БОЗ КУЗГАЛДЫ

Бу- "Боз кузгалды" мәкаләсе узснен эченә тагар муэыкасынын үткәннәреннән тәтергә алынырлык һем. мәкаләнсн авгоры әйткәнчә, татар музыкасы тарихын яза башлаганда бер материал булырлык хәлләрне алганлыгын искә алып, асыл нөсхәсеннән берникадәр кыскартылып басылды Мәкалә иясе татар музыкасынын тарихын яза башлау мәсьәләсен күтәрә Бу турыда, әлбәттә, икс фикер булмас, эшләнергә тиеш эш Әлегә. тик. идарә татар музыкасынын үткәне, хәзергесе, киләчәге турында язучыларга журнал битләре ачык икәнен белдерә

Идарә.

Бу ел ' Красная Татария" 1әзитендә Украина культурасы турында "Боз кузгалды" дигән мәкаләне укысак, хәзер гатар музыкасы һәм музыкантлары турында 28-29 нчы елда язылган С Фәйзуллин, Г.Кутуи. Госманов һәм башка иптәшләрнен мәкаләләрен укыган сонынла ла татар музыкасы һәм музыкантлары турында "боз кузгалды" дисәк, дорсс булыр кебек сизелә. Музыка яратучы кечкенә генә бер музыкант булу сыйфатым белән һәм элегрәк заманнарда карт татар музыкантлары арасында булып, утырышып, алар белән татар музыкасы, му зыкантлары турында сөйләшкатәгәнем лә булганга күрә хәтергә калганнарны язып үтүне тиешле таптым

Татарда музыканың таралуы һәм татар музыкантлары турында

Татар музыкасы качып-посып яшәгән, яшерен почмакларда сакланып килгән музыка ул. 1905-6 нчы елларда яшьләр тарафыннан сирәк-сирәк кенә ясала торган театр-кичәләрдә татарнын иң борын заманнан килгән моннарын уйный башлаганнар 1907-8 елларда Шәрык клубларында, әдәбият кичәләрендә уйный торган булганнар 1907 иче елда әдәбият кичәсендә Гали Зайпин кечкенә генә бер салон оркестр да уйнатып караган Ләкин тагар музыкасына әһәмият бирелмәгән, тагар халкын музыка сәнгатенә төшендерү кыен булган Шулай да. заманында булган татар музыкантлары, музыка осталары музыка сәнгатен халык арасына кертергә тырышканнар Гариф Минкин. аиын энесе һәм Гыйлаж Сәйфуллиннәр тарафыннан татар көйләре катай пластинкаларга кисеп таралганнар Татар койләрс граммофон пластик катарына ла кергән Әнә шул калай һәм граммофон пластинкалар аркылы татар музыкасынын таралуын белсәк. Минкин. Зайпин. С Рэхманколов. Сәйфуллим. Ахун. Шаһиәхмәтсв. Әхмәдуллин. Хосәеневләр онытылмаслык нәрсә калдырганнар дип әйгми китеп булмый Татарда музыка сәнгатенең күзгә күренеп таралуы 1909-10 нчы елларда башлана Татарлар яши торган районнарда ачылган киногеатр "Свст". "Буф" театрларында өзлексез рәнешга тагар музыкантлары татар көйләрен уйныйлар Музыка әкренләп гармун, пианино, скрипка, мандолина, гитара шикелле уен кораллары аркылы тарата Татар яшьләре арасында музыкага мәхәббәт арта бара Яшереп-яшереп кенә му зыкага өйрәнә башлыйлар чөнки музыка коралын кулга тогкан килеш Печән базарыннан. " Көфер почмагьГннан үтеп китү кыен, арттан төрле кабахәт сүзләр белән сүген кагалар Шуна карамастан, уйнарга ин жннел булган уен коралы - мандолинага өйрәнү көннән кон алга китә. 1912-13 нчс елларда "Сәйяр" группасы башлыгы Г Кариен музыка аркылы халыкны театрга жалеп игүне үэенен алдына көндәлек бурыч итеп куя. татар музыкантларын еш-еш үзенә чакырып уйната торган була Театрга музыка керү аркасында, электә 30-40 кешедән артмаган тамашачы, театрга килүче арта башлый Шул ук елларда концерт һәм ганцы кичәләре дә куела башлый Татарнын му зыкант җырчылары аерым-аерым номерлар үти башлыйлар Шул ук елларда һәвәскәрләр группасы дөньяга чыга Яшьләр арасында музыкага омтылыш тагы ла арта 1915-16 Мөхәммәт ЯУИПЛИ1893-1969) скрипкачы 19/2е.иаммилям ч\ •ЫК.ИҺЛШЛЧАПЬКҢШ. /939-59 рлчаряя пчг/трыбыз һ&м Татарстан радиосы оркотрларындя уйный Хм нчы елларда укучылардан “Берек", яшь хезмәткәрләрдән “Тукай" исемендә түгәрәкләр төзелеп эшли башлый. Шулай итеп татар музыкасы, татар сәхнәсе белән берлектә, татар дөньясына керә. Скрипкәче карт Мөхәммәтша абзыйның сөйләве буенча, көйләрнең күбесе авылларда, жыеннарда. моңсу җирләрдә чыксалар да, аларны чыгаручылар да. чыгарырга тырышучылар да заманында булган. Бу карт хәтерендә калган Нижнийнең Хәбибуллине. анын сакланып калган “Хәбибулкин маршьГн. Саратовның Усмановны. Уфаның Ижбулдиннарны сөйли. 1914-15 нче елларда Казандагы көй чыгаручылардан Г.Сабитов һәм Яруллиннәрне дә искә алып үтәргә кирәк. Алар тарафыннан язылган көйләр татар музыкачылары тарафыннан уйнала, җырчылары тарафыннан җырлана. Татар музыкасына караш (элек һәм хәзер) Бу турыда надан татар муллаларының һәм татар фанатикларының йогынтысы астында татар халкы музыкага салкын караган диергә кирәк. Гәзитләрдә язучы- реиензиячеләребез лә татар музыкасына игътибар бирмәгәннәр, музыканың халыкка булган тәэсирен аңламаганнар Югарыда язылган концерт кичәләре турында гәзитләргә гомуми рәвештә язылса да. аерым татар музыкасы һәм музыкантлары турында кыйммәт (бәя) бирелми иде. Гомумән алганда, татар матбугаты музыкага әһәмият бирми иде. 1916-17 нче елларда “Зөләйха" пьесасының фәрештәләр пәрдәсе өчен язылган Габәши музыкасы кайбер драматургларны уятты диергә кирәк. Шул көннән башлап Мирхәйдәр Фәйзи. Тинчурин. Борнашлар музыканың театр пьесасына кирәк бер нәрсә икәнен аңлап эшкә керештеләр. Советлар Жөмһүриятнен 11 елы эчендә татар музыкасы үзенә бөек бер урын алды. Тагар музыкасының кирәклеге һәм халыкка биргән тәэсире аңлашылды. Патша хөкүмәте вакытындагы музыка мәктәпләренә татарның кабилиятле һәм яхшы музыкант булу теләге белән янган татар жегетләре. югарыда сөйләнгән муллалар коткысы аркасында, керә алмадылар. Шул ук мәктәпләр эшче-крәстиян балаларына ябык булганлыктан, соңгылары да чын теләкләренә ирешә алмадылар. Тик аларнын уттай ташкан йөрәкләреннән чыккан теләкләре Татарстан Советлар Жөмһүрияте барлыкка килү белән генә вөҗүткә чыкты (тормышка ашты). Татарстан Советлар Жөмһүриятенең музыка мәктәбе (техникумында) татар эшчекрәстиян балалары укып ята. Татарстан Мәгариф Комиссарлыгы тарафыннан җибәрелеп Мәскәү консерваториясендә укып ята торган яшьләребез бар. Татар музыкантлары арасыннан атылып чыккан пианист Салих Сәйдәшев зур бер талант иясе [булып| танылып композитор исемен алды. Арабыздан чыккан бу яшь өметле композиторның тагын да зур адымнар белән алга китүен көтәргә кала. Татарда сәхнә тарихы эшләнде. Инде татар музыкасы тарихын язу чараларын да күрергә кирәк. Ияләре (белгечләре) бу зур эшкә әһәмият биреп керешерләр һәм Гыйльми Үзәк якыннан торып ярдәмләшер дип уйлыйбыз. 

Реклама