Логотип Казан Утлары
Нәсер

САГЫНУ

Мин чит илдә гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава житми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнен энже чәчәкләре түгел, анын әреме дә бүген мина шифа булыр иде Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып, сал-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнен борынгы Иделен, тын Донын, якты Невасын, шигъри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларнын суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмаләребезнен бер йотым суын да мин ширбәт итеп эчәр идем Сагындым, бик сагындым сине, туган ил' Мин Карпат тауларына мендем, Финляндия күлләре янында ял иттем. Ләкин Эльбрус шикелле мәһабәт, Казбек шикелле гүзәл тауларны, үз илемдәге Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым. Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә юк. туган ил! Мин чит авыллар һәм чит шәһәрләр аша узам Жинү мине Берлинга азып бара Чит ил балалары миңа бәйләм-бәйләм чәчәкләр сузалар, чит ил картлары мина хәмер тәкъдим итәләр, чит ил кызлары мина, җимеш өндәп елмаялар һәм ялваралар: — Син безне үлемнән коткардын. инде кил, чибәр егет, кунак бул. бездә каз' — диләр. Әмма мин елмая алмыйм, чөнки хәмерләре исертми, елмаюлары җылытмый Мин юлымда дәвам итәм Мин газиз илемне, аның ямьле бәйрәмнәрен, анын талган аякларны да биетә торган хәмерләрен, йөрәккә җылы өргән нечкә билләрен сагынам, гөнаһсыз балаларын күргәндәй булам Сагынам, бик сагынам сине, туган ил' Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җинүче булып йөрим Мина һәр йортмын капкасы, һәр ойнен ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба нигез корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм шунда тизрәк кайтып керер өчен. Берлинга ашыгам Берлинга мин илем белән аерылышу кайгысын моннан сон һичкайчан татымас өчен чиксез ачу белән барам. Ачуым шул кадәр көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап жибәрәм Иле ямьсез, суы тәмсез. Өйгә кайтасым килә! Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренен ин матур җырларын җырлыйлар Әмма минем күңел еракта Мин үзебезнен Кызыл Мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм Дусларым кардәшләрем миннән, сагынасынмы, дип сорыйлар Минем бугазыма төен тыгыла Мин төенне йота-йота җавап язам Темеярам баганасы—алы юлда маяк ул. Сагынасынмы дип сорыйсың—сагынмаган кая уя' Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Сине сагынган саен миндә көч-дәрт арга, рухым канатлана Чит илдә йөреп мин ачык аңладым совет кешесе өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк һәм үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул Сагынган саен сагынасы килә Сагынуым шундый көчле булганга кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам бу кадәр сагынмас идем Сагындым, бик сагындым сине, Изге туган ил!

 1946. М 6