Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯРАМЫЙ ШУЛ...

ПАРОДИЯ

Ә мин көнлим сине — ят күзләрдән. Иңнәреңә яткан чал туннан. Диарыңа а<тын чәчен сибеп. Сер бүлешкән төнге лампаңнан Сожила Солөйманова Көнлим сине, көнлим — ят күзләрдән Бармагыңны кочкан балдактан Ыспай чәчләреңне аралаган Үзең сатып алган тарактан Иңнәреңә яткан туннан көнлим. Син юына торган сабыннан Галстук та. чая кызлар кебек. Муеныңа әнә сарылган Яшерермен сине ят күзләрдән (Мин хәзергә әле сабырлы) Тик нишләтим икән шул лампаңны. Тарагыңны, тунны, балдагыңны һәм галстук белән сабынны 7' Атар идем утка, барсын ж^/өп һәм үч итеп сиңа юләргә' Әйе. шулай итәр идем дә бит. Ярамый шул — акча түләнгән'

1978. № 10