МЕҢЪЕЛЛЫК КАЗАН НИ КАЙНАТЫР?

ТАРИХИ ГОМУМБӘЙРӘМ ТУРЫНДА ШӘХСИ УЙНАР Башкалабызга мен яшь тулу сөенечен күккә чөйгән салют утлары күптән сүнде. Бәйрәммен җирдәге эзләре җыештырылып. Сачосырово чүплегенә озатыллы. Ниләр калды сон? Өч нольле сан җиңел язылмады Әйе, ин олы казанышыбыз булып “1000" саны торып калды Казаннын "туу таныклыгьГна җуелмаслык итеп язылды ул. Ошбу саннын никадәр олы вә саллы икәнен, мөгаен. Альфрсд Халиковтан да ныграк тойган кеше булмас иде Бу археологыбыз үзенен күпме вакытын, тырышлыгын, күнел вә йөрәк көчен күп бәләкәйрәк санны раслатуга сарыф итте Әмма шул максат белән язылып, инде басылып та җиткән китабы юк ителгән, эше хак дип табылмаган галим җинслүчс булып дөнья куйды Юкса Казаннын 1977 елга тәгаенләнгән 800 еллык бәйрәме чып-чын булып төсмерләнә иде инде. (Хәтта юбилей значокларына кадәр өлгсртелә) Аяк чалырга ажгырып торучылар күп була. Мона хәтта минем үэсмнен дә өлеш керде кебек. “Ленин бакчасы” тукталышындагы бинанын ян диварына КПССнын чираттагы съездын лаеклы каршыларга өндәгән зур плакат беркеткәннәр Трамвайда үтеп барышлый мин анда бер хәреф хатасы күрдем Шактый гомере гәзит полосасыннан хата чүпләп үткән кеше буларак, түзеп кала алмадым: шәһәр партия комитетынын идеология секретарена шылтыраттым Ничә көн үткәндер, инде хәтерләмим, әмма “хатаны төзәттеләр" элеккесе урынына шундый ук зур бүтән бер плакат беркетеп куйдылар—Казаннын 800 еллыгы турындагысын Мәскәүдә, башта Археология институтында, аннары СССР Фәннәр академиясенең Тарих бүлегендә әлеге мәсьәләне тикшергән чакта. А. Халиковнын дәлилләре галимнәрне ышандырып җиткерми. Әмма хәлиткеч сүзне, гадәттәгечә, КПСС Үзәк комитетында әйтәләр Бетәргә тиешле татарның башкаласы яшь ягыннан Мәскәүгә тиңләшә язуга (аерма 30 гына ел каласы иде бит) һич тә юл куясылары килми монда Шуна күрә фәнни дәлилләр җитеп бетмәүдән бик оста файдаланалар. Казаннан килгән бер шикаять исә соңгы сәяси тамчы кебек була Алар партия съезды турындагы плакатны алып атып, үпәрснен юбилейлары турындагы плакатны куйдылар, дип язган икән бер партия ветераны Үзәк комитет секретаре М Сусловка да. В Егоровка ла (юбилейга теш-тырнигы белән каршы чыккан галим), теге пенсионер агайга да рәхмәтләр яусын инде Юкса киләсе елны Казаннын 830 еллыгын билгеләп үтәсе идек бит Хәер, “кәттәрәк" вариантлар да булган әтс 88 ичеме. 89 нчымы елны (мин Татарстан китап нәшриятында баш редактор урынбасары булып эшләгән чак), расларга дип җибәргән еллык темпланыбыз Россия дәүләт нәшриятлар комитетыннан бер җитди дәгъва ияртеп кайтты планга Казаннын 600 еллыгы уңаеннан бер генә китап та кертмәгәнбез икән бит' Баксаң, бу теге вакытта шул ук Вадим Егоров башлап җибәргән эшнен шаукымы икән Безмен 800 еллыкны кире кагу белән генә канәгатьләнмәстән. баш шәһәребезгә тиздән 600 яшь тулачагын далилләп. “Совстская археология" журналында мәкалә чыгарган булган икән ул (1975, N 4). Рус елъязмаларында Казаннын "беренче ин чын искә алынуьГна (“самое достоверное упоминание") таянып, ошбу "бәйрәмне” ул бездән 1992—1995 еллар арасында үткәртмәкче икән Менә шушы фонда карасаң, меньеллык хөрмәтенә чөелгән салютлар фантастик бер эш булып күренер Ничек мөмкин булган сон ул? Мин Ш Мәржани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов белән (1999, 2001 елларда) һәм "Казан кремле” археологик экспедициясе башлыгы Фаяз Хужин белән (2001 елда) тәфсилле әңгәмәләр үткәргән идем. Шулардан чыгып моны менә болай күз алдына китерәм. Кремльдә ныгытып, күп урында казый башлыйлар,—мең ел дигән фикергә этәрерлек материал бер-бер артлы жир астыннан чыга тора. Муенса төймәләре, йомшак таштан ясалган орчык башы, ук очлары, чүлмәк ватыклары. тәнкәләр.Шул жөмләдән. дөньяда табылганнар арасында әлегә бердәнбер Вацлав тәңкәсе. Моны катламга махсус ташлаганнар дип әйтә азмыйлар инде—шушы тәнкәгә нигезләнеп чехлар үзләренең дәүләтчелек тарихын ике йөз елга борынгылаталар. Теге җиңелүдән гыйбрәт алып, Казанның яшен билгеләү эшенә С.-Петербург, Мәскәү һәм чит ил галимнәре жәлеп ителә Казанда дистәләрчә ил галимнәре катнашында халыкара конференцияләр үткәрелә. Казан табылдыклары Германия, Австрия. Франция, С.-Петербург, Мәскәү лабораторияләрендә тикшертелә. Шуннан сон гына мәсьәлә Россия Фәннәр академиясе каравына чыгарыла Аның Тарих бүлеге утырышында егермеләп академик катнашып, шуларнын берсе генә битараф тавыш бирә. Калган бөтенесе дә хуплый Казаннын яшен билгеләгәндә кулланылган методиканы исә академиклар фәнни ачыш дип бәялиләр. Нигә Казан нәкъ менә 30 августта “туган”? Һәм нигә—2005 елны? Р Хәкимов болай диде: "Күпмедер дәрәҗәдә шартлы нәрсә инде бу. Тарих өчен 4-5 ел берни түгел ул. Без әле Казанның салынганын үзебез күреп торсак та, юбилей елын төгәл генә билгели алмас идек. Йә. әйтегез менә, Казан метросының тарихын кайчаннан исәпли башларга’’ Метро төзеләчәге хакында хәбәр басылуданмы1 ’ Тукай мәйданында “М” хәрефен утыртып куюданмы? Казый башлауданмы0 Беренче станция төзелеп бетүдәнме? Әллә беренче поезд кузгалып китүдәнме?” Күзең күрмәүгә Корбюзье гаепле түгел Йөзгә КЫЗЫЛЛЫК килмәслек итеп исбатланган, указлар белән ныгытылган, көненә кадәр тәгаенләнгән меньеллыкны көтүләре күңелле иде. Ләкин 100 процент ышанып бетеп тә булмый. Татарстан Консзитуциясен Россиянеке белән тын да алдырмый тәнгәлләштерү, суверенитетыбызны тавык кетәгенә куып кертү башланды "Идел"дә тикмәгә генә мондый мәзәк басылмагандыр (Риф Бәдри шуклыгы) "Меньеллык та тәтемәс, ахры Татарстан прокуроры Кафил Әмиров Дәүләт Советына чираттагы таләбен керткән Казаннын туган елын Мәскәүнске белән тәнгәлләштерергә!" Бер караганда, бу юбилей мондый чакта юаныч, җуйганның беразын кире кайтару кебек тә инде, әмма барыбер бәйрәм көтүнен беркадәр тәме китте Житмәсә. милиция дә алдан ук колачлы әзерлек җәелдереп җибәрде. Әледән-әле туктатып документ тикшерәләр Радио-телевидениедән, өлкән яшьтәгеләргә кичләрен бәйрәмгә (ягъни төп бәйрәм чараларына) чыкмау хәерлерәк, кебек кинәшләр ишетәсең. Әйтерсең лә, Казан тарихы яшь-җилкенчәккә генә газиз.. Шәһәр ни уйлаганны беләсең килсә, мунчага бар. Мунчада исә "безнен бәйрәм түгел лә ул, түрәләр бәйрәме” кебек сүзләр дә янгырыи башлады. Юбилей атнасы инде тәмам килеп житге дигәндә булды бу хәл. Мунчадан чыгып, автобус көтә идем 'Восстание урамы ягыннан үзәккә таба машиналар үтеп китте, аларда хәрби фуражкалы халык, ялгышмасам. Эчке эшләр гаскәре солдатлары иде Колоннанын урта өлешендә барган берничә машинадагы "мал”ны исә бутау һич мөмкин түгел иде: тонык кына елкылдап торган зур аксыл чорнамнар—чәнечкеле тимер чыбык иде бу. Эчкә шом йөгерде. Башкортстаннын Благовсшинск шәһәрендәге кыйнаулар да бик-бик истә. Россия Эчке эшләр министрлыгының мона юл ачкан приказы да юкка чыгарылмаган әле. Шөкер, күсәкләр кулда уйнамыйча, усал чыбык сузылмыйча калды Казан кунаклары, шәһәрегез танымаслык булып матурланган, диделәр Бәйрәмнән калган, шәһәр халкын ин нык сөендергән нәрсә шушы булды. Тиз арада искиткеч зур күләмдә эш башкарылды бит. Димәк ки. бик күпләр тарафыннан булдыклылык, егетлек күрсәтелде. Ләкин, гадәттәгечә, көненә өлгертик дип, биналарга иннек сөртеп, кершән ягып кына чыгулар да булды Ашыгунын хәтәррәк нәтиҗәләреннән Ходай саклый күрсен инде Монын бер мисалын үзем дә китерә алам Оныгым Камилә белән, гигант "М" хәрефенә йөз төбәп, яна күпер янына бардык. Икәүләшеп сөендек. Берзаман бу "ярдан ярга күчү корылмасы" ачылып, куәтле насос кебек. Вишневский урамыннан бер яклап машина суыра, икенче яклап машина куа башлады. Шмидт урамы турыннан бу урамны кичүче жәяү.леләр ажгырып килгән машиналарга әллә бар. әллә юк. Чөнки светофор да. ак полосалар да, тизлекне чикләүче билге дә юк Нигә юкмы'’ Чонки проектта урам аша жир асты юлы бар (дүрт айлап вакыт үтеп. Яна ел алдыннан гына ачылды ул) Бер тапкыр шушыннан урамны кичкәндә бер апа чытырдатып беләгемә килеп ябышлы “Бергә чыгыйкчы. куркам, өч кеше тапташы инде монда".—диде. Меньсллык обтлктларыннан мине ин нык сөендергәне метро иде Пассажир буларак кына да түгел. Үзәк станция. Тукай станциясе, шундый итеп бизәлгән ки—әйтсрсен лә ул шагыйрьнен тагын бер. жир асты китабы! Язма һәм әйтелмә игъланнарның ике телдә булуы да күнелгә хуш килде “ Кремль" станциясе дә тарихи бизәлеше белән гүяки шунда ук. жир астында йокымсыраучы ерак үткәнебезгә тоташкан. Өске яктагы, күпләрне оригиналь матурлыгы белән сокландырган “Әмәт" исә халык яшәгән җирләрдән аерылып, ике мәгънәдә дә һавада асылынып калган... Кыска булу сәбәпле, жир асты юлы әлегә экзотика— аш төрләндерү кебек кенә. Биш ярым гектарлы “Казаннын меньеллыгы" паркы, андагы Колгали һәйкәле, бик тә зарыктырып калыккан Сәйдәш һәйкәле (нигәдер "Сайлашса" дигән имза белән тамгаланган) сөендерде. Тиз арада яңарган Казаннан милли зыялыларыбыз да асылда бик канәгать калды. Тарихи һәм милли йөэе югала бару да пошаманга салмады Татар авылларының үзенчәлеге ни? Чисталык, төзеклек. Бәс. шулай икән, чиста, төзек Казан да-татар шәһәре -шундыйрак фикер әйтүчеләр дә булды Алайса, чын татар шәһәрләре Европададыр инде. Казаннын 1973 елгы баш архитекторы Мөнир Агишен белән гәп корганым булды “Казан—тарихи шәһәр, бу һәрвакыт зур плюс булып каначак Безмен эштә хәзер төп юнәлеш—шәһәрне үзенә генә хас сызыкларын һәм милли колоритын саклаган хәлдә үстерү Казаннын соклангыч ландшафты монын өчен зур мөмкинлекләр ача".—33 ел элек кабинеттан әнә шулай дип сөендереп чыгарганнар иде мине. Әмма бу сүз генә булып калды Мөнир әфәнденен үз ижаты - Консерваториямен аквариумны хәтерләткән концерт залы (хәзер С. Сәйдәшен исемендәге Зур концерт залы) бинасын да нык кына “редакцияләргә" туры килде әнә. Берлиннан килгән туристларга аптырап мондый сорау биргәнем бар “Шәһәрегез Казаннан күп өлеш матуррак ләбаса, моңда ни карап йөрисез сон сез?" “Казанда Кремль бар. бездә юк' .—диде берсе “Ссзнен иске йортлар, тарихи биналар безнекенә охшамаган".—диде икенчесе. Меньсллыкнын гигант сукыр кәтүге әнә шул үзенчәлекне рәхәтләнеп изде таптады Бер очтан дәүләт саклавындагы дистәләгән мәдәният ядкарен дә сызгы Татар тарихы, татар мәдәнияте югалтуларының исемлеген җентекләп төзисе бар алс... “Квартир-яшәү өчен машина ул"—Ле Корбюзьенын әнә шул канатлы сүзе девиз итеп алынып, алтмышынчы елларда дөньяда архитектураның инженерлык ягы алга сөрелә. Ләкин бина авторларының күңел күзе күрмәгәнгә Корбюзье гаепле түгел икән бит Мәшһүр архитектор атеге билгеләмәгә бөтенләй бүтән төрле мәгънә салган икән “Кеше өчен йөрәк машина булган кебек '.—дип очлаган ул аны. Яшәр өчен Көнбатышта "иномарка квартирлар" ясасалар, безнең конвейерлардан “Москвич". “Запорожец". "Ока" кебек квартирлар төште. Тегендә, хаталарын аңлап, күптән инде йөрәк җылысы сеңгән, табигый яме булган йортлар салалар. Бездә исә. горурланып-хозурланып. татар башкаласын алтмышынчы елларның ин хөрти "иномаркалары" белән тутырып яталар. Юкса “меңъеллык" үзе дә ерак үткәнгә, борынгылыкка ялганганлык дигән сүз бит инде Шундый тарихы булган Казанны Чаллынын Яна шәһәре кебек хәтерсез-тамырсыз калага әйләндерү фажигасен кичегеп йөрүче татар акылы төштән соң да анлап җиткермәде кебек әле... Дәвамы киләсе санла 2006

Реклама