ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ МӘКТӘП

Мәктәп нинди генә сикәлтәле юллар, зур сынаулар узмады Менә хәзер дә мәгариф системасында зур үзгәрешләр бара профильле укыту, авыл мәктәбен үзгәртеп кору, бердәм дәүләт имтиханнары, яңа технологияләр куллану Тик шунысы хак мәктәп тормышына нинди генә үзгәрешләр кертергә тырышсалар да. аны табигать, җәмгыятьнең язылмаган законнары билгеле бер туры юлдан алып бара Мәгариф тарихы мәктәп һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәте һәрчак катлаулы булуын раслый Мәктәп яшәеш ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырыша Әмма тормыш һәрвакыт үзгәреп тора андагы кискен мәсьәләләр бергә туплана бара Шулай итеп, кайбер очракта иҗтимагый канәгатьсезлек хисе, иңберенче чиратта, мәктәптә барлыкка килә Ләкин, җәмәгатьчелекнең канәгатьсезлек белдерүе сәбәпле, урта мәктәп күп очракта аз-маз гына үзгәртелергә мөмкин чөнки мәгарифне тирөнтен үзгәртеп кору җәмгыятьнең үзен дә тамырдан үзгәртүне таләп итә Бары тик шул вакытта гына яңа тарихи чынбарлык нигезендә мәктәп тә үзгәреш кичерә ала 90 нчы елларда җәмгыятьтә тирән үзгәрешләр барлыкка килгәч, мәгариф учреждениеләренә дә яңалыклар дулкыны -бәреп керде Шунысы әһәмиятле: бу үзгәрешләр мәктәпнең үзеннән башланды Укытучылар коллективы, югарыдан күрсәтмәләр көтеп тормыйча, яңа эш формаларын, укытуның яңа технологияләрен эзли башлады Башкача булу мөмкин дә түгел Укытучы халкы шундый тынгысыз, үҗәт җанлы инде ул Мөмкинлек, шартлар булмаса да. таулар күчерергә әзер Мөгаллимнәрнең күңеле дә саф. самими, тормышта очрый торган төрле тискәре күренешләргә алар чын күңелдән көенә, шуларны булдырмау юлларын эзли башлый Хәзерге чорда укыту-тәрбиягө үзгәрешләр кертүдә иң беренче каршылык булып мәгариф эшләренә тиешле күләмдә акча бүлеп бирмәү тора Ә акча бигрәк тә мәктәпкә кирәк Укытучы, аптырагач йөдәгәч, класс бүлмәләрен ремонтлау, яңа әсбаплар сатып алу өчен ата-аналардан акча җыярга мәҗбүр Бу—килешә торган эш түгел, билгеле Нишлисең, башка чара юк Мондый хәлне газета-журналлар. радио, телевидение бик нык тәнкыйтьли Мондый очракта мөгаллимнәргә сүз әйтү урынсыз, минемчә Аны җәмгыять шуңа этәрә Элеккеге зур завод, предприятиеләрне акционерлаштырып. аларның хуҗалары булып калган һәм. законсызлыктан файдаланып, үзләре теләгәнчә хезмәт хакы алучылар, бер шәһәрдә генә дә 4—5 фатир тотучы, чит илләрдә виллалар салдыручы, акчаларын Төркия, Швейцария. АКШ банкларында саклаучы абзыйлар, дөдөйлөр типтереп яшәгәндә, мәгариф мәдәниятне үстерүгә сәламәтлекне саклауга акча бик аз кала шул Билгеле. - Мәгариф* дәүләт проекты кысаларында иң яхшы мәктәпләргә—1 миллион, иң яхшы укытучыларга 100 мең сум күләмендә акча бирелде Ләкин азкомплектлы авыл мәктәпләре бу бүләкләрне, бик теләсәләр дә, ала алмый Чөнки аларда тиешле шартлар юк Бу әлеге мәсьәләне тамырыннан хәл итү дигән сүз түгел Ә бит икьтиса- дый үсеш ягыннан алга киткән илләрдә, гомумән, мәгарифне үстерүгә нык игьтибар ителә Аларда илнең нык үсешен тәэмин итүче көч булып кеше. шәхес торуын бик ачык аңлыйлар Мәсәлән Японияне алыйк Анда табигыи байлыклар юк диярлек Ә мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә зур әһәмият бирелүе, бу өлкәдә дөрес сәясәт алып барылу белемле, квалификацияле, кешеләргә беренче дәрәҗәдә кирәк булган әхлакый сыйфатлы кадрлар, үз илләренең патриотларын тәрбияләргә ярдәм итә Мөгаллимнәребез, бик аз хезмәт хакына, җиде кат тирен түгеп эшли дә эшли Белемле, яхшы, намуслы милли җанлы кешеләр тәрбияләргә тырыша Тирә-юньдәге кырыс тормыш, җиңел юл белән табыла торган акчаны үзара бүлешә алмыйча бер-берсен үтерүчеләр наркоманнар эчкече, сукбайлар саны ел саен меңәрләп арта барган бу җәмгыятьтәге тормыш ул эшне бер «селтәнүдә- юкка чыгара Укытучы бу күренешләргә тирөнтен сыкрый борчыла Шундый күре- иешләргә генә түгел, үзе өчен дә. балалар өчен дә, аларның киләчәге өчен дә Гомумән, безнең илдәге һәр җәмгыять кеше тормышына, язмышына шактый тискәре йогынты ясый. Әле күптән түгел генә мин улыма мәктәптә математика укыткан һәм аларның класс җитәкчесе булган мөгаллимәне очраттым Хәзер пенсиядә инде ул. Лөлә ханым Троицкида туып-үскән. Шунда рус милләтеннән булган кешегә кияүгә чыккан Бу гаилә ике малай тәрбияләп үстергән. Соңыннан алар Казанга күчеп кайткан. Баштарак мин һәм башкалар Ләлә ханымны Ольга Ивановна дип белә идек. Төсе, кыяфәте белән гел рус кешесе кебек ул. Тик шулай да аның мөлаем карашында, йомшак сөйләшүендә татар милләте сыйфатлары чагылып киткән кебек була иде Мәсьәләгә очраклылык ачыклык кертте Көннәрдән беркөнне укытучылар конференциясенә багышлап төзелгән стендта Ольга Ивановна фотосурәте күзгә чалынды Рәсем астындагы язуны җентекләп карасам, ни күрим: Ләлә Ибраһимовна Геполова дип язылган иде анда. Ә инде шуннан соңгы очрашуда мин аңар Ләлә Ибраһимовна дип эндәштем. Ул йомшак кына итеп күз сирпеп алды да “Миңа үз исемем белән эндәшүче юк иде әле Яшьлегемә. милләтемә кире кайткандай булдым»,—диде Шулай еллар уза торды Минем улым да мәктәпне, югары уку йортын тәмамлады Математикадан төпле белемле булуы белән аерылып торды ул. Ләлә Ибраһимовна очрашуларның берсендә болай диде «Хәзер мин ялда Еш кына үткән гомеремне искә төшерөм Үземнең туган телемне белмәвемә бик үкенәм Җөй көннәрендә татар карчыклары, үзләренең кершәндәй ак яулыкларын бәйләп, ишек алдына чыгып утыра. Рус карчыклары да, аерым бер төркемгә берләшеп гөп сата Ирексездән үз-үземә сорау бирәм мин—кем? Татармы, русмы? Мин бер төркемгә дә кушыла, алар белән чын күңелдән аралаша, сөйләшә алмыйм. Алар да мине кабул итми кебек. Менә шушы уйларны уйлап кайчак төн йокыларым кача...» Әйе. мөгаллимә Ләлә Ибраһимовнада татар каны ага, заманында телебезгә, гореф-гадәтләребезгә бик үк әһәмият бирмәве өчен аның йөрәге газаплана, җәберсенә. Бары тик укытучы йөрәге генә әнә шулай сызлана ала Советлар чорында бер милләт кенә калдыру идеясен гамәлгә ашырыга керешкән идеологлар «эшчәнлеге- нең» ачы җимеше бу. Ләлә Ибраһимовнаның шундый хәлгә калуында безнең чынбарлыгыбызның, җәмгыятьнең зур гаебе бар, билгеле. Бу турыда күп сөйләргә булыр иде Мәгариф тормышыңда да мөгаллимне сыкрандыра торган хәлләр еш булып тора Республика, район күләмендә үткәрелә торган конкурс, смотрларда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының класстан тыш үткәргән чараларга бәя бирүче комиссия составында татар әдәбиятын, телен, мәдәниятен, тарихын тирөнтен белгән кеше булмавына да бик борчыла ул. Үзен мыскыллау дип тә, санга сукмаулары дип тә аңлый. Әмма күңелен төшерми. Эшли дә эшли Балаларга белем һәм тәрбия бирә Мәгариф системасында тәрбия үзәк урынны алып тора. Тәрбия—укучы шәхесенең үсеш процессы белән максатчан идарә итү ул Бала мәктәптә, мәктәптән тыш учреждениедә генә түгел, ә бәлки тирә-юнь— дуслар, кайбер өлкәннәр тәэсире белән дә формалаша Укучы үзенең вакытының күп өлешен мәктәптә үткәрә Анда танып-белү эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, кешеләр белән аралашып, ул үзенә төрлечә тәэсир итүне сизә Мәктәптә исә аларның барысын да шәхесне үстерүдә төп рольне уйнарга ярдәм итә торган бердәм системага берләштерү мөмкинлеге бар Демократик җәмгыятькә туры килә торган тәрбия системасының һәр шәхес үсешенә юнәлтелгән булуы зарури. Балалар тирә-юнь турында төрле чыганаклардан ата-аналардан, балалар бакчалары төрбиячеләреннән. дөресләрдә, урамда, радио-телевидение тапшыруларыннан. кинофильм, китаплардан белә Кагыйдә буларак, аларда дөнья төрлечә чагылдырыла Шуңа күрә мәктәпнең бурычы—дөньяның бербөтен һәм катлаулы икәнлеген бөтен тулылыгы белән күзалларга һәм аны хисси кабул итәргә мөмкинлек тудыру Укыту процессын, класстан тыш эшне һәм балаларның мәктәптән тыш эшчәнлеген үз эченә алган тәрбия системасы барыннан да бигрәк менә шушы бурычны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән булырга тиеш Аның икенче функциясе—рухи, мәдәни үсеш процессында укучыларны әхлакый кыйммәтләрне аңлый белергә төшендерү, өченчесе—һәр укучыда граж- данлык үзаңы булдыру, дүртенчесе—баланы үзен танып белергә, үзүсешенә. үзенең мөмкинлекләрен тормышта сынап карарга ярдәм итү. Бүген мөгаллим өнә шуларны гамәлгә ашыру белән мәшгуль Тәрбия турында сөйләгәндә тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталып үтмичә булмый Матбугат битләрендә, радио, телевидение тапшыруларында Россиядән тәрбиягә алган ятим балаларны Америка гражданнарының кыйнап үтерүе турында әледән-өле хәбәрләр яңгырый Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык ж,әмгыяте һәм кеше хокуклары институтларын үстерү советы рәисе Элла Панфилова чыгышында (-Комсомольская правда* газетасы, № 112, 2005) әйтелгәнчә, соңгы 30 елда чит ил гражданнары Россиядә туган 42 мең баланы уллыкка яисә кызлыкка алган Шуларның 13 е үтерелгән Моннан тыш, Россиядә 2000 нөн артык сабый үз гаиләләрендә кыйнап үтерелә Без «Россия—бөек держава, бай ил»,—дип әйтергә яратабыз Менә шушы бөек державада 700 меңнән артык ятим бала бар 2 миллионлап малай һәм кыз сукбайлыкта йөри Ни өчен гаиләләр, балалар шундый хәлдә яши9 Ни өчен гаилә тәрбиясе бөя куя алмаслык дөрәж,әдө түбән Ни өчен безнең балаларны чит илләр асрамага ала9 Монда сорау бик күп Аларны бер көндә генә дә хәл итеп булмый Җәмгыятьнең аек акыллы кешеләр тәрбияләве, нык гаиләләр булдыруы өчен зур тырышлык куясы бар Моны балаларны, гаиләләрне яклау фонды наркоманлыкка каршы көрәш конторалары ачып кына хәл итеп булмый Җәмгыятебездәге бу ямьсез күренешләр тамырларын бик тирән җибәрде Аларны булдырмау өчен кешегә игътибарны арттырырга, хокук тәртибен бозучыларга каршы катгый чаралар күрергә, һәр оешманың яшь кеше формалаштыруга үзенең ныклы өлеш кертүенә ирешергә кирәк Юкса, ж,өмгыятьтө һаман тискәре күренешләр арта гына тора Элла Панфилова әйтүенчә, балаларны саклау проблемасы—милли куркынычсызлык проблемасы Балаларга, гаиләләргә тиешле мөнәсәбәт булмау нөтиж,өсендө, Россиядә соңгы елларда балалар саны кими бара 1997 елда бу сан—35 миллион, 2003 елда 30 миллион тәшкил иткән Балаларның хокук тәртибен бозуын булдырмау, сукбай балалар санын киметү буенча да күп эшләр эшлисе бар Россиядә балалар мәнфәгатен яклый торган 570 оешма эшли Аларга бик күп чыгым тотыла Алар эшчөнлегенең нөтиж,өсе генә аз Мәктәптә тәрбия системасының иң мөһиме һәм иң беренче юнәлеше— балалар сәламәтлеген саклау Безнең ил кыен чорны кичерә ул—чирле Чирле ж,өмгыятьтө чирле балалар туа һәм үсә Бүгенге ж,өмгыятьтө балалар тормышын тулырак күз алдына китерү өчен саннарга мөрөж,өгать итик Яңа туган балаларның 20 проценттан артыгы акыл ягыннан зәгыйфь, Россиядә—7 млн , Татарстанда 7 меңгә якын наркоман теркәлгән (ә теркәлмәгәннәре күпме?) Россиядә 35 млн эчкече бар Революциягө кадәр Россия ж,ан башына исерткеч эчемлекләр куллану буенча дөньяда 11 нче урында торган Бүген илдә һәр кеше елына уртача 27 л исерткеч эчемлек куллана Ә бу сан дөнья күләмендә 5 л тәшкил итә Шуны да ассызыклап үтик: ждн башына 8 л исерткеч эчемлек кулланганда милләт бетүгә йөз тота башлый 2005 елның 6 аенда Россия халкы 362 мең кешегә кимегән Хәзер Россия Федерациясендә 141 миллион кеше яши Бу саннар эчкечеләрнең, наркоманнарның һ б авыруларның һаман арта баруы, аларның бу якты дөньядан вакытыннан алда китүе турында сөйли Хәзер балалар һәм яшүсмерләрнең 15 проценты гына сәламәт Яшь буынның 75 процентына психиатрия ярдәме һәм тиешле дәва кирәк Безнең Татарстанда да балалар сәламәтлеге шәптән түгел Укучыларның 50 процентка якыны азканлылыктан интегә, гәүдә авырлыгы—буйларына, ө буйлары яшьләренә туры килми 20 меңнән артык кеше сабый чактан ук гарип Билгеле, авыру балаларны дәвалау һәм тәрбияләү өчен хөкүмәтебез бернәрсә дә эшләми дип әйтеп булмый Бу максат өчен берникадәр акча тотыла Әмма ул җитәрлек түгел Шәһәр читендә урнашкан ж,өйге сәламәтләндерү лагерьларының саны да ӨЛДан-ел кими Элеккерәк елларда үсмерләр клубларында төрле гүгөрөк. секцияләр эшләде Бүген аларның барысы да ябыла, спорт корылмаларына балалар түгел, эшмәкәрләр хуҗа Ә ябылган ишек алды клубларына коммерсантлар кереп оялаган Бары тик сәламәт балаларга гына тиешле белем һәм тәрбия бирергә мөмкин. Әгәр дә сабыйның тамагы—тук. өсте—бөтен, сәламәтлеге булмаса, аңа гыйлем туплау өчен шартлар тудырылмаса. мөгаллимнәр нинди тәрбия системасы гына уйлап тапсалар да, аның бернинди нәтиҗәсе булмаячак Әйе, үзгәртеп корулар чорында кешеләр тормышы начарайганнан начарая бара Ә бит бөек фикер ияләре билгеләп үткәнчә, икътисадны үзгәртеп кору белән кешене -үзгәртеп кору- тыгыз бәйләнештә алып барылырга тиеш Үзгәртеп коручыларның менә шуны аңламаулары нәтиҗәсендә халык күп кыенлыкларга дучар булды Билгеле, илне торгынлыктан чыгару өчен дәүләт властеның тотрыклы булуы, ил җитәкчелегенең үз эшчәнлеген икътисадый яктан акыллы итеп оештыруы кирәк. Бу эшләрдә дә тәрбия зур әһәмияткә ия. Узган гасырда ук барлык каршылыклар, колачлы мәсьәләләр тәрбия аша хәл ителүе, аның озын, әмма дөрес юл булуы билгеләп үтелгән. Бүген бары тик мәктәп, мөгаллим генә рухи яктан бай иҗади кешене тәрбияли ала, ул халкыбызны рухи яңарту үзәге булырга тиеш. Шуны истә тотып республикабыз мөгаллимнәре укучыларның сәламәтлеген саклауга зур әһәмият бирәләр. Чөнки бу мәсьәлә—тәрбия системасының мөһим бер юнәлеше Аксубай районы Иске Илдерәк мәктәбе укытучылары физик культура чаралары белән сәламәттормыш рәвеше принципларын формалаштыра. Мондый эшчәнлек балалар тәрбияләүгә комплекслы якын килү зарурлыгы организмның физик үсеше белән шәхес үсеше арасындагы үзара тыгыз бәйләнешне файдалану нигезендә билгеләнә. Мәктәптә бу юнәлештә нәрсәләр эшләнә соң? Биредә укучыларны сәламәтләндерү эше махсус программа нигезендә алып барыла, һәр укучының "Безнең сәламәтлек- дигән диагностик картасы бар. Класс җитәкчеләре бу картага кайсы баланың кайчан, нинди авыру белән авыруы, ничек дәвалануы, хәзерге вакытта сәламәтлеге торышы, медицина тикшерүе нәтиҗәләре турында язалар. Һәр уку елы башында классларда анкета сорауларына җавап яздырыла Анкета мәгълүматлары балаларның кайсы фәнне тырышып үзләштерүен, физкультура дәресләренә мөнәсәбәтен, нинди спорт секцияләрендә шөгыльләнүен белергә ярдәм итә. Мәктәптә физкультура дөресләрен класстан тыш спорт чараларын тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Һәр укучы бер спорт секциясенә йөри Спорт бәйрәмнәре үткәрү традициягә кергән. Көз һәм яз көннәрендә -йөгерешчеләр көне» уздырыла Анда барлык укытучылар. укучылар, ата-анапар катнаша. Мәктәптә I класстан ук сәламәтлек кеше өчен иң кыйммәтле, иң әһәмиятле нәрсә икәнлеге төшендерелә Шуңа күрә укучылар да. ата-аналар да моңа нык игътибар итә. Моның нәтиҗәләре дә бар Соңгы мәртәбә үткәрелгән медицина тикшеренүләре күрсәткәнчә, балалар салкын тию авырулары белән авырмый. ябык һәм кирәгеннән артык симез, шулай ук тәмәке тартучылар, исерткеч эчемлекләр кулланучылар юк. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту мәсьәләсе мөгаллимнәрнең игътибар үзәгендә булуы тагын бер мисалдан бик ачык күренә Аксубай якларында суда йод җитешми икән Бу исә калкансыман биз авыруы китереп чыгара. Шуңа күрә укытучылар, балаларда бу чирне булдырмау өчен, составында йод булган антиструмин даруын үз акчаларына сатып алалар һәм аны шәфкать туташлары бушлай өләшәләр Билгеле, бу эш табиб җитәкчелегендә эшләнә Сөйләгәннәрдән күренгәнчә, Аксубай районының Иске Илдерәк мәктәбе тәрбия системасында укучыларның сәламәтлеген ныгыту төп юнәлеш булып тора. Кеше дөньяга 3 алшарт белән туа Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт хәрәкәткә, вертикальлеккә, пространствога омтылу Җәмгыять еш кына бу омтылышны сүндерә. Укучылар аз хәрәкәтләнә, тирә-юньдә пычрак һава, без куллана торган ризык экологик яктан чиста түгел, мәктәпләр кысан. Бала 3—4 яшьтә көненә—9—10 мең. 5—6 яшьтә—13 мең, 7 дә—15—30 мең адым атларга тиеш. Шуңа күрә һәр дәрестә физкультминутлар үткәрү зарури. Аз хәрәкәтләнүчеләрнең тормышы кыска булуын мисаллар белән дәлилләргә була Мәсәлән, йорт куяны (кролик)—3—4 ел, ә кыр куяны 15 ел яши Чөнки аның гомере чабып уза Моны истә тотып, мәктәпләрдә тәнәфесләрне озынрак итәләр, ул вакытта балаларны саф һавага алып чыгалар Һәр көнне экология дөресе үткәрелә Күз. кул. аяк, бармаклар өчен махсус күнегүләр һәр дөрестә 15 минуттан һәм 30 минуттан соң физкультминуткалар уздырыла Мәктәптә югары белемле физиологлар һәм психологлар эшли Табиблар белемен күтәрү академиясенең балалар авырулары кафедрасы белән килешү дә төзелгән, табиблар өледән-әле укучылар сәламәтлеген тикшереп тора Тикшерү мәгълүматлары медицина картасына теркәлә һәм алга таба сәламәтләндерү чаралары күрелә Әйе, укучылар сәламәтлеген саклау һәм ныгыту—тәрбия системасының мөһим юнәлешләренең берсе Хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыятьтә үз-үзеңне генә ихтирам итү хисенең көчәя коллективларның таркаулана баруы яшьләр арасына базар мөнәсәбәтләренең кыргый законнары үтеп керүе безгә бөтенләй ят булган мөнәсәбәтләр формалашу яшь кешенең якты омтылышларын сүндерә үзенә тиешле тормыш юнәлеше сайларга комачаулый Аңа еш кына гаилә дә ярдәм итә алмый Ул да базар -чире- белән авырый Бу шартларда яшь буынга мәктәпнең гу- манлы тәрбия системасы гына ярдәм итә ала Бары тик мәктәп, укытучы гына яшь буынны фаҗигадән коткарып калырга мөмкин Билгеле мөгаллимнәргә дәүләтнең зур ярдәме кирәк Тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя Мәсәлән хәзерге вакытта яшьләр (гомумән, җәмгыять) акча туплауга зур әһәмият бирә Элегрәк тә әлеге мәсьәлә игътибардан читтә түгел иде ләкин базар мөнәсәбәтләре бу хисләрне тагын да көчәйтеп җибәрде Педагогика фәне мондый хәлгә нинди карашта торырга тиеш? Мәгълүм ки, «акча артыннан кууны, акча туплау өчен төрле җинаятьләр эшләргә әзер торуны тәнкыйтьләп кенә тормышка үзгәреш кертеп булмый Хәзер чоры башка Шунысын да танырга кирәк яшүсмернең кооперативта эшләп, яки шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, яисә шәхси автомашиналарның пыяласын юып акча тупларга тырышуы—гадөти күренеш Ләкин яшүсмерләргә бу мәсьәләдә уңай тәэсир итүдән баш тарту хата булыр иде Шулай итеп, акча туплау белән табигый мавыгу ныклы әхлакый нормаларга туры килүенә, көч куеп эшләп алган акчаны җинаятьчел яки башка төрле юл белән табылганыннан аера белү күнекмәсе тәрбияләүгә нык игътибар итәргә кирәк Бу—хәзерге чорда барлыкка килгән педагогик мәсьәлә Эшләп алган акчаны ничек тоту, кирәкле әйбер сатып алу. хуҗаларча эш итү күнекмәсе тәрбияләү дә гади генә бурыч түгел Аларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе әле тупланмаган Шунысы ачык базар һәм мәктәп бер-бер- сеннөн «йөз чөерергә- тиеш түгел, ө бәлки алар шәхесне заман таләбенә җавап бирерлек итеп тәрбияләүдә кулга-кул тотынып эшләргә тиеш Хәзерге мәктәп алдында «Базар икътисады алга киткән җөмгыять-кө хас булган тәрбия эшен гомумкешелек кыйммәтләренә туры килерлек итеп ничек оештырырга?» дигән сорау тора Бу искә алынган тәрбия юнәлешенең зур гомуми мәсьәләсенең бер өлеше генә Элеккеге тәрбия системасы һәм традицияләре таркалу сәбәпле, яңаларын эзләү һәм табу шактый кыен Мондый мәсьәләләр байтак Без мәкаләдә аларның кайберлөрен санап кына үтәбез Иң мөһим бурычларның берсе—үзенең иҗади шәхес булуын исбат итәргә сәләтле шәхес тәрбияләү Бу исә тәрбия эшенә яңача якын килүне таләп итә Дөньяны ирекле. демократик танып белергә өйрәтү, фикер төрлелегә булдыру—урта мәктәпнең төп бурычы

Реклама