МӘҖИТ ГАФУРИ ҺӘМ ПАТША ЦЕНЗОРЛАРЫ

Мәҗит Гафуринын кин хезмәт ияләре белән, ярлылар, изелгән-кыерсытылган катлаулар белән нык бәйләнештә яшәве һәркемгә билгеле. Менә шунар күрә дә аның шушы катлауларның зарын җырлаган элекке шигырьләре дә әле монархиягә, капитализмга каршы көрәшне пролетариатча куюдан ерак булуларына карамастан, реакцион сыйныфлар өчен зур куркыныч тудырдылар. Эчке эшләр министрлыгы. Казан һәм Уфа губернаторлары, жандарм управлениесе, цензорлар, миссионерлар. Ишми ишаннар—барысы да анар каршы аякландылар. 1917 ел революциясенә хәтле анын иҗаты өзлексез эзәрлекләү астына эләкте. Патша цензурасының кара документларын бик ашыгыч кына күздән үткәрсәгез дә. бу эзәрлекләүнең өзлексез булуын, Мәжит Гафуринын иҗат сулышын буу өчен әллә нихәтле тозаклар корылуын күрерсез. Актарып карыйк 1911 елны. 4 нче мартта Казан губернасы жандарм управлениесенең начальнигы полковник Калинин Матбугат эшләре комитетына яшерен пакет белән Мәҗит Гафуринын “Милләт мәхәббәте" исемле шигырьләр җыентыгын җибәреп “җинаятьнең ни дәрәҗәдә булуын билгеләргә" куша. Комитет члены миссионер Н. Ф Катанов, шулай ук яшерен рәвештә, бу җыентыкнын 1907 елда басылуын һәм андагы “1906 елдан 1907 елга васыять”1 исемле шигырь өчен авторның җинаятьләр уложениесендәге 129 статья буенча гаепләнүен белдерә. Шул ук елнын июлендә жандарм управлениесе, Габдулла Тукай шигырьләрен һәм Мәжит Гафуриның “Яшь гомер" (1908 елда басылган) җыентыгын җибәреп, цензура комитетыннан икесенә дә арест ясалганлык турында жавап ала. Жандарм начальнигы монын белән генә канәгатьләнми, кат-кат тикшереп, бу китапларның кайда, ничек таралуын, гаеплеләрнен нинди җәзага тартылуларын сораштырып тора. Бу турыда Казан тарихи архивында бик күп материаллар сакланган. 1940.ЛЬ 1.2 Бу шигырь М Гафури Сайланма әсәрләренең Татгосиздат тарафыннан 1932 елда басылган җыентыгына 47 биткә кергән (К Нәҗми искәрмәсе Тоз ). Килик 1915 елга. Монда инде без патша охранкасынын “Яшь гомер" буенча бик зур эш кузгатуын, андагы шигырьләрне жентекләп русчага тәржемә иттерүен һәм 1908 елда басылган бу әсәре өчен 7 ел үткәннән сон да аны тынычлыкта калдырмавын күрәбез. Бу эшнен нәтижәсе Казан суд палатасы прокурорының түбәндәге карары белән төгәлләнә: “...Казан суд палатасының 6 нчы марттагы билгеләве буенча, “Яшь гомер" брошюрасына арест расланды һәм минем тарафтан Казан округ суды прокурорына җинаятьләр уложениесенен 129 нчы статьясы. 6 нчы параграфында күрсәтелгән җинаять билгеләре буенча тикшерү ясарга кушылды" Бу нинди җинаятьле әсәрләр сон° Профессор Катанов тарафыннан язылган тикшерү кәгазе монар болай җавап бирә: “. Җинаять билгеләре “Дума ачылу” (46—47 битләр) шигырендә һәм 57—58 битләрдәге исемсез шигырьләрдә күренәләр”. Беренче шигырьдә дума ачылу унае белән шатлык белдерелә һәм думага хәтле яшәгән хөкүмәтнең иске тәртипләре тәнкыйть ителә. һәм бераз түбәнрәк болай языла “Хаким сыйныфларга мондый характеристика бирелүдә хөкүмәткә каршы дошманлык уяту теләге ята һәм ул эш җәзалар турындагы законнын 1034 нче статьясы буенча хөкем ителергә тиеш” Патша цензорларының игътибарын аеруча нык тарткан һәм бик күп документларда русча тәрҗемәләре китерелгән ул шигырьләрдән кайберләрсн оригиналы буенча күчереп үтсәк, мәсьәлә тагын да ачыклана төшәр. “Ике кош" исемле шигырендә ул үз заманындагы язучылар өчен сирәк бер кыюлык күрсәтә Хазерга бетең лзе омет сынган, Кылычзар чыгарылмый тора кыныннан Гомер булса, бер күрербез, килер заман. Алырбыз зазимнарның якасыннан Ул бу заманга бару юлынын авырлыгын бик яхшы белә "1906 нчы елнын васыяте" исемле шигырендә әйткәнчә Җиңел түгел тиз аудару зур агачны' Күп яшенле яңгырларны курмаенч». Гүзал, матур чачак атмас аз. кызыл газ Мәҗит Гафури әнә шул яшенле янгырлар аркылы, каты эзәрлекләүләр аша. совет туфрагына килеп аяк басты һәм бу туфрак анын ал, кызыл гөлләре өчен бик яхшы булып чыкты Сөекле шагыйребез Мәҗит Гафуридан вакытсыз аерылу кайгысын без анын әнә шул кызыл гөлләренә. "Кызыл Иолдыз"ларына. “Кызыл талгәшләр”енә карап җиңеләйтәбез. А/ Гафури яз иткмиЗ.з 1934. № II

Реклама