Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДОНБАССТА ТАТАР МАТУР ӘДӘБИЯТЫ

Донбасста татар телендә чыга торган "Пролетар" гәзите системный рәвештә әдәбият сәхифәләре урнаштырып, шахтерлар арасыннан дистәләрчә яна каләмнәрне матбугатка чыгарды. Хәзер инде бу гәзит каршында татар шахтерларының әдәби оешмасы да төзелеп эшкә кереште. Бу оешманын беренче альманахы жәй актыкларында Казанда басылып чыгачак. Хәзерге көндә Донбасс шахталарында 40 меңгә якын татар пролетариаты социализм төзелешендә эшли. Шуларнын күп өлеше авыллардан килгән вакытлы эшчеләр. Бу шахтерлар арасында башка өлкәдәге эшләр белән бер яктан культура эшләре дә үсә. Инде шахтерлар арасында матур әдәбият эшенен үсешенә килсәк, бу өлкәдә әле эшнен йомшак баруын күрәбез Шахтерлар арасында әдәбият белән кызыксынып, анар катнашырга теләүчеләрнең саны байтак кына. Ләкин моңа чаклы аларны оештырып, тиешле юлбашчылык биреп баручы юк иде Шуңа күрә алар күренекле рәвештә күтәрелеп, үсеп китә алмадылар. ТАПП һәм МАПП татар секциясе тарафыннан конкрет рәвештә даими ярдәм булмады дәрәжәсендә. Хәзер Донбасста татар шахтерлары өчен татар телендә “Пролетар” гәзите чыга. Менә бу гәзит забой төпләреннән күтәрелгән яшь шахтер язучыларны үз кочагына алып тәрбияли башлады. Аларнын иҗатларын үстерүдә күп ярдәм итте. Әдәбият битләрендә яшь шахтер язучыларның әсәрләренә киң урын бирелеп, тиешле тәнкыйтьләр дә булгалады. Менә шул “Пролетар” гәзите тирәсенә оешкан язучылардан күптәй түгел генә татар пролетариат язучылары секциясе төзелде. Ул хәзер урыннарда түгәрәкләр төзеп җитәкчелек итү эшенә кереште. Шахтер язучыларның пролетар гәзитендә басылган әсәрләре әле художество ягыннан башлап үсү баскычында гына булса да. идеология ягыннан нык тотнакчылар, үзләренең бөтен көчләрен бүгенге көннен бурычларын - күмер планын арттырып үтәүгә юнәлдергәннәр. Мисал өчен "Пролетар” гәзитенең 24 нче санында чыккан яна күтәрелеп килүче шахтер Ш Халикъ иптәшнен "Үсәбез" дигән шигырен алсак, ул үз шигырендә реконструкция чорының үзәк мәсьәләләреннән булган шахталарнын машиналашуын күрсәтә. Шигыренең беренче юлларын ук: "Шахта, синең тормыш Тиз арада усте, үзгәрде " дип башлап китә. Машиналар эшләвен: ”Конвейерлар забойда Сал-сал диеп күмер ташыйлар. Машиналар күмер тауларын Корыч тешләр белән ашыйлар' . - дип күрсәтә. Гомумән. "Пролетар гәзите забойлардан күтәрелеп килгән язучыларга төрле яктан ярдәм итә. Ләкин безгә ТАПП һәм МАПП татар секцияләренең бик зур ярдәмнәре кирәк әле 1932. № 5-6.

Хәзер инде бар да беткән Донбасс татарлары өченче буында телсез, хәтерсез кавемгә әйләнеп бара "

Ринат Закиров (М. Галиев энгэмэсе. 2005. №8)