Журналыбыз турында

—“Казан утлары” журналы “Идел” чыкканга кадәр татарча язылган матур әдәбиятны чагылдырган, анын яңалыкларын күрсәткән, бик тапталган суз белән әйткәндә, анын бердәнбер көзгесе иде. Бездән. Башкортостаннан торып караганда аны татар әдәбиятының илчесе, дип тә атарга мөмкин. "Казан утлары~н Башкортостанда укучылар саны (заманында рәсми тыюлар аркасында журналны алдыручылар саны бик нык кимегән булса да) хәзер ел саен арта бара. Бу очракта саннарга мөрәҗәгать итми мөмкин түгелдер. Мәсәлән, журнал бездә, Башкортостанда. 1991 елда 7884 данә таралган булса (бу мәгълүмат журналда чыккан иде инде). 1992 елда анын саны 8901 гә җитте, ә киләсе елларда анын арта барачагы көн кебек ачык. Ни өчен шулай? Нинди сәбәп? Беренчедән, әлбәттә, журналда басылган әсәрләрнен сыйфаты сәбәпле булса, икенче сәбәп— халык күне.тенен. милли тойгынын нык уяна башлануы, милли зәвыкнын үсә баруы. Бу үсештә турыдан-туры журналга кагылмаса да. Башкортостандагы Татар иҗтимагый үзәгенең һәм “Кызыл тан ” газетасының әшчәнлекләре эзсез түгел, дип әйтер идем. Шушы унай белән, кызык өчен генә булса да. татар әдәбиятына байтак язучылар биргән районнарыбызда журналның ничек таралуын әйтеп китмәнчемен. Мәсәлән. Дүртөйле районында 1992 елда 440 данә (1991 елда 385). Илеш районында 500 данә (1991 елда 458). Кушнаренко районында 263 данә (1991 елда 232), Янавыч районында 188 данә (1991 елда 239). Янавыл татар әдәбиятына Нил һәм Илдар Юзеевларны биргән район, әмма быел аларнын якташлары ~саранланганнар” шикелле. Ә менә Бүздәк районы барсыннан да уздырып җибәргән — анда журнал 529 данә таралган. Шунысы кызык, узган елда бер данә дә алдырмаган Архангель районы быел килеп ун данә журнал алдыра. Мина килгәндә. “Казан утлары” журналын. "Агыйдел~ журналы шикелле үк. туган журналым итеп тоям. “Казан утлары”нда кайчан басыла башлаганымны хәтерләмим, әмма мәрхүм, зур ша/ыирь Нури Арсланның (ул вакытта журна-тнын шигърият бүлеген алып бара иде) ~Татар теле" шигырен соратып алганлыгы истән чыкмый. Уфага телефон аша шалтыратып, минем Мәскәү янындагы иҗат йортында икәнлегемне белеп, шунда язуы онытырлык түгел. Шуннан сон ул вакыты-вакты белән шигырьләр җибәрүне сорап, хатлар язды. Мондый сыйфат һәр кешедә дә булмый һәм мондый мөнәсәбәт һәрбер авторга тәтеми.

 

ТАТАР ТЕЛЕ

Туган жррең Идел буе. һәр телнең бар туган иле Туган җирең кебек назлы. Җырдай моңлы татар теле Ак алъяпкыч бәйләсәләр Өзелеп тора кызлар биле Кызлар кебек шат чырайлы Ачык йөзле татар теле Халкың кебек уңган да син. Хезмәттә син көне-төне Ир-егетләреңдәй дәртле Гайрәтле син. татар теле. Фәннән сине аерса да. Гасырларның афәт җиле Аксакалларыңдай олпат. Акыллы син. татар теле Ассалар да. киссәләр дә. Үлмәдең син. калдың тере Чукындырган чагында да Чукынмадың, татар теле Яндың да син. туңдың да син Нишләтмәде язмыш сине Дөньяда күп нәрсә күрдең Әй мөкатдәс Тукай теле Төрмәләргә дә яптылар Җәлил белән бергә сине Төрмәләрдә дә килмешәк Булмадың син. татар теле Зинданнарны ярып чыктың. Ялкынланып чыктың кире Хәтта фашист тегермәне Тарта алмады анда сине Әй син. батыр татар теле Кабатланмас үткәннәрең — Гасырларның яман чире Кабатлар сине гасырлар Татар теле, дуслык теле

1966 1968. .V? 4

Шушы бер шигыре өчен Наҗар Нәҗмигә 1994 елда ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе бирелде.

Реклама