Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛ КУТУЙ БЕЛӘН БЕРГӘ

ТУУЫНА 55 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕ БЕЛӘН

Гадел Кутуй белән бергә булган көннәр миндә онытылмаслык тирән истәлекләр калдырды. Мин ул чакта "Красная Армия" исемле фронт газетасында Политуправление вәкиле булып эшли идем. 1944 нче елнын яз айларында ук бсзнен фронтта ла татарча газета чыгару хәл ителгән иде Ләкин фронт шартларының төрле сәбәпләре белән ул көзгә кадәр чыга алмады Шулай да ана сотрудниклар тупланды Тагын да берәү көтелә иде. Без инде—яна гына фашистлардан азат ителгән Польша жирендә. Рсдакиия урнашкан махсус поезд урман эчендә тора. Сентябрь ае Бездә күтәренке рух, поляк халкында чиксез зур шатлык... 1944 нче елнын 11 нче сентябренә каршы төндә безнен редакциягә Гадел Кутуй килеп төште Мине анын белән язучы Гариф Галиев таныштырды Иртә белән атар ашханәдән чыгып киләләр иде Гадел Кутуй хакында, аны элек күрмәгәнлектән. башкачарак уйлый идем Ә ул бик тыйнак, гади икән. Ул бик җитез, төскә яшь чырайлы, кара озын чәчле, какча янаклы. сипкелле сыман шат йөзендә емзелерсизелмәслек ниндидер бер саргылтлык бар Анарда һәр кешене үзенә тарта, әсир итә торган яшерен бер көч бар кебек. Шуна күрә дә яна коллективта ул үзен бик тиз танытты һәм берничә телдә чыга торган фронт газетасы редакциясенең күп милләтле сотрудниклары арасында зур ихтирам казанды; алар арасындагы язучылар, журналистлар, шагыйрьләр. Кугуйнын үз сүзе белән әйткәндә. "Мәскәүдәгс дуслары" булып чыктылар Сталинград өчен батырларча сугышып, үзен таныткан һәм дан казанган жырчы-сугышчы, ялкынлы журналист Кутуй яна эшкә күчкәннең икенче көнендә үк фронт газетасының махсус хәбәрчесе булып алдынгы сызыкка китте Ул батыр совет солдатлары белән бер окопта яши. аларга шигырьләрен сөйли, газеталар укый, солдатларга һәм командирларга ин якын кеше булып китә һәм кирәкле материалларны теләгән урында үз вакытында ала белә Тыныч минутларда солдатларга хатлар язышкан Кутуй һожүм вакытларында, автоматын алып алдынгы сафта була. Ләкин ул үзенең бу эшләрен берәүгә дә сөйләми, анын шундый куркусыз һәм батыр журнал ист-сугышчы булуы турында башка иптәшләре сөйлиләр һәм аерым часть командирлары редакциягә хәбәр итәләр Безне Гадел Кутуйнын ару-талуны белмәгән түземле эшчәнлегс сокландыра иде Ул барысына да өлгерә иде. Мәкаләләре, очерклары, шигырьләре рус. татар, казакъ һәм үзбәк телләрендә чыга торган фронт газеталарында өзлексез басыла килде Ул сугыш беткәч зур әсәрләр язу турында хыяллана иде “Рөстәм мажарадарьГнын икенче, өченче кисәкләрен һәм совет солдатлары турында роман язу өчен ул материал туплый, сызмалар ясый иле Гадел Кугуйнын шулкадәр бирелеп эшләвенә анарда кайнаган илгә булган мәхәббәте илһам бирде “Сагыну" әсәре өстендә эшләгәндә Гадел Кутуй күпме хыялланмады һәм йөрәгеннән нинди генә кичерешләрне үткәрмәде икән' Чит ил күге. Дошманны жинсп алга барабыз, туып үскән җирләр, каз бәбкәләре көтеп үскән көмеш суды күл буйлары ераклашкан саен, йөрәкләрдә изге юксыну ялкыннары арга гына Ә Гадел Кутуйда ул юксынулар тирән ярсу белән аралашып, илне сөюче бөек көчкә әверелә һәм ул: И туган ил, и матур ип, Калдың бездән еракта. Калсаң да бездән еракта Күңелдә син һәрчакта,— дигән, әле язылмаган шигырьнең башында өлгергән юлларын аерым җылылык белән кабатлый торган иде Апрель урталарында Г. Кугуй госпитальгә керде. Редакция урнашкан поезд 18 нче апрельдә Германия җирендәге Топпер станциясе янына күчте. 22 нчс апрельдә мина Познаньга самолетта кире очарга туры килде Типографиядә йомышларымны бетердем дә. аннан ерак булмаган бер бакча эчендәге Гадел яткан госпитальгә ашыктым Озын коридордагы 7 нче бүлмәне күрсәттеләр. Керүем белән мин анын кроватена таба ашыктым, без кочаклаштык. Палатадагы башка авырулар тынып калдылар, алар барысы да эчке ак бельедан, тик Гадел генә буйлы халат-костюмнан. Мин кергәндә, ул кроватенда мендәргә соялеп утыра иде. Кәефе күтәрелеп китте, елмаеп җибәрде Минем кулларымны тоткан килеш, чын күңелдән шатланып, ул нәрсәләрне генә сорашмады! Берлингә барырга ашыгуын, тик врачлар гына рохсәт итмәвенә зарланды. Без, җайлап, озын коридор буйлап бакчага чыктык, скәмьягә утырдык. Көн аяз. җылы, матур. Күктән төрле якка безнең самолетлар үтеп тора. Ул көнчыгышка очкан самолетларга карап, балаларча елмаю белән, миңа туган якларына һәм Галимә. Рөстәмнәр исеменә сәлам тапшырырга куша, туган илен, якыннарын, дус-ишләрен сагынуын сөйли. . Хәзер инде Кутуйнын тавышында ниндидер басынкылык сизелә, ләкин күңеле шат Аның ышаныч белән янган күзләре никтер түбән таба карыйлар. Ул әле генә нәрсәдер хакында сөйләп бетергән сыман “Әйе”,—дип тора да, әкрен генә тавыш белән: Безне озаткан сукмакларны Капламасын үләннәр. Яз кайтмасак. көз кайтырбыз. Сез көтегез, сөйгәннәр!— дигән юлларын кабатлый... Безнең янга инде сестралар килеп китте, ә без һаман утырабыз. Ул Самед Вургуннын шигырьләреннән "Ах, гомер ничек кыска, ничек юл озын!”—дигән сүзләрен хәтерләп ала һәм ике-өч көннән, врачлар сүзенә карамастан, госпитальне ташлап. Берлинне алуда катнашачагын әйтә. Гадел, чыннан да, 27 апрельдә автоматын ала (автоматын ул газета исеменнән командировкаларга чыкканда да калдырмый иде), үтеп баручы бер машинага утыра да, илләр язмышы хәл ителгән җиргә килә, Берлинне алу һөҗүмнәрендә катнаша һәм шунда җиңү тантанасына үзенең барлык көчен, күкрәк сулышын һәм йөрәк ялкыннарын биреп, бөтенләйгә хәлдән тая.. Шул вакытта Берлин өстендә җиңү байрагы җилфердәде. Гариф Галиев белән бергә рейхстагнын җимерек стеналары буйлап йөргәндә, ташларга язылган мснләгән исемнәр арасында "Кутуй” дигән исемне укыдык. Аны кем язганы билгесез идс Әмма кем генә булмасын, ул —“Без—Сталинградчылар”. “Сагыну”. “Тапшырылмаган хатлар” белән рухланып, халыкларны фашизмнан азат итә-итә Берлингәчә килеп җиткән совет солдаты иде 1946. №6