Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУЛАТ БАТЫР

Совкино экспедициясе режиссеры Ю В Тарич иптәшнең “Булат батыр” картинасын алу турындагы доклады тынлаучы халыкның дикъкатен нык жәлеп итте Ул үзснен кереш сүзендә Татарстанның беренче милли, тарихи картинасын тудыру эшенә партия һәм совет оешмаларының нык булышлык күрсәткәннәрен һәм, шунын аркасында, эшнен шактый җиңеләйгәнен әйтә. “Булат батыр” сценариесенең маузугы (темасы) казанлы Шакиров иптәш тарафыннан бирелеп, атаклы сцснарияче Зархи аны сюжетлаштырган. Сюжетта качкыннар батыры Булат батырнын ике улы бер-беренә каршы ике лагерьда булуыннан килеп чыккан шәхси драмасы, үсеп киләп торган крәстияннәр хәрәкәте фонында бара Булатнын бер улы Асфан була. Ул башта “матур сәнгать сөюче" - кеше асучы Державиннен каза экспедицияләрендә катнаша Ахырда Пугачев ягына чыга. Икенче улы купец булырга уйлап йөрүче һәм Екатерина гаскәрләре ягына чыгучы Тимер, атасы Булат батыр кулыннан үлә. Пугачев һәм Булат батырнын берләшкән гаскәрләре Казанны алалар. Картинаның төп рольләре өметле кулларда. Булат батыр ролен рус тормышыннан алынган бик күп картиналарда уңышлы уеннар биргән Ярославиев алып бара Башка зурырак рольләрдә дә сыналган кешеләр уйныйлар. Оператив як соңгы чорларның унышлы картиналар белән атаклы Г.Гибир кулында, ә художество ягы художник-архитсктор Уткингә бирелгән. Экспедициянең юлбашчылары картинаны алганда анын тарихи яктан дөрес булуын нык күзәттеләр Пугачевның Казан өстенә килүенең чын юллары (Мамадыш юлы. Арча кырындагы кирпеч сарайлары, шәһәрнең татар бүлеге, Кремль һәм башкалар) төшерелделәр. Постоялый двордагы, губернатор сараендагы күренешләр һәм Пугачев килгән вакытта дворяннарның рухларын күтәрү өчен Беренче гимназиядә ясалган спектакль Мәскәүдә павильоннарда алыначаклар. Сүз актыгында Тарич иптәш массовкаларда үзләрен кызганмый катнашкан өчен Казан гарнизоны бүлекләренә рәхмәт әйтте. Татарстан мәдәнияте тарихына кыйммәтле бүләк булган “БУЛАТ-БАТЫР” картинасын чыгару Октябрьнең ун еллыгы бәйрәменә багышлана Ин элек картина Казанда күрсәтелә башланачак. «Булаш-Батыр» фильмыннан кадр

1927, № 7