Логотип Казан Утлары
Кечкенә роман

ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ

— Яшь һәвәскәр жырчы Гөләндәм туташ Солтанова! Рояльдә — Салих Сәйдәшев! Рәхим итегез. “Әйдә, атлагыз!’’—диде Салих мина. Мин... атладым. Якты сәхнә, карангы зал. Мин шуларнын нәкъ чигеннән үтәм кебек... озак үтәм. Ниһаять, рояль янына җитеп туктадым. Шунда ук Салих та килеп утырды (ә мин анын артымнан килгәнен һич тә сизмәдем). Янымда — Камал абый, иелә биреп миннән сорый: "Беренче җырыгыз?” Мин иреннәремне кыймылдатам. Аннары ул залга кычкырып әйтә: — "Мәдинәкәй” Ә зал тып-тын... Хәер, бөтенләй үк тып-тын да түгелдер инде, тик минем бөтен-бөтен дикъкатем Салихта — ничегрәк итеп башлар ул? Мин бары шуны көтәм, залда хәзергә һич эшем юк. Рәхмәт төшсен анын кулларына! Рояль телләренә түгел, гүя йөрәк кылларыма йомшак кына кагылды анын нәфис куллары! Гүя авазлар ярдәме белән дәште ул мина: чын, саф “Мәдинәкәй” менә шушы була!—диде. Һәм мин ана буйсынып, ана ияреп җырладым. Халык ихлас кына кул чапты Кинәт мина жинел булып китте (Сәхнә дигәнен ул хәтле үк куркыныч урын түгел икән...) Аннары мин “Сакмар”ны җырладым. Үземә калса, моны инде иркенрәк тә, рухланыбрак та җырладым шикелле. Бу юлы халык та ныграк кул чапты. Ләкин мин икене җырлаганнан соң, түбәнчелек белән баш иеп, сәхнәдән чыгарга тиеш идем Һәм шулай эшләдем дә Ә халык тынмый, халык “бис” ка чакыра. Тик мин белеп бетермим әле — кыстатыбрак торыргамы, әллә тәвәккәлләп чыгаргамы? Салих күхтәре белән генә мина “ягез!” дигәндәй ишарә ясады һәм без янадан чыктык. Алдан әзерләгән тагын бер көебез бар иде — мин шуны (“Исле гөл”не) җырладым. Кул чабулар, “бис”ка чакырулар бу юлы да кабатланды. Әмма ләкин минем үземә бик җитте, ахрысы... Халыкка баш иеп, сәхнәдән ашыга- ашыга чыккач, тукталып та тормыйча, караңгырак бер почмакка барып постым. Мина бик эссе иде, тынымны өзеп-өзеп алам, ә тез буыннарым туктаусыз калтырый... Артымнан Салих та килеп җитте. — Бәгырь, ник болай куян шикелле качтыгыз? — диде ул, сөенечле көлемсерәп. — Ишетәсезме, халык чакыра ич!.. 1 Журналыбызда басылган асардай өзек. Хаз. Мина хәзер тел әйләндереп бер сүз әйтүе дә авыр иде. Тик бераздан гына көчкә-хәлгә әйтә алдым: — Мин янам! — Сез бүген, Гөлсем апа әйткәнчә, дәрья кичтегез һәйбәт кичтегез! Бүген сезнен бәйрәм, Гөләндәм' Йә, шушындый көнне авырырга ярыймы сон?!. Салихнын гадәтен беләм инде, ул шулай шаяртыбрак сөйләргә ярата. Әмма шуның белән бергә ул ике арада ничектер менә табигый үзләшү — якынаю да тудыра белә. Ана һәр вакытта ышанасы килә. Әлбәттә, ул дөрес әйтә — бүгенге кичәне мин үзем өчен, һичшиксез, бәйрәм дип саный атам. Ләкин нигә ул минем өчен генә? — Безнен уртак бәйрәм бу, Сатих абый, — дидем мин ана. сөенечемне яшермичә. — Барысына да сез сәбәпче! — Килешәм, шулай да булсын... Беләсезме, музыкант белән жырчы бер- бсрсен тапсалар, аларнын эшләре һәр вакытта уңышлы чыга. — Сез гел киная белән сөйлисез! — Ә мин әйтеп бетермәдем әле, — диде ул, минем күхтәремә карап. — Тагын бер сәбәбен әйтәсем килә, бәгырь! — Нәрсәнен? — Авырырга ярамый диюемнен. Ин төп сәбәбен! — Һәм ул башын иеп, бик азга гына тукталып калды. Аннары икеләнүен җийгәндәй кисәк кенә күтәрелеп, яңадан мина төбәлде ...Бик тын иде Без икәүдән-икәү генә. Бүлмә эче ярым карангы. түшәмдәге ут сүндерелгән, тик почмаклардагы шәмдәлләр генә яна. Нигә ул мина бу хәтле төбәлеп карый'’ Минем йөрәгемә үтеп керергә телиме яки миннән берәр нәрсә көтәме? Ә мин мин анын тагы да карангылана- тирәнәя төшкән күзләренең гипнозына эләккәндәй тәмам югалып, тын алырга кыймыйча утырам Менә ул миңа үрелә төште, сузылып кулыма әкрен генә орынды һәм ашыгып, кайнар пышылдап әйтте, ниһаять — Юк, сез белергә тиешсез, Гөләндәм' Вакыт, әйе, вакыт! Мин бит сезне яратам, иң саф, иң мөкатдәс бер ярату белән яратам! Ишетәсезме? Мин ике куллап йөземне капладым. Йа хода, менә кайчан килеп ишеттем мин бу сүзне, хәтәр-көйдергеч сүзне! Ә бит көтә идем, көтә идем, күптән инде йөрәгем анын мәхәббәт сүзенә зарыгып, ачылып тора иде Әмма ләкин менә хәзер ни әйтә алам мин. нишли алам0 ! Шундый хәлсез мин, бөтен тәнем утта яна. буыннарым таралып китәргә тора, тик елыйсым гына килә, үксеп елыйсым гына . Мин чынлап торып авырлым . Ин авыр хәлдә яткан минутларымда да мин Салихны онытмадым Алай гына түгел, үз-үзсмне оныткалаган чакларда да ул ничектер минем аңымда яшәде. Соңыннан уйлыйм: әнә шул онытылып киткән чакларымда мин анын исемен дә телгә алмадым микән? Монын булуы бик мөмкин ич! Тик белә генә алмыйм, әйтүче дә юк мина Әгәр шул кичне ул “яратам” дигән сүзен әйтмәгән булса, мина хәзер күп мәртәбә җиңелрәк булыр иде Ә ул әйтте, “яратам, мөкатдәс бер ярату белән яратам!" диде Йа рабби! Мин бит бу сүзне аңымны югалткан минутларда да исемнән чыгармадым, гүя чигәмдәге кан тамыры шикелле ул өзлексез гибеп торды Әйе. бу сүз. чын була калса, мине терелтәчәк, ин каты авырудан да терелтәчәк! Инде ялган әйткән булса — тәңрем, кичерә күр! — терелү миңа нигә кирәк, нигә?!. 1975. М 10