БЕЗНЕҢ ЙОРТ ӨЯНКЕ АСТЫНДА ИДЕ...

Миргазиян Юныс 1927 елда Татарстанның Баулы районы Исергән авылында туган. 1944 елда армиягә чакырыла. Совет авиациясендә хезмәт итә. 1955 елда Кара диңгездәге сәүдә флотына эшкә урнаша. Шул ук вакытта ул Мәскәү Дәүләт университетының филология факультетына читтән торып укырга керә һәм 1961 елда шул факультетның СССР халыклары әдәбияты бүлеген тәмамлый. "Безнең йорт өянке астында иде..." исемле бу хикәясе—авторның беренче әсәре.

 

Кайбер кыска гына очрашулар да бик озакка хәтергә кереп кала икән Нибары ике генә тапкыр күргән бер карчыкны мин гомергә оныта алмам шикелле. Пароходыбыз Генуя портында причалда торганда, без Италиянең халык герое—Рязань тимерчесе Федор Полетаевның каберенә чәчәкләр куярга барган идек. Генуяның атаклы Стольено зиратына керсәң, тәэсирләнми чыга алмыйсын. Зираттагы мәрмәр һәйкәлләрдә кеше кайгысына кушылып елыйлар кебек. —Нигә кирәк инде мондый кыйммәтле матурлык? Үлгән кешегә нинди кабер дә барыбер түгелмени?—ди кочегар Трак. Штурман Маркин анын фикере белән килешми: —Жүләр син. Трак. Каберне бизәү—кеше үлгәч тә кадерен югалтмый дигән сүз ул. “Поэтан" батырның каберендә яна чәчәкләр бер дә бетеп тормый. Генуя портына якорь ташлаган һәрбер судно экипажы бу кабергә чәчәкләр сала. Россиядән килеп Италия азатлыгы өчен гомерен биргән бу партизанга Генуя халкы зур ихтирам күрсәтә. Хәтта ваемсыз турист халкыннан да чәчәкләр бар. Кабергә чәчәкләр куйгач, бераз сүзсез калып, тын гына басып тордык. Кая гына ташламый кешене язмыш дигән нәрсә.. Мондый вакыйгалар алдында сүз көчен җуя. Шуңа күрәдер, чыгу юлына таба киткәч, без бик озак сүзсез атлыйбыз. —Галереяны урап чыкмыйбызмы?—ди Маркин. Өчәүләп галерея буйлап һәйкәлләр арасыннан барабыз. Менә чалгы күтәргән скелет—Үлем—яшь кызны алырга килгән. Кызнын күзләрендә—курку, ә күнелендә-яшәү өмете, тереклекнең мәңгелегенә ышану. Горький “Кыз һәм үлем" поэмасын шушы һәйкәл тәэсирендә язган, диләр. Кочегар Трак һәйкәлләргә бик исе китми генә бара иде. жилкәнле көймәгә баскан яшь малай скульптурасы янына җиткәч, туктап калды: —Гаяз Бакирович. укыгыз әле. нәрсә язылган монда? һәйкәлмен постаментына Торквато Тассонын атаклы поэмасыннан ике юл шигырь язылган. —“Кеше гомере давыллы диңгездәге көймәдәй тормыш аша үтә".—дип тәржемә итәм мин бу язуны Бер һәйкәл үзенен чын реализмы белән башка һәйкәлләрдән аерылып тора. Анын тарихы болай икән: карчык гомер буена зират янында крендель сатып үзенә һәйкәл салдыру өчен акча җыйган. Шул карчык һәйкәленә карап торганда, безнен янга өлкән яшьләрдәге бер хатын килеп туктады да. кулын селти-селти, ниндидер телдә бездән нәрсәдер сорый башлады Анын артыннан шулай ук бик дулкынланган яшь кенә бер хатын килеп кушылды. —Итальянча сөйләшә беләсезме?—дип сорыйм алардан итальян телендә. —Әйе —Яшь хатын елап та җибәрде. —Ни булды сезгә? —Улыбызны югалттык... Мин иптәшләремә тәрҗемә итәм —Әйдәгез эзлибез!—ди Маркин Югалган малайнын исемен сорагач, шушы һәйкәл янында очрашырга сүз куешабыз да. өчебез өч якка таралабыз. —Пьетро-о-о!!—дип кычкыра яшь хатын. Сүзнен сонгы ижеге үксеп әйтелгән кебек янгырый. Тыныч зиратта бу тавыш бигрәк тә каты ишетелә. Тик бу чакыруга беркем дә жавап бирми Каберләр тын Ресоржиментонын1 юлбашчысы Маиини мавзолеена менә торган юлга чыккач, нарат чикләвекләре җыеп йөрүче бер малайны очраттым —Пьетро!— дим малайга. Малай мина аптырап карап тора. — Синен исемең ничек?—дип сорыйм анардан итальянча. — Пьетро.—ди малай —Әйдә әниен янына. Ул сине эзли Малай карыша. Кулыннан тотып алып бара башлагач, еларга кереште Кулны тешләргә тели. Мин аны күтәрәм дә галереяга теге крендель сатучы карчык һәйкәле янына таба атлыйм. Галерея янында безне картрак хатын куып җитте — Пьетро!—диде карчык кочагын җәеп Карчыкны күргәч, малай көлеп җибәрде, җиргә сикереп төште дә карчыкның итәгенә ябышты — Нәни разбойник,—дим карчыкка малай турында Карчык дәшми —Итальянча сөйләшә беләсезме?—дип аптырап кабат сорыйм карчыктан Карчык өчен малай жавап бирә —Сөйләшә белми Ул грекча гына сөйләшә белә —Карчык малайдан нидер сорый — Ә сез кем сон?—ли Пьетро итальянчага тәрҗемә итеп. —Мин диигезче. Советлар Союзыннан —Русски?—дип сорый карчык кинәт кенә -Я русски понимайт мала-мала —Откуда вы знаете по-русски? —Я из Рәчәй. давна Рәчәй Таныш акцент яшен тизлеге белән татар авылы картларының русча сөйләшүләрен хәтерләтте. —Әби, сез татар түгелме * —Татар И ходаем, әллә саташам инде Карчык бөтенләй югалып калды. Ни әйтергә, нәрсә эшләргә белми халсез куллары белән күлмәк итәген сыпыра. ' Р«чч|1ЖНМС1ГТО Италияда 1848 1861 елларда Мацннн 1юм Гарибальлм жнтакчелсген.ьт- бер.мшү хврокогг — И ходаем... и ходаем... — Сез нинди язмыш белән монда килеп эләктегез соң? — Язмыш, улым, язмыш... Әйтмә инде... И ходаем... Карчыкның күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты да җыерчык буйлап битенә таралды. Пьетро аптырап китте. Үзенә аңлашылмый торган телдә сөйләшү ошамады ахры ана—карчыкны читкә сөйри башлады. —Әйтмә инде, улым, әйтмә... Мин Караярныкы. Самар губернасыннан.— Карчык учы белән тамак төбен уа. Күзләреннән һаман мөлдерәп яшь ага. —Хәзерге Татарстандагы Караяр булса, мин аны беләм. Безнең Чыршылыдан егерме чакрым гына. Мин. әби. Бөгелмә районыннан. — Без дә Бөгелмә өязендә тора идек. И ходаем... и ходаем... Шулай сөйләшеп торганда, Маркин белән Трак әйләнеп кайттылар. —Таптыгызмыни?—ди Трак. —Әйе,—мин әйтәм.—таптык. Малайнын әбисе минем якташ булып чыкты. Әби, сау булыгыз. Безгә вахтага басарга кирәк, сонга калабыз. Безнең пароход Лантерна маягы янында гына тора. —Үзегез кунакка килегез, улым. Кызымның торуы Сестри дигән җирдә. Грамши урамы, ундүртенче йорт. Без йөз метр чамасы киткән идек, карчык кулын болгый-болгый безнен арттан килә. —Улым, корабыгызда туган җир туфрагы юкмы? Иснәп кенә тотар идем... Пароходта туфрак булмый инде ул. Кайдан аласың аны? Юк, тукта әле. минем искә пожар сүндерү өчен тота торган ком килеп төште. —Табарбыз, әби. Күпме кирәк кадәр алырсыз. Икенче көнне иртән айлык отчетны язарга гына утырган идем, өстәлдә телефон шалтырады. — Вахтенный штурман тынлый. —Гаяз Бакирович, ниндидер карчык пароходка керергә тели. Бераз русча да сөйләшә белә кебек үзе. Ләкин нәрсә сораганын айлап булмый. —Минем каютага озатыгыз. Буфетчы хатынга шалтыратып чәй китерүен сорап кына өлгергән идем, ишектән кичә очраткан татар карчыгы килеп керде. —Түрдән узыгыз, әби. -Рәхмәт, улым, шушында гына утырыйм әле. Бүлмән бик яхшы икән Кыйммәтле җиһазлар. Син башлыкмыни, улым? —Шулайрак шул. Карчык яшь чагында бик чибәр булган ахры. Әле дә хәрәкәте салмак, гәүдәсе Җиңел һәм пөхтә. Конгырт кара күзләрендә элекке шаян очкыннар урынында аналарча сөйкемлелек. — Пароходта туган ил туфрагы юк икән. әби. Икенче килүдә алып килермен. Без монда еш киләбез. —Хәерле булсын инде. Саклап кына тотармын дигән идем. Бүген төн буе Караяр белән саташтым. —Авылыгызны һаман онытмагансыз икән. Оныта ди. Картайган саен ныграк сагындыра. Безнен йорт өянке астында иде Тәрәзәдән карасан. Ык тугаенда ап-ак булып шомырт чәчәк ата иде... Анда керне һаман да бәләкләп чайкыйлармы әле? —Белмим. Ял вакытларында бер дә күргәнем булмады. —Бәләк тавышлары су буеннан бик матур ишетелә иде. Язын сабан туена, көзен каз өмәсенә җыела идек... И ходаем, ничек үлмәдем икән бу кадәр сагынуымнан! Буфетчы хатын каютага чәй кертте. —Ашап кына эчегез, әби. Бу икмәк, бәлки. Ык буенда үскәндер. Карчык ашавыннан шып туктады. Учы белән тамак астын уа. Иреннәре дерелди. Нидер әйтергә тели—ләкин авызыннан сүзе чыкмый. —Әби. ник ашамыйсыз? —Рәхмәт, улым... Бу сыныкны төйним әле. саклап кына тотармын —Ничек бу илгә килеп чыктыгыз сон. әби? —Әйтмә инде. улым... Бәхетсезлеккә каршы, ходай шулай язгандыр инде... Ирем сатучы иде. Караярда кибет тота идек. Рвәлүиия чыккач. Кырымга киттек. Аяда да бәлшәвикләр килә дип ишеткәч. Истанбулга күчеп килдек. Анда сәүдәләр уңмады, Грециягә килдек. Грециядә ачлы-туклы гына яши идек, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, сугыштан сон ирем үлде. Ике кызым, бер улым бар иде. Олы кызым Әмерек кешесенә кияүгә чыкты. Өч ел хәбәре юк инде... Ә кечесе монда. Генуяда. Ире диңгездә йөзә. Елына бер-ике мәртәбә кайтып күренгәли: әллә бар. әллә юк.. Караярны сагынам. Карчыкның күзләреннән чыккан яшь бөртекләре җыерчык буйлап битенә ага. Иреннәре дерелди. Үзе бармаклары белән яулык очын бөтерә —Караярны сагынып еласам, кызларым ачуланалар. Алар белмиләр бит туган илне: берсе Төркиядә. берсе Грециядә туды. Малаем татарча белә иде. елдан артык хәбәре юк: грек эшчеләрен каршылыкка котырта дип төрмәгә яптылар.. Авылда минем әткәй калган иде. исәнме икән ’ Безнең йорт өянке астында иде. Ык яры буенда. — Елама, әби. Безнен консулга язарга кирәк, бәлки, кайтырга рөхсәт итәр —Ирем, мәрхүм, исән чагында язып караган иде. эш чыкмады —Отпускага кайткач, мин Караярда сораштырырмын азе. Әтиегез ни исемле Иде? —Шәмсулла исемле. Сатучы Шәмси дип Йөриләр иде Ике энем, кияүдәге бер сеңелем бар иде. Алар исәннәрме икән? —Алар турында да белермен. Без Генуяга еш йөрибез. Италия белән сату- алу эше яхшы бара биг Карчык бик ышанып та бетми кебек. Әллә озак еллар буе өметсез яшәгәнгә, бу хәлгә күнегә алмый ахры. Ул дәвам итә: - Мин бит монда кунакта гына. Сагынуыма чыдый алмыйча Грециядән килдем Үзем улым белән бергә Левадия шәһәрендә тора идем, аны төрмәгә япканчы... Карчык тагын бераз утырды да кайтырга жыена башлады. Ишек тоткасын кулына алгач, кинәт кенә мангас белән ишек инагына терәлеп үксеп елый башлады. —И ходаем Алып кайт син мине, улым Кая булса да яшер нинди җәзага да риза... Алып кайт! Караярны күрәсем килә. Ык буен, өянкеләрне. Карга тавышларын ишетәсем килә. Алып кайт, яме.’! Карчыкны тынычландырырга тырышам Консульствога язарга вәгъдә бирәм Ул тыңламый. —Өебез булмаса да. өянкеләребез исәндер әле Алып кайт, яме? Кайтсам, ичмасам, туган илемдә үләр идем. Сөякләрем туган ил туфрагында ягар иде. Траптан гөшкәч. карчык озак итеп пароходка карап торды Бераздан анын гәүдәсе әкрен генә кыя артына китеп күмелде. Кич белән бик озак Йокыга китә алмый яттым Төшемдә әни карчыкны күрдем Уянгач, әни ялгыз булса да. туган илендә яши әле дип. шатланып куйдым. Иртәннән бирле башым авырта иде. шуна күрә бераз йөреп кайтыйм әле дип. шәһәргә чыккан идем, Колумб йортына. Паганини музеена кергәнлектән, төштән сон гына кайтыллы. 10. .1 V . » : 145 —Теге карчык тагын пароходка килгән иде, порттагы полисмен куып җибәрде, кертмәде,—дип каршы алды мине вахтенный матрос. —Кайчан килгән иде? — Иртүк. Сезне көтеп көн буе утырды. Әле яна гына куып җибәрделәр үзен. Кич белән безнең пароходны төяп бетерделәр. Сәгать кичке унда якорьны күтәрдек тә илебезгә кайту ягына юнәлдек. Тәүлек ярым дигәндә, без Мессина бугазында идек инде. Лигурия һәм Тиррен диңгезләре безне тыныч кына үткәреп җибәрде Ионий диңгезе вак, җитез дулкыннар белән каршы алды. Ә кичкә таба җил. көчәйгәннән-көчәеп. давылга әйләнде. Дулкыннар гөрселдәп пароходка килеп бәреләләр. Жил ыжгыра, һавада су кисәкләре оча. Жир белән күкне аерып булмый. Пароход калтырый, менә-менә таралыр шикелле тоела. Мин. вахтаны тапшырып, ял итәргә яттым. Караватта ятып булмый, тәгәрәтә. Диванга күчәм. Өстәлдәге әйберләр идәнгә коела. Дулкын килеп бәрелгән саен нәрсәдер шартлап ярыла. “Дүртенче трюм капкачының резинкасы бик тузган иде, трюмга су кермәсә ярар иде".—дип уйлап ятам. Барып тикшерер идең, палубага чыгып булмый— күз ачып йомганчы дулкын юып алып китүе мөмкин. Вахтенный механикка телефоннан шалтыратам: —Льяль1 насослары төзекме'.’ —Төзек, Гаяз Бакирович. — Вакыты-вакыты белән насосларны җибәреп, суны суыртып торыгыз. Льяльләрне үлчәп булмый, горловиналары су астында. —Тыныч булыгыз, Гаяз Бакирович. насослар яхшы эшли. Матапан борынын үткәч, шторм бераз басыла төште. Эгей дингезендә вак дулкыннар салмак кына уйныйлар иде. Ә Мәрмәр дингезе безне штиль белән каршы алды. Мин кесә фонарен алдым да трюмнарны тикшерергә киттем. Беренче трюм коп-коры. Икенче трюмга да су үтмәгән. Өченче трюм дымлырак, ачып җилләтергә кирәк: безнең йөк юешлекне яратмый. Дүртенче трюмга төшү белән аягым юешкә батты. Күңелем сизгән икән. Хәзер менеп капитан белән киңәшергә кирәк. Морской протест2 язмыйча булмас. Күпме юешләнде икән, буйдан-буйга әйләнеп чыгыйм әле дип киттем. Трюмның койрык ягы почмагына җитеп, борылып кына килә идем, аяк бер йомшак нәрсәгә басты. Аны фонарь белән яктырттым. Нәрсә бу? Кеше түгелме сон'.' Иелеп капшап карыйм да урынымда катып калам. Тәнгә чымырдап ток йөгергән сыман була. Арканы салкын тир баса. Үлек! Тәне кап-каты, салкын. Рубкага ничек менгәнемне дә сизми калдым. Жыелып төштек тә трюмга люстра астык. Мәетне күгәргәч, тагын бер мәртәбә ток суккан кебек сиздем үземне Генуяда очраткан теге татар карчыгы Әллә тыны бетеп, әллә шторм вакытында чайкалуга йөрәге чыдамыйча үлгән, мескен. Күрәсен. безнен пароход Генуяда сонгы кичне торганда, карчык, ничек булса да туган илгә кайтырга үзенчә карар кылып, сиздермичә генә палубага үткән дә трюмга яткан. Без аны Феодосия портында сонгы юлга озаттык. Мәрхүмә карчык үз теләгенә иреште: анын сөякләре туган иле туфрагында ята. 1964. №8 ' Льяль грк>м ндзне һәм пароходның төбе арасындагы бушлык Су үтсә, льяльләргә ага да аннан насос белән суыртыла г ■ Морскон протест команда бетен көчен куюына карамастан, стихиядән йокне саклый алмавы тл рында документ

АНЫКЛАГЫЧ МӘГЪЛҮМАТ

«Безнең өй. »гә кадәр язылган «Железный слон» исемле хикәям Паустовскийның 70 яшьлек юбилеена багышланган конкурста беренче урынны алган иде. Ул чорда, Такташ сүзләре белән әйткәндә, туган тел «калган, югалган» иде Өстемдә Сингапурда алган хаки, кесәдән кызыл тышлы загранпаспорт күренеп тора Рестораннарда официанткалар гына түгел, метрдотельләр, хәтта шеф- поварлар минем корефаннар. Белмим, шушы дәрәҗәгә җитеп кылтайган бәндәне Генуя зиратында очраган татар карчыгы ничек уятып, чынбарлыкка кайтара алган икән? Карчыкның әниемә охшаганлыгымы? Тетрәнү чиктән тыш көчле булган, күрәсең. Бусы аңлашыла, шул тетрәнүдән котылыр өчен, бушаныр өчен, ниһаять, карчыкның чыраендагы газапны онытыр өчен язганмын мин ул хикәяне. Карчык белән без башта зиратта сөйләштек, аннан соң ул безнең корабка килде. Карчык нәрсә әйткән булса, хикәягә мин тамчы да үзгәртмичә шул сүзләрне яздым. Үземнән мин бары тик бер эпизод өстәдем: карчыкның трюм эченә кереп үлүен. Хәзер инде аңлыйм, ялгыз карчыкның причалда калуын үзгәртмичә әдәбият таләбендә биргән булсам, хәтта отышлырак та чыгар иде Нокта куйганнан соң хикәямне конвертка тыктым да портка килеп туктау белән энем Вахитка җибәрдем. Хикәяне җибәрдем һәм оныттым. Шулкадәр сәер тоелды миңа «Безнең йорт өянке астында иде.»не «Совет әдәбияты» журналында күрү Тутан телемдә язылган беренче хикәям мине Казанга алып килде. Ул чакта әдәби журналыбыз «Совет әдәбияты» атала иде Мине журналның баш мөхәррире Газиз Мөхәм.мәтшин каршы алды. Кош теле зурлыгындагы сыңар хикәя авторына шундый хөрмәт күрсәтү? Мин моны аңлый алмыйм. Ул чакта газета-журнал редакцияләре Бауман урамы. 19да иделәр. Газиз мине редакторларның күбесе белән таныштырды. Минем бәхетемә каршы. «Совет әдәбияты»на Фатих ага Хөсни белән Габдрахман Әпсәләмов та килгәннәр иде Баш редактор алар белән дә таныштырды. Мине хәйран калдырган нәрсә— алар да минем хикәямне укыган булып чыктылар. Җылы сүзләр әйттеләр, киңәшләрен бирделәр. Хикәянең авторы буларак, моны белгертү миңа шактый уңайсыз. Финляндиядә фин татарлары минем беренче хикәямне елый-елый укулары турында сөйләделәр. «Ул чакта Советлар Союзында яшәүче кан-кардәшләребез белән элемтә юк иде Аралашуга, безнең бар икәнебезне татар халкына белгертүгә без бик тә мохтаҗ идек. Шул чакта безгә сезнең хикәягез килде Безнең бар икәнлегебезне беләләр икән, дип күз яшьләренә тыгылып шатландык»,—дип аңлаттылар миңа фин татарлары. «Безнең өй (хикәя исемендәге «йорт» соңыннан шулай «өй» дип үзгәртелде) өянке астында иде . »гә булган җылы караш мине урыс телле язучы булып китүдән коткарып калды Урысча язу миңа күпкә җиңелрәк иде. Өлкән абзыйлар телендә иҗат иткән булсам, мин бик күп китап чыгара алыр идем Китапларым күн булыр иде, әмма бәгъремне тырнап әрнеткән сүзләремне урыс телендә әйтеп бушана алыр идемме? Юктыр. Туган тел бит ул АВТОР 2006

Реклама