ТАТАР РУХЫ

"Өстә—күк Тәңре, аста—көрән җир яратылганда ике арада кеше углы барлыкка килде. Кеше угылларын борынгы бабаларыбыз Бумын каган, Истәми каган идарә иткән. Тәхеттә утырып төрки халкының илен һәм кануннарын саклаганнар, үстергәннәр Дүрт ягында дошман күп булган, сугышып, дүрт ягындагы халыкны буйсындырганнар башлының—башын идергәннэр. тезлене— тезләндергәннәр Элгәре, көнчыгышка. Кадыркан ешлыгына (Зур Хинган тауларына) кадәр, кире, көнбатышка. Тимер Капкага кадәр төрки халыкларны урнаштырганнар Ике арадагы иясез Күк төрекләрне җитәкләп, алар тәхеткә утырдылар. Каганы белемле, зирәк икән, алып (көчле) каган икән, идарә итүчеләре шулай ук зирәк икән, батыр икән, бәкләре һәм халкы шулай ук төз (тугрылыклы) икән Аның өчен илне шулай тотканнар, илне тотып, аның кануннарын үтәгәннәр " Күягәгин истәлеге. Олы язма. 735 ел.

"Мәңге Күк Тәңре”

IV гасырда Урал итәкләреннән көнбатышка юнәлгән һуннар халыкларның бөек күченешен китереп чыгарганнар. Алар тотрыклы балансны җимергәннәр һәм кабиләләр, халыклар, дәүләтләр күчүе башланып киткән Һуннар белән Рим Папасы да. фарсылар да. Византия дә юмакайлана. Рим империясе. Аттила һөҗүменә чыдый алмыйча, ике өлешкә таркала. Һуннар мәйданнан китәргә дә өлгерми, шул ук тарихи вакыйгалар театрында төркиләр пәйда була һәм Аттила державасыннан зуррак һәм куәтлерәк яңа империя төзелә Ашинө Каган ыруы исеме белән күп кенә төрки дәүләтләр барлыкка килә, Дунайдагы Икенче Болгар патшалыгы—Ашиннәр династиясе Дунай кыпчакларыннан (Ашиннөрдөн) килеп чыккан. Аннары Бөек Дала Дәшти Кыпчакны дөньяга китерә Һәм ниһаять, Чыңгыз хан пәйда була һәм бөтен Евразияне тетрәтә Азиядә Ашиннәр ыруы урынына чыңгызлар өстенлек ала Аттиланы, бөек каганнарны. Чыңгыз ханны җиңүләрдән җиңүләргә нәрсә этәрә7 Бөтен Азия аша Европага барып чыгу—безнең ата-бабаларыбызның нинди тарихи вазыйфасы ул? Нәрсә кирәк булган аларга? Бу феноменны кемнеңдер телөк-омтылышларына яисә матди ихтыяҗларга, көтүлекләр һәм җирләр җитмәүгә, икътисадка һәм сәясәткә бәйләп кенә һичничек аңлатып булмый Кеше өчен хыял булганнарның барысына да ирешкән саен, алар тагын да түргәрөк узганнар, көндәлек тормышның рәхәтеннән ваз Дәвамы. Башы журналыбызның 7 11 саннарында. кичеп, яу чапканнар һәм иксез-чиксез җирләрен тагын да киңрәк итү өчен гомерләрен дә аямаганнар Чыңгыз хан Даос монахы Чан-чунга "Бар минем бер күлмәгем, бер ашамлыгым бар, мин сыер һәм ат көтүчеләр кигәнне киям, алар ашаганны ашыйм”,—ди Нәрсә эзләгән соң ул? Чыңгыз хан рухы гомер-гомергә кешелек дөньясы хәтерендә саклана, әмма монгол татарлары өчен ул галәм масштабындагы шәхескә әверелгән Искәндәр Зөлкарнәен дә (Александр Македонский), Наполеон да чыңгызлар гамәлгә ашырган мәшһүр проектларга хәтта якыная да алмаган Ж,ир шарын үзгәртеп коруда Чыңгыз хан роле бөек диннәргә тиңдәш Рәшидетдин сүзләренә караганда, “Чыңгыз ханның Тәңренең яраткан бәндәсе булуына бөтен дөнья халкы» ышана Бу аңа күк тарафыннан иңдерелгән миссия күк була “Бар да дөньяны яулап ал!",—“Чыңгыз хан турында Ихлас Кыйсса'да аның яшәү максаты шул рәвешле билгеләнә Чыңгыз хан корал көче белән бөтен дөньяда тынычлык урнаштырырга омтылган. Үзен Ходай җитәкли, дөрес юлны күрсәтә, дип инанган ул Моңа ышанырга да була, чөнки ул фантастик җиңүләргә ирешә Яшь Тимучин таланты аркасында гына хан булган Атасы бик яшьли үлә аннан соң вассаллары терлек-туарларны, мал-мөлкәтне алып, кайсы кая качып китә Ныгып җиткәч, яшүсмер үз тирәсенә нөгөр дусларын туплый, мал-мөлкәтне кире кайтара һәм төрле ырулар аңа елыша башлыйлар Шулчак күрше-күлән борчуга кала Тор- гутайның 30 мең җайдагы Тимучинның 13 мең җайдагына каршы чыга һәм бер тапкыр һөҗүм итеп аны тар-мар итәргә ниятли Тимучин үз гаскәрләренең уң канатын—атлылар үтеп кермәслек урманга терәгән, сул канатын исә көймәле арбалардан һәм йөк арбаларыннан торган саклану системасы белән ныгыткан, бу арбаларга, дошманның игътибарын читкә юнәлтер өчен, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр утыртылган Торгутайга маневр өчен җай калмаган бөтен гаскәре үзәктә урнашканга күрә, ул Тимучиннан көчлерәк була алмаган Калганы Тимучинның гаскәри сәләтенә генә бәйле булган Ул беренче мәртәбә җиңеп чыккан Аннан инде башка җиңүләр тезелеп киткән һәм, ниһаять 120 елда ул киездә күтәрелгән—хан дип игълан ителгән 1227 елда вафат булган Чыңгыз хан идарә иткән 21 ел дәвамында төрледән-төрле монгол һәм төрки кабиләләр чәчелеп яшәгән җирләр аның Евразия империясенә әверелгән Ханлыгының башлангыч чорында Чыңгыз хан буйсынуында 13 мең арба булса, гомеренең азагында бөек ханга төрле телләрдә сөйләшкән һәм төрле диннәргә инанган 720 халык буйсынган Ул инде япа-ялан чүлләрне генә түгел, куәтле дәүләтләрне дә үзенә буйсындырган Лев Гумилев билгеләп үткәнчә, “ул чакта монголлар 200 меңгә якын булган ө калган ярты миллионы 1201-1210 елларда монголлар яулап алган кераитлардан, найманнардан, мөркитлөрдөн һәм татарлардан торган Монголия тирәсенә урнашкан дәүләтләрдә халык гаять күп булган Таңгут патшалыгында 2500 мең кеше яшәгән, юуларның 500 меңгә якыны гаскәриләр булган Кытайда, Кинь (Цинь) чжурчжэнь династиясенә буйсынганнардан Төньякта һәм Көньякта—80 миллион, Хөрөзм солтанлыгында—20 миллионга якын Көнчыгыш Европада—8 миллион чамасы кеше гомер иткән"-’ Чыңгыз хан бу илләрне һәм үз халкыннан йөзләгән тапкырлар артыграк булган халыкларны буйсындырган Моны бернинди дө мантыйкка сыйдыру мөмкин түгел Өстәвенә. Кытай һәм Азия белән чагыштырганда, икътисад та бик зәгыйфь булган Мондый җиңүләрне гадөти мантыйки белән генә аңлату һич мөмкин түгел Чыңгыз ханга Күк Үзе булышкан күрәсең Шундый ук вакыт эчендә—"үзгәртеп кору" заманында Россия үз территориясенең иң шәп яртысыннан мәхрүм калды, Каспий һәм Кара диңгезләрдә контролен югалтты, Балтыйк диңгезендә беренчелегеннөн колак какты Икъ- тисадый һәм хәрби куәтен җуйды Тарихта шәхесләрнең рольләре төрлечә була. Берәүләрнең миссиясе җирләр туплау булса, икенчелөренең—алдагы буыннар төзегәнне җимереп, җуеп бару М II Ипанин О воснном искусстве и .мвоевамиях монтоло-тагар и средие.ииатских марс.кш при Чингисхане и Тамерлане М . Санкт-Петербург, 2003. с 28 Лев Гумилев Черная легенда. С 288 Идел өстендә, корбанын эзләп, карчыга оча. Көчле җизгә күкрәген куеп, рәхәт чигә. Ул каршылык ярата Җил көчәйгән саен, өскә омтыла. Шәфәкъ кызыллыгы урман-кырларны. судагы дулкыннарны яктырта Кояш баюын күзәтеп, карчыга офык аръягына — Көнбатышка атыла. Аның шәүләсе, баеп баручы кояш белән бергә, зәңгәр күкләрдә эреп югала Символлар безнең безән янәшә яши. азар—безнең тирә-юньдә Чыңгыз ханның нәсел гербы—тырнакларына козгын эләктереп очкан шоңкар. ул үзе Мәңге Күк Тәңрегә табынган Тәңречелек—бөтен төркиләрнең традицион дине, ул шактый дәрәҗәдә абстракт һәм гади булган Һуннар инде Тәңре ханга, Югары дөнья хуҗасына табынганнар, аларның символлары кояш, ай, биек агачлар, бигрәк тә яшен суккан агачлар булган инде Аеруча Урта дөнья иясе "Изге Йир-Су" культы көчле саналган Хәтта Җирне "чакыручы ", ягъни Җиргә мәдхия укучы һун 'сихерчеләре' дә булган. Һун пантеонының үзенчәлекле персонажы—'йол (юл) тәңре' Мәет күмгән чакта һуннар, иң әйбәт киемнәрен киеп, ат чабышлары, егетләр белән кызлар арасында уеннар оештырганнар, шуннан соң яшь -җилкенчәкләрнең ата-аналары балаларын өйләндерү турында сүз куешканнар Борынгы төркиләрдә (көнчыгышта да. көнбатыш болгарларында да) дин һуннарның күзаллауларына тәңгәл булган. Тәңри өчүк бизке бо.п. Идел йөрим а беңгү бол1 . Аларча Тәңре—дөньяны бар итүче, бөтен нәрсәнең чыганагы һәм сәбәбе Ул җирләрне, күкләрне һәм шуннан аста бөтен нәрсәне яралткан Ул кешеләрне яралткан, ул аларның яклаучысы, ул—бөек яклаучы көч. Аннан мәрхәмәт һәм рәхәтлек иңә Тәңре -кеше- дип аталган акыллы җан иясен җирдә яшәсен өчен яралткан. Әмма кеше Аллага бурычлы икәнен оныткан, ул үзен аңа тиңли башлаган, аның белән ярышырга керешкән. Шул чак Тәңре бу кешене җир асты дөньясына—караңгылыкка ташлый һәм аңа "Эрклиг" дип исем бирә. Шуннан соң Тәңре тагын 9 кеше яралткан һәм хәзерге кешеләр шуннан үрчегән Тәңре каганнарга зирәк акыл һәм хакимият иңдергән, халыкка каганнар бүләк иткән, каганнарга каршы йөргәннәргә җәза җибәргән һәм каганнарга дәүләт эшләрен, хәрби эшләрне хәл кылганда ярдәм иткән. Төрки тәңреләр арасында “ала атлы йол тәңре" һәм кара атлы йол тәңре’ дигәннәре дә искә алына Алар, Тәңренең илчеләре буларак, кешеләргә “кот’—“тәңре рәхәте, рух—җан" җибәргәннәр һәм “тәңре ил” дәүләтен— «илаһи ил-не төзүгә этәргәннәр. "Мин—тәкъдирләр тәңресе! Көнен дә. төнен дә мин аза атта чабам! Ул ике айзык кеше затына каршы чапкан. Азар очрашканнар. Кеше куркып калган Тәңре әйткән Курыкма! Мин сиңа кенәзлек рәхәтен бирэм!" Шулай дигән ул! " “Фал китабы”. X гасыр. Күк Тәңре Чыңгыз ханның иманы була, бу иман башка инануларны да эченә ала шуңа күрә Чыңгызхан бүтән диннәрне дә ихтирам иткән. Фарсы тарихчысы Җүвәйни язуынча “Ул төрле юнәлештәге галимнәрне һәм дәрвишләрне ихтирам итә, аларны Ходай каршындагы арадашчылар дип саный, мөселманнарга да, христианнарга да хөрмәт белән карый, потларга табынучыларны да җәберләми Аның балалары һәм оныклары арасыннан берничәсе үзләре теләгән динне сайлап алды берәүләре Исламны үз итсәләр, икенчеләре христиан җәмәгатенә кушылалар, кайберләре потларга табыналар, кайсы-бер- селәре исә ата-бабадан калган борынгы йолаларны үтиләр һәм бер якка да тайпылмыйлар, андыйлары бик аз була. Төрле диннәргә күчсәләр дә. алар юньсезлек, шәфкатьсезлектән читтә торалар, Чыңгыз ханның ясасыннан тай1 Тоба (Енисей тармагы) елгасы буендагы икенче бер ядкяр. пылмыйлар, ә хан ясасы буенча бөтен диннәр дә бер төрле дип санала һәм алар арасында аерма ясалмый - Хәзерге заманда Европадагы корольләрнең берәр баласы Исламга күчсә яисә мөселман шәехенең баласы христиан яисә буддист булып китсә, бик гаҗәп тоелыр иде Коточкыч Варфоломей төнендә (“озын пычаклар төне") католиклар Парижда меңләгән гугенотны башка дин тотканнары өчен генә рәхимсез рәвештә суеп чыкканнар Чыңгыз ханның бөтен диннәргә дә тигез карашы соклануга һәм ихтирамга лаек, барлык мәгърифәтле кешелек дөньясы бүген шуңа омтыла Чыңгыз ханның үткен акылына, алдан күрә белүенә таң каласың ул бит урта гасырларда үзе яулап алган җирләрдәге барлык диннәргә карата тигез мөнәсәбәт урнаштыра алган Чыңгыз ханга мондый зирәклек кайдан килгәндер—әйтүе кыен Кытай монахлары белән корган әңгәмәләренең файдасы тигәнме, яисә ул үз дәүләт диннәре булмаган төркиләр традицияләрен дәвам иткәнме Мисал өчен, уйгырлар арасында буддизм, зороастризм. несторианлык һәм манихейлык таралган булган, һәм руханилар салымнан азат ителгәннәр Бәлки Чыңгыз ханга хас бу зирәклек Ходай рәхмәте булгандыр Мөхөммөд пәйгамбәр белән Чыңгыз хан арасында ниндидер уртаклылыклар бар Икесе дә укый-яза белмәгән, әмма гыйлемне бөтен нәрсәдән дә өстен куйган Алар чыккан кабиләләр ярым кыргый булсалар да, алдан күрү, ж,әмгыятьне дөрес оештыру һәм югары әхлак нәтиҗәсендә ярты дөньяны яулаганнар Әмма Мөхөммөд һәм аның тарафдарлары дөньяны ислам исеме белән үзләренә каратсалар, Чыңгыз хан диннәрнең тигезлеге өчен җан аткан Ләкин шул гадәте аны империя төзүгә этәргән дип фаразлау дөрес булмас иде Диннәргә тигез караш, билгеле инде дәүләтне ныгырга ярдәм иткән, әмма тарихтан билгеле булганча, еш кына империя дини әләм астында төзелә Христиан Византиясен яисә Гарәп хөлифөтлөрен искә төшерү дә җитә Әмма Чыңгыз ханга хас “экуменизм"ның вакыты җитмәгән әле һәм соңрак аның үз халкы—монголлар ламаизм кабул иткәннәр, Алтын Урда исә Үзбәк хан дәверендә мөселман мәмләкәтенә әверелгән Бөтен җиңүләрдән соң да, кешелек дөньясы тарихындагы иң зур дәүләтнең чикләнмәгән хакиме булгач та. Чыңгыз хан күкләрдәге бөек көчкә тулысынча буйсынганын һәм үзен Ходай кулындагы корал икәнен сизгән һәм аңлаган Алай гына да түгел, ул һәркем Аллага ышанырга тиеш дип санаган, шуңа күрә дингә аеруча әһәмият биргән Үз бурычын җиренә җиткереп һәм куркусыз үтәр өчен кеше үз шәхси язмышының Ходай тәкъдирендә булуына җаны-төне белән ышанырга тиеш Шул рәвешле ул курку-өркүлөрдөн һәм дөньялык шаукымыннан арына Шуңа күрә Чыңгыз хан барлык дини оешмаларны да салымнан азат иткән “Татар-монгол изүе ' чорында Православиене җәберләгәннәр дип язучы авторлар иң гади нәрсәләрне дә белмиләр Бу хәл берничек мөмкин түгел Болай дип уйлау Чыңгызларның хакимлеге булмауны ягъни татар-монгол изүе" булмауны тануга тиң. 1312 елда Үзбәк ханның Алтын Урдада дәүләт дине итеп Исламны көчләп кертүе дә рус кенөзлөренө кагылмый ' 1313 елда Үзбәк хан Русь митрополиты Петрга ярлык бирә, анда түбәндәге сүзләр язылган була “Әгәр кемдә кем христиан динен хурлый икән, чиркәүләр, монастырьлар һәм часовнялар турында яман сүзләр әйтә икән , ул кешене үлем җәзасы көтә Бу җәһәттән Үзбәк хан хатыны Тайдула бигрәк тә аерылып тора, аны кеше арасында “христианнарны яклаучы" дип атап йөртәләр Теләсә нинди дингә ихтирам чыңгызлар сәясәтенең нигез ташын тәшкил итә Бу—бөтен казанышларга һәм идарә системасына хас була, шуңа күрә дә анда дини бәрелешләр булмый Диннәргә карата түземле мөнәсәбәт культура элементы буларак татар дөньясында озак еллар сакланып килгән Казан ханлыгы чорында Казанда рус һәм әрмән бистәләре булган Явыз Иван, Казанны яулап алып, мәчетләрне җимереп, алар урынында православие чиркәүләре салдыргач кына, ислам каршы тору идеологиясенә әверелә Ж,ир йөзендә мессианлыкның төрле рәвешләре булган Европа культурасының * * ' Г В Вернадский О сослам великой Ясы Чипгиз Хана Брюссель 1939 с 43 ' Үт&ж чан үл кылын Москоү комаена княүго бнргон 1мм ана православиега күчарп» рох« * Риал .ггднн Фахретдин Алтын Урда ханнары Кадан 199Ь, 94 мчс онл нигезендә “Рим рухы' миссиясе ята Дөньяның бөек диннәре, иң беренче чиратта, иудаизм. христианлык һөм ислам җир шарында яңа дәвер башлануга этәргеч булган Алар—башлангычларында ук мессиячел Яһүдләр һәрвакыт үзләрен мессиячел халык дип санаган Христианлык та төрле рәвешләрдә шундый ук дәгъвалар белән чыккан Мөхәммөд пәйгамбәр чып-чын мессия булган Немецләрдә фашист мессианлыгы коточкыч рәвешләр алган. Месси- анлыкка гомер-гомергә уңай һәм тискәре күренешләр хас булган. Рим кануннары. корал көче кулланып булса да, Европа хокукиятенө нигез салганнар Британлылар үзләренең казанышларын колонияләренә көчләп такканнар, соңыннан бу казанышлар җирле культураның бер өлешенә әверелеп киткән. Испан культурасы, конкистадорларның коточкыч гамәлләренә карамастан, Латин Америкасының табигый өлешенә әверелгән Монда билгеле бер дәрәҗәдә объективлык, котылгысызлык, зарурлык булган, югыйсә яулап алучылар киткәннән соң халык көчләп тагылган кыйммәтләрдән ваз кичәр иде Христианлык кешеләрне берләштерер өчен иңгән, исламның да миссиясе шундый ук. Бу диннәр бөек империяләр барлыкка китергәннәр, әмма кешелек дөньясын бербөтен итеп берләштерә алмаганнар Чыңгыз хан да шул ук миссияне башкарырга керешкән һәм аның омтылышы да уңышсыз булып чыккан XX гасырда кешелек дөньясы шушы мөһим чиккә килеп җитте. Бүгенге көндә АКШ халыкара мөнәсәбәтләрнең кысаларын билгеләүче бердәнбер держава миссиясен үз өстенә ала, әмма цивилизацияләр бәрелеше аркасында бу максат тагын тормышка ашмас, ахрысы. Глобальләштерү авторлары, теләсәләр дә. теләмәсәләр дә. билгеле бер мессианчылыкка дәгъва кылалар Алар Көнбатыш кыйммәтләрен, кайчакта дәлилләп, кайбер очракта җәмгыятьтәге процессларны үзләре аңлаганча мәҗбүриләп тагу юлы белән, бөтен дөньяга тараталар Демократия ара-тирө бөтенләй демократик булмаган ысуллар белән дә көчләп тагыла Глобаль- лөштерү идеясендә Чыңгыз ханның рухы—бөтен дөньяга хакимлек итү хыялы кабат-кабат чагылып китә. Көч кулланып яисә дин, идеология. Интернет ярдәмендә урнаштырылган хакимлек арасында уртаклыклар бар Мондый хакимлек бердәм закон яисә бердәм кыйммәтләр кертүгә, бер генә культура таратуга омтыла. Мондый күренеш исә гадәттә милли, территориаль, дини, этник, локаль культураны яклау рәвешендә җавап реакциясе кузгата. Бу ике мең ел элек тә, мең ел элек тә шулай булган. Дөнья бүген дә шундый ук Һуннар килеп нигезен дер селкеткәнче, Рим империясе дә мәңгелек сыман тоелган, Римның җимерелүен замандашлар Ходай каргышы сыман кабул иткәннәр Баһдадны татарлар яулап алгач, Гарәп хәлифлеге халкы да шундый ук тетрәнү кичергән. Монгол империясе дә таркалган Алтын Урда кыйпыл- чыклары өстендә яңа империя корганда, Мәскәү дә аны мәңгелеккә төзим дип ышанган булган. Империяләр юкка чыкса да, аларның шәүләсе кала Рим империясен— Көнбатышның Изге Рим империясендә һөм Көнчыгыш Рим империясендә— Византиядә торгызырга омтылып караганнар, габбаслылар Баһдад хәлифлеген, мамлүкләр Каһирәдә һәм Оттоман империясендә үз империяләрен тор- гызмакчы булганнар. Монгол империясе Кытайда һәм Россиядә яңадан тор- гызылган да. Алар да янә таркалуга дучар булган Әмма бөек яулаучыларның шәүләләре безнең арада йөри безнең аңыбызга үтеп керә һәм бөек мәетләрне терелтү кебек тормышка ашмас хыялларга этәрә Бердәм универсаль дәүләт төзү идеясенә күрсәтелгән каршылык кебек үк, Чыңгыз хан рухы да һаман җиңелми һәм бирешми әле Таң тәңре келти. Ядлы янарлы Таң тәңре ози келти Яруглы яшуглы Таң тәңре Таң тәңре Таң тәңре..

Реклама