Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАР

Донда артиллерист Хәсәнов Татарстанны яклый. Аяын бите янган, көйгән Дошман безнен батареяны тупка тота иле. Сугыш припаслары саклана торган сарай яна башлады. Хәсәнов уйлап-нитеп тормалы Ул йөзләп снарядны читкә алып китте Ут анын битен һәм кулларын яндырды Ә Хәсәнов әйтә: “Ин кирәге—снарядлар Инде немецларны без көйдерәбез. ." Алар Татарстаннан, Башкортстаннан. Уралдан. Идел буйларыннан килгәннәр— һәйбәт солдатлар, кыюлар һәм хәйләкәрләр Фронтта “Бу—татар, сынатмас ул".— дигән сүзләрне еш ишетәссн. Гафиятулла Нигьмәтуллин—снайпер Ул әйтә: “Мин гади фрицны да кыйныйм, әмма офицерларны һәм корректироншикларны кыйнау аерата куанычлы Болар— ләгънәт төшкән шайтаннар. " Иптәшләре анардан «Нәрсә сон ул шайтан!"—дип сорыйлар Гафиятулла килә "Фриц ни, шайтан ни—икесе бер—фашист" “Ал кирәгеңне, шайтан",—дип кычкырып җибәрде лә Мөхәммәтшәриф Хафизов немецның башына приклад белән ямады. Кулга кул килеп сугышканда татар ачулы, һәм немец ефрейторы Рудольф Вольгангнын үзенең кардәшләренә зарлануы юкка гына түгел: “Монда белә каршы татар күп. Болар шашкан халык, һәм мин татар белән хәтта төшемдә дә очрашырга теләмәс идем" Әбүбәкиров үзенең кәләше Зөһрәгә: "һәр кон саен бер немец угерер1Ә сина сүз бирәм",— дип язды. Зоһрә белә: анын сөйгәне алдамас. Татар гвардеецлар—татар кызларының намусы өчен сугышка баралар Татар егетләренең зәнгәр шат турында үзләренең җырлары бар Һәм Байкузин җырлый Бибкәй матур суга бара. Зәңгәр шәлен ябынган. Яратса да. кулен сагиый Узып китә янымнан Юк. егет сугыштан кайтып "Мин Ленинград янында сугыштым Без шәһәрне саклап калдык Без сине саклап катлык, чибәр Бибкәй",—дигәч. Бибкәй Байкуэинга карар. Татар карты Сөнгат Гыйниятуллин улын сугышка озатканда “Батыр бул. улым Гыйниягуллипнар семьясын кешеләр хөрмәт итәрлек булсын",—диде Зиннәт Гыйниятуллин Ленинград янында сугышты Немецлар йөз. безнекеләр тугыз кеше иде. Зиннәт Гыйниятуллин чигенмәде Ул батырларча корбан булды Анын батырлыгын Ленинград исендә саклый, һәм боек шәһәр карт Сөнгат Гыйннягуллинга әйтә “Синен хәсрәтен—минем хәсрәт һәм синен горурлыгын- минем горурлык” Татар егете Нурый Хәлиуллин нәрсә өчен сугыша? Ул сугышка кадәр ничек торганлыгын бик куанып сөйли: "Яхшы тордым Безлә бодай менә нинди була! Ике сыер. Колхоз ат бүләк итте. Яхшы ат. аксыл кола ат “ Нурый Х&тиуллин нәрсә өчен сугыша? Ул уйчан гына итеп өсти “Татарлар—торур халык Без немец коллыгын теләмибез, азатлык сөябез” Менә сугышчылар атакага баралар Нурый Хәлиуллин белән беррәпән рус бара, чуваш Ларионов һәм Нурыйнын дусты-немецлар пленлыгындагы Конотоптан килгән Гриценко бара Алар һәммәсе дә немец остснә баралар Һәммәсенең лә баш II II Эрснбургнмп бу мәкаләсен журналга А АПметдинов такадим итте очында, яшендәй булып, рус "ура”сы күкри. Иртәнге кояштан озын шәүләләр төшә, һәм сугышчылар белән бергә, шәүләләр сыман булып, аларнын якыннары да баралар төсле тоела. Ә анда нәрсә шәүләсе? Азатлык шәүләсе. Горур кешеләр азатлык өчен һәм Ватан өчен сугышалар. Нурый Хәлиуллин татар егете һәм ул сынатмас. Йөрәкне сүзләрдән дә көчлерәк ялкынландыра торган саннар бар: 85—Садыйк Гомәров сиксән биш фрицны үтерде. 56—Әхмәт Иштирәков сугыш кырыннан яраланган илле алты сугышчыны һәм илле алты мылтык алып чыкты. Ике гвардеец ничәмә рус кешесенең тормышларын коткарып калды! Сержант Алексей Федорович Сибатилов мина яза: "Гади рус сүзләре өчен сезгә рәхмәт, алар йөрәккә барып җитәләр Безнен Ватаныбыз нинди куркыныч эчендә икәнен без беләбез. Немецларга без пуля кызганмыйбыз. Ләгънәт төшкән немецларны без кырып бетерербез”, һәм минем сержант Сибатиловка җавап бирәсем килә: аның сүзләре минем йөрәгемә килеп життеләр, һәм мин анын пулялары немец йөрәгенә житәчәкләренә ышанам. Бар иде ике дус: Гобәй Гафиятуллин һәм Алеша Огородников—ике кыю пулеметчы. Алеша—Смоленск ягыннан, ә Гобәй—Татарстанның Карамалы авылыннан. Алар турында иптәшләре: "Хәзер аларны ут та, су да аера алмас”,—диләр иде Немецлар һөҗүм иттеләр. Алеша Огородниковны пуля аяктан екты. Гобәй ялгызы калды Ә немецлар инде биш саженьда гына. Гобәй сөйли: “Мин Алешага карап алдым. Ул ята. Юк, совет кешеләре чигенмиләр! Минем дисклар бетте. Мин, сүгендем дә, гранаталарга тотындым. Немецлар белән мин озак сугыштым. Ахырда фрицлар чыдый алмадылар, качтылар. ” Траншея каршында утыз немец үләксәсе ятып калган иде: Гобәй Гафиятуллин Алеша өчен үч алды. Аларны хәзер ут та, су да аера алмас Дуслык—бөек хис. Турылыклы дус һәммәсеннән кыйммәтле. Руслар белән татарлар гасырларча бергә яшәделәр, бергә хәсрәт чиктеләр, бергәләп шатлык күрделәр, дөньяның ачысын-төчесен бергә татыдылар һәм аларны хәзер инде ут та, су да аера алмас. Сугыш—каты, дәһшәтле эш Без, немецлар кебек, сугышны: “Ин яхшы эш”,—димибез. Без тыныч хезмәт яратабыз, безнен гербта урак һәм чүкеч. Әмма безнең халкыбыз—батыр халык, ул тыныч кырларын кулына корал тотып яклый. Ул хәзер уракны кызга, чүкечне хатынга тапшырды, ул рус мылтыгыннан аерылмый Ул ләгънәт төшкән басып алучыларны кырып бетерергә карар бирде, һәм ул аларны кырып бетерәчәк. Сугышта күп нәрсәнен асылы ачыклана Сугыш—ул кешеләрнең хисләрен тикшерә торган лаборатория- Сугыш—югары дәрәжәле дуслык чоры. Окоптагы кешеләр—дуслар, һәммәсеннән дә—якыннарыннан да, кардәшләреңнән дә кадерлерәк. Дустың өчен үз тормышыңны бирерсең һәм, икенче тормышым булса, анысын да дустым өчен бирер идем дип, икенче тормышың булмаганга үкенерсең Шайтан-фрицлар өстенә дуслар—рус һәм татар баралар. Аларнын дуслыгы утта сыналган. Аларнын дуслыгы— немецларның үлеме ул1 . "Казан утлары ", 1970. № 5