Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИГЕЗ ТАШЛАРЫН САЛГАНДА

Һәрбер редакциямен үзенен "ломовой аты", авыр йөк тартып баручы хезмәткәре була. “Казан утлары” журналы редакциясендә дә андый хезмәткәрләр булды. Редакциянең бүгенге конен телгә алмаска ла мөмкин, чөнки илнен гомуми икътисадый куәте үсү белән бергә журналнын аппараты ла кинәнде Бүген эш төрләре хезмәткәрләр арасында тигез бүленгән Барыннан да бигрәк журналга материал эзләп төрле якка чабасы юк. Хәзер роман, повестьларны эзләмиләр, калын-калын кулъязмалар басылырга чират көтеп ята Язучылар санынын көннән-көн арта баруы калынайганнан-калыная барган шушы журналнын мәйданын тарайтып җибәрде Әле бит без күптән түгел генә тиешле югарылыктагы материалны каян алырга интегә идек. Боек Ватам сугышы еллары хәтердә нык уелып калган. Партиянен Татарстан өлкә комитеты “Совет әдәбияты" журналын саклап калырга булды. Шул ук вакытта аппараттагы әдәби хезмәткәр штагы кыскартылды Ул чакта журналны Гомәр Бәширов редакцияли иде. Озак та узмастан. партия оешмасы Гомәр Бәшировны фронтка, озак сроклы командировкага җибәрде Бөтен эш Абдулла Гомәр җилкәсенә авып калды 1942 нче елны Гомәр Бәшировны мин алыштырдым Гомәр Бәширов Татарстан радиосының баш мөхәррире итеп билге ләнде Журналда хәл авырлыгына когып салкыннары килеп кушылды. 1941 нче елмын кышыннан бирле матбугат йорты ягылмый иде Менә без Абдулла Гомәр белән икәү "Сонет әдәбигы” журналының нәүбәттәге санын әзерлибез. Бүлмәдә бер сәгатьтән артык угырын булмый. Салкын үзәккә үтә Һәм без урамнан әйләнеп керәбез. Матбугат йортына караганда урамда җылырак шикелле тоела безгә Менә шундый авыр шартларда кеммен нәрсәгә сәләтле һәм ни дәрәҗәдә чыдам икәнен күрәсем Абдулла Гомәр журналга барлык энергиясен салып эшләде. Сугыш сузылган саен кыенлыклар арта бара: кәгазь кытлыгы, типографиядәге авырлык, кулъязмалар җитмәү һәм башкалар. Өстәвенә баш мөхәррир айлар буе чәчү, урып-җыю компанияләрендә йөри 1943 нче елнын җәендә типографиядә җыелмыйча хәрәкәтсез ягкан журналларыбмзнын саны җидегә җилле Димәк, жиде ай буе без укучыларыбызга журналны җибәрә алмыйча тордык Бу өзеклекне бегерү өчен, билгеле, партия оешмалары күп тырыштылар. Ләкин типографиянең эшен, сугыш заказларын үтәүне 1ыярга кеммен кулы күтәрелсен. Ул чакта Абдулла Гомәр дә нәшриятка күчерелде Без башта Әнәс Камал белән калдык Бераздан Фатих Хөсни килеп кушылды 1943 нче елнын октябрендә мина тагын бер эш йөкләделәр Мөхәррирлектән бу шатмыйча гына Татарстан Язучылар оешмасының җитәкчесе итеп сайладылар Бер көнне кич белән мине җитәкче итеп сайладылар, икенче көнне Мәскәүгә юл атлык. Таҗи Гыйззәт. Кави Нәҗми. Нәкый Исәнбәт һәм мин Мәскәүгә китәргә һәм СССР Я зучылар союзының президиум утырышында Татарстан язучылары Союзының эше турында хисап бирергә тиеш идек. Язучылар союзы президиумында хисап докладын мин ясадым Безнен эшебез мактанырлык түгел иде Шуна күрә кимчелекләрне һәм аның сәбәпләрен түкми-чәчми сөйләп бирдем. Утырышны Александр Фадеев алып барды Мона кадәр ул Казанда ике тапкыр булып киткән һәм безнен хахләр белән яхшы таныш иде. Бу безнен мәсьәләне президиум утырышына куем, кулдан килгәнчә гамаш ярдәм күрсәтү, булышу теләге белән лиләнгән иде Президиумда ачыктан-ачык җитди сөйләшү булды. Әйбәт, эшлекле тәкъдимнәр әйтелде. Ләкин Александр Фадеевны мондый сөйләшүләр генә канәгатьләндермәде Шушмндагы сөйләшүләрнең гамәли нәтижәсе булсын өчен ул безне Партиянең Үзәк комитетына алып барырга теләген әйтте. Икенче көнне Тажи Гыйззәт, Кави Нәҗми һәм мин Александр Фадеев белән Үзәк комитетка юнәлдек. Үзәк комитетның пропаганда бүлегендә мина шактый зур хисап доклады сөйләргә туры килде: Татарстандагы әдәби хәрәкәтнен торышы, нәшрият эшләре, язучы кадрларның барсы диярлек фронтның алгы ут сызыгында булуы, аларнын солдат хезмәтен үтәү белән бергә язучылык эшен лә атып барулары, үзебезнең дә бик авыр шартларда яшәвебез хакында сөйләдем. "Уңышлар турында сөйләмим, кимчелекләр турында әйтәсе килә”, дип башлаган идем сүзне Кызып киткәч, бердәнбер әдәби журналыбызның бик мөшкел хәле турында да сөйләргә туры килде Кинәт мине сөйләүдән бүлдерделәр "Ничек, сездә журнат чыгамени?" Фадеев мин утырган урындык артында басып тора иде Сорауны ана да бирделәр: “Ә сез, Александр Атександрович. бу хәлне беләсезме?" Мина Фадеевның йөзе күренми, ул һаман кулын минем җилкәмә куеп басып тора һәм бик гади нәрсәне раслаган төсле үзенен ягымлы тавышы белән: “А как же, без җитәклибез”,—диде. Фадеев чыннан да бу хәлне белә иде. Шуна күрә аның сүзе "Бу шулай һәм шулай булырга тиеш" дигән мәгънәдә янгырады. Казанда вакытлыча туктаган хәрби эшелоннардан бер генә данә булса да журнал бирегез дип килүче офицерлар турында, үзем командировкада йоргәндә күрше Башкортстан районнарыннан берәр журнал сорап кеше җибәргән колхоз рәисләре турында, редакциягә килгән хатлар турында сөйләдем. Үзәк комитеттагы иптәшләр безнен хәлне яхшы аңладылар, авырлык белән булса да журналны туктатмыйча чыгарып килүебезне хупладылар Бу сезнен "подвиг" диделәр Бу мактауны без Татарстан өлкә комитетының һәм журналда актив катнашучы барлык язучыларның уртак казанышы дип кабул иттек. Мин рядовой солдат бу сугышта Тик бер нәрсә белән аерылам Рядовойлар төнен йоклаганда Мин йокламыйм, шатлык-кайгыдан Бер минут та башка тынгы бирми Окоп почмагында утырам Аламын да куеп дәфтәремне Янып җыр язарга тотынам " Фатих Кәримнең бу шигыре татар фронтовик азучыларының күмәк портретын дөрес сурәтли. Шәрәф Мөдәррис. Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шамов, Әхмәт Ерикәй. Ибраһим Гази, Шәйхи Маннур, Гадел Кутуй, Мөхәммәт Садри, Хатыйп Госман, Гали Хужи. Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Риза Ишморат, Әхмәт Исхак, Абдулла Әхмәт һәм башка фронтовик язучыларнын эзлекле ярдәмнәре булмаса. журналны чыгару мөмкин булмас иде. “Совет әдәбиятьГның һәрбер саны, кимчелекләре булуга да карамастан, теткәләнеп беткәнче укыла, кулдан кулга күчә. Тылдан бик кадерле бүләк төсендә, фронтка юнәлә Хәрби частьләрдән махсус соратып алалар, кичектерми фәлән- фәлән саннарын җибәрегез дип таләп итәләр. Әгәр дә алар сораган саннар барып җитмәсә, шактый каты шелтәле сүзләр белән хат җибәрәләр Мондый хатларны без тылдан да ала илек, очрашу вакытларында да шушы мәсьәлә күтәрелә идс Шул рәвешчә. “Совет әдәбияты" журналы сугыш елларында халыкнын юлдашы, сердәше, юанычы һәм куанычы булды.

1972. № 5