ҮЗ НӘШРИЯТЫБЫЗ

Наширлек эшчәнлеге—китапханәләр эшендәге мөһим юнәлешләрнең берсе. Эре федераль һәм күп кенә милли, республика, өлкә китапханәләрендә әлеге эшчәнлек бик актив һәм күпкырлы рәвештә алып барыла. Алар гыйльми хезмәтләр җыентыклары, монографияләр, фәнни әдәбият нәшер итә, кайберләре үз һөнәри газеталарын яки журналларын, башка төр периодик басмаларын чыгара. Әлеге җәһәттән Татарстан Милли китапханәсе—Россиядә алдынгылар сафында. Татарстан Милли китапханәсе—1865 елда оешкан Казан шәһәре җәмәгать китапханәсенең турыдан-туры варисы. Оешу заманнарында да, Үзәк Губерна, Үзәк Шәрык китапханәсе дип аталган инкыйлаб еллары чорында да, соңрак В. И. Ленин исемендәге өлкә китапханәсе булып яшәгән. 1960 еллардан Республика фәнни китапханәсенә әйләнгән вакытларында да нәшрият эшчәнлеге китапханә өчен ят шөгыль булмаган. Китап фондларын чагылдырган каталоглар, китапханәнең аерым бер вакыт аралыгындагы эшчәнлеген тасвирлаган хисаплар, методик ярдәмлекләр, библиографик күрсәткечләр әледән-әле дөнья күреп торган Ләкин 1980 нче еллар ахырында—1990 нчы еллар башында җәмгыятьтә туган яңа вәзгыять китапханәләрдә нәшрият эшчәнлеген дә башкача кору, ягъни билгеле бер тәртипкә салу һәм активлаштыру зарурлыгын китереп чыгарды. Китапханәләрнең нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнүе берничә максатны күздә тота, болар—китап фондлары, кабатланмас язма һәм басма мирас ядкәрләре белән кинкүләм укучылар катлавын таныштыру, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең фәнни хезмәтләрен һәм эш тәҗрибәсен башка китапханәчеләргә һәм кызыксынучыларга җиткерү, шул рәвешчә аларга методик ярдәм дә күрсәтү, китапханә хезмәтләреннән файдаланырга килүчеләрнең библиографик һәм башка төр мәгълүматлар эзләү эшен җинеләйтү. Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә унбиш елга якын (1986— 2000) җитәкчелек иткән, аны ил һәм дөнья күләмендә югары дәрәҗәгә күтәргән, эшчәнлегенә яна сулыш биргән язучы һәм халык депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев инициативасы белән Милли китапханә моннан ун ел элек. 1996 елда «Милли китап» дип аталган үз нәшриятын оештырды. Хәзерге көнгә кадәр, ягъни ун ел дәвамында. «Милли китап» нәшрияты татар һәм рус телләрендә түбәндәге төр басмалар нәшер итү белән шөгыльләнә: китапханәчелек эшенә һәм библиографиягә, китап һәм мәгълүмат гыйлемнәренә караган белешмә басмалар; «Китапханә хәбәрләре» исемле фәнни-гамәли, һөнәри журнал: республикабыз мәдәниятенең төрле юнәлешләрен, уз фондларындагы биниһая зур рухи, милли байлыкны чагылдырган библиографик һәм әдәбият күрсәткечләре: төбәгебездәге китапханәләрнең тарихына караган фәнни басмалар; Татарстандагы барлык китапханәләрнең, республикабыздан читтәге татар китапханәләренең гаммәви һәм мәгьлүмати эшчәнлегенә ярдәм итә торган методик материаллар; республикабыз халыклары тарихының һәм мәдәниятенең әһәмиятле сәхифәләрен яктыртучы фәнни һәм фәнни- популяр хезмәтләр; буклетлар, календарьлар, каталоглар, белешмә битләр, чакыру кәгазьләре һ б. Нәшрият эшчәнлегс китапханәмен еллык эш планы нигезендә гамәлгә ашырыла Әлеге вазыифа һәм бу юнәлештәге төп җаваплылык, нигездә, китапханәнен рслакппи-нәшрияг бүлегенә йөкләнгән. Фәнни-методик. татар әдәбияты һәм туган якны ойрәнү. сирәк китаплар һәм кулъязмалар, мәгълүмат-библиография бүлекләре, күргәзмәләр залы хезмәткәрләре нәшер итү. бастырып чыгару һәм тарату өчен материаллар әзерлиләр, башка бүлек белгечләре дә бу эштә катнаша. Аларнын һәм читтән җәлеп ителгән авторларнын иҗади эшенә бераз каләм хакы түләү максатында, сирәк булса да. заказ белән лә китаплар нәшер ителә Китапханәнен ин бай тарихлы басмасы—«Татарстан Республикасынын истәлекле һәм онытылмас даталар календаре*—1950 нче еллар ахырыннан бирле чыгарыла. Ул Татарстанмын иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышындагы төп вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнен—язучыларнын. фән. мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренен—юбилейларын чагылдыра Еллар уза барган саен укучы ихтыяҗларына яраклаштырып ана үзгәрешләр өстәмәләр кертелә; китапханәләрдә, музейларда эшләүчеләр, мәдәният, мәгариф, матбугат һәм радио-телевидение хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр арасында • Калсндарь»дан файдаланучылар саны арта бара Гомумән, туган якны, анын тарихын ойрәнүгә багышланган басмаларны күпләп нәшер итү—Татарстан Милли китапханәсен башка милли республикалар китапханәләре рәтендә аерып торган үзенчәлек. Мисалга Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкагтәренә. Саба районына багышланган библиографик күрсәткечләрне. Татарстандагы Ташлык. Шәнгалчс. Мәмәшир, Башкортсгандагы Камышлыгамак авыллары тарихларына караган Т Кәримов, Г Исламов. Н. Шәрифуллин китапларын китерергә була. Татарстан һәм татар китапханәләре тарихын өйрәнү—Милли китапханәдәге төп фәнни юнәлешләрнең берсе Анын нәтиҗәләре дә аерым җыентыклар рәвешендә татар һәм рус телләрендә берничә тапкыр «Милли китап* нәшриятында дөнья күрде Нәшриятмын аякка басып килү елларында ук махсус төзелгән коллектив тарафыннан әзерләнгән һәм «Мәгариф» нәшрияты белән берлектә бастырып чыгарылган «Китапханәләр, мәгълүмат оешмалары һәм нәшрият хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек*нс (1998) аерым телгә алмыйча булмый Чонкн нәкъ менә шушы басма китапханә эше өлкәсендә тагар теленеп кулланылышын арттыру, урынын ныгыту җәһәтеннән җитди бер адым дип бәяләнде һәм Россиядә мондый төр сүзлекләрнең беренчесе булды XX йөз башында чыккан татар газета-журналларына багышланган гомуми һәм кайберләрснсн эчтәлеген ачкан аерым библиографик күрсәткечләр төзеп нәшер игү вакытлы матбугатыбыз тарихын ойрәнүгә саллы өлеш кертә -Милли китап* нәшриятында мондый басмалардан «XX йөзбашы гагар тәгълим-тәрбия журналларының («Тәрбими әтфаль* •Тәрбия». «Мәктәп», «Мөгаллим») библиографик күрсәткече (1997). М Госманов белән Р Мәрлановнын •Шура* журналының библиографик күрсәткече» (2000). Р Гайнанов. Р Мәрданов. Ф Шәкүрөгиарнын «XX йөз башы татар вакытлы матбугаты 1905—1924* күрсәткече (2000), А Заһидуллинным «Әя-дин вәл-әдәб* журналының библиографик күрсәткече* (2003) нәшер ителде Мәшһүр тагар галиме Шиһабетдин Мәржани шәхси китапханәсенең катлаулы язмышын чагылдырган, галим Р Мәрданов төзегән «Мәржани китапханәсе* фөнни-библиографик җыентыгы—бу юнәлештә нәшер ителгән беренче һәм бердәнбер басма Ул Татарстан Милли китапханәсендә саклана торган уникаль кулъязма документны фәнни әйләнешкә кертүе белән 08 әһәмият № «Милли китап* нәшриягынын татын бер горурланырлык хезмәте «Г.гтар әдипләре* сериясендә нәшер ителүче биобибднографик күрсәткечләр Әлеге шжем максаты—күренекле адипләребе тиен библиографик таснирлау рәвешендә иҗади һәм фәнни хезмәтләре чагылдырылган тулы белешмәләр булдыру Хәзерге көнгә кадар 9 . . к • м • Нурихан Фәттах* (1998), «Айдар Хәлим* (2001). «Һади Такташ* (2003). «Самат Шакир» (2003). «Ризаэтдин Фәхретдин» (2003). «Кыям Минлебаев* (2004). «Миркасыйм Госманов» (2004) биобиблиографияләре укучылар кулына барып ирешсә, төзелеп беткән яки нәшриятка әзерлек эше тәмамланып килүче «Рабит Батулла*. «Туфан Миннуллин». «Разил Вәлиев». -Гомәр Гали». «Равил ҮтәбайКәрими» басмалары үз чиратларын көтә. Санал үтү рәвешендә генә булса да. А. Габделхакованын «XX йөз башы татар балалар китабы: 1901 — 1917» библиографик күрсәткечен (1999). М. Вәлиевнен «Китапчылык тарихы (кыскача курс)» (2005). «Китап редакторы: Ижат һәм оештыру эшчәнлеге* (2006). Ш Бикеевнын «Основы информатизации библиотек» (1999) дигән, югары уку йортлары студентларына адресланган уку ярдәмлекләрен. Ә. Кәримуллиннын «Без тарихта әзлебез» исемле фәнни һәм публицистик мәкаләләре җыентыгын (2000). Н. Дәүләтнең төрекчәдән Р Батулла тәрҗемәсендә дөнья күргән «Русия төркиләренең милли көрәш тарихы: 1905—1917 еллар» хезмәтен (1998), Н Сәмигуллиннын «Ил язмышы—ир язмышы- дип аталган хатирәләр, очерклар, публицистик язмалар китабын (2005). Г.Вәлиеванын «Тылсым». М Шәйхинең «Ак буран». М Шәйбәкованын «Бәхет кошы». Р Имаевның «Гомер агышлары». Р. Шагаевнын «Яшәү һәм өмет». И. Хажиевнын «Узелки макраме». •Ин яхшы бүләк: Түбән Кама шәһәре һәм районы балалары ижаты» кебек шигырь җыентыкларын «Милли китап»ның күркәм басмалары рәтендә күрсәтик. Нәшрият басмаларының зур өлешен фәнни-методик бүлек нәшер иткән, күләмнәре буенча зур булмаган, әмма китапханәләр эшендә әһәмиятләрен бәяләп бетергесез күптөрле методик ярдәмлекләр тәшкил итә. Алар Татарстанның һәм башка республика, өлкә, илләрнең китапханәләрендәге эш тәҗрибәсен дә чагылдыра: китапханә хезмәте, китап укучылар белән эшләү, китап фондларын туплау һәм саклау, китапханәләрдә түләүле хезмәтләр булдыру серләренә дә төшендерә: күренекле шәхесләребезнен юбилейларын үткәрү өчен киңәшләр, сценарийлар да тәкъдим итә; китапханәчеләрнең яңа икътисади шартларга җайлашуына да булыша, аларнын һөнәри осталыгын арттыра: төрле китапханәләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне дә көйли. Гыйльми һәм социологик тикшеренүләрнең, фәнни-гамәли конференцияләрнең нәтиҗәләрен бергә туплаган җыентыклар да. китапханәнең күргәзмәләр залына куелган китап күргәзмәләренең каталоглары да укучылар тарафыннан теләп файдаланыла. Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан 1996 елдан башлап елга ике тапкыр татар һәм рус телләрендә «Китапханә хәбәрләре—Библиотечный вестник» дип аталган фәнни-гамәли журнал нәшер ителүне шушы ук «Милли китап* нәшрияты эшчәнлегенен бер тармагы икәнлеген алдарак әйткән идек. Әлеге һөнәри басма республикабыздагы китапханәләрнең эш тәҗрибәсен, торышын һәм проблемаларын чагылдыру белән беррәттән. Россия, якын һәм ерак чит илләр китапханәләрендәге үсеш тенденцияләрен яктыртуга да зур игътибар бирә, үз сәхифәләрендә тарихи, публицистик һәм әдәби язмалар, мәдәният өлкәсенә караган рәсми материаллар да урнаштыра. Журналның эчтәлеге дә. бизәлеше дә. полиграфик сыйфаты да елдан- ел камилләшә бара. Китапханәнең нәшрият эшчәнлеге аның болай да зур булмаган бюджетыннан финанслана. «Милли китап» нәшрияты, ул нәшер иткән басмаларның күбесе республикадагы шәһәр, район, авыл китапханәләренә, шул исәптән читтәге татар китапханәләренә дә җибәреп барыла. Кайбер басмалар исә дөнья күрү белән үк популярлык казанып, тиз арада таралып та бетә. Димәк. «Милли китап»нын файдалы эшчәнлеген киләчәктә дә дәвам итү өчен җирлек бар дигән сүз.

Реклама