Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАТША ХӨКҮМӘТЕ ВАКЫТЫНДА ТӨРКЕСТАНДА ТАТАР МӨГАЛЛИМНӘРЕ

Татар шәкертләре вә мөгаллимнәре хәятынла (тормышында) яз көннәрендә казакъ далаларына барып балалар укыту вә шуннан кыш көнендә мәдрәсәдә укырлык “хосуль” (керем, акча) җыеп кайту аерым бер дәвер тәшкил итә. 19 нчы гасырның соңгы яртысында, бәлки, сонгы чирегендә, татарның иске ысулы кадим мәдрәсәсе шәкертләре вә хәлфәләре тарафыннан ясала торган бу сәфәрләрдә, бер якган, ин мөһиме матди як - кыш көне мәдрәсәдә укырлык запас кыйнау булып, икенче яктан, ярым мөселман ярым мәжүси булган казакъ халкынын балаларына дин өйрәтү рәвешендә булган. 5 нчс елдан сон бу агым тагын кинәебрәк “Галия", "Хөсәения вә “Мөхәммәдия" шәкертләре тарафыннан якындарак казакъ далаларына гына тукталмастан. Төрке- стан өлкәсендәге казакъ-кыргыз, үзбәк вә хәтта төрекмәннәр эчендә йөри башлау юлына керә 12-13 нче елларда бу эш тагын да киңәя төшеп. Сырдәръя. Жидссу ниланәтлә- рендә татар мөгаллиме булмаган кышлак (авыл) юк дип әйтерлек бер рәвешкә керә, Фәрганә вә Сәмәрканл вилаЯәтләрендә дә татар мөгаллимнәренең саны арга Татар мөгаллимнәренең бу рәвештә Торкестанда күбәюләре ул вакытта Төркес- тан җир (җирле) халыкларының һәрбер хәрәкәтен, алар арасындагы һәрбер үзгәрешне нык тәгъкыйб итеп (күзәтеп) бара торган жандармерия идарәләренең. Победоносцев кебек мәшһүр урыс миссионерларының күзенә бәрелми үтә алмый. Бу хәрәкәтне аерым бер җитдият вә игътибар белән тикшереп бару башлана. Бу тикшерү бары Төрксстан күләмендә, Торкестан жандармерия идарәсе даирәсендә генә тукталып калмыйча, эшне төптән алып бару өчен, тагар мөгаллимнәренең чыккан урыннары - Уфа. Казан, Оренбур жандармерия идарәләре белән дә мөнәсәбәт готылып, әтрафлы тикшерү юлында бара Ниһаять. 1913 нче елларда Торкестан жандармерия идарәсе вә миссионер Победоносцевларның күрсәтүләре буенча, мәшһүр кадет Милюков тарафыннан Думада бу хакта доклад ясалып, татар мөгаллимнәренә Торкестанда укыту катгыйян мәныг ителә (катгый тыела) вә татар мөгаллимнәрен нык тәгъкыйб башлана. Торкестаннын уйгану тарихында вә ут дәвер татар мөгаллимнәренең хәятыгиа зур әһәмиятле урын тоткан бу вакыйгаларның бер читен ачып бирә торган Торкестан жандармерия идарәсеннән алынган гүбәндәге документны без “Безнен юл" укучыларына гарыз (тәкъдим) итәргә уйладык. Бу мәсьәлә артык ачык булганга бу документка тәфсыйль биреп торырга хажәт күрелмәде ~Рәкым (номер) 5809 (Махсус шәпбәнен (бүлекнең) полиция департаментына җибәргән доклады) ЯШЕРЕН 4 август. 1913 ег Торкестан генерал-губернаторына Шуның белән бергә Торкестан өлкәсендәге мәктәпләр н&эиренен (шкпскторыиын) 1912 иче с шаты 11898 нчс рөкым п юк ил когаяюви гакыпм игап, злтс галиләрегезгә (боек затыгызга) белдерәмен ки. махсус агентларның биргән хәбәре буенча. бәген Торкестанда кыргыз-казакъ вә үзбәк халыкларының Русмялән килгән га- тар мөгаллимнәре тарафыннан яна ысул белән хөр вә мөстәкыйль рәвештә укытылганлыклары мәгълүм булды. Хосусан. Сырдәръя вилайәте. Акмәсжед. Казалы өязләрендә Русиядән килгән татар мөгаллимнәре булмаган казакъ авылы һич юктыр. Татар мөгаллимнәренең бу муаффәкыятьләренә (уңышларына) түбәндәге эшләр сәбәп булса кирәк: җирле халык яңа ысул белән укытканда, иске мәктәпләргә караганда балаларнын жинел рәвештә уку-язуга өйрәнеп, укыган нәрсәләренең җиңел төшенгәнлекләрен беләләр. Кыргызлар базаларын “русско-туземный" мәктәпләргә бирергә куркалар. Чөнки муллалар, балаларны “русско-туземный" мәктәпкә биргәндә, аларнын христиан рухы белән рухланып, бөтенләй христиан диненә чыгып китәчәкләрен сөйләп халыкны куркыталар. Кыргызларның татарларга булган мөнәсәбәтләре дә ул чаклы ышанычлы булмыйча. Яурупа киемендә килгән кайбер татарлардан, балаларыбызны аздыралар, аларда ислам диненә булган кадер-хөрмәт калмас дип, ибтидаи (башлангыч) мәктәп бетергәннән сон балаларын яна ысул белән укыттырмыйча, ысулы кадим мәктәпләренә бирәләр. Мөгаллимнәр байлыгы булган кыргыз яисә үзбәкләр тарафыннан махсус чакырылып, бер гаиләдә булган берничә баланы укыталар һәм монын өчен вазыйфа итеп алты ай мөддәтенә (вакытына) 90 белән 150 сум арасында акча алалар. Артык байлыклары булмаганнары байлар кулындагы мөгаллимнәр белән сөйләшеп, алар- га мәзкүр (әйтелгән) мөддәт өчен 25-30 сум биреп, балаларын укырга йөртәләр. Укыту, гадәттә, мөгаллимне чакырып китергән кешенен өендә була. Әгәр дә мөгаллимне мулла яхуд (яки) башка рухани сыйныфыннан булган кеше китерсә, ул вакытта укыту мәсҗедтә булып, мөгаллим һәр бала башына айга бер сум илле тиеннән биш сумга чаклы акча ала. Казакълар эченә килә торган мөгаллимнәр, гадәттә, 5 нче мартларга килеп җитәләр 5 нче марттан 20 нче мартка кадәрле вакыт мөгаллимнәрне тәгаен итү эшенә сарыф ителеп, аннан соң казакълар Сарысу буе, Каратау һәм Акмулла область- ләренә җәйләүгә китәләр (Акмулла областенә азрак китәләр) Мөгаллимнәрне тәгаен итү, гадәттә, түбәндәге рәвештә була: мөгаллим кирәк булганда, волость һәм авыл башлыклары аркылы ишаннарга мөрәҗәгать итәләр, килгән мөгаллимнәр дә ишаннарга җибәреләләр Халык тарафыннан булган мөрәҗәгать буенча, ишан килгән мөгаллимнәрне тәгаен итә. Казалы өязендә бу эш белән мәшгуль кеше мәшһүр ишан Хужамбирде ахундыр ки, анын Казалы шәһәрендә вә өязендә берничә мәсҗеде бардыр. Акмәсжед өязендә мөгаллимнәр тәгаен итү эшен Әхмәд ишан Уразаев башкарадыр Бу ишан шул өязнең Төгелем дигән бер урынында торып, җирле халык арасында һәртөрле могҗизалар күрсәтә торган изге кеше дип санала. Мөгаллимнәрнең күберәге Уфадагы “мәдрәсәи Галия", “мәдрәсәи Госмания”, Оренбур- дагы “мәдрәсәи Хөсәения" вә Казандагы "мәдрәсәи Мөхәммәдия"нең мөгаллимнәре вә шул мәдрәсәләрнең югары сыйныф шәкертләреннән булалар. Бу шәкертләр эчендә җирле халыктан булганнары да очрый. Истанбул, Бәирут, Мәдинә вә башка Төркиянен мәшһүр шәһәрләрендә Русия мөселманнарыннан берничә уннар (дистәләр) белән хисапланырлык санда шәкертләр укыйлар Алар, анда укуларын тәмам иткәннән сон югарыла күрсәтелгән мәдрәсәләргә кайтып, мөгаллимлек итәләр ки, аларнын тәрбиясе гаять тар милләтчелек вә панисламизм рухында була. Шулай итеп югарыда күрсәтелгән мәдрәсәләрнең панисламизм рухы белән сугарылган мөгаллим вә шәкертләре Төр- кестанга мөгаллим сыйфаты белән килеп, шунда бу мәсләкне таратучы булып хезмәт итәләр һәм балаларны Русия мәмләкәтенә каршы тәрбиялиләр Мәзкүр мәдрәсәләрнең эчендә Уфадагы "мәдрәсәи Галия” аерым урын тота. Анда дини гыйлемнәргә башка дөньяви гыйлемнәр дә бүтән мәдрәсәләрдән күп киң рәвештә укытыла Шул сәбәпле бу мәдрәсәдә укып чыккан шәкертләр, башка яна мәдрәсәләрдән чыгучыларга караганда, галимерәк вә тугры фикерлерәк булалар. Шунын өчен "мәдрәсәи Галия"дә укыган кешеләрнең тәэсире, бигрәк тә кыргызларга булган тәэсире, бик зур Шуны да әйтергә кирәк ки, кыргызлар (казакълар) татар халкын үзләренә караганда югары күрәләр, шул сәбәпле кыргызларнын татарлашулары бик тизлек белән бара. Уфа вилайәте жанларма идарәсе начальнигынын хәбәр итүенә караганда, "мәдрәсәи Галия”дә Төркестан өлкәсеннән түбәндәге шәкертләр укыйлар Сыр- дәръя областе Акмәсжед өязе Городов волосте Унынчы авылдан I) Баймөхәммәл Карнаин. 13 яшьтә. 2) Галибай Мохәммәлев. 18 яшьтә. 3) Биржан Торсынов. 19 яшьтә. 4) Тынбай Калышев, 18 яшьтә. 5) Йосыфбай Исмәгыйлев. 18 яшьтә. 6) Мөхәммәдгали Уразаев. 24 яшьтә: Алтынчы авылдан 7) Иргали Сәелбаев. 14 яшьтә. Сарский волость Унынчы авылдан 8) Ширмөхәммәл Канчыкбаев. 20 яшьтә; Алтынчы авылдан 9) Иргали Йосыпов. Телетол волосте Бишенче авылдан: 10) Колмөхәммәд Уразаев, 21 яшьтә. Жидссу вилайәте Епшен өязе Беренче авылдан: 11) Әбелгазый Юлчыбиков. 22 яшьтә. 12) Әбелгазый Чумиков. 21 яшьтә: Капал өязе Горно-Аксуский волость Бишенче авылдан: 13) Миһран Ирмакташев. 23 яшендә. 14) Нигъмәт Мортазин, 20 яшендә Арасан волосте 5 нче авылдан: 15) Әбүбәкер Чапчибиков. 21 яшьтә. Семипулат областе Павлодар өязе Анакуэнн- ский волость, 4 нче авылдан: 16) Нигъмәтулла Күэәмбаев. 20 яшьтә. 17) Шәех Хажибиков. 26 яшьтә Оренбур вилайәте жанларма идарәсенең хәбәр итүенә күрә, яз көннәрендә мәдрәсә шәкертләренең бер бүлеге, хосусан, югарыгы сыйныф шәкертләре кин казакъ-кыргыз сахрасына таралып, анда аз вазыифа бәрабәренә балалар укыталар Аларнын укытулары яна тәртип белән булып, күп урыннарда яна тәртип иске ысул укытуны жингән. Казан вилайәте жанларма идарәсе начальнигынын хәбәренә бинаән (караганда) Казан мәдрәсәләренең кайбер шәкертләре (шулар эчендә казак-кыргыз шәкертләре дә булганы хәлдә) яз көннәрендә казакъ далаларына таралып, анда казакъ- кыргыз балаларын укыталар да. шул хезмәтләренә каршы алган Вазыйфалары белән кыш көннәрендә уку өчен үзләрен тәэмин итәләр Казакъ-кыргызлар эчендә таратыла торган казакъ телендәге китапларга килсәк, алар ике фирма тарафыннан нәшер ителә: берсе - Кәримендер, икенчесе - Хөсәе- нев варисларының фирмасы Бу ике фирма тарафыннан хәзергә чаклы җитмешләп китап нәшер ителгән Жанларма идарәсе тарафыннан бу китапларның һәммәсе каралып чыкты вә аларнын эченнән әһәмияткә малик (на) булганнары хакында Казандагы Матбугат эшләре комитетыңа хәбәр ителде Бу китапларның спискы ошбуларга гыйлавә ителәдер (беркетелә) “Уян казакъ!" исемле китапның таратылуы Казандагы Матбугат эшләренең вакытлы комитеты тарафыннан мәныг ителде (тыелды) һәм монын мөхәррире Миръ- ягкуб Дулатов Омски сулсбный палагасы тарафыннан бер ел мөддәткә хәбескә (кулга алынып ябылуга) хөкем ителде Яшерен тикшерүләрнең нәтиҗәсендә. Русиядән килеп казакъ, үзбәк балаларын укытып яткан гүбәндәге талар мөгаллимнәренең барлыгы мәгълүм булды Пишпәк өязе Тинай волөстендә Даса Уранбасв дигән кешенен карамагында Нәҗметдин Шиһабетдин угылы Ишмөхәммәдев-Салнхов казакъ базаларын укыт- макта һәм Тннайдагы русско-туземный шкалада дин укытмактадыр Ул үзе Уфа вилайәте Эстәрлетамак өязе Кармыш волостенен бер крәстиян баласы Пишпәк шәһәрендә вә ярминкә мәежедләрендә татар мөгаллимнәре үзбәк вә кыргыз байларын тагар телендә укыталар. Пишиәктә яна ысул белән укытыла торган мәктәпнең мөгаллиме Әхмәд Габдслбәдыйюв, Мамадыш өязе Нижнии Сон ватостс татары дыр Шулай ук Пишиәктә мөгаллимлек итүче Хәсәнҗан Галимҗан у палы Баязн тов га Уфа вилайәте Бирски өязе Әсән волосте Суык Күл авылы татары бутын, “мәдрәсәи Галия" тәмам иткән кешедер Ташкәнд тимер юлы өстендәге "Бер Казала" стансасына якын авылда Госман- бик Хужатов дигән казакъ өендә С адретдин дигән бер тагар балалар укытмактадыр Шул ук юл буенда Чиле сгансасыинан дүрт чакрым ераклыкта булган Скоблон авылында Харис Фәтхуллин дигән бер мөгаллим бар Ул үзе Самар вилайәте Бозаулык өязеннән булып, “мәдрәсәи Галия" шәкерте Могалимнәр билгеләү эшенлә Скоблов кышлагында сәүдә итеп торучы Вчткл видайәтс. Малмыж өязе Кокшин волосте вә Кокшнн (хәзерге Кук чара районындагы Күкшел) лнылынын крәстиянс Хәбибрахман Гыйбаду.ллиннын күп хезмәте тиеп. бу кеше яңа килгән мөгаллимнәрне элек үз өенә кабул итеп, аннан акрынлап мөрәжәгать иткән урыннарга аларны җибәрел тора. Хәзерге көнлә Скоблов волостендә Гыйбадуллиннын күрсәтүе белән тәгаен ителгән мөгаллимнәр бик күп булып. мәшһүррәкләре түбәндәгеләр: мөгаллим Габдессабур Дистанов — Уфа вилай- әте Бәләбәй өязе Аксаков волостеннән булып. 3 нче авылда тормактадыр. Скоблов кышлагыннан унбиш чакрымлык җирдә Малын Кутум авылында "мәдрәсәи Галия”- дән килгән мөгаллим Исмәгыйль Кибилов торадыр. Ташкәнд тимер юлы буендагы Солы түбә стансасына якын җирдә татар мөгаллиме Закир Рәшидев бар. Аның хатыны Мөнәүвәрә дә мөгаллимә булып. Кабил Иркәбаев дигән бер кыргыз(казакъ)да торадыр ки. бу кыргыз сәясәттән хәбәрдар. Төркия файдасына һәр төрле ярдәмнәр җыя торган кешедер. Май ае уртасында Ташкәндтән Акмәсжед һәм анын өязенә алты татар мөгаллиме үтеп китте. Чиназ ягында татар мөгаллимнәреннән Хәеров һәм Һади Даутоапар мөгаллимлек иттеләр. Боларнын соңгысы Иске Ташкәндтә Пагахан дигән кешегә күчеп килде. Богородский кышлагына якын бер кыргыз авылында татар мөгаллимәсе Бибимәрьям Исхакова торадыр. Хөжәнд өязе Далвирзин дигән урында Бикбулат атлы татар мөгаллиме бар. Бу Әстерхан вилайәтеннән килгән кеше. Хуканд өязендә — 6. Нәмәнган өязендә - 4. Широв стансасыннан 8 чакрымлык урында - ике татар мөгаллиме тора. Серов өязе Атамыш районы Кабил авылында ике татар мөгаллиме торып китте Боларнын берсе - Гыйбадулла Габидов. икенчесе мулла Солтан Абдин Хужа угылы. Бакаш күле буендагы мәжүси кыргызлар арасында татар мөгаллимнәре кыргыз балаларын укыту белән мәшгуль булып, аларнын фикере - мәжүси кыргызларны мөселман итүдер. Пишпәк өязе Тимербулат волостендә "мәдрәсәи Галия” тәмам итеп кайткан кыргыз мөгаллимнәре, рөхсәт алмастан мәктәп ачтылар Лакүл волостендә "мәдрәсәи Галия” тәмам иткән Ишангали Арабаев дигән кыргыз мөгаллим рөхсәтсез мәктәп ачты. Сонгы вакытларда хөкүмәтнең нык тикшерүен игътибарга алып, татар мөгаллимнәре бераз саклык белән хәрәкәт итә башладылар һәм алар акрын-акрын Сырдәръя областеннән Фәрганә. Сәмәрканд. Закаспий областьләренә юнәлә башладылар. Югарыда санатган кешеләрнең һәркайсы электән шәгьбәгә мәгълүм булган кешеләр түгел һәм атарнын сәяси ышанычлыклары хакында һич мәгълүмат булганы юк. Югарыда әйтелгәннәргә гыйлавә (өстәмә) итеп шуны әйтәмен ки. яшерен тәфтиш (тикшерү) эшләре, статский советник Миллернын тикшерүеннән хасил булган нәтиҗәләрне тасдыйк итәдер (раслый) һәм Сез җәнабе галиләрегез тарафыннан 1912 нче ел 25 нче гыйнварда Сырдәръя вилаиәте мәктәпләр директоры вә халык мәктәбе инспекторларына бирелгән 844 рәкымле әсас и (төп) кагыйдәләргә хилаф булган эшләр белән көрәш мәклек кайбер Мәэмүрләрнең (чиновникларның) ул эшләргә яхшы караулары вә бигрәк тә җирле халыктан булган тәрҗеманнарнын һәр төрле яңа планнарны халыкка белдереп торулары сәбәбеннән бик авырлашадыр. Асыл нөсхәсенә имза иттем: подполковник Сизых. Тугры: ротмистр (имза)”.

1922. №5