. композициясе әсәрне аерыла алмыйча укый торган итеп корылган. "Сызгыра торган уклар" исә тагын да ераграк тарихыбызны гәүдәләндерә. Без аны да ләззәтләнеп, уйланып, аерыла алмый укыдык. Нуриханның әсәрләрен бер укый башласаң, укып бетермичә аннан ычкына алмыйсын, аннары да кайта-кайта кулга аласын. Фәттахның болай ерак тарихка китүенең сәбәбе турында без еш бәхәсләшә идек. Тарихыбызның өйрәнелмәгән булуы, аны белмәвебез, узганны белмичә хәзергене аңлап булмый дигән караш тирәсендә сүз куера иде. Ә бәлки ул иҗатын, яшәешен рәсмиятгән. рәсмият колы булган идеологлардан саклау өчен фикерләрен, дөнья барышын ничек аңлавын борынгы вакыйгалар, характерлар аша әйтергә теләгәндер. Ул бит совет чынбарлыгына мөнәсәбәтен үз заманы вакыйгалары аша үткәрә алмый иде. "Кичү" романының һәм "Кырык дүртнең май аенда" хикәясенең 1995 елда гына китап булып чыгуы шул фикерне дәлилли булса кирәк. Нурихан кебек үз юлы белән бара торган кеше һәрвакыт шик астында, аеруча күзәтү астында яшәде. Хатыны Руфинаның узган ел "Казан утлары” журналында чыккан истәлегеннән күренгәнчә, хәтта тарихи әсәрләрен дөньяга чыгару да шома гына, каршылыксыз гына бармаган. Мәсьәләнен икенче ягы да бар: фән дигән нәрсә, эзләнү, яңа фактларны табу һәм аларны анлату ул кешене әсир итә. Нуриханның үзе әйткәнчә, "тир түгеп” табылган фактлар әйтеп бетергесез ләззәт бирә, яна эзләнүләргә дәртләндерә. Нуриханның тарихи романнары да — гаять зур эзләнү һәм хезмәт нәтижәсе. Ул төркиләр тарихына караган төрле телләрдә, төрле чорларда язылган хезмәтләрне өйрәнеп чыккан. Себер, монгол далаларын гизеп үзенең геройлары яшәгән тирәлекнең торышын күзәткән, җилләрен иснәгән, тарихның саклап калган эзләрен күзәткән. Ник, ни өчен күргән ул бу җәфаларны? Юк, тарихны өйрәнеп ләззәтләнү өчен түгел икән. Татар теленең бүгенге хәленә жаны әрнеп, миендә кайнаган сорауларга жавап табу өчен мөрәҗәгать иткән икән ул тарихка. "Шулай итеп, чыннан да. бетәрбез микәнни? Нишләп минем телем гасырлар буена сөйләшү өчен яраклы булган да. нишләп хәзер генә яраксызга әйләнгән9 ... Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә Икенең берсе — йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә... Мин көрәшергә булдым... Барыннан да элек минем үз телемне, тарихымны беләсем, аңлыйсым килде. Кем булганбыз, без нинди булганбыз? Каян башлаган, ничек яралган безнең телебез?", — дип яза ул үзе "Шәжәрә" китабының кереш сүзендә. Сүз унаенда әйтергә кирәк. "Шәжәрә" ул чын гыйльми китап, төркиләр тарихына янача карау кирәклеген раслый торган саллы хезмәт. Нурихан Фәттахның тарихи жанрга өстенлек бирүен ничек аңлавымны бәян итеп, бераз читкәрәк киттем ахыры. Нурихан әсәрләрендәге көрәш ялкыны. Ватан кайгысы белән сугарылганлык сыйфатлары "Кол Гали” пьесасында аеруча көчле. Бу пьеса буенча куелган спектакль безнен һушыбызны алды. Ул безне тетрәндерде, тарихыбыз, халкыбыз өчен горурлык һәм соклану хисләре уятты, милләтебезне бер чоңгылдан чыгуга икенчесенә төшерә торган комсыз, явыз һәм әшәке җаннарга карата нәфрәтне көчәйтте. Андагы “шагыйрь кол булмас, кол шагыйрь булмас" дигән сүзләр безнен күнелләрдә яшәгән, ләкин ачыктан-ачык әйтелә алмаган протест һәм нәфрәт хисләренең гәүдәләнеше булды, девизыбызга әверелде. Нуриханның Табеевка һәм шул чактагы совет рәсмиятенә җавабы менә шушы сүзләр дип беләм. Нинди юбилее уңаеннандыр. 50 яшьлеге микән. Төзүчеләр сараенда тантаналы җыелыш булды. Шул мәҗлестә Нурихан тагын инде моңарчы урнашкан гадәтләрне тотмады. Ул мәҗлесне оештыручыларга кыска гына рәхмәт сүзе әйткәннән сон татар теленең хәле турында ачынып сөйләде, аны саклау, күтәрү, аш бүлмәсеннән эш булмәсенә чыгару өчен кирәкле чаралар тәкъдим итте. Менә шушылай гел үз юлы белән баруы, сүзләренең, гамәлләренең аның шәхсән үзе өчен зарарлы булуына карамастан инанган иманын саклавы, көрәшүе, гаять талантлы зур язучы, хөр холыклы, рәсмияткә баш бирми торган батыр кеше булуы өчен мин аны чиксез хөрмәт иттем Әмма якыннан аралашканга каләр мин аны көндәлек яшәештә дә унайсызрак. чәнечкелерәк, кырысрак кешедер дип уйлый идем Якыннанрак танышуыбыз исә Кара диңгез буенда. Кырымдагы Күк түбә илендә (Коктебель) булды. Без алар белән анда ике тапкыр бергә ял иттек. Шунда Нурихан мине тагын бер тапкыр аптырашка калдырды. Ул башка язучыларга бөтенләй охшамаган булып чыкты. Мактану, һавалану ише нәрсәләрне, үзенчә ничектер аерымланырга тырышуның аңарда чаткысы да юк. Киресенчә, син мактый башласан. ул сине сүрелдерә, туктата. Хатыны Руфина белән мөнәсәбәте дә мин уйлаганча түгел икән Алар бик дуслар. Нурихан хатынына басым ясамый, үзен өстен куймый, үзе турында кайгыртуны, хезмәг күрсәтүне таләп итми, анын иреген кысмый, ана карата бик игътибарлы Без Нуриханнын беренче хатыны белән бергә эшләдек, аннан ишеткәннәр буенча бу бер дә болай булырга тиеш түгел иде кебек. Журналистикада шундый гадәт бар: берәр кеше турында язарга алынсаң, очрашканчы ук анын сурәтен, сыйфатламасын күнелендә тудырасын Шунын белән чагыштырганда чынбарлык тулырак һәм тирәнрәк ачыла кебек Нуриханнын көндәлек яшәешенең мин уйлаганча булмауы да аны ачыграк күрергә, тулырак акларга ярдәм итте. Нуриханнын бәхете зур талантында һәм шул талантны эшкә җигәргә шартлар тудыручы хатынында дип беләм Руфина — гаять чибәр, акыллы, тигез холыклы якты хатын. Чүпрәк-чапракка мөкиббән китми, әмма зәвык белән киенә, табигатьне сөя. һәм минем күзәтүләрем буенча. Нурихан Руфинаны чынлап яратты Анын тышкы кыяфәте дә Нуриханга ошаган тип дип беләм. Руфинада үзен өстен кую. башкаларга мыскыллап карау кебек сыйфатлар юк. Ул - сабыр, уңган, җитез хатын Үз өлкәсендә, медицинада, зур уңышларга ирешү белән бергә әдәбиятны да ярата һәм белә Нурихан үзе Язучылар берлегенен төрле җыелышларына, чараларына йөрергә яратмый, анда аның “вәкаләтле илчесе" Руфина булды, хәзер дә ул язучынын истәлеген саклау юлында. Диңгез буенда без Руфина белән бик тиз үз булып киттек. Ул да ташлар җыярга һәм тирә-якны гизеп йөрүне ярата икән 50-60 нчы елларда Күктүбә пляжында ссрдолик, хак, гагат кебек ярым кыйммәтле ташларны таба идек 80 нчс елларда диңгезнең табигый яры юк иде инде, аны диңгез юып алып киткән Хәзер гади ташлы ярда асылларын таба алмыйсын Шуна күрә Ижат йорты күршесендә яшәүчеләргә барып электән җыелган ташларга карап хозурланабыз һәркөн иртәнге аштай сон өчәүләп кая булса да бер якка чыгып китәбез Нурихан да йөрергә ярата икән Шул сәяхәтләрдә ул гаять тыйнак булды, үз теләген безгә такмый иде Үзен безнен белән бер рәткә куя. аерымланмый Вакыты белән шаярулы, вакыты белән җитди сүзләр сөйләп вакыт үтә. Дөрес, ул чакта инде Күктүбә илендә карап йөрерлек матур урыннар нык кимегән иле Кара тау өстендә 18 метрга калкып торган "шайтан бармагы" кыясына да менә алмадык Чөнки Кара тауга якын китермиләр, хәрби пост куйганнар. Изге тау куенындагы чишмәнең дә серле илаһи матурлыгы югалган, улаклар куеп анын суын аска төшергәннәр Ләкин яр буйлап барып Кара тау астында диңгез эчендә утырган Алтын калканы күрергә була Ешрак Хамелеон тавына барабыз, анын өстенә менеп җырлашып утырганыбыз хәтеремдә. Шактый биек тау сыртындагы Волошин каберенә менәбез Шагыйрьне зиярат итүче һәркем бер чуер таш алып менеп анын каберенә к\я Без дә алып мендек Тирә-якта коры кылганнар үсә. алар алс һаман миндә бер кечкенә вазада истәлек булып сакланалар Ибраһим безнен белән йөрми, ул. гадәтенчә, иртәнге якта эш өстәле янында Нурихан эшләмәде, бөтен вакытын ялга бирде кебек. Бәлки мина гына шулай тоелгандыр Ашханәнең верандасында бер өстәлдә тәгам җыябыз Сөйләшүләр, фикер уртаклашулар шунда бара. Әлбәттә инде, сүз үзебезне гел борчып торган тел. милләт, тарихыбыз, аерым шәхесләр турында Нуриханнарның кемне бүлса да гаепләп, усалланып сөйләгәннәрен хәтерләмим Бу мине гагын гаҗәпләндерде Талантлы зур язучы булып та исеме гел кабатланып торган “обоймага” кермәве әсәрләренен зур мәшәкатьләр белән генә дөньяга чыгуы аларда үпкә-ачу тудырырга тиеш иде кебек. Юк. Нурихан күбрәк төрки шәжәрә. Урта диңгез буенда яшәгән борынгы бабаларыбыз турында сөйләргә ярата иде. Аннары кичен тагын җыелабыз, бәхәсләшәбез, картта уйныйбыз, төнге диңгездә ялангач коенып рәхәтләнәбез. Башка язучылар белән дә аралашыла Күбрәк '"милли” дип атала торган, рустан башка халык вәкилләре белән гәпләшәбез. Үзбәк галиме Иззәт Солтан, тажик Бобо Ходжаев, чәчән Мөхәммәт Мусаев шундыйлар иде. Кичләрен мәҗлесләр дә корыла Анысына Ибраһимның инвалидлык кенәгәсе ярдәмгә килә. Ул елларда эчемлек табу гаять кыен иде бит. 1988 — 1989 нчы еллар. Үзгәртеп кору заманы, бәхәсләр кызган чак. Берсендә исеме безгә мәгълүм булмаган ниндидер рус шагыйре Ленинны мыскыл итә, юкка чыгара. Без, Ленинны пәйгамбәр санап яшәгән кешеләр, моны кабул итә алмыйбыз. Нурихан да теге шагыйрь яклы Кичен аларда утырганда тагын Ленин турында сүз китте. Катгый рәвештә анын тәгълиматын кире кагучы Нурихан белән бәхәс шул дәрәҗәгә житге ки, Ибраһим пыр тузынып мине алып чыгып китте. Борчулы төннән сон иртән шигәеп кенә ашханәгә киләбез: аралар бозылмасмы, тәмсезләнмәсме?! Безнен кыяр-кыймас кына елмаеп килгәнне күргәч, алар да җиңел сулап куйдылар. Алар да эшнең зурга китүеннән куркып торганнар икән Шунда мин дусларыбыз Гыйльмановлар белән булган шундый ук хәлне сөйләп, төнге икедә кире әйләнеп кердек, дигәч Руфина: “безгә дә кире кергән булсагыз иде, төн буе борчылып чыктык бит”, диде. Бу вакыйга Нурихан белән Руфинанын кин күңелле, дустанә мөнәсәбәтләрне сакларга омтылучы, аларга сакчыл булуларын дәлилли. Шунда мин обкомнын Нуриханны өнәмәве җәмәгатьчелеккә мәгълүм булса да, ана хәерхаһ кешеләрнең ни өчен күп булуын аңладым: ул үзенең иҗади эшендә пөхтәлек һәм сафлык саклаган кебек, тормышында, кешеләргә мөнәсәбәтендә дә гаять игътибарлы һәм гади булган. Үз фикерендә нык тора белгән, әмма карашлар төрлелеген үзара дошманлыкка әверелдермәгән. Аның яшәеше бер-беренә “гыйззәт кыйлунын" (Шәмсетдин Зәки сүзләре), ягъни бер-береннен кадерен белүнен үрнәге икән “Нурихан — киребеткән кеше” дигән фикерләр бар иде Иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә бу сыйфат принципиальлек дип яхшылардан саналса да, көнкүрештә уңайсызлыклар да тудыргандыр. Монысын инде балалары һәм Руфина гына белә. Ә бит ул чагындагы хакимият анын тормышын катлауландыру чараларын байтак күргән Бер сөйләшеп утырганда мин ана Ибраһим тирәсендә бушлык урнашуы турында әйткән идем, ул, бу махсус оештырыла, диде, минем тирәмдә дә вакыт- вакыт әллә нинди хатын-кызлар чуала башлый, сәер кешеләр килеп чыга. Ул моны бер дә исе китмичә генә, гадәти хәл турында сөйләгән кебек итеп әйтте Әнә шулай, булып тора торган сәер һәм шикле хәлләргә фәлсәфи тынычлык белән карап яшәгән икән ул. 70 яшьлеген билгеләгәндә тикмәгә генә аны “әдәбият ханы” дип сәхнәгә күтәреп менгезмәделәр. Нуриханнар китте... Алардан сон да җирдә “тормыш ага”. Ул агыш әдәбиятка яна көчле талантлар китерер, алар халкыбызның миллилек хисенә куәт өстәп, аны дөньяга танытырга сәләтле гайяр егетләр булырлар, үзләреннән алда яшәгән буыннарның намуслы мирасына тугрылыклы калырлар дип өметләник.