Кеше күңеле

“Мөхәммәт Мәһдиев—әдәбиятыбыз мәйданында һич тә көтмәгәндә күренгән әдипләрдән. Беренче китабы басылып чыкканда аңа 39 яшь иде —Мөхәммәт Сөнгатович! Үзегезнең язучы икәнегезне кайчан белдегез0 Әдәбиятка беренче адым ничек ясалды? —Рафаэль Мосгафин белән Гаграда бергә ял итәргә туры килде. Көймәдә йөргәндә, пляжда мин, гадәтемчә, төрле кызык әйберләр сөйли идем Ул "Нигә боларны язмыйсың?" дигәч, кыска хикәяләр язып карадым Язам да. Рафаэльгә укыйм. Ул “бусы бара”, “бусы бармый" дип мөһер салып тора. Бу кыска хикәяләр “Казан утларьГнда, соңрак “Атадан бала яшь кала" дигән исем белән аерым китап булып басылды"

Рафикъ Юныс «Татарстан яшьләре», 1975 е.л, 1 ноябрь

М ө х ә м м ә т М ә һ д и е в

ЭТЮДЛАР

Кеше күңеле

Мәгьфүрә апа бик яшьли тол калды. Балалары да юк иле. гомере ялгызлыкта үтте. Ул мәктәптә каравылчы булып эшли иде Йорт-жире. мал-туары да булмаганлыктан, үзенең бөтен рухи һәм матди дөньясын мәктәпкә бәйләде. Мәктәп янындагы кечкенә өйдә үзенә бер почмак ясады, чаршау корды, стенасына конфет кәгазьләре ябыштырды. Стена сәгатенең герен такта чәй укасына төреп асты. Аны вакытында су җылытмагансың дип тә, мәктәп бакчасына тавыклар кергән дип тә ачуландылар. Ә директор һәр алла бирмеш көнне иртән бер. кичен бер мәртәбә орышып килде. Һәр орышуынын ахырында ул: “Эшлисен килсә эшлә, эшлисен килми икән, дүрт ягың кыйбла, как хоти”, дип тәмамлый иде. Ләкин Мәгьфүрә апа үз гомерендә бер тапкыр да күз яшен күрсәтмәде. Аны ачуланучы күп иде. әмма дәшмичә генә мәктәп хуҗалыгын алып баручы ул үзе генә булды. Анын турында: “Мәгьфүрә жылый белми ул. анын ялгызлыктан күз яшьләре кипкән”, дигән сүз дә йөри иде. Гомерләр узды, көз айларынын берендә мәктәп коллективы тантаналы рәвештә Мәгьфүрә апаны пенсиягә озатырга җыена башлады. Бер кичне мәктәпнең коридоры өлкән класс укучылары, укытучылары, мәктәп хезмәткәрләре белән шыгрым тулды. Местком председателе кечкенә өйгә кереп Мәгьфүрә апаны халык җыелган коридорга култыклап алып чыкты. Җыелган халык Мәгъфүрә апаны басып каршы алды. Баянда марш уйнап җибәрделәр. Барабан кагып, быргы кычкыртып тордылар. Мәгьфүрә апаны кызыл җәйгән өстәл артына утырттылар. Мәктәп директоры сүз алды Ул көр тавыш белән укып җибәрде: “Мәктәп буенча приказ. 135 нче номерлы Параграф беренче. Мәктәптә утыз ел буенча каравылчы хезмәтен намус белән башкарганы өчен Мәгьфүрә Зиятдиновага рәхмәт белдерәм. Параграф икенче. Ялгызлыгына карамастан утыз ел буе тырыш хезмәт итүен искә алып, каравылчы Зиятдинованы бер күлмәклек штапель белән бүләклим" Директор сүзне местком председателе Сибгатуллинга бирде —Иптәшләр,—диде Сибгатуллин, түшәмгә карап,-безнен кичәге утырышның карарын укыйм “Протокол номер ундүрт, 19 сентябрь. Тынланды: пенсионерка Зиятдинованы яна квартирага күчерү турынла. Карар кылынды: Зиятдинованын утыз ел буе намуслы хезмәтен искә алып. аны. 21 сентябрьдән дә сонга калдырмыйча, укытучылар очен салынган квартиранын Нәжмиевләр белән тоташ ягына күчерергә. Карар бертавыштан кабул ителде" Приказлар укыганда һәм бүләкләр тапшырганда берөхзексез баян уйнап, быргы кычкыртып, кул чабып тордылар. Ниһаять. Мәгьфүрә аланын үзенә сүз бирделәр. Ул басты, ипләп кенә гамагын кырды, халыкка озак итеп карап торды да... кычкырып елап җибәрде Бу—тәбрикләүләргә каршы анын җавап сүзе иде

Галиябану

Бу конне халык ай ярым көтте. Кемнсн кайсы рольне, нәрсә киеп уйнаячагы, кайсы пәрдәдә нәрсә булачагы барысы да мәгълүм иде Чөнки авыл халкы кечкенә клубта репетиция барганда ай ярым буе актив катнашты, кинәшләр бирештеләр, колхоз хисапчысы Фәсхине инде Исмәгыйль, укытучы Алсуны Галиябану дип кенә йөртәләр иде. Утыз йортлык авылда өй эченнән спектакльгә кешесе катнашмаганнар самовар, читек, камзул, себерке күтәреп килеп сәхнәне әзерләштеләр, клуб янындагы өйдә Галиябануны бөтен авыл хатыннары җыелып бизәндерде Спектакльгә ферма каравылчысы Гарифулла белән сукыр Минсафа карчыктан башка бөтен кеше килде Мич артында, сәхнә буенда, тәрәзә төпләрендә балалар сырышкан, инә төртерлек тә урын юк иде. Спектакль шома барды, суфлер тавышын уйнаучылардан берәрсе ишетми торса, залда утыручылар әйткәләп җибәрә тордылар. Тик сонгы пәрдәдә. Фәсхинен бер атна буе эш ташлап РТС мастерскоенда ясап яткан алтатары гына спектакльне бозды. Ягъни. Фәсхи шырпыны сызуга, алтатармын көпшәсенә төйгечләгән кәгазе чыгып китте. Моннан сон инде “шарт" итеп ату турында уйларга да ярамый иде. һәм көпшәдәге дары чыжылдап янып та бетте Фәсхи бөтенләй өметсехзеккә бирелеп суфлерга пышылдады: —Чукынып кына китсен, шартлатып булмады, нишлибез? Халык, моны ишеткәч, тетрәнеп, тынсыз калды. Ләкин берничә секундтан арттагы рәттә тавыш куптардылар: —Гыйлемханга йөгерергә кирәк' —Гыйлемхан кайда, чык әле тиз бул! —Анын өе ерак бит. Нурида да бар ул! —Чыксын, чыксын. Гыйлемханны чакырыгыз! Ин алгы рәттә, куян мамыклы шәл бөркәнгән хатынына сыенып, тальян гармунын тоткан аучы Гыйлемхан утыра иде Эшнен төбен аадап алгач, гармунын хатынына бирде дә артка таба кузгалды Сәхнәдә Хәлил егыла алмый калган иде. шул хәлдә пәрдәне яптылар Сәхнәгә ирләр җыелды Алтатарны әйләндерә-әйләндерә карадылар. Фәсхигә кинәшләр бирделәр. Берәүләр. Гыйлемхан озак торса, дары урынына шырпы күкерте генә салырга кирәк, диделәр Аста утырган хатын-кызлар кечкенә балаларын җитәкләп клуб артына барып килделәр. Бер янчык дары күтәреп Гыйлемхан килеп җиткәндә, клубта булган бөтен кешенен шырпыларын кырып алтатарны корып куйганнар иде инде Пәрдә ачылганчы дип. ашыга-ашыга, дәррәү түбәнгә төшеп киттеләр Ыгы-зыгы арасында кемдер Фәсхинен кабызырга тиешле шырпысын алган икән, пәрдә ачылуга —Фәсхеттин. мә шырпынны,— дип сәхнәгә ыргытты Фәсхи шырпыны сыиы Шартлау тавышына кечкенә балалар сискәнеп киттеләр. Хәлил дә сузылып барып төште. Кайсыдыр, халыкны тынычландырды —Үлмәде ул. үлмәде, ядрәсе юк анын!.. Спектакль беткәндә халык: “Рәхмәт төшсен сезгә, артистлардан да яхшы уйнадыгыз".—дип таралды 1967, М 5

Реклама