МӘЧЕ БАЛАСЫ

Төн Мохтар сугышчан сакчылыкта. Табигать ваемсыз йокыга талган. Әмма сугыш тынмый: әле анда, әле монда кинәт пулемет яки автомат тыкылдап куя. Мохтар яшеренгән һәм анын бурычы—күзәтү. Ул шылт кына иткән тавышка да, үләннен аз гына селкенеп куюына да сискәнеп китә: дошман—елан шикелле, анын шуышып килүе мөмкин... Үлән селкенеп куйды. Мохтарның тәненнән эссе дулкын җилпенеп үткән кебек булды. Ул мылтыгын ныклабрак тотып, тирә-ягын тагын да нечкәләбрәк күзәтергә кереште. Үләннәрне ипләп кенә аера-аера, аларга саклык белән генә таяна-таяна, чыннан да кемдер килә иде... Мохтар, анын хәрәкәтләнүен озак кына тынлап яткач, "монда кеше барлыгын сизмәде, тереләй алам,"—дип карар кылды. Теге һаман якыная бара иде. Менә бер заман ул тукталды. Берничә секунд үләннәр дә селкенмичә тордылар, вакыт тынычлыкта үтте. Кинәт теге, зарлы гына итеп, мәче булып кычкырып җибәрде: —Мыяу! Мыяу!.. —Бу ни тагын? Башкаларына сигнал бирәме0 Мохтар куркып китте, чөнки анын каршына кинәт зур кара шәүлә килеп чыкты Мохтар мылтык курогын, күз ачып күз йомганчы, атар җайга корып өлгерде Әмма шәүлә шул заман баягыдан да зарлырак итеп, тагын мыяулап куйды Мохтар игътибар беләнрәк караса, анын алдында зур кара шәүлә түгел, бәлки салкын чыкка чыланган тәпиен "Өшеде!" дигән төсле бик кызганыч төстә аз гына күтәреп, мәче баласы басып тора иде. Ул. кеше барлыгын сизгәч, тагын да кызганычлырак итеп, нәни авызын сузып ача-ача: — Мыяу! Мыяу!—дип кабатлады. Мохтарнын халәте кинәт үзгәреп китте, ул үзен эсседән кисәк суыкка ташланган кебек хис итте—тәнендә салкын тир тоеп, чирканып, “эвв” дип, суыксып куйды. Ул. мәче баласын орышып, эченнән генә “Ах. котымны алдын, мәхлүкъ."—диде Шулай да ул аны үзенә ымлады Мәче баласы үләннәр арасыннан бик нәзакәтле, пөхтә генә атлап килде дә. исним дип нәни һәм салкын борынын Мохтарнын кулына, иркә генә итеп, берничә кабат төртеп-төртеп алды Мохтар анын янадан мыяулый башлап, дошман игътибарын җәлеп итүеннән курыкты, аны тагып алып, тиз генә җылы куенына тыкты. Мәче баласы куанып, бик тәмләп “мыр-мыр" итә башлады һәм. озак та үтмәстән, йокыга китте Көндезен, блиндажга кайткач. Мохтар аны тезенә алып, бик яхшылап туйдырды Командир, аны күргәч — Каян алдын?—дип. гаҗәпләнеп сорады. —Сскреттә торганда, яныма килеп чыкты —Ә! Наратлыдандыр. Наратлы моннан 300 метрда гына, немецлар кулындагы авыл иле. Бу авылны алар тетеп, туздырып бетерделәр. Тик авылнын түбән очында гына, нишләптер, әлегә кадәр ике-оч ой бөтен килеш исән торалар иде Мәче баласы бик арык: анын каз төсле, күгелжем-соргылт жоннары кисхзәнеп беткән иде. Берничә көн эчендә ул көрәйде, жоннары да тәртипләнеп, елкылдап юра башладылар Ул. блиндаж эчен ду күчереп, көннәр буе уйный торган булып китте. Анын нинди дә булса йомычканы тырнакларына эләктереп алып, идәндә ауный-ауныИ уйнавын, аннан аны кинәт атып бәреп, сикереп торуын һәм койрыгын орчыктай чансчеп. бер читкә чабып китүләрен Мохтар буш вакытларында сәгатьләр буе карап утыра торган булды Мондый чакларда ул сөйләш ми дә. кешеләрнен сүзләрен дә ишетми Анын күз алдында бик чиста итеп җыештырылган өй күренеше ачыла, уртада ап-ак мич утыра. Мич тирәләй анын яшь ярымлык Зөбәерс белән мәче баласы чабышып уйныйлар Зөбәер бау өстерәп йөгерә. Мәче баласы, бер почмакка посып, баунын очын күзәткән хәлендә, идәнгә ышкынып, сабырсызланып утыра да. кинәт сикереп чыгып бау очына һөҗүм итә. аны эләктереп ала. тешли Ул. шулай бауга ябышып, идәннән өстерәлеп бара. Ә Зөбәер көлә, буылып- буылып көлә, аңа кызык була. Ул: “Әти. күрдеңме?”—дигән төсле итеп, чиксез шатлык белә атасына карый Анын шомырт кебек кара, нәни күзләре бөтенләй йомылып бетә язалар, ул. нәни авызыннан энҗе бөртекләре сибелгән төсле итеп һаман көлә. Анын көлүе ата күнеленен ин тирән җирләренә үтеп, анын шатлык, соклану һәм бәхет хисләрен уяталар. Ата. “Улым ."—дип үзенен киләчәккә булган иң яхшы өметләре турында уйлый. Ә мәче баласы баудан кинәт ычкынып, сикереп тора да. койрык чәнечеп, Зобәернс тагын узып китә Зөбәер. бавын өстерәп, тагын анын артыннан чаба. Ата баласынын ике бөртек ахак төймә төсле нәни үкчәләрен. кыска һәм нәни җилкәсен елмаеп карап кала Кемдер берничә кабат. Мохтар! Мохтар! Мохтар дим! Командир чакыра'—диде Мохтар хыялларыннан кинәт уянып китте Хыялый картиналардан бары уйнап йөргән мәче баласы гына калды Өй сүрәте блиндаж күренеше белән алмашынды ө Зобөерс аннан меннәрчә километрларда икәне исенә тоштс Мәче баласы үзенен шуклыгы белән бөтен бүлемчәгә танылды Ул һәркайлл булырга өлгерә Кайчакларда немецлар белән безнен икс арадагы зонага чыгып йори. үләннәрне селкетеп үтә. Үләннәр селкенүе немецларны шиккә төшерә ахыры алар мәче баласы үткән җирләргә мина яудырырга, автоматлардан, пулеметлардан атарга тотыналар. Ә мәче баласы чабып китә дә. берәр окоп яки траншея өстенә чыгып, бик сөйкемле кыяфәт алып утыра, башын кынгыррак салып, колакларын торгызып, эз калдыргач пуляларның очуын күзәтә. Алар анын яныннан үтеп киткәндә. атарны тотарга омтылып, бик җитез генә, сынар тәпие белән һаваны көрәп ала. Ул атарны сары күбәләкләр дип уйлый булса кирәк. Шау-шу басылгач, блиндажларда мәче баласының батырлыгы турында көләкөлә сөйлиләр. Ә ул, кемнеңдер ишек ачкан чагында, анын аяк араларыннан сиздерми генә эчкә үтә дә. бик әдәпле, бик тыйнак кына булып. Мохтарның тезенә менеп утыра. Ул арыган һәм гаепле бер кыяфәт белән, акыртын гына: —Мәәээү!—дип, ашарга сорый Үзе турында барган сүзләргә анын бер генә дә исе китми, ул акыртын гына күзләрен йома башлый... Кинәт мәче баласы югалды Бер көн кайтмады, ике көн кайтмады Мохтарның күнеле кителгән кебек булды. Анын сөекле Зөбәерен исенә төшерә торган бердәнбер жан иясе юкка чыкты. Мохтар көннәрен яшертен бер сагыш эчендә үткәрде. Бер көн һөҗүмгә күчү турында приказ алынды, тик шул гына Мохтарга яңадан дәрт кертеп җибәрде Беренче атака ясалгач ук, немецлар Наратлыны ташлап кача башладылар. Түбән очтагы өйләр дөрләргә тотынды—азарга немецлар ут төртеп киттеләр Мохтар, мылтыгын атар яки кадар җайга тотып, янган өйләргә таба чапты. Ул аларга якынлашкан да иде инде, шул чак чыбылдыктай зур ялкын кинәт Мохтар өстенә җилпенеп куйды Мохтарның каш һәм керфекләре чытырдап киттеләр. Ул, битенкүзен беләге белән каплап, бөгелә төште һәм тиз генә кире чигенде. Ул, утны кырыйлап үтеп, өйнең теге ягына барып чыкты һәм кинәт тукталып калды: анын каршысына чәчләре тузгыган, шашынган бер хатын чабып килә һәм йөрәк өзгеч итеп кычкыра иде: —Баламны!.. Баламны үтерделәр!.. Баламны!.. Мохтар анар ярдәмгә йөгерде. Хатын кочагында ак биләүсәгә төргән бала, ә ак биләүсә аркылы, кин җәелеп, кып-кызыл кан саркылып тора иде. — Немецлармы? Хатын җылап җибәрде: —Өеңнән чык, яндырам дип җикеренде... Чыкмагач, балама атты... Баламны... Хатын күз яшенә буылды. Мохтар: “бәлки үлмәгәндер әле,"—дип, баланы үз кулына алды һәм биләүсәне чишеп җибәрде. Ачылган күренеш Мохтарга кинәт яшен суккан кебек тәэсир итте: сабый әлеге мәче баласын кочаклап үлгән; немец пулясы мәченен башыннан, баланын күкрәгеннән үтеп чыккан иде Мохтарның, “кылт" итеп, Зөбәере исенә килеп төште. Анын, йөрәген сызландырып, ачуы кайнап чыкты: —Кай якка китте? Канын эчәм мин ул бәдбәхетнең! Кай якка китте?—Хатын немецлар качкан якка кулын изәде. Мохтар баланы хатын кулына тапшырды да. немецларны куа китте Ул ашыга, анын тыны буыла, ләкин ул берүк сүзләрне кабатлый-кабатлый, чабуында дәвам итә иде: —Сабыйлар каны коткармас!.. Минем улыма да үрелергә тели торгансыздыр әле Булмас!.. Сабыйлар каны коткармас сезне, кара йөрәкле бәдбәхетләр!.. Хәрәкәттәге армия Апрель, 1943 1943. №5

Реклама