ТАТАРСТАН ҖӨМҺҮРИЯТЕНЕҢ ИКЪТИСАДИ ХӘЛЕ ҺӘМ АЧЛЫК

Русиядәге ачлык тарихы безгә 1024 нче елдан башлап мәгълүм. Тарихка караганда, уникенче гасырдан уналтынчы гасырга кадәр Русиядә һәр гасырда ачлык җидедән ким булмаган. 17 нче гасырдан 19 нчы гасырга кадәр аның саны ике өлеш арткан 1230 нчы һәм 1231 нче елларда Новгородта бигрәк тә каты ачлыклар булган. Шушы ачлык елларның соңгысында халык гаять тә күп үлгән һәм Германиядән икмәк китерү аркасында гына халык бөтенләй үлеп бетүдән котылып калган. Моннан иске заманнарда да Русия халкына читтән ярдәм килгәнлеге аңлашыла. Әгәр дә Русиядә соңгы еллардарак булган ачлыкларга карасак, 1872 нче елда Самарда гаять тә каты ачлык булганын күрәбез. Шушы Идел буе ачлыгы аңа кадәр Русияне туйдырып килгән вилайәтне (губернаны) аяктан җыккан 1891 нче елда 29 вилайәтне чолгап алган чиксез көчле ачлыктан бирле Идел буендагы вилайәтләр һаман ачлыктан зарарланып киләләр. Егерменче гасыр эчендә Самар вилайәтендә 8 мәртәбә, Саратауда 9 мәртәбә ачлык булды. 1891 нче елгы ачлыктан соң 1892 нче елда мәркәз (үзәк) һәм җәнүб шәркый (көньяккөнчыгыш) вилайәтләрендә. 1897 һәм 1898 нче елларда тәхминән (якынча) шул ук төбәкләрдә ачлыклар булды. 1901 нче елгы ачлык мәркәздә, җәнүбтә (көньякта) һәм шәрыктә (көнчыгышта) 17 вилайәтне чолгап алды. 1905 нче елның ачлыгы 22 вилайәггә булып, аннан соң шул ук ачлык 1906 нчы, 1907, 1908 һәм 1911 нче елларны Русиянең күп кенә җирләрендә яңадан тәкрәр итте (кабатланды). Ниһаять, без, Идел буе халыклары, хәзерге көндә 21 нче елның коточыргыч зур бер ачлыгын башыбыздан кичерәбез. Русиядәге бу ачлыкларның төп сәбәпләрен тикшергәндә, табигый, ирекле- ирексез башта илебездәге иҗтимагый вә икътисади шартларга тукталырга һәм шуның белән бергә Русиянең икълим (климат) вә һавасының да ачлыкны тудырырга зур гына ярдәм иткәнлеген күрсәтеп узарга туры килә. Ләкин шул ук югарыда зикер ителгән (әйтелгән) шартлар Русиянең төрле төбәкләрендә төрлечә җыелып, төрле җирдә төрле нәтиҗәләр тудыралар. 1921 нче елда Татарстан Җөмһүриятенә килгән зур ачлыкны алсак, моның үзенә генә махсус булган кайбер сәбәпләр аркасында тагы да көчәя төшкәнлеген әйтми узып булмый Гомумән. Татарстан Җөмһүрияте (сабикъ (элекке) Казан вилайәте) ашлык уңмау ягыннан Самар шикелле вилайәтләр белән беррәттән тора. Ләкин монда һәркемнең күзенә аерымачык бәрелеп тора торган икенче бер нәрсә бар, ул да булса Татарстан Җөмһүриятенең төп халкы булган татарлар, шул ук Татарстанда тереклек итә торган башка халыкларга караганда, ныгырак ачыгалар Без кая гына бармыйк, татарларның ачлыктан азап чиккәннәрен, балалар йортларының ачтатар балалары белән тулып калганлыгын, Җөмһүриятебездәге шәһәр урамнарында татарларның ачлыктан аунап ятканнарын, ниһаять татар авылларындагы йорт-җирләрнең ябылып, тәмам сүнгәнлекләрен күрәбез. Бу 1921 нче елны татарларның үзләре белән бергә яшәүче халыкларга караганда ныграк ачыгулары, шөбһәсез, татарларның үзләренә генә махсус булган иҗтимагый һәм икътисади сәбәпләрдән килә. Әгәр дә без халкыбызның тарихын тикшереп карасак, татарларның иске-искедән бирле зур бер кысынкылык астында яшәп килгәнлекләрен күрәбез Иван Грозный тарафыннан Казан алыну белән татарлар үзләренең өстләрендә инде кысынР.түф САБИРОВ (1894-1937) — 1921-24 елларда ТАССРның ҮБК Президиумы рәисе. 1925-32 еллардагы СССР ҮБКында милләтләр бүлегендә эшли. Репрессия корбаны. Хәл хәзерге, ягъни ЮООнче санны әзерләгәндә өстәлгән мәгълүмат. кылыкның башланганлыгын сизделәр Идел. Кама буйларындагы әлегә кадәр биләп килгән мөнбит (уһщырышлы) җирләрен татарлар урысларның тәзаййыкы (кысуы) астында ташлап китәргә мәҗбүр булдылар Җүнсез һәм уңайсыз җир кайда бар татарлар шунда утыртылды Билгеле бу хәл үзе генә татарларның иктисади яктан начарлануларына сәбәп булды Икенче яктан, башыннан аягына кадәр православие рухы белән сугарылган Русия хөкүмәте, урыс поплары белән кулга-кул тотынып Казанны алуга татарларны чукындыру, аларны урыслаштыру сәясәтенә кереште Бу юлда татар халкына әллә никадәр үзенең җәбер-золымын салды Шушы яман сәясәтнең яман нәтиҗәсе буларак, бичара татарлар үз кабыкларына яшеренергә, урысның начар яклары белән бергә барлык яхшы якларына да кырын күз белән карарга, алардан файдалы һичбер яңа нәрсә алмаска мәҗбүр булдылар Үз диннәрен үз гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша торгач, татарлар урыслардагы иген игү. көн күрү эшләрендәге төрле файдалы яңалыкларга да дошманлык күзе белән карый башладылар Еллар, гасырлар буенча татарлар урыс ашы дип кәбестә кыяр шикелле яшелчәләр җитештермәде Шул ук сәбәп аркасында бакчачылык белән шөгыльләнмәде Кәбестә, кыяр шикелле нәрсәләр әле хәзерге көндә дә татарлар арасында "урыс ашы дип йөртелә Татарлар арасында бакчачылык эше белән шөгыльләнү юк Алар орлыклы ашлыктан башка бер нәрсә дә игә белмиләр Хәлбуки орлыклы ашлыкларның уңышы бик үк ышанычлы түгел Әгәр дә орлыклы ашлыкларның уңышы бик үк ышанычлы булып җитмәсә, ашлык уңмау куркынычыннан, бары тик иген игү эшендә яңа ысулга - игенне күп басу белән игүгә күчү һәм чәчү әйләнешенә санагать өчен кирәкле үсемлекләр кертү генә коткара алачак Бу яктан караганда татар крәстияннәренең хуҗалыклары бик әкерен үзгәрә Халыкның ашамлык запасларын күп арттыра торган һәм аларга икмәктән башка да яшәргә имкян (мөмкинлек) бирә торган бәрәңге утырту татарлар арасына яхшы ук күп таралган Ләкин коры бәрәңгегә генә ышанып торырга туры килми Бүгенгә кадәр татарларның күбесе игенне Нух заманыннан калган ысул белән игәләр Шуңа күрә ачлык булган елларда аларның күберәк азап күрүләре гаҗәп түгел Татарларның шушы тарика (ысул) мәдәният (цивилизация) ягыннан артта булулары - Татарстан Җөмһүриятендәге ачлыкның сәбәпләреннән берседер Хәерчелеккә төшкән татарлар күп вакытлардан бирле салым, иҗарә (аренда) хакын түләү һәм үз кирәкләрен алу өчен хуҗалыкларыннан хасил булган нәрсәләренең күбесен базарга чыгарып сатып килделәр Шуның нәтиҗәсендә татарлар көз көнендә шул ук икмәкләрен базарга чыгаралар яз көне ул икмәкне алар үзләре үк кыйбатрак бәһагә сатып алырга мәҗбүр булалар Көзге һәм язгы бөһаләр арасында булган аерма шул ук фәкыйрьләр җилкәсенә төшә Шулай итеп нинди дә булса бәла-казалар килгән вакытта алар иң әүвәл ачлык тозагына эләгеп, корбан булалар Ниһаять, ачлыкның килүенә яки килмәвенә мөһим сәбәпләрдән берсе - крәстиян хуҗалыгында игенгә башка кәсепләр белән акча таба торган юлларның булуы яки булмавыдыр Авыл халыкларының башлыча доходлары иген мөхсулатыннан (кеременнән). читкә йөреп кәсеп итүдән һәм кул һөнәрләре белән шөгыльләнүдән килә Иген уңуның алга китүе һәм икмәк бәһәсенең күтәрелүе иген игүдән килә торган доходның әһәмиятен арттыра Кул һөнәре санагате белән йорт санагате ашлык уңмаган елларда крәстиян хуҗалыкларының хаҗәтләренә кирәк нәрсәләрне табарга ярдәм итә Шулай ук читкә йөреп кәсеп итүләрнең дә крәстиян хуҗалыклары өчен әһәмияте бик зур Артык халыкларның завод- фабрикларга эшләргә китүләре авыл халыкларының азык белән тәэмин ителүләренә тәэсир итә. авылда ашап ятучыларның санын киметә һәм авылга акчаның килүенә сәбәп була Ләкин төәссефкә (үкенечкә) каршы, шушы һөнәр-кәсептән иген мөхсулатыннан. читкә кәсепкә китүдән һәм кул һөнәре санагатеннөн килә торган доходлар татарлар арасында бер дә юк диярлек Менә шуның өчен дә алар ачлыктан күберәк зарарланалар һәм аның авырлыгын күберәк татыйлар Бу сүзләргә холөса (нәтиҗә) ясап шуны әйтергә мөмкин халыкның аз җирдә тыгыз торуы, җирләрнең ябыгуы. Идел буеның һава ягыннан булган хәле иген кәсебенә башка һөнәрләрнең аз төрөкькый итүе, игеннең иске ысул белән игелүе, бигрәк тә Татарстан Җөмһүриятендәге халыкларның күпчелеген тәшкил иткән татарларның күршеләре урысларга караганда, мәдәният ягыннан артта калулары болар арасында ачлыкның көчәюенә сәбәп булган Бөтен Татарстан Җөмһүриятенең ачлыкка булган мөнәсәбәтенә килсәк, аның тиз арада яхшыга таба үзгәрүендә хәзерге көндә өмид артык зур түгел. Авылның мәдәният ягыннан булган хәле әле һаман да бик түбән тора. Урысларның да, татарларның да байлыклары гаять тә түбән дәрәҗәдә, һөнәркәсеп аз тәрәкъкый иткән, иген игүдән башка кәсепләр белән акча табу әйтерлек юк. соңгы вакытта хайван асырау эшләре тәмам җимерелгән, крәстияннәрнең хуҗалык эшләрендәге бөтен арка таянычлары иген игүдә генә Шуның өстенә соңгы елларда булган вакыйгалар - җиһангирлек (бөтендөнья) һәм граждан сугышлары, чехословак һәм Колчак бандаларының Татарстан Җөмһүрияте туфрагына һөҗүм итүләре һәм егерме беренче едца һич тә күз күрмәгән вә колак ишетмәгән гаять тә зур ачлык булуы - безнең өлкәнең икътисади байлыгын тәмам җимерде, бөтен халык диярлек, хәерчелеккә төште, хәтта алар үзләренең киләчәктә рәтле тормышка чыгуларыннан өмидләрен өзеп, һәлакәт чокырына тәмам якынайдылар. Бу хәлләр һәммәсе дә шушы коточкыч дәһшәтле ачлыкка каршы ашыгыч рәвештә чаралар күрергә тиешлеген игътираф итәргә безне мәҗбүр итә Юк исә, гомуми иҗтимагый-икътисади хәлләрдән килеп чыккан бу ачлык Татарстан Җөмһүриятен бик үк тиз ташлап китмәс дияргә һәм шул югарыда күрсәтелгән шәраитләрне (шартларны) һәрвакыт күздә тотып, хозяйствоны иң соңгы дәрәҗәдә җимерелүдән саклау чараларына керешергә тиеш була. Ачлык. Л. Мендес рәсеме. 1922 №1
Реклама