Журналыбыз турында

—Сугыш башланганда калын-калын дүрт кулъязма китабым бар иде инде. Сугыш елларында көненә 12 шар сәгать эшләгәндә дә, конторадан чыгарып түккән кәгазьләрне, иске чертежларны җыеп, шулардан дәфтәр тегеп, шигырь яздым. Сугыштан сонгы елларда мина Г. Иделле, Ә. камал язып җимргән рецензияләр һәм “Совет әдәбияты"инан килгән “каләмегез өметле генә күренә, ләкин..." дигән хатлар мендәр ка.зынлыгы җыелды. Шунысы сөенечле, уныш теләп, каннар сәлам җибәрәләр иде. Йөз шигырь язып берсе дә басылмаган чагында, рәнҗеп һәм усалланып, йөз дә беренче шигырьне язарга тотынырлык өмет һәм нык-гык булмаса, шигырь язам дип йөрмә дә икән. Бер дәфтәр начар шигырь язу белән, әләбиятнын гүренә кереп, аяк бөкләп утырырга тырышу кирәкми икән. Унтугыз ел тырышканнан сон гына мин әдәбиятка килдем. Башкортстаннын Шәрнп авылында каты авырып, “миннән булмас, ахрысы, инде үлсәндә ярын" днебр-ж шикләнә башлаганда. 1955 елнын ноябрь аенда "Совет әдәбияты" берьюлы тутыз шигыремне бастырып чыгарды. Шуннан мин терелдем, аякка бастым, урамга чыктым. Журнал мина киң юл бирде, нык канатлар бирде, биек трибуна бирде, тырышкан ташны яра икән дигән ышаныч бирде.

1972 

ТӘНКЫЙТЬ СҮЗЕ

Правлениедә жр/елыш бара Парторг Харис сүз ала "Җәмәгатьләр, социалистик Ярыш ачыйк, ди. үзара" Трибунага кәгазь тоткан, Чыга әби Бибиҗиһан Иптәшләр, ди. кая монда Минем картым Әхмәдулла? Мин ярышам картым белән, Эш методын, шартын беләм. Ул да эшкә җитди карар ’ Һәм башкалар һәм башкалар Бибиҗиһан эшчән кеше. Сөеп эшли колхоз эшен Сүз җаеннан әйтсәк ярый Фермада ул бозау карый Аның карты Әхмәдулла — Чытык йөзле озын колга — Конюшнядә иртә-кичен Зур начальник атлар өчен Әхмәдулла (әйтү кирәк) Эчеп кайта сирәк-мирәк; Шулай да бик тату алар Һәм башкалар һәм башкалар Правлениегә халык тулган Сөйли әби Бибиҗиһан "Безнең тормыш алга бара. Минем картым артта кала И. ходаем, үзең кичер Минем картта иске фикер Хатыннарны чүбек баш ' ди. “Кыска акыл, озын чәч ’ ди Зәмзәм суын алмаштыра Шешә төбен караштыра Тәнкыйть сүзе үтми аңар' Һәм башкалар һәм башкалар Карты белән Бибиҗиһан Кайтып бара җыелыштан Ачу катыш әйтә шунда Карчыгына Әхмәдулла ■Акча җыйдым — калын төргәк. Алырга дип сиңа күлмәк. Ачу китердең, карчыгым. Хәзер инде тот капчыгыңГ Төзәлер ул Әхмәдулла. Онытыр ул ачуын да Сабак өчен рәхмәт әйтеп Күлмәк алыр карчыгына Имин булсын бу дөньялар Тату гына яшәр алар Күп сөйләдем инде ярар Һәм башкалар һәм башкалар

Реклама