Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хөрмәтле дуслар!

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы вәкиллеге “Казан утлары” коллективын журналның 1000 нче саны белән чын күңелдән котлый! Казанның 1000 еллык юбилееннан соң күп тә үтми 1000 нче саныгыз чыга. Бу татарстанлыларга гына түгел, бөтен татар халкы өчен дә зур вакыйга! Республика, башкалабыз казанган уңышларда, шулай ук дөньякүләм вакыйгага әйләнгән юбилей тантанасы шатлыксөенечләрендә сезнең дә өлеш бар. Чөнки, элгәрләрегез— “Шура” һәм “Аң” журналларын да кертеп, “Безнең юл” булып туган һәм “Яңалиф”, “Атака”, “Совет әдәбияты” булып дәвам иткән "Казан утлары” республикада һәм илдәге бөек тарихи үзгәрешләрнең турыдан-туры катнашучысы, шанлы, сөенечле, ә кайвакытта кайгылы-аянычлы да вакыйгаларның елъязмачысы булды. Бүгенге “Казан утлары” журналы коллективы үзенең исеменә тап төшерми Татарстанда чыгарылган күптөрле матбугат басмалары арасында сез флагман булып торасыз, татар халкы турында, аның тарихы, теле, борынгы әдәбияты турында, шулай ук заманча әсәрләрегезне дә эталон әдәби тел белән, тәмле сүз белән язасыз. Сез—зур эшләр башкаручы, халкыбыз сагында торучы, аның тарихын, гореф-гадәтен, бөек уллары һәм кызларының исемнәрен саклаучылар, яңа милли язучылар һәм шагыйрьләрнең исемнәрен ачучылар. Зур рәхмәт сезгә, киләчәктә дә шул юлда нык торыгыз! Шәхсән үземнән һәм Тулы хокуклы вәкиллек хезмәткәрләре исеменнән сезгә ныклы рухи көч, киләчәккә өмет белән карау, ижат эшләрегездә илһам, әдәби иҗат өлкәсендә яңа энже бөртекләре эзләүдә зур уңышлар телим.