2006 ел—әдәбият һәм сәнгать елы

— Президентыбыз игълан иткән Әдәбият һәм сәнгать елы төгәлләнеп килә. Бетнен • Каган утлары» журналы әдәбият, мәдәниятебез тормышын игътибар үзәгендә тотарга тырыша. Җөмләдән, журналыбыжын 3-нче санында баш редактор Равил Фэизуллин белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнен бүгенге мәдәниятен торышы һәм перспективалары турында тәфсилле әңгәмәсе басылып чыкты. Зур оешманың җитәкчесе буларак. Сезгә рәсми рәвештә мөрәҗәгать итәбез: Әдәбият һәм сәнгать елы ничегрәк узды дип саныйсыз, канәгатьлек хисе бармы? Сезнен тарафган күңелгә хуш килерлек нинди әһәмиятле чаралар үткәрелде һәм нинди проблемалар күз уныннан төшеп калды? Без, гомумән, әңгәмәдә да әйтелгәнчә, Ә.ггбият һ»м сәнгать елы аерым бер кампания рәвешендә генә түгел, һәрдаим дәвам итәргә гиеш дин саныйбыз. Абрек АБЗГИЛЬДИН, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе: -Президент М Шәймиев Указы белән Әдәбият һәм сәнгать елы игълан ителү рәссамнарыбызны да сөендерде һәм яна иҗади эшчәнлеккә рухландырды Безнең рәссамнар берлеге быел төрле масштабларда кырыкка якын күргәзмә ача алды Әлбәттә, күргәзмә залыбыз бүгенге көндә бер дә мактанырлык түгел, ләкин хөкүмәт ярдәме белән без бу кыенлыкларны җинеп чыгачакбыз дип уйлыйм Ел азагында безнен әле Татарстан рәссамнары берлегенең 70 еллыгын да билгеләп узасыбы з бар. Быелгы ел иҗади бәйрәмнәргә бигрәк тә бай булды Габдулла Тукай һәм Муса Жәлилнсн дөнья күләмендәге юбилейларына без үзебездән лаеклы өлеш кергә алдык дип саныйм Монын мисаллары матбугатта үзенсн бәясен азды Иҗаг кешесе буларак безгә, рәссамнарга, бүгенге көндә яшәү һәм иҗат итү— җиңелләрдән түгел Без хөкүмәт ярдәменә мохтаҗ. Бер карасан. безгә күп тә кирәк түгел. Иҗади хезмәт өчен нибары остаханә бүлмәләре кирәк Инде атлә кайчаннан бирле аларнын яңалары төзелгәне юк Искеләре исә искереп беткән, шуна да карамастан, аренда бәяләре һаман якадан тота «Матурлык дөньяны коткарачак* дип юкка гына әйтелмәгәндер. Әдәбият-сәнгатьтән башка кешелек беркайчан ла алга таба бара алмастыр Киләчәк буынны без әхлакый һәм эстетик якган фәкать сәнгать әсәрләре аша гына тәрбияли алачакбыз. Рәссамнарның остаханәсен булдыру мәсьәләсенә янача караш ташларга вакыт Бөтен ышаныч—хөкүмәт ярдәменә Юкса безнен өлкәннәребез дә. яшьләр дә шактый унайсыз-жайсыз хәлдә калды Сәнгать белән бүгенге көн бизнесы икесе ике чиктә басып торалар. Иҗатчы үзенең төпле әсәрен еллар буе бөртекләп эшли Ә инде заказ белән ашык-пошык рәвештә тудырылган киндер-полотнолар берничә конга генә хезмәт итәргә мөмкин. Әлбәттә. Президентыбыз игъланын зур сөенеч белән кабул иттек, анарга бары рәхмәт кенә әйтәбез Бездәге 300 дән артык әгъзасы булган Рәссамнар берлеге алга таба каи барыр? Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы меңләгән рәссамнар гаскәре бу буталчык заманда үзләренә шома юл таба белазәр. билгеле Базар—атаклы башкалалар исеменнән эш йортә. Ә Казаныбыз—татарнын баш каз ас ы түгелмени' Шунысы кызганыч шәһәребезнең үзәгендә һәм бистәләрендәге горурлык саналган байтак кына тарихи истәлекле йортлар, архитектура үзенсн йөзен югалтып бара Биредә, заманча караганда, акчалы бизнесменнар эшне күбрәк оста йөртә беләләр Сәгате сугып, якын вакытларнын берсендә ижат оешмалары турында берәр юньле закон чыгар дип өметләнәбез. Без егерме беренче гасырга аяк бастык. Безнен борынгы бабаларыбыз күпне күргән, күпне кичергән. Алардан калган һәм матди, һәм рухи гасырлык байлыкларны киләчәк буыннарга җиткерә алсак иде. Ижат газаплары безне шуна дәртләндерә. Рәшит КӘЛИМУЛЛИН, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе: —Президентның 2006 ел башында чыккан Әдәбият һәм сәнгать елы турындагы Указы, һичшиксез, сәнгать әһелләренә карата игътибар күрсәтү билгесе иде. Бу ел композиторлар тормышында байтак вакыйгалар белән истә калды. Әйтик, «Йосыф кыйссасы» дигән балетны ижат итүчеләр белән берлектә, композитор Л. Любовский РФнын әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт премиясенә, композитор Л. Батыр-Болгари РТның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. «Бүгенге музыканың «Европа-Азия» халыкара фестивале» проекты өчен композитор Р. Кәлимуллин РФ Хөкүмәте премиясе белән бүләкләнде. Югары художестволы әсәрләр ижат итәр өчен композиторларга хөкүмәт булышлыгы кирәк. Авторларга гонорар түләү хакында республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан музыка сәнгатенең төп жанрлары буенча конкурс үткәрүнен нигезләмәсе эшләнде, шуның нигезендә авторлар белән килешүләр төзелә. Безненчә. бу—бик вакытлы, нәтижәле чараларнын берсе. Дәүләт симфоник оркестры һәм ижат коллективлары, башкаручылар катнашы белән композиторларның авторлык концертлары унышлы үткәнен билгеләп китәсе килә. Композитор Алексендр Ключаревның 100 еллыгына багышланган юбилей концерты да истә калырлык булды. Россия композиторларының IX съезды уңаеннан Казанда симфоник концерт үткәрелде (26 март); Д. Шостакович һәм А. Леман язмаларыннан тыш. анда Ш Тимербулатов. А. Луппов, Л. Любовский, Р. Кәлимуллин әсәрләре дә яңгырады Татарстан Мәдәният министрлыгының матди ярдәме белән, ниһаять, «Татарстан республикасы композиторлары» дигән басма әзерләнде, ел азагында ул дөнья күрәчәк. Шунын белән бергә. Композиторлар берлеге һәм башка ижат оешмаларында тупланып килгән мөһим мәсьәләләрнең һәммәсен дә әлеге «махсус ел» гына хәл итеп бетерә алмый, билгеле. Композиторларыбызнын партитура һәм нота жыентыкларын бастыру, туплау эше һаман да көн тәртибендә кала бирә. Кызганычка каршы, юбилярларның язмалары, кагыйдә буларак—анда да фәкать арабыздан китеп барган ижатташларыбызныкы гына нәшер ителә Композиторларның фонд өчен дигән иң яхшы әсәрләрен яздыру гамәлдә тукталып калды диярлек. Элегрәк күрше республикаларның композиторлар союзы белән аралашу мөмкинлекләре зур һәм колачлы иде, төрле төбәкләр белән концертлар алмашу да онытылып бара. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә ижади хисап концертларыбыз күрсәтелми Финанс мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле, мәктәп балалары, яшьләр, республикабызның шәһәр һәм авыл хезмәтчәннәре композиторлар белән очрашу шатлыгыннан мәхрүм. Күпмедер алга китешләр булса да, композитор һәм музыка белгечләренең авторлык хокукларын яклау буенча кайбер тирәнтен чараларны хәл итәргә вакыт Торле кыенлыклар туып торуга карамастан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург оешмаларыннан сон үзенен әһәмияте һәм әгъзалар саны ягыннан өченче урынны алып торган Татарстан композиторлар берлеге яна ижаг азаннары, проектлар белән янып яши. Харрас ӘЮПОВ, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире: —Әдәбият һәм сәнгать елы Татарстан китап нәшриятында да күтәренке рухта, киеренке төстә башланып кигге Алда торган күренекле даталар: Муса Жәлилнен 100-еллыгы. Габдулла Тукайнын 120-еллыгы. Татар театрына нигез салынуга 100 ел тулуга һ. б. уңаеннан күп төрле басмалар дөнья күрде Габдулла Тукайнын ике томлык сайланма әсәрләрен, анын әсәрләренең русча басмасын. Габдулла Тукан альбомын, шагыйрьнен «Шүрәле» әкиятенең 15 телдә чыккан басмасын, күренекле шәхесләрнең Г Тукай турында фикерләрен, шагыйрьгә багышланган шигырьләрне туплаган «Тукай...» дип исемләнгән китапны. Г Тукайнын балатар өчен төсле рәсемнәр белән бизәп чыгарылган әкиятләрен һ б кая барсак та күрсәтә алабыз. Әдәбият-сәнгать елында балалар китабына да игътибар зур булды Балалар бакчаларыннан башладык эшне: 3-4 яшьлек балалар өчен ачык төсле матур рәсемнәр белән бизәлгән, кечкенә форматлы, катыргы кәгазьдә, татар һәм рус телләрендә китаплар дөньяга килде. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен чыккан китаплар да игътибарга лаек. Моңа мисал итеп, сабыйларның күзен кызыктырырлык итеп эшләнгән «Санарга өйрәнәбез» исемле китапны китерергә була Яшь каләм ияләре белән эшне җанландыру максатыннан «Алмаш» дигән махсус серия ачып җибәрдек Соңгы елларда күренекле каләм ияләренен күптомлыкларын бастырып укучыларга җиткерү буенча эш җанланып китте. Узган ел Гомәр Бәширон. Равил Фәйзуллин. Гариф Ахуновларнын басмалары дөнья күргән булса, быел алар янына Ренат Хариснын да томнары килеп өстәлде Әдәбият-сәнгать елында композиторлар, җырчылар, рәссамнар ижатын яктырткан альбомнарның дөнья күрүе дә куанычлы Республика җитәкчелегенең, аеруча Президентның татар китабына карата җылы мөнәсәбәттә булуы китап бастыру өлкәсендә яна мөмкинлекләргә юл ача. Соңгы берничә елда китапларыбызны Республикада гына түгел, дөнья масштабында күрсәтү жде чыккан икән, бу әлеге кайгыртучанлык нәтиҗәсе дип карарга кирәк Күптән түгел Германиянең Франкфурт шәһәрендә узган күргәзмәдә катнашкан идек Быел исә сентябрь башында Пекинда үткәрелгән күргәзмәдә булдык, безнен китапларыбыэнын дөнья күләмендә дә йөзгә кызыллык китермәслек булуларына инандык Нинди проблемалар күз уңыннан төшеп калды'.’ Без. татарлар—китаплы халык, дин сөйләшергә яратабыз. Әйе. бу шулай булган Әмма бүгенге көндә дә китаплымы безнең халкыбыз, милләттәшләр яшәгән һәр өйгә барып җитәме китап нуры'’ Кызганычка каршы, мона өздереп кенә унай җавап биреп булмый Ел буена бер китап та алдырмаган районнар бар Әдәбият һәм сәнгать елында да кыл кыймылдатып карамадылар андый төбәкләрнең җитәкчеләре Югарыдан күрсәтмә көтәләрме? Әдәбият һәм сәнгать елына йомгак ясаганда һич га телгә атасы килмәгән тагын бер мәсьәлә бар без Матбугат йортын бушатырга тиешбез. Татар халкын гомер гомергә китаплы итеп килгән нәшриятның, шулай ук 1 нчс китап кибетенең биредән китүе, белмим кемнәргә кирәктер'’ Ә бит халык китапка дип ии элек Бауман храмына килә, ул шуна өйрәнгән Нәшриятка күчәргә тәкъдим ителгән урын —гатар китабыннан, татар халкыннан көлүнсн начар бер үрнәге ул Әйс. без укучыны китаптан аермаска тырышабыз Бу безнен мәртәбәле һәм изге бурычыбыз Шушы юнәлештә киләчәккә матур гына планнарыбыз да бар Бүген алар турында тәфсилләп сөйләп торунын кирәге булмас, укучыларыбыз өчен сер булып калсын. Пекинда булып узган халыкара ярминкә вакытында безгә Мәскәүдән күрсәтмә көтеп ятарга түгел, китапларыбызны дөньяга алын чыгу өчен үзебезгә көрәшергә кирәклеге аңлашылды. Ә МОНЫН юлы бер—әсәрләребезне чит телләргә тәрҗемә итеп бастыру Бу—чор. заман безнен алга китереп куйган мәсьәлә Әлегә кадәр мәсьәләләрнең чишелми калганы юк иде Октябрь. 2(ЮЛ ст

Реклама