КИЧКЕ ТӘРӘЗӘЛӘР

Әле ярый... Мин шушында туган, слый-елый. Үкенепме әллә туганга? Мин куанып елаганмын, алда Күрәселәр бик күп булганга! Өметләргә кул тимәгән, алда Башланмаган Тормыш торганга... Әнкәмнән дә алда мине я.гмыш Торсн ал1ан бәхет-юрганга! Нламаганмындыр. сабыйларча Күрәчәктән, бәлки, көлгәнмен... Гаеплеме сабый мнн.күрәмсең. Үләсемне алдан белгәнмен... Мнн шушында туган, слый-елый. Әйтерсең лә дөнья кубарган!.. Как матчага әткәм бишек аскан. Җырлар жырлап әнкәм с>1арган. Әле ярый, мнн шушында туган. Белгәнмен бит кайда туасын!.. Әле ярый, туын эш бетмәгән. Булган икән дөнья куасым! Әле ярый. мнн. шу шында тугач. Давылларга каршы баралдым. Мит м белән туган телем ту ган. Мнн телемнән меңгә та|>аллым! Робер1 ӘХМӘТҖАН (1935) шагыйрь. /М»ч йорт -Таң шяһхрг ~Җмцлг кцбхык" һ. 0. китап шр авторы; Г Тукай ии-четЬгс Дәү ит пргчимг чауреаты. Ка.мшһ яши. Беркем кушмый гына, бу туфракка Тирән киткән безнең тамырлар... Күкләр күкрәп җиргә бәхет иңгән, Бәрәкәтләр койган яңгырлар! Әле ярый, мин шушында туган,— Таныш миңа бар да тумыштан: Миңа монда тәпи басар өчен Ай-кояшлар төшеп булышкан! Җилфер-җилфер җилләр җитәкләгән, һәм, киңлекләр җәйгән кочагын... Тауны ярып, чишмә чәчрәп чыккан, һәм дөрләгән гомер учагым!.. Туйдырмадың, җирем! Ә шулай да Ярар иде күккә күчалсам. Ярар иде... кечкенәдән гашыйк Бер йолдызын алып төшалсам!.. Мин шушында туган... Ярар иде Галәмнәрдән кайтсаң, дим, урап... Әле ярый җир җибәрми мине. Әле ярый... күкләр... бик ерак!.. Өрегез! Таң беленгәч, төрле сукмаклардан Җыелдылар туңын, бөрешеп. Җыелдылар бергә өрешеп тә, Чын этләрчә хәлләр белешеп. Күтәрелеп чыкты алар таңда «Бүген әле исән без! - диеп, Ходай үзе эт көнен бит язган, Туган икән—үсәрбез!» диеп... Төне буе җил дә яңгыр булды, Беләм, нәнәм, юкка өрмисез. Хуҗаларыгыздай, фатир сорап, «Ипотека» диеп йөрмисез. Гомерем буе мин дә риза булдым Табигатьтән тамган өлешкә. Күтәрелеп өрмәгез сез, этләр. Керәсем юк сезнең өлешкә! Җыелгансыз Савин якларыннан Баш саныгыз артса дистәдән, Теләктәшләр булып, яңа дуслар Аваз салыр яңа Бистәдән! Сез кояшны уяттыгыз бугай. Йоклаганнар йоклый, зарар юк. Таң алдыннан этләр өрмәсен, дип. Шәһәр Советыннан карар юк! Берни дә юк монда кот очарлык. Милли мәсьәлә дә түгел бу. һич югында мәнсез хуҗалар!а Өреп бушанырлык күңел бу! Эт күңеле сөяк кенәмени,- Кем сөт бирсен нәни үксезгә? Өрегез сез, бу бит Чечня түгел, Фэләстин дә түгел бу сезгә! Сез этләрнең кайбер хуҗалары һич ким түгел Мәскәү баеннан! Кайсыгызның хуҗасыдыр, баеп. Мансард алды яңа районнан. Берсе күчте яңа коттеджга (Сыяр иде ана бер авыл!). Монда инде супер бурзай кирәк. Торалмас бит Бобик караул?! Өреш ярышында соңгы вакыт Активлашты Савин этләре! У гыз тугызынчы кварталның Кай тирәдә бетә чикләре?.. Өрүдә бит бөтен хокуккыгыз, Өралганда өреп калыгыз! Җиде төйнәр уртасында, өреп, Хуҗагызны искә алыгыз! Ачык йөз бит бездә тәрегә дә! Толерантлык безнең фиркала... Этләр бәйле булып торсын мени. Бездәй бәйсез. Демократик республикада?! Теләү ...Булмаганнар булмаса да. 6>.наннар булсын иде. Уңмаганнар гомер уңмас. уңганнар уңсын инде! Карурманда абагалар шау чәчәк атсын иле. Илгә хаклык кайтты! диеп. пакь җаннар кайтсын иде. Җаһил җаннар, гаҗәпләнеп. күзен акайтсын иде. Җир белән бергә тоташтан күкләр шаккатсын иде! Коелсыннар соры кортлар— ил бәхетен имүчеләр. Торсыннар иде тәхеткә җинелгән җиңүчеләр! Азды хәшәрәт!—дөньяда бер күкрәү кирәк иде. Искеләр бетте искереп, Әллә яңадан инкыйлаб, бер тетрәү кирәк инде?! Р.Г Нечкәреп кала икән рух, Җил җыры булып кала, туган җир моңы була ул, гөл моңы булып тама... Шигырь таҗындагы илһам, тылсым эчендә тылсым! Сихәте иңсен җаныңа, каныңа тәңгәл булсын... Төн димә, уят, былбылым, арыган күңелем йокласа. Күр, сездәге саф энҗеләр тирәндә икән ласа!.. Күрегез, сезнең шәрәфкә мин бал эчтем бер касә. «Алмады» мине, дим, юкка,— алмас,— хиссең йокласа!.. Атланмаган атым ...Мирәт болыннан төнге атлар кешни. Шулар кешнәгәндә күңел әллә нишли!.. Кайтып булмас көннәр, ел артында еллар, Тавышлары килә, тик бикләнгән юллар! Без картайгач, дускай, яшьләр өйләнделәр. Без пошаман булгач, көлеп кинәнделәр... Без ашыйсы ашны беркем бездән алмас. Мең яшәлгән гомер бездән генә калмас. Өмет атын җигеп, олы юлга чыктык, Бары—булган инде! Куып килә юклык... Кичергәннәр төште жанга көек булып. Безлән кичергәннәр үсте бөек булып! Без күрәсе күкне күрә алмас беркем. Күрмәгәннәр күрсен, лөнья шу нлый иркен! Гомерем аты бармый салган эзлән генә, Бүтәннәрлән калган —калмас безлән генә... ...Мнрәт болынынла төнге атлар кешни. Атланмаган атым... авызлыгын тешли!.. Югалттың... Уйнап кына юкка чыктың сыман, авазын юк... иске рәсемеңдә елмаюлы калган чыраең... Син ялгыштың бугай: элеккечә эзләп табар бу. дип. мөгаен... Ышанасы килми: кирәк булсам, син үзең дә мине югалттың... Мин үземне, килеп, тәрәзәмнән елмаерсың диеп юаттым... Таң җиле гөлләреңне тарады, кызарып кояш чыкты ла. тәрәзәдән каралы: Яз килде син юк!... Ә каршыла песнәк сайралы... Менә инде... сары яфрак оча. тын беленә көзге салкында... Таң ту дымы. чакыра мине гүя бер шәмәхә йолдыз балконда... Көннәр буе тәрәзәмә карый, талпына, синең гөлең... Балачак хатирәсе ...Үсәбез шулай, дигәндәй, шатланып шушы жнрдә, солылар шаулый кыр ту лып, солылар зсң1н жилдә! Моңлы әр1ән танышлары, замана санашлары, ияреп кыр җилләренә, берсе дә ялгышмады!.. Шушыннан гүя нң имин хәбәрләр таратыла Җәй. әйләнеп, үчтн итә тегермән канатында’ 3. «К. У • М II Карабодай кырларында аңкып тора бал исе! Төлке койрыгыдай тары! Килә шумы тарыйсы!.. Кыйгаклый казлар инештә, суы гүя көмеш лә! Атылам әнкәй каршына, үзе кайтып килешкә! Инде күптән сугыш беткән, кайтмады шул әтиләр. Кайтып килсә, каршысына чабар идем тәпиләп! Болында гөлләр тирбәлә, җил исеп куйган саен. Җилләргә кушылып җырлый каеным, апакаем! Юл читләре әрем-кура. апайлар урак ура. һәр кич саен сыер эзлим, камыллар ера-ера... Кыр капкасына килде Җәй. Анда Көз көтеп тора. Канатлы аюдай шаулый, ни даулый Төклетура? Җәй. әйләнеп, «гүләйт итә» тегермән канатында. Балачагым җырлап калды көнбагыш арасында... Озату Яшьлек китте... урманнарга керен, Ә артыннан шаулап җыр калды... тугайларда офтандылар җилләр, бөгелә-сыгыла арыш чайкалды! Башаклары болытларга тиеп, офыкларга чапты дулкыннар... Кон үзәге. Түбәсенә җитеп, боек кояш торды сулкылдап... Карап калдым киткән юлларына,— китте Яшьлек синең рәвештә! Син яшьлекнең үзе булып киттең,— гарешләргә аштың, фәрештә... Карап калдым киткән юлларыңа, күзләремә тозлы яшь тулып... Шаңгырап тора урман шул моңнардан, сары яфрак коела яшь булып! Тирән сулап бер көрсенде алан, һәм. ухылдап куйды усаклар... Кемне көтәм? Урманнарның зәңгәр сукмагыннан килеп чыкмас микән шул чаклар?.. * 2005— 2006 еллар

Реклама