Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тарих дөньясында

ЯШЕРЕН ВАСЫЯТЬ

“Урыс кышы", “урыс каены", "урыс чәе” Кубада. Әфганстанла, Анголада урыс мәнфәгатьләре, шул мәнфәгатьләрне саклаучы совет танклары һәм ракеталары. Кайдан килә бу? Боларнын чишмә башлары кемгә тоташкан’’ Тарих китапларында һәрвакыт урыс халкынын бөеклеге, күршеләренә анын дуслык һәм мәдәният кенә алып килүе хакында укыйсын Казан ханлыгын да Иван патша үз дәүләтенә куша һәм “гаделлек" урнаштыра, янәсе Петр патша Азов лингеэенә походлар ясап. Торкиянен "артык” биләмәләрен эләктерергә омтыла, анда эш барып чыкмагач. 21 ел буе Шнсиия белән сугышып. Балтыйк лингеэенә “тәрәзә ача’ Аннары тагын көньякка юнәлә —Каспий лингезе буена килеп. Иран белән “дуслыгын ныгыта”, анын да бер "кыргый" өлешен үз “мәдәни” дәүләтенә кертеп, бәхетле итә Диңгезләргә гашыйк "тәрәзә ачу” остасы ничек инде мәмләкәте чигендә ике уем ясау белән канәгатьләнсен0 Яна динсезләргә тәрәзә яки форточка ачар өчен анын оныклары ун мен чакрымдагы Камчаткага, хәтта аннан да ерактагы Аляскага ла барып житаләр, юл уңаенда тагын дистәләгән халыкларга ясак гүләү бәхетен бүләк итәләр. Шуна күрә мондый патшаларын урыс чаткы "күренекле дәүләт эшлеклссе”, “атаклы хәрби юлбашчы", “тиңдәшсез үзгәртеп коручы", “мәшһүр галим” дип мактап килә Мәдәният атып килүе өчен бездән рәхмәт укуны көтә Әмма без генә түгел, барлык кыйтгатарнын атлан бер өлешенә ия булган, тәрәзәне инде ундүрт лингезгә “ачарга" өлгергән урыс халкы үзе дә бәхетсез бүген Чөнки бәхетле булыр очен жир киңлегеннән, дингезләр күплегеннән бигрәк, матди муллык, рухи хөррият кирәгрәк Сонгы казанышларга ирешү өчен исә диңгезләр һәм җирләр иркенлегенә ия булу һич тә мәжбүри түгеллеген байтак алдынгы илләр, халыклар үсеше раслап килә Монын очен милләгләрнсн әхлакый сәламәтлеге, сәләтен һәм көчен табигатьне саклауга, хезмәт житештерүчәнлеген күтәрүгә җигүе, мәдәни һәм фәнни кыйммәтләр ижат итүгә юнәлтүе кирәк икән Русия-СССРнын жире дә, суы да хисапсыз күп Әмма бүген анын халкы ашарга ризык, кияргә кисм, торырга торак, суларга саф һава җитмәүдән интегә Урманнары мәгънәсез әрәм шәрәм ителә, кырлары-лалалары уңдырышсыз тозлакка һәм чүлгә әвереллерелә. чишмә инешләре генә түгел, диңгезләре лә йә киптерелә, йә тереклеге үлгән шакшы сулыкка әйләндерелә Халыкнын тарихи үсеше исә анын юлбашчылары әхлагына, алар куйган максатларга һәм шул максатларга ирешү тырышлыкларына турылан-туры бәйле Юньле юлбашчылар халкынын сыйфат ягыннан яхшыруына, анын югары казанышларга, җитеш һәм бәхегле тормышка ирешүенә сәбәпче булса, икенчеләрнең милләтен ялгыш юлга кертеп җибәрүе бик мөмкин. Әйтик, игенче белән илбасар икесе икс башлангычка нигез сала игенче тырышлыгы янадан-яна байлыкны барлыкка китерә, илбасар исә инде барлыкка китерелгән хәзинәне анын иясеннән генә тартып ала. Беренчесенең тырышлыгы кешелекнен алга атлавына гел куәг кенә өстәсә, икенчесенең кәсебе кинэю сәламәт үсешне буа. паразитик фәлсәфә Һәм гамәлләрне арттыра, шунын белән таланучыларның харап булуына яки атарнын баш күтәрүенә китерә. Моннан инде гомум кешелек кризисына да ерак калмый Халыклар җәллады Явыз Иван (1530—1584) Европа жазздармы Беренче Атександр (1777 -1825). алар арасында күпер булган “тиңдәшсез үзгәртеп коручы” Беренче Петр < 1672— 1725). Бодай тезеп караганда. Беренче Петр лгәрегесе һәм сонгысы арасында - ин гөнаһсыз хаким, ин мәдәни һәм кешелекле зат Әмма анын 'Васыяте " белән танышканда, бигрәк тә шундагы “кәсеп игеп. сез... бөтен дөньяга ия булырсыз", дигән сонгы юлларны укыганда. СССР дигән илнен бүгенге фаҗигасен, алс кичә генә җитәкчелектән киткән, ләкин тагын хакимлекне кулына эләктерергә ажгырып торган сәясәтчеләрззен сыек кыни томан пәрдәсе белен капланган фикер сөрешендә, максатларында һәм гамагтәрендә гарнчи нәфеснсн. илбасарлык шаукымының. Беренче Пстрнын империячел ашкынулары дәвамын тоясын Бу — СССРнын азчылык милләтләренә генә түгел, урыс халкына да хәвефле, чөнки Беренче Петрның “кәсеп итү" төшенчәсе. "Васыять“тән күренгәнчә, миллионнарның күз яшен, кан дәрьясын агызуга кайтып кала, һичбер тартынусыз, үз ихтыяҗларын бүтәннәрне талау хисабына канәгатьләндерергә дәртләндерә. Ул инде менә ничә гасыр зур бер халыкнын сәләтен, куәтен, тормыш эшчәнлеген. энергиясен башкаларның яшәү тирәлеген җимерүгә, матди байлыкларын талауга, яу лап алуга юналдерде Шушы басым һәм һөҗүмнәрдән саклану очен. күршеләрен чамасыз күп чыгымнар ясарга, бихисап корбаннар бирергә этәрде. Евразиннсн балансланган гыныч-тату яшәешен инде ничә гасыр тетрәтеп, фаҗигаләр упкынына этәрде “Урыс кышы” бәйрәмнәрен Әфганстан уйсулыкларына, тропик Ангила чүлләренә китереп җиткерү — бүген Беренче Петр васыятен үтәү түгелдер, дип кем ышандыра ала?! Беренче Петрнын "Васыяте", ничек кенә яшерен сакланмасын, көндәш илләрнен тәхет ияләренә 1738 елда ук мәгълүм була, шул заманда ук Русия кысрыклавына каршы чаралар күрелә башлый. Дәверләр үзгәрде, хәзер инде кылыч түгел, атом бомбалары, ракеталар белән дә бүре законнарын гамәлгә кертү мөмкинлеге бик нык чикләнде. Әмма моңа карап, тарихи документларның әһәмияте кимеми Русия империясе һәм СССР җитәкчеләренең (И Сталиннын 1945 елдан сон Төркиядән Босфор һәм Дардансл бугазларын бирүне таләп итүен генә искә төшерик!) халыкара сәясәтен, үткәндәге вакыйгаларны һәм бүгенге кайбер омтылышларны анлауда бу "Васыять"нен роле әле дә зур Шуңа күрә “Т1ЖК КШЛЧЖ1Г (Анкара) журналының 323 саныннан (1990 ел) алып тәржсмә кылынган бу тарихи документ белән танышу укучыларыбызга шактый ук гыйбрәтле булыр, дип уйлыйм Чит илләрдә игътибар казанган (Акбеъ Ыйпет Кигат Тигктуе УС Киьуа Алкага. 1990 В. Н Ретег тһе Сгеат апО тһе оПошап Етрете Охтогс!. 1949) Беренче Петр ‘Васыяте" хакында әлегә тарихчы галимнәребезнен һичбер фикер әйткәннәре юк. Бәлки, шушы документның дөнья күрүе аларнын да телен ачар, халкыбыз язмышына ниндидер кагылышы булган бу яки бүтән чыганаклар, хезмәтләр турында сүз алып барырга этәргеч бирер? Хакыйкать тирәнрәк һәм кинрәк ачылса, без үз-үзебезне һәм тирәлегебезне яхшырак танып белербез Иртәгә дә яши алыр өчен безгә нәкъ менә шундый хәбәрдарлык кирәк. Тәүфикъ ӘЙДИ Беренче Петрның 1725 елда язган "Васыятнамәсе" Бөтен нәсел -нәсәбебез, бер-берсенә ялганып, киләчәктә Европа илләрендә хаким булачактыр, чөнки Европаның барлык дәүләт төзелеше искергән һәм тузган. Фәкать Урыс патшалыгы гына үсештә, без бу үсешкә акылыбыз белән ирештек. Киләчәк нәселемә бер "тәгьлимат" шикелле юл күрсәтсен дип, мин “Васыятнамәм”не түбәндәге теләк рәвешендә яздым 1 Урыс дәүләте анлы рәвештә сугыш кубу шартларын даими әзерли һәм бу әзерлеген Русиянең алга китешенә сәбәп булсын өчен алып бара 2. Сугыш вакытларында Европадан мөмкин кадәр хәрби юлбашчыларны, тыныч заманда исә гыйлем ияләрен Русиягә җәлеп итә 3 Европа илләре арасында ызгыш-талаш чыгару, араларына ут салу һәм. бәрелеш башлангач, алардан берсе белән дуслыкта булу кирәк Бигрәк тә нимес халкы арасындагы болганыш һәм фетнәләрдә актив бер сәясәт тотарга. Чонки алар безнен белән чиктәш— мәмләкәтебезгә орынып тора. 4 Польшада ыгы-зыгы чыгарырга, аннан хозурына килгәннәренә саранлык күрсәтүдән тыелып, ришвәт биреп, көчләрен таркатырга, дәүләт эшләренә зыян салырга, Мәскәүдән гаскәр китереп, анда урнаштырырга Әгәр бүтән дәүләтләр безнен бу чарага каршы төшсәләр, тавышлары тынсын” өчен, Польшанын бер өлешен аерып алып, аларга да бирергә Эш тәмамланганнан соң, ул өлешне дә кире алырга, урыс патшалыгын көчәйтергә. 5 Швеиия һәм Норвегия илләрен мөмкин кадәр бер таяныч төбәгенә әйләндерергә Чөнки аларнын идарәчеләре кулыбызда булса, Швеция һәм Норвегиянең Даниягә дошманлык орлыгы чәчүен тәэмин итү тагын да җинеләячәк 6 Русия аксөякләре Герман аксөякләреннән, хакимнәреннән, йогынтылы шәхесләреннән даими кыз алуны онытмасыннар Чөнки аларнын мондый кардәшлеге безгә һәрвакыт файда китерер 7 Англия хөкүмәте белән берлектә булып, багланышларны ныгытыгыз. Чөнки сәүдәдә һәм дәүләт идарәсендә бу безгә зур файда бирер Бөтен төзелеш өчен кирәкле барлык материалларны алардан алырга мөмкин Бу багланыш һәм корал, һәм корабчылык өчен гаять файдалы. 8 Русия дәүләтенен чиге — Европанын төньягында Балтыйк диңгезенә, көньякта исә Кара дингезгә кадәр. Бу биләмәне саклау һәм Русия чиген киңәйтү - нәселемнең бурычыдыр. 9 Русия дәүләтен дөнья мәмләкәтенә әйләндерер өчен, анын башкаласын Азия һәм Европа хәзинәләренең ачкычы булган Истанбулга күчерү шарт Кичекми һәм ялгышмый эш итеп, Истанбулнын көнбатыш җирләренә ия булу кирәк Шөбһәсез ки, Истанбулга ия булган патша дөньяда илаһи патша булачак Бу максатына ирешү өчен Төркия белән Иран арасына дошманлык орлыкларын даими чәчеп торырга, ызгыш һәм сугыш чыгарырга кирәк. Бу эш өчен сөнни һәм шигый мәзһәпләре арасындагы каршылыклар— ин хәлиткеч корал һәм жлнелмәс гаскәрдер Русиянен үтеп керүен Азиягә жәю өчен сөнни-шигыи каршылыклары ин яхшы чара Төркия белән Иран дәүләтләре арасындагы тотрыклы татулыкны шундый итеп бозу кирәк ки. алар бер-берсе белән һичберзаман аклаша алмасыннар, һәм Иран, һәм дә Төркиянен Европа халыклары белән багланыш ясавына мөмкинлек бирмәскә кирәк Әгәр бу илләрнсн мөселманнары күзләрен ачып, хокук-бурычларын анлап алса, ул безгә ин яман бәла булачактыр һәм Төркиянен. һәм лә Ираннын дин эшлеклеләрсн кулда тоту, алар аша сөнни-шигыи каршылыкларын көчәйтү кирәк Ислам динен Азиядән ераклаштыру, христиан линен һәм мәдәниятен анда кисми бер рәвештә тарату һәм жәю зарурдыр Яшерен тотылсын Безнсн галимнәребезнен бүгенгә кадәр дәүләт эшләренә катнашуы Русия мәмләкәтенең алга китешенә киртә булды Мин үз сәләтемне һәм бәйсеэлегемне файдаланып, аларны дәүләт эшләреннән ераклаштырдым Руханиларның дәүләт эшләренә тыкшынуларын туктаттым, хәзер алар сафка тезелгән гаскәриләр кебек, куллары һәм аяклары бәйле калды Мин моны гаять бөек бер тәвәккәллек белән гамалгә ашырдым Руханиларны дәүләт вә милләт эшләреннән читләштереп, вәкаләтләрен бары чиркәүләрдә дини вазифа үтәү белән чикләдем Боларга өстәп бүтән төрле чаралар да куллану кирәк ки. Иран иле узган һәр көн саен тагын да акчасызрак һәм сәүдәсезрәк калсын Кыскасы. Русия дәүләте Иранны даими артка калдырсын, бәйле хәлдә тотсын, аны теләгән вакытта кыенлыксыз гына үтерүгә кодрәтле булсын Әмма Төркия дәүләтен юк итүдән элек Ираннын жанын алуны кинәш итмим Грузия иле Кавказ сызыгынын. ягыш Ираннын үзәк тамырыдыр Әгәр Русиянен кодрәтле кулы ул тамырны барып киссә, мескен Иран йөрәгенең тереклек каны агып чыгачак һәм аны шундый хәлсехләнлсрәчәк ки. мен нәселе терелеп килсә дә. аны кире аякка бастыра алмаячак Ул чакта Иран мәмләкәте Русия патшаларына дөя кеби тынлаучан булачактыр һәм Төркиядәи сон яшәү ялкыны ла сүнәчәктер Матди ихтыяҗлар даирәсе булган Төркия эшен бетергәннән сон. Иранны читенлексез юк итү, аның башын кисү мөмкиндер Моның өчен сез. вакытны югалтмастан. Грузия һәм Кавказияне буйсындырып. Ираннын хаким шәхесләрен үзегезгә бәйле вә тынлаучан итәчәксез. Аннан сон — Һиндстанга күз атарга. Ул мәмләкәт гаять бөек һәм кин бер сәүдә мәйданыдыр. Анда кул сузган тәкъдирдә. Һиндстаннан Англия кәсеп итен тапкан акча һәм керемнән дә күбрәк товарлар алыначактыр, һинастаннын ачкычы—Төркиянен башкаласыдыр Гизә алган кадәр кыргыз. Хива һәм Бохара сахралары тарафыннан юл сабу сезне максатка якынайтсын Вакытны бушка әрәм итмәгез, әмма аргык ашыгу һәм кабаланудан да сакланыгыз. Австрия дәүләте белән тыштан дус булырга кирәк Фәкать шундый бер чара күрү тиешле ки Германия һәм Австрия әкренләп көчләрен җуйсыннар Төркияне Европадан аеру һәм бу гамәлдән Австриягә файда тәэмин итү чәерле Бу эштә икс юл бар берсе - Австрияне бүтән бер җирдә мәшгуль итү. икенчесе Австриягә Төркия биләмәләреннән соныннан аны кире кайтарып алу ансат булырлык бер елеш Кисеп бирү 10 Грекларга тыныч һәм дусларча мөгамәләдә булыгыз. Сугыш вакытында алар сезгә ярдәм итәр, чөнки греклар Төркиядән даими зыян күрдедер 11 Швеция. Норвегия. Төркия. Иран һәм Польшаны басып алганнан сон. Италия һәм Франния белән бердәмлек элемтәсе урнаштырыгыз Әгәр алардан һичберсе дуслыгыбышы кабул нтмәсә, ул чакта, форсаты чыккач, жнрләрен басып алыгыз, дәүләтләрен юк итегез Бу җирләрне кулга төшергәч, дөнья хакиме булырсыз. 12. Әгәр югарыла саналган илләрнең берәрсе сугышны кабу I нтмәсә. бу ике хөкүмәт (Италия һәм Франния) арасында ызгыш-талаш чыгару кирәк булыр Бу сурәттә алардан берсе берзаман уртадан калкып чыгып харап булачак Жинелгән илләрне галап, кәсеп итеп, сез исә бөтен Европада хакимлек корырсыз Тора-бара бүтән дәүләгләрнен һәммәсен үз мәмләкәтегезгә кушып, бәген дөньяга ия булырсыз. 1992. V? /