ТАТАР ЯЗМЫШЫНА КИНӘНГӘН КАРАР

н яраткан кәсебенә — репрессияләү эшенә тотына. Аерым кешеләрне утырту , үтерү белән чикләнмичә, кайбер халыкларны төгәле белән жәзалау юлына баса рус-славян булмаган кайбер халыклар үз җирләреннән сөрелә Идел буе татарлары да чиратта булган. Ләкин биш миллионнан артык, өстәвенә бөтен СССР буйлап таралган халыкны җыеп алу мөмкин булмый Большевиклар атасы барыбер үз ниятеннән кайтмый физик юк итү мөмкин булмагач, халыкны рухи яктан жәзалау юлын сайлый ул ВКП (б) Үзәк комитетынын 1944 елгы мәкерле карары шу лай барлыкка килә Карардан максат халык тарихына балта чабу аркылы анын тамырларын корыту иде Анын төп мәгънәсе бер кечкенә абзацтагы "Алтын Урданы үз заманынын алдынгы дәүләте итеп бизәп күрсәтергә маташуны" тыярга дигән, нигездән язган дәлилгә корылган хөкемгә кайтып кала. Идегәйдән карачкы ясап, тарихи шәхес белән фольклор образы буташтырыла. Китә шуннан болай да начар өйрәнелгән тарихны тагын да ныграк бозулар Мона исә "татарлар алар кыргый халыклар, явыз илбасарлар, русларны җәберләүчеләр" дигән уйдырмалар аша ирешелә Йөз меңләгән тиражлы тарих дәреслекләре, кинофильмнар. “әдәби" әсәрләр, гәзит-журналларда тукып торулар эшкә җигелә ' ‘ Татарларның да бер өлеше әлеге басым астында, "без татар түгел” дигән карашка биреләләр, халык тарихын бер чорга гына кайтару, тарайту, димәк, бозып аңлату барлыкка килә. Шул рәвешчә халыкны үз асылыннан биздерүнен башка нәтиҗәләре җимеш бирә татар балаларының тарих дәресләреннән сон "мин татар булырга теләмим!" дип елап кайтулары ни тора' Тарихын белмәгән, белергә теләмәгән халык бер милләт булып яшәү сәләтен югалта — башкалар арасына кереп эреп бетә, юкка чыга "Халыклар атасы" тагарлар өчен менә шундый явыз язмыш әзерли Ләкин тарих, кем әйтмешли. "куласа ул: бер әйләнә, бер баса". Киләчәкле булырга теләсәк. тарихны гадел яктыртырга гиешбез.

М. ГОСМАНОВ тарих фәннәре докторы. КДУ профессоры

Реклама