Логотип Казан Утлары
Публицистика

Пролетариат Язучылары Ассоциацияләре янындагы бөтен татар секцияләренә һәм бөтен татар пролетариат язучыларына

Үткән ел Татарстан Партия Өлкә Комитетының татар матур әдәбияты турындагы тезисләрендә, шулай ук РАПП-нын 2-нче пленумының татар әдәбияты турындагы резолюциясендә Казанда ТАПП органы итеп махсус журнал чыгару кирәклеге әйтелгән иде. Хәзерге вакытта без шушы директивләрне эшкә ашырырга керештек. Шушы елнын июленнән башлап Казанда Татарстан Пролетариат Язучылары Ассоциациясе органы булып айга ике тапкыр "Атака” исемендә әдәбият, сәнгать, тәнкыйть журналы чыгарыла башлый. “Атака" журналы турыдан-туры татар пролетариат әдәбияты хәрәкәтенең үз журналы булып, татар пролетариат язучылары оешмаларыннан берсенен органы булып чыга. Шуның өчен дә монар без татар пролетариат әдәбияты үсешендә зур әһәмиятле бер эш дип карыйбыз “Атака”нын топ бурычы - партиянен матур әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә тоткан сәясәтен тормышка үткәрү өчен, пролетариат әдәбиятының гегемониясе өчен көрәшкә кайтып кала. Интернациональ культура өчен көрәш юлында, буржуа милләтчелегенә, солтангалиевчелеккә, әдәбияттагы унлык һәм аның белән килешүчәнлек күренешләренә, шулай ук “сул” бөгелешләргә каршы аяусыз атака алып баруны бу журнал үзенен үзәк бурычлары рәтенә кертә. Бу бурычларны үтәү юлындагы көрәшнен ничаклы зурлыгы һәм әһәмиятлелеге, әлбәттә, билгеләнә Бу көрәш татар пролетариат әдәбияты көчләренең тагын да ныгырак берләшүләрен, ярдәмләшүләрен, пролетариат әдәбияты хәрәкәтенең кирәк оешу, оештыру эшләрендә, кирәк ижат эшләрендә, кирәк теория һәм тәнкыйть мәсьәләләрендә булсын, шулай ук әдәбият өлкәсенә яна кадрлар җитештерү мәсьәләсендә булсын - тагы да көчлерәк, житезерәк. батырырак адымнарын сорый Социализм төзелешенең бөтен фронтларында реконструкция чоры булган бүгенге чор - пролетариат әдәбияты хәрәкәтенең үзенә җавап бирерлек хәлдә булуын, аның сафларында да кирәк темп, кирәк сыйфат һәм кадрлар мәсьәләсендә, шулай ук ин беренчедән пролетариат культурасының бөтен сыйнфый дошманнарына каршы кискен корәш мәсьәләсендә булсын - ныклы эш, каты корәш сорый. Бу эштә һәм көрәштә татар пролетариат әдәбияты хәрәкәтенең турыдан-туры үз трибунасы булган "Атака” журналы зур урын тотарга тиешле булачак. Ләкин “Атака" журналы татар пролетариат әдәбиятының СССР-ның төрле почмакларына сибелгән бөтен көчләренең, оешмаларының ярдәме, актив булышлыклары белән генә шундый урынны ала алачак. Менә шуңар күрә дә без хәзер үк Мәскәүлә, Ленинградта. Уфада. Свердловскида, Новосибирск һәм башка урыннардагы (Баку, Ташкент. Самар. Саратов. Әстерхан, Оренбур һәм башка урыннарда) татар пролетариат язучыларынын оешмаларын һәм аерым көчләрен "Атака" журналына актив рәвештә катнашырга, хәзерлән үк әдәби әсәрләр, мәкаләләр, тәнкыйтьләр, очерклар җибәрә башларга чакырабыз. Шулай ук “Атака” журналынын чыгып барган саннары турында матбугатта тәнкыйтьләр урнаштыру, журналны масса арасына таратышу турында да сезнен ярдәмне көтеп калабыз. Сездән әдәбият-сәнгать өлкәсендә эшләнгән эшләр, әдәби оешмаларыгыздагы эшләр, яна чыккан китаплар, аерым язучыларның нинди әсәрләр өстендә эшләүләре һәм башка шундый турыларда да ‘Атака журналына тәртипле рәвештә хәбәр биреп торуыгызны үтенәбез. "Атака журналы татар пролетариат әдәбияты хәрәкәтенең уртак журналы Анын интересы - бөтен татар пролетариат әдәбиятының интересы булачак

Сәлам һәм үтенеч белән

Татарстан Пролетариат Язучылары

Ассоциациясенең правлениесе һәм

“Атака" журналы редколлегиясе.

1930. № 1

 

Литфондның Татарстан бүлеге төзелде Мәскәүдә 1924 нче елдан бирде матур әдәбият язучыларына матди ярдәм күрсәтер өчен төзелгән Үзәк әдәбият фонды (Литфонд) оешмасы яшәп килә Анда бөтен шаг ыйрь, әдип, тәнкыйтьче һәм драматурглар член булып торалар Хәзерге вакытта Ленинград, Харьков, Ростов кебек зурырак үзәкләрдә анын бүлекләре дә оештырылган Бер Мәскәүнен үзендә генә анын 3 меңләп члены бар Бу Литфондның төп тәртибе түбәндәгечә Литфонд - турыдан-туры федерация белән бәйләнгән оешма. Литфондның төп бурычы - совет язучыларына кире кайтарылмый торган һәм вакытлы ссудалар бирү; санатория. курорт, медицина һәм башка формала ярдәмнәр күрсәтү, язучыларның бытларын (көнкүрешләрен) яхшырту - менә шул Ләкин хәзергә кадәр әле бсзнен Татарстанда андый оешма төзелгәне юк иле Менә шуны игътибарга алып. ТАПП совет язучылары һәм яшь язучылар оешмаларының вәкилләре 5 нче октябрьдә булган җыелышта Казанда Литфонднын Татарстан бүлеген оештырып җибәрүне кирәкле табып карар чыгарды һәм вакытлы правлениесен сайлап, Кани Нәҗми (председатель). М.Гали һәм И Газый иптәшләр сайландылар. Праалснис каршында өч комиссия төзелде дәвалау комиссиясе (членнары Кави Нәжми, Тинчурин, Малиновский), торак комиссиясе (членнары Ф Сәйфи. З.Гали. М.Гали) һәм материаль ярдәм, быт комиссиясе (членнары Ибраи Газый. Халикъ Садрый, Исмәгыйль Рәми). Бу оешмага ТАПП членнары, тагар совет язучылары оешмасы членнары һәм бу оешмаларга кермәгән советчыл язучылар алыналар Оешмага алынганда әдип, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьчеләр алда тотылалар Хәэердән үк "Кызыл Татарстан” редакциясендә М Гали иптәш тарафыннан заяатениеләр кабул ителә Оешмага керүчеләр бер сум керү взносы түләргә тиешләр Соңыннан аларнын айлык хезмәт хакларыннан һәм гонорарларыңнан чирек процент пай взносы алына Вакытлы иравление эшкә башлады Яшь язучы Әсфәндияров һәм С.ФәЙзуллин иптәшләр Сочига курортка җибәрелделәр, байтак язучыларга матди ярдәм күрсәтелде. 1930. № 6-7 ТАПП оешмасында ТАППның правлениесе ТАПП членнарының тазаргу йомгагына багышланган тулап җыелышы ТАППның 15 кешелек правлениесен төзеде Правлениегә түбәндәге иптәшләр сайландылар Кави Нәҗми. Гомәр Гали. Сәгыйть Карагай. Якуиов. Исхак Еникиев. Әхәт Әхмитов. Вольфсон. Ибраи Газый. Закир Гали. Толымбаискни. Алакшин. Халикъ Садрый. Теләшсв, Макарон. Имаметдинон. Жиһаншина Шул ук җыелышта ТАППның җаваплы секретаре итеп Кави иптәш Нәҗми сайланды "Атака" журналының редколлегиясе ТАПП правлениесе “Атака журналының редколлегиясенә Кави Нәҗми. Толымбайский. Ибраи Газый. С Карагай. Якуиов итләшләрне сайлады.