МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ КӨНДӘЛЕКЛӘРЕННӘН

Үзенә язган некрологны беркемнең дә укып караганы юк. Ә Мирхәйдәр Фәйзи укыды Китапханәгә килгән бер кичемдә ул мина шундый вакыйганы сөйләде. Бу хәл 192! елны булган Мирхәйдәр Фәйзи тиф белән авырып саташып ята икән. Врачлар бу йогышлы каты чиргә Мирхәйдәр абыйның йөрәге түзә алмас дип уйлаганнар. Кемдер “драматург үлде" дигән хәбәр таратырга ашыккан "Оренбург тормышы" газетасында некролог басылып чыга. Хәле яхшыра төшкәч, соңгы хәбәрләр белән танышырга теләгән Мирхәйдәр Фәйзигә газета-журналлар китергәннәр. Шунда ул үзенә язылган әлеге некрологны күрә. Башта күзләренә ышанмый, кат-кат укып карый, төшем түгелме бу дип. тәннәрен чеметә, палатага кергән хатыннан: “Апа. мин исәнме, әллә үлдемме?” дип сорый. Ә хатын, бу бичара ! тагын саташа башлады дип уйлап, аның башына сулы чүпрәк куя. Мирхәйдәр, кулларын сөрткәч: “Әнә мине газетада үлгән ■■I дип язалар",—ди. Ә соныннан көндәлегенә: “Мине беләләр икән әле, ижатыма әһәмият бирәләр икән”,—дип язып куя. Ул чактагы тормыш җайсызлыклары Мирхәйдәрнең сәламәтлеген нык какшата. 1924 елнын языннан ул үзен бик начар сизә, врачларга еш күренә башлый. Аңа авылда яшәргә кинәш бирәләр. Мирхәйдәр авылга китәргә җыена, эшләрен тапшыра, ләкин Казан белән аерылуны бик авыр кичерә. Дәфтәренә ул: Татарстан илләрендә Татарлар арасында. Баллары бар гөлләрендә Күңелемнең ярасына. Җаннарыма ямь бирәдер. Казан шәһәре күренеше. Йөрәгемә ял буладыр. Татар авылы тормышы. —дип рифмалы юллар язып куя. Шәһәр белән саубуллашып, соң мәртәбә урамнарны әйләнеп чыга. Ташаякка хәтле килә, ләкин беркемгә дә керми, китәсен берәүгә дә әйтми. Унынчы июнь иртәсендә ул шәһәрдән чыгып китә. “Ике кулым, дүрт кисәк багажым да авыру йөрәгем бар—ничек барып җитәрмен, кесәм такыр булса да “Раскольников” теплоходының III классына билет алдым”,—дип яза ул. Юлда сөйләшеп барырлык кешеләр очрамый. Аның янына спекулянтлар утырган була Язучы палубага чыга һәм шунда тәбәнәк буйлы, нык бәдәнле яшь егетнең дә пароходка утыруына игътибар итә. Менә пароход кузгалып китә. Палубага баскан Мирхәйдәр Казанның һәм, шунын белән бергә, бу борынгы шәһәргә бәйле хыялларынын да әкрен-әкрен чигенә баруын күзәтә Казанда ул ижат планнарының барын да тормышка ашырып бетерә алмады шул. "Хуш. Казан Үзем китсәм дә. йөрәгем калды Бүләгем булсын ул сиңа. Әлегә хәтле мин бары тик алга таба гына атладым. Сине гашлап китәргә мәжбүр булуым— артка таба бер адымым ул”,—дип яза Мирхәйдәр. Мидхәт ФӘЙЗУЛЛИН (1908-90) нейрорентгентолог, медицина фәннәре докторы, профессор Композитор Җәүдәт Фәйзинең бертуган абыйсы (ике яшькә олы) Мирхәйдәр Фәйзигә дә туган тия Хәз. Йөрәктә нидер таш булып ята, күнелдә монсулык, янда уйларын бүлешер кеше юк. Иркен Идел ярларына тагын бер әйләнеп кайтырмы әле ул, Казан урамнарын таптап йөри алырмы? Шулай күңелсезләнеп барганда, бер-ике кеше аша гына басып торган әлеге егетне күрә. Ул да уйланып кына шәһәр силуэтына карап тора икән. Мирхәйдәр анын янына килә, сөйләшеп китәләр, танышалар Берсенен драматург Мирхәйдәр Фәйзи, икенчесенең шагыйрь Муса Жәлил икәнен белгәч шатланышалар. Икесенен дә Оренбургка барышы икән Муса өлкән каләмдәше белән барырга туры килүенә чын күнелдән шатлана. Бу ике язучы Оренбургка кадәр ниләр турында гына сөйләшеп бармаганнардыр?! Үкенечкә каршы, Мусага багышланган берничә юлдан сон көндәлектәге язулар өзелә. 1924 елнын 7 сентябрендә, бик күңелсезләнгән бер вакытында. Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләренең кайберләрен юкка чыгара. Бер дәфтәренә "Бүген күп язмаларымны яндырдым, җырларымны Абдулла Палатовка бирдем—әйдә, гармунда уйнап, минем җырларымны җырласын",—дип язып куя. Яндырылган биш дәфтәр белән бергә Казаннан Орскига барган вакыттагы тәэссоратлары, шул җөмләдән, Муса белән әңгәмәләре дә эзсез югала

 «Казан утлары», 1977, № 1

Реклама