Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФӘНИС ЯРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ

Фәнне Яруллин 1938 елда туган. Элекке монтер һәм Совет Армиясе солдаты Фәнис, дүрт ел инде, каты авырый. Ләкин яшь шагыйрь рухын төшерми, урын өстендә хәрәкәтсез яткан хәлдә дә. матур-матур шит ырьләр яза. Соңгы вакытларда анын шигырьләре өлкә матбугатында еш басылалар. Хәзер Фәнис Яруллин К>газы районы. Кызылъяр авылында яши

ТЕЛӘК

Нәрсә эшлим сөйгән халкым өчен? Нишләргә дә килми хәлемнән; Һәр көн саен кими бара көчем. Китә бара тормыш тәнемнән Авыр миңа йомшак түшәкләрдә Көннәр буе эшсез аунавы: Иң авыры — илгә, кешеләргә Файдасызлыгымны аңлавы. Карап ятам юлдан машиналар Нидер төяп ашыгып узалар. Бик биектә җитез самолетлар Зәңгәр күккә ак юл сузалар. Халкыбызның данлы эшен күреп Тоямын мин тормыш ләззәтен Их. минем дә шулай ак юл булып Сузылсачы иде хезмәтем!

1962. №6