Логотип Казан Утлары
Публицистика

"БЕЗНЕҢ ЮЛ" ТУРЫНДА

21 нче елның ахырында мине Мәркәз комитет Казанга эшләргә кайтарды. Өлкә комитетының агитация-пропаганда бүлегенә эшләргә керү белән, мина ин элек матбугат эшләрен яхшыртуны алга куярга туры килде. Ул вакыттагы шартлар эчендә (ачлык, хуҗалык эшләренең таркаулыгы) татар вакытлы матбугатының хате бик авыр иде Ләкин без шул авыр шартларга карамастан, татар вакытлы матбугатын яхшыртырга, көчәйтергә тотындык. 22 нче елнын башы белән партиялеләрдән мин. Галимҗан Ибраһимов. Фәтхи Бурнаш. Гаяз Максуд, партиясепеләрлән Садрый Жатал. Газиз Гобәйлуллин фикер алышканнан сон "Безнең юл" журналы чыгарырга карар бирдек. Өлкә комитетыннан уздырып Совнаркомнан акчалар алганчы, журналның беренче номеры басылганчы байтак вакыт үтеп китте Мартта чыгарга тиеш булган журнат майла гына чыкты. "Бсэнсн юл" журналынын программасы һәркемгә билгеле, ул лурыда тукталырга хажәт юк. “Беэнсн юл" журналы, чыннан да. безнен юлны большевиклар, марксистлар юлын күрсәтә торган бер журнал булып чыкты Анда басылган төрле гыйльми, сәяси, иҗтимагый һәм әдәби мәкаләләр мона дәлил “Безнен юл"да баштарак иске язучылар. Татарстан партия, совет оешмаларының башында торучылар I ына катнашса ла. сонга табан. 2-3 нче номерлардан башлап ук яшь я тучылар да (Толымбайский, Зәйнәп Бәширова. Нигъмәт Хәким. Рәмзи) тартла башлады Минемчә. •Безнен юл" журналы татар вакытлы матбугаты тарихында зур гына урын тотарга тиешле: 1) "Безнен юл"нын татар матбугатында тиңдәше булганы юк Революциягә кадәр чыккан либераль татар буржуазиясенең органы “Ан" матурлык, күләм, әдәби парчаларга байлык ятыннан да "Безнен юл" журналыннан күп түбән иле Тар милләтчеләр фикерен сөргән ~Ан"нын зарарлы идеологиясе турында тукталып торасы да юк инде; 2) Революция шикелле кайнаган бер заманда татар телен бозылудан саклауда бик зур файда китерде. Беренче номердан алып "Безнен юл"ны тел ягыннан тикшереп чыксак, моны ачык күрербез; 3) "Безнен юл "да язышып бик күп яшь язучылар үзләренең каләмнәрен очл;тлылар һәм шомарттылар. Бусы да инде күз алдыбыздан үткән нәрсәләр “Безнең юл"нын йомшак якларына килсәк, мин түбәндәге нәрсәләрне күрсәтер идем: 1) “Безнең юл" әдәби журнал була алганчы бик төрле типта чыккалады. 2) Әле хәзергә чаклы тәнкыйть бүлеге үзенә тиешле урынны ала алганы юк “Безнен юл "га тәнкыйть бүлеген көчәйтергә, матур, тулы каләмле бик үткен тәнкыйть кирәк Теләкләрем: 1) “Безнең юл" Татарстан өчен генә түгел. Русиядә яшәүче бөтен татарларга каратып чыгарылырга тиеш; 2) Татарның бөтен эшче-крәстиян көчләре катнашырга тиешле Редакиня бу турыда чараларын күрергә тиеш; 3) Кот көне “Безнен юл”ны тарату кампаниясен уздырырга кирәк 4) “Безнең юл "га рәсемнәр дә кертеп, вакытында чыгарырга тырышырга кирәк Сүз ахырында шуны әйтер идем мин “Безнең юл"нын беренче редакторларыннан булсам да. ул вакыттагы авыр шартлар эчендә журналга күп коч куючы, яшәүче журналның беренче секретаре иптәш Садрый Жәлал булды Анын бу хезмәте. Атбәттә. истән чыгарылмиска тиеш