ҮЗЕМ ХӨКЕМ ИТӘМ

XVII

Америка гражданы Гвидо Лежаваны азат итеп прокуратурага кайтканнан сон, Камалов көтелмәгәндә килеп туган бу вакыйганы жентекләп тикшерде. Ул бигрәк тә Японецнын үз теләге белән планлаштырылмыи-нитми генә юлда оештырган күзгә-күз очрашу турында уйланды Мондый очрашу турында прокурор күптәннән хыяллана, ничек тормышка ашырырга икән, дип баш вата иде. Булып үткән вакыйгаларны кайсы яктан карасан да. алар Камалов файдасына иде, бары тик дорес файдалана белергә генә кирәк Шуңа күрә, ул беренче катта эшләп утыручы Татьяна Георгиевнага шылтыратты, кызны, прокурорның үзе шикелле үк. барысы да Танечка дип кенә йортатәр иде. Бүлскнен агымдагы эшләре белән кызыксынгач, ул * Прокуратураң ы н әлеге яңа бүлегенә Канзафар Ростәмов ничек карый'’»—дип сорады Танечка: —Әйе, ул бик төпченергә тырыша, әмма сак кылана,—дип жавап бирде — Бик яхшы.—диде канәгатьләнеп прокурор, аннары елмаеп дәвам итте — Мин егетләрнең кайберләре белән сөйләшеп алырмын, анын сезнен янга еш кереп йөрүеннән көнләшмәсеннәр Татьяна үпкәләп башын күтәргән иде, яңаклары алсуланып чыкты Прокурор моны сизенде һәм килешүчән итеп кенә —Үпкәләмәгез, мин шаяртып кына әйттем, бернинди хыянәтче лә сезнен йөрәгегезне яулап ала алмаячак, мин моны еш күреп-сизсп торам -диде —Ә хәзер җитди сүзем шул: аның сезнең бүлеккә ешрак кереп йөрүе кирәк, ниндидер вакыйгаларның чишелүе якынлаша. Канзафаров аша дошманнарыбызга үзебезгә кирәкле ялган мәгълүматлар бирә алырбыз. Әүвәл сезгә үтенечем бар бүген үк ана сүз уңаенда гына бер мөһим вакыйга турында әйтегез, моны әле бик азлар гына белә Сез кичә телевизордан «Шәрскь» банкы ачылуны караган идегезме0 —Әйе. әлбәттә,—диде Шилова, прокурорның сүзне кайсы якка таба борганын аңлап җиткермичә Шул презентациядө чыгышы белән грузин бер Америка гражданы, злекке мәскәүле, банк хуҗасының күптәнге дусты зур суммага -Шәрскъ* банкы акцияләрен сатып алды —Әйе. хәтерлим,—дип раслады Татьяна —Ярты миллион долларга диярлек -Дорес Менә шул кешене банкет вакытында урлап киткәннәр Шубаринның үз куркынычсызлык хезмәте дә бар. хәзер бит һәр җитди Д.тачы. Ншиы жцршпы6ы тың 10. И саннарында. оешма шулай эшли, шул егетләр барлык мөмкин булган элемтәләре, бигрәк тә җинаятьчеләр аша, төне буе шәһәрне айкап, астын-өскә актарып чыгалар, әмма америкалыны таба алмыйлар. Урлау турындагы бу мәгълүмат рәсми булмаган чыганаклардан шунда ук полковник Жураевка барып ирешә, ул исә тиз генә минем янга килде. Америкалы бер-ике көн табылмый торса, барыбер бу эш белән рәсми рәвештә безгә шөгыльләнергә туры килер иде. Калган нечкәлекләрен сөйләп тормыйм, әмма без Шубариннын кунагын кем урлаганын ялгышусыз исәпләп чыгардык һәм аны азат итәргә булыштык Менә шул. Сезнен бурычыгыз: бу яшерен серне оста гына итеп Ростәмовка чишегез, Шубаринга бу эштә республика прокуроры белән угрозыск начальнигы булышканлыгын әйтегез. Бу хәбәр сезнен ике арагызны якынайтырга тиеш. Без сезгә тиешле шартлар булдырырбыз—төштән соң бүлектәге башка кешеләрне, төрле йомышлар кушып, таратып бетерербез. Шубарин Мюнхеннан кайтып төшкәннән күп атлан, үзе әле хастаханәдә ятканда ук, Камалов Сенатор белән Миршаб һәм Японец арасын бозарга ныклы карар кылды. Хәзер анын өчен икеләтә кулай вакыт иде: ике якны да бер-бсрсенә каршы дошманлаштырырга яки ким дигәндә араларында ышанычсызлык тудырырга җай чыкты. Әлбәттә, Сенатор белән Миршабнын кан дошманнары булган республика прокуроры һәм угрозыск начальнигының Шубаринга шундый бәяләп бетергесез хезмәт күрсәтүенә тегеләр шатланмаячак. Сенатор да, Миршаб та тормышта «син—мина, мин—сина» дип, үз файдаларын гына күрүчеләр буларак, Камаловнын тик торганнан гына Японецны коткаруын аңламаячаклар. Шубарин аларга хокук саклау органнарының көтмәгәндә ярдәмгә килүләрен күпме генә анлатырга тырышса да, тегеләр барыбер ышанмаячак, берәр торле хәйлә-мәкер бар дип уйлаячак. Ә прокурор нәкъ шулай булуын тели дә иде. Шубарин кебек абруй-дәрәжәле кеше белән Сухроб Әкрәмхуҗаев, Сәлим Хашимовларнын дуслыклары зур куркыныч тудырырга мөмкин. Тагын шунысы да әйбәт, Артур Александрович, Германиядә банк эшенә өйрәнеп яши-яши, Ташкентта инде бер ел булганы юк, элекке дуслары белән элемтәләре өзелгәндер, ә вакыт дигәнең үзара мөнәсәбәтләргә үз төзәтмәләрен кертә тора. Ул мөнәсәбәтләр янарын киткәнче, тизрәк алар арасына кара мәче җибәрергә кирәк, чөнки хәзер банкир Шубарин Сенатор белән Миршаб өчен бигрәк тә ымсындыргыч затка әверелде бит. Әлбәттә, Канзафар Рөстәмов бүген булмаса, иртәгә бу яңалыкны Сухроб Әхмәтовичка илтеп җиткерер, ул анын өчен бик мөһим хәбәр булыр. Ә Сенаторның докторлык диссертациясе белән мәрхүм прокурор Азлархановнын игълан ителмәгән эшләрен прокурор бик тәфсилләп өйрәнде, җентекле итеп язмача бәя дә бирде, шуны чит ил кунаклары китүгә үк тапшырырга кирәк иде. Камаловнын уенча, бу хәлләрне ачыкларга ин әүвәл Шубарин ташланыр. Сенаторга исә ашыгудан файда юк, ул Японецка американлы Гвидо Леҗаваны азат итүгә кемнәр булышканын, мөгаен, әйтмәстер, Сухроб Әхмәтович Японецның республика прокуратурасы белән элемтәләре турында, читләтеп булса да, мәгълүматларны түзем генә көтеп-эзләнеп торыр. Чөнки прокуратурада үз кешесе—Канзафар Рөстәмов тә бар бит әле. Прокурор Камалов шунысын да яхшы белә—Россия халкы да, Үзбәкстанныкы яки башка күршеләрнеке дә бу үзгәртеп кору елларында законнарга һич тә ышанмый башлады. Россиядә булсын, Үзбәкстанда булсын. Брежнев вә Рәшидовлардан сон бер генә хөкүмәт тә җинаятьчелеккә каршы көрәш турында уйламады, җинаятьчелек шәһәр-авылларны күмеп китте. Камалов шунысын да ишетеп белә: завод-фабрикаларда, авыл җыеннарында гади халык бу җинаятьчелек турында, законнарның йомшак булуы, җинаятьчеләрнең хәзер рәхәтләнеп яшәве турында сүз кузгата да: ‘ Прокурор хет үзен якласын, хатыны белән улын үтергән кешеләрне эхләп тапсын*,— ди Әлбәттә, Ташкентта күпләр республика прокурорының гаиләсе һәм үзе белән булган фажиганы яхшы белә иделәр Гаделлек юклыгына ышанган кешеләрнең аһ-зары аны әле ныгып җитмәгән саулыгы белән дә көрәшкә дәшә, әмма ул нинди генә аулар кормасын—барысы да юкка: эре корбаннар анын җәтмәләреннән бик оста кача бара иде Туган ягыннан озак еллар аерылып торганга күрә, ана мондагы хәлләрне аклау кыен иде. ә биредә барысы да бер тыгыз йомгак булып бөтәрләнгәннәр икән Хәзер, үзгәртеп кору дигәннәре җимерелеп төшкәч, кешеләр өметләрен өзгән, беркаян да ярдәм көтеп булмый, бары тик үзенә һәм үзен шикелле көрәштәшләренә таянырга гына кала—безнең аллабыз бер генә бит—Закон «Лидо»да сөйләшеп- килешергә тырышкан кешеләр арасын бозарга теләгән Камалов эчке сиземе белән абайлады Шубаринга да тирә-яктагы бу мәхшәр ошамый, бу акыллы кеше илнен кай якка тәгәрәгәнен күреп тора, хакимияткә нинди намуссыз, карак кешеләр килеп ябышканын күрә Кайбер көннәрдә Камаловта Японенны үзенә теләктәш итеп күрү теләге дә уяна Әмма Камалов. әле хастаханәдә ятып чыкканнан сон да анлыи чөнки банк эшләре белән мәшгуль кеше буларак, Шубарин намуслы эшмәкәрләр белән эш итәргә тели иде Шуңа күрә, Артур Александрович сонгы кунакларын озатып бетерүгә, анын банкта икәнен белгәч, шунда ук шылтыратып «Берәр сәгатьтән «Шәрекл>кә* кереп карарга ярыймы?»—дип сорады —Безнең банкта исәп ачарга телисезме?—дип кызыксынды Шубарин —Мин бай кеше түгел.— диде Камалов —Ул яктан кызыксынмассыз Мин сезгә кайбер кирәкле булырлык кәгазьләр бирергә телим,—диде Нәкл> сәгать бердә Камалов элекке рус-Азия банкы бинасында идс инде. Кергәндә үк, хезмәтчеләр киемендәге егет, сакчы булса кирәк, лифт ишегенә таба ишарәләде, Камаловнын таныклыгына карап та тормыйча —Рәхим итегез, прокурор әфәнде. Артур Александрович сс зне өченче катта котә,—диде. Иркен зур керү бүлмәсендә күз бөтен диварны иңләп алган рәсемгә тортслә, ул танылган үзбәк рәссамы Баһадир Жәлаловнын Көнбатышта күп тапкырлар күрсәтелгән, ә Япониядә, ике мәртәбә күргәзмәләрдә күрсәтелеп, бик танылган журналларда кабат-кабат басылган эше иде. Ниһаять, ул да үзенә лаеклы урын тапкан икән Гадәттә секретарь кыз утыра торган урында яшь егет иде. ул, кергән кешегә бер генә күз йөгертеп чыклы да, башы белән залга үтәргә ымлады, прокурор анын зәвыклы костюм кесәсендә корал барлыгын да чамалап алды. Вашингтонда куркынычсызлык хезмәте егетләре совет миссиясен саклаганда Камалов та шулай киенеп Йөри иде. Ана хәтта хәзер яшь егетләрнең берсе инглизчә дәшәр кебек тоелды Әмма егет русчалатып ягымлы гына —Сезне көтәләр, прокурор әфәнде,—дип калын имән ишекне ачып җибәрде Банк хуҗасының кабул итү бүлмәсендәге диварлар да түшәмгә кадәр шундый матур-шома итеп эшләнгән иде Прокурор ишектә күренүгә. Шубарин. урыныннан күтәрелеп, ана каршы атлады: —Исәнмесез. Хоршид Азизович! Бу кабинетта мин ин беренче сезне кабул итәм, дип исәпләгез Шәрскътөгсләр әйткәнчә, аягыгыз җинел булсын' —Амин, шулай булсын,—диде прокурор —Ләкин без сезненбелән шундый эшләргә кереп буталдык, гадати кешеләрчә яшәүгә тиз генә кайтып булырмы икән әле? Мин үзем башаяк буталган дөньяда яшим кебек, әмма сезгә һәм эшегезгә унышлар телим -Рәхмәт!—дин. хуҗа тәрәзәсе ишегалдына карап торган урындагы ике тирән кәнәфигә ишарәләде Өстәлдә гадәттәге «Пахта» чәй-чинаяклары тора, чәйнек борыныннан сизелер-сизелмәс кенә хуш исле чәй пары бөркелә иде. Алар гадәттәгечә хәл-әхвәлләр, гаилә-балалар турында да сорашып тормыйча, беравык тын гына утырдылар. Болай сораштырып утырунын кирәге юклыгын һәр икесе дә аңлаганлыктан, Шубарин чәй ясарга кереште, ә Камалов аяк астындагы атгаше-кейсны күтәреп тезләренә салды да, чырт-чырт итеп йозакларын ачты. Ул аннан күзгә бик бәрелеп тормаган, бер күләмдәгерәк ике папка алды да. ал арны Шубаринга табарак этеп сөйли башлады: —Ташкентка килгәннән бирле мине бер нәрсә интектерде: Үзәк Комитет вәкиле Сухроб Әкрәмхужаев минем шефым бит, менә шунын телдән сөйләгәннәре белән язып чыкканнары арасында бер бәйләнеш тә юк шикелле. Аның танылган юрист, газетларда кузгатырлык мәкаләләр авторы, фәннәр докторы булуы белән көн дә үзе белән аралашкандагы фикерләре һич кенә дә ярашмый бит. Баштарак мин мона игътибар да итмәгән идем, чөнки, китапларын бик матур тел белән язсалар да, тормышта юньләп сөйләшә белмәүче язучыларны да, киресенчә, бик шәп сөйләп, рәтле яза белмәгән кызыл авызларны да күп күргәнем бар. Әмма ләкин Сухроб Әхмәтовичнын үз теоретик хезмәтләреннән тормышта бик ерак торганлыгын күрергә туры килде. Монысы мин Аксайда, Акмал Ариповны кулга алганда килеп чыкты, шуннан мин анын тормышы белән жентекләбрәк кызыксына башладым. Ана күзем ачылуның кайчан булганын сез беләсез инде. Бүген иректә йөрсә дә, ул минем өчен барыбер җинаятьче һәм кеше үтерүче булып ката бирә. Үзе исә гаепләүче төп шаһит Бармаксыз атлы Артем Парсегяннын үлеменнән сон үзен бер гаепсез дип санап йөри. Ә Бармаксызнын үтерелүе Хашимов кулы белән эшләнгәнлегенә иманым камил, Парсегян анын өчен бик куркыныч кеше иде. Мин ышанам, әле яңа дәлилләр, шаһитлар да табармын, ул үз дусты белән барыбер рәшәткә артына кереп утырачак әле—безнен арадагы мөртәтләр теләсә нинди җинаятьчеләрдән дә куркынычрак бит. —Гафу итегез,—дип анын сүзен бүлдерде Шубарин — Боларны нигә мина сөйләп торасыз? Мине Сухроб Әкрәмхужаев белән Сәлим Хашимовларнын тормышы һич кызыксындырмый, сез белмәгән ак таплар булып, үзем белсәм дә сөйләмәс идем Минем гадәтләрем башкачарак, үзем дә бер гөнаһсыз фәрештә түгелмен, хөкемдар була алмамдыр. Минем хакта сез ялгышрак фикердә шикелле. Прокурор кабинет хужасынын бу сүзләрен, әйтерсең, котеп кенә торган, тыныч кына дәвам итте: —Нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз әле, Артур Александрович. Кемгә килгәнемне белеп килдем бит. Мин сезне дорфа рәвештә ишеткән- күргәннәрегезне мина хәбәр итеп торырга кыстамыйм. Күптән түгел сезгә бер мөһим хезмәт күрсәткәнем өчен генә килгәнмендер дип тә уйламагыз. Вакыйга шулайрак килеп чыкты шул, мин сезнен кунагыгызны урлап алып китәчәкләрен алдан күрә алмадым, аңлыйсыздыр. Бу кәгазьләрне сезгә күптәннән бирергә җыенып иөри идем. Лежаваны урлау—бары тик вакытны һәм ике араны гына кыскартты. — Гафу итегез, прокурор,—дип анын сүзен бүлдерде Шубарин.—Бу кәгазьләр Сухроб Әхмәтовичка кагылышлы булса, кире алыгыз, мин аларны ачып та карамаячакмын. —Кайнарланмагыз әле, Артур Александрович. Мин бу ике папкада нинди кәгазьләр икәнен әйтәм, ачып карарсызмы-юкмы, анысы сезнен эш. Берсендә—партия Үзәк Комитетының административ органнарының элекке мөдире Әкрәмхужаевнын докторлык диссертациясе, икенчесендә— Азлархановнын төрле елларда язылган хезмәтләре. Бу ике материалның бер- берсенә бер тамчы кебек охшашлыгы турында минем бәяләмәм. Мин дә фуннәр докторы бит, КГБнын ябык уку йортларында төрле фәннәр укыткан идем, угрозыскыда эшләгәндә авыр яралангач, шунда күчкән идем. Һич башыма сыймый, ничек итеп үтерелгән Азлархановнын бу хезмәтләре Сенатор кулына барып кергәндер. Әкрәмхужаевнын бу кушаматы билгеледер дип уйлыйм. Алар беркайчан да таныш булмаганнар, монысын жентекләп ачыкладым. Кайвакыт, Әмирхан Даутовичнын ул хезмәтләре Азлархановны прокуратура ишек төбендә үтергәндә анын дипломатында булгандыр ул. шул ук төнне аны Сенатор урлап алгандыр дип тә уйлыйм Прокурор әңгәмәдәшенә күтәрелеп карамыйча, ашыкмый гына сөйли, ул. әйтерсең, үзенә-үзе аңлата шикелле, шулай да сонгы сүзләренең Шубаринга тәэсир иткәнен абайлап алды Шубарин үзен тота белә, дулкынлануын сиздермәскә теләде, әмма барыбер йөзенә чыкты Прокурор фикерен дәвам итте:—Ә бәлки, сезнен дустыгыз Азлархановны үтерүдә Сенаторнын катнашы бардыр.' Шуңа күрә бу кәгазьләрне сезгә тапшырырга уйладым да. Калдырыйммы, Артур Александрович, әллә Азлархановны сезнен дустыгыз дип ялгыштыммы? — Юк, ялгышмадыгыз. Әмирхан Даутович минем дустым иде. бу кәгазьләрне карап чыгармын Камалов хисләнебрәк әйтеп куйды: —Боларны сезгә биреп, мин мөнәсәбәтләребезне ачыклый төшәргә телим, без күп нәрсәләргә бер үк каланчадан карыйбыз шикелле... —Алданмагыз, прокурор,—кабинет хуҗасы көлеп җибәрде.—Ә кәгазьләр өчен рәхмәт. Хәер, мин дә мактаныйм әле: Әкрәмхужаевнын сөйләгәннәре белән язганнары арасында зур аерма барын сизенә идем инде —Әллә нәрсәләргәөметләнмим,— диде прокурор, урыныннан кузгалып — Сез гадәти эшмәкәр һәм банкир гына түгел. Әгәр дә безнен яна эшлеклсләрнсн чит илләрдә сезнең кебек дуслары булса, шунын өстенә финанс мөмкинлекләре һәм телләр белүләре дә булса, алар күптән чыгып шылган булырлар иде инде. Хәзер бит ботен байлар төшләрендә дә Флоридада яки Майамида яшәүләрен күрәләр. Һич югында Хайфада яки Тсль Авивта. Ә сез ун-унбиш ел элек үк чит илләргә гаиләгез белән дә еш чыгып йөрдегез, үзгәртеп коруның беренче елларында ук рәсми рәвештә үз миллионнарыгыз турында белдердегез. Сез хәтга, Мәскәүгә дә китеп бармыйча, Ташкенттагы гади үзбәк мәхәлләсендә йорт җиткереп кердегез, анда сезне карты да. яше дә бик хөрмәт итә, ә әниегез кыз туганнарыгыз белән һаман әле Бохарада яши. Күрдегезме, мин сезнен хакта барысын да бсләм бит. Бу төбәк, биредәге халык сезнен өчен чит-ят түгел дип ышанам Камалов саубуллашырга кулын сузды да. аггаше-кейсны оста гына эләктереп, ишеккә юнәлде Ишек төбенә барып җиткәч, туктап Шубаринга дәште Шубарин компьютерлы, телефонлы һәм тагын прокурорга таныш булмаган приборлар тезелгән өстәле янында иде инде Мине һаман бер сорау борчып әйтергәме-әйтмәскәме дип баш ватам Хәзер менә әйтергә булдым Әле тагын кайчан күрешербез, әллә бер дә күрешмәбез дә Сез хаклы: без ике як ярда торабыз. Менә нәрсә әйтергә теләгән идем Миндә, полковник Журасв та сизенә—Талиб артында торучы кешеләр дә, ул үзе дә сезне тынычлыкта калдырмаслар. Ул. әлбәттә, махсус исемлектә тора, хәзер аерым исәптә тотарбыз. Сез биг беләсез, җинаятьчеләр юридик якган бик белемле хәзер, атарга танылган адвокатлар кинәш бирә, шуңа күрә үзләрен эләктереп агу ла жинел түгел. Гвидо Лежава катып киткәч тә, без аларнын сездән нәрсә тагәгг игәргә теләгәннәрен белә атмыйбы» Бары шунысы I ына билгеле—ачар акча каерырг а .га теләмәгәннәр, бернинди шарт га куймаганнар Әгәр дә без Гатиб Солтановнын Мюнхенгә сезнен белән очрашырга ни өчен килгәнен белә алсак, нишләргә икәнен чаматар зо идек. Сез Жураев белән бездән ничек кенә читләшергә теләсәгез дә, барыбер сезнен дошманнарыгыз—безнен дә дошманнарыбыз. Яна заман яна җинаятьчеләрне тудыра тора. Сезнен банк тирәсендә яна җинаять төене төйнәлеп килә, без аны чамаласак та, тәгаен генә белә алмыйбыз әле—алар сиздереп куйдылар инде. Безгә бер-беребезгә булышырга кирәк. Ышаныгыз, үзегез генә ерып чыга алмассыз. Хезмәттәшлек итик, димим, анысына өметләнмим дә. Әгәр дә Гвидо Лежава белән булган шикелле берәр җитди хәл килеп чыкса, сез шундук безгә хәбәр итәргә тиешсез. Сез Германиядә йөргәндә, биредә хәлләр кискен үзгәрде. Бер җинаятьче әйткәндәй, сез башка илгә кайтып төштегез. Сезнен дошманнарыгыз җинаятьчеләр арасында гына булмаска мөмкин. Сизгер булыгыз. Сезнен банк бик күпләр өчен мавыктыргыч, сез беләсез, бездә әзерне эләктерергә генә торалар. Юлда очрашкач, мин сезгә визиткамны биргән идем, анда эш телефоным да, өйнеке дә бар. Әгәр дә алай элемтәгә керергә теләмәсәгез, исегездә тотыгыз—минем шоферым Нортухта исемле, ул ышанычлы, тикшерелгән кеше. Аны табарга тырышырсыз, ул безгә җиде төн уртасында да очрашу оештырыр. Кирәк булса, диюем. Онытмагыз—егет Нортухта исемле, — прокурор ачылган ишеккә таба атлады. ХУШ Прокурор чыгып киткәч, Шубарин, телефон шылтырауларына да игътибар итмәстән, иркен кабинетында шактый озак арлы-бирле йөренде. «Бу «мәскәүле» үз вакытында банкта төрле яшерен эшләр башкарьшуы турында үзенә мин хәбәр иткәнне чамаладымы икән әллә? Мин бит банк түрәләренен ришвәтче икәнлекләрен, ялган кооперативлар оештырып, илне талауларын, миллионлаган акчаларны үзләштереп, илне бөлгенлеккә, икътисадны җимерелүгә китерәчәкләрен хәбәр иткән идем,—дип уйланды ул. Үзе үк җавап та бирде:—Юк, чамаламады. Бу хакта прокурор белсә, сөйләшү дә башкачарак булыр иде». Анын хат-хәбәреннән сон Мәскәүдә дә, Ташкентта да байтак кешеләр кулга алынып, төрмәгә ябылды. Ул вакытта әле прокуратура бик көчле иде, кулына кергән мәгълүматлар буенча тиз һәм белеп эш йөртте, ә Шубарин бик саллы мәгълүматлар тапшырган иде. Ул үз хәбәренең бәясен дә белә, нәтиҗәләре ничек буласын да андый. «Мөртәтлек, сатлыкҗанлык бездә аеруча каты җәзага тартыла—ана гомерен белән дә җавап бирергә туры килә»,—дип язган иде ул. Ул, сонлап булса да, шунысын аңлады: анын хаты да, башкаларнын шундый йөзләрчә хатлары да илне коткарып кала алмаячак, айдан-айга, елдан-елга тәүлекләр буе ватанны талау, анын бар байлыгын чит илгә чыгару дәвам итә. Камалов «сул» һәм «ун» матбугат вәкилләренең, либералларның, яна «демократлар»ның, бигрәк тә коммунистларның Горбачевка бер генә сорау бирмәүләренә гаҗәпләнә: «Илнен алтын запасы кайда?» Горбачев хакимияткә килгәндә, илнен алтын запасы өч йөз илле тонна булып, ул хакимлек кылганда еллык табыш та кырык тоннадан ким түгел иде. Инде Горбачев киткәндә ул запас нибары егерме-утыз тоннага гына калды. Кая китеп бетте сон ул? Горбачев заманында да халык, бер генә көн дә бәхетле, тук тормышта яшәмәде бит. Ул бәндәдән тагын күп нәрсәләр сорарга мөмкин булыр иде. Ул түрә булып утырган биш ел эчендә Көнбатышка газ һәм нефть үткәргечләрдән көн-төн газ һәм нефть акты. Шунда ук көн- төн эшелон-эшелон урман, мәгъдән, металл китеп торды. Ил, бер генә мех сату аукционын да калдырмыйча, миллионлаган ин кыйммәтле мехлар— тиреләрне шунда озатты. Кайда соң аларны сатудан килгән акчалар? Әйе. Горбачев һәм анын иярченнәреннән бик күп нәрсәләр турында җавап таләп итәргә булыр иде. Ләкин ул буш куык, кызыл авызга борылып та карыйсы килми. Әмма ни-нәрсә генә уйлама, ни-нәрсә генә эшләмә—шул мөртәтнең «эшчәнлегенә» барып төртелә, аны һич читләтеп үтеп булмый. Бу әле бик озак, дистәләрчә елларга сузылачак. Шубарин банкир буларак моны бик яхшы аңлый «Шунысы ярый,—дип уйлый Шубарин,—без Горбачевка бәяне Камалов белән бер төрле бирәбез. Прокурор анын турында: «Югары урынга үрмәләгән убыр*.—дип бик дөрес әйтә. Ул белеп сөйли инде, гомере буе шундый убырларга каршы көрәшкән бит «Юк. Камалов минем прокуратурага язган хатым турында белми, белсә, кыюрак эш итәр иде. Әйтик. Миршаб белән Сенаторны тотып бирүне үтенер иде. Прокурор алар турында Шубариннын бик күп нәрсәләр белгәктеген сизенә, төп гаепләү шаһиты Парсегян да ул кадәр белмидер әле. —Беләме-белмиме,—дип үртәлә башлады Шубарин.—анардан мина ни жиңеллек? Бөтен яклап уратып алдылар—жинаятьчеләре дә. элекке коммунистлар да, ә хәзер җитмәсә прокурор койрыкка басты. Сизенәме, әллә белә үк микән—анын әле туып кына килгән банкы тирәсендә болытлар куера башлады бит... Беләдер, беләдер! Хәзер, Камалов көтмәгәндә килеп киткәч. Сенатор белән Миршабка карага да анык бер фикергә килергә кирәк. Чынлап та. үтерелгән Азлархановнын фәнни хезмәтләре ни рәвешле Сенатор кулына килеп керде икән? Сенаторнын докторлык диссертациясе белән Азларханов хезмәтләре бер үк икәненә Шубарин шикләнми иде. Анын прокурор бәяләмәсен дә. үзенен элекке юристконсульты Азлархановнын баштагы хезмәтләрен дә укып карыйсы килде, ул журналлар өстәлчеге янына юнәлде Кулына эләккән беренче папка Сенаторнын докторлык диссертациясе булып чыкты, ул аны ачып га карамыйча кире куйды, чөнки анын белән «мәскәүле*дән дә алда күптән танышкан иде инде, әмма прокурорга ул турыда әйтеп тормаган иде. Икенче папканы азып, андагы кәгазьләрне сәгатьтән артык укып утырды. «Мәскәүле» биргән бәяләмә белән танышкач, үзенен дусты прокурор Азлархановнын мәказәләрен, чыгышларын тагын бер кат күздән кичерде. Азлархановнын аздан күрүчәнлеге. фикерләү тирәнлеге, сизгерлеге тан калырлык, һәр язган юлы заманча, янача укыла иде Шикләнерлек урын юк: Сенатор элекке юристконсультнын хезмәтләрен үзләштергән —Их, Әмирхан Даутович —диде ирсксездән Шубарин. дулкынланып янә бүлмәсе буйлап йөри башлады. Азларханов хәзер ана бик кирәк, ана гына түгел, бөтен җәмәгатьчелеккә кирәк иде' «Анын каберенә барып килергә кирәк булыр,—дип. банкир папкаларны тимер сейфка бикләп куйды —Мина бу ачышым нәрсә бирә сон’ Мин нәрсә эшләргә тиеш1 ’ «Мәскәүле» нигә мина ярдәм итәргә тели дә. нигә Сенатор һәм Миршаб белән араны бозарга җыена’ Мин ана ни өчен кирәк икән ' Шундый сораулар белән ул Сенаторнын серен саклаган папкаларны тиз генә кузгатмаска карар кылды —Бәлки. Сенатор белән Миршабнын көннәре еаиаулы гына калган дип уйлыйдыр? Ул бит алармы ту п туры җинаятьчеләр, кеше үтерүчеләр дип атады. Мөгаен, ул әлеге «сиам игезәк.тәре»нсн ү зенә мәкер әзерләгәннәрен беләдер, анда мин дә катнашырга тиештер дип уйлыймы әллә? Шуна күрә мине алардан аерып алырга телидер Үзе белән көрәштә кемдер жинәргә тиеш бит Яки-яки. төгәлрәге кем-кемне' Юк. \ I мина ү > дошманнары белән аралашмаска дип кистереп әйтмәде, үз ягына авышырга ачыктан-ачык тәкъдим дә ясамады, әмма кемнен кемлеген аңларлык игеп әйтте.—дип Камалов белән сөйләшүен тикшерүендә булды Аргур Александрович —0 минем тормышымны ул яхшы белә, юкса Сенаторнын докторлык диссертациясен мина бирмәс иле. минем өчен Азлархановнын кем булганын да аклый Минем Бохара белән Ташкентта куйдырган кабер ташларын да белә. Бу хакта ана, әлбәттә, полковник Нураев сөйләгәндер, ул да бит яшьрәк чакта Әмирхан Даутович белән бергә эшләгән. Әмма Мюнхенның «Бавария» стадионында анын Талиб Солтанов белән очрашканын ул каян белгән? Талибның фамилиясен, кем икәнен Шубаринга беренче булып прокурор әйтте бит. Моны кичекмәстән ачыкларга кирәк иде. Ә бәлки, прокурор Уралдагы лагерьда утыручы «мамык Наполеоны»нын да Германиягә килеп киткәнен беләдер. Әгәр дә анысын да белсә, Шубариннын банкы турында да яна мәгълүматлары бардыр, монысы күңелсез хәл, билгеле. Прокурор, шуна күрә дә банкка килеп, ике арада әйбәт мөнәсәбәтләр урнаштырырга телидер. Шубаринга баш ватарлык хәлләр бар шул—Камалов кебек кешеләр тиктомалдан гына очрашып йөрмиләр. «Мәскәүле» анын тормышы турында нәрсәләр белә дә, нәрсәләрне белми—болар Шубарин өчен табышмак булып кала әле. Бер нәрсә ачык: ул аз белми, тагын да күбрәге турында да сизенәдер. Камалов барысын да дөрес чамалап бетермидер бетерүен, Азлархановнын үлеменә дә Сенатор гаепле дип ялгыша, аны Коста үтергән бит. Коста атарга мәжбүр булган—Әмирхан Даутович, яраланса да, кейсны кулыннан ычкындырмаган. Аны Сенатор урлап алган. Камалов турындагы уйлары артка чигенде. Ул, ниһаять. Азларханов белән Сенатор беркайчан да очрашмаган булсалар да. Азлархановнын кәгазьләре соңгысы кулына ничек килеп эләккәнен анлады. Күрәсен. Әмирхан Даутович буш вакытларында теоретик эзләнү-тикшеренүләр белән дә шөгыльләнгәндер, Шубарин белән Заркәнтнын «мамык Наполеоны» ашыгыч кына яшерен рәвештә Лас-Вегастан китеп Нукуска барган сәгатьләрдә Азларханов үз карашынча ин кирәкле, иң кыйммәтле документларны гына үзе белән алгандыр. Алар да бит кинәт кенә үлеп киткән Рәшидов янына беренчеләрдән барып житәргә ашыкканнар. Коста кейстагы әнә шул кәгазьләр өчен Азлархановны атып үтергән дә, ил күләмендә ришвәтчелек һәм җинаятьчел икътисадка караган ул документлар арасында танылган юрист һәм рәсми кешенен күп еллар эшләгән тәжрибәсе тупланган фәнни хезмәтләр дә булган. Республика прокуратурасы бинасында Азлархановнын үтерелүенә ирексездән шаһит Сенатор анын кейсы төнгелеккә икенче каттагы сейфта калганын белгәч, аны урларга карар кылган Ләкин, кейсны урлагач, ул аны шундук Шубаринга тапшырмаган, бары дүрт сәгатьтән сон гына биргән Прокуратурага һөҗүм итеп, анда ике кешене атып үтерү бәрабәренә генә кейс анын кулына килеп эләккән. Шулай итеп. Сенаторның докторлык диссертациясенең сере хәзер генә ачылды. Әмма бу ачыш Артур Александровичны бер күңелсез уйга да этәрде: Сенатор аны бик кыю һәм каты алдаган. Ул үтерелгән прокурорның хезмәтләрен урлап кына катмаган. Шубаринга тапшырганчы, аларнын барлык күчермәләрен дә алган. Төп документларны Шубаринга биреп, ул анын ышанычын казанган. Әлбәттә, Шубарин йозакланган сейфны алып алданган, андагы кәгазьләрнең күчермәләрен ксерокста төшереп алу мөмкинлеге турында уйламаган да. Ксерокс ул заманнарда сирәк очрый торган прибор, анын район прокуратурасында да булганлыгын Шубарин соңлап кына, бөтенләй башка бер очрак белән белде. Ләкин бу бик саллы дәлил иде. Ә Сенатор, ул юклыктан файдаланып. Тулкун Назаровичны бугазыннан алган һәм бик тиз генә партия Үзәк Комитетында жылы урынга үрләгән. Хәзер инде бу вакыйгада кейстагы кәгазьләрнең нинди роль уйнаганы ачыктан да ачык. «Бу нинди күңелсез ачышлар көне сон!—дип сүгенеп куйды Шубарин. өстәле янына килеп. Сонлап күзе ачылу анын өчен рәнжүгә тин иде, аны бер малай шикелле итеп алдадылар бит. Ә хәзер андый документларның бәясе бермә-бер арта. Элек, ныклы хакимият барында, кискен үзгәрешләр. җитәкчелеккә яна кешеләр килеп тулу мөмкин булган хәл иле. Бүген исә. хакимиятне янача бүлгәләү заманында. каИбер документлар хөкүмәт кризисын яки жылы урыныннан колак кагуны ла китереп чыгарырга мөмкин. Хәзерге хәбәрдарлыкта кейстагы кәгазьләр үтергеч көчкә ия иле. Ә хәзер азар дан сөючән, намуссыз Сенатор белән Миршаб кулында. «Мин моны белми йөрим дип уйлыйлардыр әле» —дип үз фикерен ныгытып куйды Шубарин. Прокурорның көтмәгәндә килеп китүе Артур Александрович белән анын банкы тирәсендә әлегә билгесез вакыйгалар куерганын сөйли, димәк, сак булырга кирәк. Өстәлдәге телефоннарның әле берсе, әле икенчесе шылтырап торса да. Шубарин аларга әйләнеп тә карамады, ул әле һаман да Камаловнын килеп китүе турында уйлана иде. Аны бигрәк тә прокурорның чыгып барганда әйткән сүзләре сагайтты: «Вакыйга кискен үзгәреш алды... Үзегез генә ерып чыга алмассыз...»—диде Камалов. Вакыт-вакыт кулы телефонга үрелә. Сенаторның өенә шылтыратып, аны «Лидо» ресторанына чакырасы, гадәти урында туп-туры: «Ни өчен син. Азларханов хезмәтләрен урлап, азарны үзеннеке итеп бастырдың? Ни өчен анын яшерен документларынын күчермәләрен алдын?»—дип сорыйсы килә. Ләкин сонгы мизгелдә аны бу нияттән нәрсәдер тотып кала: Шәрекьтә алай манганга бәреп сорау гадәте юк, башка юл эзләргә кирәк иде. Әмма нинди юл?! Башына бер юньле уй да килми. Телефоннарының берсе һаман да үҗәтлек белән шылтыравын дәвам итә, әйтерсең, шылтыратучы анын ойлә икәнлеген белә иде. Телефон саннарын күрсәткечтә күргәч. Үзәк Комитеттан кемдер шылтыратканын ашады: беренче «395» саны бары гик Ак йортныкы гына иде. Ул ялгышмады, Хрушев заманнарында ук үрли башлап, бу үзгәртеп кору елларында да жылы урынын саклап кала алган карт төлке Тулкун Назарович иде бу —Хәерле көн. Артур. Банкын ачылу белән котлыйм!—диде бу үтә хәйләкәршома кеше. Шубарин анын белән күптән, инде елдан артык күрешмәгән иде. әмма тегенен тавышы һаман да һавалы-дәрәҗәле ишетелде Шулай да ялагайлану да сизелә иде. Японец бер вакытта да ялгышмын, кешенен тавышыннан ни- нәрсә турында сөйләргә теләгәнен ашый, ә бу Шәрекьтә бик күпне ашата, күп очракта сүз сөйләп тору да кирәк булмый «Нәрсәдер сорарга җыена бугай».—дип уйлады Шубарин һәм хаклы булып чыкты. —Аргур, ярдәмен кирәк,—диде Тулкун Назарович —Көтмәгәндә Торкиягә командировкага бару жае чыкты. Исганбулга дәүләт хисабыннан бармый калу гөнаһ булыр. Ә командировка акчасы—көненә ун доллар гына, мине беләсең—бу биз минем өчен тиеннәр генә. Сина ниндидер американлы ярты миллион доллар биргән, диләр. Булыш әле Шубарин башта Германиядә өйрәнгән гадәте буенча «Юк бит» —димәкче иде. ләкин шунда ук үзенен Мюнхенда түгел, ә Ташкентта икәнлеген исенә төшерде. Тулкун Назарович үтенечен кире кагып булмый торган кешеләрнең берсе иде. Аннары Шубарин прокурор киткәннән сон. үзен борчыган сорауларга Ак йорттагы бу бай хәзер үк ачыклык кертергә мөмкин икәнлеген абайлап аллы. —Сезгә мең доллар җитәрме?—дип сорады ул кыска гына. — Бик җитә,— диде тегесе, куанып —Алайса, хәзер ук килеп алыгыз, иртәгә мин Мәскәүгә китәрмендер Шубарин аның, долларлар алгач, теләсә нинди сорауларга да җавап бирәчәгенә ышана, ә анын җаваплары мен долларлык булырга да мөмкин иде. Телефон трубкасын куйгач, ул я надан сейфнын шифрлар санын җыйды да, башланган иоз долларлыклар төргәгеннән менен санал азды Өстәде янына килеп, аны үз банкы исеме язылган конвертка салып куйды Үзәк Комитет кешесе озак көттермәде, чөнки машинасы гел ишегалдында гына тора, ә банк янәшәдә генә. Артур Александрович телефоннан хезмәтчеләренә чәй әзерләргә кушып та өлгермәде, диварда таныш тавыш ишетелде, шунда ук ике катлы ишекне дөбер-шатыр ачып, бүлмәгә кунак килеп керде. —Әй-яй, шәп җиһазлагансың син бу апартаментларыңны! Гел көзге, гел кызыл агач, шомартылган җиз, бәллүр люстралар... Болай байларча кылануын өчен элек беренче партбюрода ук кирәгеңне бирерләр иде,—диде ул керә- керешкә. — Бирмәсләр. Бу бит шәхси банк. Бернинди партиягә дә буйсынмый ул. Бюро, пленумнар, съездлар минем өчен куркыныч түгел,—диде хуҗа һәм кунакка каршы атлады— Шәрекь гадәтләренә буйсынырга кирәк иде. Алар кочаклашып күрештеләр, хәл-әхвәл сораштылар. Шубарин кунагын тәрәзә буендагы өстәлчек янындагы биек ике кәнәфи ягына янына чакырды, анда әле яна гына пешерелгән чәйле чәйнек тора иде инде. Тулкун Назарович моннан ике сәгать чамасы элек кенә прокурор Камалов утырган кәнәфигә барып утырды. Ә бүлмә хуҗасы язу өстәле янына килеп, долларлар салынган конвертны кулына алды. Ул аны Ак йорт кешесе алдына салып елмайды да: —Истанбулда матур көннәр үткәрүегезне телим, анда шундый гүзәл каһвәханәләр бар... Илләре дә гел яшеллеккә төренгән, табигате йомшак, дүрт дингез ярлары буенда бит...—диде. —Кызганыч, минем белән бара алмыйсың,—дип, Шубарин кулыннан хуш исле кытай чәе салынган пиаланы алып җавап бирде кунагы. —Борчылмагыз, хәзер заманалар башка, сезнең дә кесәгездә даими чит ил паспорты бар. Мин сезне, һичшиксез, үзем белән Европага алып барырмын әле. Банк эшләре буенча мина анда еш чыгып йөрергә туры килер — Шубарин чакырылган кунагын шунда ук эшлекле сөйләшүгә тартты:—Мин сездән күптән булып үткән бер вакыйга турында сораштырырга тели идем. Хәзер инде ул, вакытлар үтү белән, алай зур әһәмияткә дә ия түгелдер. Әмма кызыксынуымны һич жинә алмыйм, архивтагы барлык эшләргә дә нокта куясым килә. Минем табигатем шундый инде, гафу итегез,—диде. Кулына көтмәгәндә долларлар килеп кергәннән башы әйләнеп киткән кунак ана ярдәм итәргә ашыкты: —Кадерле Артур, ике арабызда нинди серләр булырга мөмкин? Сиңа теләсә нинди томанлы вакыйганы ачып бирергә әзермен. Шат кына булачакмын. —Ә вакыйга, чынлап та. күптәнге, ул элекке район прокуроры Әкрәмхужаевнын бик тиз генә өскә үрләвенә кагыла. Мин ул вакытта Парижда идем, кайтсам,—ул инде Ак йортта утыра! Мондый үрләүләр безнен якларда еш булмый. Ул ымсынган һәм алган җылы урын сездән тора иде. Ни өчен сез ярдәм иттегез, ни өчен ул сездә яклау тапты9 Тагын да катырак итеп әйтсәм—сезгә каршы анын нинди датилләре бар иде? Ни өчен сез ана теләктәш булдыгыз? Ничек итеп бу җылы урынны аңа бирдегез? Уйлары белән инде Истанбулда йөргән кунак рәхәтләнеп көлеп җибәрде: —Артур, сина гаҗәпләнүдән туктый алмыйм, бигрәк зирәк-сизгер кеше син. Ул мине ике сәгать буе куркытып-өркетеп торганда, син өстәлем астында утыра идеңме әллә? —Куркытып?—дип ирексездан ычкындырды Шубарин. —Әйе, куркытып һәм бик белеп, әйтсәм-әйтим! Японец кәнәфигә ята төште: —Рәтләбрәк сөйләгез әле,—диде. —Әлбәттә. Юкса, син бер нәрсә дә аңламаячаксың. Хәзер, туй үткәч, дөмбергә, дигәндәй, аңладым инде: алар Миршаб белән бик шәп әзерләнгәннәр, мина гына түгел, барлык туганнарыма карата да мәгълүмат туплаганнар Бигрәк тә син яхшы белгән туганым Үткүр турында. Ул вакытта Сухроб белән Миршаб синен булышлыгын белән Югары судта эшли иделәр инле Коннәрлән бер көнне эшемдә телефон шылтырый. Сухроб бик үтенеп үзен кабул итүемне сорый Шуннан ул ике папка күтәреп килеп керә дә. Үзәк Комитеттагы бер жылы урынга урнаштыруымны таләп итә. Мин «Булмый».—дигәч, шул ике папканы алдыма этәрә, атарда туганым Үткүр турындагы документлар икән Бигрәк тә куркынычлысы Үткүргә кузгатылган җинаять эшенен сонгысы иде Ул инде үзгәртеп кору чорында. Горбачев реформаларыннан һәм хәбәрдарлектән исергән автобаза кешеләренен барысы да диярлек төшемле рейс өчен директорлары атардан акча җыйганны сөйләп, ана карата җинаять эше кузгатуны сорагач булды. Ә Үткүр өлкәдәге ин зур автобаза белән җитәкчелек итә. аның кул астында рефрижераторлар, күп йөк йөртә торган тагылмалы автомашиналар бар иде Алар йөк төяп күрше республикаларга, хәтта чит илләргә дә бара иделәр Ләкин ул вакытта Үткүрне син яклап кашын, дөресрәге. Ашот белән Коега кешеләре—атар шоферларны гаризаларын кире агырга мәҗбүр иттеләр Сухроб белән Сәлим, әгәр дә мин аларга үзләре теләгән җылы урыннарга утырырга ярдәм итмәсәм. ул җинаять эшен якадан казып чыгарабыз, дип яный башладылар. Бу мине куркытырга теләү түгел идемени?—Кунак бераз тынып торды да сүзен дәвам итте — Хәер, башлагач, әйтеп бетерим инде—Үткүрнен ришвәтчелеген фаш итүдән куркып кына түгел, бигрәк тә хокук органнарында үз кешемне булдырасым килә иле. Сухроб үзе. әгәр ярдәм итсәм, мина турылыклы булачагын сиздерде. Шунын остснә, ул миңа кызыклы шәхес булып та күренде, анын матбугатта чыккан мәкаләләрен сокланып укый идем Аннары. Ак йортыбыз саләтле. тирәнтен уйлый торган, демократик карашлы кешеләргә мохтаҗ иде—ә ул миңа нәкъ шундый булып тоелды да. —Ә соңыннан анын турындагы фикерегез үзгәрдеме'’—дип тыныч кына сорады Шубарин, әмма аны җавап бик кызыксындыра иде. —Ул акыллы, тиз тотып ала торган кеше—анысы бар. ләкин шуннан артыгы юктыр Соңрак, ү зе белән бергә эшли башлагач, мин анын мәкаләләрендәге тирән карашларына, ә көндәлек тормышта бик тар фикерле булуына гаҗәпләнә бардым. Мин биг. ул безгә килгәч, үзгәртеп кору чорында таулар күчерербез— законнарны, хәтта Конституцияне нигезеннән үзгәртербез, дип көттем Хакимияттәге түрәләрнен хокук мәсьәләләрендәге наданлыклары ту рындагы мәкаләләре искиткеч иде биг' Соңыннан аңладым: үз вакытында мина да язып биргән шикелле, аңа ла докторлык диссертациясен ниндидер акыллы* белемле кеше язып биргән булырга тиеш. Мин хәтта үз элемтәләрем аша ул кешенең кем икәнлеген белергә тырышып карадым Ләкин мина, андый кеше безнең республикадан булмас, әмма бездәге хәгтәрне яхшы белә, дип җавап бирделәр. Артур. әйт әле. Сухробнын Ак йортка ничек, нинди юллар белән килеп керүе ни өчен кызыксындыра сине?—дип кинәт кенә сорап куйды Тул кун Назарович. Анын күңелендә йокымсырап яткан карт гөлкс уянып. Исганбулда үткәрәчәк матур көннәрен да оныттырды Артур Александрович үзенен кем белән эш иткәнен яхшы белә, шуна күрә әңгәмәдәшенең вакытлы соклануларына шаккатмый, анын ни өчен банкир тиктомалдан Сенатор гурында кызыксына дип уйланачагын аюын иле. Ул хәтта анын соравына шатланып га куйды ялгызы калып, фаразлар корып яки өченче кешеләр аша мәгълүматлар җыйганчы, менә хәзер күңелле минутларда җавап алуы Тулкун Назарович өчен кулай иде. әлбәттә —Сез беләсезме икән, әллә юкмы—ул бит күптән түгел генә төрмәдән кайтты. Хәзер ул эшсез, атай да элекке дәрәҗәсен кайтарырга хыяллана, ә хәзергә минем банкта яхшырак берәр эштә эшләп торырга тели Шунын өчен анын ничек, нинди юллар белән Ак йорттагы бер кәнәфигә утырганын беләсем килә. Әйе. мин аңа да. Миршабка да Югары судта лаеклы вазифалар алырга ярдәм иттем. Әмма, сезне бугазыгыздан алганда, ул безнен күптәнге дуслар икәнлегебезне белгән булырга тиеш. Миннән яшереп, астыртын гына минем дусларымны куркытырга теләүче булуы мина ошамый.—дип сүзен тәмамлады Шубарин. —Борчылма. Артур. күптән булган хәл, мин аны оныттым да инде. Безнен бөтен тормышыбыз үзара килешүләрдән тора бит. Әгәр дә прокурор Камалов булмаса. Сенатор, мөгаен, шактый югары үрмәләр иде. Хәзер инде, чынлап уйлаганда, шул ук Камалов аркасында ул артык күтәрелә дә алмас. Камалов республика прокуроры булганда, иректә йөрсә дә, Сухробны ирекле кеше дип санарга ярамый. Мин Камаловны беләм. ул сөйләшү-килешүләргә бара торган кеше түгел. Киңәшем шул. рәсми рәвештә Әкрәмхужаевны үзенә якынайтырга ашыкма, шәхси аралашып. акча белән яки башкача ярдәм итәргә ярыйдыр. Алда күз күрер, хәзер бит вакыйгалар тиз үзгәреп тора: йә арба ватылыр, йә ишәк, йә падишаһ үлеп китәр...—кунак сүзләрен беткәнгә санап, урыныннан күтәрелде, күрәсең, вакыты кысан иде: Истанбулга самолет атнага бер генә—чәршәмбе көннәрдә генә, димәк, иртәгә оча. Кунак чыгып китүгә. Шубарин кулындагы -Роллекс» сәгатенең ак алтын телләренә күз салды—әбәткә әле шактый ерак иде. «Әй. көн! Дөресрәге, көннәр»...—дип авыр сулады Шубарин. Ташкентта шулчаклы җигәрләр дип уйламаган иде. ә бит Мюнхеннан кайтканына бишенче көн генә әле. -Әйе. карт төлке мен долларны эшләде дә эшләде инде».—дип уйлап куйды Артур Александрович. Сенаторнын кем икәнлеге тулысынча ачылды: аны шаулаткан диссертациясе дә. матбугаттагы мәкаләләре дә элекке юристконсультныкы булып чыкты, тоткан да урлаган, моны Тул кун Назарович та раслады. Шулай итеп. Сенатор турындагы төрле фаразлар, гөман итүләр, шик-шөбһәләр үзләренән-үзләре коелдылар да төштеләр. XIX Канзафар көтмәгәндә генә шылтыраткач. Сенатор беразга чемодан тулы долларлар турында да онытты. Шубаринга Камалов булышкан икән. «Нәрсәне аңлата сон бу?»—дип. ул тирән кәнәфигә чумып, озак уйланып утырды.— Мафия кулыннан коткарып калган, ди,—ул үз-үзенә сөйләнә иде —Димәк, бу юлы да Жураевтан башка эшләнмәгәндер. Берүзе коткара алмас иде. бик хәтәр эш бит бу... Жураев Шубаринны яхшы белә, аларнын уртак дуслары—мәрхүм прокурор Әмирхан Азларханов бар иде. Шунын хезмәтләре мина бик ярап куйды бит Ә хәзер угрозыск начальнигы Камалов белән тыгыз элемтәдә, алар икесе бергә булганда мина куркыныч яный.—дигән нәтиҗәгә килде Сенатор.— Димәк. Японец икесе белән дә фикерләшә. Ачыкларга кирәк әле: алар кайчаннан бирле укмашканнар икән дә. прокурор белән полковник ни өчен банкирга ярдәм иттеләр икән? Сәбәбе нәрсәдә монын? Бу ярдәмләшү Шубарин Германиягә барганчы ук булганмы, әллә очраклы гына килеп чыкканмы9 Ни әйтсән дә. Америка гражданын урлаганнар бит». Боларнын барысын да ашыкмыйча, сак кына белешергә кирәк: хәзер бай Шубарин да. республика прокуроры да. угрозыск начальнигы да кочлеләр Соңгысын хәтта эчке эшләр министры яки Милли куркынычсызлык министры итәргә дә җыенганнар, дип сөйлиләр. «Ләкин ничек, ни рәвешле белешергә боларны?—йорт хужасы. борынгы Австрия кәнәфиенең таза күнен шыгырдаташыгырдата. гаҗиз калып озак утырды. Кинәт башына бер уй килде. Японецнын абруй-дәрәҗәле кунагын урлап китүчеләрне табарга кирәк—моны берәр акылсызы гына, яки үзен Шубаринга тин. хәтта аннан да көчлерәк дип исәпләгән кеше генә эшләргә мөмкин Әйе. көчлерәк дип исәпләгән кеше, чөнки башкалар Артур белән тартышырга кыймас иде Ташкентта анын кем икәнен җинаятьчел дөнья яхшы белә Әгәр ул Сенатор белән Миршабка әйтми-нитми генә «мәскәүле* белән элемтәгә кергән булса, анын банк эшчәнлегенә башта ук комачауларга тырышучылар белән якынаерга кирәк. Бигрәк тә болганчык заман шул хәзер Шуна күрә ашыкмаска, саклык белән генә эш йөртергә туры килә Шубарин тиз генә кул селтәүчеләрдән түгел—үзен утырган ботакка балта чабарга ярамас. Әгәр, чынлап та. Артур Александрович «мәскәүле» белән бергәләп эш йөртә башлаган булса, анардан йөз чөерергә дә мөмкин . Ә хәзергә... ин әүвәл Миршаб белән очрашып ана бөтенесен дә сөйләп бирергә кирәк. Хаҗәте чыкса. Канзафар һәм җинаятьчел элемтәләр аша Шубарин белән кем тартышырга теләгән дә. америкалы кунагын кем урларга җөрьәт иткән, шуны ачыкламый булмас Шул фикергә килгәч. Сенатор бераз тынычланды, чемоданны исенә төшереп, урыныннан сикереп торды —«Күпме доллар салганнар икән, әле салган булсалар »—дип уйлады ул Чемоланнын авырлыгына караганда, «агач» акчаларны кызганмаганнар бугай, кер бавы белән аркылы бәйләнгән чемодан бу юлы шактый авыр күренә иде Аны ачып җибәргәч. Сенатор ахылдап куйды: чемоданга шыплап... хәзер сирәк очрый торган шоколад конфет тутырганнар! Ул бер мизгелгә югалып калды—бу нәрсә дигән сүз инде? Аннары кулын чемоданның төбенә батырлы, кулы каты төргәккә барып төртелде. Алса—төргәк эчендә ун кам йөзлек долларлар икән' Йөз мен лазлар' Ә бәлки, тагын да бардыр әле? Ул. кабалану-лулкынлануы белән каударланып, чемоданны келәмгә каплады, ләкин башка долларлар юк иде Шулай да сумнар шактый күп. Сенатор күз карашы белән генә чамалап алды «Бер унбиш миллионнар булыр»,—дип куанып уйлады. Хан Акмал сумнарнын да. долларларның да бәясен яхшы белә икән. Сенаторның күнеле күтәрелеп китте, Японсцнын үз кан дошманнары белән элемтәдә булуы ихтималы да күнелен борчымый башлады Ахсаидан килгән әлеге миллионнарны яңадан чемоданга тутыра-тутыра «Хакимлек белән акча кешегә бик нык тәэсир итә шул*.—дигән фәлсәфи фикергә килде ул. Долларларын ул ике тумбалы борынгы язу өстәленең оста гына сейф итеп ясалган махсус тартмасына салып куйды Ул бит Сабир-бобога. Мәскәү адвокатлары белән очрашканнан соң. башкалага үзе барырга вәгъдә итте. Хан Акмалны КГБ казаматларыннан коткаруга үзе җитәкчелек итмәкче иде. менә шунда бу долларлар да. миллионлаган «агач* акчалар ярдәм итәргә тиеш «Агач» акчаларны чемоданга, долларларны сейфка җыеп куйгач. Сенатор «Келәмдәге конфетларны үзем җыештырыйм микән, әллә өйдәгеләрнсн берәрсен» кушыйм микән?»—дип уйланып торганда, телефон янә шылтырый башлады, шылтырау бу юлы чит шәһәрдән шикелле иде. Ул телефонга ташланды Миршаб шылтырата икән. Ул. исәнлек-саулык та. «ничек барып кайттың?»—дип тә сорашып тормады, бер сәгать элек Канзафар борчылгандай, борчылулы тавыш белән — Бик мөһим яңалыгым бар Бер ярты сәгатьтән барып чыксам, каршы килмәссеңме ’—дип сорады Сенатор «ярар* диюгә, сөйләшү шундук өзелде «Бу нинди көн булды сон? һәр яңалык начарлык китерә»—дип сүгенеп куйды ул һәм кухняга ашыкты Иртәнге аш әзерләргә һәм идәндәге конфетларны җыеп алырга әйтәсе бар иде Миршаб сөйләшенгән вакыттан алданрак килеп керде Турылыклы фикердәшенең борчулы йөзен С учроб Әхмәтович тәрәзәдән үк күреп алды. ул анын өр-яна машинасы ишеген дә бәреп кенә япканыннан да кәефсез икәнлеген чамалады. Ә бит Сәлим үзен нинди хәлләрдә дә кулында тота белә. Бер дә Шубариннан ким түгел. Шубаринның ихтыяр көче исә боларга үрнәк булырлык иде. Шулай да, өйгә кергәч. Миршаб Әкрәмхужаевнын хатыны белән ягымлы гына исәнләште, балаларны шаяртып алды. Өр-яна киемле, елмаеп кына сөйләшә торган бу кешенен дә ниндидер борчулы уйлары, хәл ителмәгән мәсьәләләре бардыр дип һич әйтмәссен. Бервакыт Шубарин Сенаторга: «Ир-ат үз борчуларын түкми-чәчми эчендә сакларга тиеш, синен борчуларын өйдәгеләргә дә, туган-тумачаларыңа да өстәмә борчылу гына китерә»,—дигән иде. Өйгә керүгә Миршабнын елмаюы сүнде Ул, әлбәттә, язу өстәле янындагы чемоданны бик тиз күреп алды, хәтта күтәреп тә карады, анда Аксайдан алган акчалар икәнен чамалады, ләкин сораштырып тормады. Миршаб арыган кыяфәт белән кәнәфигә ауды да, үзен борчып торган хәбәрне әйтергә ашыкты: —Син Аксайга киткән кичне мин үз кешеләрем аша искитәрлек яңалык ишеттем: «Лидо»да Шубариннын банкын тәкъдир иткән вакытта анын бик зур кунагын урлаганнар. Теге, синен белән мәҗлестә янәшә утырган американны. Син Сабир-бобо белән очрашкан көнне Шубарин шәһәрнен астын-өскә китереп шул кунагын эзләгән, әмма таба алмаган: американны җир йоткан диярсен. Шуннан искитмәле хәл килеп чыга: республика прокуроры белән угрозыск начальнигы да ничектер моны белеп алалар, юкса американның югалуы турында бернинди дә белдерү булмый. Камалов белән Жураев урлануны гына түгел, кем Артур Александровичның кәефен бозарга теләгәнен дә белеп алалар да, Шубаринга ярдәмгә ашыгалар. Мине бу бик сагайтты: ни өчен әле Камалов Японецка шундый яхшылык эшләргә алынган? Ул бит безнен анын дуслары икәнлегебезне белгәндер, ә мина яна ел алдыннан ресторанда туп-туры әйтте: «Сенатор белән сез мина күп этлек эшләдегез, мин хәзер сезгә исәп ачам»,—диде. Бәлки, Артур Александрович безгә сиздерми генә прокурор һәм борынын теләсә кая тыгарга яраткан полковник Жураев белән бер җырны җырларга җыенгандыр? Әгәр шулай булса, без Японеп белән бик сак эш итәргә, «мәскәүле»гә карата булган уй- ниятләребезне сиздермәскә тиешбез. Чемоданның авырлыгына караганда, Камаловнын язмышы хәл ителгән дип уйларга кирәк—Сабир-бобо өчен прокурорның үлеме хан Акмалнын тормышына тин... Миршаб кинәт тынып калды, аннары өстәлдәге үзләре оныткан чәйнеккә үрелде.. —Әйе, Сабир-бобо бу эшкә акчасын кызганмаган,—диде Сенатор, үзенен Аксайга барып кайтуы һәм, ин мөһиме, долларлары турында сөйләүдән котылганына куанып. Әмма кинәт кенә, ниндидер серне аңлагандай, сискәнеп сорап куйды:—Камалов бу урлануны махсус үзе оештырмадымы икән? Артур га якынаеп, безнен араларны бозу өчен, дим. Бу эшкә полковник Жураев та катнашкан булса, булыр да. Ул шундый табышмаклар оештырырга оста. Безгә барысын да истә тотарга кирәк. Артурны ычкындырсак, күп нәрсә югалтачакбыз, бигрәк тә хәзер, ул банкир булып Европага барып чыкканнан соң. Миршаб фикердәшенә сәер генә карап алды, уйлап та тормыйча: —Син матур фикер йөртәсең, мин дә ул хакта уйланган идем, әмма борчылырга кирәкмидер. Юлдан кайтып керешенә сине борчыйсым килмәде, шунын өчен Шубариннын койрыгына кем басарга теләгәнен белеп тә куйдым. —Йә, кем инде ул шундый кыю кеше? —Законлы карак Талиб Солтанов. Нәргиз яши торган эшчеләр шәһәрчегендә яши. Теге америкалы грузинны да шунда яшереп тотканнар —Димәк. Артур кунагын түләп алырга теләмәгән булып чыга. Алайса Талибка шундый шикле эшкә бару ник кирәк булган’’ —Ашыкма. Башта мин дә шулай уйлаган идем Әмма хикмәт шунда беркем дә кунак өчен хак таләп итмәгән Артурны беләсен. дусты өчен акчасын кызганмаган булыр иде. Хәер, соныннан, кунаклары китеп беткәч, бик каты кыланыр иде—Коста белән Карен хәзер бик дәрәжателәр. Аннары шунысы да билгеле: төнлә Артур дустынын эзен күрсәтүчегә ике йөз илле мен вәгъдә итсә, иртән инде хакны ярты миллионга күгәрә. Юк. эш биредә акчада түгел. —Акчада булмагач, нигә урлаганнар сон? Гадәттә шулай эшлиләр бит. —Мин дә шуны анлый алмыйм шул. ачыкларга туры килер—ни өчен’ Артурнын бездән яшерен серләре күбәеп бара. Хәер, прокуратура белән утрозыскнын урлауга мөнәсәбәтләре юклыгы көн кебек ачык. —Әйе. хикмәтләр бар... Дөресен әйтим, син шаптыратканчы ярты сәгать алдан ук мин моны белгән идем инде,—дип, Сенатор кунагын гажәпкә калдырды. —Ничек белгән идең?—Миршабнын исе китте —Хәтта кем урлаганын да белдеңме'.’ —Юк. анысын белмәдем, әмма Артурнын юлына аркылы төшәргә кыюлык итүчеләрне белешергә тырыштым. Кайбер очракларда аларнын безгә кирәге чыгуы бар Без аларны үзебезнен кубызга да биетә алырбыз —Ә сина кем хәбәр итте’’—дип түэемсехзәнеп сорады Миршаб. —Канзафар. —Мин аны ничектер онытып та җибәргәнмен әле Егет икән! Ана без прокурорны җентекләбрәк күзәтергә кушарбыз. Бәлки. Камаловнын ни өчен банкирга ярдәм иткәнлеге дә ачыкланыр XX Канзафар Рөстәмов Сенаторнын «Матросская тпшина» төрмәсеннән кайтуына бер дә сөенмәде Юк. хәзер үзенә гәвәккат эшләр артачагын аңлаган өчен генә түгел. Ана анын үпкәсе көчле иде гегесс бит Үзәк Комитетта дәрәҗәле урында эшләгәндә аны башкаланын берәр районына яки. олкә- фәләнгә булмаса, берәр шәһарнен прокуроры итеп тә күчерә ала иде—ләкин вәгъдәсендә тормады Ә хәзер Сенатор үзе портфельсез калды—беркем дә түгел ул, шулай да. прокуратурадагы мәгълүматларны җиткереп торырга кушачак. Хәтта элеккедән дә күбрәк сораячак, чөнки Клматов прокурор чагында. Сенатор иректә булса да, үзен иркен тоячак Сенатор бу дөньяда күп гөнаһлы, хәтта кайберләре өчен ана ин югары жәза ла аз булмас иде Төп шаһит Парссгяннын үлеме генә Клмаловны чигенер!ә. бирелергә мәҗбүр итмәс—андый кеше түгел. Сухроб Әхмәтович - Матросская гншина- төрмәсендә утырганда. Миршаб Канзафарны бик күп борчымады, бәлки. Канзафар Сенаторга хезмәт иткән өчендер, ә бәлки. Югары суд кешесенең аны уйлап торырлык вакыты юктыр Камалов анын да койрыгына баскандыр, ул бит Сенатор белән Миршабнын студент елларыннан ук аерылмас дуслар- фикердешләр икәнен белә. Прокурор аларны төрмадәшләр дә итәргә телидер, моны күпләр сизенә иде Татьяна Шиловадан шаккатарлык хәбәр-америкалы грузинны урлап китүләре һәм ин мөһиме—аны табуда банкир Шубаринга прокурорның ярдәме тиюе турында ишетүгә, Канзафар тиз генә Сенаторга шылтыратты, андый хәбәрләрнең бәясен белә иде инде ул Шулай итеп ул үзенен йоклап ятмаганын, уртак эш өчен йөргәнен анлатты Анын әле га! ын бер уе бар иде Сенатор Японлыны прокуратура белән бәйләнешледер дип уйлар да, Канзафарны озакка тьшычлыкта калдырыр, янәсе. Калдырды ди, сина! Икенче көнне үк эшендә телефон шылтырады: Сенатор аны кунакка чакыра, имеш, күптән күренмәгәннәр, бер табактан пылау ашамаганнар икән. Әмма Канзафар анда үзен ничек кунак итәселәрен чамалый иде. Хәер, яна суелган сарык ите белән кызыл догедән пешерелгән пылау бар иде барын. Кунакта ул бер үзе генә булып чыкмады, Хашимов та килгән иде. Табын янында эш турында сөйләшмәделәр, өстән-өстән генә үткәннәр, хатын-кыз, аш-су турында гәп корып утырдылар. Сәясәт, димәк, бүгенге һәм иртәгеге көн турында сөйләшүдән юри тыелып тордылар. Әмма Сенаторның иркен бүлмәсенә күчеп утыруга, сүз нәкъ менә сәясәт, хәл итәсе җитди мәсьәләләр, бүгенге һәм иртәгеге көнгә борылып китте. Үзен пылау ашарга гына чакырмаганлыкларына шикләнә башлаган Канзафар шундук ялгышын аклады, әйе, аны ниндидер бер эш өчен дәшкән иделәр. Сухроб Әхмәтович күчешсез-нисез анардан сораштырырга тотынды: —Мине кулга алыр алдыннан без синен белән прокуратурада яна бүлек— оешкан җинаятьчелек белән көрәшү бүлеге булдырылуы турында сөйләшкән идек. Камалов ул бүлеккә КГБ хезмәткәрләрен җыйган, дидегез. Ул бүлек безне шул чакта ук кызыксындырган иде, хәзер дә кызыксындыра, прокуратурада ул—Камаловнын төп таянычы. Син ул бүлек хезмәткәрләре белән якынлаша алдыңмы? Шунда күчеп эшләргә берәр җаен таба аласыңмы? Канзафар үз фаразынын дөреслеген анлады: «мәскәүле» белән исәп- хисапны өзмичә, Сенатор тынычланмаячак. Бу көрәштә тигезлек булмас— кем кемне җинәр? Әлегә белгән юк. Камалов үзен тезләндерергә ирек куймас, ул андый кеше түгел, аны үлем генә туктата алыр. Канзафар үзе корган тозакта үзе һәлак булган атаклы снайпер Ариф язмышын да, Домбайдан махсус китерелгән «альпинист»нын хастаханәдә ата да алмый харап булуын да белә иде. Юк... Канзафарнын яшисе килә әле. Әмма Ростәмов хәвефле эшләрдән турыдан-туры баш та тарта алмый— Сенатор белән Миршабтан кызгану көтмә, алар маңгаена да, аркана да пуля утыртырга бик мөмкин. Шуңа күрә ул: — Кич мин сезгә җиткергән мөһим хәбәрне нәкъ шул бүлектә ишеткән идем,—диде —Хәтерегездәме, мин анда үземә таныш кыз—Таня Шилова эшли, дигән идем. Сез аны бервакыт «Лидо» ресторанында минем белән күргән дә идегез. Менә шул сүз арасында гына ычкындырып җибәрде. — Бик шәп! Димәк, ул бүлеккә баш тыгар җаең бар. Ә хәбәрегез, чынлап та, бик мөһим. Без аны тиешенчә бәялибез дә—Сенатор өстәлгә алдан ук сөлге белән каплап куелган меңәр сумлык акчалар салынган төргәкне алып Канзафарга сузды.—Алыгыз, ал, сез аңа гына лаек хәзер,—диде. Канзафар бу кадәр юмартлыкны көтмәгән иде, акчаны рәхмәт әйтеп алды да пинжәгенен эчке кесәсенә яшерде. «Йөз мен! Әз түгел, әмма бу тагын да хәвефлерәк эш башкарту өчен алдан түләп кую шикелле. Сизгер булырга кирәк»,—дип уйлады ул, аннары кычкырып сөйләп бирде: —Әйе, мин ул бүлеккә ачкыч яраттым шикелле инде—Таняны анда хөрмәт итәләр. Ләкин көтелмәгән хәл килеп туды: ана КГБнын элекке хезмәткәре, шунда ук эшләүче бер егет— Костя Васильев гашыйк булды. Кыз да ана битараф түгел булса кирәк. Менә шул капитан, хан Акмалны кулга алганда төп төркемгә җитәкчелек иткән егет, Камаловнын да сөйкемле сөяге. Шул каһәр минем эшне бозды да ташлады. Хәзер минем ул бүлеккә күчү мөмкинлегем дә калмады. Камаловнын шәхси боерыгы булса гына инде, юкса мине аңламаячаклар. Ә ул мине өнәп бетерми, нәрсәдер сизенә шикелле, кайвакытларда шундый сөзеп карап-карап ала... —Әйе, туган, күнелле хәл түгел...—дип авыр сулап куйды Хашимов. — Инде максатына ирештен дигәндә генә!—дип ачынып, анын сүзләренә кушылды Сенатор.—Тик син югалып калма, күнеленне төшермә, хатын-кыз күнеле тиз үзгәрүчән була. Һаман да игътибар күрсәт, чәчәкләр, бүләкләреңне кызганма, белмәссен... йомшап та китәр. Шуннан сон ул бүлеккә күчүен аңлашылыр да. Гәп үзеннән-үзе сүрелде, кызыксынулар бетте шикелле Канэафар азарнын үзенә биргән акчаларны кызганганнарын сизенде, әмма акчалар анын кесәсендә шул инде—шунысы куандыра, күңелен жылытып тора иде Яшел кытай чәе «лунь-изинь»ны мактый-мактыи. тагын чөй эчтеләр Чәйләп утыру төгәлләнеп килгәндә генә, Миршаб кинәт сорау бирде: —Канзафар, син Артурга шундый этлекне кем эшләгәнен ишетмәгән иленме ’ Кунак: «Юк, белмәдем, ишетмәдем»,—дип җаваплады Шунда Сенаторда үзен кызыксындырган соравын әйтеп ташлады —Ә син Талиб Солтановны белмисенме'.’ Ул күптән түгел генә Мюнхенда булып кайткан... Икесе дә җавап көтеп Канзафар га төбәлделәр. Әмма үзен кесәсендәге йөз мен акча белән кәрт уйнарга утырган итеп тоючы Канзафар аларнын түземсезләнгәннәрен сизмәде дә. Ул ваемсыз гына: —Талибның Мюнхенда булганын ишетмәдем, ул анда нишләсен, ди? Үзен исә яхшы беләм, ул җинаятьчеләр арасында дәрәжале кеше Бу җавапка ышана алмыйчарак кына. Әкрәмхужаев: —Ә сез танышлармы?—дип сорады. —Әйе, әлбәлтә. Ә сезгә Талиб нигә кирәк булды әле? Мин аңардан да кәттәрәк егетләрне дә беләм.—дип җанланып китте Канзафар. Анын прокурор Камаловка, җинаятьчеләргә күбрәк якынаясы килә иде Юмартлыклары өчен хуҗаларын шатландыруда комачауламас Миршаб белән Сенатор карашып алдылар, ни-нәрсәдер ымлаштылар, әйтерсең. кәрт уйнап утыралар. Сенатор, дустынын ризалыгын анлап, кырыс кына әйтте. — Шубариннын кунагын шул Талиб урлаган инде Канзафар агарынып китте: «Тагын берәр юньсез эшкә буяламмы аллә?— дип уйлап алды. Ул бу ике дуенын Шубаринга яхшы мөнәсәбәттә икәнлекләрен яхшы белә иде. Шубарин аларга нык ярдәм илте бит. Димәк, алар Канзафарны да шул эшкә катнашкан дип уйлыйлар. —Нигә сон ул Шубаринга теш кайраган? Ташкентта Японсцка теше үтәрдәй кеше дә юктыр. Коста бер үзе «узи* автоматыннан Лютыйнын бандасын кырып салганын шәһәр халкы яхшы хәпгерли. Тегеләр «Лидо» ресторанына салым салмакчы булган да, Коста аларны кырып-яндырып га ташлаган. Алламыйм,—дип башын чайкады Рөстәмов. — Менә безнең дә беләсебез килә, ни очен ул Талиб безнен дуска, димәк, безгә дә кул күтәрергә батырчылык иткән? Анын аргында кем тора?—дип сүзгә кушылды Миршаб. аннары Канзафар гына гүгсл. Сенаторда котмә1әндә пинжәгенен эчке кесәсеннән нәкь теге төргәк шикелле йөз мендек торык тартып чыгарды да. аны әләкчегә таба этәрде —Бу сина— миннән. Белешергә тырыш, ул Талиб безнең дуска каршы ни-нәрсә мәтәштермәкче икән? Ләкин Ул белгәннәрен Артурнын тормышына кагылышлы булса да. ин элек безгә ирешергә тиеш Шубаринны вак- тояк белән борчыр!а кирәкмәс. ул бик зур эш башлап җибәрде. Ә Талиб белән нәрсә эшләргә кирәклеген без үзебез белербез. Акладыңмы.’ —Аңладым. Мин сезнен Артур Александрович белән дус икәнлегегезне беләм. Ул мина да ошый Мин Коста белән дә дус. ул төрмәдә утырганда, бик булыштым да үзенә.-диде каушабрак калган Канзафар. әмма акчаны алып кесәсенә яшерергә ашыкты. -Ни өчендер бүген бик юмарт әле болар»,—дигән хәвефле уй бер мизгелгә генә чагылып узды, ләкин ни өчен икәнен уйлыйсы да килми, кесәсендәге ике йөз мен сум күңелен рәхәт кытыклап тора иде. —Инде кадерле дустыбыз Артурны хәвеф-хәтәрдән саклап калу мөмкинлеге тугач, амин тотсак та ярыйдыр,—дип. кулын күтәреп битен сыпырды Сенатор. Өчесе дә табын яныннан кузгалдылар. XXI Кирәкле мәгълүматны Канзафарга җиткергәч. Таня Шилова үзенен дә җитди көрәшкә тартылганын аңлады, ул да үзенә йөкләнгән бурычны үтәргә тиеш иде. Ул шулай ук республика прокуроры башлап җибәргән бу көрәштә килешү дә булмаячагын төшенде: эш бик тирәнгә киткән иде шул. Камаловка рәттән өч тапкыр һөҗүм оештырылу да шуны раслый иде. Хәзер генераль прокурорның дәрәҗәсе чиксез әһәмияткә ия булды. Гоголь урамындагы бинада зур кабинетта утырган Камалов республиканың һәм сәяси, һәм икътисади тормышында үзәк урын тота башлады. Щуна күрә аның кәнәфие күпләрне кызыктыра, шунда менеп утырып, закон кулы белән көндәшләреңне һәм дошманнарыңны җиңүдән дә ләззәтле эш булырмы икән? Камалов көннән-көн төрле яклап үзенә ясала торган басымны тоя. билгеле Әмма аның чит күзләргә күренми торган ныклы таянычы да бар—аны республиканың законлы рәвештә сайлап куелган беренче президенты яклый Ә ул шактый кырыс, алдан күрүчән хаким. Әйтергә кирәк, союздаш республикалар җитәкчеләре арасыннан ин элек ул Горбачевның хыянәтен аңлап алды. Экономист һәм финансист белеме булган, дәүләт һәм хуҗалык эшләрендә зур тәҗрибә туплаган бу җитәкче үзенен анык сораулары белән кызыл авыз Горбачевны һәрвакыт уңайсыз хәлгә куя килде. Анын эшкә ашмас маниловча хыялларын тар-мар итеп, наданлыгын ачып бирә иде. Үчлекле Горбачев моны тиз төшенде, шуңа күрә аны үзеннән ерак тотты, үз тирәсенә вәгъдәсез, һәр сүзгә тиз ышанучан кешеләрне туплады. 1991 елнын августында Горбачевны яклап союздаш республикаларның бер генә Үзәк Комитеты секретаре дә авыз ачмады. Оешкан җинаятьчелек белән көрәшү бүлеге киңәшмәләрендә Камалов еш кына: «Безнен бу карарыбызны президент та хуплар дип уйлыйм».—ди торган иде. Татьяна боларны гел ишетеп торды. Кыз көрәшнен төгәлләнеп килүен, вакыйгаларның куеруын тоеп тора. Мөгаен. Канзафарга даими рәвештә ялган мәгълүматлар биреп торырга туры килер. Ләкин Камаловка ин кирәк чакта көтелмәгән хәл килеп чыкты, прокурорның бөтен планнары чәлпәрәмә килә язды. Таняга бүлектәге хезмәттәше Костя Васильев чын- чынлап гашыйк булды. Моны тирә-юньдәгелөр. шул исәптән Канзафар да сизеп алдылар. Танянын хезмәттәшләре белән Канзафар арасында элек тә якынлык юк иде. хәзер инде яшьтәшләре янына—ул бүлеккә бер йомышсыз кереп йөрергә җай да калмады. Һәммәсе дә Таня белән Костя турында гына сөйләгәндә. Канзафар анда артык кашыкка әйләнде. Ә Таня Костяга Канзафарнын мафия белән бәйләнеше барлыгы, үзенә ана ялган мәгълүматлар биреп тору бурычы куелганлыгы турында сөйли дә алмый. Ә болай Костя көнләшү галәмәтләре күрсәтә дә башларга мөмкин Холык-табигате башка кызларныкы шикелле булса. Таня да. бу ике егетне күзеннән ычкындырмыйча гына, бик якын да җибәрми тота алыр иде. Кызлар һәрчак шулай итә. әмма Шилова кыланчыклана белми, ана шуна күрә кыенга килә. Кызга егерме биш яшь иде инде, анын Урта Азиядәге күпчелек яшьтәшләре балаларын мәктәпкә әзерләгәндә, анын әле чын-чынлап беренче гашыйк булуы гына иде. Мона кадәр үзенә ошаган бердәнбер ир-ат Камалов булды, ләкин бу хисен ул берәр кино героена яки киноартистка мәхәббәт шикеллерәк кабул итте, чөнки ике арада тулы бер чорга тин вакыт ятканын андый иде. Ә Костяда ул, үзе кебек үк, бурычка тугрылыкны. Качаловка бирелгәнлекне тойды. Егетнен җитди ирләр эше белән мәшгуль булуы, башкалар арасындагы абруе кызда горурлык хисләре тудыра иде Хезмәттәшләре дә аларны бертавыштан бер~берсенә пар килгәннәр дип таптылар, бу исә Шилованын хәлен тагын да катлауландырды. Ул үзенен Качаловка: «Гафу итегез, мин Канзафар белән уен уйный алмыйм, минем шәхси хисләрем башкачарак»,— дип әйтә алмаячагын ла аңлый иде. Үзенә ошаган Костяны да югалтасы килми, шул ук вакытта Камаловнын да ышанычын акларга кирәк иде. Татьяна, хатын-кыз буларак, Канзафарнын үз бүлегендәге егетләрдән куркыбрак йөргәнен сизенә иде, ул моны әле Костя белән аңташа башлаганчы ук тойды, ә инде үзләре турында «пар килгәннәр» кебек сүзтәр ишетелә башлагач, шымчы Канзафар алар бүлегенә бөтенләй керми башлады. Әмма мондый чакта шәхси хисләрен хезмәтеннән өстен куйса, төгәлрәге—хезмәт бурычын онытса, Шилова Шилова да булмас иде. Гаҗизлектән үртәлеп йөргән мизгелләрендә, кыз Костя белән үпкәләшү җаен да эзли, бөтсңләйгә түгел, әлбәттә, бары тик ике-өч айга гына. Шул арада вакыйгалар бер эзгә төшәр, бик кирәкле эш очен генә хыянәтче шымчыны прокуратурада тотмаслар, бу хакта бервакыт Камалов үзе дә әйткән иде. Күрәсең Канзафар Рөстәмов прокурор Камаловнын ниндидер яшерен максатларын тормышка ашыру өчен генә файдаланылмый, аны гаепләрлек дәлилләр җыялар булса кирәк Гадел хөкемнән, Сенатор кебек, шуып чыкмасын тагын—Камаловнын авызы бер пеште бит инде. Прокурорның уенча, Канзафар КГБ подвалларында агулап үтерелгән Артем Парсегян урынына гаепләүче төп шаһит була алыр иде, мөгаен. Кыскасы, Канзафар да, Татьяна да араларын бозмаска тиешләр, аларга шулай кушылган. Ләкин моны ничек тормышка ашырырга сон? Беренче булып Татьяна Шилова Канзафар белән даими очрашып тору җаен тапты. Юристлар эше бик мәшәкатьле-матавыклы эш; төрле карарлар, закон проектлары, указлар, күрсәтмәләр язу өчен генә дә тау-тау кәгазь сарыф ителә; ә инде җинаять эшләренә багышланган күп томлы документлардан күчермәләр, өземтәләр алулар турында әйтеп торасы да юк. Татьяна эшли торган бүлектә дә кәгазь боткасы, анда да әле берәр күчермә, әле берәр өземтә гел кирәк булып тора, җитмәсә, аларны югарыга сәгате- минутында ук. ашыгыч әзерләп тапшырырга кирәк—хет ярыл шунда! Хаҗәте чыккан саен Шилова прокуратура подвалында күбәйтә торган техника белән эш итүче егет янына йөгереп төшә. Әмма анда бер ул гына йөгерми, башкалар да йөгерә—барысына да кәгазьләр бик тиз кирәк Элегрәк Таня мондый чакта Ханзафардан ярдәм сорый иде Чөнки Канзафар көчле ксерокс аппаратында эшләүче Олугбәкне еш кына юл уңаенда үз машинасы белән йә эшкә алып китә, йә алып кайта иде Шул ксероксны исенә төшергәч. Шилова Ханзафарны үз максатларында файдалану җаен тапты да инде Ул. шик- шобһә уятмыйча гына, күбәйтеп алу өчен дигән булып, ялган мәгълүматларны ун-егерме минутка ксерокска калдырып горачак. Ханзафарга алар белән танышырга шул вакыт җитәргә тиеш. Әмма моны башта Камалов белән сөйләшеп-килешеп эшләргә кирәк булыр Шундый карарга килгәч, кыз бу эшне сынап карарга булды Ханзафарны күрмәгәненә дә айдан артык иде, ә Камаловнын Рөстәмовка бирелергә тиешле ялган мәгълүматлары тагын җыелгандыр, бәлки Костянын юк чагы—ул ике республика чигендәге бер аяусыз рэкетирлар бандасын тоткарларга чыгып киткән иде Кәгазьләре арасыннан «Яшерен» дигән тамга сугылмаган берсен алып. &з алдан шылтыратып-нитеп тормыйча гына, Таня Канзафар эшли торган өченче катка күтәрелде—анын егет янына кинәт кенә барып керәсе килде. Рөстәмов ишеген ул ваемсыз елмаюлы йөз белән ачып жябәрмәкче булып үзенә таба тартты. Ләкин ишек бикле булып чыкты, юкса әле ярты сәгать элек кенә ул Рөстәмовнын прокуратурага кереп килгәнен күргән иде. «Берәр түрә чакырткандыр, мөгаен, үзен»,—дип китеп бармакчы гына булган иде, бүлмәдә кемнеңдер кыштырдаганын ишетте. Бүлмә эчтән бикләнгән икән. Ул ишекне шакыды: —Канзафар, бу мин!—дип күңелле генә кычкырды. Эчтә ниндидер тимер бәрелгән тавыш ишетелде, өстәл шыгырдап куйды, аннары кемдер ашыгып ишеккә таба атлады да, аны ачып жибәрде. Ул Канзафар иде, йөзендә бераз каушау да шәйләнә. —Ә мин сине берәр чибәркәйне шкафына яшереп маташасын дип торам тагын,—диде Татьяна, бүлмәгә керә-керешли, аннары өстәл астына иелеп караган булды. Аның кыланышлары бик табигый, матур килеп чыкты, Канзафарнын йөзен картайтып торган каушавы да бетте. —Әйе, менә чалбарның «молния»се кәжәләнә иде, шуны төзәтеп маташтым,—диде ул, ниһаять, исенә килеп һәм Татьянага утырырга урын тәкъдим итте. «Чалбар төзәтү өчен артык зур тавыш булды шул»,—дип уйлады Шилова, үзе булмаганча кыланчыкланып гозерен әйтеп салды: янәсе, менә шушы кәгазьне тизрәк күбәйтеп аласы иде. Үзенең: «ишек бикләп, син юньсез нәрсә эшли иден, өстәл тартмана нәрсә яшерден?»,—дип бик сорыйсы да килде. Өстәл өстендә ниндидер приборның «Сони» дип язылган капкачы ята иде. Анын Канзафар яшергән әйбернеке икәнен сизенсә дә, кыз ни-нәрсә икәнен тәки анлый алмады. Артык кыланчыкланып, елмаеп торырга теләге юк иде инде, чыгып китәргә җыенып, урыныннан кузгалды. Канзафар исенә килгән иде инде, Сенатор белән Миршабнын, өйрәткәннәрен хәтерләп, Танядан китми торуын сорады. Ачык сейф ишеген гәүдәсе белән каплап, бик матур тартмалы итальян конфеты «Амарегго»ны алды да кунагына сузды: —Бик тәмле, диләр, чибәр кызлар өчен махсус эшләнгән... Татьяна, рәхмәт әйтеп, бүләкне алды да чыгып китәргә ашыкты, хәзер инде егет белән яңадан теләсә кайчан аралашу мөмкинлеге туган иде. Канзафар да шундыйрак уйда булды, шулай да дивар аша тыңлар өчен ясалган аппаратның капкачын яшергәндә, борчылып та куйды: Шилова өстәлдә яткан капкачны күреп, шикләнмәдеме икән сон? «Молния» төзәттем» дигән сүзләргә дә ышанып җитмәгәндер инде. XXII Телевидениедән «Шәрекь» банкының ачылу тәкъдирен күрсәткәннән сон, ун көн үтте дигәндә, Шубаринга ишелеп-ишелеп тәкъдимнәр, төрле җирләрдән үз капиталларын-байлыкларын шул банкта сакларга теләүчеләр ташкыны агылды: шылтыраталар, шәхсән үзләре килеп чыгалар, факс аша тапшыралар иде. Бу кадәр көтелмәгән тәкъдимнәр Артур Александровичның күңелен күтәреп җибәрде, ул бит, Гвидо Лежаванын урлануы кин катлауга ишетелсә, әле ачылып та җитмәгән банк изоляциядә калыр дип курыккан иде. Бәлки, америкалы грузинны урлау да нәкъ шул максатлардан чыгып эшләнгәндер— житди, саллы байлыгы булган кешеләрне читләштерергә теләгәннәрдер, әгәр шулай булса да. ул мәкер барып чыкмады: акча су кебек агып керә торды. Артур Александрович, аларнын кайсы төбәкләрдән, кемнәрдән булуына карап, республиканың бик куәтле оешмалары анын белән хезмәттәшлек итәргә җыенганын аңлады Компьютер дисплеенда һаман да арта барган исемлекне күреп куана иде Шубарин. Ул өлкәдәге теге яки бу зур завод, берләшмә, эше гөрләп бара торган хуҗалык, трест, конперннарнын кемнәр кулында икәнен яхшы белә. Тәкъдимнәр анын үзен күреп белгән Ташкент. Бохара. Жизак кебек җирләрдән генә түгел, ин ерак төбәкләрдән—Каракатпакстан. Харәзм. Сурхандәрья. Кашкадәрьялардан да керде Хәтта Кыргызстан. Казакъстан, Алтайда яшәүче немец җәмгыятьләреннән дә хәбәрләр бар иде Ул инде пай тотучыларның еллык җыелышында төбәктәге күп кенә абруй- дәрәжәле кешеләрне үз күзләре белән күрде Байтак кына көндәш төркемнәрне дә аралаштыра һәм берләштерә торган көч акча икән! Һаман арзаная барган акчаларын һәммәсе дә югалтмаслык эшкә салырга тели, һәммәсе дә булган байлыгын икеләтергә-өчләтергә хыяллана, валюта табышы атырга омтыла. Теге чакта, чит илгә китүчеләрнең беренче дулкыны белән. Шубариннын күләгәле икътисадта озак еллар бергә эш йөрткән дусты Гвидо Лежава Америкага китеп барды. Киткәндә Шубарин ана. яна урында эш башлап җибәрергә дип, әҗәткә өч йоз мен доллар бирде. Бу акчаны Гвидо бик оста, әйтергә кирәк, хәтта талантлы тотты. Шул ук елны Мәскәүдә бер уңышлы эштән сон Шубариннын долларлары миллион ярымга җитте, ул шул санла тукталып калды. Үзенә файдасыз бу акчалардан чит илләргә китүче дусларына сирәк кенә әҗәткә дә биреп торды, әмма Гвидога биргән чаклы зур сумманы башка беркемгә дә бирмәде Банкнын һәм үзенен шәхси финанс хәлләре өчен Шубарин кайгырмады, дөресрәге, ул аны гына ерып чыгарлык иде. Аны банк тирәсендәге ыгы- зыгы борчый, озакка сузмыйча, шуны хәл итү мөһим иде Прокурор Камаловнын банкка килеп китүе һич уеннан чыкмады Прокурор белән монәсәбәтләрне дә тизрәк чишәргә кирәк Ул Шубаринга ярдәм кулы суза, бар белгәнен, бигрәк тә «Шәрскь» банкы турындагы мәгълүматларны әйтеп бетермәсә дә. хезмәттәшлек итәргә чакыра. Хәер, прокурорга үпкәләп торасы юк. Шубарин үзе дә законлы карак Талиб Солтановнын Мюнхенга ни өчен килеп киткәнен әйтмәде бит Ни очен Гвидо Лсжаваны урлаганнары турында да—ләм-мим! Ә Камаловны нәкъ менә шул «ни өчен* күбрәк борчый иде Ләкин Шубарин үзе. Сенатор белән Миршабның киләчәк планнарын белмичә торып, прокурор ничек кенә теләсә дә, банкка нинди генә куркыныч янаса да. аңа эчендәгесен сөйләп бирергә теләмәде. Ул һәрвакыт үз көченә генә гаяна, үзенә генә ышанырга гадәтләнгән, бер вакытта да дәүләткә ышанмады, аннан ярдәм көтмәде. Ул бит хәзер дә. сәбәпсез-нисез генә. Камаловка үте Мюнхеннан кайтканнан сон аңа бер билгесез кеше шылтыратканын, күптән түгел «Бавария» стадионында кем беләндер очрашканын исенә төшереп, хәзер, банк җитәкчелеге тупланганда, идарә әгъзалары арасында аларнын да бер кешесенә урын даулаганым сөйләп бирә алмый иде Теге әрсез кеше белән Шубарин кискен сөйләште, аны сүзендә тотарга тырышып —Ә кем өчен ул урын ‘—дип сорады Әмма бу юлы анын әңгәмәдәше тәҗрибәле кеше булып чыкты, ул тыныч кына җавап бирде: —Сезнең ризалыгыгызны алгач әйтербез Хәер, ул кеше, бәлки, сезгә таныш та булып чыгар Шубаринга бер-икс кон уйланганнан сон гына сөйләшергә кирәк иде, ә ул шунда ук шактый кискен-каты сөйләшә башлады —Банкны кайбер илләрдә чиркәүгә тиңлиләр, ә чиркәүдә кеше серләрен ачмыйлар. Минем өчен дә болар изге нәрсәләр. Шулай икән, идарәдә түгел. 1лди урында да сезнен кеше булмас, мин үз командам белән генә уйныйм О инде Мюнхендагы стадионда очрашуга килсәк... Әгәр дә анык тәкъдимнәрегез булса, керегез, сөйләшербез. Банк якын көннәрдә ачылачак. Үзе янына шулай чакырып, ул койрыгына баскан кешеләрне белергә теләде. Аларны матур итеп кенә каршы да алыр иде. Ләкин анын чакыруын кабул итмәделәр, рәхмәт әйтеп, сүзне бетерделәр. Икенче көнне, чама белән шул ук вакытта, яңадан телефон шылтырады, кичәге тавыш яна тәкъдим ясады. Шубарин каян шылтыратканнарын белергә теләп, номер күрсәткечтән юкка гына эзләп маташты—кичәге кебек үк, телефон-автоматтан шылтыраталар иде. Бу юлы да сүзне бик артык озайтмадылар: —Без, Артур Александрович, киңәштек тә,—диде телефондагы тавыш тыныч кына,—шундый карарга килдек: әгәр сез безнен вәкилне эшкә алмыйсыз икән, ул чагында үзегезгә акча салып торучылар һәм акционерлар турында безгә даими хәбәр итеп торырга тиеш буласыз. Сүзнен ни-нәрсә турында икәнен аңлыйсыздыр: аларга акча каян керә, алар аны кая күчерәләр? Күп акчалар кайсы көннәрдә керә дә, кайсы көннәрдә алына? Һәм, әлбәттә, вакыт-вакыт күп акчалар күчерелә торган безнең ике-өч фирмага да күз- колак булырга кирәк. Шубарин, ачуыннан кайнап чыгарлык булса да, тыныч кына тынлады, «Бавария» стадионында сөйләшкән кебек, тыныч кына жавап та бирде: —Без янадан кичәге сөйләшүне кабатлыйбыз шикелле, ә кичә мин сезгә кистереп әйттем—юк! Әгәр дә мин сезнең шымчыгызны алмыйм икән, ни өчен шул ук мәгълүматларны хәбәр итеп торырга тиеш әле? Мин бит банкнын минем өчен чиркәү шикелле үк изге булганын, ни-нәрсә генә булса да, мәхәлләмә йөрүчеләрне сатмаячагымны әйткән идем инде. —Сезнен кирелегегез кыйммәткә төшәргә мөмкин,—дип бүлдерде аны телефондагы кеше. — Бәлки, шулайдыр. Мин анысына да әзер. Кабатлап әйтәм, мин бары тик Мюнхенда булган сөйләшүгә генә кайта алам, калганына—юк. —Кара аны, Японец, оттыра күрмә, ин әүвәл без синен бәйрәмеңне бозарбыз...—шуннан сон сөйләшү көтмәгәндә өзелде. Шубарин, әлбәттә, «Лидо» ресторанында куркынычсызлык чараларын күргән дә иде, ләкин барыбер Гвидоны урлап алып киттеләр. Теге каһәрләр тәки сүзләрендә торды, хәзер жавап гамәлне ул эшләргә тиеш иде. Әгәр прокурор Камалов Талиб Солтановнын Шубаринны Мюнхенда эзләп тапканын белешкән булса, казна караклыгы өчен Урал төрмәсенә унбиш елга утыртылган Заркәнт партия өлкә комитетынын элекке секретаре Әнвәр Абидовичнын да килеп киткәнен дә иснәнгән булырга мөмкин. Моны турыдан-турымы, әллә читләтепме, тиз генә ачыкларга кирәк иде. Хәер, прокурор Камалов килеп киткәч, Японец. Әнвәр Абидович белән даими очрашып торучылардан сорашып, мамык Наполеонының исән-сау. элеккечә каптеркада кием-салым биреп торганын белде. Ул кешеләр исә тоткыннын Мюнхенда булганын уйларына да китерә алмый иде. Шулай булырга тиеш тә. чөнки Әнвәр Абидовичнын Германиягә килүен югары дәүләт мәнфәгатьләре белән әзерләгән иделәр. Дөресрәге, бик көчле махсус оешмалар эше иде бу. Алар тотынса, нык тотына инде. КПСС Үзәк Комитетынын элекке эшләр идарәсе управляющие Николай Кручинанын сәер үлеме дә шуны раслый. Тагын шундый күп белүче зур түрәләрнең дә берничәсе жан тәслим кылдылар ич. Ләкин СССР таркалганнан соң. Шубарин да булышырга вәгъдә биргән шикле эшләргә Әнвәр Абидовичны тарту бик хәтәр иде. Әнвәр Абидовичнын Мюнхенга барып кайтуы турында уйларга да уйларга кирәк әле. ул бит карак Талиб Солтанов түгел сиңа. Әгәр дә Камалов мамык Наполеоны белән очрашканны белеп, банкка шәхсән үзе килеп чыгарга уйлаган булса, мөгаен, Японецны кемнәрдер яки ниндидер вакыйгалар китереп кыскандыр Монысы да бик булырга мөмкин Ләкин Ка.м&тов банкирнын Сенатор һәм Миршаб белән якынлашуын теләми, ике арага таяк тыгарга тырыша. Шуна күрә ул, прокурор Азлархановны Сухроб Әкрәмхужаев үтергән булырга да мөмкин, дигән фикергә ишарәли, анын докторлык диссертациясен тикшереп, дәлилле бәя бирә. Талиб Солтанов турындагы мәгълүматларны да жыеп бетерәсе бар Анын Радиальная урамындагы Гвидоны яшереп тоткан йортыннан чыгып киткәндә. Камалов ана янап әйтте бит: «Ә синен белән без ате сонрак сөйләшербез, хәзергә синен кайгын юк».—диде. Әйе. Талиб өстеннән җитәрлек мәгълүматлар җыелган иде инде, ләкин ин кирәклесе әле юк: анын артында кем тора икән? Шуны ачыклыйсы бар Ә кичә Коста Талибнын көтмәгәндә генә Мәскәүгә очканын хәбәр итте. Әгәр дә ул шуннан Германиягә сыпыртырга уйласа? Банк ачылды бит инде. Шубарин аны тәкъдир итү алдыннан телефоннан сөйләшкән тавышы таныш түгел кешегә «Әгәр эшлекле тәкъдимнәрегез булса, «Бавария» стадионындагы сөйләшүгә әйләнеп кайтырга әзер мин—керегез»...—дигән иде Димәк. Мәскәүдәге чеченнар белән элемтәгә керерг ә туры килә, алар күптәннән инде халыкара«Шереметьево» аэропортын үз кулларында тоталар, Талибнын немецларга очып киткәнен да күреп калганнардыр, шәт. Әйе, Мәскәүдә яшәүче чечен егете Хужа белән кичекмәстән бәйләнешкә керү зарур Инде Ташкентка кайткач, Гвидо китеп, прокурор Камалов белән очрашканнан сон. Шубарин ин югары даирәләрнең ярдәменнән тыш үз ниятен—КПСС акчаларын чит илдән кайтаруны хат итеп булмаячагын ачык аңлады. Аңа булышырлык кеше әлегә бер Камалов кына, әгәр ана мөрәҗәгать итсә, банкның бу эшләре турында да сойләп бирергә кирәк булачак Ул эш исә беркем тарафыннан да тикшерелмәскә, телгә кермәскә, бары тик дәүләт мәнфәгатьләре белән генә бәйле булырга тиеш. Ләкин прокурор Камаловнын шундый карар кабул итәрлек вәкаләтләре бармы икән сон?! Шубаринны борчып торган бу мәсьәлә көтмәгәндә кинәт кенә бик кискенләшеп китте, ана уйланып торырлык вакыт та калмады Бер көнне эш бүлмәсендә телефон шылтырады, таныш тавыш ишетелде: —Эшләрең ничек, Артур? Банкын ачылу белән котлыйм, безнен сөйләшүне оныт малынмы'* Кире уйламадыңмы? — Юк. онытмадым —Яхшы. Алайса, алдагы атнанын ахырларында синен Италиягә барып кайтуын кирәк булыр. Анда бер бик абруй-дәрәжате банк үзенен оч йоз еллыгын үткәрә. Сина. Үзбәкстан финансисты буларак, рәсми чакыру килер Ул банк күптәннән безнен очен эшли, без аны ике мәртәбә бөлгенлектән коткарып калдык. Миланга матур гына барып житүенне телим, бәлки, шунда очрашырбыз да әле. —сойләшү ничек башланган бу лса, кинәт шулай өзелде дә Рәсми рәвештә төрмәдә утырырга тиешле Әнвәр Абидович— мамык Наполсоны шылтырата Телефон трубкасын куйгач. Шубарин өстәл календарена карап атлы— Итатиядә очрашырга атты атна калган икән Вакыт җитәрлек шикелле лә, ләкин аның ниятләрен тормышка ашырырга әзрәк шул. Әлбәттә, чынлыкта ул хатыктан талап җыелган акчаларны КПССка кайтарып бирергә җыенмый, бары тик илгә кайтару кирәк иде Мәсьәлә шунда—ничек кайтарырга? Анын бер киңәшер, уй-ниятләрен уртаклашыр кешесе дә юк шул, ә сораулар туа тора. Ташкентка кайтып керүгә үк ул суверен дәүләт башкатасына кайтканлыгын тойды: бу һәр адымда сизелә, вакытны бушка үткәрмәгәннәр икән Ул беренче көннәреннән үк яна хакимиятнең эш-гамәлләрен, анын ин кирәкле даирәләрен анларга-ачыкларга тырьшпы. Ул белгән кешеләрдән бары прокурор Камалов кына үз урынында нык утыра, шул гына Шубарин гамәлгә ашырырга тиешле әшнен зурлыгын бәяли алыр иде. «Камалов президент белән якынрак мөнәсәбәттә булса икән»,—дип уйлый кайчакларда Шубарин, «мәскәүле», кирәксә-кирәкмәсә җитәкчеләр күзенә күренеп, Ак йортка еш барып йөрүне яратмый. Кем президентка иркен кереп йөри ала. кемнәрне ул якын итә— болар бик тиз беленә, ә Камалов андыйлар рәтендә түгел, хәер, президент анын эшенә дә канәгатьсезлек белдерми. Бәлки, Ак йортның каты куллы хуҗасы республика прокуратурасында үз эшен яхшы белгән, холкы белән ана тартым кеше утырганын тоядыр. «Әгәр дә мин президентны элек Рәшидовны белгән кебек яхшы белсәм, минем ниятемне ничек кабул итәр иде икән?»—дип уйлады бервакыт Шубарин, ләкин бу фикереннән шундук кире кайтты. «Якламастыр, мөгаен»,—диде. Талап җыелган байлыкны чит илдән кайтару теләген хупласа да, аннары хәл итеп булмаслык мәсьәләләр һәм күнелсезлекләр генә килеп чыгар. Яшь республикага һәм анын беренче президентына зыян гына килер. Бездә шулай бит: ит яхшылык—көт явызлык. Шубариннын башында ни өчендер «Чернобыль афәте» дигән сүзләр әйләнә иде. Нәкъ шул көннәрдә бер яшьләр газетынын беренче битендә симез хәрефләр белән эре итеп җыелган мәкалә исеменә тап булды ул: «Урта Азия республикаларында һәм Казакъстанда «Чернобыль» дип атала иде ул мәкалә. Сүз Урта Азия һәм Казакъстанда яшәүче халыкларның бишеге булган Арал диңгезе һәм анын фажигасы турында бара иде. Шубарин үз күзләренә үзе ышанмый торды—бу бит нәкъ ул эзләгән әйбер. Арал күле үлеп бара, дөньяга танылган галимнәр фикеренчә, Арал фаҗигасенең тәэсире бик еракларга таралачак, ул да Чернобыльга тин булачак, хәзер үк инде ерактагы Алтай халкы да, Оренбург якларындагы игенчеләр дә, Әзәрбәйжаннын Ленкораньдагы яшелчәчеләре дә җәфалана—кибеп барган күл төбеннән купкан тозлы тузан давыллары ул тирәләргә дә барып җитә икән. Мәкаләдә бу экологик һәлакәтнең гаеплесе КПСС икәнлеге, анын хужалык итә белмәве, кешеләргә һәм табигатькә төкереп каравы, үзбелдеклеләнеп, надан карарлар кабул итүе дә ачык әйтелгән иде. Гөлчәчәкләргә күмелеп утырган төбәккә Хрущев чорында бер генә үсемлек—мамык утыртылып килде. Төбәк терлекчелектән, бакчачылыктан, игенчелектән, чөгендер игүдән йөзем үстерүдән мәхрүм калды. Йөзләгән мен гектардагы алма бакчалары, чикләвек әрәмәләре, тәмәке басулары, көнбагыш, җитен, киндер кебек май бирә торган үсемлекләр, алар белән бергә умартачылык та юк ителде. Яр буйларында яшәүче кешеләрне ашатып-эчертеп торган Сырдарья белән Амудәрья—Урта Азиянен ике бөек елгасы бер җәй эчендә үз суларын тамчысына кадәр мамык игүгә биреп бара башлады. Бу елгалар эчке диңгез дип аталган Аралга гасырлар буе коеп торганнар, шул тирәләрдә иркен-мул, ямьле тормыш алып барырга ярдәм иткәннәр. Ә хәзер, аларнын суы килми башлагач. Арал күз алдында кибеп бара. Су анын элекке ярларыннан дистәләрчә, ә кайбер урыннарда хәтта йөзләрчә чакрымнарга киткән, хәзер инде елгаларда үзләрен коткаруны көтәләр. Мәкаләдә халыкара белгечләрнең Аралны терелтү өчен кешелек дөньясы күпме капитал сарыф итәргә тиешлеген күрсәткән саннар да бирелгән. Ин арзаны дигәненә дә, әгәр кайтарып алып булса, КПСС урлап туплаган акчаларда бер өлеш эшкә генә җитәсе икән. Кешелек большевикларның тәҗрибәләрен ерып чыгу өчен озак еллар интегәчәк әле. Бу газет мәкаләсе Шубариннын күңелен күтәреп җибәрде. Аралны коткарып калу идеясе, бәлки, прокурор Камаловны хөкүмәт дәрәҗәсендә яклау эзләп карарга да этәрер, калган ягын, тәвәккәлләп, Шубарин үзе майтарып чыгар иде. Тагын бер әһәмиятле шарт бар: чит илләрдән беренче зур суммалар кайтартылу белән Әнвәр Абидович төрмәдән азат ителергә тиеш, монысын Миланда сөйләшүләрдә ачыклап бетерергә кирәк Әлеге тоткынны иә Мюнхенга, йә Миланга китерүне бернинди киртәләрсез-нисез башкарырга көчләре җиткәч, Әнвәр Абидовичны азат итү дә көтелмәгән хәл булмастыр. Хәзер бит бик күпләр, хәтта үлемгә хөкем ителгәннәр дә иреккә чыкты Әгәр Үзбәкстан прокуратурасы элекке КПСС акчалары дип. банкнын законсыз валюта эшләрен тыйса, ул акчатар артында торучылар ин әүвәл мамык Наполеонын юк итәчәкләр Чөнки ул бит шундый хәтәр эшне ерып чыга алырлык кеше Шубарин дип ышаныч белдергән иде Шүна күрә Шубарин Әнвәр Абидовичны өенә кайтарып, аннары ышанычлырак урынга яшермичә торып, акча эшләрен түгәрәкләмәскә булды Бу вариантны ул Миланда гына түгел. Ташкентта да Камалов белән сөйләшеп хат итәргә җыена иле. XXIII Хан Акмалнын Мәскәү адвокатларын Сухроб Әхмәтович оч кон көтте— әллә башкалада тоткарландылар шунда, әллә Сабир-бобо үзләренә берәр яна сынау оештырды, ә бәлки, ач башкаладан сон Аксайда типтереп яталардыр Мәскәүдә хәзер бик рәхәт түгел, иксез-чиксез илнсн һәр почмагыннан муллык елгалары агып тормый, ә Аксайда һәрвакыт ханнарча кунак итәләр Бер-ике кон тауларда, тыюлыкларда саф һава сулап өч-дүрт шарлавыкны карап туйгач, бай табын— дәстархан янына кайтып утыру күнслле. әлбәттә—хәзер мондый мәҗлесләрне кесәсе бик катын байлар гына үткәрә Сенатор үзе дә Аксайда үткәргән көнен татлы игеп искә ала. тауларга менеп, аучылар йортында булырга вакыт калмавы гына кызганыч Аны кайчандыр хан Акмал үзе шунда кабул иткән иде, һәм, ниһаять, бер-берләре белән аңлашып кул сугышкан иделәр. Ниһаять, дүртенче көнне, ул инде Сабир-бобо белән элемтәгә керергә җыенганда, иртән иртүк телефон шылтырады Мәскәү юристлары Нәманган поезды килеп туктаган Коньяк вокзалдан шылтыраталар һәм очрашырга телиләр икән. Бер сәгатьтән сон Сухроб Әхмәтович аларны табын янында сыйлап утыра иде инде Сенатор хаклы булып чыкты: кунакларны» сый- нигьмәтле Аксайдан тиз генә китәселәре килмәгән, атар, бер-берләрен бүлдерә* бүлдерә. үзләрен ничек кабул иткәннәрен сөйләп утырдылар Аннары самолетка утырып киткәнче, мәхәллә чәйханәсендә. Сухроб Әхмәтович пешерткән пылауны ашап атырга гына бүленеп, көне буе хан Акмалны нинди юллар белән азат итү мөмкинлеге турында сөйләштеләр Вакыт та. вакыйгалар да Акмал Арипов файдасына иде. Әгәр дә аны- партиянен Зәркант өлкә комитеты секретарен хөкем иткән шикелле, тиз кулдан гына хөкем итсәләр, бәлки, ин югары җәзага да тартырлар иде Бик күп елларга хоксм итсәләр дә. ул чагында Арипов чиксез шат булыр иле. чөнки алты ел элек тә суд очен материаллар җитәрлек, үз сүзләрендә нык торучы шаһитларда йөзләгән булды, әмма СССР Прокуратурасы ашыкмады Ул вакытта тиздән илне таркатырлар, Ариповны топ гаепләүче булган С СС Р Прокуратурасы да ил белән бергә юкка чыгар, дигән у й беркемнең лә башына килә алмас иде Озын-озакка сузылган тикшерү дәвамында прокуратура хан Акмалга алты йөз томлык җинаять эше кузгатып, йөзләгән шаһитлар эзләп тапты Адвокатлар менә шул шаһитларны ныклап талкырга тиеш булдылар Барлык томнарны җентекләп өйрәнеп, кузгә-куз очрашуларның видсоязмаларын карагач, алар үз сөйләгәннәрен үзгәртергә мәҗбүр итеп булырлык шаһитларның исемлеген төзеделәр Хәер, дөресен әйткәндә. Аксай ху җасына каршы сүз сөйләрдәй кешеләр үзгәртеп кору елларында кимегәннән кими бара иле Адвокатлар төзегән исемлектә күбесенчә хан Акмалга ниндидер үче булган ин үҗәт кешеләр генә торып калды. Шаһитлар нигездә Аксайдан һәм якын кышлаклардан иде, Нәманганнын хан Акмал тарафыннан бик каты кыйналган берничә түрәсе дә бар. Тагын Ташкенттан һәм өлкә газетыннан килгән бер-ике журналист орденлы хуҗалыкта хөкем сөргән тәртипсезлеютәр турында нәрсәдер язарга уйлый иделәр. Шаһитларның исемлеге күптән, әле адвокатларның Аксайга беренче килүләрендә үк, Сабир-бобога бирелгән иде. Тыңлаусызларын «тәрбияләү» өчен. Бу исемлектән тыш Сабир-бобо Акмал Ариповка каршы сөйләгән шаһитларның чыгышларын да алды. Хәзер инде бер дехкан да ана: мин болай дип сөйләмәдем, хәтерләмим, дип әйтә алмаячак. Тикшерүчегә ике катлы ишек артында сөйләгән сүзләренең Сабир-бобога билгеле булуы аларны шаккатыра иде. Алар көчле белән көрәшмә, дигәннең хак булуына янә бер кат ышаналар. Берәрсе өстеннән жалу язсалар, шул ук кеше жалуынны үзе тикшергәнен күрә иделәр. Үзгәртеп корунын барып чыкмавы кешеләрнен күңелләрен төшерде, ә бит аңа зур өметләр багланган иде. Димәк, һәммәсе дә үзенең иске эзенә кайтып төште. Кешеләр, Сабир-бобо бик басым ясамаса да, ул киңәш иткәнчә язып бирделәр, ә аны Мәскәү адвокатлары өйрәтеп куйган иделәр. Шулай да кайсыберләрен куркытырга, кемнәргәдер чаралар күрергә дә туры килде. Икенчеләрен юмаладылар: кемгәдер сарык бирелде, кемгәдер—акча, кемгәдер— берәр җылы урын, кемнәрнеңдер балаларын институтка урнаштырырга булыштылар. Шаһитларның барысы да диярлек үзләренең элекке сүзләреннән баш тартты, шул хакта үз куллары белән язып та бирделәр; хәтта журналистлар да, мәкаләләрен кире кагып, безне бутаганнар, илнен алдынгы хуҗалыгындагы тирән үзгәрешләрне аңлап җиткермәгәнбез, дип язып чыктылар: кыскасы, Мәскәүдәме, Ташкенттамы суд була калса, адвокатлар ана әзер, гаепләү эшен бик нык какшаттылар, әгәр, дөрес хәрәкәт итеп, үзләре һөҗүмгә күчсәләр, һәммәсен дә сәяси яктылыкта күрсәтергә булыр—димәк, эшне алар отачак иде. Сенатор, Мәскәү адвокатларына вәгъдә иткәнчә, кирәкле кәгазьләрен өч көндә әзерләп бетерде дә юлга жыена башлады. Вакыйгалар шул кадәр тиз алмашына, кем әйтмешли, «абыстайлар куерган»: тагын берәр түнтәрелеш булса, бернинди яклаулар-юлламалар да,—ялганнарын әйткән дә юк инде,— хан Акмалга ярдәм итмәс, шуны белгән Сухроб Әхмәтович шуна күрә ашыга иде. Ләкин, Мәскәүгә китеп барганчы, Сенатор Шубариннын Камалов белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга теләде. Әгәр дә алар арасында бәйләнешләр булып, алар нинди дә булса бер фикергә килсәләр, ул шунда Мәскәүдә үк яки әле самолетта ук Шубаринны хан Акмал алдында начар яктан күрсәтергә тырышыр, аларнын араларын бозар. Иреккә чыккач, Аксай хуҗасы яңадан үз көченә керер. Сухроб Әхмәтович моның шулай булырына шикләнми, шуна күрә дә җәберләнгән Ариповны «Матросская тишина» төрмәсенең капка төбендә үк каршы алырга тели иде. Ләкин Шубарин белән Камаловнын бәйләнешләрен капшап, нинди дә булса шикләнерлек эшләрен, никадәрле тырышып караса да, Канзафар таба алмады, үзенә йөкләнгән бурычны үтәп чыгарга жай тапмады. Хан Акмал белән Шубариннын араларын бозу ниятен Сухроб Әхмәтовичка калдырып торырга туры килде. Беренчедән, тегеләрнең аралашулары күптәннән килә, икенчедән, Аксай хуҗасы Шубаринны һәрвакыт югары бәяли, аның көчен белә, тагын иң мөһиме шул: ул анык дәлилләр китерүне сораячак, ә дәлилләр юк иде. Аннары, вакыйгаларны ашыктырмау да хәерле, ашыккан-ашка пешкән, ди. Сенаторның көч-җегәре ташып тора иде, Мәскәүгә китеп барганчы, ул Шубаринны икенче яктан капшап карарга булды: Талибны күреп сөйләшергә теләде. Максаты ике төрле иде: әгәр Талиб Солтанов Шубарин яклы булса, аларнын ниятләрен бозарга кирәк, әгәр дә инде Артур Александрович белән аралары салкынайган икән—моны үзен хакимлеккә күгәргән кешегә каршы юнәлтергә була Билет алгач, Сухроб Әхмәтович Шубаринны эшендә күреп чыгарга уйлады, берочтан газетлар бик күп язган элекке «Рус-Азиат банкы» хәзер нәрсәгә әверелгәнен дә белер Үзенен Мәскәүгә бару сәбәбен. Сабир-бобо адвокатларның эшен тихтәтеп җибәрүне сорады, дип аңлатыр. Ул Югары судтан алган яклау-юллама хат турында да. Югары суд исеменнән үзләре оештырган ялган хат турында да сөйләүне кирәк тапмады. Кем белә, әгәр дә ул үзләренең кан дошманы булган прокурор Камазовка ишетел ә-нитә калса— бер ялган хат аркасында гына да хан Акматны «Матросская тишина»да озак тотарга мөмкиннәр. Сенатор «Шәрекъ» банкынын төзәтелгән-янартылган бинасына барырга жыснып йөргән көннәрдә, иртән өендә телефон шылтырады Бу Шубарин иде, Шәрекь гадәтенчә, хәл-әхвәлләрне, саулык- сәламәтлекне. гаилә-бала-чагаларны. кәефен сораштырганнан сон. ул Сухроб Әхмәтовичнын үз банкына кереп чыгуын үтенде. Сенатор: «Әгәр каршы килмәсән, берәр сәгатьтән керермен»,—диде. Шулай килештеләр дә Бу сөйләшү Сухроб Әхмәтовичнын күнелен кузгатты, ул бүлмәсе буйлап бик озак әрле-бирле йөренде Бер сәгатьтән ул көтмәгәндә генә үзе Шубаринга барып чыгарга теләгән иде—булмады инде Японец, әитерсен, анын уйларын укыган, дилбегәне үз кулына алды. Моны Сенатор, хәерлегә түгелдер дип. ни өчендер борчылуга бирелде. Бер сәгатьтән Карден теккән ефәк костюм кигән һәм кычкырып торган итальян галстугы таккан Сухроб Әхмәтович банкка килеп керде Яндырылган кызыл кирпечтән салынган ялгыз иске йортны ул бары тик маңгаендагы «1898» дигән язуыннан гына ганыды—бина һәм анын тирә-ягы танымаслык булып үзгәргән икән. Бина үзе ачык төстәге жирле мәрмәр белән бизәлгән, йөз еллык тар тәрәзәләрне дюраль рамлы бик зур тәрәзәләр алыштырган, ул бик кырыс, рәсми төс алган иде. Ә тәрәзәләрдәге кулдан коеп куелган тимер рәшәткәләр үткән гасырларны хәтерләтә, ул заманнарда шулай матур итеп төзи белгәннәр бит. Ә хәзер һәр газет киоскасынын тәрәзәләрендә дә тимер рәшәткәләр. Банк алдындагы зур булмаган мәйдан һәм кечкенә бакча шул кадәр тырышып, ялап куелгандай җыештырылган ки—һәр үткән-барган. башын күтәреп, кем шулай тырышкан икән, дип караса, бина маңгаендагы «Шәрекь банкы» дигән сүзләрне укыр иде. Сенаторны банкның эче бигрәк тә сокландырды. Ул үзен бөтенләй башка дөньяда итеп тойды. Банкны төзекләндергән-янартканнарын ишеткән булса да, күзләре күреп гуя алмады: яхшы шомартылган кызыл агач белән капланган биек түшәмнән борынгы бәллүр люстра асылынып тора, беренче катмын түгәрәк иркен алгы ягына чыга торган эш бүлмәләренең ишек тоткалары бронзадан икән. Гөлт итеп яктыртылган озын коридор диварларындагы рәсемнәрне дә тукталып карап узмыйча булмый. Коридор идәненә шәрскьчә итеп келәм юллар сузылган. Бер Сенатор гына түгел, бирегә беренче тапкыр килеп керүчеләрнең һәрберсе шулай тан катып тора торганнардыр Аны көтәләр икән инде, ишек төбендәге хезмәткәр, бернинди документ-фәлән сорап тормалы, юл күрсәтте Сухроб Әхмәтович үзенен акыл кешесе түгел, ә хис кешесе икәнлеген белә иде. Ул мин алдан күрдем, дип бик сирәк әйтер, күбрәк мин сизендем, дияр Менә бүген дә ул беренче кат белән икенче кат арасындагы иркен баскыч мәйданчыгында борынгы кисмәктә үсен утырган, яна юылган пальма белән янәшәдәге бронза алиһә Ника янында тукталып калды. Ника. имеш, акчалы байларны яклый, дигән ышану да бар. ләкин Сенагорнын куркынычны сизү хисе уянды Пальманы караган булып, уйлап алды эттә кермәскәме икән? Ләкин бер минуттан ул исенә-аңына килде—чигенергә урын юк. пинжәге астыннан коралы да күренеп торган ишек төбендәге сакчы Шубаринга хәбәр итеп өлгергәндер, Шубарин аны көтәдер инде. Чыгып китсән, әле Миршабтан да яшереп килгән усал ниятләреңне таныдың* дигән сүз булачак. Шуна күрә ул тиз генә өскә күтәрелә башлады. Банк хужасы, чынлап та, аны көтеп тора икән, Сенатор килеп кергәндә, секретарь кыз кулыннан чәйнек белән пиалалар куелган подносны алып маташа иде. Шубарин, кин елмаеп, аны тәрәзә буендагы кәнәфиләрнең берсенә утырырга чакырды, ике кәнәфи арасындагы кечкенә өстәлгә чәйле подносны да китереп куйды. Әкрәмхужаев ике кәнәфинен берсенә килеп утырды, нәкъ шул кәнәфидә бер атна элек Ак йорттагы Тулкун Назарович утырып, Шубаринга бервакыт үзен Сухроб Әхмәтович китереп кысканын бәян иткән иде. Карт сәясәтченең элекке сөйләнүләре дә үзенә бер мен долларга төшкәнен хәтерләп, Шубарин ирексездән елмаеп куйды. Сүзне Сенатор башлады. Ул әүвәл кергәндә үзе күреп сокланган бизәлешне мактап узды, шулай итеп, үзенең киеренке халәтен йомшартып җибәрде. Хәзер ул үзен ышанычлы тота иде инде. Шубарин анын сокланып та, ялагайланып та банкның бизәлешләре хакында сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, үз чиратында саулык-сәлам этлеген, гаиләсен сорашты, эшендә хәлләр ничегрәк икәнен белешкәч, акчалата ярдәм кирәкмиме, дип тә кызыксынды. Шунда Сухроб Әхмәтовичнын йөрәге дертләп куйды: ул бит Сабир-бобо чакыргач, Аксайга барып кайтканын әйтмәгән иде. Хәзер инде, Шубарин акчалар турында сүз кузгаткач, хан Акмал янына барганын, акча яклары хәл ителгәнен әйтми булдыра алмады. Сенатор бу сәяхәтен Японец белгәндер дип уйлады һәм барысын да сөйләп бирде, хәтта иртәгә Мәскәүгә очасын да яшермәде. Кайсыдыр бер мизгелдә Сенатор Шубариннын сөйләшүне ирексездән сорау алуга күчергәнлеген сизеп алды. Шубарин да моны искәрде, икесе дә Сухроб Әхмәтовичнын эш бүлмәсендә беренче тапкыр очрашканнарын искә төшерде, анда да хуҗа барыбер Шубарин йогынтысында калган иде. Ул чакта да Сенатор җай чыгудан файдалана алмады, хәзер дә сүз җебенең кулыннан ычкынганын гына чамалады. Шубарин моны шунда ук сизеп алды. Хәл-әхвәл белешүләрне түгәрәкләгәч, Шубарин сүзне коры тотты: —Кадерле Сухроб Әхмәтович,—диде ул,—без күрешми торган арада тирәюньдәге вәзгыять тә үзгәрде, без үзебез дә хәзер кайчандыр язмыш очраштыргандагы кешеләр түгел инде. Без хәзер башка илдә яшибез, башка дөнья чолганышында. Сезнен хан Акмалга барып кайтуыгыз да моны раслый. Ә бит Аксай хуҗасы һәрвакытта бөтен төбәк язмышын үз кулында тотарга уйлап яшәде, анын бу теләге әле һаман да сүнмәгән, хәзер инде Рәшидов дәрәҗәсендәге сәясәтчеләр дә юк, ә калганнарын ул үзенә көндәшләр дип тә санамый. Мин Аксай хуҗасын яхшы беләм,— диде. Игътибар белән тынлаган Сухроб Әхмәтович әллә ризалашты, әллә юк— баш кагып кына куйды. —Бу елларда беренче очрашканда сөйләшеп омтылган барлык теләкләрегезгә дә ирештегез,—дип дәвам итте Шубарин.—Сез инде танылган кеше, хәзер, электәге шикелле, яклавыма да мохтаҗ түгелсездер. Мин сизенеп торам, безнен юлларыбыз аерылачак. Сез, бер мәртәбә хакимлекне татыган кеше буларак, аны кайтарып алырга тырышачаксыз, димәк, баш-аягыгыз белән сәясәткә кереп чумарсыз. Элегрәк мин дә шуна тартылган идем, чөнки һәр эшчәнлекне партия күзәтеп торды. Хәзер инде икътисад кануннары эшне хәл итә, безнен тормышыбыз да тиз көннәрдә сәясәттән азат булыр, юкса безне чираттагы тупыйк көтәчәк. Мин ныклап торып финанс эшләре белән шөгыльләнергә телим. Мин үзгәчә яшәргә телим, бу хакта күптәнге дусларыма да ачыктан-ачык әйтәм. Бәлки аларнын ниятләре башкачарактыр. мине бик хуплап та бетермиләрдер. Өстәп шуны әйтәсем килә, киләчәктә дә мине куркытмаслар дип беркем дә әйтә алмый, мин анысын да анлыим Минем юлыма аркылы төшәргә теләүчеләр булса, ныклап уйлап карасыннар. Мин берәү белән дә көрәшергә теләмим. Үзбәкстан өлешенә дә төшкән тарихи мөмкинлектән файдаланырга гына телим—мин һәрвакыт банкир булырга хыяллана идем. Кыскасы, үзем дә. банкымны да якларга көчем җитәрлек әле. Сез мине аңлыйсызмы9 Сухроб Әхмәтович тагын баш кагып кына куйды —Мин,—дип сүзен дәвам итте Шубарин.—үземә каршы кешеләргә дә үткәндәге элемтәләремне тикшерергә мөмкинлек бирәм Соңыннан гайбәт сөйләшеп йөрмәсеннәр, дим. Мәсәлән. Сухроб Әхмәтович. безне бит гади хезмәттәшлек белән кыска гына очрашып алуыбыз гына бәйләми, без бит гомуми бер мөлкәткә ия кешеләр. Мин гөрләтеп яшәп, безгә табыш китереп торган «Лидо» рестораны турында әйтәм. Хәзерге хәерчелек заманында бу аз түгел. Нәргиз белән Икрам Мәхмудович әйбәт хезмәткәрләр булып чыкты, әгәр дә сез безнең мөнәсәбәтләргә шик-шөбһә белдерәсез икән, яки нинди дә булса ризасызлыгыгыз бар икән—әйтегез, мин сезне тыңтарга әзер. Ходай Тәгалә күрә, мин танышлыгыбызнын беренче көннәреннән үк сезнең белән ачык булдым, мин җентекләп тикшермичә, сез минем даирәмә шулай гына килеп кергән бердәнбер кеше идегез. Яшермим, ссзнен кайбер эшчәнлегегез миндә шикләнүләр дә тудыра иде. әмма мине һәрвакыт сез республика прокуратурасыннан алган документлар салынган дипломат шикләремне юкка чыгара килде Мин алармы очраклылык, яки сезнең озак еллар өскә чыга алмый яткан эшчәнлегегез нәтиҗәсе дип кабул иттем. —Мисаллары гыз... —Мисалга, сезнең яшерен генә Аксайга баруыгыз,—дип тыныч кына җавап бирде Шубарин —Сез. мина әитми-нитми генә, хан Акмалдан сәяси яклау да. акча да алырга теләгән идегез. Сез бит безнен анын белән күптәнге бергә эш йөртүчеләр икәнлеген белә алмый идегез. Ссзнен бу уйланмаган адымыгыз үзегезне чак кына үлемгә китермәде Шундый алымьны з миндә шикләнү тудырмаска тиеш идеме? —Артур Александрович, сез хаклы.—диде башын игән Сенатор —Мондый адым мине дә сагайткан булыр иде —Әлбәттә.—диде Шубарин.—мин ул кадәрле беркатлы кеше түгел. Барысын да очраклылыкка яки сезнең хислегегезгә кайтарып калдыра алмыйм Сез сәяси эшчәнлегегез очен Аксаидан биш миллион алып кайтканны бс пәч, мин сезнең хакта башта ук мәгълүматлар җыймаганыма үкендем юкса, һәрвакыт шулай эшли идем бит Мине гаҗәпкә калдырган икенче хәл дә о зак котгермәде. Ул хәтта ссзнен дустыгыз Миршабны да аптырашта катырды шикелле. Әкрөмхужаевның бу сүхтәрдән сон тын да алмый утырганын күреп. Шубарин юри сүзеннән өзелеп торды Нәкь шул вакытта я п өстәленә аллам ук кертеп куелган телефон шылтырады. Шубарин сөйләшеп алгач, сорап куйды: —Без кайда туктаган идек әле. Сухроб Әхмәтович ‘ Үзенен горурлыгын югалткан Сенатор, ашыгып кына ачык бизәкле галстугын төзәтеп алгандай итте дә —Сезнең икенче кат аптырап калуыгызда лиле Ул. чынлап та, алга таба сүз каи тирәдә барасын белми иде Ә Артур Александровичны һәрвакытгагыча аңлап бетереп булмый —Ә, әйе,—диде ул.—Мин сезнең докторлык диссертациягез һәм матбугатта чыккан канун һәм хокук турындагы мәкаләләрегезне күздә тотам. Шулар бит сезне өлкәдә танылган юрист иттеләр. Безнен беренче очрашуыбызда сез, үзегезгә фәнни эшләрдә мөмкинлек бирмиләр, мин инде бик житди фәнни теоретик эшләр яздым, докторлык диссертациям дә әзер, дигән сүзләр сөйләмәгән идегез бит. Сез миннән ул вакытта бары тик акча гына сорадыгыз, ә бу фәнни эшчәнлегегез турында ләм-мим, бер сүз дә әйтмәдегез. Дөресен әйтим, сезнен тормышыгыздагы андый юнәлешләр дә барлыгын мин башыма да китермәс идем. Сезнең матбугаттагы чыгышларыгыз турында, сокланулы бәяләрдән тыш, булырга мөмкин түгел, дигән сүзләр дә ишеттем. Сезне якыннан белгән кешеләр докторлык диссертациясе яза алуыгызга да, мәкаләләрегезнен бер генә юлына да ышанмаучылар булып чыкты. Алар, берәр акыллы белемле кешене яллагандыр, диделәр. Чит кеше кулы белән язылган докторлык диссертациясе безнен якларда сирәк күренеш түгел, киресенчә. Шулай эшләгән кайберәүләр, бары тик юридик фәннәр докторы исемен алып, республикада ин жайлы-жылы урыннарга үрмәләргә генә тели иделәр. Ин әүвәл мин сезнен докторлык диссертациясен юнәтеп, укып чыктым: бик профессионал, гыйльми, кирәкле хезмәт. Әмма укыган саен мона охшаш хезмәтне әллә укыган, әллә ишеткән идем, дигән хистән арына алмадым. Телдән сөйләүче Әкрәмхужаев белән язма эшләр авторы Әкрәмхужаев арасында аерма зур иде, мин сездән шәхси сөйләшкәндә, яки кануннар, хокук турында сүз чыкканда, бер дә андый фикерләр ишетмәдем... Шубарин Сенаторны читтән генә күзәтеп утырды, әмма теге сүзсез-нисез, кәнәфиенә таш булып берегеп каткан иде. —Кызыксынуым арта төште, мин зур түрәләргә докторлык хезмәтләре «пешереп» бирә торган кешеләргә килеп чыктым. Үземне аптыраткан сорауга тиз генә җавап табармын дигән идем дә, нәтиҗә көтелмәгән булды: хезмәтне югары бәяләделәр, авторы, шиксез, үзебездәге кешедер, эчке проблемаларыбызны яхшы белә, диделәр. Әмма авторын берәүдә әйтә алмады. Кире нәтиҗә кайвакыт уңаеннан да кыйммәтрәк була. Мин һаман ешрак сезнен докторлык хезмәтегез үтерелгән прокурор Азларханов белән булган сөйләшүләребезне хәтерләткәнен искәртә бардым. Мин Әмирхан Даутовичтан ул вакытта әле артык кыю булган фикерләрне күп ишеттем. Жентекләп тикшереп җыелган мәгълүматларым буенча, сез беркайчан да таныш булмагансыз, араташмагансыз, ул елларда дәрәҗәләрегездә зур аерма булган, сезнең үзара бәйләнешегез булмавы да мине кызыксындырды. Тагын мин бер нәрсәгә игътибар иттем: докторлык диссертациясе язу. ныклы әзерлек һәм төпле белем булган очракта да. житди китапханәләрдә еш казынуны таләп итә. Сезнен хезмәтләрегездә атаклы философларга, хокук белгечләренә мөрәҗәгать итү, юридик яктан тотрыклы Англия, Италия, Греция. Германия кебек кин танылган илләрнен хокукый хезмәтләреннән сөземтәләр алулар шактый күп. Мин хәтта үземдә булган сирәк китаплардан кайбер цитаталарны да эзләп таптым—өтерләренә чаклы туры килә. Ләкин шунысы ачыкланды, сез бервакытта да дәүләт яки университетның юридик факультеты, яки республика прокуратурасы китапханәләреннән дә файдаланмагансыз, өегездә дә андый китаплар юк икән. Сәер түгелме бу, Сухроб Әхмәтович? Сенатор ирексездән куырылып төште, үзен бик уңайсыз тота башлады, ләкин җавап бирергә теләмәде. Ана Японецнын үтә яшерен документларыннан күчермәләр алганлыгы билгелеме икәнен белү мөһим иде. Үзенә хакимиятнең югары катламнарына үтеп керү мөмкинлеген шул кәгазьләр бирде бит. Үтерелгән прокурор Азлархановнын фәнни хезмәтләрен, мәкаләләрен урлап файдаланганы фаш булу Сенаторны артык борчымый иде. Ул бу гөнаһын танып, тәүбә итәргә дә әзер, үткән эшкә—салават. диләр Анын докторлыгын раслаган аттестация комиссиясе дә юк хәзер. —Мин биографиягездәге шундый мөһим фактларны яшерер сәбәбегез юк. дип уйлаган идем,—дип сүзен дәвам итте Шубарин — Минем анлыисым килә, шундый зур гыйльми дәрәжәгез нинди серне саклый, нигә аны миннән яшерәсез? Сез бит мине ышанычлы кеше, хәтта дустыгыз итеп саныйсыз. Менә шушы ваклыклар мине сезнең хезмәтләрегезне кат-кат өйрәнергә мәжбүр итте дә. Сез бит минем табигатемне беләсез, кызыксынган сорауларыма җавап тапмый торып, мин чигенә торган кеше түгел Танылган юристлар арасында сезнен хезмәтегезнең авторы турында ышанмаучан фикерләрне янә ишеткәч, башымда шундый уй туды: сезнен хезмәтләрне түгел, ә Әмирхан Даутовичнын ижади мирасын өйрәнергә кирәктер, бу табышмакның жавабы. бәлки, шундадыр, дидем. Шулай эшләдем дә. Ин әүвәл Азлархановнын Мәскәүдә яклаган кандидатлык диссертациясен эзләп алдым. Шунда ук анын башка хезмәтләре дә табылды. Үзбәкстанда прокурор булып эшләгән елларында ул даими рәвештә илнен ин эре юридик журналлары белән хезмәттәшлек итеп торган. Кызыклы проблемалы мәкаләләрен ул але үзе исән чакта ук чыгарып өлгергән, алариын вакытыннан элек басылып, җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителмәве генә кызганыч Үзе өлкә прокуроры һәм республиканың Югары Совсгы депутаты булып торганда, ул илдәге законлылык һәм хокук халлөре турында тәфсилле мәгълүматларны сонгы елларында да биреп барган. Ул республика прокуратурасына һәм Югары судка яза. Үзбәкстаннын Югары Советына мөрәҗәгать ззтә—тормышыбы з- нын бик кызыклы якларын ачып сала тора Гомеренең сонгы елларын ул Лас-Вегас шәһәрендә үткәргән, анда да кайбер хезмәтләре табылды Ул анда да республиканың яна законнары өстендә житди эшләгән, анын тиздән суверенитет алачагын сизенгән, күрәсен Артур Александрович кинәт кенә урыныннан күтәрелде дә. язу өстәле янына килде, аннан пөхтә итеп тегелгән кәгазьләр салынган папканы һәм тагын аерым ятучы, шулай ук тегелгән документларны алып, журнал өстәле янына кайтты. —Алыгыз,—диде ул Сенаторга, калын папканы сузып —Сезне кызыксындырырга тиеш бу. Шубарин. икенче документларны кулында тоткан килеш, кәнәфиенә килеп утырды: бирергәме - юкм ы дигәндәй, уйланып торды. Аннары документларны янәшәсенә куеп, сүзен дәвам итте —Әмирхан Даутовичнын барлык мирасын туплагач һәм өйрәнеп чыкканнан соң. ышанып раслый алам—сезнен хезмәтләрегез прокурор Азларханов хезмәтләрен генә кабатлый, сез шуннан күчереп кенә алгансыз,—.шде Озак сүзсез утырган Сенатор тү змәде —Сезгә әллә нәрсаләр дә күренер!—дип кычкырып җибәрде —Фәнни ачышлар, идеяләр, фикерләр дөнья тулы. Канунга, хокукка, дәүләтчелеккә карашларыбыз уртак булуы да мөмкин безнен Артур Александрович кулына янәшәсендәге папканы алды — Мин риза, алай да булырга мөмкин . 1әкнн сез мине. прокурор Азларханов белән дус булуым аркасында гына сезгә каныга дззп. гадел булмаган бәя бз1рә дип гаепләмәвегез өчен докторлык диссертациягезне һәм үтерелгән прокурорның эшләрен, фамилияләрен күрсәтми генә, билгеле, мин тикшерергә бирдем. Менә сезгә нәтиҗәсе: сезнен лиссергаинягс з кычкырын торган плагиат, караклык!—ул Сенаторга өстәл аша әлеге папканы сузды Анда фәннәр докторы, республика прокуроры Камаловнын бәяләмәсе салынган иде. Дөрес, ул бәяләмә ксерокстан чыгарылган вариант һәм имзасы з гына иде. М II в& 5..п. Сенатор каударланып папканы эләктереп алды, әллә каушады, әллә җайсызрак тотты, папка кулыннан төшеп китте. Сөйләшүнең болай килеп чыгасын ул бер дә көтмәгән, анын югалып калганлыгы күренеп тора иде. Төшеп киткән папканы ашыгыч кына күтәреп алгач, нәрсәдер әйтмәкче булган иде, Шубарин аны кулы белән ишарәләп туктатты: —Бәяләмә белән һәм Азлархановнын мин җыйган хезмәтләре белән танышмый торып, каршы сөйләп маташмагыз. Минем вакытым кысан, сезнеке дә, сез бит иртәгә Мәскәүгә очарга җыенасыз. Инде без ямьсезләнеп- тәмсезләнеп шулай эчкәре кергәнбез икән, мин сүзләремне әйтеп бетерергә тиеш, сезгә әле тагын бу бәяләмәдән дә җитдирәк дәгьваләрем бар. Нишләргә белми аптырашта калган Сенаторга игътибар белән карап алгач, Шубарин пиалага чәй агызды да ана этәрде. Йомшый төшеп: —Тынычланыгыз, үзегезне кулга алыгыз. Мин сезне матбугатта чыгыш ясарга, диссертациягез һәм мәкаләләрегезнен прокурор Азлархановныкы булуын танырга мәҗбүр итмим. Мин хәтта «Лидо» ресторанын үзем белән бергә тотучы кешенен танылган сәясәтче булып китүенә, дустым Әмирхан Даутович эшләрен урлап тормышка ашырганына да сүз әйтмим. Бердәнбер беләсем килгәне шул: ни өчен бу эш миңа әйтми эшләнде? Мин шундый ышанычсыз кешеме инде? Шубарин янә Сенаторга текәлеп карады, үзенен соңгы сүзләреннән сон тегенең тынычлана төшкәнен күрде. Ул һич тә Сенаторның гасабиданып елый башлавын теләми, ә хәл шуна таба бара иде шикелле. Әмма бу Артур Александровичның оста алымы гына—әле утка, әле суга салуы гына. Шубарин Сухроб Әхмәтовичны шулай тинтерәтеп, бутап бетерергә теләде. Чөнки ин соныннан ачыклыйсы килгәне тегенең ялган докторлык диссертациясеннән мөһимрәк иде. Шуна күрә ул, Әкрәмхужаевка аңга килергә ирек бирмичә, җилнен каян искәнен сиздерергә теләмичә, янә кырыс кына сүзен дәвам итте: —Бер ачыш икенчесен тартып чыгара, диләрме әле? Биредә дә шулай булды. Бер нәрсә эзләдем, бөтенләй икенче нәрсә таптым, үземә бик тә ямьсезен таптым. Менә шул табыш бүгенге очрашуыбызга төп сәбәпче дә инде. Сенатор кәнәфиендә янә куырылып калды. Шубарин анын сүзнен нәрсә турында барачагын сизенгәнен аңлады. Шуңа күрә турыдан-туры, болгатмыйча гына сөйли башлады: —Бервакыт мина Миршабтан сезнең прокурор Азлархановны белү- белмәвегез турында сорарга җай чыкты. Ул: «Юк»,—дип җавап бирде. Минем ана ышанмаска нигезем юк. Башка мәгълүматлар аша да сезнең беркайчан да Азларханов белән таныш булмаганлыгыгыз беленде. Сез аралашмагансыз, юлларыгыз кисешмәгән, ә танылган юристның иҗади мирасы сезнең кулга килеп кергән. Аның сезгә ничек килеп кергәнен генә ачыклыйсы калган иде. Мин бу хакта бик озак баш ваттым, сезнең белән танышлыгыбызны көнен-көнгә хәтеремә төшерә бардым. Сез, төнлә прокуратурадан документлар салынган кейсны урлап чыкканнан сон, үзегезнең эш бүлмәгездән мина бары тик биш сәгать үткәч кенә шылтыраттыгыз, юкса бик яшерен документлар салынган дипломатны минем кешеләрем эзли башлаганын яхшы белә идегез. Шулай итеп, табышмак чишелде. Бу юлы. сезнең докторлык хезмәтегезгә бирелгән шикелле, анык бәяләмә юк-югын. Шулай да... Сухроб Әхмәтович Шубаринны бүлдерергә, арага берәр сүз кыстырырга кыҗрап утырды. Шулай эшли алса, бәлки, сөйләшүне икенче юнәлешкә дә алып кереп китәргә булыр иде дип уйлады ул. Әмма банк хуҗасы ана сүз кыстырырга мөмкинлек бирмәде. Сенатор, сөйләшүнең соны килеп җиткәнен сизенеп, үзен кулга алырга тырышты, юкса, аны бөтенләй сытып изәчәк иде Шубарин. —Азларханов. дип һөҗүмен дәвам итте Артур Александрович,—Рәшидов үлгән көнне Лас-Вегастан кайтып киткән чакта, ин мөһим, ин кирәкле кәгазьләрне генә алган Ул документларда республиканың миннән акча алып торучы югары түрәләре турында мәгълүматлар тупланган иде Ахтарханов эш кешесе иде. анын өчен бары тик закон гына әһәмияткә ия иде Бик саклап тотылган распискалар салынган сейфта ике миллион сумнан артык акча да бар иде. Ул исә алардан бер төргәк тә атмаган Ә менә сезгә югарыга үрләргә нигез булган хезмәтләрен атган. күрәсен. кайткач атарны дәвам итәргә уйлаган булгандыр. Алар сезнен кулга шулай килеп кергән. Сухроб Әхмәтович. Сенатор янә нәрсәдер әйтергә татпынды. әмма бу юлы да Шубарин аны кул хәрәкәте белән туктатты —Хикмәт тә менә шунда шул. Миршабка да күрсәтмичә генә дипломатны ачкач, сез Азларханов хезмәтләренә төртелгәнсез, анын әзер фәнни хезмәт икәнен шунда ук төшенеп, алып яшереп куйгансыз. Ике докторлык эше якларга җитәрлек булса да. сез бу хакта Миршабка—ләм-мим Сезнен кызыксынуыгыз аңлашыла: шул кеис аркасында прокуратура ихатасында бер тәүлектә өч кеше үтерелде бит Сез кеис эчендә нәрсә барлыгын белергә теләп, аны урлагансыз да. Шул рәвешле, республиканың югары түрәләренә кагылышлы мәгълүматлар да сезнен кулга килеп кергән Атар сезгә югары үрләргә юл ачкан. Ләкин ксйсны хуҗасына кайтарып бирмичә ярамый, бирмәсәгез, тормышыгызны куркыныч астына куясыз булып чыга Костанын кулдашларына полковник Жураев оештырган засада турында аларны кисәтеп, сез ялгышкансыз, шунын белән үзегезне ачкансыз ич. Костаны травматология бүлегеннән урлап алып китеп тә ачылдыгыз—иртәме-соңмы без барыбер сезнен эзгә килеп чыккан булыр идек Нәргиз йортында кыласы эшегез алдыннан сез минем машинадагы, өемдәге, эшемдәге телефон номерларын белгәнсез инде, аларны сезгә Коста хәбәр иткән. Сезнен ниятегез искиткеч булган: прокуратурадан дипломатны урлап аласыз да. документларның күчермәләрен ксерокс аша чыгарып, дипломатны я надан хуҗасына кайтарып бирәсез. Ул исә яхшылыгыгызны онытмас иде. Прокуратураны басудан алып эш бүлмәгезгә мин килеп җиткәнче үткән вакыт сезгә шунын өчен кирәк булган да. Мин, әлбәттә, таныш дипломатның бикле икәнен күргәч, куандым, андагы яшерен ссрләрнеи бәясе бик югары иде. бигрәк тә Рәшидов урынына кем куелу мәсьәләсе хәл ителгән көннәрдә Ул заманнарда ксерокслар гамәлгә кереп кенә бара иде, район прокуратурасында анын берсе бардыр, дигән уй башыма да килмәде. Соныннан мин Миршаб аша ачыклап белдем—сез аны ниндидер эш йөртүче шома бәндатәрдән тартып алган булгансы» икән Шул ксерокста барлык яшерен кәгазьләрнең күчермәләрен ясап алгансыз. Шубарин бер минутка тынып калды, чәйнеккә үрелде, анын эчәсе килә иде. Шунда Сенатор, үзен тагын бү.тдерүдән куркып, ашыгып сорау бирде: — Кызыклы фараз. Ә фактларыгыз, конкрет Даишләрегез, шаһитлары! ыэ бармы'.’ Сез һаман да дустым Миршабка гына ишарәлисез. Очма ул —Фактлар бар.—диде Артур Александрович — Мондый сөйләшүләр уйланмыйча гына эшләнми. Сухроб Әхмәтович Мин бары тик шунысын гына белмим, сездә ничә күчермә бар икән? Ә. бәлки. Миршаб та. кирәге чыга-нитә катса дип. берәр данәсен эләктергәндер—ул бит астыртын кеше, аныкын белмәссең. Ә шаһитларга килгәндә. Бер бик йогынтылы кеше бар. әле бер атна гына элек ул сез утырган кәнәфидә утыра иде Менә шул кеше бик тәфсилләп сезнен әле коммунистлар заманында ук партия V зәк Комитетында ничек итеп җаваплы урын атуыгыз турында, түкми-чәчми, барысын ла сөйләгән иде. Сез аны бик ку ркытып тоткансы з. ә онын серләрен шул урланган кейстан алгансыз, андый мәгълүматлар урамда аунап ятмый. аларны жиде йозак астында саклыйлар. Тулкун Назарович белән әнгәмәне тынларга телисезме? Ул үзе бүген Ташкентта юк әле. ике атнага Истанбулга китеп барды... Шунда Сенатор урыныннан кискен генә кузгалды да. һәр сүзен чатнатып, кычкыруга күчмәскә тырышып, әйтеп бирергә ашыкты: —Мин икебезне кем һәм ни өчен ачуланыштырырга теләгәнен белмим. Бу тузга язмаган нәрсәләрне сезгә кем сөйләде икән? Вакыт барысын да хәл итәр, һәр нәрсәне үз урынына утыртыр. Тулкун Назарович ише кешеләргә ышанырга ярыймы сон? Ана Төркиягә барырга кирәкле долларларны түләүчегә ул теләсә кем турында теләсә нәрсә ялганлый алыр иде. Үзенен ачулы сүзләрен сөйләп бетерүгә. Сухроб Әхмәтович җил-җил атлап ишеккә юнәлде. Шубарин анын болай ашыгып качып китүен көтмәгән иде. Барыннан да бигрәк Сенаторга унайлы булган сөйләшүне басарга кирәк булды, шуна күрә Шубарин аны кычкырып туктатты: —Очрашуыбызны ничек кенә бәяләсәгез дә, мин сезгә нәкь ун көн вакыт бирәм. анысы да Мәскәүгә барып кайтасы булган өчен генә. Сез мина Миршаб күз алдында документларымның барлык күчермәләрен дә китереп бирерсез. Юкса, мин кирәкле кешеләргә ул кәгазьләрнең сездә булганлыгын һәм сезгә ничек килеп эләккәннәрен сөйләп бирәчәкмен. Башка тәкъдимнәрем юк Сау булыгыз! XXIV Сенатор чыгып китүгә, Артур Александрович секретарь кызны чакырып кертте дә, чәй китерүен сорады—ни өчендер тамагы кипкән иде. Аннары ул, мәйданга карап торган тәрәзә янына килеп, аны киереп ачып җибәрде, дүртенче катка шунда ук шәһәр шау-шуы кереп тулды. Банктан ерак түгел генә Ташкентнын борынгы уку йорты—авиатехникум бар иде, матур милли күлмәк кигән яшь кызлар төркем-төркем булып шунда кереп-чыгып йөриләр, әйтерсен лә, диңгез дулкыны бер килеп бәрелә дә, бер кире чигенә. «Ни өчен әле бу үзбәк кызлары кинәт кенә авиациягә тартыла башладылар?»—бу уй кабынды да шунда ук сүнде. Ул әле һаман да баягы сөйләшү тәэсиреннән котылып җитмәгән иде, һаман да: «Сенаторның ашыгып качып китүе нәрсә анлата икән?—дип уйлый иде. Димәк, Сухроб Әхмәтович шул рәвешле үзе үк ни-нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтте. Әгәр дә ул, Мәскәүдән кайткач, теге документларны кайтарып бирмәсә, чынлап та. кайбер кешеләргә аларнын серләре Әкрәмхуҗаев кулында икәнлеген әйтергә туры киләчәк. Янадан хакимияткә кайту өчен Сенатор беркемне дә кызганып тормас. Әгәр дә ул, тәүбәгә килеп, кулындагы документларны тиешле кешеләренә кайтарып бирмәсә, алар, икеләнеп тә тормыйча, аны Камаловка тоттырачаклар—Шәрекътә дошманнарыңны чит куллар белән юк итәргә яраталар, тиешле сәбәбен дә табарлар. Аста шаулап торган фонтанга да, банк янына килеп-китеп йөргән чит ил машиналарына да игътибар итеп тормастан, Шубарин шулай фикер йөртте. Документларны кайтарырмы-юкмы—бер нәрсә ачык: Сенатор ышанычсыз кеше булып чыкты, алга таба анын белән эш йөртү ярамастыр, зур эшләр рәтле-тәртипле кешеләр белән генә эшләнә. Шул ачык тәрәзә янында ул көтмәгәндә генә ресторан мәсьәләсендә анык бер фикергә килде: барлык җепләрне дә өзеп бетерү мәслихәт, табышлы- төшемле урын дип. кызганып торып булмас. Ничектер әлеге «сиам игезәкләре»—Сенатор белән Миршаблар өчен алтын йомырка салучы тавык урынында калып, шул ук вакытта алардан бөтенләйгә аерылуны да теләү урынсыз иде. «Лидо» рестораны нинди генә табыш китермәсен. Шубарин өчен үз мәсләге һәрвакыт мөһимрәк булды, акча анын тормышын беркайчан да томалап тормады, аннары шунысы да бар: банк ачып җибәргәннән сон. акчасы да көннән-көн үсә-арта тора бит. Анын паен сатып алучылар, алырга теләүчеләр теләсән күпме, хәзер Ташкентта да рәсми миллиардер байлар ишәйде, ә шулай да ул үз өлешен теләсә кемгә бирмәстер. Ул Костага да пай тәкъдим итәр иде, ләкин Джиоевны ресторан бер дә кызыктырмый, анын фикеренчә, ул эш чын ирләргә лаек түгел, юкса бик күпләрнең хыялында шул бит Шубарин үзенен ин зур паен Нәргиз белән Икрам Мәхмүтовичка бирер, алар «Лидо-» очен бик күп коч түктеләр, Артур Александровичның да юмартлыгын онытмаслар—алар башкаладагы ин яхшы ресторанның ни-нәрсә икәнлеген яхшы анлыйлар бит. Шубарин өстәл календарен үзенә якынрак тартты, атдагы айнын беренче чәршәмбесе симез кызыл фломастер белән түгәрәкләп атынган иде Артур Александрович бу көннен нәрсә аңлатканын исенә төшерергә теләде, кинәт кенә бу атнада кәефе ни очен шулай күтәренке булуының, гомумән, Мюнхеннан кайтканнан бирле кәефле йорүенен сәбәбенә төшенде Фломастер белән түгәрәкләп куелган кон анын Миланда буласы көне иде Анда ул үзенен элекке кулдашы Әнвәр Абидович белән очрашачак, ә тегесе аны партиянен яшерен валюта хисапларын үз кулларында тотучылар белән таныштырачак Әмма кояшлы Италиягә бару гына шатландырмый, анын анда булганы бар. хәзер исә хатынын да алып барырга тели, икесенә дә күнелле булыр, бер унайдан үзен анда көтеп торучы махсус оешма кешеләренең дә игътибарын читкәрәк юнәлтергә тырышыр, алар бит аны якыннанрак күзәтергә телиләр Шубариннар ниятләгән эш бик җитди-зур да. законсызрак га бит Янында хатыны булгач, ул алар белән гел генә аралашып тормас, хатынының И тат иядә беренче тапкыр булуын сылтау итәр, аны калдырып йөрү килешмәс , дияр Календарьда кызыл фломастер белән түгәрәкләп билгеләнгән кон бик тиз якынлашты, менә-менә Италиядән рәсми чакыру һәм ви галар китеп җитәргә тиеш, билетларны да кайгыртасы, хатынына чит илгә чыгу өчен паспорт артыннан да йөрисе бар. Әмма ин әүвәл Хөршид Камаловтан хәср- фатиха алырга кирәк, хәзер Шубариннын мәнфәгатьләре дә. кеше буларак аны якын итү дә Генераль прокурор ягына авышкан иде инде. Очрашуны кичектерүдән мәгънә юк: Талиб Ташкентта түгел, «сиам игезәкләре- белән мәсьәлә ачык. Камалов кинәг кенә берәр командировкага да китеп барырга мөмкин, ашыгырга кирәк... Шубарин телефонга үрелде, ләкин сонгы минутта г ына трубканы янадан куйды Камаловнын бу кабинеттан чыгып киткәндә әйткән сүзләрен исенә төшерде -Әгәр кинәт кенә минем белән очрашырга теләсәгез, минем шоферымның исеме Нортухта, ул ышанычлы кешем, очрашуны ул көндез дә. төнлә дә оештыра ата. аңа тая ныгы I Исегездә тотыгыз, егетнең исеме—Нортухта.. «—дигән иде Каматов Шул ук көнне, эш сәгате бетәр атдыннанрак, күзгә бик бәрелеп тормаган ачык төстәге «Волга»сынын арткы тәрәзәләрен сөртү белән мәшгуль булган шофер янында көтмәгәндә генә бер яшь кеше пәида булды Машина прокуратура ишеге төбендә тора иде. Яшь кеше шоферга эндәште —Нортухта. берне кабызыйк әле. Шофер таныш булмаган бу кешегә сынау. 1ы караш ташлады да. ана с ү зсс гниссз генә шырпы кабы сузды Шунда Нортухта сизми дә калды, кабын ачып шырпы алган арада кап эченә пөхтә генә итеп төрелгән язу кисәге дә салынган иде инде. Тәмәкесен кабызгач, теге кеше рәхмәг әйтте дә юкка да чыкты. Машинасына кереп утыргач. Нортухта язуны алып укыды Ьуген гөн уртасында сезнең йорт почмагындагы телефон-автомат янында булырмын, әгәр кирәк тапсагыз, сезнең белән очрашырга әзермен Мөһим эшләр бар* Им ы урынына ике генә хәреф куелган—«А.А». Шофер монын Шубарин кешесе згкәнсн анлалы. хужасы ана ашыгыч эш булганда, синсн аша очрашырга туры килер, дигән иде. Күрәсен, шул сәгать җиткәндер. Камаловны көтеп тормастан, Нортухта өске катка күтәрелде, очрашу өчен ниндидер кәгазьләрне алырга кирәк иде. Нәкъ төн уртасында Дархандагы Аэрофлот үзәк кассалары каршысына моторы тавышсыз гына эшләп торучы күрексез генә «Волга» килеп туктады. Рульдә Коста утыра иде. Шубарин буш телефон будкасы яныннан килеп чыгуга, караңгылыктан ана таба спортчыларга охшаш яшь егет атлады. Якын ук килеп җитмичә, егет әкрен генә, әмма ачык итеп әйтте: —Минем исемем Нортухта, мин сезне озатып куярга тиеш Шеф сезне өендә көтә...—Бераз тынып торгач, өстәп куйды:—Очрашу урыны сезгә ярармы? —Ярар,—диде Шубарин һәм Камаловнын шоферына ияреп ишегалды түренә таба атлады. Карангы йорт ишегеннән кергәч, егет: —Өченче кат, сулдагы ишек...—диде. Үзе ишек төбендә басып катды, күрәсен, ана очрашуны саклап торырга кушылган булгандыр. Күзгә-күз очрашу, шулай итеп, ике яктан да саклана булып чыкты, шунда якында гына Коста да бар иде бит. Лифт ишеге ачылып китүгә, Шубарин сул яктагы бүлмәнен дә ишеге ачылганын күрде. Бусагада Камалов басып тора иде, ул кулы белән ишарәләп кенә өйгә үтәргә чакырды. Барып кергәч. Артур Александрович биредә хатын- кыз кулы булмавын абайлады, бар җирдә чисталык, тәртип булса да, бу тәртип ирләрчә, казармадагычарак иде. Өстәл өстендә гадәттәге чәй генә түгел, бер шешә «Үзбәкстан» коньягы белән төсле юка корсаклы ике рюмка да бар иде. Шубариннын үткен күзе тәрәзә буендагы язу өстәлендә «Оливетти» язу машинкасы белән таралып яткан кәгазьләрне күреп алды: йорт хужасынын эшләп утырганы сизелә, күрәсен, ул—төн кошы, ябалак иде. Хөршид Азизович кул биреп күреште, шунда ук өстәл янына чакырды да, ничектер үз итеп әйтте: —Эт булып арыдым бүген, көн авыр булды. Берәр чәркә җибәрергә теләмисезме? Теләгем булса да, бер ялгызым гына нигәдер эчә алмадым,— Бераз тынып торгач, елмаеп өстәде:—Зыян итмәс, дип уйлыйм. Сизеп торам, сөйләшү гади генә булмастыр, хәер, мин аны үзем дә теләгән идем —диде. Артур Александрович ризалык белдереп баш какты—хуҗанын ихласлыгы күренеп тора иде. Шубарин хокук органнарындагы югары түрәләрне яхшы белә, алар гадәттә болай ихлас булмыйлар. Берне эчеп, капкалап алдылар. Хужа чәй ясады, кулына пиаласын тотып, нәрсәдер көткәндәй, урындык аркасына сөялде, кунакнын сүз башлавын көтә иде ул. Шубарин, төннен артык озын булмавын аңлады, чөнки иртәгесен һәр икесен гадәттәгечә мәшәкатьләр белән тыгызлап тутырылган көн көтә иде. —Мине сезгә дәүләт дәрәҗәсендә бик мөһим бер гадәттән тыш хәл китерде,—дип башлады сүзен Шубарин.—Мин башта бу эшкә очраклырак тартылган идем, аннары ул күнелемне биләп алды, сезнен дә аны хуплавыгыз, ана хәер-фатихагыз кирәк, шулай уйламасам, сезгә мөрәҗәгать тә итмәс идем. Әмма мин, никадәр югары булса да. сезнен вәкаләтләрегез генә җитмәстер дип шикләнәм. Бәлки, бергәләп эзли торгач, кирәкле вариантын табарбыз бу эшнен. Хикмәт шунда ки, шушы көннәрдә мин Италиянен ин күптәнге банкларының берсенең юбилеена рәсми чакыру алырга тиешмен... —Ул инде Тышкы эшләр министрлыгына килде, шуна таяна аласыз,— дип, аны йомшак кына бүлдерде Камалов, үзе. әнгәмәнен озак һәм җитди буласын төшенеп, җайлабрак утырды. Шубарин анын сүзләренә гаҗәпләнмәде, югалып та калмады, бер күз сирпеп кенә аоды да сүзен дәвам иттерде: —Мин ул банкны белмим, ана бервакытта да эшем дә төшмәде, әмма мине ул юбилейга башка кунакларга караганда да ныграк көтатәр. юбилей үзе чынлап та зурдан, шулай унай килеп кенә чыкты. Сезне көттереп тормыйча, хәзер үк барысын да әйтәм эш партиянен чит илләрдәге яшерен валюта хисапларына бәйле. Бу хакта кайбер матбугат чараларында төрле имеш- мимешләр күренгәли иде, әмма бернинди дәлилләре дә юк. Искәртеп куям, мин дә бик аз беләм. әмма мина ул акчаларның язмышын хат итүдә шактый зур бурыч йөкләнә. Кайчан, кайда һәм ни рәвешле ул суммалар барлыкка килгән, дип баш ватмыйк—алар бар. монысы чынбарлык, шуны аксиома итеп кабул гына итик. Бата башкада булып чыкты Партиянен гаять зур байлыклары, асылда дәүләт белән халык байлыгы, чит илләрдәге күп кенә күчми торган милке, төрле сәбәпләр аркасында, чит ил кешеләре кулында булып чыкты. Алар үз заманында марксизм-ленинизм идеяләре белән мавыккан булганнар яки мавыккан кыланганнар, кыскасы, яшьлекләрендә сул фикерләр корбаны булганнар. Хәзер Көнбатышта да. Көнчыгышта да— һәркайда коммунистик идеяләр җимерелеп төшкәч, сат кын сугыш дигәннәре һәм ачыктан-ачык капма-каршы торулар бетерелгәч. КПССнын ул акчатары эзсез югалырга мөмкин. Инде ул акчаларны саклаучыларнын кайберләре, фирмаларын ябып, миллионнарны үз кесәләренә сатганнар да. билгесез якларга сызганнар. Бүген партиянен ин ышанычлы кешеләре һәм махсус оешмаларның җаваплы хезмәткәрләре җитди борчылу кичерәләр Ахыр чиктә. тиктомалдан гына Көнбатышка миллионлаган долларларны бөтенләй намуссыз һәм карак кешеләр генә бүләк итәргә мөмкин. Ә партиянен намуслы әгъзалары ул байлыкларның бер өлешен генә булса да туган илгә кайтаруның тормышка ашардай планын эшләделәр. — Менә хикмәт нәрсәдә икән! Димәк, лагерьда утыручы Әнвәр Абидович Тиллөхужаев сезнең янга Мюнхенга шуныночен килеп чыккан,—дип ихластан көлеп җибәрде прокурор —Ә мин тагын «Ни өчен һәм ничек ул төрмәдән «чыгып керергә» рөхсәт алган да сездән ана ни-нәрсә кирәк булды икән?»— дип баш ватам Хәзер инде Шубаринга гаҗәпләнер чират җитте, ул тыела алмыйча сорады: —Ә сез, димәк, безнен Мюнхенда очрашуыбыз турында күптән белгәнсез. Шулаймы1 ' —Әйе, күптән Ләкин ышаныгыз, бары тик шуны гына белә идем, артыгын һич юк. Гафу итегез, сүзегезне бүлдердем, тыелып кала алмадым Минем очен чишелмәслек табышмак иде ул. Сөйләгез әйдә —Партиянен шул акчалары серен белүчеләр ниндидер юллар белән минем банкымнын Көнбагыштагы акча кертүчеләргә иоз тотканлыгын, элекке ССС Р чикләрендә яшәүче этник неменләргә хезмәт күрсәтергә җыенганлыгын белеп алганнар. Германия ул неменләргә ярдәм итәргә әзер, бары тик тарихи туган илләренә күпләп кайтмасыннар гына иде, ул чагында һәр ике ил очен лә бик зур мәсьәләләр килеп туачак бит Алар укмашып яшәгәндә, тагын ла яхшырагы, нсмепләрнен Идел буендагы президент Ельцин кат-кат вәгъдә иткән автономиясе торгызылганда, Германия аларга йорт-җир төзергә дә, тормыш итү өчен кирәкле бар шартларны ту дырырга да акчасын кы зганмаячак. ул төбәкләрдә заманча сәнәгать предприятиеләре һәм эшкәртү комбинатлары булдыруга ярдәм игәчәк. Кыскасы, бу программа озак елларга ниятләнә, ана миллиардларча акча сарыф ителәчәк. Күрәсен. алар минем хәзер N рал лагерьларының берсендә тоткынлыкта утыручы, партиянен элекке Заркәнг өлкә комитеты секретаре белән кайчандыр якыннан ганыш булганлыгымны белеп алганнар. Әлбәттә, арадашчылык итәргә миннән дә яхшырак кешене таба алмаганнар Артур Александрович, тартып җибәрергә рөхсәт сорап, сигаретын алды, ләкин, аны кабызмады, вакытны әрәм итәсе килмәде шикелле. Ул сүзен дәвам итте: —Әнвәр Абидович мине җентекләп эшкә кереп китәргә әзерләде, ул— белеме буенча экономист, банк эшен дә әйбәт кенә белә икән. Мин шунда ук ризалык бирдем дип әйтергә мөмкин, чөнки башка чарам юк иде: бу тәкъдимне мин кире каккан очракта, кәрт уенындагы шикелле, анын тормышына куркыныч яныйсы иде, мин моны бик яхшы аңладым. Хәер, ризалашмасам, минем гомеремне дә беткәнгә санарга булыр иде, махсус оешмалар шаяртырга яратмыйлар, ә бу сернен бәясе—миллиардлар тора бит... Ләкин монысы минем үз иркем белән ризалык бирүемнен беренче сәбәбе генә. Сонрак, әле Германиядә чагымда ук мин андый акчаларның кайсы немец банкларында икәнен белешә башладым, аларның эзенә дә төшеп өлгердем, ул мина шактый чыгымнарга төште—Көнбатышта бигрәк тә андый яшерен мәгълүматлар беркемгә дә бушлай бирелми. Шунда, Мюнхенда ук, мин Әнвәр Абидович белән «Риц» отелендә сөйләшеп утыруыбызны кайта- кайта уемнан кичердем, мин аны ул отельгә, үзебезнең теге оешмалардан котылып тору өчен дип алып барган идем. Әле хәзер дә сөйләшүебезне диктофонга яздырып алмаганыма үкенәм. Шунда Әнвәр Абидович минем барлык сорауларыма да тәфсилле җавап бирде, ә төп сорауларым шундый иде—чит илләрдәге бу байлыкларыбыз ничек хасил булды? Ул исә КПСС тулысынча хакимият башында торганда, дәүләт байлыкларын партиянекеннән аерып карарга кыен булганлыктан, коммунистларның һәр нәрсәне үз милекләре итеп карауларын яшереп тормады. Ә мин әкренләп ныклы бер карарга килдем: бу акчалар бер дә КПССныкы түгел, ә таланган һәм алданган халыкныкы икән, аларны туган илемә кайтарып бирү—минем изге бурычым, дидем. Прокурор Камалов, кинәт кенә урыныннан кузгалды да, гасабиланып бүлмә буйлап йөреп китте, аннары, өстәл янына килде һәм Шубаринга батырып карап сорады: —Ә сезнен ялганыгызны-хәрәмләшүегезне сизсәләр, үзегезгә нәрсә буласын беләсезме сон? Мин инде, уйлаган эшегез барып чыкмаган очракта, дип сорап та тормыйм. —Мин нәрсә ниятләгәнемне беләм, азагы ничек кенә булса да, ни-нәрсә белән түлисемне дә анлыйм, әмма барыбер чигенергә исәбем юк. Үзем турында уйларлык урын калмады инде. Халыкка, туган илгә хезмәт итү мөмкинлеге һәр ир-атка да бирелмәгәнлеген сезгә аңлатып тору кирәкме икән? —Ә сез, Артур Александрович, хәтерем алдамаса, инде икенче мәртәбә үзегезне куркыныч хәлгә куясыз,—дип, хужа аны аптырашта калдырды. —Ә ни өчен икенче мәртәбә?—диде Шубарин. Әле һаман да уйларында Миландагы очрашу иде, ул һаман да көрәшкә омтыла иде. Камалов янадан үз урынына барып утырды, тәкъдим ителгән сигаретны бармаклары белән әвәләп йомшартты да ачыклап жавап бирде: —Әллә соң сезнең минем исемгә прокуратурага юллаган хатыгыз тәвәккәллек түгел идеме? Сез бит хатыгызда Мәскәүдәге, Балтыйк буендагы, Ерак Көнчыгыш портларындагы һәм үзебезнең Ташкенттагы дәлилләнгән урлашулар, икътисади һәм валюта операцияләре турында хәбәр иткән идегез. Ул вакытта ялган кешеләр исеме белән чүт кенә өч миллиард сумны урлап китми калган иделәр бит. Ә ул акчалар бәла-каза күргән Кашкадәрья өлкәсенә җибәрелергә тиеш иде. Болар сезнең хәзерге яңа уй- ниятләрегездән тәвәккәллектә кимерәкмени? Без бит ул чагында катгый- кырыс чаралар күреп калдык, нәтиҗәләре үзегезгә дә билгеле. Ул вакытта да, хәзер дә түләүнең хакы бер генә—башыгыз белән җавап бирү. Мин сезнен хатыгызнын беренче жөмлаләрен хәтерлим. Сез мине «икебез ике як кешеләре» дип кисәтеп, бик артык кызыксынмаска да кинәш иткән идегез. Янәсе, сез дәүләтне урлап бетерергә тырышучыларга тыныч кына карап тора алмыйсыз, бу очракта аерым бер хәлләрдә «безнен максатлар бер булырга да мөмкин» дип язган идегез. Мин безнен очрашачагыбызга ышанып йөрдем һәм сезнен жаваплы адым ясавыгызга бик шатмын. Без ил-ватаннын язмышына икебез дә бер төсле карыйбыз икән Шубарин. кабызгычын яндырып, прокурорга сузды: —Мин прокуратурага язган хәлләр дә сезгә күптән үк билгеле идеме?— дип сорады. —Юк, беләсезме, ул хакта мин хәзер генә сизенеп алдым. Мин инде «Ватан», «дәүләт» дигән сүзләрне дулкынланып әйтердәй кешене бер ун еллар күргәнем юк иде. Хәзер мин күреп торам, хатыгыздагы ул сүзләр бүген дә сезнен авыздан нәкь шулай хисле-авыртучан. кайгыртучан янгырыилар Сез аларны зур итеп, баш хәрефтән язасыз һәм сөйлисез —Әле. мөгаен, бу хакта сөйләшергә дә булыр иде,—дип аны бүлдерде Шубарин.—Әмма төн кыска, ә минем сезгә сөйләр сүзләрем күп. рөхсәт итсәгез, дәвам итим... Һәммәсе дә мин уйлаганча барып чыкса, акчаларымны үлеп яткан Арал диңгезен терелтүгә тотачакмын. Анын язмышы шул тирәдә яшәүче җитмеш миллионнан артык халыкның язмышына кагыла. Дөньяда бердәнбер эчке диңгез бит ул. анын һатакәте элекке СССР төбәкләренә дә йогынтысыз калмастыр. Ташкентта инде берничә ел Аралны коткару комитеты дигән оешма эшләп килә икән Мин кичекмәстән алар белән бәйтәнешкә кердем. ЮНЕСКО өчен әзерләгән мәгълүматларын, докладларын аллым Бигрәк тә мине халыкара белгечләрнең бу эшкә күпме суммалар кирәк булачагы турындагы мәгълүматлары кызыксындырды Хәл шул кадәр җитди икән, мин нәтиҗәләрен лә көтеп тормастан. бу белгечләр хисабына дүрт миллион сумны күчереп тә куйдым. Көндәлек эшләре өчен Монысы бу эшне тормышка ашыру барышында хәл ителергә тиешле әхлакый мәсьәлә иде Икенче мәсьәлә—инде минем көчтән килә торганы түгел—ялгызым гына башкарып чыга да алмам Ул да булса, сәяси вәзгыять аркасында ил-дәүләт чикләренең үзгәрүе. Элек бербөтен банк системасы бар һәм анын төп роле Мәскәү кулында иде. Бүген исә мин башка дәүләттә, үз банк законнарым буенча яшәргә тиеш, ә ул законнар әле тотрыклы түгел, хәтта оешып та җитмәгән. Һаман эзләнү бара, бер закон кабул ителә, икенчесе кире кагыла, һәрберсе дә эзләнү-хаталар аша эшләнә Ә минем эшем исә андый очраклыкларга бәйле булмаска тиеш, аны кичектереп торырга ла ярамый, юкса, минем белән хезмәттәшлек итүчеләрнең башка мөмкинлекләре дә бардыр, әз генә ялгышлык җибәрсәм дә. атар миннән йөз чөереп, башка банкларга китәчәкләр. Банк эшчәнлегснен мондый тотрыксыпыгы барында мина дәүләт, хөкүмәт дәрәҗәсендәге яклау кирәк, ул яклау исә яшерен, шаулап йөрмәслек тә булырга тиеш. Кабатлап әйтәм. сүз миллиард долларлар хакында бара бит Аңлыйсыздыр, ришвәт алырга күнеккән беренче тикшерүче- ревизор ук мине яндырачак ич Шубарин тынып калды һәм янадан чәйнеккә үрелде Прокурор да сүэсез- нисез генә, ниндидер кәгазь кисәкләренә тиз-тиз генә ниндидер язулар язып утыра бирде. Озакка сузылган тынлыктан сон: —Хөршид Азизович. бу эшне якларга сезнен вәкаләтләрегез җитәрме ’ Ул гаконлы булырмы?—дип сорады. Камалов. урыныннан торгач, кулына тоткан буш чәйнек белән кухняга барышлый, елмаеп әйтеп куйды —Төн уртасында сез, банкир әфәнде, бигрәк зур карбыз тәгәрәтеп чыгардыгыз. Моны яңа чәй һәм тагын берәр чәркәсез күтәреп булмастыр. Мин хәзер... Ул кухняга чыгып китте, анда ут өстендә кечкенә чәйнек кайнап утыра иде, ул аны күтәреп керде дә, өстенә маржа кыяфәтендәге капкач каплады. Бокалларга бераз коньяк тамызгач, сүзсез генә эчеп куйдылар. —Сез президент янына кереп йөрмисезме сон?—дип, үгезне мөгезеннән эләктермәкче булды Шубарин. —Юк шул, кергәнем юк,—дип тыныч кына жавап бирде прокурор,—Бу очракта ул сезгә дә, миңа да мондый эшне тыяр гына иде. Ул яшь дәүләтнен абруй-дәрәжәсе турында уйлыйдыр, ә безнең тәкъдимне төрлечә кабул итәргә мөмкин бит.—Шубариннын кәефе киткәнен күргәч, ул күңеллерәк итеп әйтеп куйды: борыныгызны төшермәгез, мин сез өметсез эшкә тотынгансыз, димәдем бит әле. Безнен язмышларыбыз гына ачык: оттырсак, сез тормышыгызны куркыныч астына куячаксыз, мин исә, күпләрне шатландырып, эштән китәргә мәжбүр булачакмын. Әйдәгез, уйлашыйк әле, президентны борчып йөрмәс өчен, бәлки, сезнен башка тәкъдимегез бардыр... —Сез Ташкентка килгәч, мафия белән көрәшү өчен оештырган яна бүлегегез тулысынча КГБ кешеләреннән генә тора, ул гаять көчле оешманың җитәкчеләре барысы да диярлек сезнен элекке студентларыгыз, дөресрәге, курсантларыгыз дип сөйлиләр... —Әйе, оешкан җинаятьчелек белән көрәшү бүлекләре—минем докторлык диссертациямнең бер темасы иде. Ул, «Үтә яшерен» дигән тамгалы булып, Политбюродан һәм МВД, КГБнын югары түрәләреннән ары китмәде. Мин 1975 елда ук докторлыгымны яклаган булсам да... Күпме вакытны нәтиҗәсез уздырдык бит...—Камаловнын тавышы ачынулы иде.—Интерполда тәҗрибә туплап йөргәндә үк мин үзебезнең мафиянең Көнбатыштагы эзенә төштем, ул хакта бик тәфсилләп шул җитәкчеләргә язып та җибәрдем. Минем хезмәтләрем бөтенләй эзсез калдылар, дип әйтмәс идем, мине оешкан җинаятьчелек белән көрәшү буенча җитди программалар эшләү комиссияләренә җәлеп итә башладылар. Кыскасы, мафия буенча белгеч дип таныдылар. Эшләрем белән барысыннан да күбрәк Андропов җентекләп кызыксынган иде, мин анын белән күзгә-күз ике мәртәбә очраштым, тәкъдимнәремнең кайберләрең КГБ файдаланды да дип уйлыйм. Мәскәүдә район прокуроры булып эшләгән чагымда, мин Брежневка якын торган бер төркемнең койрыгына баскан идем, бик зур күиелсезлекләрдән мине Андропов кына коткарып калды. Ул мине Вашингтонга, безнен АКШтагы миссиябезгә куркынычсызлык хезмәте житкәкчесе итеп җибәрде, шуннан мине Ташкентка тартып чыгардылар инде. Әйе, мин күпмедер вакыт КГБнын ябык уку йортларында махсус курс алып бардым, бердәнбер үзбәк укытучысы идем. Табигый ки, Үзбәкстаннан килгән студентлар мина тартыла, өемә килеп йөри башладылар Шулай килеп чыкты, республиканың хәзерге куркынычсызлык хезмәте шефы генерал Бәхтияр Саматов белән анын ике урынбасары да—минем элекке студентларым, алар миңа бик ярдәм итәләр. Бары тик Саматов ярдәме белән генә мин үз вакытында хан Акмалны кулга аттан идем. Хәер, куркынычсызлык хезмәте безнен эшкә ни өчен катнашырга тиеш сон әле? Конституция буенча мин бит куркынычсызлык хезмәтеннән югарырак торам, ул прокуратурага буйсына. —Сезнен озак вакытлар туган илдә булмаганлыгыгыз сизелә,—дип елмайды кунак.—Мина билгеле булганча, Саматов белән президент икесе бер мәхәлләдән, бер елгылар, бер үк мәктәптә укыганнар, мәгълүм транспорт институтының экономика факультетын да бергә тәмамлаганнар. Инглизләр, мәктәп галстугы туганнарыннан да якынрак, диләр... Саматов, сыйныфташы президент булганчы ук, КГБ шефы дәрәжәсенә күтәрелгән, димәк, атар үт юллары белән бер юнәлештә атлаганнар, шуна күрә дә матур мөнәсәбәтләрдә яшиләр... —Сезнсн нәрсәгә ишарәләгәнегезне анлыйм аңлавын, әмма президентка хәбәр итәргә иртәрәк, юкса, ниятләгән эшегезне харап итүебез дә бар...— Каматов бераз тынып торгач, сүзен дәвам итте:—Ә шулай да. тәкъдимегезнең төше бар. Хан Акмал белән хәл иткәнчә эшләрбез, югары хакимияткә белдереп тормастан. бу безнен вәкаләтләрдә дигән булырбыз. Генерал Саматов безнен яклы булыр дип уйлыйм, операция яшерен, дигән сылтауга таянып, анын белән икәү жаваплылыкны үзебезгә алырбыз Монын өчен сез бүген иртәннән үк мина һәм куркынычсьшык хезмәте шефы исеменә әле мина сәйләгәннәрегезне хат рәвешендә язып бирерсез. Аралны коткару комитетыннан алган документларны да бергә теркәрсез, алар хәзер сезгә кирәк булмас. Ул документ яшерен булыр, сез кирәк тапкан һәрнәрсәне, дәүләт сере ул дип, кызыксынучылардан да яшерербез Прокуратура ишеге төбендә гражданнар очен махсус почта әржәсс тора, анардан бик теләп файдаланалар, ачкычы исә мафия белән көрәшү бүлеге хезмәткәре Татьяна Сергеевна Шиловада саклана. Әгәр дә мин ул документларны өйлә вакытына алып олгерсәм, тиз генә генерал Саматов белән очрашырмын, нинди карарларга килүебез турында сезгә хәбәр итү юлларын табармын Генералмын сезнен белән дә очрашасы килүе, кайбер нечкәлекләрне ачыкларга теләве мөмкин, сез җитди эш ниятләгәнсез, аны бик уйлап эшлисе булыр Бераздан Каматов уйчан гына әйтеп куйды: —Ә мин генерал Саматовнын президент белән сабакташ икәнлеген белми идем әле, ул бу хакта беркайчан да сөйләмәде. Хәзер миңа кайбер очракларда ни очен үзлегемнән эшләргә мөмкинлек бирелүе дә аңлашыла, прокуратура эшенә тыкшынмыйлар .. Саматов белән, һичшиксез, очрашырга кирәк Сезгә гаиләгезне берәр илгә алып китеп торырга да туры килмәгәе, анда бер ике ел яшәргә дә туры килер, моны куркынычсызлык хезмәте булышлыгыннан башка эшләве жинсл булмас. —Шунда ук. әзерлексез-нисез генә, мылтыктан аткандай, сорау яңгырады:—Ә сезнен янга Мюнхенга закотош карак Талиб Солтанов ни өчен килгән иде? Сез бары тик партия акчалары белән генә мавыгып киткәнсез, ә бу кешедән сезгә инде чып-чынлал куркыныч янарга мөмкин булгандыр. —Анысын мин үзем ничек тә булса ерып чыгармын инде Ә Талиб, өлкә комитетының элекке секретаре Әнвәр Абидович шикелле үк. минем банкым аша Европа наркомафиясенсн акчаларын һәм җинаятьчелектән кергән табышларын юарга иде, дигән тәкъдим белән килгән. Хәзер Европада һәм Америкада андый эшләрне майтарып чыгару кыенлашканнан-кыенлаша бара. Интерпол һәркайда аларнын койрыгына баса килә. Быел Англия белән Италиядә берничә зре банк шулай янды. Мондый гамәлләр өчен акчаны да аз каермыйлар, шуңа күрә безгә— Шәрекъкә өметләрен сузалар, яшь дәүләтебезгә долларлар бик кирәк булган чакта, шуннан файдаланып калырга телиләр. Биредә бит аларнын үткәне белән бик төпченеп тормаячаклар Дөрес уиланмлган эш, сүз уңаенда. Балтыйк итләрендәге күп кенә банклар шулай аякка баскан... —Унышлы барып чыкса, ул акчаларны нишләтерсез икән сон’—дип сакланыбрак сорады Каматов. Бер мизгелгә 1снә. гадәттәгечә прокурорларча уйлап алды: Шубарин партия акчаларын кайтарып биргәне өчен үзенен җинаятьчел дөнья акчалары белән эш йөрткәненә ташлама ясамаслармы, шп тә өмет итәргә мөмкин ич. Алай эшләгәндә дә дәүләт казнасы отачак кына Хәер, мондый гамәлләрнең законсы злыгын раслау шактый кыен Хәвеф- хәтәр булмасын дигәндә, хакимият банкның андый эшчәнлегенә кү з номын карарга тиеш, шулай иткәндә генә сарыклар да исән, бүреләр дә тук булыр. Күп кенә зәгыйфь илләрдә, акча ничек булса да керсен өчен, шулай эшлиләр дә икән. —Мин ал арны партия акчаларын хәл иткән кебек үк хәл итәчәкмен—алар шушында, Үзбәкстанда калыр. Сез аларны рәсми рәвештә кулга алуны оештырырсыз, бөтен дөньяда шулай эшлиләр икән, мин белештем. —Әйе, хәтәр эшкә тотынгансыз, тәвәккәл кеше икәнсез. Мафия белән ялгыз гына сугышырга телисезме? Ә сез беләсезме, кичә Талиб ялган паспорт белән Мәскәүдән Германиягә очып киткән.—Шубариннын сискәнеп куюын күргәч, прокурор сүзен дәвам итте:—Мөгаен, сез дә аны күзәтәсездер, аны ычкындырмау мөмкинлекләрем күбрәк булганлыктан, бу эш мина уңайлы рак. Бу юлы ул Мюнхенга китмәгән, аны элеккечә күзәтеп торачаклар. Мин сезне һәм сезнең банкыгызны җинаятьчел казынулардан саклармын, дип әйткән идем. Хәзер шуны эшлим. Сез каршы килмисездер бит, Артур Александрович? —Юк, каршы килмим. Әмма ачыклап китәргә телим, ике төрле уйларга юл калмасын, герой булып кыланасым да килми. Мин партия акчаларын да эзләп йөрмәдем, шулай килеп кенә чыкты—юлларыбыз кисеште безнең. Мин ирләрчә, кешеләрчә эшләргә, үземнен гражданлык бурычымны үтәргә телим... Сөйләшү барышында Шубарин беренче мәртәбә төртелеп калды, ул үзен дөрес аңласыннар дип уйлый иде. —Сез әйбәт әйттегез—гражданлык бурычы...—дип тынлыкны прокурор бозды. Бу сүзләр, кызганыч ки, хәзер музей сүзләре, тапталган иске сүзләр булып кына янгырый. Әмма мин дә Вашингтоннан туган илемә шул бер сәбәп белән генә кайттым—гражданлык бурычымны шулай анлыйм...— Аннары ул, гадәтенчә, күчсп-нитеп тормыйча, кискен генә сорады:—Әгәр алдан сөйләшенгән булгач, ни өчен сон сезнен америкалы дустыгызны урладылар? Камалов барлык нечкәлекләрне белергә тырыша иде, ана бит генерал Саматовка да бу хәлне тәфсилләп аңлатырга кирәк булачак. —Алар башта, хәлне белеп тору өчен, минем банкнын җитәкчеләреннән берсенә үз кешеләрен төртмәкче булган иделәр. —Фамилиясен әйттеләрме сон?—дип өметләнеп сорады прокурор. —Юк. Әгәр мин ризалык бирсәм генә әйтәчәкләр иде. Икенче көнне алар яна тәкъдим ясадылар—мин даими рәвештә акча кертүче байларның кемнәр икәнен, акчаларнын зур суммаларын, алар кайда йөри, ничек алына икәнлекләрен әйтергә тиеш идем. Куркытырга тырышсалар да, мин ризалашмадым. Мюнхенда башлаган сөйләшүне дәвам итәргә әзермен, анысы мине дә кызыксындыра, дидем. Шуннан соң, мине куркытырга теләп, Гвидоны урлап киттеләр. —Әгәр дә Талибнын, дөресрәге, анын артында торган кешеләрнең уй- ниятләре дәвамлы булса, сезнең. Артур Александрович, оттыруыгыз мөмкин, үзегез генә ерып чыга алмассыз, берәр ялгыш җибәрерсез. Сезне Италиягә Саматов кешеләреннән кемдер озата барасы билгеле, анын тел белүче кешеләре бар. Ул сезне күзәтеп йөрер, Әнвәр Абидович һәм сезнен белән тегеләйме- болаймы бәйләнештә булган кешеләрне тошереп алыр Шул рәсемнәрне карагач, барысын да картотекадан чагыштырып кемнәр икәнлеген ачыкларбыз. Бәлки, очрашудан сон сезнең кулдашларыгыз аралашкан кешеләрне дә тикшерербез. Мондый эш безнен өчен яналык түгел. Без СССРдагы элекке хезмәттәшләребез белән бергәләп эшлибез, чөнки. Көнбатышның җинаятьчел дөньясы безнен мафиозилар белән үрелсә, анын нинди куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгарачагын анлыйбыз. Сезнен тормыш юлыгыз үзенчәлекле. исемегез жәмәгатьчелекнен төрле катламнарында хөрмәт ителә, ә бергатәп җыйган мәгълүматларыбыз сезгә үз эшегезне ышанычлырак башкарырга булышыр Инде Талиб мәсьәләсенә килик. Ул Германиядән кайткач, мөгаен, сезнсн белән очрашыр, алар бит сезгә тәкъдимнәреннән башка үэ серләрен ачмаган Наркомафия акчалары турында ни-нәрсә булса да беленә калса, мин Мәскәүдән берничә тәҗрибәле белгечне чакыртырмын, алар үт эшләрен яхшы белә. Бәлки, аларны эшкә дә алырсыз, алар банк хәлләре белән яхшы таныш, даими сезнен янда булырлар, кирәге чыкканда, беркемне дә шикләндермичә генә, үзегез белән берәрсен чит илләргә дә азып йөрерсез. Әлбәттә, әгәр сез каршы килмәсәгез? Хөршид Азизович ирексездән тәрәзәгә карап алды да гаҗәпләнеп —Яктырып килә икән.—диде —Чынлап га. төнне теләгәнчә сузып булмый, ләкин без күп нәрсәләрне сөйләштек-кинәштек. Ниятләгән эшләрегездә уңышлар телим! Көндез рәсми мөрәҗәгать итүегезне көтәм —Ул урыныннан кузгалып, кулын сузды. Кысан коридорның ишек төбенә килеп җиткәч, бер-берләренә якынаеп. Шубарин кинәт кенә: — Мин сезгә шуны әйтергә тиешмен, прокуратурата хыянәтче бар. мәгълүматлар читкә тарала. Кызганыч, мин анын кем икәнлеген белмим, әмма ул бар,—диде. —Беләм Хәзер анын турында мәгълүматлар җыябыз. Ул кеше ике уен уйный, без аны җинаяте өстендә тотарга һәм вафат булган Артем Парсегян урынына төп шаһит итеп кулланырга уйлыйбыз. Яшерен үткәрелгән тикшерү шуны күрсәзте: Парсегянны агулап үтергәннәр Ләкин ничек итеп һәм кем моны эшләгәне хәзергә кадәр билгесез. —Ә. әйе. әйтергә онытып торам Анын сөйләшкәнне дивар аша да тынлый торган япон аппараты бар —Монысы җитди икән, рәхмәт. Аны шул әйберсе белән бергә эләктерәсе иде. Прокурор ишекне ачып, кунагын чыгарып җибәрде 

Реклама