Логотип Казан Утлары
Публицистика

Журналыбыз турында

—Мин журналга бөек Ватан сугышы алдыннан килдем һәм анын аппаратында эшли башладым. Журналны халык никадәр яратканын сугыш елларында уз күзем белән күрдем. Бу хакта фронттан кайткач, “Кызыл Татарстан ” газетасында “Совет әдәбняты“ журналы турында “Солдат хатлары" дигән мәкалә дә бастырган идем. Гажәп ул хатлар! Куе урман эчләрендә хәрәкәт иткән безнен подразделениеларга почтаны да самолеттан гына ташлыйлар иде. Бер вакытны почта капчыгы "битараф" җиргә килеп төшә. Безнен сугышчылар дошманның көчле уты астында аны үзләренә алып кайта.тар, аннары саз суында чыланган “Совет әдәбияты"нын һәр битен учак яктысында киптереп, солдатларга кычкырып укыйлар... 1972