Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕК ӘКИЯТ

Соңгы көннәрдә генә татар әдәбияты мәйданында яңа бер имза заһир булды. Бу — яшь шагыйрь Һади Такташ. Анын беренче шигырьләре матбугат сәхифәләрендә чыгар-чыкмас. татар җәмәгатенең аңлы кыйсьме аңар игътибар итте. Татар әдәбиятын сөючеләр аның килеп чыгышында яңа бер хадисә (хәл. күренеш) сизеп, колакларын торгыздылар; аңар зур өметләр баглап, үзенә бер төрле (оригинальиый) истигьдад күрделәр.

Г. Рәхим. Нәләтләр шагыйре. 1923.

МӘҢГЕЛЕК ӘКИЯТ

Әкият сөйлим сезгә, таң җилләре! Туктагыз да менә тыңлагыз! Шул урманда булган бер әкиятне Илдән илгә күчеп җырлагыз! Менә урман, чиксез кара урман. Мәңге шомлы, мәңге караңгы; Җилләр белән ишелеп һаман, һаман Улап торган үткән заманны Шул урманда яшрен бер урында Ялгыз кабер тора. Кем анда? Нигә ялгыз анда адашкан да. Нигә яшрен җирдә урманда? Ул бер егет кабре. Ул егетнең Кайгы белән үткән көннәре, Озын булган мәңге газап белән Йоклый алмый үткән төннәре. Ул күп. бик күп уйлап йөргән: ‘Адәм кайдан килгән?—тагын да Кайда китәр?" Ләкин моңа җавап Табалмаган үзенең аңында Табалмагач. килеп тезләнгән дә Мәңгелектән җавап сораган Озак көткән— Җавап алалмагач. Болай диеп егет >ңырлаган ’Нәләт төшсен сезгә, нәләт төшсен! Әй. урманнар, кырлар, далалар! Мәңге телсез каты ташка әйләнгән Җирләр, күкләр, фәннәр, аллалар! Җавап көттем сездән, бирмәдегез. Инде эзләп китәм—табармын. Көчле кулым белән мәңгелекнең Тимер ишекләрен ватармын Ватармын да илгә яшрен булган Барлык серне чишәр, ачармын" Шуннан соң ул яшрен урын сайлап Кабер казып җиргә күмелгән Мескен егет, кайтам, диеп киткән Кайтмас җррдән—упкын төбеннән Мин әле дә аның кабрөн эзлим Урманнардан, яшрен җирләрдән Мин тавышын ишетәм һәр көн иштәм Таң алдында искән җилләрдән Ул киләчәк Мин дә кабрен табып. Гәлнө үпкән кебек үбәрмен Зәңгәр күзләремнән, аямыйча. Кайнар яшьләремне түгәрмен Зәңгәр күзле егет кабрең үбәр Яшьләр түгәр кабрең өстенә' Гөлләр сибәр һәр көн таң алдында Җырлар җырлар синең исмеңә Син эзләгән яшрен. зур серләрне Мин дә эзлим егет — Тыныч бул! Син күзләгән төпсез упкыннарны Мин дә күзлим, егет — Тыныч бул!

1923. №6-7