Журналыбыз турында

—Ана тикле “Яшь ленинчы", “Кызыл яшьләр" газеталарында вак-төяк “кеме иманнар" бастырып, чак-чак кына кыюлык җыйгач, 1927 елда, ниһаять. “Безнен юл" журналының ишеген шакып карарга җөрьәт иттем. .Алып барган өч-дүрт шигырьдән берсен журналнын ул чактагы редакторы Гомәр Гали, иптәшләре белән сөйләшкәннән сон, бер шарт белән басарга булганлыгын әйтте. Ләкин куйган шарты бераз аптыраткыч иде. Мин шигыремнен астына “Мөхәммәтфатих Хөснетдннов” дип имза куйган идем, Гомәр Га лигә бу ошамаган. “Только имзанны бик озын куйгансың, моның башыннан алып азагына барып чыкканчы утырып ял итеп алырга кирәк. Әгәр үзен риза булсан, без аны болай итәбез. Башындагы “Мөхәммәт”не кыеп атабыз, койрыгындагы “ов” белән шулай ук бәхилләшергә туры килер, каласын -Фатих Хөсни" булып..." Бары тик бассыннар гына, мин бөтенесенә риза идем. Уенмыни, мин “Безнен юл"га аяк басам бит. Хәерле сәгатьтә, дөньяга алып чыксын мине ‘'Безнен юл”! һәм горурлык хисе белән шуны әйтә алам: алып чыкты ул мине. Һәрвакыт һәм бөтен әйберләрем өчен гел башымнан гына сыйпап торды дип әйтә а.чмыйм, башыма сугулар да. алып барган язмаларны кочаклатып, кире борып җибәргән чаклары да, әлбәттә, булды. Ләкин бу яратып, үз кешеләрен тарафыннан борылу , яхшыракны күрергә теләп, минем яхшыракка да көчем җитәрлек булуына ышанып, кире бору булды... “Безнен юл", “ Атака”, “Совет әдәбияты” һәм ниһаягь, “Казан утлары" — обрахчап әйткәндә, болар бөтенесе безнен юл, безнен ышанычлы юл, хәтта юл /ына да түгел, безне үстергән “яшел бишегебез” булды. Бу журналда басылу, анда үзеннен имзанны күрү, дөресен әйткәндә, безнен барыбыз өчен дә, олыларыбыз өчен дә, кечечәребез өчен бигрәк тә бәйрәм иле. Элек тә шулай булды, хәзер дә шулайдыр дип уйларга кирәк. Җыеп кына әйткәндә, безнен әдәбиятыбызның күзгә күренердәй барлык әсәрләре дә иң элек журналда беренче чыныгу алды биг... Әсәрләремне бастыру белән бергә, төрле елларда һәм төрле срокларда мич үзем дә журнал релакңиясендә гади әдәби сотрудник булып, кулымнан килгәнчә, журналны чыгарышуда өлешемне керттем. Гази Кашшаф. Газиз Иделле, Ибраһим Гази, Кави Нәҗми, тагын бер мәртәбә Гази Кашшаф. Габдулла Гомәр, Гариф Ахунов, Зәки Нури, минем редакторларым буларак, болар белән күп вакыт якынтын очрашып, алардан киңәш сүзләре ишетеп, шумый яхшы иптәшләрем булганлыгы өчен куанып яшәдем. Мине теге яки бу дәрәҗәдә иҗатка очымыруда аларнын да өлеше, әлбәттә, бар. Кыскасы, барысы өчен дә, барысы өчен дә бөтенесенә рәхмәт, дөньяга рәхмәт, мине шундый кызыкчы мәйданга китергәнлеге өчен язмышыма да рәхмәт әйтмичә кала алмыйм.

Реклама