Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАР ХАЛКЫ

Син акланган инде әллә кайчан, Минем яклау кирәк тә түгел. Ә шулай да. әйтер сүзем әйтми Тынгы танмый тынгысыз күңел. Гомер буе сине җәберсетеп. Мәсхәрәләп килгән дошманнар. Нинди начар исем табалсалар Аны. халкым, сиңа кушканнар "Татар булган җирдә хәтәр бар " дип Шик салганнар дуслар эченә Нахак яла ягып калдырганнар Минем газиз халкым исменә "Чакырылмаган кунак—татардан да Яман'' диеп ялганлаганнар 'Татар акылы төштән соң" дип алар Көләргә дә оялмаганнар 'Татар ашар, ашар да качар" дип. Тупас-дорфа иткәннәр сине. 'Урыс— власть, татар— тылмач" дип тә Мыскыл итеп йөрткәннәр сине. Юк. дусларым. Дөрес түгел болар. Дөрес түгел болар берсе дә! Минем халкым—бөек татар халкы Намуслы да. дус та. көчле дә. Иптәш өчен утка-суга керү— Гадәте ул бездә һәркемнең Куркыттымы безнең Батыршинны Дулкыннары Хасан күленең? Әрсез түгел минем туган халкым, Тыйнаклык хас аңар һәр җирдә Кунак килсә, якты чырай белән Урын түрдә бездә һәр өйдә Акыл безнең айнык һәр вакытта, Тутыккан таш булып ятмый ул Гыйлем, сәнгать, иҗат мәйданында Даһи нуры белән балкый ул1 Тупас, комсыз түгел минем халкым. Ягымлы ул, кече күңелле Сугышта ул—юлбарыска ошый, Хезмәттә ул—титан шикелле Ватаны бар аның, дәүләте бар. Власте бар аның кулында Гәлстаннан гүзәл булып ята Коммунизм—барыр юлында Һәй. сөекле илем Татарстан! Бишегем син минем, моз/рым син Ил күзеннән җәбер яшен сөртеп, Җан иңдергән кояш нурым син' 1940. №5-6