ТАТАР СКУЛЬПТОРЫ МИРЗАҖАН БАЙКИЕВ

Һәрвакыт ачык йөзле, мөлаем табигатьле, яше алтмышка җитеп, чәче-сакалы ап-ак агарган Мирзаҗан абый, СССР да сәнаигъ нәфисә (сәнгать) музейларыннан ин бае булган Ленинград Эрмитаж музеенда (элекке Императорский музей) скульптура реставраторы һәм татар дөньясында татарның Тукай, Фатих Әмирхан, Гаспринский кебек мәшһүр язучыларынын һәйкәлен ясаучы беренче скульптор ул. Аның бу эштә бөтен гомере үткән, чәчләре агарган, тормышның ботен ачысын- точесен татыган, ниһаять, бүгенге көндә “Хезмәт каһарманы" дигән зур шәрәфле исемне алган Ләкин тәәссефкә (кызганычка) каршы, үзенең бәһа биреп бетерә алмаслык кыйммәтле эшләренә, татарлар арасында бердәнбер боек мастер-реставратор һәм скульптор булуына карамастан, кин татар җәмәгатьчелегеннән читтә калганга күрә татар массасы арасында танылмаган, үзенен иҗатларын күрсәтә алмаган.

Скульптура реставраторы

Реставраторлык вазыйфасы жинел эш түгел ул. Ул зур осталык һәм скульптура эшендә күп белемне сорый Бөтен җир шарында беренче дәрәҗәдә булып танылган бөек художник-скульпторларнын ватылган әсәрләрен төзәтү, кителгән җирләрен ялгау - реставратор үзе яхшы скульптор булганда гына мөмкин. Ә менә Мирзаҗан абый шул бөек вазыйфаны башкаручы. Башкаручы гына түгел, зур мастерларча, художник-авторларча эшен эшләп бетерүче. Син анын зур осталык белән эшләгән эшләрен, моннан берничә мен еллар элек яшәп, үзләренең скульптурадагы мастерлыклары белән бөтен җир шарында беренче урынны тоткан һәм хәзердә дә әле бер милләт, бер халык тарафыннан да узылмаган дип әйтерлек дәрәҗәдә булган, юнанның (грекларның) мәшһүр скульпторларының ватык хәлдә (яисә аяксыз, я кулсыз, я булмаса башка бер җире кителгән) табылган статуяларын реставрировать иткәнен күреп хәйран каласың. Ул сиңа ялгаган төсле түгел, бәлки шул мәшһүр художникның үз кулы белән ясалып беткән дә, тик материалы җитмәгәндә икенче бер материал белән бетереп куйган кебек тоела Синең күз алдына моннан 2 мен ярым еллар элек яшәгән юнан скульпторлары үзләренең дөньяга карашлары. кайгылары, шатлыклары белән килеп баса. Мирзаҗан абый реставраторлык эшендә Ленинградта һичкем белән тинләшми торган мастер ул. Шунын өчен дә башка музеиләрдәге кыйммәтлерәк статуяларны реставрировать итәргә кирәк булганда аны чакыралар Шуның өчен дә Царское Село шәһәрендәге Екатерина II нчснең сарае кебек Мирзаҗан Байкиев Эрмитажда скульптура тозэтә 1926 ел кыйммәтле тарихи памятникнын фасадындагы (сарай алдындагы) 120 ләп карийатидны (фигура-статуяларны) реставрировать итү Мирзажан абый карамагында була Шунын өчен дә шул музей администрациясе үзенен Мирзажан абыйга биргән отзывында аны “мәсьүл (жаваплы) эшләрне башкарырлык. Ленинградта реставраторлык эшендә бердәнбер специалист" дип атый

Мирзаҗан абый сәнаигъ нәфисәнең тарихи памятникдарын саклаучы

Екатерина I! нче заманында ук төзелә башлаган Эрмитаж музеенда миллионнар белән генә бәһа биреп бетерә алмаслык, сәнаигь нәфисәнем тарихи памятниклары саклана Анда иске таш дәвереннән алып хәзергә кадәр булган сәнаигь нәфисе памятниклары җыйналган. Анда борынгы Мисырның (моннан 3-4 мен еллар элекке) кабер ташлары, чокып ясалган рәсем (борынгы язу—һироглиф) белән зур таш ләхетләр, үгләренен табына торган аллалары тасвир ителгән һәйкәлләр, борынгы юнан. Румадагы мәшһүр скульптураларның статуйлары. Шулай ук сонгы гасырның мәшһүр скульпторларның әсәрләре картина бүлегендә Рафаэль. Леонардо да Винчи. Микель Анджело. Рембрандт. Рубенс. Всласкес кебек бөтен жир йөзе күләмендә мәшһүр художникларның кыйммәтле әсәрләре саклана Мирзажан абый менә шул байлыкларны зур осталык белән саклаучы, үлчәүгә авыр булган памятникларны зур осталык кирәк вакытта бер урыннан икенче урынга күчергуче. Сон дәрәжәдә мәсьүлиятле (жаваплы) булган бу эшен Эрмитажда эшчеләр фәкать анын карамагында гына, анын кушуы буенча гына эшлиләр. Музейдәге тарихи памятникларны. кыйммәтле статуяларны кузгату, бер урыннан икенче урынга күчерү жиисл эш түгел ул—ул зур белгечне, бу эштә күп тәҗрибәне һәм үзе белән яхшы мөгамәлә кыла белүне сорый Шунын өчен дә шул. бу эшкә һәр вакытта, тәҗрибәле карт Мирзажан абыйга морәжәгать итәләр Му зей администрациясе дә күп вакытта бу Мирзажан абыйга тапшырыла торган мәсьүлиятле эшне анын ин зур хезмәтләреннән хисаплый 1914 нче елны Яурупа сугышы башлангач Николай II Петербургның нимесләр кулына калуыннан куркып Петербургның бөтен байлыкларын Мәскәүгә озаттыра башлый Беренче чиратта оэатыла торган әйберләр Эрмитаж музсендәге сәнаигь нафисәнен тарихи памятниклары була Шушы сон дәрәжәдә мәсьүлиятле эш Мирзажан абыйга тапшырыла. Шулай ук 20 нче елны инде бу байлыклар эшчс-крәстиян хөкүмәтенә калгач. Мәскәүдән (Кремль) ннадан Ленинградка Эрмитаж музеена кайтарту тагын да Мирзажан абый карамагыннан башка була алмый Ул бу эштә җитәкчелек итә. Музей администрациясе Мирзажан абыйнын бу хезмәтен аеруча тәкъдир кылып, аерым отзын бирә һәм анда "Музсйнен сон дәрәжәдә кыйммәтле памятниклары фәкать Мирзажан Байкисвнын фидакярлеге, тырышлыгы һәм осталыгы белән генә ватылмый, әләф-тәләф (әрәм-шәрәм) булмыйча гына шулай тулы рәвешендә сакланып кала алды",—ли.

Мирзаҗан абый - скульптор

Мирзажан абый боек мастер-реставратор 1ына гүгел. ул - хуложннк-скульптор да Татар сәнаигь лоньясынын һәрбер фронтында диярлек танылган күп кенә кешеләребез булса да. скульпторларыбыз юк идс але Бу яктан Мирзажан абый беренче карлыга1 шарыбыздан санала. Ләкин ул күптәннән бирле иҗат итеп килгән һәм хәзергә кадәр эшләгән күп кенә кыйммәтле һәйкәлләре булса да. кин татар массасына танылганы юк әле Кин тагар массасы гүгел. хәтта тагар укымышлылары, татар сәнаигь нәфнеә фронтында ипләүчеләре дә белми. Анын эшләре үзенен тора торган бүлмәсеннән, мастерскоеннан читкә чыгып, истребительгә барып җитмәгән, шуна күрә дә үзенә тиешле бәһәне бирдерә алмаган Билгеле, нинди генә ижат итүче художник булмасын, ул әсәрен үзе очен түгел. башкалар өчен эшли. Ул үзенең хисен, тойгысын баштан кичерүен башында тупланган сурәтләр аша гәүдәләндереп башкаларга йоктыра, тәэсир итә. Сурәтләрне гәүдәләндерү—сүз. тавыш, буяу, хәрәкәт, таш. балчык һәм башка шундый төрле санап бетермәслек материаллар ярдәме белән була. Әгәр дә художник үзенең әсәре белән тәэсирләнүче бернинди дә объект булмаячагын белсә иде. һичбер вакыт бер нәрсә дә иҗат итмәс иде. Потребитель ул художникны тудыручы да, яшәтүче дә. үстерүче дә. Ләкин Мирзажан абый менә шул художник өчен һава белән су дәрәжәсендә кирәкле булган кин потребительне табалмаган. Шуна күрә дә анын иҗаты, скульптурада булган табигый талантын үстерү өчен кирәкле булган зәмин (җирлек) булмаган. Ләкин шуңа карамастан, анын зур мастерлык белән эшләгән Гаспринский. Шиһап Мәржани. Тукай. Фатих Әмирханнарның һәйкәлләре бар. Болар арасында Шиһап Мәржани белән Фатих Әмирханның әле соңгы айларда гына эшләнеп беткән һәйкәле зур осталык белән эшләнгәннәр. Мирзажан абый татарның мәшһүр шагыйрьләрен, язучыларын һәм Шиһап Мәржани кебек реформаторларын гына түгел, бәлки татарның мәшһүр революционеры Мулланур Вахитовнын да һәйкатен ясаган, ләкин тәәссефкә каршы, бу сонгы кыйммәтле һәйкәлнең үзендә нөсхәсе калмаган. Берсе "Башкортстан" гәзите редакциясенә бүләк ителгән

Кыскача тәрҗемәи хәле

Мирзажан абый Байкиев 1868 нче елны Пенза губернасы Байки авылының ярлы крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. 17 яшенә кадәр үз хужалыгында эшли һәм шул ук вакытта авыл мәктәбендә укый. 17 яшенә житкәч әтисе үлеп, тормышы авырая башлагач Мирзажан абын эш эзләп Петербурга килә һәм Петербурда Академия художество әгъзасы, художник-скульптор Чижовның мастерскоена хезмәтче малай булып эшләргә керә Чижов момын скульптура белән кызыксынганын, скульптура эшенә дәрте һәм кабилияте (сәләте) бар икәнен күреп, аны барон Стиглейснен Мәркәз техника мәктәбенә укырга бирә. Шулай итеп Мирзажан абый Байкиев үзенең Чижов мастерскоеннан эшләп алган аз-маз акчасы белән көн күрә һәм тырышып укый башлый. 1893 нче елны ул югары күрсәтелгән мәктәпнең 7 сыйныфын бетергәч, шул ук Чижовнын рекомендациясе белән Царское Село шәһәрендәге Екатерина сараена реставратор-скульптор булып эшләргә керә. Ул анда 1906 нчы елга кадәр эшли. 1906 нчы елны Эрмитажга шул ук эшкә күчә һәм анда хәзерге көнгә кадәр өзлексез эшләп килә. Мирзажан абый 1919 нчы елдан бирле союз әгъзасы. Быел Эрмитаж музеенен мескомы Мирзаҗан абыйга “Хезмәт каһарманы" дигән исем бирдерү мәсьәләсен күтәрә

Теләк

Мирзажан абый үзенен эшендә 35 ел буе армый-талмый эшләп килүче хезмәт батыры, шунын белән бергә, татарлар арасыннан беренче скульптор булганга анын хезмәтен тәкъдир итеп, быел кин күләмдә 35 еллык юбилей бәйрәме ясауны күтәрергә кирәк. Мирзажан абыйнын карамагында хәзерге вакытта үзеннән башка 5 жан семьясе бар Анын Эрмитаждан ала торган 75 сум вазыйфасы. әлбәттә, җитми. Шунын өчен дә ана яшәү һәм ижат эшен дәвам иттерү мөмкинлеген бирү, бигрәк тә. эшләгән эшләре белән кин татар массасын таныштыру өчен ясаган һәйкәлләрен Татарстан хөкүмәте сатып алып, аерым күргәзмә (выставка) ясасын иде.

1928. № 10

Реклама