Логотип Казан Утлары
Шигърият

Еш кына искә алам мин...

Ни гаҗәп, Сибгат Хәким иҗатына хас лиризм "кызыл шигърият” заманында да бәяләнгән. “С. Хәким лирикасының ясалмасыз, чын күнелдәнлекле. саф хиссиятле булуын беркем дә инкар итмәс дип уйлыйм. Аның лирикасы безнен күңелгә якын, ул безгә поэтик ләззәт бирә”. (X. Хәйри. 1940. № 1-2). Хэз.

С и б г а т Х ә к и м

I

Еш кына искә алам мин Туган авылны. — Яшьлекнең серле төннәре Шунда агылды Җәйге таң авыл өстендә Сызылып килгәндә. Гармонның моңы сибелде Тыныч өйләргә. Тыңладыңмы син ул җырны Йокы аралаш. Тордыңмы син. сиздермичә. Түзә алмагач Күчердеңме без килер дип Тәрәз гөлеңне. Күтәрдеңме, күрермен дип Ап-ак өлгеңне Төшмәдек сезгә табан без Урам чатыннан. Таралдык чыклар эченнән. Ындыр артыннан Аннан бирле беләсеңме. Күпме ел үтте. Ләкин ул көннәр йөрәкне Кабат җилкетте. Ул чагында кем уйлаган. Яр булырсың дип. Тормышка бергә керерлек Пар булырсың дип Гомер яңа башлана " дигән шигырьдән

1939, № 10-11

Журналыбыз турында

Сибгат Хәким:

—Моннан сон да әдәбиятка яшь талантлар килер, моннан сон да әдәбиятыбызнын көзгесе булган *Казан утлары»ида аларнын әсәрләре басыла торыр. Безгә хәтле булган буын—зур буын, анын борынгыдан килгән зур традициясе бар. Шушы традицияне, зур традицияне яшьләр киләчәккә алып барсын, югалтмасын иде. * Казан утлары» аларга олы мәйдан.

1982 ел