Татарстан Китап палатасына 80 ел

ТАТАР КИТАБЫНЫҢ АЛТЫН САНДЫГЫ Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән ел буларак, 2006 ел олуг юбилейларга бай булды. Татар әдәбиятының алтын сандыгы—Китап палатасы оештырылуга да быел 80 ел тулды. Китап палатасы дигән оешма барын мин 1971 елда ишеттем. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган көннәрем иде. Казан каласында татар мәктәпләрен бармак белән генә санарлык булганга, эшкә урнашу мөмкинлеге юк дәрәжәсендә. Укытучым Фуатабый Ганиев Китап палатасына барып карарга кинәш бирде. Жәйге челләдә Татарстан дәүләт музее ишегалдында зур, якты бина эзләп, шактый кангырып йөрдем. Мин эзләгән бина музейнын бер почмагында урнашкан булуын күз алдына да китермәгән идем. Музейны саклаучы этләр өрүеннән сагаеп, коридордагы ишекне әкрен генә шакыдым. Ачык йөз, тәмле сүз белән Китап палатасының ул вакыттагы директоры Әнисә апа Хисамова каршы алды. Палатадагы хезмәткәрләр «Матбугат ельязмасы»н эшләү белән мәшгуль иде. Алар яшь белгечне, ягъни мине, бик шатланып үз араларына кабул иттеләр, бер гаилә әгъзалары кебек тату һәм бердәм эшли башладык. Ул көннәргә инде 35 ел үтеп тә киткән. Бүгенгедәй хәтеремдә—мине эшкә өйрәтүчеләр Әнисә апа Хисамова, Фәтхия апа Сабитова, библиограф Мәрьям апа Искәндәрова, Китап палатасының җыештыручысы (аны алай дип әйтергә тел дә әйләнми, чөнки ул безгә әнкәбез кебек иде) Сафия апа Ильясова. Китап палатасында күп еллар тырышып хезмәт куйган библиографлар Асия Гомәрова, Анастасия Мәхмүтова, Фәрдия Жиһаншина, Сәвия Касыймова, архив мөдире Раушания Сафина, яшьрәк буын вәкилләреннән Ләйсән Переведенцева, Резедә Гамбәрова исемнәрен әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Безнен хәлне белергә элекке директорыбыз Әхмәт ага Булатов, Мәскәүдә аспирантурада укучы Татьяна Дунаева килә иде, күңел иркен булгач, җыйнак кына бүлмәгә барыбыз да сыйдык. Остазыбыз, киңәшчебез, татар китабы тарихын өйрәнүгә бөтен гомерен багышлаган олуг галим. Китап палатасының якын дусты, академик Әбрар ага Кәримуллин белән булган кызыклы һәм гыйбрәтле әңгәмәләр сагынып сөйләргә генә калды. Газета-журнал төпләмәләренең еллар үтү белән саргайган битләреннән материаллар эзләүче аспирантлар, студентлар, фән кандидатлары да безнен белән бер бүлмәдә утырып эшләде. Язылачак әсәрләренә керәсе теге яки бу мәгълүматны тәгаенләү өчен әдипләребез Мирсәй ага Әмир, Хәсән Сарьян, Локман Бадыйкшан, матбугат тарихын өйрәнүче Альберт Айнетдинов, тарихчы Хәтмулла Заһитов, Абдулла Алиш иҗатын тирәнтен өйрәнүче, анын туганы—мөгаллимә Илсөяр апа Сөнкишева, шагыйрьләр Роберт Әхмәтжанов, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Фаил Шәфигуллин—барысы да Китап палатасы фондындагы материаллардан файдаланган шәхесләр. Ул чорда елына 300- 400 укучы (эзләнүче) кабул итә идек. Аннан тыш Татарстан Өлкә Комитетына, Мәдәният министрлыгына, Татарстан Язучылар берлегенә күпсанлы язма белешмәләр үтәү дисеңме.. Саный китсәң, күп иде алар. Музей бинасында өч ел утырганнан соң, директорыбыз Әнисә апа Хисамова безнен оешманың әһәмиятен, анын күпкырлы эшчәнлеген айлар, еллар буе йөреп түрәләргә исбатлавы нәтиҗәсез калмады 1974 елның сентябрендә. Китап палатасына Бауман урамындагы, барлык каләм әһелләренең туган өе кебек, тарихи Матбугат йортына күчү насыйп булды. Ул чактагы шатлануыбызны күрсәгез Ишек алдында бер почмактан шәһәр үзәгендәге тарихи бинага күчү безнен өчен әкияти хыялыбызнын тормышка ашуы булды, ләкин архивыбызның яртысы яна бинага сыймады, музей эчендә калды һәм бүгенге көндә дә шунда «саклана* Казан каласында Китап палатасы дигән оешма барлыгын һәм анын эшчәнлеге нидән гыйбарәт икәнен белмәүчеләр бүгенге көндә дә аз түгел Безгә теге яки бу китапны сатып алырга теләүчеләр морәжәгать итә. чөнки безне китап кибете дип уйлыйлар, андыйларга безнен сәүдә оешмасы түгеллегебезне түземлек белән анлатырга туры килә Кайберәүләр исә: «Нәрсә сез анда палатада «авыру* китапларны ләватыйсызмы әллә?»—дип шаярталар «Китап келәте» дип атаучылар ла очраштыра. Китап палатасы—халкыбызнын анын һәм белемен, хәтерен мәдәни байлыгын туплаган кыйммәтле хәзинә сарае икәнлеген зыялылар, галимнәр һәм әдипләр, укымышлы кешеләр, шулай ук бу оешмага йомышы төшкәннәр генә анлый Татарстан Республикасы Халык Комиссарлары Советының 1926 елнын 21 декабрь карары белән Татарстан АССРла. Идел буе автономияле республикалары арасында беренче булып. Китап палатасы оештырыла. Сонрак андый палаталар Башкортстанла һәм Чувашиядә дә ачыла Китап палатасы төзү фикерен Татарстан Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе секретаре, доцент Рифкать Таһиров күгәреп чыга. Ягучы Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендәге Академүэәк моны хуплый Китап палатасы ин башта нәкъ менә шул гыйльми тикшеренү үзәге каршындагы фәнни китапханә составына кергән Республика Халык Комиссарлары Советынын икенче бер карары нигезендә Татарстан территориясендәге барлык типографияләр үзләрендә басылган һәр гөр продукциядән Кигап палатасына бушлай мәҗбүри нөсхәләр җибәрә башлыйлар Шулай ук СССРдагы башка төрки һәм шәрык телләрендәге әдәбиятны туплау да йөкләнә Моннан тыш палата Татарстаннан читтә тагар телендә чыккан басмаларны да алмашу тәртибендә яки РСФСР Үзәк китап палатасы аша алып тора 1929 елда Мулланур Вахитов исемендәге үзәк Көнчыгыш китапханә-музсе кушылу нәтиҗәсендә, палатанын фонды үткән еллардагы басмаларга да байый Китап палатасы оешкач та анын беренче директоры итеп 1930 нчы елларда мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткән, зыялы шәхес Гакыйль Ашмасов билгеләнә Палата, оештырылуының беренче көннәреннән башлап, республикада чыга торган китаплар турында библиография төзү эшенә дә керешә 1929 елда Суфия Таһирова тарафыннан төзелгәгг «Гыйльми библиография 1925 елда басылып чыккан китаплар* күрсәткече дөнья күрә, ә 1930 елдан башлап квартал саен -Матбугат елъязмасы* чыга башлый. Бу күрсәткечкә Татарстанда басылып чыккан барлык китап, газета, журналлар теркәлә Ләкин елъязманың оч кенә саны чыгып кала, чөнки ул вакытта төрле ведомстволарга буйсынган китапханә, библиография оешмаларын берләштерү башлана. Китап палатасы үзенен мөстәкыйльлеген югалта һәм Казан дәүләт университеты китапханәсенең бер бүлеге булып кына кала Палата архивында булган. 1929 елга кадәр нәшер ителгән гарәп язулы китаплар, газета һәм журналлар фәнни китапханәнең гомуми фондына күчерелә 1938 елда Китап палатасы яналан мөстәкыйль оешма булып эшли башлый, елъязмалар чыгару җайга салына Ул вакытта директор Вазыйфаларын Шәмсеруй Минеева башкара. Боек Ватан сугышы елларында, искиткеч авыр шартларда ла. Китап палатасы туктамыйча эшләвем дәвам итә Анарчы Мәскәүле Дәүләт тарих музеснын нумизматика бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшләгән Әхмәт ага Булатов палатага директор итеп билгеләнә һәм әлеге хезмәткә 25 ел гомерен бирә Өлкән библиограф вазифасын бу чорда тирән белемле, үз эшенен остасы, «лере энциклопедия* Мәсгудә апа Бурнашена башкара Боек Жинүдән сон Китап палатасының эше җайга салына, библиографик күрсәткечләр чыгару да тәртипкә китерелә 1930 елга кадәр «Китап елъязмасы* гына чыгып килгән булса, сугыштан сон «Вакытлы матбугат елъязмасы* 1949 еллан •Нота әсәрләре елъязмасы*. 1953 елдан «Рецензияләр елъязмасы* 1455 елдан •Журналларда һәм газеталарда басылган мәкаләләр елъязмасы*. 1961 елдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән берлектә «Татарстан Республикасы башка республикалар матбугатында» исемле библиографик күрсәткечләр әзерләп чыгарыла башлый Шул ук 1961 елда аерым чыккан «елъязмалар» берләштерелеп, «Матбугат елъязмасы» исеме белән дөнья күрә. Эш колачынын кинәюе нәтижәсендә алтмышынчы елларда Китап палатасынын штатлары арттырыла, фондлары зурая. Палатага 40 елдан артык гомерен биргән Әнисә Хисамова шушы чорда биредә эшли башлый. 1965 елда Әхмәт ага Булатов лаеклы ялга киткәч, җитәкче итеп Татьяна Дунаева (сонгы елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты проректоры вазифаларын башкарды, педагогика фәннәре кандидаты) билгеләнә. Китап палатасында эшне фәнни нигездә оештырган яшь белгеч тиздән Мәскәүгә аспирантурага укырга киткәч анын урынына Әнисә Хисамова кала. Библиография эшенен бөтен нечкәлекләрен белгән Әнисә ханым, үзенә генә хас тырышлык һәм тыйнаклык белән, 17 ел дәвамында директорлык эшен башкара. Ул эшләгән чорда Китап палатасы «Татарстан китаплары» исемле библиографик күрсәткечнең I һәм II томнарын (Казан, 1979, 1986) бастырып чыгара, яна китапларны пропагандалауга зур әһәмият бирә, архив бинасын киңәйтүгә һәм хезмәткәрләрнең эш урыннарын яхшыртуга ирешә. Хөкүмәтебез тарафыннан Әнисә Хисамованың хезмәтләре лаеклы бәяләнеп, аңа Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелде. Әнисә ханым лаеклы ялга киткәч, озак еллар палатанын баш библиографы булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рауза Ханнанова директор итеп билгеләнә. Бу чорда Татарстан Милли китапханәсе белән берлектә китапханәләр һәм нәшрият хезмәткәрләре өчен бик әһәмиятле «Каталог һәм елъязмаларда, библиографик күрсәткечләрдә татар телендәге сүзләрне кыскарту» дип исемләнгән методик күрсәткечнең яна басмасы эшләнә, «Китапханәләр, нәшриятлар һәм мәгълүмат оешмалары хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек» дөнья күрә, каталоглар системасын редакцияләү эше дәвам иттерелә, кулдан язылган һәр карточка машинкада бастырыла, унарлы универсаль төркемләү системасына күчерелә, компьютерлар системасы үзләштерелә. Китап палатасын 1998 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Харис Әшрәфҗанов җитәкли. Китап җанлы кеше буларак, ул палата алдына куелган бурычларны аңлый, хатын-кызлардан гына торган коллективның шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яши. Матди кыенлыкларга карамастан, «Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы» хәзерге көндә дә чыгуын дәвам итә. Китап палатасынын соңгы еллардагы эшчәнлеген күз алдына китерү өчен кайбер саннарга игътибар итик. Палатага 2005 елда татар һәм рус телләрендә мен ярымга якын китап, 60 исешә журналлар һәм фәнни хезмәтләр, 24 исешә республика газеталары. 84 исешә шәһәр һәм район газеталары, 143 исешә төрле оешмалар, җитештерү берләшмәләре, югары уку йортлары газеталары һәм башка төр басмалар—сынлы сәнгать әсәрләре, ноталар, афишалар керде. Алар елына 21-22 мен данәне тәшкил итә. Хәзерге вакытта фондыбызда 1 миллион 600 меңгә якын берәмлек басма продукция саклана. Китап палатасы фондына керә торган бөтен басмаларны теркәү, исәпкә алып вакытында эшкәртү һәм квартал саен «Матбугат елъязмасы» төзеп нәшриятка тапшыру эшен 14 кешелек хезмәт коллективы башкара. Рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга җиткерү өчен Китап палатасы хезмәткәрләре тырышып эшли. Хезмәт ветераны Назилә Борһанова, баш библиограф Сөгъдә Хәбибуллина, архив мөдире Әнисә Хәсәнова, әйдәп баручы библиографлар Люция Нәжметдинова, Ләйсән Ярхәмова, Лилня Сабирҗанова үтә четерекле хезмәтне күңелләрен биреп башкаралар. Әле күптән түгел эшли башлауларына карамастан, библиографлар Алия һәм Лилия Жиһаншиналар. Ләйсән Касыимова, хисапчы Роза Әхмәтова үзләрен тырыш, уңган хезмәткәрләр итеп таныттылар. Эшебезнен төп—беренче максаты барлык төр басма продукцияне исәпкә алу (теркәү) һәм мәңгелеккә саклау булганлыктан. Китап палатасы хезмәткәрләре һәр басманы үзебездә булдыру, аның килми калуына юл куймауны үзләренен бурычлары итеп саныйлар. Моның өчен командировкаларга Йөриләр, типографияләр белән элемтәгә керәләр, шулай ук чит төбәкләрдә татар телендә нәшер ителүче һәр басманы алдыру юлларын эзлиләр. Икенче юнәлеш—палатага кергән һәр хезмәтне эшкәртеп. «Матбугат елъязмасы»н төзеп, бастырып чыгару вакытын, китапханәләргә, галимнәргә мәгълүматнын барып җитүен тихтәтү. Элек «Елъязмамны тарату китапханатәр коллекторына тапшырылган иде. ә хәзер бу эшне дә үзебез эшләргә мәжбүрбез. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Елъязмамны таратуда зур булышлык күрсәгүен әйтеп узарга кирәк Өченче юнәлеш—Татарстанда басылып чыккан татар китапларынын репертуарын төзүне дәвам итү Анын I томы—1979. II томы—1986. III томы—1995. IV томы—1996. V томы—2004 елда басылып чыкты, хәзер VI томга материахтар туплау дәвам итә. Сонгы вакытта ин мөһим эшләребезнен берсе—каталогларны компьютерлар системасына җайлаштыру Бу көннәрдә Китап палатасы мәш килеп 80 еллык юбилеена әзерләнеп йөридер лип уйласагыз, бик нык ялгышырсыз Чөнки барлык хезмәткәрләр 14 кеше август аеннан бирле Китап палатасының сиксән е.хтык фондын күчерү, тәртипкә салу, ягъни төяү-бушату эшләре белән мәшгуль. Әгәр татар халкынын «Ике күченү— бер януга тин» дигән мәкален дә искә төшерсәк (элекке күченүләрнең санын әйтә алмыйм, мин белгән 35 елда алар өчәү булды)—мәсьәләнен мәшәкате аңлашылса кирәк. Сиксән еллык уңаеннан шәһәр үзәгендәге ин затлы, берәр яна бинага күчерәләр дип уйласагыз да ялгышырсыз Быел Татарстан Китап палатасы Республика Милли архивынын 8 март урамындагы бинасына күчерелде, урын бүлеп бирелеп, шунда сыендык. «Тарих кабатлана» дип акыл ияләре юкка гына әйтмәгәннәр шул 1930 елда югалткан мөстәкыйльлеген 1938 елда кабат кире кайтарган Китап палатасы — халкыбызның рухи хәзинәсен саклаучы, халык аны. халык хәтере булган китапларны киләчәк буыннарга илтергә, җиткерергә бурычлы оешма —2007 нче елдан мөстәкыйльлеген янә югалту алдында тора Китап палатасы директоры Харис Әшрәфҗанов өстәлендә ята торган рәсми хатта «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 нче елнын 19 декабрендә кабул иткән «Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары турында»гы 611 нче карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт Китап палатасын Баш архив идарәсенә кушарга»—дип, акка кара белән язылган Бу хатка карата ни дә булса өстәп шәрехләү артыктыр дип уйлыйм Татарстан Республикасында Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән 2006 елда халкыбызның рухи байлыгын саклаучы оешманын мөстәкыйльлеген югалтуын алга таба аглау дип әйтеп булмый, әлбәттә. Алай ла ничә гасырлардан бирле якты көннәр киләсенә өмет баглап яшәгән тагар халкы, шул исәптән Татарстан Китап палатасы коллективы да киләчәккә ышанычын өзми Әдәбият һәм китап әһелләре дә кайгыртучанлык күрсәтерләр дип өметләнәбез Рухи хәзинәбезнең күгәрмәс алтын сандыгын тиешенчә бәяләп кыйммәтенә күрә кадерен белергә иде Миләү им ШАКИРОВА, Татарстанның атказанган имһният хезмәткәре. матбугат аттчнигы Редакциядән Татар халкының белем хәзинәләреннән берсе — Татарстан Республикасы Китап палатасының мөшкел хәле турында матбугатта да. югары даирәләрдә дә борчулы фикерләр булды Республикабыз Президенты Минтимер Шәнмиев белән «Казан утлары» журналының’баш редакторы шагыйрь Равил Фәйзуллин әңгәмәсендә Китап палатасы турында аерым сүз булып. Илбашыбыз бу оешманың киләчәге унай хәл ителәчәге турында әйткән иде Тик әлегә Китап палатасының язмышы куанычлы якка үзгәреп җитмәве күренә. Бигрәк тә. Бауман урамындагы Матбугат йортыннан кузгалып иң беренче чыгып киткән оешма — Китап палатасы булуы, аның артыннан башка милли матбугат оешмалары да чыгачагы ниндидер авыр фал кебек. Аң-белемгә. китап сүзенең көченә житди әһәмият биреп, ил өчен катлаулы чорда оештырылган, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында да эшчәнлеген туктатмаган Китап палатасының менә хәзерге мөмкинлекле—мул дәверебездә мөстәкыйль оешма буларак хокуклары чикләнеп, архив карамагына тапшырылуын алга китеш дип бәяләп булмый. Мондый хәл ятим Тукайны асрамага биргәнне хәтерләтә яисә михнәттән жәфа чигеп, чарасызлыктан мәҗбүри өйдәш булуга охшый. Ихтимал, бу бер хаталану гынадыр, матди байлык артыннан кугандагы кабаланудан ялгыш ясалган җайсыз адымдыр. Берүк, шулай гына була күрсә иде Югыйсә, рухи байлыкның урыны һәрвакыт иң түрдә булырга тиешлеге меңнәрчә кат расланган хакыйкать бит Рухи терәк булган диннән сиксән еллап аерылып тору нәрсәгә китереп җиткергән иде Хата адым ясалганлыгы еллар узгач кына аңлашылды Алга таба китап һәм матбугат кебек мәгънәви мирасыбызда җәберләнсә, безне шундый ук нәтиҗә — денсезлек һәм имансызлык көтә һәрхәлдә, күп гасырлык гаҗәеп бай мәдәнияты һәм әдәбияты булган татар халкына мондый гамәл килешми. Әдәбият һәм сәнгать елында бигрәк тә Киләчәктәге варисларыбыз «Булдыргансыз икән .» дип рәнҗемәсеннәр иде. Әйе Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән елның ахыры килеп җитте. Ләкин ул татар әдәбияты һәм сәнгате белән хушлашуга тәңгәлләштерелмәсен. Киләсе яңа елларга аяк басканда ныклы ышаныч, тотрыклы рух. какшамас иман белән керсәк иде. КИТАП ПАЛАТАСЫ Мәдәният йортындагы Китап палатасы анын эшендә зур урын тота. Ул СССРда чыга торган барлык татарча әсәрләрне үзендә туплауны максат итеп ала. Анын өстенә башка телләрне, бигрәк тә Шәрык телләрендәге әсәрләрне булдыруны да күздә тота. Монын өчен Китап палатасы төрле җөмһүриятләр белән мөнәсәбәт тотып, алар белән әсәрләр алмаша, шул юл белән үзендә төрле телләрдән әсәрләрне җыя 1927-28 нчс елларда Китап палатасына барлыгы 17666 әсәр кергән Болардан 2827 китаплар булып, калганы гәзит-журналлар шикелле вакытлы матбугат. Телләр мәсьәләсенә килгәндә монда хәзер барлыгы 32 телдә әсәрләр бар Алар түбәндәгечә адагай, авар, айрат, урыс, әрмәни, үзбәк, уйгур, инглиз, башкорт, татар, төрек (дагыстан. кырым, азәри, ажар, госманлы), төрекмән, чәчән, чиркәе, даргин, гарәп, фарсы, таҗик, француз, карачай-балкар, каракалпак, казакъ-кыргыз, керәшен, кумык, куми, лак, лезгин, мордва, мари, нугай, нимес, якут һәм яврей телләре. Китап палатасы быел Германиядә Кёльн шәһәрендә ачылган матбугат күргәзмәсенә 26-27 нче елларда татар телендә чыккан бөтен әсәрләрнең гыйльми индексын җибәрде. Шушы елда ун тапкыр әдәбият күргәзмәсе ясады. Шушы күргәзмәләр һәм экскурсияләр вакытында төрле әсәрләр, әдипләр, аларнын хезмәтләре турында утыз тапкыр докладлар ясалды. 1925 нче елда матбугатка чыккан татарча әсәрләргә гыйльми библиография төзелеп бастыру өчен типографиягә бирелде. Татар дөньясында беренче мәртәбә мәйданга килгән бу әсәр тиз көндә басылып чыгачак. Китап палатасы үзенә килгән әсәрләрдән аерып Мәдәният йортында булган гыйльми оешмаларга аларнын сызыгы буенча берәр данә бирә килә Мәдәният йорты идарәсенең сонгы карары буенча Китап палатасында һәр әсәр өч данә сакланырга тиеш Монын бер данәсе төпләнү шикелле үзгәртүгә очратмыйча, матбагадан ничек чыккан, шул көенчә саклана Болардан башка Үзәк Шәрык көтепханәсенә. Үзбәкстанга. Азәрбәйжднга һәм Башкортстанга берәр данә җибәрелә Китап палатасы иске әсәрләрне җыю эшен дә алып бара. Шушы вакыт эчендә бер мен данә иске әсәр җыелган Китап палатасы янында уку залы булып, анда татарча, урысча чыга торган бартык вакытлы матбугат булган кебек, башка Шәрык вакытлы матбугатын да табарга мөмкин Шулай ук быел Гарептә булган чит телләрдән дә журналлар булачак Бер ел эчендә Китап палатасы буенча вакытлы һәм даими матбугат буенча төрте теттәрдә барлыгы 287000 әсәр керәчәк. Бу һәр көнгә 115 әсәр туры килә. Монда фәкать идейный содержаниядә булган әсәрләр генә керә. Афиша, игълан шикелле әсәртәр керми Алар я надан 6000 чамасы булырга тиеш Бу кергән әсәртәргә регистрация ясау, каталог төзү, ({тәннәргә аеру һәм библиография төзү эшләре планга кертелгән һәм эшләнә. Бу ел эчендә 26-27 нче елларда чыккан татар әсәрләренә гыйльми библия (библиография) төзелеп бастырылырга уйлана. Зәки МӨХСИНЕВ

Реклама