ҮЗЕМ ХӨКЕМ ИТӘМ

VII РОМАН «Матросская тишина» төрмәсендә Сенатор элекке ләрәжаләре белән түгел, ә үзен тотышы белән аерылып тора башлады Нәкь шунда анын ике торле сыйфатка ия табигате ярап куйды ул бит күптән инде зыялы, демократларча фикер йөртүче юрист битлеген кигән иде. Төрмәдә буш вакыт күп. барлык сүзләр сәясәт, хакимият. Горбачев тирәсендә бөтерелә. Кем ул: коммунистмы, әллә демократмы ’ Империя яклымы, әллә ана кабер казучымы? Сенаторда шул турыда уйлана иде Ул «Тамгалы» кеше илне кая алып бара: көнбатышка хас демократиягәме, яки яңартыл тан социализмгамы? Әгәр дә социализмга икән—анын сайлап азган ысуллары: үзгәртеп кору, хәбәрдарлык, янача фикерләү дигәннәре шундый «могжиза» булып чыкты ки. азар социализмны яңарту урынына, анын һәлакәтенә китерделәр Сенатор өчен бу кон кебек ачык иде. шуна күрә ул «үзгәртеп кору прорабы, яна фикерләү атасы» дигән бәхәсләргә катнашып га тормады Шунысы сәер, бүген күп кенә кешеләр,—гади журналистлар, сәясәтчеләрне әйтеп тә тормыйбыз инде. Горбачевтан ераграк күрә, гснсекретарь ике куллап ябышкан коммунистлар партиясенең тиздән җимерелеп төшәчәген сизә иделәр. Ул бит партиянен үз реформаларына каршы төп көч икәнен дә абайламады Россия составына ике-оч йөз еллар көчләп кертелгән милләтләрне империядән чыгып тая р га этәрүе Горбачев заманында җинел эш булачак тарихи мизгел икәнен күпләр анладылар. ә ул аңламады. Социалистик илләр үтләренә көчләп тагылган режимнарны бер сәгать эчендә бәреп төшергән хәлләр Балтыик диңгезеннән Тын океанга. Ак дингездән Кара дингезгә кадәр сузылган империядә дә менә-менә кабатланырга тора иде Ни сәер тоелмасын, әмма Әкрәмхужасв Аллаһыдан Горбачев хакимият башында озаграк утырсын иле дип. ялынып сорый иде Әмма: «Алма пеш. авызга тош!»—дип, үзе хәл итә алмаган вакыйгаларны гына көтеп, агым уңаена агып ятса. Сенатор Сенатор да булмас иде Ул һәрвакыт үзен бәхетен үзе коючы итеп санап килде, социализмга кабер казучы Горбачевның совет империясен таркатуын, республиканың бәйсезлек- суверснитет алуын гына котеп ягарга һич ярамый иде. Беренче мөмкинлек булуга ук ул иреккә фәрман тапшырды—республика прокуроры Камалов белән Бармаксызны. ягъни Арсен Парсегянны юк итәргә' Нинди генә акча һәм корбаннар сораса да. Парсегянны теләсә ничек юк итәргә кирәк. Миршаб та бу фәрманны дөрес анлар. Прокурорның «Москвич»ына икс һөҗүм Джимы. һшиы ичкиы санда. ясалганын ишетте, димәк, Миршаб анын күрсәтмәләрен төгәл үтәгән. Дөрес, каһәр суккан прокурорны Ходай саклаган—исән калган икән. «Матросская тишина» төрмәсе ничек кенә каты сакланмасын, Сухроб Әхмәтовичка кирәкле хәбәрләр даими килеп тора бирде. Әлбәттә, бу очракта эшне зур акчалар хәл итә килде. Вакыт үтә, Сенатор да нык тора, һәр гаепләүләрне кире кага, ләкин төп гаепләү шаһиты әле һаман да исән, хастаханәдә ятса да. прокурор үз вәкаләтләреннән баш тартмаган иде. Сенатор Ташкентта Шубариннын булмавы турында һаман да ешрак уйлана башлады: банкирны беркайчан да сәяси яки җинаятьчел эшләргә катнаштырмаска, дип үзара килешкән булсалар да, бу очракта Шубарин ана ярдәм итми калмас—кирәкле киңәшләрен биргән булыр иде. Әйе шул... хәзер бит Сенаторның гомере турында сүз бара! Сухроб Эхмәтович үзенә бер вакыт та билгеләп куйды—әгәр дә бер ай дигәндә Ташкенттан үзе көткән хәбәрне алмаса. Миршаб Мюнхенда Артур Александрович белән очрашырга тиеш, артык кичектерергә ярамый иде. Сонгы вакытларда ул илдәге хәлләр белән шулкадәр хәбәрдар иде. «Матросская тишина»да озаклап яткан тоткыннарның, бигрәк тә якташларының исләре китә иде. Анын шулай хәбәрдар булуы рәшәткә артындагы тоткыннар алдында өстенлеген дә күрсәтә шикелле, ләкин ул монын өчен бары тик Миршабка гына рәхмәтле вә бурычлы иде. VIII Полковник Жураевны әле тан атканчы ук йокысыннан уяттылар. МВДнын кизү бүлегеннән җитди хәл буенча шалтырата иделәр—прокурор Камаловка чираттагы һөҗүм оештырылган. Кичә иртәнге якта, Парсегянннын КГБ изоляторында көтелмәгән үлеме турында ишеткәч, анын тикшеренү сизгерлеге үзе кулга алган Бармаксызнын турыдан-туры прокурорга һөҗүм оештыруда катнашы булганлыгын, аны атып үтерүне дә шул ук кешеләр гамәлгә ашырырга тырышканлыгын ачык әйтә иде. Ул Камалов янына хастаханәгә кереп чыкмакчы да булган иде, ләкин шул көнге берничә шәфкатьсез үтерү һәм дистәләрчә кыргый талаулар хәтта көндез капкалап алырга да мөмкинлек бирмәде. Шулай да, ул, эштән китәр алдыннан шәһәрнен кизү хезмәте кешеләренә бу тәндә травматология институтын махсус күзәтеп торырга кирәк, дигән күрсәтмә биреп өлгерде. Ул ниндидер бәла булачагын сизенә иде Анын күрсәтмәсен хәтта кизү кенәгәсенә язып та куйган иделәр. Әмма ләкин... Кизү хезмәте, имеш! Төнлә пистолеттан аткан ике тавышны милиция кизү бүлекләренең дә берсе-бер ишетмәгән, юкса МВД үзе вакыйга булган урыннан ерак та түгел, бер квартал аша гына. Полковник Жураев милициянең көннән-көн начаррак эшләгәненә янә бер тапкыр ышанды... Вакыйга булган урынны тикшергәннән сон, Жураев, травматология институты түбәсендә канлы эзләрен калдырган кеше, мөгаен, альпинист булгандыр, дигән фикергә килде—альпинистлар гына куллана торган махсус әйберләр шул хакта сөйли иде. Кыя тауларга менеп йөрү һөнәре—сирәк спорт төре, бу җепне кичекмәстән сүтәргә кирәк! Камалов белән сөйләшеп киңәшкәннән сон, полковник аны дәвалаучы профессор белән дә күзгә-күз очрашты, алар бергәләп ишеге яхшы күзәтелә торган бер хәвефсез палатаны башка каттан сайлап алдылар. Янәшәгә генә телефонлы медицина кизүе куелды. Бирегә «медбратларны» Жураев үзе беркетте, чөнки хәзер прокурор Камаловны саксыз калдырырга ярамаганлыгы ачык иде инде, аңа чираттагы һөҗүм көндез дә булырга мөмкин иде бит. Үзе йөртә торган эш машинасын шәһәр милиция идарәсенә таба куганда, Жураев: «Кешене һәрьяклап уратып алдык»,—дип уйлап куйды. Анын хәтеренә башка прокурор—Азларханов килеп керде, ул да шулай, кемнен кемлегенә, абруй-дәрәҗәсенә карамыйча, үлсәм-үләм, калсам-калам, дигән ышаныч белән көрәшкән иде бит. Юкка булмаган икән.. Полковник сонлап кына жннаягьчел дөньянын бер тапкыр Азлархановны да тезләндергәнен. моны нәкъ Жураев гомере өчен, дөресрәге, ике гомер өчен—төбәктә абруй-дәрәжале Бикхуҗаевлар нәселеннән кемнедер үтергәне өчен утыртылган Азат Ходайкулов гомере өчен дә икәнлеген белде Бу мескенне. Бикхужаевларнын бер юньсезе анын хатынын да мәсхәрәләп көчләгәч, үз хатынын үзе үтергән, дигән җинаять эше кузгатмау вәгъдәсе белән алдаганнар икән Жураев һәр ике прокурорның берсен дә саклап кала алмаганыннан күңелендә ниндидер гаеп барлыгын тоя. чөнки тегеләр, анын үзе кебек үк. гадел законнарга хезмәт итүчеләр иде Милициянең шәһәр идарәсе каршындагы машиналар куя торган урынга килеп җиткәч, ул чия төсендәге «Вольво» янындагы бердәнбер буш җиргә үзенекен дә китереп төртте. Бу зиннәтле лимузин турында шәһәрдә күп сөйлиләр, полковник анын кемнеке икәнен дә яхшы белә иде. Ул машина янында ук көмешсыман «Поршс*. -Мерседес» һәм -Ниссан»нын патруль джипын күргәч,—ә андыйлар милициягә бик кирәк, һич тә җитми иде,—ул күнеленнән генә шартлап куйды: Шакаллар! Инде эшкә дә миллионнарча торган машиналарда гына киләләр бит. оялмыйлар да! Юкса, хезмәт хаклары өч йөз сумнан артмый • Шундый ук күренеш район прокуратурасы, теләсә кайсы исполком, банк тирәсендә—кемнеңдер ниндидер йомышын үтәргә кирәк булган һәр бина янында иде Мәһабәт бинаның газган мәрмәре белән тышланган беренче катын ОБХСС алып тора иде. Әле уйларыннан суынып җитмәгән Жураев. бер ишектәге «■Кудратов В.Я.» дигән язуны укуга, аны йолкып ачты бәлки, дөньянын кендеге булучылар янында йөргән бу майор нәрсәнедер ачыкларга ярдәм итәр, тикшеренү эшендә һәртөрле -кинәтләр» әһәмияткә ия бит Бүлмә хуҗасы, полковникны күрүгә, урыныннан сикереп торды, анын йөзе ялагайларча балкып китте. Шәрекьтә кече булганны хөрмәт итәләр, ә Жураев шундый көч кешесе—анын исеме хакимият башында утырган бик күпләрнең теш кортына әверелгән иде бит Анын батырлыгы, сагып алынмаслыгы турында бик күп риваятьләр йөри, андый кешенен бер үк вакытта җинаятьчеләр арасында да. үз милиционерлары арасында да шундый хөрмәт казанганы бик сирәк буладыр. Аны күрүгә. Кодрәгов ана андый сәбәпләрдән генә ташланмады, әгәр дә Жураев үз егетләре белән килеп җитмәгән булса, үз йортына рэкитерлар һөҗүм иткәч, исән калган булыр идеме икән әле ул? —Син күлмәктән тугансыңдыр,—дип ксрә-керешкә сүз башлады полковник.—Сине котларга сугылдым, сина һөҗүм итүчеләрнең икесе дә теге дөньяда инде... Кодрәтовнын гаҗәпләнүен күргәч, аңлатып бирде: — Варламын син үзен атып үтергән иден инде, ә Парсегян кичә КГБ изоляторы нда үлде. —Ничек үлде?—дип аптырап сорады Кодрәтов, бу сораудан полковник аның, чынлап та, Бармаксызнын үлеме турында бернәрсә дә белмәгәнен анлап алды. , —Күрәм. син шат түгел?—дип кызганусыз-ниссз өстәде Жураев — Парсегянның үлеме хакында белми идем, сезгә ант итеп әйтәм —дип ялварды майор. —Ярый, ышандым. Әгәр нәрсәдер белсшсән. мина—шылтырат —Анын үлеме сина да файдалы булган икән дип уйламас өчен. Жураев шундук тагын бер сорау ташлады:—Әйт әле. машина алырга ике йөз егерме биш мен акчаны син каян таптың? Сорау алганда, Парсегян шулай дип сөйләгән иде... —Кайнатадан,—дип, күзен дә йоммыйча җавап бирде Кодрәтов.—Сез, мөгаен, аны белгәнсездер дә әле? Әмма кайчандыр югары урындагы түрә булган кайнатасына ымлавы белән ул полковникның ачуын гына кабартты, көчсезлектән гаҗизлек Жураевның тынын кыса иде. —Әйе, кайнатанны белә идем,—диде ул.—Прокуратурада анын өстеннән кузгатылган эшләрне дә күрдем, зур жулик булган...—Аннары, чыгып киткәндә, ишек төбеннән генә әйтте:—Ә мин сугыш ветераны булган кайнатама, кызына өйләнгәндә, инвалид коляскасы алу өчен дә бер ел буе акча туплаган идем,—диде. Идарәдән ул килгәндәгесеннән дә үртәлебрәк чыкты. Машинадагы рация көн дәвамында булган вакыйгаларны гади генә тавыш белән хәбәр итеп тора. Әле бер өч еллар гына элек андый хәбәрләр гадәттән тыш карала һәм аларга карата чаралар да ин югары даирәләрдә хәл ителә иде. Ә хәзер... Эчендә кайнаган ачуы, кемнәрнедер көл итеп ташларга теләве бәреп чыгарга юл эзли иде. Ул сизенә: бүген төнлә прокурор Камаловка укышсыз һөҗүмнән сон, кайдадыр, мөгаен, тагын бер һөҗүм турында сөйләшәләрдер һәм өстенә ак халат кигән берәр яңа ялланган үтерүче «мәскәүле»нен. палатасын эзләп кереп барадыр. Ул шунда кинәт, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозыл, машинасын урам уртасында әйләндерде дә, кире якка элдерде. Абруйлы районнарның берсендәге шәхси йортта законлы карак Талиб яшәгәнен хәтерләде. Полковник аны әле үсмер чагыннан, кесә карагы, кәрт уенында унышсыз булып һәрвакыт бурычка теләнеп йөргән вакытыннан ук белә иде. Ләкин бу хәлләр бик күптәнге, Ташкентның үзендә дә түгел, ә Жураев капитан погоннары тагып йөргән чактагы, әмма ул заманда да анын исеме җинаятьчеләр арасында үзе белән хисаплашырга кирәклеген аңлаткан иде. Хәзер исә Талиб ак «Мерседес»та йөри, бик тәрбияләп тотыла торган егерме биш сутый бакчалы ике катлы зиннәтле йортта яши. Бу йортны ул танылган рәссамның тол хатыныннан сатып алды, мәрхүм рәссам кунакчыл, юмарт, дөньяга танылган кеше иде—аңа үзбәк зыялылары һәрчак килеп йөрде. Хәзер Талибка башкалар килә... Милициядә ин куркыныч эшләр—җинаятьчеләрне тоту белән шөгыльләнгән Жураев, әлбәттә, алар дөньясын яхшы белә, көчләрен-хакимлекләрен дә, акча мөмкинлекләрен дә чамалый иде. Ул бик ышанычлы кешеләр аша мәгълүматлар ала, җинаятьчел дөнья хакимиятнең һәр йомшаклыгында бик тиз җавап таба, анын һәр «указы» вә «законнары» шундук үз көченә керә, үлеп бара торган хакимият аларны тыя да алмый иде. Әлбәттә, Талибның хәзер нинди көчкә, абруй-дәрәжәгә ия булганын белгән хәлдә, ана тиктомалдан гына барып кереп булмый, ниндидер бер җитди сәбәп табарга кирәк. Талибны һәм ана тин башкаларны да, аларнын шәһәрдәге һәр җинаятькә катнашы барлыгын белсәң дә, чынлыкта берничек тә кулга алырга мөмкин түгел. Алар үзләре бер хилаф гамәл дә кылмый, алар өстеннән беркем дә, беркайчан да шаһитлык бирмәячәк. Ләкин бүген Жураевны бернинди дәлил дә тыеп тора алмас—анын жаны хәрәкәт сорый иде. Прокурор Камаловны кем һәм ни өчен бертуктаусыз эзәрлекләп йөри? Жураев биек имән капкалы, аскы өлеше калай белән тышланган авыр тоташ дувал—койма янына килеп туктады да машинасын юеш асфальт төсендәге яна «девятка» янына китереп төртте. Ташкентның кәттә егетләре хәзер шундый машинаны хөрмәт итә. Капка бикле иде, әмма Жураев шакып тормады, анын көтмәгәндә генә килеп керәсе килә иде, «девятка» хуҗасы күрше бүлмәгә шылмасын тагын! Ул капканы ачкыч яратып жинел генә ачты да. ишегалдына үтте, телевизор карап утырган каравылчының ишеккә ташланганын күрде. Жураев анардан өлгеррәк булып чыкты, бусагага беренче булып аяк басты: — Бас почмакка, аякларыңны аерып куй, кулларынны— артка.'— дип. кул богауларын алды ул Тегесе карават өстендәге матраска омтылмакчы булган иде, тимер богаулар белән китереп суккач, өстәлдәге савыт-сабаларны да кырып төшереп, почмакка тәгәрәде. Жураев матрас астыннан пычак тартып чыгарды да, аны үзенә алып, тыныч кына әйтте —Монысы турында сонрак сөйләшербез Тавыш кубармаска кинәш итәм.— дип. тегенен кулын богаулап куйгач, ишекне тышкы яктан такта белән терәтте Ишегалдын күздән йөгертеп, тыңланып торганнан сон. ул тиз генә өйгә табан китте. Икенче каттагы шаулашып көлешкән тавышлардан Талибнын «девятка» хужасын кайсы бүлмәдә кабул иткәнен анлап алды да өскә күтәрелде. Талиб белән анын кунаклары, дөньяларын онытып, нардлы уйныйлар—өстәлдә хәтсез акча җыелган иде. Шунлыктан, алар Жураевнын килеп кергәнен дә тиз генә абайлап ала алмадылар. Әлбәттә, полковник, күңеленнән генә булса да. Талибта кемнәр булырга тиешлеген чамалаган шикелле иде. Әмма хәзер, йөзләгән кешене әйтеп чыкса да. ялгышасын төшенде: йорт хуҗасы белән шәһәрнсн ин атаклы адвокатларыннан берсе уйнап утыра иде Анын Ташкент мафиясендә күптән инде төп кинәшче булып торуы турындагы хәбәрләр Журасвка да килеп ишетелгән иде. әмма ничектер мона ышанасы килмәде: фәннәр кандидаты, коммунист, хөрмәткә лаек кеше... Жураевнын эчендәге ярсуы кинәт бәреп чыкты: ул, башкаларны кулга алгандагы кебек итеп, адвокатны чәченнән умырып толты да башын кискен генә үзенә таба борды: —Менә кем белән дуслыкта икән сез. адвокатлар коллегиясенең хөрмәтле рәисе! Кичә безнен егетләр лып эшләгәндә. \ л бит Канзафарга. Ташкентын берәр районына прокурор итеп урнаштырам дип бер генә тапкыр вәгъдә бирмәде. Ныклы вәгъдә бирле, ә нәрсә килеп чыкты? Үзен утыртып куйдылар, шул булды Ростәмон аны һич кенә дә кы зганмый—Сенатор рәхәтләнеп яшәп калган ичмасам!—Рөсгәмов үзен кы з- гама. Канзафар Табаксайга барып кайтырга тиеш иде Андагы төрмәдәй, сакчыларның кайсысындыр куркытыпмы-салып алыпмы, бер юркем тоткыннар качкан икән «Кем инде шул юк кына акчага тоткыннар белән эшләргә барыр иде?»—дип уйланды ул, төрмә хәлләрен башка барлык кешеләрдән күбрәк белгәнлектән. Тоткыннардан ничә төрле юллар белән акча каеруны хәтта Канзафар да белеп бетерми—чөнки ул ысуллар көн саен гел янарып тора. Бервакыт шундый вакыйга булды. Бер шәһәрчектәге дүрт катлы «хрущевка»нын балконнары төрмәнең чәнечкеле тимерчыбыклы коймалары өстенә үк асылынып тора икән. Бер яшь кенә кызнын лоджиясе нәкь ирләр барагы каршысында булып, кыз көннәрдән бер көнне шунда купальниктан гына чыгып баскан. Шулчак барактагы тоткыннар сокланудан дәррәү үкерергә тотынганнар, хатын-кыз хатын-кыз инде, үзенә игътибар булганда ул һәрвакыт шат, бу кыз да барактан өерелеп чыккан ир-атларнын үтенече буенча, төрлечә кыланып-кызыктырып, бер биш минут йөренеп тора. Кереп китәргә җыенгач, кемдер ана: «Монысы сиңа безгә рәхәтлек биргәнен өчен, гүзәлкәй!»—дип. балконга брезент бияләй ыргыта—бияләй эчендә таш белән бергә йөзлек акча да була. Шуннан сон кыз эшеннән китә һәм көн саен өч мәртәбә шул үкереп торучы тоткыннарга күренү өчен балконга чыга икән—анын ярымшәрә стриптизы-кыланышлары оятсыз фильмнардагылардан бер дә ким түгел, диләр. Бу бәхетле балкон хужасына шәһәр халкы көнләшеп карый, ди. Канзафар Рөстәмов, бу вакыйганы ачыклау өчен әлеге шәһәргә килеп, кыз белән дә очраша. Кыз бик күпне белә икән: «Мин,—ди,—демократик дәүләттә яшим, үз балконымда физзарядканы кайчан теләсәм, шунда ясарга хакым бар!»—ди. Менә син аны берәр җаваплылыкка тартып кара инде— хакын юк. Рөстәмов үзе дә тоткыннар хисабына яши, кайвакытларда кесәсенә ОБХСС хезмәткәрләре каерганнан ким акча керми иде. Төрмәгә бик кирәкле хат- хәбәр илткән өчен, бигрәк тә эше судта булган берәрсенен туганнарыннан унар мен каера иделәр. Бервакыт Рөстәмов берьюлы йөз мен сум алды—бу бит акча әле көчендә булган елларда! Дөрес, ана төрмә начальнигы белән бүлешергә туры килде Бик зур урлашулары өчен кулга алынган бер гаепләнүче янына биш кенә минутка кереп чыгарга анын бер куштаны үтенгән һәм шунын бәрабәренә йөз мең вәгъдә иткән иде. Күрешү күзгә-күз, шаһитларсыз гына булырга тиеш, хат-хәбәр тапшырырга анын ризалыгы юк—түләү дә шунын өчен иде. Аларнын күрешүе, әлбәттә, тикшерүчеләрне бутау, судта үзеңне ничек тоту хәлләрен сөйләшү-килешү өчен булды. Күрешү төн уртасында, нәкъ биш минут кына дәвам итте. Канзафар каты тәртипле төрмәләрдә утыручы «абруйлыларга», законлы каракларга хат-хәбәрләр дә ташый, алардан иректәге кулдашларына һәртөрле киңәш-тәкъдимнәр алып чыга—жинаятьчелар арасында анын кушаматы да бар иде: «Почтальон». Бу һөнәренә дә яхшы түләп килделәр, ләкин хәзер, үзгәртеп кору дигәннәре башлангач, әлеге эш белән шөгыльләнү хәвефлегә әйләнде. Элек эре караклар ана таяна, килештереп булганы өчен аны хөрмәт итә иделәр, ә хәзер, әйтерсең, үзләрен шайтан котырта, даими өркетеп- куркытып, хәбәрдарлык заманына ишарә итеп кенә торалар. Законлы бер карак аны төрмәдә француз коньягы белән сыйлады, менә шул үзгәртеп коруны болай анлаггы: һәр нәрсә сатыла һәм сатып алына торган заман бу, әйбәт заман, озаккарак кына сузылсын иде—менә шунын хөрмәтенә чәкәшеп эчтеләр дә. Үз гомерендә Канзафар кулы аша аз акча үтмәде, әмма алар аңа бәхет китермәде, бәла һаман да шул кәрт уйнавында иде. Ул, күпчелек—башкалар шикелле үк, студент чагыннан тулай торакта ук уйный башлады, әле ул чагында аның бу комсыз-комарлы уеннан котыла алмаячагын берәү дә чамаламаган-белмәгәндер. Университетны тәмамлап чыкканнан соңгы беренче ун ел торгынлык елларының гөрләп чәчәк аткан чагына туры килде. Нәкъ шул чорда рәсми кешеләр арасында кәрт уйнау чире таралды. Кайсы гына шәһәргә командировкага барып төшмәсен, Канзафарны һәркаида кичләрен кәрт уйнарга чакыралар, гадәттә өлкәләр-төбәкләрдә уен кунакханәләрдә бара, бу инде нәкь Мәскәүдән йоккан гамәл, чөнки анда һәр кунакханәдә диярлек катран—кәрт уйный торган урын була. Ул заманнарда әле гореф-гадәт, йолалар хәзерге шикелле каты түгел: бик зурдан оттырсан да, аны ясинел генә гафу итәләр, чит-ятлар анын исәбен дә алып бармый, оттырышыңны башка кешегә күчерү дә юк, түлисе бурычыңны вакытында түләмәгән очен сине кыерсыта да башламый иделәр. Әмма кинәт кенә һәркайда,—әйтерсен лә, моны ниндидер мәкерле һәм бик акыллы кемсә оештырган шикелле,—уенга һаман күбрәк кешеләр тартыла башлады. Төрле кагыйдәләр уйлап чыгардылар, кәрт уйнаучылар капкынга капты. Җинаятьчел дөньяның галәмәт зурлыгын, анын кануннарын булдырып, тормышка ашырып торган «даһиларын» белгәнлектән. Канзафарсш кына үз-үзенә шундый сорау бирә: бу хәлләр очраклы гына килеп чыктымы, әллә юкмы? Ул үзе дә шул уеннын әсире булып кигте. Беренче елларда ул даими отып килде. Отып алган акчаларына хатык телендә «дворяннар оясы» дип йөртелгән абруйлы районнан биш бүлмәле кооператив фатир сагып алды Прокуратура хезмәткәренә авыр эш түгел иде бу. калын кесәле дә булгач, тиешле акчаны ул берьюлы гүләде дә бетерде. Ул чорда һәртөрле түрәләр йорт-жирне казна хисабыннан алырга тырыша һәм шулай эшли дә иле Әмма Канзафарнын бер кон дә чират көтеп торасы килмәде. Кооператив гаражы да. беренче машинасы да отышлар һәм ришвәт акчаларына булдырылды, гади прокурорның хезмәт хакына бик сикеренә алмас иден юкса. Анын «катада» дигән абруе да үсә барды—кәрт уйнаучылар үзара оста хәрәмләшүчеләрне шулай атыйлар. Уенда төп кагыйдә—әгәр оттырсан, бурычыңны үз вакытында түлә, бурычы булмаган ®казаларлар бер тиенсез килеш тә янадан уйнарга хаклы, анын абруй-дәрәжәсе шундый. Канзафар бик озак кәрт уенын теләсә кайчан ташлый алуына ышанып яшәде, уенда да бик «сикереп төшми», комарлыкка бирелми, үзенен көчлелеген шунда күрә иде. Уенда ул, тормыштагыча, алдын-артын уйлап эшли, салкын канлы, тыштан хисчән кеше булып күренсә дә, үз хисләрен тыя белә иде Анын кәрт уенындагы унышларын аналитик, яп,ни тикшерә белүчән акылы белән дә аңлатырга булыр иде, ул бит Ташкенттагы атаклы йөз унынчы математик мәктәпне тәмамлады, хәтере дә искиткеч яхшы иде Андый уенчы уенда ташлап барылган көртләрнең һәрберсен исендә калдыра, шунын белән ота да. Әгәр дә кәрт уенына бирелеп китмәгән булса. Рөстәмов танылган гына шахматчы була алыр иде. Ул үз көченә шулкадәр ышана иде ки. әгәр дә бәхете басып, бер миллионны отса, уеннан әкренләп кенә таярга хыялланып яшәде. Ә ул заманнарда, бик сирәк булса да, андый отышлар чыккллый иде. Барып чыкса бу хыял, ул тыныч кына, акчалы гына берәр хезмәткә урнашыр (сатып алыр!), анда-монда тыкшынмый гына тормыш итәр иде—бар халык ярлы-хәерче заманда безнен илдә миллион сум акча зур акча иде инде ул Ләкин, кеше хыяллана, ә Ходай Тәгалә үзенчә хәл кыла... Канзафар. жирле халык уенча, сонга калып өйләнде, егерме сигез яшендә генә. Әмма анда да бәхет елмайды, яхшы һәм танылган ырудан матур гына кызны эләктерде—мәктәп бетереп чыгуына ук! И бу язмыш уены! Өйләнеп ярты сл да үтмәде—беренче кисәтү янгырады: сиңа гел генә отып барырга димәгән, оттырып, һәммәсен дә югалтуын да бар икән... Ул, туйлар үткәргәннән сон озак та үтми, бик нык оттырды, откан кеше бик көчле иде, аңардан кул селтәп кенә котылып булу мөмкин түгел иде Рөстәмов ометсезлеккә бирелгән мизгелләрендә аны үтерергә дә ниятләп Ә Й ДӘР О В карады, әмма моны эшләргә көче булмады. Алай гынамы сон, теге адәм, әйтерсең, анын уй-ниятләрен укыган: прокуратура янында очратты да төксе генә әйтеп куйды: —Башка берәү булса, бәлки, бурычын гафу да итәр идем, ләкин ментларга— бервакытта да. Мине аңламаячаклар...—Аннары ул, Канзафарнын күзләренә туп-туры карап өстәде:—Әгәр әшәкелек эшләргә уйлаган булсан, кисәтеп куям—сезнен халыкка миндә рәхим-шәфкать хисе юк. Бурычы өчен Канзафар. бөтен җиһазлары-ние белән, биш бүлмәле фатирын, машинасы-ние белән гаражын биреп, үзе Чиланзарның егерме алтынчы кварталында машиналар юлы өстендәге өч бүлмәле панель йортка күчәр, дип килештеләр. Хатынын күченүгә әзерләргә кирәк иде, чөнки вакыт кыса. Хатыны, табигый инде, елап, әти-әниләренә йөгерде. Шунда Канзафарга тагын бик каты китереп суктылар: хатынының әтисе, күрәсең, кәрт уйнаучыларның кем икәнлекләрен белә иде, тиз һәм тыныч кына итеп кызын иреннән аерылыштырды да өенә кайтарып утыртты. Бу әле язмышнын беренче чан сугуы гына булган икән. Хатыны киткән көнне үк Канзафар оттырганыннан да күбрәк итеп акча отты. Әлбәттә, бар булган бурычларын түләп бетерде, үз йортында калды, әмма хатынсыз гына... Шуннан сон ул тагын бер тапкыр өйләнде, ләкин бер ел да яши алмыйча, үзе теләп аерылышты. Бу хатыны ялкау, ашарга-эчәргә әзерли белми, кер юа алмый, теләге дә, сәләте дә юк икән. Уенда бары тик шул бизәнү салоннары да, тегүчеләр генә, өйгә шылтырата алмыйсын—ул һәрвакыт телефонда кем беләндер ләчтит сата, ә инде бала табу турында ишетергә дә теләмәде. Озакламый Канзафар зур шәһәрдә һәрвакыт кияү егет булунын үз рәхәте барлыгын абайлап алды. Гадәттә, ул өч-дүрт кызнын башын әйләндерә, теге мескеннәр анын керләрен дә юа, фатирын да әйбәтләп җыештырып чыга— көндәшлек үз эшен эшли. Кем мондый хәлләргә түзә алмый—китеп бара, әмма шунысы сәер, киткән кыз урынына шундук икенчеләре, әле җитмәсә, аның дус кызлары ук йөгереп килә. Егет артык тәкәббер-горур булганнарына гел әйтә торды: изге урын буш тормас. Ә кияү егете буларак, ул кызыгырлык та иде шул: үзе яшь, эчү-тарту дигәннәрне белми, абруйлы урында эшли, машинасы, менә дигән биш бүлмәле фатиры бар—кыскасы. Рөстәмовка кызлар балга сарылган чебен кебек сарыла иделәр, дөресрәге, ул аларнын бәясен белә иде... Ләкин анын йөрәген яулап алырлык кыз, ай-һай, табылыр идеме икән—ул бит баш-аягы белән шайтан шаукымына, кәрт уенына бирелгән кеше иде инде. Фатирын саклап калгач, ул үзенең уңышларына инанып, акча өчен кемнедер үтерергә дә әзер торганын бик тиз онытты. Дөрес, оттырышлары да булгалый иде. Бервакыт, анын Нәвои шәһәренә тикшереп кайту өчен барасын белгәч (ә анда хезмәт белән төзәтү колонияләре шактый), анардан бер тоткынга хат тапшыруын үгенделәр, әҗере итеп, оттырган бурычларын гафу иттеләр. Ул исә, күзен дә йоммыйча оятсызланып, тагын бер биш мен сум акча сорады, янәсе, төрмә башлыкларын майларга кирәк булачак. Гаҗәпләнүенә каршы, ана сораган кадәре акчаны китереп тә салдылар. Шулай итеп, табыш табунын тагын бер ысулы ачылды, менә шуннан инде аңа «Почтальон» кушаматы ябышып калды да. Бер саткан-сатылган кеше алга табан туктый алмаячак, диләр. Канзафар да, зонадагы «хуҗага» күрсәтмә хат кертеп биргәч, монын хыянәткә беренче адым гына икәне турында уйлап карамагандыр. Ташкентта ул елларда яшеренеп кәрт уйный торган егермеләп катран бар иде. Аларда, зур-зур суммалар салып, зур-зур түрәләр уйный, Рөстәмов «катала» буларак өскәрәк күтәрелгән саен анын Сенатор һәм Миршаб белән очрашу ихтималы арта барды. Ниһаять, алар очраштылар. Ул кичтә халык күп иде. Сенатор белән Миршаб озак тормадылар, алай да прокуратурала эшләүче егетне шәйләп алдылар, аларны яхшы белгән Канзафар. үзләрен күрсә дә. уен өстале яныннан кузгалмады, уеннын бик кызган чагы иде Икенче тапкыр алар бер айдан сон шунда ук тагын очраштылар, бу юлы уенда ук инде. Төнлә соңлап кына кайтып барганда Миршаб Сенаторга әйтеп куйды — Бу егетне ничектер топ башына утыртасы иде. тормышынын чигенә китереп җиткерсәк, безгә кирәкле кабинетларда актарынырга мәжбүр итәр идек үзен. — Шәп фикер!—диде йокымсырап барган Сенатор —Мин прокуратурада күптән инде үз кешебезне булдыру турында уйлап йөри илем. Ә бу Канзафар шома егеткә охшаган, төшеп калганнардан түгел. Ләкин ничек каптырырга сон аны? Әйбәт уйный, артык мавыгып та китми, мин анын куйган акчаларын, кәртләрен күзәтеп утырдым —Мин дә ул хакта уйландым Икәүләп кенә без аны жинә алмабыз, бик сак егет, шундук сизеп алыр Ике оста профессионал уенчыны алларга кирәк, анлыйлар катранда гел булып тора. Аларга әйбәт кенә түләргә, без бу егетне бер хатын-кыз өчен акылга утыртырга телибез, дияргә була Ярдәм итегез әле. диярбез Әлбәттә, жай чыкканын озак, бер өч айлап көтми булмас, янәсе, очраклы гына килеп чыккан эш бу. диярбез — Бик шәп! Мин Бармаксызга ике оста уенчы табарга кушармын. Канзафарны шулай аулый башларбыз, кирәге чыгар анын Оста уенчылар үзара « мокыт» дип йөртә торган корбаннарын кайвакыт ларда еллар буе әзерлиләр. Аны ияләштерәләр, ана оттыралар, кайчакларда зур-зур оттырышлар да ясыйлар. «Мокыт»ка бурычларын сөйләшенгән вакытта шаһитлар алдында гына түлиләр. Болар барысы да алдагы көннәр өчен эшләнә: гадәттә, «мокыт» дигәннәре—калын кесале хуҗалык хезмәткәрләре, рим ит алып миллионнар туплаган рәсми түрәләр Ләкин көннәрдән бер көнне бик зур акчалар салынган уенда «мокыт», әтәчләнеп китеп, үзеннән дә шул к:иәр ук акча ыргыта, шунда аны берәр миллион-миллион ярым сумга каптыралар да. Ана чаклы аны үсендерү өчен тегеләр исә күп булса йоз-йоз илле мен генә оттырган була. Оттыручылар бурычларын төрлечә түли: берәүләр шунда ук булганын чыгарып сала, икенчеләре. Канзафар кебек үк откан кешесен үтерергә хыяллана, төрлечә боргалана башлый Бурычларын бигрәк тә зур партия зүрәләрс. хокук саклау оешмаларындагы хезмәткәрләр түләргә яратмый Әмма моны оета «каталалар» яхшы белә, алар һәрнәрсәгә әзер, бөтенесе дә энәсеннән жебенә кадәр исәптә була. Әгәр дә «мокыт* яхшылык белән түләмәсә. эшкә кәттә егетләр тотына Алар, һәр шәһәрдә бар. күбесе элекке спортчылар һәм элекке милиция хезмәткәрләре Бу кәттә егетләр кәрт уенчылары белән эшмәкәрләргә генә түгел, акча белән бәйле теләсә кемгә хезмәт итәләр түләгез генә! Биредә дә бәя ныклы—һәр йөз сумнын кырыгы аларга Алар, кирәк булса, кемнедер үчерүне дә әллә нәрсәгә санамыйлар. Кирәкле егетләр белән бергә Кан зафарга каршы уйнау мөмкинлеге жнле айдан сон гына килеп чыкты. Ана кадәр Миршаб Иоргындд озаклап-җентекләп уйнарга өйрәнү, осталыкларын арттыру әггбәт нәтиҗә бирле Рөстәмовны тетеп кенә салдылар, анын әле үз гомерендә бер генә дә ул к.гләр оттырганы юк иде Бу уенчыларга түләргә тиешлесен Канзафар шул көнне үк гүләде, ә үг иптәшләре булган прокурорларның берәр ай көтеп торуларын үтенде Нәкъ Сенатор уйлаганча булды бу Канзафар килешенгән бер ай бик гиз үтеп тә китте, ул хыялланган зур отыш чыкмады I иешле вакытка бары тик түләнәсе акчанын өчтән бере генә җыелды Рөсгәмов. очрашып, шушы акчаларын биргәч, татын бер айга вакыт сораган иде дә. бик кагы кире кактылар. Бу инде сине «сәгатькә» утырттылар—яки-яки дигән сүз. иртәгә үк бу турыда Һәр теләгән кеше белә ала. сина уен өстәле янына юл ябык. Анын шулай «өлгереп җиткәнен» көтеп торган Сенатор Ростәмовка үзе күптән уйлап килгән тәкъдимен әйтте: син безгә кайбер хезмәтләр күрсәтәсең, ә без бурычларыңны каплыйбыз, диде. «Хезмәтләр» дигәне шул: Канзафар аларны кызыксындырган документларның күчермәләрен алырга, хезмәттәшләренең эчке телефоннарын тынлап, аларны хәбәр итәргә, кайбер бик кирәкле эш кәгазьләрен урлап алырга—кыскасы, шпионлык белән шөгыльләнергә тиеш иде. Сенаторның гаҗәпләнүенә каршы. Канзафар кырт кисеп, бу эшләрдән баш тартты. Менә шуннан сон Сенатор белән Миршаб. үзләренә эшләрдәй кешенен прокуратурада булуы кирәклеген тагын бер кат уйлагач, тегене кәттә егетләр белән куркытмакчы булган иделәр, әмма мәсьәлә көтелмәгәнчә үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды. Костаны чакырып, бик артык тырышмаска, өркетергә генә дигәч, тегесе көлеп җибәрде дә. Канзафарнын җинаятьчеләр өчен күптән таныш кеше булганлыгын, кушаматы -Почтальон» икәнлеген дә сөйләп бирде. Сенатор белән Миршаб шаккаттылар—алар болай булырын һич көтмәгән иделәр бит. Костанын сөйләгәне эшне бик тә җиңеләйтә иде. ләкин Миршаб тагын бер мәкерле нәрсә уйлап тапты: ул Рөстәмовка шылтыратты да җитди сөйләшү өчен аны тиз генә үзенә килергә чакырды. Бу хәйлә гади һәм нәтиҗәле булып чыкты: прокурорлар белән тәмләп сөйләшеп торган Костаны күргәч. Канзафар эшнен нәрсәдә икәнен шундук аңлап алды һәм аларга тулысынча бирелде. Шулай итеп, ул үз хезмәтендә алар агенты булып калды. Әйе. нәкь менә агент, чөнки үзенә кушылган эшләрне үтәр өчен, һичшиксез, шпионлык сәләте кирәк тә иде. Сенатор белән Миршаб аны ныклап әзерли башладылар. Рөстәмовка кечкенә генә автоматик «Кодак» фотоаппараты. Миршабтагы шикелле япон диктофоны бирделәр. Бу диктофон сөйләшүчеләрне стена аша да җиңел тынлый ала иде. Прокурорга фатир басучы караклардан да дәрес алырга туры килде—аны төрле ишекләрне ача торган ачкычлар белән ничек эшләргә кирәклегенә өйрәттеләр. Ул сәләтле «укучы» булып чыкты, кулына тоттырган ун йозакнын унысын да вакытыннан элек шартлатып ачып бирде Әмма Сенатор аңар һәр мөмкинлек булган саен теләсә нинди ачкычның күчермәләрен алу бурычын куйды. Чөнки ул андый ачкычларның да эзе төшеп калганлыгын белә иде. Бу эш Канзафарга бик ошап китте. Беренче ун ачкыч күчермәсен ул тиз генә эшләде—ачкычлар еш кына бүлмә ишекләренә тыгылган килеш тора иде. Аларнын күчермәсен алгач, хуҗаларына кире кайтарып бирә дә. җитмәсә әле ваемсызлыклары өчен кисәтү дә ясап китә башлады. Әмма ул ешрак башка алым белән эш итә иде: үзен кызыксындырган кабинетка кереп, тегесен-монысын сөйләштереп утыра да, бүлмә хуҗасын телефоннан өскә чакырып алган чагында, ачкычлар анын ихтыярында була. Бер генә кеше дә. ачкычлары, хәтта сейф ачкычлары өстәлендә яткан чакта да. ана чыгып торырга кушмый иде—прокуратура кешесе бит! Соңрак шул кадәр остарып китте ки. хуҗалары чыгып йөргән арада кирәкле кәгазьләрнең күчермәләрен дә төшереп ала башлады. Бик кирәк очракларда алар Әкрәмхужаев белән бергә эшли башладылар, тегесе, прокурорның берәр урынбасарына килә дә. шуннан үзләренә кирәкле кәгазьләрдә актарынырга тиешле бүлек башлыгын чакыртып аздыра—шул арада Канзафар тегенен бүлмәсендә утыра инде. Бервакыт. Канзафар бик тә кирәкле әһәмиятле документлар урлап чыккач, аны Сенатор шатлыгыннан «Штирлиц» дип атады. Шуннан сон аны Миршаб белән бергәләп үзара гел шулай атап йөртә башладылар. Ләкин бу болай да куркыныч эш. Мәскәүдән яна прокурор Камалов килеп төшкәч, тагын да куркынычракка әйләнде. Ничектер бервакыт Канзафар Сенаторга: «Анын күзләре рентген кебек*.—дип. куркынып әйтте. Ростәмов ике тапкыр чак кына янмый калды. Беренчесендә, ул Миршабка прокурор Камаловнын мафиягә каршы якадан оештырылган бүлеге белән үткәргән яшерен кинәшмәсе турында хәбәр иткәч булган иде. Ул көнне, инде кинәшмә башлангач. Канзафар үзеннән бурыч төшкәнгә санап, чыгып китәм генә дигәндә, прокурор янына көтмәгәндә республиканың җинаятьчеләргә каршы эшләү бүлеге начальнигы полковник Жураев килде Сенаторнын күзәтүенчә. Камалов белән Жураев сонгы вакытларда артык еш очраша башлаган иделәр Менә шул вакытта Канзафарнын йөрәге кага башлады—Жураев. хәйләкәр төлке, нәрсәнедер иснәнеп тапкандыр, ахрысы. Ул. күрше йорт түбәсендә утырып, каршы яктагы бүлмәдә яшерен кинәшмәдә сөйләтүчеләрнең сүзләрен иреннәреннән укып утырырга сәләтле. Айдын шул ук Жураев кулына эләксә, үзенен харап буласын да сизенгән иде. Ләкин ул вакытта снайпер-төз атучы Ариф. Жураев кешеләре Айдынны алып китеп барганда ук атып үтереп, бу эшне йомдырырга ярдәм итте. Рөстәмов ул вакыйгадан сон бер атна анына килә алмый йөрде.. Икенче тапкыр ул тагын бер айдан сс н аз гына үлми калды: баскычтан төшеп барганда богау салынган Фәхретлиновны атып төшеп киләләр иде. Ә Фәхретдинов ана таныш ин оста кәрт уенчысы, үзәк телефон станциясендә элемтә инженеры булып эшли икән. Аллаһы Тәгалә бу юлы да Ростәмовны ярлыкап калды—Фәхретдинов прокурор Камаловнын сөйләшүләрен тынлап барган икән дә. шунын белән эләккән икән. Әлбәттә. Канзафар Фәхретлиновны кем сатып алганын белә иде Теге мескен Махачкаладан килгән бер оста уенчыга бик зур акча оттырган, ә отканын Ташкентта беркем дә күрмәгән икән, ул юкка чыккан. Менә шуннан сон коты ботына төшкән Ростәмов үз хезмәтләре өчен Сенатордан аны башкаладагы берәр район прокуроры итеп урнаштыруын сораган, ә тегесе. Камалов Гогодь урамындагы кабинетыннан киткәч, эшләрмен, дип ризалык биргән Әмма башкача килеп чыкты шул: Сенатор үзе республика партия Үзәк Комитетының -Ак йорты»ннан «Матросская тишина» төрмәсендәге как тактага күчәргә мәжбүр булды. Төнлә бик сон гына Рәстәмовка Хашимов шылтыратты Шушы көннәрдә прокурор Камалов хастаханәдән чыга икән, аны гел күзәтеп торырга кирәк булачак, диде. Нигездә КГБнын элекке хезмәткәрләреннән тупланган яна бүлеккә—оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшү бүлегенә күчү җаен карарга боерды. Ул бүлектә яна хезмәткәр, прокуратурада практика үткән Татьяна Шилова эшли башлаган иде. Канзафар шуны бит инде Сенатор белән очрашыр алдыннан «Лидо» ресторанына чакырган иде. Егет, анын белән танышкач. Миршабны кызыксындырган бүлеккә ешрак кереп йөреп булыр дип өметләнә иде. «Почтальон» эш бик куерып китәсен чамалый, әмма чигенер җире юк- ул үзен күптән шул хәлгә куйган иде инде XII Аксайнын мәһабәт Ленин һәйкәле каршындагы Кызыл мәйданда мәчет төзү эшләре таннан-танга кадәр диярлек туктаусыз дәвам итә иле Чәгга ил- бәйрөм көннәрендә дә туктап тормыйлар. Мәчетне өлгертеп бирергә ядтанган эшчеләр җитәрлек булса да. Аксай һәм якын кышлаклардагы ир-атларнын олысы-кечесе буш вакытларында булышырга килә. юкса, беркем лә өмә- фәлән игълан итеп тормый иде Мөгаен, үзгәртеп кору чоры башланган, бу. ниһаять, күзгә күренерлек бер эш булгандыр, һәркем үз өлешен кертергә тырышты Башка сәбәпләр дә Л Ь МИР ХӘЙД ӘР ОВ юк түгел иде: хан Акмалның кайтуын күп көтәсе калмады, «кайчандыр көчле булган ил күз алдында таркала бит»,—дип сөйләнүләр ешайды. Ә үзгәртеп кору дигәненнән башлары әйләнгән кайберәүләр хәзер үзләрен озын телләре өчен каргыйлар. Сабир-бобонын үткен күз карашын тоеп, төзелештә тырышып эшлиләр—гөнаһларын юалар. Янәсе, кайчандыр Горбачевның тәмле теленә алданып, хан Акмалнын хакимлеге бетәр, ул гадел түгел иде, дип йөрүчеләр хәзер шып булдылар. Яшелчә-мазар килеп кенә тора. Көнгә ике-өч йөз кешене ашатып торуы жинел түгел. Мәчетнен гөмбәзе белән манарасындагы очлы башлы, алтын айлы төп манарасын күккә кадәр күтәрә башлагач—ә ул мәһабәт Ленин һәйкәленнән дә шактый биек иде!—намаз уку йортын бизәргә дә бүләкләр килә башлады Бусында инде элекке һәм хәзерге түрәләр юмартлыгы белән гади халык ярыша алмый иде. Өлкә сәүдә оешмасының элекке директоры, яшеренеп кенә, Сабир-бобога шәхсән үзе Югославиядә эшләнгән зур-зур ун люстра китерде, ул аларны конфискациядән ничек саклап калгандыр—белмәссең. Күрәсең, бүләк иясе, үзгәртеп кору чорында казна каракларын, исем- дәрәжәләренә карамастан, төрмәгә яба башлагач, үзенен исән калуы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә теләгәндер. Мәчеткә берьюлы өчәр-бишәр келәмнәр бүләк итә башладылар, алар Хива келәм комбинаты эшләгән юк- бар гына түгел, ә чын келәмнәр—кулдан эшләнгән әфган, фарсы келәмнәре иде, ә кайдандыр ерактан килгән бер сәүдә хезмәткәре «Рус чибәре» дип аталган унике данә келәм калдырып китте. Күрәсен, гөнаһлары күп булгандыр инде, шуларны ярлыкауны сорагандыр. Кайвакыт, телефоннан шылтыратып, ярдәм-фәлән кирәкмиме, дип сорыйлар. Кирәге чыкса, шундук цемент, менә дигән эрбет бүрәнәсе, яки хәзер беркайдан да табып булмый торган йөзләгән банка шәп буяу төягән машиналар килеп тә җитә. Ә Нәмангандагы бер хуҗалыкчан түрә Сабир- бобога бигрәк тә зур яхшылык эшләде. Мәчетнең тышын тышлыйсы плиткалары белән сантехника җиһазларының үзебезнең илнеке икәнен белгәч, ул аларны тиз генә гажәеп матур перуан кафельләренә һәм фин сантехникасына алыштырып китерде. Болар өлкә концерт залына дип кайтарылган булган икән дә, түрә, мәчет халык өчен сәнгатьтән дә артыграк кирәк, дигән. Анын бу сүзләре Сабир-бобо өчен бүләкләреннән дә кадерлерәк булды. Аксай мәчетен төзүгә зур бүләкләр биргән түрәләрнең күпчелеге Сабир- бобо яна мәчетне хан Акмал кайтуга төзеп бетерергә тырыша дип уйлый иде Әмма Сабир-бобо. бөтен көчен-җегәрен. күнелен, булган байлыгын мәчет төзүгә салганда, бөтенләй башка хыялларда булды: өлкәдәге бердәнбер мәчетне ул төзетте бит, бу исем-данны анын берәү белән дә бүлешәсе килмәде. Хәтта хан Акмал белән дә. Ул көн-төн Аллаһы Тәгаләдән мәчетне үз исеме белән атасыннар иде, дип сорады, төзелеш вакытында исемен телгә алсалар да чиксез куана иде. Очрашканда үзеннән: «Мәчетегез ничек төзелеп килә?»— дип сораучыларга да ул елмаеп кына торды. Көн саен ул мөселман халкына бу мәхәллә анын мәчетенә йөриячәк, дигән фикерне сеңдерә килде. Янәсе, мәчет анын үз якташларына бүләге, анын дөньядагы төп бурычы да шушы мәчетне салдыру иде. Ләкин бу эш-гамәл алай бик гади генә булып чыкмады. Хәйләкәр Сабир- бобо мәчетнең хан Акмал кайтып җиткәнче үк исем алырга тиешлеген андый иде. Теге кайтса, мондагы һәр нәрсәнең—кешеләрнең дә, башкасынын да үзенә Тәнре тарафыннан бирелгәненә инанганлыктан, мәчетне дә үз исеме белән атарга мөмкин иде бит. Хәзер инде Акмал Ариповның кайту-кайтмавы анын гаеплеме-түгелме икәнлегенә, анардан зыян күрүчеләрнең һәм алты томлык эштә шаһитлык бирүчеләрнең сүзләренә карап түгел, ә сәяси яктан хәл ителәчәк иле. Ә б\ очракта төрле мөмкинлекләр булып, хан Акмал иреккә чыгарга ла бик мөмкин иде. Әгәр дә Горбачев дәүләтнен бөтенлеген саклап кала атмаса. Акмал Ариповка беренче мөмкинлек ачылачак иде. Моны бит Сабир-бобо юктан гына уйлап чыгармады: хан Акмалсыз да Аксай таулардагы бер кышлактай төшеп калганнардан булмас, моны алга таба күрә белмәгәннәр генә шулай уйлар иде. Сонгы вакытларда Аксайга хан Акмалнын күптәнге дусты. Үзәк Комитет хезмәткәре Тулкен Назарович еш килеп йөри башлады, ул инде, тәҗрибәле сәясәтче буларак, жилнен кай яктан искәнен чамалый, мөгаен. Аксаи ханының җиңүче булып кайтып керүен сизенә иде Бәйсезлек, суверенитет Әле кичә генә тормышка ашмас хыял булып тоелган бу төшенчәләр коннән-көн ачыклана барды. Халкын ана әзерме ’ Чынлыкта нәрсә булып чыгар бу? Бу хакта Сабир-бобо да еш уйлана, кайбер дәүләт хезмәткәрләреннән аермалы буларак, ул Советлар Союзы дигән илдәге халыкларның бер-бсрсенә берегеп үскәнлскләрен, дисталәрчә елларга сузылган ул багланышларны жинел генә өзеп булмаячагын аклый иде Ә Үзбәкстаннын дәүләтчелеге—ул нинди рәвештә, нинди чикләрдә булыр икән? Яхшымы- яманмы, бары тик коммунистик хакимият, социализм чорында гына республика дәүләтчелек һәм үз чикләрен яулап алган иде бит Алга таба, элекке шикелле, Хива, Бохара. Коканд ханлыкларына бүлгәләнеп бетмәсме Үзбәкстан? Аны бит Ленин үзе шулай бүлгәләп биргән иле Үз төбәгенең патшасы булырга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. әмма монардан милләт отармы, дөньяда үз урынын табармы сон? Сабир-бобо һаман да ешрак шул хакта уйлана иде—ул бүгенге көнлә Рәшидовтан да көчле, еракка караучы абруйлы башка кешене белми. Менә Рәшидов бу тарихи мөмкинлектән файдалана алыр, төшенә дә кермәгән хыялларын тормышка ашырып, үзбәк халкына дөнья җәмәгатьчелеге алдында үз урынын табып бирергә белер иде Үз вакытында Үзбәкстан Урта Азиянен козгесе булды, анын җитәкчесе дә илдә сонгы кеше түгел иде. Щуна күрәдер, анын йогынтысы, абруй-дәрәҗәсе бик үсеп китмәсен өчен, ничәмә-ничә ел Политбюрога кертмичә тоттылар үзен Менә хәзер Рәшидов кебек бер көчле кеше булсын иде әле! Әмма Сабир-бобо белгән бик күп эшлеклеләрдән берсе дә юлбашчылыкка тартмый, алай гынамы сон. үзгәртеп корунын беренче елларында ук. тикшерү оешмалары казына башлагач, республиканың күп кенә җитәкчеләре үз урыннарын саклап калырга теләделәр Күбесе бу сынауны үтә алмады, хәзер исә кеше кү зенә туры карарга да оялып йөриләр Бу җәһәттән Акмал Ариповка тиңнәр юк. аңа бик зур кыенлыклар килсә дә. ул сыгылмады-сынмалы. Аны КГБнын ин тәҗрибәле кешеләре тикшерде. Үзәк Комитет һәм Обкомнарның секретарьлары үз гөнаһларын ана сыларга тырышты—әмма барып чыкмады Ә үзен тикшерү жиде елга якын сузылган Акмал хан барлык гаепләрен кире кага килде, беркемне дә сатмады, үзенен күп миллионлы байлыгын дәүләт белән бүлешмәде. Шуна күрәдер, алып ашкан сәясәтче Тулкен Назарович Аксайга еш килеп йөри башлады, элек тә башкаларга бик өстән генә карый юрган хан Акмал хәзер инде, утырып кайтканнан сон. үзен бер каһарман итеп сизәргә тнеш иде. Әмма Аллага ышан, үзенә таян, диләрме әле Сабир-бобо да кул кушырып кына утырмады—Аксай хужасынын котылып кайту сәгатенә әзерләнде Анын үтенүе буенча адвокатларны да оч мәртәбә алыштырдылар, алар, башка эшләргә тартылмыйча, бары гик Акмал Арипов эше белән генә шөгыльләнергә, айга р Д У Л I. М ИР Х Ә Й ДӘР О В бер мәртәбә Аксайга килеп, Сабир-бобога хисап бирергә тиеш булдылар. Илнен таркальш барганын чамаласа да, прокуратура Ариповка судны тизләтергә карар кылды, аның эшен тиз генә аерып әзерли дә башлады. Бу исә гаепләнүчегә каты хөкем, хәтта иң югары хөкемгә кадәр илтеп җиткерергә мөмкин иде. Шуны чамалагач, Аксай адвокатлары, яңа хәйлә табып, судны ничек булса да өзү ягын карадылар. Ә монын өчен ин әшәке ызгыш-талаш чыгарырга, суднын үзен дә, дәүләтне дә мыскыл итәргә кирәк иде. Сабир-бобо мөмкинлектән файдаланмаса, Акмал Ариповнын рухи укытучысы да булмас иде. Ул Сухроб Әкрәмхуҗаевны судта каты тәнкыйтьләп чыгу кирәклеген әйтте, адвокатлар бу фикергә ике куллап ябыштылар. Щулай итеп, суд дигәннәре билгесез вакытка кадәр туктатылды. Сабир-бобонын хәйләкәрлеге дә тормышка ашып килә: Сенаторны «Матросская тишина» төрмәсеннән азат итәргә өч-дүрт атна гына калган иде. Һәрхәлдә башкала адвокатлары шулай дип ышандырдылар. Сабир-бобонын күз алдында абруе бик нык үсеп киткән Сухроб Әхмәтович ана бик кирәкле кеше иде. Аның үзгәртеп кору ничек бетәчәген, республиканың бәйсезлеген алдан ук әйтеп бирүе белән ул бу ак чалмалы картка бик тә кирәк кеше иде шул. Карт алдында Сенатор хәзер хан Акмайдан да өстен тора, алар икәү генә көчле иде хәзер. Сабир-бобога Акмал Ариповнын уй-ниятләре генә түгел, хыяллары да мәгълүм иде. Акмал Үзбәкстаннын бәйсезлеге, суверенлыгы турында, чын-чынлап уйламый да иде. Ә республика, ничек кенә карасаң да, бәйсез дәүләт булып килә—сәяси вәзгыять шуна бара иде. Ләкин бу үзгәрешләргә хан Акмал әзер түгел, тормыштан җиде елга төшеп калган иде бит—ә ул елларның һәр көне бер елга торырлык иде шул. Картка бүгенге сәяси хәлләрне генә белүче түгел, алга таба күрә белүче яшь сәясәтче егет кирәк иде. Сабир-бобо шундый кеше итеп Сухроб Әкрәмхуҗаевны күз алдында тотты. Сенатор хан Акмалга, үзгәртеп кору уңышлы барып чыкса, без үзебезгә үзебез хуҗа булачакбыз, хәзерге шикелле, Мәскәү Кремленең һәр кычкырганына калтырап тормаячакбыз, дип тукып килде. Бу хәлләрнең киләчәгенә илнең Югары Советында депутат, Мәскәүдә бик көчле дуслары булган хан Акмал да ышанып бетми иде. Шул дусларыннан тыш, шушы Аксайда да хакимиятне үз кулында тота алмыйсын бит. Сабир-бобо испаннарның «Реал» Мадридындагы һөҗүмче Альбертоде Стефаноны исенә төшерде. Ул егет, картая башлап, тизлеген киметкәч, әле һаман да көчле уенчы икәнен исәпкә алып, тренерлары аны уенда сакларга тырыштылар. Таянучылар дип аталган ярым сакчылар аңа гел ярдәм итеп торды, ул йөгереп, барып җитә алмаган урыннарны каплый, аңа һәрвакыт тибәр өчен тупны бирә килделәр, ә «Реал» шул картаеп барган Альберто де Стефано белән дә ике ел рәттән Европа чемпионнары кубогын яулап алды. Сухроб Әхмәтович та, Сабир-бобоның уйлавы буенча, хан Акмалга менә шундый ышанычлы кеше булырга тиеш иде. XIII Бавария банклары директорларының киңәшмәсенә аны махсус чакырган иделәр, чөнки фикер алышуларның бер өлеше Россиядә яшәүче немецларга финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә багышланасы иде. Артур Александрович Шубарин иң беренче эше итеп факстагы сүзләрне укыды. Ташкенттан килгән хәбәр бик кыска иде «Мюнхенның «Бавария» клубына теләктәшлек күрсәтүче күренмәде»,—һәм вәссәлам! Тагын җиде сәгатьтән сон тәфсиллерәк килгән хәбәр анын күңелен күтәреп җибәрде, бу хәбәрне ул бер атна көтә иде инде: банк җиһазлары, сейфлар, компьютер системалары төялгән дүрт зур машина бүген Ташкентка килеп җиткән икән Шоферлары гаиләләренә исән-сау икәнлекләрен әйтергә сораганнар, үзләрен Мәскәүтә кертмиләр икән «Ни өчен икәнен очрашкач әйтербез, диләр. Өч механик машиналарын азып кайтырга һич риза түгелләр, үзләрен самолет белән генә кайтаруны сорыйлар, имеш «Люфтганза» самолетына пәнҗешәмбе көнгә билетлар Франктфуртка кадәр азынган. Алар белән бергә сезнен шәхси машинагызны азып кайтучы ике кеше дә бар «Рус-Азия» банкын рәтләп бетерү төгәлләнеп килә, бүген җиһазларны урнаштыру бетәргә тиеш. Банк үз хуҗасын көтә». Джиосвнын сонгы хәбәре шундый иле. Артур Азександрович «Магирус» машиназарынын шоферлары азарны кире куып алып китәргә теләмәячәкләрен белә иде. чөнки безнен юллардагы хәвеф-хәтәрләрне немецлар куркыныч төшләрендә дә күрә азмый—ул авылдамы-шәһәрдәме сине талау, дисенме, урмандамы-кырдамы туктатып үтерүләр, дисенме—Ташкентка ашыгыч йөк илтүче немецлар бу хакта аздан белгән булсалар, ун бәягә дә барырга риза булмас иделәр Шоферларга нинди авыр юл үтәргә туры киләссн белсә дә. Артур Александрович кирәкле йөкне башкача ни поезд, ни самолет белән җибәрә алмый иде. Теләсә нинди очракта да. беркем дә ана гарантия бирә азмый— йөк дигәнен бөтенләй эзсез югалырга да бик мөмкин, ә ул миллионнарча долларлык иде. Нәрсә ул долларлар! Ул бит эшне кин колач белән азып бармакчы була, ана банк ачу өчен әнә шул йөк дигәне кирәк, ә банкнын һәр көне дистәләрчә, йө зләрчә мен доллар китерәчәк Ш\на күрә чик буендагы Чоп станциясе янында ук «Магирус* машиналары кәрванын һәр машинага икешәр кешедән сигез кеше каршы азды Безнен юлларга чыккач, немецлар рульгә утырмадылар да диярлек Кыйммәтле йөк озатып йорүчс немецларның коразларын исәпләмәгәндә, безнекеләрнен биш автоматы бар иле Конвойга кешеләрне бик сайлап кына алалар, алар, авыр машиналарны йөртү. «Калашников» автоматы белән осга эш итүдән тыш. төрле каршылыкларны аздан күрергә, низаг-тавышлануларднн качарга, еш очрап тора торган ГАИ хезмәткәрләре белән сөйләшә-килешә лә белергә тиешләр. Чопка кәрван энгер-менгер төшкәндә килеп житте. әмма Закарпатьеда төн кунарга калмадылар Ашап-эчеп алгач, машиналарына бензин салып, и надан кузгалдылар. Олы юлга чыккан машиналар элдерделәр генә «Магирусоар яхшы маневрлы гына түгел, яхшы тизлекләре белән дә алдыралар Сәгать өчләр тирәсендә, юридик фәннәр докторы Сенатор әйтүенчә, җинаять зшләү өчен иң кулай вакытта бер пөхтә-жыйнак шәһәрчек читендәге гадәти IАИ постын үтеп бара иделәр. Постта торучы гаишник. машинанын артындагы номерын бик җентеклән караганнан сон. шундук дежур кага йөгерде. Кәрван башлыгы Карен бер ярты сәгатьтән үхзәрсн сагалап торучыларның килеп чыгачагын аңлап алды, рациядән иптәшләренә дә шул хакта хәбәр итте Азар тарая барган юлдан карагайлар үскән инкүлеккә төшеп житкәч, конвой Кареннын кисәтүеннән башка да үзләрен шушында туктатачакларын чамалаган иде Шулай булып чыкты да. «Магирус»нын көчле фаралары ерактан >к бүрәнә төялгән лесовоз машинасын яктыртты, машина юлга аркылы тора иле О юлнын ике ягындагы тәбәнәк чит ил машиналары—мномаркалар тирәсендә күн курткалы газа-таза егетләр шәйләнә — Мине алга үткәрегез!—дип боерык бирде Карен үзенекеләргә Бу азымны куркыныч туган очракта эшләнергә тиеш дип аздан сөйләшеп к\йган иде гәр Кареннын машинасы зур тизлектә азга ыргылды N з ү збәкчазәтеп яна боерык бирде: Ин сонгы чиктә генә атарга! Беренче булып \ зем атам диде Ул. тизлеген киметеп, ерактан ук әкрен генә лесовозга якынлаша бшилыы. күзләре төнге кәрванны каршы алучыларны абайларга тырышты. «Магирус»лар туктый башлауга, һәр машинага ике-өч кеше ташланды, ә алдагы машинага берьюлы бишәү ябырылды. Алар, төнлә дә күрсәтә торган җайланмадан карап, кәрван хужасынын шул машинада икәнлеген анлап алган иде. «Магирус»лар, туктауга, дәррәү фара утларын сүндерделәр, һөҗүм итүчеләр бер мәлгә буталып калды, ләкин юл читендәге иномаркалар үз фараларын кабыздылар. Бандитлар, күрәсең, тәҗрибәләре буенча беләләр: тозакка капкан машиналардан алар белән сөйләшер өчен кешеләр төшәр дип көтә иделәр, әмма моторлары әкрен генә эшләп утырган «Магирус»лардан беркем дә төшәргә җыенмады. Шуннан сон ак «Мерседес» янында басып торган күн кепкалы кеше әмер бирде: —Беренче машинадагы кәрван хуҗасын йолкып алыгыз әле! Ул яхшылык белән сөйләшергә теләми булса кирәк. Ике егет «Магирус» тупсасына басып, ишекне йолкып ачты. Аларнын йөзенә «Калашников» автоматының салкын көпшәсе килеп төртелде. Егетләрнең берсе куркуыннан асфальтка егылып төште, иптәше исә, яман сүгенеп кычкырды: —Бурый, анарда автомат... —Икенче-өченче машиналарны талагыз, ә бу юньсезне, кабинасыннан чыгармыйча, мушкада тотыгыз... Һөҗүм итүчеләр, бер-берләрен дәртләндерә-дәртләндерә, шаулашып машиналарга ташланды, ләкин һәр ачылган ишектән аларны автомат көпшәсе каршы алды. Тагын аптырашта калдылар. Кайчандыр Шубаринга хан Акмал бүләк иткән, пуля тишә алмый торган жилетны кигән Карен җиргә сикереп төште дә автоматын Бурыйга төзәде, һәр сүзен өздереп аерым-аерым әйтте: —Әгәр сез, хәзер үк юлны ачып, безне тыныч кына чыгарып җибәрмәсәгез, башта сезнең кәттә машиналарыгызны чәрдәкләп бетерәчәкбез. Безгә атасы булсагыз, үзегезгә үпкәләрсез—без пуляларны кызганып тормабыз... Кинәт туган төнге тынлыкта Бурыйнын артында кемдер обрез затворын тартып куйды. Карен, аның атуын кисәтеп, баш өсләреннән бер очередь бирде. Куркынып читкә ташланган Бурый лесовоз шоферына кычкырды: —Кит тизрәк юлдан! Әллә нинди психлар болар... Бу Кареннарга каршы оештырылган беренче һөҗүм иде. Ә тагын әле ничәмә-ничә мәртәбә аларны шулай, Карен әйткәндәй, «шап-шарапка», ягьни көтмәгәндә туктатып таламакчы булдылар. Кәрванны берәр ашханә яки бензин салу станциясе янында шәйләп алгач, җирле рэкетирлар бандасы, биш-алты машинага төялеп, арттан куа чыгалар. Ләкин Карен егетләренең аларны күрми калган бер генә очрагы да булмады. Андый чакларда колоннаның соңгы машинасы прицеп таккан «Магирус» була, анда автоматлы ике сакчы утыра. Куа килүчеләр, коралларын болгап, боларнын туктавын таләп иткәндә генә ике автомат һөҗүмчеләр машинасы өстеннән очередь бирә, ул да ярдәм итмәсә, атып йә көпчәкләрен, йә радиаторларын тишкәләп бетерәләр. Юлбасарлар, һәркайда—Чоптан алып Ташкентның көньяк капкасына кадәр хөкем сөрә, Украинада, Россиянен һәр өлкәсендә, Татарстанда, Башкортстанда. галәмәт зур Казакьстанның һәр төбәгендә кычкыртып талыйлар. Кареннар колоннасын соңгы мәртәбә, кайтып җитәргә егерме биш чакрымнар калгач, Келестә туктаттылар. Инде үз җирләрендә Карен белән аның командасының җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй булган иде. Ә элекке СССР төбәкләрендә бу мал-мөлкәтнен дәүләтнеке яки чит илнеке булуы мөмкин дигән уй беркемнең дә башына кереп чыкмады. Конвойның күпне күргән егетләренә биредә хәзер бер закон-фәлән дә юктыр шикелле тоелды. Күп кенә ГАИ хезмәткәрләренең дә юлбасарлык белән шөгыльләнүче бандитларга теләктәш булулары, алар белән бергәләп эш итүләре күэгә ташлана иде. Чопта колоннаны көтеп торган Карен таможня хезмәткәрләреннән кырык әржә аракы сатып алды—биредә аракыны көнгә менәр шешә жысп аза торазар Конвойнын үзендә коры закон—эчәргә ярамый, хәмер ганшникларны сыйлау өчен генә кирәк иде, ләкин ул ярты юлга гына җитте. Алып кайтып килгән йөккә тутырылган кәгазьләр тәртиптә, таможняларның пичәт һәм штамазары ачык сугылган булуга да карамастан, азарны юлдагы постларда сәгатьләр буе тоткарлап торалар, бигрәк тә олкә-республика чикләрендәгеләр котырына иде Казакьстанла исә һәр районда туктата башладылар Биредә, әлбәттә, корал куллана алмыйсын Карен, тешләрен шыкырдатып, бер читкә китә, эшкә колонна башындагы машина шоферлары Сумбат белән Хашим керешә. Алар озак еллар шулай ерак юлларга йөргәннәр. Россиягә кавын-карбыздыр ташыганнар, юл хәлләрен яхшы беләләр, пост хужалары белән дә уртак телне тиз табалар икән Бары тик бер мәртәбә генә, Оренбургка кереп житәрәк. Сумбат белән Хашим егерме мен сум сораган гаишниклар белән килешә азмаганнарын күргәч, Карен түзеп тора алмады. Ул пистолетын тоткан килеш пост бүлмәсенә атылып килеп керде дә, Сумбат кулындагы икс көлтә егерме биш сумлыкларны йолкып алып идәнгә сибеп җибәрде —Йә сез шушы акчаларга ризалашасыз, йә мин сезне эт урынына атып үтерәчәкмен!—дип кычкырып җибәрде ул. үз-үзен белештермичә Кирпеч битле офицер куркынып шундук автоматик шлагбаумны ача торган кнопкага басты. Шулай игеп колонна янадан кузгалды. Әмма иң зур талау аларны алда. Актүбәлән узгач. Иргиз далаларында көтә, моны юлаучылар яхшы белә иле. Иртән иртүк алар даладагы бер каберлек янында биш сәгатькә тукталып калырга мәжбүр булдылар—шунда Сумбатнын җилкәсен яраладылар. Юлны хәрбиләрчә оста итеп бүлеп куйганнар: юл читләрендә ике яклап аягүрә басып йөрерлек тирәнлектә окогшар казылган, юлбасарларның ике автоматы да бар икән. Үзара ызгышып-ннашып күпмедер тартышканнан сон, ниһаять, патрон тутырылган оч «мөгезе» белән бер антома< һәм илле мен сум акчага килешеп, юлны ачарга булдылар. Дөрес. Шәрекьтәге мәкерлелекне яхшы белгән Карен юлбасарлар башлыгынын үзләрен Челкарга кадәр озата баруын шарт итеп куйды. Немец шоферлары күпне күргән. Африкасында да. Европа. Америкада да юлбасарлар белән очрашып торган кыю егетләр иде, биредәге хәлләргә исләре китте. Дөнья телендәге итальян мафиясе дә. американыкы да. советларныкы белән чагыштырганда, балалар бакчасы гына, дип гел кабатлап йөрделәр. Төрле бәрелешләр, атышулар, куышулар, япан даладагы берәр бау белән генә тарттырып куелган шлагбаум янында озаклап сөйләшү-килешүләрдән сон, немецлар инде ашау начар, дип тә, элемтә юк. дип тә. безнен кунакханәләрдән дә зарланмый башлады Шуңа күрә дә күпчелек немец шоферлары машиналарын кире алып китүдән катгый рәвештә баш тарттылар Адарнын хәлен аклаган Карен шикләнгаләп торган Костага базарга самолетка билетлар алып бирергә кушты —Хәзер алар, атып үтерәбез, дип куркытсан да. машина белән каигып китмәячәкләр,—дип тә өстәде. «Магирус*.зарның шоферлары, машиналарын ташлап калдырып, самолет белән генә кайтып киттеләр, дип хәбәр иткән иде Коега. 1>\ хәбәр Шубаринга үзе Германиядә йөргән ярты ел эчендә илдә җинаятьчелек бик нык ускәнлсккә дәлил иде. Меңнәрчә яна кешеләр җинаятьчелеккә тартылып, алар өчен юлбасарлык яшәү рәвешенә әйләнгән икән Мен.............. күрә да Костнын «иртәнге якта «Мюнхен» футбол коман як ыи яратучы күренмәде*.—дигән яна хәбәре Шубаринны борчуга саллы Анын әле ачылмаган банкы белен кызыксынган кешене ззләү озакка сузыла МИР X Ә ЙД ӘР ОВ башлады. Кем ул? Анын артында тагын кем тора икән? Илдәге эре җинаятьчеләр күптән инде яна коммерция һәм финанс системаларына кереп оялаган иделәр. Ә алар артында күп очракларда шул ук хакимлеккә ия кичәге кешеләр тора иде. Шубарин аларнын байтагын яхшы белә, нигә сон алар ана турыдан-туры. арадашчы-ниләрсез генә мөрәҗәгать итмәделәр икән, ни өчен бу эшкә җинаятьчеләрне тартканнар? Нәрсәне анлата бу? Әгәр дә җинаятьче төркем, үзен шул кадәр ышанычлы тоеп, хакимият башындагыларнын булышлыгыннан башка гына республикадагы финанс эшләренен бер өлешен үз кулына алырга теләсә? Әллә сон сонгы елларда хакимияткә килүчеләр алар белән бәйләнешкә керергә теләмиләрме? Ә Шубарин. ни әйтсәң дә. үзенә үзе баш булып күренсә дә. Рәшидов төркеменә буйсына, бу яналар өчен ул. әлбәттә, чит-ят кеше, үзенен финанс мөмкинлекләре белән исә ачыктан-ачык куркыныч та тудыра. Ләкин Рәшидов төркемендәгеләрнен курку-өркүләре тиз юкка чыкты, күп кенә элекке җитәкчеләр төрмәләрдән кайтты һәм үч алырга хыяллана. Нәкъ шул чакта Шубариннын акчалары бик кирәк булырга мөмкин. Ул үзе андый максат һәм бурычларны куймый- куюын. әмма вакыйгалар аның ихтыярыннан башка гына куерып килә иде. Халыкара мафия җибәргән адәм ана турыдан-туры әйтте: «Ташкентта бик зур үзгәрешләр, сезнен анда хәзер таяныр кешегез калмады. Без, бары тик без генә сезнен талантыгызны бәяли алабыз, сезгә банкир булырга булышырбыз да. Сезнен дусларыгыз һәм яклаучыларыгыз хакимият башында кала алмадылар, төбәктә хәзер яна хуҗалар... «—диде. Әлбәттә, бу вәкил Шубаринны бераз өркетергә дә теләгәндер, очрашуның көтелмәгәндә булуы да шуны сөйли, ләкин ул әле яшь, финанс эшләрендә генә түгел, сәясәттә дә тәҗрибәсез, шулай булгач. Үзбәкстандагы көчләрнен асылын каян белеп бетерсен, ди. Әйе. элекке клан-төркемнәр каты җинелүгә дучар булды, алар өстенә СССР Прокуратурасының барлык җәза көчләре ябырылды. Читтән килгән меңнәрчә тикшерүчеләр республика тормышын һәрьяклап тикшерәләр. Мондый хәлгә кайсы гына республика тарса да. матуррак күренә алмас, хәле мөшкел булыр иде. Бу очракта тикшерү эшенә күптән инде хакимиятне үз кулларына алырга теләгән эчкерле адәмнәр ярдәм итте. Ләкин шунда да. әгәр Рәшидов исән булса. Үзбәкстан бу кадәр авыр югалтулар кичермәгән булыр иде. Республика үзенен юлбашчысын югалткач, барысы да коелды да төште. Әмма хәзер. Рәшидов тарафдарлары бер-бер артлы кайта башлагач, вәзгыять, әлбәттә, үзгәрәчәк. Үз банкын оештырырга йөргәндә Шубарин көткән кыенлыклар турында чамалый иде. әмма үзенен кинәт кенә капма-каршы көчләргә кирәк булачагын башына да китермәде. Ул гомере буе хыялланган үз банкын һич тә сәясәткә кертергә теләми иде. Парсегяннын үлеме турында ишеткәч. Шубарин Сенаторнын. бу мөмкинлектән файдаланып, төрмәдән чыгасына шикләнмәде. Дәүләт таркалганда анын көндәше, республика прокуроры Камаловнын да Иогынтысы- көче көннән-көн кими иде бит. Республиканың суверенитеты хан Акмалга да ирек китерер, анын эшен, мөгаен. Ташкентка бирерләр, ә инде үзләрендә Аксай ханын гаепләрлек хөкемдар табылмас. Җинаятьчел дөнья хезмәттәшлек тәкъдим итә. яклау вәгъдә итә. Алар Шубарин банкында үзләренең наркобизнес һәм башка кара эшләрдән тупланган «пычракакчаларын файдалы гына итеп «юып» алырга хыяллана. Илгә кайту көне якынлашып килә. Шубаринны Костанын әлегә кадәр стадионда үзе янына килгән кешене эзләп таба алмавы борчый. Әгәр аны тапсалар, анын артында торучы җитди кешеләрне дә ачыклап булыр иде. «Пычрак- акчалары белән эшләячәк банкны саклап-яклап. анын куркынычсызлыгын тәэмин итеп тормакчылар бит. Шулай итеп, элекке «Рус-Азия банкы, бинасыиын биек мәрмәр баскычларыннан беренче клиент азс күтәрелмәгән, ә банк хуҗасын бетен яктан да чорнап алганнар. XIV Иртән Нортухта прокурор Камаловны көтелмәгән яналык белән каршы алды: —Мин кичә «Мазерати» машинасын күрдем,—диде Уд монда ярты ел элек «Лидо» рестораны янында булган сөйләшүне онытмаган, ахрысы —Кайда? Нинди төстә иде? Анын хужасы кем"7—Хөршид Азизович кызыксынып сораштыра башлады. —Кичен мин Тузельдәге туганнарыма барган идем. Анда хәрби округнын аэродромы бар. шунда Мәскәүдән хәрби һава кочләрснен самолеты килеп кунаклады Ә анын эченнән сирень төсендәге бик матур перламутр автомобиль килеп чыкты. Аны шундук йөгерешеп килеп чолгап алдылар: «Мазерати». «Мазерати ■>.—дип сокланырга тотындылар. Чынлап та. шундый бик кыйммәтле машина бар икән. Аны Мюнхеннан Мәскәүгә хәтле үз йөреше белән ку ганнар, ә ары таба курыкканнар, һавадан атып кайтырга булганнар —Йә. ул матуркайның хужасы кем сон инде?—дип соравын кабатлады прокурор, юкса үзе әле1с кәттә автомобильнең кемнеке икәнлеген чамалап алган иде инде —Машина хужасы күренмәде, аны атып кайтучы ике егет кенә, ниндидер банкир сатып алган, дип сөйләделәр «Димәк, шушы көннәрдә Артур Александрович Шубарин үэс дә кайтып житәчәк»,— дигән нәтижәгә чилде Камалов Анын бу фаразлавы бик гади аңлатыла: газетларда. ратио-телевидениедә, аерым сөйләшүләрдә—кьи касы. сонгы вакытта һәркайда бик зур коммерция банкы— Шәрскъ» ачылачагы гурында гына сүзләр йөри иле Газетларда һәм телевизион яңалыкларда еш кына элекке «Рус-Азия банкы»нын матур зиннәтләп эшләнган касса һәм эш йөртү залларының рәсемнәре күренгәлөп торды Банкнын тыгыз итеп түшәмгә кадәр өелгән броня сейфлары тутырылган— атаклы немец фирмасы «Крупп*ныкы!—өч катлы жир асты складлары да бар икән, дип сөйләделәр. Банк революциядән сон беренче мәртәбә сакларга халыктан кыйммәтле кәгазьләр, ювелир әйберләре лә атачак икән Хәзер Ташкентта хосусый коммерция банктары ачылу белән беркемне лә шаккатыра алмыйсын: инде «Ипак юлы». «Семург* кебек банк хуҗалары бер еллыкларын үткәрделәр, ә Уфанын атаклы банкиры Рәфис Калыйров. «Восток» банкынын хужасы. Ташкентта гөрләтеп эшләп яткан филиалының икс еллыгын зурдан кубып үткәрергә әзерләнә иде Әмма Шубариннын «Шәрскь» банкы, шәһәрнен үзәгеннән, дәрәжәле районнан тарихи бер бина алды, анда хәзер зиннәтләү-жиһахтау эшләре атып барыла Менә ни өчен матбугатта даими рәвештә яна банкнын ачылуы унаеннан аны тәкъдир итү- презентаиия булачагы турында язылып киленле Бу презентациядә чит итләрдән дә күп кунаклар булачагын Камалов белә оде УI хэтга МИД аша ки гергә ви» сораучы гарнын исем геген ю вI ш аны Интерпол ззеемлеге белән чагыштырып чыкты. Шубаринга Мюнхенда килеп йөргән кешеләрнең барысы да Ташкентка җыелачак икән. изар, мөгаен. Артур Александровичнын күптәнге хыялын беләләр һәм шаттызын уртаклашырга телиләр иде булса кирәк Кунакларның өчесе-дүртесе Көнбатыштагы финанс даирәләрендә исемнәре танылган кешеләр ите Атарны Ташкент иске дуслык җепләре белән генә у «енә тартмый, алар яна дәүләттә яна мөмкинлекләр ачылу белән дә кызыксыналардыр Әлбәттә, Камаловнын әлеге презентациядә буласы, ул бай тантанада катнашкан кызыклы кешеләрне видеогасмага да төшереп аласы килә. Әмма ярамагач, ярамый инде. Ул «Лидо» ресторанына килүчеләрне дә төшермәячәк. Анын белүенчә, менә бер атна инде ресторанның икенче катын бизәүче дизайнерлар эшли—төрле чаратар һәм банкет шунда үтәчәк икән. Иллә дә кызык кино булыр иде. төшерсәң! Анда бит Шубариннын дуслары белән яклаучылары гына түгел, дошманнары, көндәшләре дә җыелачак. Әмма, бик төшерергә теләсәң дә. жинел эш булмас иде бу. Японец бик сак кеше, үз эшен саклаучы оста профессионатларын да ул үзгәртеп коруга кадәр күп атдан булдырган, әле шәхси сакчыларның исе дә юк заман, хәтта республика җитәкчеләренең дә күбесенең шәхси тән сакчылары булмаган. Хәер, Камалов хастаханәдә ятканда ук Шубаринга карата ачыктан-ачык, намус белән эш йөртергә сүз биргән иде—үз миллионерыбызга ул ничектер сокланыбрак карый иде. Каматов ана ачкыч табачагына ышана, ул кан дошманнары Сенатор белән Миршабнын Шубаринга дус булып йөрүләрен күз атдына да китерә алмый. Интерпол исемлеген МИД исемлеге белән чагыштырып утырганда, Хөршид Азизович янә элекке өлкә секретаре Тилләхужаев белән законлы карак Талиб исемнәренә килеп төртелде. Алар презентациягә килерләрме икән? Мамык Наполеонынын күренүе икеле—прокурор аның Пермь лагеренда утырамы- юкмы, зонадан Интерпол күрсәткән вакыттан алда чыгып китмәгәнме икәнлеге хакында белешмәләр алган иде инде. Төрмә начальнигының рәсми җавабы яна сораулар гына тудырды, Камалов үзебезнекеләргә караганда. Интерполга күбрәк ышана иде. Германиядә тегенең төрмәдә утырганын каян белсеннәр, ди. Белешмәсенә фоторәсеме дә теркәлгән булгач, буталчыклык килеп чыгу мөмкинлеге юк. Димәк, ниндидер бик дәрәҗәле берәүгә төрмәдә утыруы элекке өлкә секретаренен зур банк ачарга йөрүче Шубарин белән чит илдә яшерен генә очрашуы бик тә файдалы. Өлкә секретаре презентациядә булмас, үзенен иреккә чыгып йөрүләрен башкаларга фаш итү ана ниемә кигәк, ди, күпләр ана теш тота, тикшерү вакытында артыгын сөйләнгәнен гафу итә алмыйлар. Мамык Нололеонынын тикшерүдә алдашмый-нитми барысын да сөйләп бирүе күпләргә зур мәшәкать китерде, күп акчалар сарыф иттерде, ә кемнәрдер ирекләреннән дә мәхрүм булдылар. Юк, ул, әлбәттә. «Лидо»да күренмәс. Ә Талиб, мөгаен, булырдыр да—хәзер ни Мәскәүдә, ни Ташкентта, ни Санкт-Петербургта презентацияләр җинаятьчел дөнья вәкилләре, анын башлыклары, законлы караклардан тыш үтми—ал арны хәзер эшлекле дөнья вәкилләре дип зурлап йөртәләр. Корабтан туп-туры тантанага килеп кергән кеше, җитәрлек дәлилләр табылмаганлыктан, атаклы Мәскәү төрмәсе «Матросская тишина»дан чыгарылган Сенатор иде. Миршабнын аны аэропортта куанып каршы алуы, самолет янында ук диярлек тәкә суюлары турында прокурорга шундук хәбәр дә иттеләр. Презснтация буласы көнне оешкан җинаятьчелек белән көрәшү бүлеге начальнигы, анын уйларын укыгандай итеп, прокурор Камаловка әйтте: —Бүген банк ачылу тантанасына һәр җирдән, хәтта чит илләрдән дә кунаклар килә. Йөрәгем сизенә, ул банк күпләр өчен ызгыш-тарткалаш алмасы булыр. Зәнгәр читле тәлинкәдә әзер килеш бигрәк тәмле ризык ята бит. Өлкәдәге иң яхшы банк чит кавем кешесе кулында дип акырынучы кайнар башлар да табылыр, Шубариннын управляющий кәнәфие какшарга да мөмкин, хәзер мондый хәйләләр, ни кызганыч, һәркайда туры бәрә, төз тигезә. Турыдан-туры таяк тыгарга кыюлык итмәсәләр дә, ачыктан-ачык ана ярдәм итүдән дә тыелырлар. —Син анын банкына Сенатор яки Миршаб күз сатыр дип уйлыйсынмы0 —Ә нигә булмасын икән? Алардан һәм тагын без белмәгән башкатардан тыш, әле хан Акмал да бар бит. Ул тәкәббергә банк кирәк тә кирәк булачак инде. —Ә Шубарин нишләр? Ул атар белән дус шикелле.—диде Хөршид Азиэович. нинди жавап ишетәсен чаматап кына. —Хәзер заманнар башка бит. Дуслык дуслык белән, ә тәмәкеләр аерым Мавр үз эшен эшләгәч китәргә тиеш Ләкин Шубарин үз эшен атай җинел генә бирә торган кеше түгел, мина катса, банк—анын тормыш \ыялы Шунз күрә дә мин «Шәрекь* ачылган көннән башлап прокуратурага да эш артачагын сизенәм. Хөршид Азизович кичке һәм төнге телевизион янатыкларла презентаииягә багышланган кадрларны жентекләп караты, хәтта видеотасмага язып га атды Эченнән генә телевидение хезмәткәрләренең банк ачылуга артык күп вакыт багышлауларын искәртте, югыйсә шундый бай матсриат анын үзен. Камаловны шатландырды бит. Ул түземсехтек белән иртәнге гаэетлар килүен дә көтте. Газетчыларда, мөгаен, телевизиончылардан катышмас, газет битләрен мулдан бирерләр, барчасын да «Лидо» ресторанында шартлаганчы сыйлаганнар, шампан да елга булып аккан икән. Атар очсн. башка барлык дәрәжатс кунакларга әзерләгән шикелле, махсус табыннар әзерләнгән, аларга да истәлекле бүләкләр тапшырылган Шубарин матбугат белән дус булунын ин кулай эш икәнен күптән аклаган. Шуна күрә дә ут. саранланмыйча, башкаланың зур газстларына үзенен «Шәрекь» банкын ай буе мактап язып килгәннәре өчен шактый мулдан түләде Прокурор Камалов каһкаһә белән әйтте: «Хәзерге матбугат җилбәзәк хатын-кыз шикелле ул—элек бары тик дәүләткә генә бирелеп, ана гына дан җырласа, хәзер исә. озак уйлап тормастан. эшмәкәрләр алдына менеп утырды Кем күбрәк түли, шу на дан җырлый».— диде. Һәр ике як та никах-ниссз генә шулай килешеп яши башлады, ә укучы һаман да шул ахмак булып кала бирде. «Лидо»дагы тантана төшерелгән кадрларны әкрен генә карый-карын, прокурор Камалов кунакларны жентекләп күзәтте Жыелган кунаклармын барысына да. шул исәптән Камаловка ла АКШтан килгән ниндидер Гвило Лежава дигән кунак нык тәэсир итте—ул. күрәсен. Японецнын күптәнге дусты, русча да шәп итеп сиптерә генә икән үзе У т шундук 37$ мен долларлык чекка кул куячагын игълан итте—океан арты кунагы -Шәрекь» банкы акцияләрен шул суммага сатып ала икән Миллионлаган тамашачылар күз алдында Шубаринга шул чекны тапшыргач, ресторан көчле кул чабулардан шартлап китәрдәй булды Прокурор, әгәр дә үзбәк банкирларының эше бодай барса, республикамын барлык проблемалары да якын елларда хат ителеп бетәчәк, дип уйлап куйды «Лидо*дагы тантаналы кабул итүдә элекке һәм хәзерге хакимиятнең прокурорга таныш бик күп кешеләре күзгә чалына иде. -үзгәртеп кору* дигәннәре тәмамланганнан сон. тамашачылар телевизор экраннарында элекке җитәкчеләрне яңадан күрде. Ак йортның ин өске катындагы шәхесләр, министрлар йөри, әмма ин күп күзгә ташланганы Миршаб булды. \ I йә > зе генә, йә Сенатор белән үгеп китә. Төрмәдән сон > л тагын ы төзрәк, тагын да жегәрлерәк күренә. Бик тә кәттә ефәк костюмлы Әкрәмхужаев аны белмәгән кешеләргә берәр артист булып күренгәндер—\ т ш\ I кадәр зәвыклы иле Сенатор, банкетта телевидениенең булуыннан файдаланып, нәкъ прокурор уйлаганча, кыска гына интервью бирде. Анын чыгышы Камашамы бераз гаҗәпкә калдырды Үзәк Комитетның административ органнар бүлегенең элекке мөдире йомшак-ягымлы гына игеп, сүзләрен бик озаклап санлап кына сөйли, ә республиканың бүгенге прокуратурасы турындагы провокацион 7. .К У . VII сорауга да ул тыйнак кына җавап бирде. Үзенең беркемгә дә үпкәсе юклыгын, хәзер авыр заман, дөньялар алмашынган чак икәнлеген әйтте, шуннан файдаланып, дошманнар миңа яла яктылар, диде. Әлбәттә, Камалов аның бу сүзләре тынлап торучылар өчен генә икәнлеген андый, болай сөйләү Сенаторга янадан үз урынына кайту мөмкинлеген калдыра: хата килеп чыккан икән, димәк, кешенен барлык хокукларын кайтарырга, биләгән вазифасын да кире бирергә кирәк. Ә анын биләгән урыны бик югары—ул республика прокурорының эшен карап-күзәтеп. тикшереп тора иде. Сухроб Әхмәтович еракка төби, күңеленнән ул, әлбәттә, прокурор Камаловнын аны җинаятьче, кеше үтерүче итеп санаганын, үзен янадан рәшәткә артына утырту өчен яна дәлилләр җыячагын да сизенә иде . Камалов иртәнге якта газетлардан үзе өчен кызыклы-кирәкле язмаларны әзерләп утырганда, телефон шылтырады. Республиканың җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы полковник Жураев икән. Исәнләшкәч, ул: —Ни өчендер мин сезне кичә «Лидо»дагы дәрәҗәле кунаклар арасында күрмәдем,—дип шаяртып алды. —Башкалар тормыш бәйрәмендә шампан эчеп, Карденда тегелгән костюмнардан гына көязләнеп йөргәндә, безгә шул чүп җыючылар язмышы гына кала. Алар ботканы пешерәләр, ә безгә «ашарга» туры килә,—дип, шаяртыбрак җавап бирде Камалов. Әмма полковник кинәт кенә тавышын үзгәртте: —Әйе. әле кемнәрдер шау-шулы банкеттан сон уянып та җитмәгәндер, ә бездә яна борчулар туды да инде. —Нинди?—дип кызыксынып талпынып куйды прокурор Камалов, ул ни өчендер, очрактан файдаланып, тантанада Сенатор берәр хикмәт эшләп ташлагандыр дип уйлаган иде. —Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел, хәзер килеп җитәрмен,—дип жавап бирде полковник, трубкада кыска звонок кына яңгырап калды. Жураев телефон трубкасын бик вакытлы куйды, прокурор Камалов кабинетыннан бер катка түбәнрәк, нәкъ аның турысында Канзафар Рөстәмов утыра, аның телефоны яшерен генә прокурорныкы белән тоташтырылган иде. Полковникның: «Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел, хәзер килеп җитәрмен»,—дигән сүзләрен ишеткәч. Рөстәмовның, тизрәк чыгып, Камаловка кем килгәнен күрәсе килгән иде дә, барып чыкмады. Анын үзен өскә— прокурор урынбасарларының берсенә чакыртып алдылар, ул шунда киңәшмәдә сәгать ярым чамасы утырырга мәҗбүр булды. Киңәшмәдән беренче булып атылып чыкса да, Камалов китеп барган иде шул инде. Анын ярдәмчесеннән: «Кем килгән иде?»—дип сораштыру файдасыз, әйтмәячәк—сак прокурор беренче көненнән үк бик каты тәртип урнаштырган иде. Кәефе киткән Канзафар ниндидер бик мөһим мәгълүматны кулыннан ычкындырганын абайлады. Ә кызганыч! Кичә ул телевизордан Сенаторның интервью биргәнен күреп утырды. Димәк, ул инде иректә, Канзафардан иртәгә-берсекөнгә үк исәп-хисап сораячаклар. Сенатор Камаловны үзен төрмәгә утыртканы өчен дә, хезмәт урынын, дәрәҗәсен югалтканы өчен дә эзәрлекләячәк, һич гафу итмәячәк. Бу көрәштә, әлбәттә, тигезлек булмас... Трубканы куйгач, Жураев үткән төндә булып үткән вакыйгалар турындагы белешмәне күздән йөгертеп чыкты да, үзен дулкынландырган вакыйганың анда теркәлмәгәнен күреп, республика прокуратурасына ашыкты. Үзенең Камаловка җиткерәсе хәбәрен ул гадәттән тыш вакыйга дип саный, кичекмәстән ниндидер чаралар күрергә кирәк. Жинаять Шубарин һәм анын банкына кагылышлы булып, әле республикага кичә генә билгеле булган иде. Бу җинаятьнең ни өчен эшләнгәнлеге аңлашылып җитми, акча аркасындадыр дип уйласам да. Жураев сизенә: бу юлы эш башкачарактыр. Прокурор Камалов Японеиным тормышы белән күптәннән кызыксына, банкир белгән мәгълүматлар әлеге вакыйгага ачыклык кертергә мөмкин, ул исә «Шәрекъ* банкы ачылудан да сенсацияле һәм шау-шулы булырга мөмкин. Трубканы элеп куйганнан сон. Камалов янә газетларны күз йөртеп чыкты.— бәлки, ул игътибарсыз калдырган берәр материал, датил бардыр,—әмма сискәндерерлек бер нәрсә дә юк иде. Газетларга мәкаләләрне ярты төннән сон гына куялар, теге бай-мул мәжлесне бер генә журналист та ташлап китмәгән, игътибарга лаек булырлык нәрсатәрнен барысы да газет битләрендә иде инде. Полковник Жураевны нәрсә сагайтты икән сон? Бергә эшләү дәверендә анын әле бер дә. бүгенге шикелле итеп: «Телефоннан сөйләшердәй сүз түгел...*—дигәне юк иде Полковник бүлмәгә һәрвакытгагыча тавышсыз-тынсыз гына һәм бик житез килеп керде. Ишекне катырак япкач, читтәрәк торган радиоалгычны кабызып жибәрде. аркасы белән тәрәзәгә таба борылып, өстәл янына килеп басты, кыска гына исәнләшкәннән сон. шәрекъчә хәл-әхвәлләр дә сорашып тормады: —Бүген төнлә «Лидо»да мәжлсс гөрләгән чагында Шубариннын кунагы. АКШ гражданы ГвидоЛежава югалган...— диде. Жураевнын килүе Сенаторга, һич югында Миршабка кагылышлы булыр дип көткән прокурор бераз югалып калды—бу яналык анын очен бөтенләй көтелмәгән булып чыкты, әмма ул үзен бик тиз кулга алды һәм —Ялгышмыйсызмы ’—дип сорады —Менә минем өстәлемдә үткән төндәге вакыйгалар турында МВДнын да. КГБнын да белешмәләре ята. «Шәрекъ» банкы ачылу унаеннан үткәрелгән презентаиия һәр икесендә телгә алынса да. сез әйткән хәбәр хакында бер сүз дә юк. —Мин МВД сводкасын күрдем инде.— диде полковник. —Димәк, сезгә Шубарин үзе шылтыраттымы?—дип кызыксынып сорады прокурор Болай булса. Японец белән бернинди хәйләләрсез очрашу мөмкинлеге туачак бит — Юк.—диде кунак, аны вакыйга белән тизрәк таныштырырга ашыкты:— Мин үз каналларым аша белдем Тон уртасында көтелмәгән телефон шылтыравы йокымнан уятты. Җинаятьчеләр арасыннан үземнен бер шымчым шылтырата икән, ул бик ашыгыч күрешергә сорады. Мин анын тавышыннан ук ниндидер гадәттән тыш хәл булганлыгын анлап алдым. Ул шымчы хисчән кеше түгел, угрозыскны собес белән бутамый Почмактагы автоматтан шылтырата икән, мин аска пижамадан гына тоштем Шымчым «Кичә кич «Лидо» рестораныннан телевизордан күрсәтелгән тапшыруны карадыгызмы?*— дип сорат ы «Әйе»,—дигәч, грузинга бик тә охшаган американнын мина ошау-ошамавы белән кызыксынды Мин: «Бер имзасы белән безнен икътисадка ярты миллион чамасы доллар сатучы шундый кунаклар күбрәк булса иде»,—дидем. Шуннан ул минем башыма күсәк белән тондыргандай итеп әйтте: «Интервью биргәннән сон. бер сәгать үткәч, мәҗлес ин кызган чагында, ул кешене урлап алып киткәннәр»,—диде Янадан йоклап булмаячагын аңлаган илем инде: «Бусина ничек билгеле?»—дип сорадым Ул кичен бер катранда кәрт уйнап утырган булган, теге вакыйгадан сон бер сәгатьтән шунда Шубарин кешеләре Коега белән Карен килеп кергән, ә урамда тагын егетләр төялгән ике «Тойота» калган. Алар б\ ямьсез хәлне ачыклардай кешеләрне озак тинтерәткәннәр Берәр төрле сизелерлек хәбәр өчен дә ике йөз менне шундук чыгарып салырга вәгъдә иткәннәр. Төнге кунагымның сүзләреннән мин Шубарин егетләренең шәһәрне бик нык кармалап чыкканнарын аңладым Мин һавадагы торна булган ике йөз мен сумга кызыкмаска, ул-бу ачыкланса, шундук Шубариннан алда мина хәбәр итәргә киңәш бирдем. Үзем өйгә кереп, телефонга ташландым. Әмма кайда гына—шәһәрнең кизү бүлегенә, республиканың МВДсына, сезнең прокуратураның кизүенә, КГБга шылтыратсам да, Шубарин кунагын урлап алып китүчеләр турында бер нәрсә дә белми иделәр. Әлбәттә, мин алай маңгайга бәреп, турыдан-туры сораштырмадым да... Иртән миңа шундый хәбәр җиткерделәр: дустының кайда икәнлеген әйтүчегә Шубарин хәзер үк биш йөз мен сумны чыгарып салырга вәгъдә иткән. — Нигә соң ул милициягә яки КГБга мөрәҗәгать итмәде икән? Чит ил гражданы югалган бит. Сез ничек уйлыйсыз? Нигә бу хәлне яшереп калдырырга тели? Нигә үзлегеннән генә эзләп тапмакчы була?—Камалов гадәтенчә диктофонын кабызып җибәрде. —Презентациягә чит илләрдән дә күп кунаклар килгән, аларнын кайберләре яна банкка үз акчаларын салырга әзер торалар. Шул банкнын акцияләрен халык күз алдында ярты миллион чамасы долларга сатып алган кешене урлап китү, әлбәттә, башкаларны да куркуга салачак—яхшы фал түгел бу. Әгәр дә Шубарин ярдәм сорап органнарга мөрәҗәгать итсә, ул шундук матбугатка фаш булачак, журналистларга чәйнәргә менә дигән азык. Мафиянен Шубарин банкына күз салуы да күренәчәк. Йә, кем инде шуннан сон ул банкка акчасын салсын да, кем анын белән хезмәттәшлек итсен? Банкның ышанычлы булуы, абруе кирәк бит! —Нигезле сүзләр, бик нигезле,—диде уйга калган прокурор.—Ә ни өчен Шубаринга нәкъ менә презентация көнендә шундый этлек эшләгәннәр икән? Әллә очраклы гына шулай килеп чыкканмы? —Моны төгәл генә белсәк, күп нәрсәләр ачыкланыр да иде. Башта ук Шубарин белән борчаклары пешмәгән көчләр бар. Кемгәдер анын кин колач белән эш башлап җибәрүе, Германиягә дә барып керүе ошамыйдыр,—дип әллә җавап бирде, әллә кычкырып уйланды гына Жураев. Аннары үзе прокурордан сорап куйды:—Ә бәлки, Шубаринның органнарга хәбәр итмәвенең берәр сәбәбе бардыр, ә? Уйлагыз әле, Хөршид Абидович, хастаханәдә ятканда миңа күрсәткән папкагызга караганда, сез анын турында миннән күбрәк беләсез бит... —Әйе, Японец турында күп мәгълүмат җыйдым. Бик каршылыклы шәхес, аны әле ачасы бар. Мәрхүм прокурор Азларханов белән булган дуслыгы гына да ни тора. Сездән яшермим, мин анын Мюнхеннан кайтуын көтеп алдым, очрашырга әзерләндем. Анын Сенатор, Миршаблар белән аралашып йөрүе ошамый миңа, араларына чөй кагарга телим. Саллы гына дәлил дә таптым шикелле. Әкрәмхуҗаевнын докторлык диссертациясе белән танышканнан сон шуны әйтә алам: ул сезнең дустыгыз прокурор Азлархановның матбугатта чыккан һәм чыкмаган хезмәтләреннән тора. Теләсә нинди рәсми тикшерү бу фикерләремне раслаячак. Үз дустының үлеме серен ничә еллар чишә алмый аптыраган угрозыск начальнигы сискәнеп куйды: —Ә бәлки, прокурор Азлархановны үтерүдә Сенаторлар эшедер? —Моны ачыклауны без башта банкирга калдырып торыйк. Мин хәзер ни Сенатор, ни Миршаб урынында булырга теләмәс идем,—дип сүзен тыныч кына дәвам итте Камалов.—Бүген исә без хезмәтебез буенча да, кеше буларак та Шубаринга ярдәм итәргә тиешбез. АКШ гражданинының югалуы дәүләти мәсьәләгә әверелергә мөмкин. Мин хәзер эзләүне каян башларга икәнен беләм кебек...—Камалов шкафыннан полковникка таныш альбомны тартып чыгарды. Бу альбом аңа элекке прокурордан калган иде, анда республикадагы аерата куркыныч җинаятьчеләрнең фоторәсемнәре тупланган. Талиб Солтанов рәсеме һәм аның турында мәгълүматлар теркәлгән битне табып ачкач, прокурор альбомны Жураевка сузды: —Бу егет сезгә таныш түгелме сон? Полковник, карап торырга ла өлгермәстән, шаяртып әйтте — Мондагылар мина үз туганнарым шикелле таныш,— диде — Бу зәнгәр тышлы альбомны ссзнен элгәрегезгә мин бүләк иткән идем. Сизгерлеген югалтмасын, безнен якларда да караклар, төрле жлнаятьчеләр Россиядәгедән ким түгел икәнен белеп торсын өчен,—дип тә өстәде ул Талибның фоторәсемен күргәч, полковник дертләп китте Анын белән очрашуын исенә төшерде. Шунда ул Камаловны каптырырга йөрүчеләрнең башында Югары суд кешесе Миршаб торганлыгын белгән иде Прокурор Камаловнын сүзләре аны уйларыннан аИнытып җибәрде —Бу кеше Мюнхенда Шубарин белән очрашкан Шул вакыйга сездә, бәлки, берәр фикер уятыр?—диде Камалов. —Талиб? Мюнхендамы? Ана Шубариннан нәрсә кирәк булды икән ’—дип гаҗәпләнде полковник.—Бу мәгълүматларны сез каян алдыгыз? Шуны әйтә алам: Талиб Солтанов Германиягә чыг ып кайтырга виза юлламаган —Мөһим янадык, мин ул кадәресен белешергә уйламаган идем. Әйе, Талиб Мюнхенда булган. Интерполдан алынган ышанычлы мәгълүмат бу Бат ки. ана визаны Мәскәүдә эшләп биргәннәрдер —Хәзер хосусый фирмалар теләсә кемне теләсә кая җибәрергә әзерләр, тик акчанны гына түлә. Җинаятьчеләр өчен оҗмах инде. Сез хаклыдыр, немец коллегаларның күзәтүеннән аңлашылганча, анын Шубарин белән электән таныш булуы икеле Алай да. очрашу яхшы оештырылган. — Шубарин бүгенгә кадәр үзенә кем килеп киткәнлеген белми булып чыга. Без дә Талибка анын нигә кирәк булганлыгын белмибез Җитмәсә, чит илдә әле. Нигә ашкындылар икән-’ Шубариннын тиздән Ташкентка кайтачагы билгеле иде бит —дип фикер йөртте полковник —Бер нәрсә ачык: Шубаринга якын булган, анардан зур суммага акцияләр сатып алган кешене урлап китү бары тик банк белән, әле бер кон дә эшләргә өлгермәгән банк белән генә бәйләнгән Бу нәрсә хакында сөйли? —Билгеле инде, ана этлек эшләү, финанс ягыннан да сизелерлек зыян ясау өчен мәтәштергәннәр. Бәлки, кемдер анын белән өлешкә керергә теләгәндер. М истер Лсжава кебек баи кешене болай гына урласалар. Шубаринга шылтыратып, хак сораган булыр иделәр. Ул, тавыш кубарырга теләмичә, әлбәттә, акчасын кызганмас, бирер иде. Кунаклары киткәч, яхшылап тикшерер иде аннары. —Сез хаклы,—диде прокурор. Өстәлдә яткан газетларга үрелеп өстәде — Әйдәге з, кичә Шубарин банк җитәкчеләре, аны оештыручылар дип тәкъдим иткән кешеләрне тагын бер кат барлап чыгыйк әле. Алар арасында Японецка ачу тоткан кеше юкмы икән? Ул исемлекне укып та бетермәде. Жураев кычкырып җибәрде —Анда шәһәр адвокатлар коллегиясе рәисе Горский. яки Фәйзулласе фамилиясе булырга тиеш Анысы да олкә прокуратурасындагы бер әрсез бәндә иде. хәзер ниндидер шикле бер хосусый фирманын юрист-консулыы гына. —Биредә андый фамилияләр юк,—диде Камалов.—Шикле исемнәр дә күренми Жураев бераз уйланып утырды да, кинәт көлеп җибәрде, сикереп торып биергә тотынды Прокурор, берни анламыйча, елмаеп кына тора иде Полковник ана күз кысып, бию көенә җырлагандай итеп әйтте: —Ул кешеләр чакырылу булмаганга күрә дә Лежаваны урлаганнар Талиб кешеләрен дәрәҗәле банкка якын җибәрмәүләренә уч итеп. Мин американны кемнәр һәм ни өчен урлап киткәннәрен бсләм хәзер, кайда яшереп илханлыкларын да бсләм хәтта. —Аңлатыбрак сөйләгез әле.—дип дулкынлана башлады прокурор. Ул Жураевнын ниндидер бик кирәкле эзгә төшкәнен анлады. Жураев прокурорга хастаханәдә һөжүм ясалганның икенче көнендә. Камаловны кемнәр аулаганын белергә теләп, үзенен Талиб йортына барып чыкканын, анда кемне очратканын һәм ул очрашуның ничек беткәнен тәфсилләп сөйләп бирде. Ул аңда. Талиб белән Горский нардлы уйнап утырган икенче катка әкрен генә күтәрелеп килгәндә, аларнын сойләшүеннән өзек- төтек кенә сүзләр ишетеп калган иде. Хәзер ул йорт хуҗасының кунагына әйткән кайбер сүзләрен генә исенә төшерде, ә кунакнын җавабы һаман колагында тора: -Марк Семенович, кабатлап әйтәм. банкка безнен вәкил булып сез барырга тиеш, безнекеләр шулай хәл итте. Анда акыллы, җитез кеше кирәк. Яки Фәйзуллаев барырга тиеш ул биредәге кеше...»—дигән иде кунак. —Алай икән...—диде прокурор, икесе дә сәгатьләренә күз төшереп алдылар. Ашыгырга кирәк иде. Гвидо Лежаванын эзенә Шубарин үзе төшәргә мөмкин, ул вакытта Японецка ярдәм күрсәтү кирәк тә булмаячак. Ә прокурорның Сенатор белән Миршабка каршы көрәшендә Японеннын булышлыгы начар булмас иде. Банкирның үз кешеләре дә. тәртәне артык бөгеп, сындырып куюлары бар. Ни әйтсән дә. Лежава Америка гражданы... —Без аны азат итеп. Шубаринга илтеп тапшырырбыз. Яки Талиб белән, анын артында торган кешеләр белән аңлашуны үзенә калдырыйкмы икән?— Жураев тоткарлау төркемен чакырту өчен сөйләшү аппаратына тотынган иде инде. — Шулай да. дустын азат итүне Шубариннын үзенә калдырыйк әле. Ә безнен хезмәткә килгәндә... Ул без ничек булышканны белгәч, тиешенчә бәяләр үзе. Әгәр дә инде Сенатор белән Миршаб та. безнен Шубаринга ярдәм итүебезне ничектер абайлап алсалар, араларында салкынлык, берберләренә ышанмау туар. Мин дә Японец белән сөйләшергә җыенып йөрим, бу хәлләрдән сон ул очрашудан баш тартмастыр. Бу эшне Артур Александровичка калдыруның тагын бер ягы бар. Әгәр без Талибны алсак, ул Шубаринны урлап китү банк эше белән бәйләнгәнлеген һич әйтмәячәк, анын кешеләре, үзенә әйтми-нитми генә, урлап киткәннәр, зур акча каерасы килгән, диячәк. Башымны кисәргә бирәм. анын инде бар гаепне үз өстенә алырга тәгаенләгән кешесе дә бардыр. Сез бит Горскийны менә дигән юрист, дидегез. Шулай булгач. Талибның ни өчен банкка үз кешеләрен төртергә тырышуын без беркайчан да белә алмаячакбыз. Ә инде Шубарин дустын үзе коткарса, ана барыбер кайчан да булса, ни өчен, әйтик. Сенаторны түгел, ә Гвидо Лежаваны урлап китүләрен аңлатып бирергә туры килер. Шулай да. без банкирны күзәтеп-саклап торырга тиешбез. Чакыр үз егетләреңне, мин дә сезнен белән барам,—дип сүзен тәмам итте прокурор. Прокуратура янына яна көпчәкле, көчле моторлы, әмма тыштан караганда башка машиналардан һич тә аерылып тормый торган ике -Волга» килеп туктады. Прокурор телефоннан Шубарин номерын җыйды, ул бүген өендәме, машинасындамы—барыбер телефонны алырга тиеш иде. Телефон шылтыравы гадәти түгел иде. күрәсен. «Мазератти* эченнән булды. Кичә Камалов телевизордан ишеткән тигез-тыныч тавыш ишетелде: —Тынлыйм сезне. —Хәерле иртә. Артур Александрович. Сезне республика прокуроры Камалов борчый...—Ул аз гына тынып торды, банкирның тавышында югалып калу, гаҗәпләнү сизелмәсме икән, дип көтте. Әмма шул ук тыныч тавыш: —Исәнмесез. Хөршид Азизович. Болай иртә шылтыратуыгыз ни-нәрсә өчен икән?—диде. —Яна банкыгыз ачылу белән котлыйм сезне. Кичә телевизордан күрдем. Ташкентта шул кадәр күп чит ил кунаклары бер генә презентаииядә дә булмагандыр әле. мөгаен —Рәхмәт Банк нигездә чит илдән килгән байлар өчен бит Бу турыда матбугатта да хәбәр ителде. Шуна күрә атар күп булды. Асылда барысы да үземнен иске дусларым, күптән түгел генә биредән киткән кешеләр. Бүген аларга ватаннарына ярдәм итү мөмкинлеге ачылды, ешрак кайтып та йөрерләр Ышаныгыз, ностальгия, ягъни җирсү—әдипләр, шагыйрьләр уйдырмасы гына түгел. Анын белән ешрак бай. рәхәт яшәүчеләр авырый —Мистер Лежава да шулай авырыймы? —Башкалардан көчлерәк тә авырыйдыр әле. Шуна күрә дә ул шундый зур суммага чек язды, күпләр хәтта аптырап та калды шикелле.—бу юлы. тавышы тыныч булса да. Шубариннын гаҗәпләнгәне дә сизелә иде —Алай булса. Артур Александрович, мин үземне сезгә һәм кунагыгызга ярдәм итәргә бурычлы дип саныйм. Аны табып алу өчен адрес бирәм. язып алыгыз: эшчеләр шәһәрчеге. Радиальная урамы. 12 Биек коймалы, икс катлы йорт булыр Анда кайчандыр танылган үзбәк рәссамы яшәгән иде. Бутамассыздыр бит? —Рәхмәт. Бу явыз шаяртуга сез үзегез гаепле түгелдер дип ышанам. — Шубариннын тавышы кырыс янгырады. —Юк. Артур Александрович, мин Мюнхенга сезнен янга килеп киткән кешенең адресын гына бирдем —Кем ул?—дип кистереп сорады банкир —Германиядә яныгызга килеп киткән кешене белә алмагансызлыр дип уйлаган идем. Тәгасн шулай икән. Ул бит сез Ташкентка кайткач та шылтыраткан, без белеп торабыз Ул банкыгыз идарәсенә үз кешеләрен кертүне таләп иткән, ә сез кире каккансыз Американ кунагыгызны урлап китүнен сәбәбе дә шунда. Ул карак—Талиб Солтанов. Кызганыч, без анын артында кем торганын белмибез Мөгаен, кемнән булса да шундый фәрман алгандыр ул. —Янә бер кат рәхмәт. Ашыгыйм әле. Гвидо—кайнар, түземсез кеше, берәр мөгез чыгарып куймагае анда. Сонгы соравым сез «без* дә «без»—дип сөйләштегез, димәк, мин тагын кемнәргәдер бурычлымын Сер булмаса. әйтегез—кем ул «без»? — Полковник Журасв. республиканың угрозыск начальнигы —Җитди кеше. Мин аны яхшы беләм. кайчандыр уртак дустыбыз да бар иде. Рәхмәт әйтегез ана Сөйләшү кырг өзелде. Күрәсен, Японен тиз генә үз егетләрен җыеп алырга теләгәндер. —Без анда Шубариннан алда барып җитәргә һәм сиздерми генә унайлы урыннарга урнашырга тиешбез. Кирәк булса, вакыйгага катнашып. Америка гражданын азат та итәрбез.—диде прокурор Полковник белән прокурор тиз-тиз генә машиналары янына ашыктылар, анда алармы тоткарлау, тотып алу төркеме егетләре көтеп тора иде инде Гадәти киемле угрозыск егетләре, яшеллеккә күмелсә дә. күзгә ташланып торган ике катлы ялгыз йорт тирәли сиздермичә генә урнашып, полковникның сонгы күрсәтмәләрен алырга да өлгермәде. Радиальная урамынын уникенче йорты янына караңгы- зәңгәр төстәге «Тойота» автофургоны килеп туктады Мондый машиналар Ташкентта хәзер шактый күп. бигрәк тә шәһәрмен мул тормышлы кешеләре яши торган бу өлешендә атар артык күзгә дә ташланмый иде. Уралып-бөтерелеп беткән, әллә ничә тыкрыклы-тупиклы Ралиатьная урамы аны камап атучылар очен дә. Японец кешеләре очен дә бик у най иде Утарга керә торган юл урамнан юньләп күренми дә. чөнки капка бик эчтә, үгеп-сүтеп йори торган юлдан пөхтәләп кыркылган, өстен ә куе булып йөзем тоз һәм чәй розасы үрмәләре сыланган яшеллек каплап тора. Элекке хуҗасы— рәссам яшәгәндә бу йорттан кунаклар өзелми, мондый биек капка-коймалар да юк иде. Радиальнаяга якындагы тыкрыктан тын гына килеп чыккан «Тойота» зәңгәр капка буендагы йөзем куаклары арасына кереп посты. Машинаның ишекләре ачылгач, аннан сигез егет килеп чыкты, койманың теге ягына сикереп тә төште. Шундук шыгырдап авыр тимер ишек ачылды. Машинадан сонгы кеше булып Шубарин чыкты. Өстендә шул ук кичәге кичке костюмы иде, әмма күзәтүчән кеше анын бугазы төбендә бераз ачылып торган башка жилеттан икәнен шәйләр, ефәк галстугын булавка белән биек якалы күлмәгенә эләктереп куйганын күрер, әйтерсең, күлмәк нәкъ шушы жилет белән кияр өчен тегелгән, диярсең. Шубарин текә баскычтан икенче катка күтәрелгәндә, андагы өч ир- ат, кулларын баш артына кушырып, бүлмә почмагында стенага карап басып торалар иде инде. Таза-таза егетләр аларнын һәр хәрәкәтен күзәтәләр иде. Залга килеп кергәч, Шубарин егетләрнең башта берсен, аннары икенчесен борып йөзләренә карады, әмма тыныч-салкын карашы боларнын үзен кызыксындырмаганын аңлата иде. Шунда банкирның түземлеге сынды шикелле, ул гадәттәгедән ашыгыбрак өченче кеше янына атлады, спорт костюмы кигән ул кеше шушы йорт хуҗасы иде. Шубарин аны кискен генә итеп үзенә таба борды, күз карашлары йөгереп торган, бик тә пөхтә мыеклы бу кешене ул шундук танып алды. Тегесе ирексездән чәчләрен төзәтеп куйганда, Японец аның бармагындагы бриллиант йөзекне дә, беләзегендәге чыгарып бетерелмәгән татуировкасын да күреп алды—бу кеше, һич шиксез, анын янына Мюнхенга килеп киткән вәкил иде. Алар бер мизгелгә генә бер-берсенә карашып алдылар. Шубарин янында торган Костанын кулындагы пистолетны тартып алды да, Талибның чигәсенә терәде: —Өчкә хәтле генә саныйм. Кайда минем кунагым?—диде ул әкрен генә . Мондый хәлләргә бер генә мәртәбә калмаган Талиб үзенен аңлатып булмаслык ниндидер җинаятьчел эчке тойгысы белән сизенде: ана атмаячаклар, әмма, киреләнеп торунын файдасыз булачагын аңлап, әйтергә мәҗбүр булды: —Ул мәҗлес булган йортның почмак бүлмәсендә генә. Сакчылар белән нардлы уйнап утыра. Анын безгә үпкәсе юктыр дип уйлыйм, без аны зур кунак буларак кабул иттек...—диде. Аларнын сөйләшүен тәрәзә аша ишетеп торучы астагы кешеләр үзбәк биналарына хас бер катлы йортка атылдылар, бераздан кемдер кычкырды: —Шеф, тәртип—биш! Ул исән-сау, хәтта кәефле дә... Шубарин, Талибны онытып, тәрәзәгә ташланды, Лежаваны күргәч, сәламләп йодрыгын сүзсез генә күтәрде. Әле кайчан гына адвокат Горскийны тәгәрәтеп төшергән текә баскычка таба атлагач, ул бер мизгелгә туктап, Талибка борылып әйтте: —Бүген миндә бәйрәм, кунаклар, мәшәкатьләнеп торыр вакытым юк. Синен белән сөйләшү алда булыр әле... Жураев белән Камалов прокурор машинасында иделәр. Яшеренеп утырган җирләреннән алар бинокль аша Радиальная урамына зәңгәр «Тойота» килеп чыкканын, аның күкшел капка артына кереп югалганын гына күреп калдылар. Нәкъ җиде минуттан «Тойота» шулай ук тавышсыз-тынсыз, тиз генә йорт яныннан чыгып та ычкынды. Бер тавыш-тын, бер кычкырып сөйләшү, бер йөгерешеп йөрүчеләр дә юк иде... —Оста майтаралар!—диде ирексездән сокланган полковник. —Атыш-нисез генә узуы әйбәт булды әле. Юкса газетчиклар хәзер күтәреп алыр иде. Анысы Шубаринга да, безгә дә кирәкми. Талибка кирәкми дә кирәкми инде. Хәзер аның дөнья җимерердәй булып йөргәнен күз алдыма китерәм. —Камалов, Нортухтаның җилкәсенә сугып алды да:—Бездән башка да булдырдылар, әйдә прокуратурага җилдерт, эш муеннан. Сенатор кайтты.— диде. Алар эшчеләр шәһәрчегенең буталчык урамнарыннан чыгып та җитмәделәр, «Тойота»дан «Мазерати*га күчеп утыручы Шубарин белән мистер Лежаваны күреп алдылар. Кереп яшеренер урын юк иде, шуна к\рә «Волга», тизлеген арттырып, шәһәр үзәгенә таба элдертте. Әмма урыныннан зур тизлек белән кузгалып киткән «Мазерати» аны жинел генә куып җитте дә туктарга сигнал бирде. Күрмәмсшкә-ишетмәмешкә салышу юләрлек булыр иде. Камалов шоферга юл читенә туктарга кушты да. тротуарга чыгып басты. • Мазерати» бераз арткарак калып тукталды, аннан шундук Шубарин чыгып прокурорга таба атлады. Камаловнын Артур Александровичны беренче күрүе иде: бик кочле тәэсир калдырды—төз буйлы гәүдә, ачык йөз. тирән батып утырган ачык зәңгәр күзләре анын тыныч-тотрыклы табигатьле, ихтыярлы кеше икәнлеген сөйли иделәр. Ул шәрекъчә кыланып, баш иеп-нитеп тормыйча гына килде дә, әдәпле генә итеп күрешергә кулын сузды —Үзем өчен әһәмиятле бу көндә сезнен белән танышуыма бик шатмын. Хөршид Азизович.—диде ул —Полковник белән мине ышыклап-яклап калуыгыз өчен дә рәхмәтлемен. Кунагымны үзем коткарырга мөмкинлек биргәнегезгә дә рәхмәт Мин хәзергә Жураев белән сезнен мина ни өчен булышуыгыз турында уйланып тормыйм, мина анысы мөһим дә түгел, ин мөһиме—мина, минем эшемә ышанган дустымның иректә булуы. Бүген мина бәйрәм. Хәтта ул кабәхәг жаннын мине Мюнхенда эзләп табуын каян белдегез дип тә кызыксынмыйм Шуны гына беләм: сез булмасагыз. Гнидо турындагы мәгълүматлар өчен минем ярты миллион сум вәгъдә иткәнлегемне полковник Жураев та иртүк ишеткәндер. Әмма ярдәмне сез—прокурор белән угрозыск начальнигыннан—минем өчен көтелмәгән хәл булды, биредә акча түләп кенә котыла алмас иден. Ләкин мин тормышта һәр нәрсәгә түмәргә күнеккәнмен. Теләсәгез әйтим, бу минем тормыш девизым Үзегезгә кыештык килгән көннәрдә икегез дә минем ярдәмемә таяна атасы» —Рәхмәт. Артур Александрович, атбәттә. безнен ярдәмебез сезгә бераз сәер тоелгандыр, ләкин бәла га тарга ннарга ярдәм итү—безнен бурычыбыз Дустыгызны коткарырга булышканыбыз өчен без дә сездән ким шатланмыйбыз. Ул сезнен хәзер кем белән сөйләткәнегезне абайлагандыр инде, ана безнен ин яхшы теләкләребезне җиткерегез.. —Әйтермен, прокурор, әлбәттә, әйтермен, ул тиз төшенеп ала торган кеше —Шубарин үзенең зиннәтле машинасы янына ашыкты Аларнын е «Волгамны узып китте дә еракка кереп югалды. XV Сенатор, «Матросская тишина* төрмәсеннән -Шәрекгь» банкы ачылуны тәкъдир игү алдыннан кайтып төште, үзенен журналистлар һәм тс зс репортерлар күзенә шундук эләгүенә ул бик шат иде Юкка-барга ышанучлн һәм үзенен бәхетле йолдызына инанган кеше буларак, ул моны унышлы фат. язмышның аерым бер билгесе дип кабул итте. Каматов кулыннан ычкын да. «ин югары хөкемнән* котылып кат да. ничек инде үзенне бәхетле санамаска мөмкин?! Шулай да Укыш—уныш белән, бәхет-бәхет белән, әмма югарыга үрләүне яңабаштан—иульдән үк башларга кирәк иде Сенаторны коммунистик идеяләрдә, «демократик* үзгәртеп коруларда, хәтта Үзбәкстан өчен исламча яна юл ачу да дулкынландырмый. Нинди генә хакимият, нинди генә идеология, нинди генә режим булса да.—яшелме, буй- буйлымы. хәтта борчак-чуар байракмы.— барыбер анын һәрвакыт хакимият түрәләре арасында, дөресрәге, аларлан да өстә—ин югарыда буласы килә иде А У Л Ь М И Р Х ӘЙДЭР ОВ Үзләрендә һәм башка республикаларда бара торган вакыйгаларны күзәтеп, ул бер нәрсәне ачык абайлады: һәркайда бер үк уен, хакимияткә омтылучылар өчен теләсә нинди байрак, теләсә кайсы идея дә ярый, бары тик аларны тулы «тагарак» янында гына калдырсыннар. Ә бу хакимиятне кулга төшерү өчен озакка сузылырдай кырыс көрәш булачагын вәгъдә итә. Аксай ханы Акмал янына беренче баруында ук ул: «Безнен якларда коммунистик идеология көрәшсез-нисез, авыртынуларсыз гына алмашыначак. Кесәләрендә кызыл билет йөрткән бер партия кешеләре хәзер инде хакимияткә килгән икенче партиягә—яшел яки сары билетларына дәррәү күчәчәкләр. Чөнки шәрекътә КПСС әгъзасымы син, ислам яки демократик фирка әгъзасымы—барыбер, ул җылы урыннарга, түрәлеккә үрләү юлы булыр. Ә фиркаләрнең программасы, уставы, максатлары кемгә дә кирәкми, моны һәрберсе яхшы андый»,—дигән иде. Хаклы булып чыкты бит тәки! Бүген сәяси көчләр нинди генә булмасын, Сухроб Әхмәтович аңлый— ничек кенә булса да элекке вазифаны кайтарып алырга тырышу кирәк. Партбилетларын башка төскә алыштырсалар да, шул ук кешеләр, хакимият нигезләре үзгәрешсез калды. Әмма ул югарыда хөкем сөргән тәртипләрне дә яхшы белә—беркем дә, бигрәк тә хокук органнарында эшләүчеләр, үз ирекләре белән җылы урыннарыннан китмәячәкләр. Ә бу органнар реаль көч, анда кораллы кешеләр эшли. Югарыга үрләргә теләгән сәясәтче өчен бу урын һөжүмгә күчәргә бик тә җайлы. Шуңа күрә Сухроб Әхмәтович, әле тирә- ягын күзәтеп, ниндидер бер карарга килмәс борын, телевидениегә бик сак кына интервью бирде: янәсе, хата килеп чыккан, ана яла якканнар, әмма ул беркемне дә гаепләми, мондый кискен үзгәрешләр вакытында андый хаталар китә инде ул. Гадәттә җәмгыятьтәге үзгәрешләр өчен көрәшнең алгы сызыгындагылар, республиканың бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр шундый бәлагә таралар, бәйсезлекнен бәясе һәрвакыт һәм һәркайда шундый була. Кыскасы, ул үз дәрәҗәсен белеп, әдәп вә тыйнаклык белән сөйләде. Мәскәүнең изүе- жәберләве аркасында республиканың хокук саклау органнары да юньләп эшли алмый, дип зарлану урынына болай сөйләү бик матур килеп чыккан иде. Корбаннарга һәрвакыт кызганып кына да карамыйлар, аларны аңлыйлар, алдан күрә белүче Сенатор шунысын күз алдында тоткан да иде. Тәкъдир итү—презентапия кичендә Сухроб Әхмәтович шунысына игътибар иые: җәмәгатьчелек тормышында үз-үзләрен бөтенләй башкача, бәйсез тотучы, кыйммәтле һәм зәвыкъле киенгән таныш булмаган яңа кешеләр бик күп иде. Болар күбесенчә яңа эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр, бизнесменнар... Алар элек хакимияткә керергә, җәмгыятьтә үзләрен күрсәтергә бик ашкынып тормаган, күләгәдәрәк яшәүче шәхесләр иде. Әмма аз гына яктылык күренүгә алар, шундук өскә калыктылар да, икътисадта, финанс эшләрендә, бик тиз генә ин дәрәҗәле урыннарны биләп алдылар, бүгеннән республикада хакимиятнең кем кулында булачагы һәркемгә дә аңлашыла иде инде. Сенатор үзенең күптәнге карарының, чын-чынлап күрәзәчелек кылган карарының дөреслегенә дә шат булды. Ул бит ике кеше гомере хисабын каравылчы белән Кошей кушаматлы җинаятьче гомере хисабына—республика прокуратурасыннан Азлархановның үтә яшерен документлары сакланган дипломатны урлатып алды. Ул документларда Үзбәкстандагы гына түгел, Мәскәүдәге бик югары түрәләргә кагылышлылары да бар иде. Димәк, Миршаб белән алар оттырышсыз уен уйнаганнар: партия элитасына катнашы булмаса да, алар белән дуслыкта яшәгән, аларга матди ярдәм күрсәтеп килгән Шубарин, банкир булып алгач, үзенең абруИ-дәрәҗәсен бик нык күтәрде һәм яңа катлам кешеләр арасында да көчле шәхес булып танылды. Ә инде банк презентациясенә дөньяның төрле якларыннан җыелган кунакларына караганда, ул хәзер халыкара мәйданга ук чыккан иде. Димәк, әгәр дә элеккеге урынына менеп утыра алса. Сенаторга да үзен яна эшмәкәрлек яки сәүдәгәрлек өлкәсендә сынап карарга мөмкинлек бар дигән сүз. Артур Александрович ана һич каршы килмәстер инде, гомере белән бурычлы бит. Аксаида хан Акмалдан алган миллионнар да бу эштә ярап куядыр. Азарны банк аша ике- өч мәртәбә әйләндереп чыгарсак, табышы да ике-өч мәртәбә артачак ич. Тәвәккәлләп кирәкле кешеләргә кирәк вакытта ярдәм итү менә шундый матур җимешләр дә бирә икән Әйе, Сенаторның иректәге тормышы яхшы гына булыр шикелле иде дә Әмма.. Әмма һаман да прокурор Камалов исән-сау. һаман да үз урынында эшләп утыра. Әлбәттә, «мәскәүлемнең бер генә мизгелгә дә жинеләсе килмәс. Сенатор бит прокурор өчен җинаятьче һәм шулай булып калачак, ул киребеткән чигенә белмәс—токымы шундый каты-кырыс. бер дә шәрекькә хас түгел. Шуңа күрә алга таба планнар корганчы, башта Камалов белән исәп-хисапны бер һәм берәгәйле итеп өзәргә кирәк, юкса янә кулына богау салуларын көт тә тор! Миршаб эшли алмаганны Сенаторнын үзенә хат итәргә кала, прокурор бернинди килешүләргә дә бармаячак Әлбәттә, Әкрәмхужаев хәзер инде Камаловнын элеккеге көче-абруе да юклыгын чамалый, хәзер һәр мөстәкыйль республика чаткы Мәскәүдән куелган түрәләргә чумага караган кебек карый. Камаювнын КГБнын ябык уку йортларында укытып йөрүе дә анын «демократлар» арасындагы дәрәҗәсен күгәрә алмады. Сенатор илнен генерать прокуроры (ә бәйсезлек азганнан сон Камаловнын вазыйфасы да. мөгаен, шулай атазыр) дәүләттә иң әһәмият:зе- дәрәжәлс урын биләп торачагын да анлыи Мөгаен, бик күп көчле ырулар бу урында үзләренен бугазларына басардай килмешәк «-мәскәүле* утыруына үртәлерләр, аны төртеп төшерергә дә теләрләр. Шулай килеп чыкса, иллә дә шәп булыр иде! Кайда кайчан бензин сибеп, шырпы гына сызасы казыр, ә анысын Миршаб белән ул ничек эшләргә икәнен белә инде. Камазов утырган урындыгыннан тәгәрәп төшсә, куркыныч кеше булмас, яшәсен әйдә. Ә инде ничектер утырып калса,—чөнки аны Югары Совет депутатларының күбесе ярата, диләр.—ул чагында бер генә юл бар. Ләкин хәзер, оч мәртәбә үтерергә геләп тә үтереп булмагач, «мәскәүлемне эләктерү барып чыкмас, очраклы хәлгә дә ышанырга ярамый, ул чукынмыш үзен эзәрлекләүләрен беләдер инде. Проку рор хәтта кемнәр эзәрлекләгәннәрен дә беләдер, әмма сизенүләреңне теркәп куеп булмый, дәлил кирәк, шаһитлар кирәк, суд эше кузгату кирәк. Ә безнең заманда суд эшләре ку згату жинел түгел. Сенатор монысын КГБ подвалларында Артем Парсегяннын кинәттән үлеп кизүеннән сон бик яхшы анлыи Әйе, Камаловны капкынга каптыру хәзер жинел булмас, ул хәзер бик сак. хәтта хастаханәдә ятканда да үзе беренче булып атты бит. Миршаб ул чакта Камазовны көпә-көндез дөмектерергә теләгән иде дә, барып чыкмады. Сизгер полковник Жураев прокурорны тәрәзәсез- нисез аерым палатага салдырып, медицина хезмәткәрләре исеме астында сак та куйды. Бу ике кешенен бер-берсен айлап эшләүләре бик куркыныч була башлады. Күптәннән эчке органнарда эшләп килгән Жураев республикадагы көчләрне, аларнын яшерен тормышын, ксмнен кем һәм нәрсәгәсазәзлс икәнен яхшы белә иде. Мөгаен, ул күп гомерен Мәскәүдә һәм чит илләрдә үткәргән прокурорга кирәкле кешеләрне еш кына биреп торгандыр Анын прокуратурага килеп-кител йөргәнен, кәрт уенында күп итеп оттырганнан сон. Сенатор белән Миршабка килеп капкан Канзафар һәрвакыт хәбәр итә иде Тәкъдир итү кичәсеннән кайткач, йокысыз тон үткәргәндә. Сенатор янәлән-ннә прокурор Камазов турында уйланып яггы Инде ган атып килгәндә йокымсырый башлагач, соңгы уе шул булды, иртәгә үк Канзафарны күрергә кирәк, бәлки, ул *мәскәүле»нен йомшак якларын беләдер, прокуратурада эшли биг. Х Ә Й ДӘР О В Әмма иртән Иске шәһәрдәге үз өе капкасыннан чыгып килгәндә Сухроб Әхмәтович каршындагы йөзьяшәр чикләвек куаклары күләгәсе астында йөренеп торган кешене күреп алды. Ул адәм Ташкент өчен сәеррәк киенгән— ялык-йолык килгән күнитекләрдән, эссе булса да, үзенә зуррак булган кыйммәтле, инде күптән модасы чыккан яна костюмнан иде. Кинәт кенә Сенаторның башына барып җитте—бу бит Аксай егете Исмат, ул аны хан Акмалнын таулардагы йортыннан нәкъ шушы капка төбенә китереп, Шубаринга телефоннан хәбәр иткән иде: сезнен дустыгыз өендә, исән-сау, диеп. Әйе, бу Исмат иде. Сенатор анын шәп күнитеге шыгырдаганын ишетте шикелле. Әллә кайдан ераклардан килгән кеше аны көтеп тормас иде, шуна күрә Сухроб Әхмәтович, туктап бармагы белән генә аны машинага утырырга чакырды. Кузгалып киткәч кенә исәнләштеләр дә. Сенатор ни өчен телефон аша гына очрашу билгеләмәгәннәрен сорады. —Сабир бобо кушмады,—диде Исмат.—Сезнен телефонны тынлап торулары бар. Кайдадыр туктап, машинада гына бик әйбәтләп сөйләшергә кирәк иде Тәрәзәләре ачык булса да. котычкыч эссе иде, ул шуна күрә чәйханәгә кереп утырырга тәкъдим итте. Сенаторның үзендә дә кинәт кенә бер иске мәхәллә чәйханәсендә утырып чыгу теләге кузгалды. Бер шундый чәйханә Чыгатайда бар, кауслы-буалы, суга иелеп торган талларына читлекле бытбылдыклар да элеп куелган. Төрмәдә утырганда да шул таллар төшләренә керә иде. Иртәнге якта чәйханә буш диярлек, бары берничә акса каз карт утыра,—өсләрендә бертөрле яшел чалма-чапан, димәк. Мәккәгә хаҗга барып кайтканнар, картлар келәмнәр җәелгән кызыл залда иделәр. Әкрен генә әңгәмә корып утырган аксакалларны күздән кичергәч. Сенатор кинәт кенә: «Менә болар үзгәртеп коруга да, Горбачевка да рәхмәтледер,—дип уйлап куйды. Элек мөселманнарның изге урыннарына—хаҗга барып кайту боларга әкияти төшләрендә дә кермәс иде. Ә хәзер бер мәхәлләдән генә дә өчәү барганнар». Үзгәртеп корунын яхшылыгы турындагы уйны айван ишек төбендә ике егетнен тәмләп сумса ашап утырулары бүлде. Кунагына карап алгач, Исматнын Наманганнан беренче самолет белән очып килгәнен, әле авызына ризык кермәгәнен абайлап алды, үзенен дә кинәт сарык кабыргаларыннан курдюк мае салып пешерелгән сумсаны ашыйсы килеп китте. Ул чәйханә каршындагы тыкрыкта яңа суелган сарык ите, ат итеннән пешерелгән казылык, кыздырылган бавыр гына сатып калмыйлар, ә уйгур ишегалларында сумса да пешергәннәрен белә иде. Чәйханәче анын күз карашын абайлап алды да. чәйнек куелган подносын сузды, подностагы тәлинкәдә өем-өем сумса да бар иде. —Ә бәлки катлы-катлы сумса бирергәдер чәй янына, тандыр миченнән кайнар килеш кенә альт. Сенатор ризалык белдереп баш какты. Чәйханәче аяк астында чуалып йөргән малайны тиз генә күрше йортка йөгертте. Чәйханәдә бер сәгатьтән дә артык юандылар. Ашап бетергәч, Исмат пинжәгенен эчке кесәсеннән поезд билетлары чыгарды. —Болар иртәгәге Ташкент-Наманган поездына, йомшак вагонга ике билет. Сезнең купеда ялгыз гына йөрергә яратканыгызны беләбез,—диде. Сенаторның нәрсәдер әйтергә җыенганын күргәч, ашыгып өстәде: —Сабир-бобо бик тиз килеп җитүегезне сорады. Сезнен өегездә дә эшләрегез бардыр, аңлыйм, әмма билетларны алыгыз. Бу—фәрман, миңа үпкәләмәгез, мин үз иркемдә генә түгел... Исматны аэропортка илтеп куйгач,—тегенең көндезге самолетка билеты бар иде инде,—Сухроб Әхмәтович Миршаб янына юл тотты. Аксайга теге заманнардагы шикелле яшерен генә барунын мәгънәсе юк иде вәзгыять үзгәрде хәзер, Сухроб Әхмәтович үзе генә барачак, партбилетның да дәрәжәсе төште Югары суд бинасы янына килеп туктаганда. Аксайга барачагы турында да сөйләнеп йөрү ярамас, дип уйлап алды ул. Үзен бер гаепсез итеп күрсәтеп. Ак Йорттагы кабинетына янадан кереп утырганчы, Акмал Арипов белән бәйләнеше барлыгын да әйтми тору мәслихәт булыр Сәлим Хәсәновичта кинәшмә беткәнне кабул итү бүлмәсендә көтеп утырганда, ул Канзафарга да шылтыратып карамакчы булды, әмма тегесе урынында юк иде. Сенатор язмыш шуклыгы турында уйлап, елмаеп куйды Ул Канзафарны чакырып, «пешерергә» җыенган иде. барысы да киресенчә килеп чыкты, анын үзен катгый боерык белән Сабир-бобо чакырткан, күрәсен. сөйләшү дә каты булыр шикелле. Хан Акмалнын рухи мөгаллиме Аксай ханын кулга алганнан сон булган куркуын жингән. Горбачевның үзгәртеп кору сәясәте чәлпәрәмә килгәнен дә аңлагандыр, ул хәзер Мәскәүнсн республика остеннән контроле дә югалганын белә, димәк, үзенен хакимлеген янадан тойган, акча коченен тәмен янадан сизенгән. Миршаб белән Сенатор әбәт җиткәнче диярлек сөйләшеп утырдылар. Сабир- бобо янына барырга кирәклеген тәфсилләп тикшерделәр, ә бармыйча булмый, акча кирәк, акча! Сенаторның күнелен бер нәрсә генә җылытып тора, үзенә куркыныч янау мөмкинлегенә дә карамастан, ул мөшкел хәлдә казган хан Акмазга ярдәм кулын сузды. Бу бит әле үзгәртеп корунын ин кызган чагында, күпләр, анын көннәре санаулы инде. дип. Ариповтан йөз чөергән чагында эшләнде! Ә Сухроб Әхмәтович ераккарак карый иде. аздан күрүчәнлек сәләте дә бар икән. Хәзер инде хан Акмалнын. әлегә төрмәдә утырса да. хәлләре иректәге хакимнәрнең күбесеннән яхшырак, тегеләре Мәскәү тикшерүчеләренә бик тырышып тәлинкә тозтылар. шунын белән үхзәрснә дә күләгә төшерделәр ич. Димәк. Сенаторга беркемгә дә кирәк булмаганча хан Акмалнын иректә булуы кирәк иде Үзе төрмә тормышын татып караган кеше буларак, ул белә—хан Акмал котылып кайткач. Сенаторга гына ачык йөз күрсәтәчәк Дуслар бәладә танылалар—бу сүзләр буштан әйтелми Тормәнен как такталарында йоклап, баландасын чөмергән кешеләр генә аны яхшы белә Хан Акмал судта ялкынлы чыгыш ясаганнан сон. үз кешеләрен дә истә тоткан иде. Шул чыгышыннан сон аны азат та изгеләр Хәзер чират таянырдай үз кешеләрендә иде. Тиз йөрешле Ташкент-Нәманган поезды, моннан дүрт ел элек йөргән шикелле үк, иске расписание белән кузгалып китә икән Проводник хәйләкәррәк кенә исерек кеше иде. өстендә—чапан, аякларында—галош, алай да башында—тимерюлчылар фуражкасы үзенен Баигта Сухроб Әхмәтовичка анын салмыш булуы ошамады, кешеләр анында тимер юл гадәт буенча әле һаман ла көчле һәм катгый тәртипле булып яши биз Дөреслек өчен шунысын да әйтергә кирәк, үзгәртеп кору чорында тимерюлчылар үз дәрәҗәләрен башкалардан озаграк сакладылар Кая карама- өзек-төтек кенә эшлиләр яки бөтенләй тукталып калганнар, ә поездлар әле һаман да йөреп тора, күрәсен. сонгы көчләренә тырышалардыр инде Ташкентның шәһәр тирәләрен узып китүгә, галошлы проводник Сенатор купссына ике зур төргәк әйбер күтәргән яшь кенә елгыр бер егетне кертеп утыртмакчы булды. Әмма ярым исерек проводник Сенаторның салкын-кырыс карашына килеп төртелгәч, гафу үтенеп тиз генә чытып шылды һәм янадан борчып йөрмәде. Дүрт ел элекке шикелле үк. поезд бер яктан икенче якка борыл әнә иде Әкрәмхужаев аны үзе бервакыт утырып үткән Австрия тимер юллары белән чагыштырып га тормалы Анын уйлары башкада иде. Шулай ла Аксаша Р А УЛ Ь М И РX Э ПДЭР О В кайчандыр барып кайтуы башсызлык булганлыгын исенә төшергәләде: ул сәяхәт көтелмәгән нәтиҗәләр биргән иде. Бүген Сенатор сәясәтчегә алдан күрүчәнлек. вакыйгаларны алдан сизенеп, карар кабул игү кирәклеген анлый. Теге вакытта ул бит хан Акмалга ярдәм итәргә тырышучы бердәнбер кеше булды. Вакыт анын зирәклеген раслады, ул шуна шатлана иде. Сәгатенең яктырып торган телләренә карап, уйлап куйды: үткән килүендәге шикелле тан белән йокыдан торып китәсе юк. Ул чагында, бер сукыр-сангырау станциядә тошеп калгач, аны Аксайга иске генә вертолетка утыртып җибәрүчеләр котеп тора иде. Хәзер исә ул Нәманганнын сонгы тукталышына кадәр барачак, анда аны вокзал мәйданында ак «Волга»да алтын тешле Исмат көтеп торачак, ул хан Акмал биләмәсенә җилдереп кенә илтеп тә куячак. Әмма бу юлы очрашу үзе оештырган түгел. Аксай хуҗасының теләге дә түгел, ә анын рухи мөгаллиме Сабир-бобо теләге белән эшләнә иде. Ул ак чалмалы карт нигә әле рәсми генә фәрман биргән? «Әллә мин анын кул астындагы кешеме?—дип, гадәтенчә гасабиланып алды Сенатор —Мин йомышка йөгерүче малаймы әллә?» Ләкин бу үртәлүе кинәт кенә кузгалган шикелле, кинәт кенә сүнде дә: күз алдында кайчандыр биш миллион салынган күн чемодан калыкты, аны Аксайда хан Акмалнын казначее Сабир-бобо китереп тоттырган иде! Алдан шарт куеп сөйләшмәсән дә. акча өчен һәрвакыт җавап бирергә кирәк була. Ә шәрекьтә акчаны саный беләләр, ул сина партия яки дәүләт акчасын туздыру түгел, партия алдында җавап тотасы юк. ул акча шәхси кешенеке. Бу Сабир-бобо Аксайга ни өчен нәкъ бүген килергә кушты икән? Әйтерсен, Сенаторның Ташкентта эшләре юк. ул бит әле төрмәдән чыккач юньләп ашап-эчеп. рәтләп йоклап та өлгермәгән иде. Бу уйлары бик кызык иде, ул кинәт урыныннан күтәрелде дә утны яндырды. «Әйе. әйе. партия.—дип уйлады ул.—ак киемле тыныч кына диндар картның табышмагы шунда. Димәк, сәбәбен белгәч, очрашуга да яхшылап әзерләнергә кирәк». Сенатор күңеллеләнә төште, юл сумкасын ачып, ин әүвәл чәй тартмасын чыгарды. Илдә азык-төлек кытлыгы булса да. ул үз гадәтенә тугрылыклы иде: ул кара инглиз чәе «Эрл Грэй— Соры кардинал*ны эчә—анын хуш исен ярата иде. Сумкадан төрле сыйнигьмәтле пакетларны, төргәкләрне-фәләннәрне алганда. Сенатор яраткан хатынын сагынып исенә төшерде. Хатыны анын һәр теләген үтәргә тырышкан, хәтта чәй янында капкаларга кыздырылган миндаль-бадам чикләвеге салырга да онытмаган икән. «Әле кайнаган суга өзеклек юктыр дип ышанам*.—дип уйлап. Сенатор кайнап утырган титан янына китте—йомшак вагонда әле күптәнге тәртип буенча чәйнек белән ике пиала сакланып калган иде. Чәй эчә-эчә. ул күңелендә туган уен ашыкмый гына тикшерә башлады. Һәммәсе дөрескә чыга: Сабир-бобо КПСС бетерелгәч Сухроб Әкрәмхужаев гомерлеккә үз абруй-дәрәҗәсеннән, көченнән дә колак какты дип уйлый. Шәрекьтә кешегә бәяне ин башта эшләгән-биләгән урынына карап бәялиләр. Әйе. акча, ыруглык мөнәсәбәтләре, әшнәлекләр буш сүз түгел, әмма бүгенге тарихи көннәрдә алар гына да җитми әле. Дәүләт белән идарә итәрлек тәҗрибәсе булган, дәүләтчә фикер йөртә алган, халык яратып кабул итәрлек кешеләр кирәк Мәрхүм Рәшидов нәкъ әнә шундый кеше иде. Ә хәзер Рәшидовка тин булырлык кеше итеп Сенатор үзен күрә, әлбәттә. Акмал Арипов янәшәсендә—хан Акмалга да аңардан башка гына Ташкентта күтәрелергә ирек бирмәячәкләр. Аксай көрәшләр үзәгеннән шактый ерак. Аксай ханы үзе дә сәяси көрәшләр, хәйлә-мәкерләрдән озакка аерылып торды. Димәк, башкалада Сухроб Әкрәмхуҗаевтан башка таяныр кешеләре юк дигән сүз. Димәк. Сенатор үзенә боерык биреп, үзен чыбыркылап торучыларга да буйсынмаячак. Шушы уе Сенаторны тәмам тынычландырды: ул хәзер, хан Акмалнын рухи мөгаллиме һәм казначее белән очрашкач, үзен ничек тотарга кирәклеген белә иде инде. —Хакимлек!—диде Сенатор акрын гына, бу сүзнен ымсындыргыч йогынтысына тошенергә теләде ул —Хакимлек, хакимлек, —дип кабат-кабат тәкърарлыи башлады. Мылтыктан аткандай кыска сихри сүз—«хакимлек!* Анын уйлары яна юнәлеш алды: әлегә кадәр ул белгән хәкимлек бүгенге бәйсез суверен дәүләт вәгъдә иткән хакимлекнең кискән тырнагына да тормый иде. Нинди мөмкинлекләр ачылачак бит! Куанычыннан анын тыны кысылды. Парижга. Лондонга. Амстердамга бар. яки Канар. Фиджи утрауларында ял ит—телә генә, бернинди Мәскәүләр белән сөйләшеп-килешеп торасын юк. беркемнән рөхсәт-фәлән аласын юк. Долларлар кирәкме—үз кешеләрен булган финанс министрына яки Дәүләт банкы рәисенә генә шылтырат, кирәксә. Аргурга да шылтыратырга була, анын банкында валюта, могаен. дәүләт банкысындагыдан күбрәктер лә әле. Мәккәгә хажга барып, гөнаһларыңнан арынып кайтырга уйласан (ә гөнаһлары бик күп анын!). партбилетын, утырган кәнәфиен өчен кан калтырап торырга да кирәкми, акчанны түлә дә. турыдан- гуры Жилләгә очып барып та тош' Хәтерендә, кайчандыр Сенатор Аксаи тауларындагы Очан-су шарлавыгы янында хан Акмалга төрттеребрәк әйткән иде: янәсе. Рәшилои белән син үз жирендә нинди хужа инде—күзгә-күз генә сөйләшкәндә дә артык сүз ычкындырудан куркасыз. Мәскәүгә барып ирешер дип шүрлисез. Ә анын кулы озын, камчысы каты! Шуна күрә Мәскәү күрсәтмәләре белән генә яшисез, анын кубызына гына биисез. Хәзер исә Анхордагы Ак йортнын бишенче катына менеп утырган кешеләргә нинди мөмкинлекләр ачылачак бит. Хәзер хакимиятне ни Мәскәү. ни Истамбул билгели алмый, барысы да Ташкентта хәл ителә. Югары Совет трибуналарыннан сөйләп кенә дә түгел. Ул хәзер базар-мәйданнарда. сихри таяк белән бер селтәүдә калкып чыккандай күтәрелгән меңләгән мәчетләрдә, шәһәрләрнең барлык мәхәлләләрендә, барлык кышлакларда хат ителә Әле кичә генә кайсы сәясәтче дингә житди итеп карын, үзен Аллаһыга ышанучы итеп саный иде сон? Киресенчә, алласыз-динсезлеге белән мактана, чөнки партия уставы шуны таләп итә иде бит. Ә бүген исә руханиларның халыкка йог ынтысын искә алмау—үз-үзенә куркыныч бер ышану гына. Жомга көнне жәмигь мәчетендә берәр мулланын бер вәгазе дә партия агитаторларының йөзләгән нотыкларына тора, мөселман линия нәзарәтенең йог ынтысын хокүмәт тә. һәр граждан да сизә, юкса мөфти үзе матбугаттагы, телевидениедәге чыгышларында кат-кат ислам диненә сәясәт ят нәрсә, ул сәясәт белән шөгыльләнмәячәк, дип искәртеп килә. Анысы да дөрес: линия нәзарәте ислам фиркасе—партия төзергә уйласа, хакимиятне кулында тоткан партиянең дә аяк астында жнр тетри башлар иде. Хәзерге һәртөрле яна партияләр, хәрәкәтләр турында әйткән дә юк инде Ә диния нәзарәтенең бу гамәлне башкарырлык кына маясы бар. зыялы-гыйлемлеге ягыннан да һич тә элекке коммунистлардан ярлырак түгел. Ин мөһиме шул: ул әле үзен халык каршында буяп өлгермәгән, ялган вәгъдәләрдән туйган халык ана иман китерәчәк, чөнки ислам социаль тигезлек вә гаделлек гәгьлиматенен тормышка ашмаган күп кенә фикерләрен кабатлый. Сухроб Әхмәтович хәтта дин турындагы уйларында да буш фәлсәфә сатмый, ул һәр нәрсәне гамәли эшкә күчерә Әле дә кесәсендәге блокнотына бик кирәкле сүзләрне теркәп куйды. Әгәр дә ул иртәгә Аксайда бер ун унике миллион сумны суырып ала алса. Ташкенттагы тезелеп килә торган берәр мәчетне эзләп табар иде. Ул мәчеткә мөфти дә килми калмастыр. Сенатор мәчет файдасына саллы гына сумма салыр, яки анын өчен кыйммәтле ксләмнәр-фәләннәр сатып атыр. китапханәсен яна дини китаплар белән тулыландырыр. Анын бу изге гамәлләре мөфти колагына ла барып ирешер, хәзерге авыр заманнарда мондый юмартлыкны һәркем дә эшли азмый бит Р А УЛ Ь М ИР ХЭ Й ДӘР О В Анын әлеге гамәле вакыты җиткәч үзенә диния нәзарәте каршында да юл ачар, мөфтинен хәер-фатыйхасын алу бер дә артык булмастыр... Азия төненең куе бәрхет караңгылыгын ертып, тиз йөрешле поезд кычкыртакычкырта алга ыргыла. Тепловозның еракка сузылган көчле нурлары станцияразьездлар тирәсендәге ярлы биналарны яктыртып ала. Юл буендагы бу хәерчелекне болытлар артыннан килеп чыккан тулган ай яктысы да матурлый- бизи алмый, бер-берсенә кысылып-елышып сыенган тар кысан ишегалларында ни агачларга, ни яшелчә бакчаларына урын юк, әйтерсен, бу—җире аз булган Япония... Бары тик ара-тирә берәр чикләвек агачы, яки киртә буендарак ботаклары кискәләнгән зәгыйфь алмагач күренеп кала да, әллә суган, әллә редиска түтәле шәпләнеп уза. Элекке хакимият әһелләре жир кешесен хөрмәт итми иде шул. «Ничек монда яшәмәк кирәк? Халык ничек түзеп тора?»—дип уйлап алды Сенатор, әмма монын сәбәпләрен бер дә эзләп торасы килми иде. Шулай да ул, коммунистларның да, хәзер хакимияткә ыргылган яна көчләрнең дә бәхете бар икән—мондый түзем, берсүзсез буйсынучан, ышанучан халык, мөгаен, башка бер җирдә дә юктыр, дип көрсенеп куйды. Бу халыкка Ленин алтын бәдрәфләр ясарга, Хрущев сиксәненче елтарда коммунизмда яшәргә. Горбачев ике мененче елга һәр гаиләгә фатир төзеп бирергә вәгъдәләр бирә— мескен халык һәркайсына ышана һәм түзем генә көтә... Сенатор үзенен сәясәткә аяк баскан чагында Аксайда хан Акмалдан алган дәресләрен онытмый. «Иң мөһиме—бервакытта да югалып калмаска кирәк»,— дип өйрәтте аны ике Гертруда—«Хезмәт Герое» иясе.—Хәтта берәр ахмак сүз, яки аннан да яманрагын ычкындырсаң да. анардан баш тартып, сез мине дөрес аңламадыгыз, дип әйтергә була». Моның өчен сүзләрне әйләндереп- тугландырып, озын-озакка сузып, куелган сораулардан кача белергә дә өйрәнү кирәк иде. Хан Акмал фикеренчә, күпме сөйләсә дә, турысын әйтмәү, журналистларның мәкерле сорауларыннан кача белү остасы Горбачев икән. Аксай ханы үзе дә сүз чәкәштерүдә башкаларга биргесез оста булганга, дөньядагы иң күп кешеле партиянең генсекретаре Горби турындагы бу фикерен ул анын сәясәткә аяк баскан елларыннан ук әйтә килде. Хан Акмалнын бу сүзләреннән сон ике-өч атна үтгеме-юкмы икән, Горбачев соңрак дуслашкан канцлер Коль аны «хөрмәтле немец» дип кенә йөртә башлады, хәтта анын ялганлау осталыгын Геббельсныкына да тинләл ташлады. Әлбәттә инде. Горбачевның бик нык хәтере калды, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә күпмедер вакытка салкынлык йөгерде. Дипломатлар һәр ике яктан да бу киеренкелекне йомшартырга тырыштылар. Әлбәттә, Сенатор бу мәсьәләдә Горбачев белән дә, хан Акмал белән дә ярыша алмый, шулай да сүзен бирмәүдә шактый шомарган кеше иде. Төрмәдән иреккә чыгар атдыннан ул ике тәүлек гомуми камерада утырды, анда нигездә мәскәүлеләр иде. Биредә ана беренче сәгатьләреннән үк мәсхәрәле мөнәсәбәт булды. Мөгаен, аны китереп керткәнгә күрәдер, тоткыннар күбрәк Урта Азия турында сүз куертырга тотындылар Төрмәдә сөйләшер сүзләр тиз бетә. Хәзер исә төрмәдә булсын, иректә булсын—сүз көрәштерү гел сәясәткә барып төртелә. Менә хәзер дә камерадашлары, кем ничек булдыра, шулай, Азия республикаларының суверенитетын, бәйсезлеген яманлый башладылар. Күпчелек мәскәүлеләр кебек үк, алар ТажикстанныТөрекмәнстан белән, Казакьстанны Кыргызстан белән, Ташкентны Алма-Ата яки Ашхабад белән буташтыра иделәр. Сенатор боларның күзен ачты. Баксан, Урта Азия республикаларында алтмыш миллионга якын хат ык яши икән, аларнын яртысыннан артыгы әлегә унсигез яшькә дә җитмәгән икән, илдәге алтыннын илле проценты Үзбәкстанда табыла икән, дөнья базарында бер тонна мамыкка унике тонна бодай сатып алырга мөмкин икән. Уран ятмаларының барысы да диярлек нәкъ менә шушы төбәкләрдә ята икән дә, төсле мәгъдәннәрнең— бакыр, әлюмин. кургаш, вольфрам, титан, молибден дигәннәренен күп өлеше шушында табыла икән. Менә сезгә Урта Азия! Сенатор ише сак кешене, мөгаен, кайнар бәхәсләргә тартып та булмас иде. андый бәхәсләрдән сон дустанә тыныч кына сирәк аерыльгшатар. Әмма менә кемдер тәкәббер генә итеп. Урта Азия халкынын зыялылык ягы чамалы, интеллект сәләтләре түбән, читтән ярдәм итмәгәндә рәтле тормышлары булмас иде. дигәнрәк сүзләр ычкындырды. Бу сүхтәрдә. дөреслек булса да. алар Сухроб Әхмәтовичнын йөрәгенә барып кадалды Ул кабынып китте —Мәскәүнен интеллектуаль куәтеннән башка без яши алмаячакбызмы?— дип сораган булды ул. Теге бәндә «әйе-» дип баш каккач, сүзен дәвам итте?— Без томана азиатларга ничек ярдәм итәргә җыенасыз сон9 Россиянен үзендә паника, курку-шөбһәләнү бит хәзер. Бер генә газет. бер генә телевизион тапшыру, бер генә парламенттагы сөйләшүләр дә курку-өркүсез яшәми түгелме? Мәскәү белән Ленинградның талантлы-акыллы яшьләре дәррәү кубып ни өчен Көнбатышка таялар сон? Долларларга теләсә кайсы илдә, теләсә нинди эштә эшләргә әзер яшь белгечләрнең китү-качуы тагын да ишле булыр иде әле—кесә яклары такыр, авиабилетларнын бәяләренә якын килерлек тә түгел. Шулай булгач, мәскәүле әфәнделәр, безне кызганып утырганчы, әүвәл үзегез турында уйлагыз әле! XVI Иртән поезд төгәл расписание буенча Нәманганга килеп туктагач. Сенатор бераз вакытка купсда калып торды, берәр таныш-фәләнс белән иөзгә-йөз очрашасы килми иде анын. Яна гына төрмәдән чыккан кешенен Нәманганга шулай тиз сәяхәт кылуы кызыксыну гына тудырып калмас, төрле имеш- мимешләргә дә азык булыр, бу сүзләр, мөгаен, «мәскәүле» прокурорга да барып ирешер иде. Прокурор Сенаторның кайсы тарафларга юл тотканын шундук аңлап алыр, аннан да яманрагы—хан Акмалнын судта ясаган чыгышы Әкрәмхужасвны «Матросская тишина* төрмәсеннән коткарып алу нияте белән эшләнгәнлеге, хәйләкәр бер олым гына булганлыгы ачыдыр иле. Шуна күрә Сухроб Әхмәтович вокзал мәйданына килеп чыкканда, мәйдан буш иде инде, бары тик арырак ябык газет киоскасы янында аксыл «Волга» гына тора иле Кара күзлекле озын гына кеше шул машинага таба юнәлде Тәрәзәләре караңгылатылган котеп торучы «Волга»нын моторы эшли иде. ул жннел генә кузгалып китте дә, шәһәр үзәгенә таба элдертте — Мин инде сез безгә кунакка килүдән баш тарткансыздыр дип уйлый башлаган идем,—диде Исмат елмаеп —Сез перронга сонгы кеше булып килеп чыктыгыз бит. Ярый әле. мин картка шылтыратып өлгермәгән идем, анын кәефе китәр иде. ул сезне бик көтә. — Атгын тешле шофер, гафу үтенеп, машинасын туктатты. «Волга* эченнән генә әллә Нәманганга. әллә Аксайга кемгәдер шылтыратып, шатланып әйтте:—Кунак килеп житте. бер сәгатьтән сездә булырбыз — диде. Кайчандыр шушы юлдан Исмат аны Нәманган-Ташкент поездына китергән иде. Ләкин ул вакытта табигать матурлыкларын карап бару мөмкинлеге булмады. Ул хан Акмал белән очрашуын яналам исенә төшерде, нәрсәдә отканда, нәрсәләрдә оттырганын исәпләп чыгарга тырышты Шунын остенә. Аксай хуҗасының ана сонгы мизгелдә генә тоттырган папкадагы кәгазьләр дә тынгы бирмәде. Ул кәгазьләрдә Сенаторга кагылышлы бик күп нәрсәләр язылган, аларны тизрәк атып укыйсы килә иде—кызык, хаким Арипов анын турында нәрсәләр белә икән? Әмма голда еш очраган, аларны у зыи-у гын киткән машиналар гына исендә калган иде Ә бу юлы юл буш булып чыкты Сенатор «Нишләп машиналар күренми?»—дип сорады. Исмат туп-туры Р ДУЛ Ь М ИР Х ЭЙ ДЭР О В хәйләсез жавап бирде: «Бензин юк...» Ә Аксайга барып кергәндә, хәтта ишәкләр җигелгән ике арба да очрады. Бу юлы да ул Аксайнын Кызыл мәйданын күрәсе итте, Исматка һәйкәл яныннан узарга кушты. Шофер тирән мәгънәле итеп җавап кайтарды: —Аксайдагы Кызыл мәйданны, Ленин һәйкәлен әйләнеп узып булмый, ул шулай уйлап эшләнгән,—диде. Алтын тешле кол, күрәсен, үз хужасынын яраткан сүзләрен кабатлагандыр. Кызыл мәйдан иркенлегенә чыгып та җитмәделәр, Сенатор ирексездән аһылдап куйды: Лениннын таныш һәйкәле каршысында төзелеп беткән диярлек мәчет кукраеп утыра иде. Бары тик кайбер җирләрендәге төзелеш баскычлары белән бер манара янындагы япон автокраны «Като»нын күккә караган уты гына әле биредә ниндидер эшләр дәвам иткәнлегенә ишарәли иде. Якынрак килгәч, ул тагын да гаҗәпләнә төште: Ленин мәчетнен бизәкләп-сырлал эшләнгән биек ишегенә таба чакырулы кулын сузып тора икән, әйтерсең лә, мөселманнарны иртәнге намазга өнди, бу тойгыдан арынып булырлык түгел иде, кунак көлемсерәп тә куйды. Сәер, элекке килүендә үзен кабул итүләрен озаклап көтеп утырганда, мәйдан коточкыч зур булып күренгән иде. хәзер ул сизелми дә. биек гранит пьедесталыннын Ленинны алып ташласаң, ике рухи-дини корылмалар арасындагы ярашып-килешеп торган тәнгәллек тә юкка чыгар төсле. Хан Акмал көне-төне «дини агу» белән көрәшкән юлбашчыны кимсетү-мәсхәрәләү өчен юри шулай эшләткәндер кебек. Мәчетне хәзерге заманча итеп талантлы кеше ниятләгәндер, һәр хәлдә Сенаторга шулай тоелды. Мондый матур мәчетләрне ул Торкия, Кувейт. Согуд Гарәбстаны кебек чит илләрдә генә күргән иде. Бохара. Сәмәрканд, Хива, Хәрәзмдәге безнен архитекторларның эшләрен болар белән чагыштырып буламы сон?! Болар бит гүзәллекнең үзе! Мәчет манараларының һәр икесе дә биек, төз-матур, челтәрләп эшләнгән, мөгаен, көчле радиоаппаратура да куелгандыр әле. Ә намаз укый торган зур залның гөмбәзе белән ишегалдын япкан түбәнен яхшы цинк калае комешсыман ялтырап тора иде. Кунакнын ихластан кызыксынып килгәнен чамалап. Исмат «Волга»сын туктатты. Сенатор машинадан төшеп тормады, ян тәрәзә пыяласын гына бераз ачып куйды. Мәчет ана чынлап та бик ошаган иде, кызганыч, Ташкентта шундый мәчет төземиләр, ул аның төзелешенә акчасын кызганмый салыр иде, андый гүзәл мәчетнен ачылышына, мөгаен, мөфти дә килми калмас иде. Ул кычкырып сорап куйды: —Бу изге гамәл кем эше сон? Хөкүмәтнекеме, халыкныкымы, диния нәзарәтенекеме? —Юк, Сухроб-әкә, белмәдегез, бу—Сабир-бобо эше, ул моңа бар саклап торган акчасын салды, ул—бай кеше, хан Акмалнын бөтен казнасы анын кулында бит. Акча башта гына кирәк булды. Аннары барысы да кушылды: халык та, хакимият тә, көн-төн китереп кенә торалар—акчасын да. төзелеш материалларын да, җиһазларын да. Сезгә дә мәчеткә ниндидер бүләк бирү кирәктер, картнын күңеле булыр иде. —Ул, мөгаен, мәчетне хан Акмал котылып чыккан көндә ачарга ниятлидер. Бәлки әле үз укучысының исемен дә кушар бу мәчеткә... —Бу хакта сүз кузгатуыгыз ярады әле. Мәчет—картнын тормышында ин зур шатлыгы да, борчуы да. Ул төшендә дә мәчетне үз исеме белән атаганнарын күрә. Тирә-якта изгелектә үзенә көндәшләр булмасын дип, ике ел рәттән Мәккәгә хаҗга барды, монын өчен ул Кәгъбәнең изге ташын өченче мәртәбә барып үбәргә дә әзер. Мәчетнен сызым-проектын да шул изге җирләрдән алып кайтты Аны аңа Истамбулдан хаҗга килгән танылган бер архитектор бүләк иткән, алар Мәдинәдә танышкан булганнар икән, архитектор мәчетне ачу тантанасына килергә дә вәгъдә биргән. Сабир-бобоны белүчеләр, анын хан Акмалга тугрылыклы булуын истә тотып. мәчетне дә хан Акмал хөрмәтенә төзетә дип уйлыйлар. Ләкин һич тә алай түгел. Карт: «Мәчетегез ни хәлдә?»— дип сораганны бик ярата. «Сабир-бобо мәчете төзелеп бетеп килә икән».— дигәннәрен ишетсә, үлә дә китә инде. Анардан нәрсәдер азасыгыз килсә, моны исегездә тотыгыз... —Рәхмәт. Исмат Минем өчен бик кирәкле мәгълүмат бу. Хәзер язмышым ана бәйләнгән. Чынлап та. картнын күнелен күрү мәслихәт булыр. Мәйдан яныннан китеп барышлый. Сенатор һәйказ ягына янә бер борылып каралы, әмма ничек кенә караса да. айван күләгәсендә бронза юлбашчыны күрмәде. Димәк, үзгәртеп кору чорында Аксайда тагын бер «изге» урын юкка чыкты дигән сүз. Аннары ул хан Акмалга дан-хөрмәт. орденнар һәм табыш китергән авыл хуҗалыгы берләшмәсе идарәсенен дүрт катлы бинасына да күз ташлады. «Архиповнын кабул итү бүлмәсенә автомобиль белән генә менә торган лифтны сүттеләрме азе?»—дип сорамакчы иде. әмма тыелып калды. Әлбәттә, лифтны да. айванны сүткән кебек, күптән сүтеп, читкә сатып җибәргән иделәр инде Аны. мөгаен, үзгәртеп кору дулкынында өскә үрләгән берәр түрә үз кәттә йортына ук илтеп куйгандыр Хәзер мәчетләр генә түгел, кәттә йортлар-коттеджлар да тиз төзелә бит • Мөгаен. Аксайдагы үзгәртеп коруларның нәтиҗәсен шушы мәйданда гына күреп буладыр» — дигән уйга килде Сенатор һәм Исматка кузгалып китәргә кушты Элекке баруында Акмал Арипов аны алма бакчасы эчендәге йортында, кунаклар кабул итә торган залында каршы алган иде Икенче көнне атар биек тау өстендәге шарлавыклар янына китгеләр. Ул вакытта утызынчы еллар стилендә салынган аучылар йорты аны үзенен гадилеге, унайлылыгы белән сокландырган иде Йорт ике катлы, каминлы, бильярд заллы. Верандалары кин-иркен. көннәр матур торганда шунда габын әзерлиләр икән Киткәндә Сенатор үзенә сүз бирде: әгәр дә хакимияткә менеп утырсам, хан Акмалны куркытып-өркетеп чит илгә жибәрәм дә, бу йортны үземнеке итәм. диде. Бик беләсе килсә дә. Очан-су шарлавыгы янындагы аучылар йортынын язмышы турында Исматтан сораштырып тормады. Мөгаен, бу буталчык заманнан файдаланып, хан Акмалны Лубянка подвалларында бөтенләй юкка чыккандыр дип. кемнәрдер бу йортнын эчке җиһазларын, бар булган байлыгын талап бетергәннәрдер инде. Ә бит аш бүлмәсендә менә дигән гарәп мебеле, диваннарында ау күренеше төшерелгән зур гобелен келәмнәр бар иде. Бик тәфсилләп җыелган затлы савыт-саба, һәйбәт ау мылтыклары турында сөйләп торасы да юк инде. Машина. Аксай урамнарында борыл галап йөргәннән сон. шәһәр читендәге яшеллеккә күмелгән бер тыкрыкка кереп, яндырылмаган сары кирпеч дувал- коймалы бер катлы йорт янына килеп туктады. Урамнан караганда йорт ундагы-сулдагы, каршыдагы күрше йортлардан берничек тә аерылып тормый Әмма Сенатор бу яклардагы гадәтләрне яхшы белә биредә байлыгын, мал- мөлкәтеңне күрсәтеп, күршеләрдән өстен булып яшәү дигән нәрсә юк Әле егерменче гасыр башында ук бер акыллы инглиз Шәрекь гурында бал ай дигән: «Тәрәзәләре ишегалдына гына карый» Машина килеп туктауга, иске агач капка шыгырдап ачылып китте, көнбатыштагы аэропорт һәм отельләрнең электроника белән идарә ителә торган ишекләре, диярсең. Сенаторга ниндидер бер туннельгә барып керделәр шикелле тоелды, чөнки кинәт караңгыланды, кунак, анлап алды ишегалды үрмәле чөй розасы катнаш куе булып үскән йөзем куаклары белән капланган, яфраклар арасыннан хәтга кояш нурлары да үтеп керә алырлык түгел иде Әйе. Шәрекьтә әле үз эшенең осталары бетмәгән. Сабир-бобонын бакчасын да шундый берәр оста карап-тәрбияләп торадыр Л Ь МН РХЭ Й ДӘР О В Йорт ишегалдынын түрендәрәк тора, аны урамнан да, күрше коймалар аша да күрерлек түгел, гел яшеллеккә, чәчәкләргә күмелгән. Әмма йортның үзеннән дә бигрәк, үзбәкләргә хас булмаганча галәмәт зур-иркен ишегалды исеңне китәрә. Шуңа күрә биек таш нигезгә утыртылган бер катлы бина алай күзгә ташланып тормый, зур подвалы барлыгы гына сизелә. Бары тик якыннанрак карагач кына ачык веранданы челтәрләп эшләнгән баганалары йортнын зурлыгын искәртә. Иркен ишегалды куе-тыгыз, мәңге яшел куаклар, шул ук чәй розалары һәм йөземлекләр белән яшел кишәрлекләргә, сукмак- тыкрыкларга бүлгәләнгән, төп юл-аллея да, читтәрәк җирдән калкыбрак торган утыргыч-беседкалар шикелле, караңгы, күләгәле. Кайдадыр челтерәп су акканы ишетелә, саф салкынча һава сизелсә дә, арыклар күренми иде. Искиткеч тынлык хөкем сөрә. Сенатор үзен кешесез-буш йортка алып килделәрме әллә, дип уйлап та бетермәде, верандадагы ишекләрнең берсе ачылып китте Кунак ишектән чыккан кешенен үзен күреп өлгергәнче, күнитекләренен таныш шыгырдавын ишетте. Борылып карагач, ул үз артындагы алтын тешле кешенең елмаюлы күз карашлары белән очрашты. Бу элекке килүендә хан Акмал боерыгы белән Сенаторны типкәләгән Ибраһим иде. Аны күргәч. Сенаторның кабыргалары сызлап куйгандай булды, шулай да, елмаеп, Ибраһимга таба атлады. —Әссәламегаләйкем, Сухроб-әкә, безнең якларга кайтуыгыз котлы булсын!—дип кочаклап алды калыная төшкән, чалара башлаган Ибраһим. Хан Акмалны кулга алганнан сон, Ибраһимның күп җәфалар кичергәнен, якташлары да. хакимият тә бәйләнеп йөргәнен, хәтта берничә ай Ташкентта төрмәдә утырганын да Сенатор ишетеп белә иде. Ибраһимны: «Хан Акмал үз миллионнарын кайда яшерде?»—дип тинтерәткәннәр, әмма ул хуҗасына тугрылыклы булып калган, озын-озак төнге сорау алуларда да бер кәлимә сүз ычкындырмаган. Бүген исә ана да бәйрәм кебек—төрмәдән Аксайнын абруй- дәрәҗәле дус кешесе кайткан бит, димәк, менә-менә хуҗа үзе дә кайтып төшәр. —Сез бик матур күренәсез!—диде Ибраһим, кунакны күздән кичергәч — Мин бит сезнен «Матросская тишина»да ничек изаланганыгызны чамалыйм. Үз өлешемә тигәнен дә дошманыма да теләмәс идем. —Рәхмәт!—диде дулкынланган Сухроб Әхмәтович. үзенә рәхимле теләктәшлек белдергән өчен. Ул кинәт кенә күнеле түрендә Ибраһимга карата берничә ел сакланып килгән ачуының юкка чыкканын тойды. Ә бит Ибраһим аны теге кызыл байраклы бүлмәдә шәп типкәләгән иде. Бу очрашуны өркебрәк көтеп алган Ибраһим да үзен гафу иткәнне сизенде, шуна күрә көчле куллары белән кунакны янә бер кат кочаклап алды. Ибраһим белән сөйләшеп торганда. Сенатор ирексездән веранда ягына карап-карап алды, андагы ишектән бу гаҗәеп йортнын хуҗасы Сабир-бобо үзе күренмәсме дип көтте. Бу очрашудан Ибраһим да дулкынланган, үзенен гафу ителгәнлеген анлаган иде. Шулай да ул, кунакның веранда ягына күз ташлаганын абайлагач, анын тизрәк хужа белән күрешәсе килгәнен анлап алды. Сухроб Әхмәтовичнын бик тиз хәтере кала торган кеше икәнен белгәнгә күрә, сәгатенә күз төшерде дә, йомшак кына итеп әйтте: —Хуҗа сезне түземсезлек белән көтә,—диде —Ләкин хәзер намаз вакыты, бу вакыт бары тик Аллаһы Тәгаләнеке генә, җирдәге бернинди эш аркасында да иртәнге намазны бүләргә ярамый. —Гафу итегез, мин анысын уйлап бетермәгәнмен, юкса, чамаларга тиеш идем. Юлда без Исмат белән мәчеткә дә кереп чыктык,—диде Сенатор, акланган сымаграк. Әмма күңеленнән куанып куйды, чөнки бу юлы да, теге килүендәге шикелле, озаклап көттерерләрме әллә дип, борчыла да башлаган иде. —Юлдан сон берәр пиала чәй эчәрсез, бәлки,—дип тәкъдим итте Исмат. кулы белән чатыр түбәле утыргычлар ягына таба ишарәләп. Өчәүләп шунда таба атладылар. Чатырнын идәненә келәмнәр жәелгән, алар өстендә бизәкле курпачлар, мендәрләр ята, ә уртада—тәбәнәк хан-тахта— өстәл тора, кайнар көлчә исеннән табынны ате берничә минут элек кенә корганнарын белеп була иде. Кунакка түрдән урын күрсәттеләр. Сенатор чәйнен тәмлелеген мактады, ана янә Чаткал чишмәләреннән атып каитылган суны искә төшерделәр. Кыскасы, тегесен-монысын телгә ал галап, иркен генә сөйләшеп утырдылар. Лубянка подвалларында интегүче хан Акмал турында да, әле генә төрмәдән кайткан Сенаторның үзе турында да. хәтта Сабир-бобо турында ла сүз кузгатучы булмады. Табындашлар үпәрен гажәеп түзем, әдәпле тоттылар. Нинди дә булса җитди сүзне кунак кына башласа башлый алыр иде. «Әйе, хан Акмал кешеләре яхшы өйрәтелгән, аларны хәтта үзгәртеп кору да боза алмаган».—дип елмаеп уйлады кунак. Ташкент вә Нәманган көлчәләрен ашыкмый гына мактап ашап утырганда, кинәт кенә барабан каккандай тавыш ишетелде, тавыш йомшак һәм моңлырак иде. Ибраһим белән Исмат шундук җитдиләнеп, икесе бертавыштан —Хуҗа намазын бетерде, ул сезне көтә,—диделәр. Сухроб Әхмәтович үзен өйгә алып керерләр дип уйлаган идс. әмма киресенчә булып чыкты, алар бакча эченә кереп киттеләр, шунда кунак тулы сулы кин генә арыкны күреп алды. Сабир-бобо аларны шау чәчәктәге розалар белән уратылган чатырда көтеп тора иде Чатыр исә су өстснә үк субайларга куелган икән. Кунакны чатырнын кыршыла төшкән келәм җәелгән биек баскычы янына алып килгәч, озатучылар, сүзсез-нисез генә куллары белән ишарәләп, өскә күтәрелергә куштылар да, үзләре күнитекләрен шыгырдата-шыгырдата, асфальт сукмак буйлап йортка таба юнатделәр Кин арык өстенә корылган чатыр аша иртәнге кояш нурлары үтеп керә, тиз агымсулы тау елгасы өстендә сал кынча саф җил тирбәлә, якты һәм рәхәт иде. Чатыр бусагасыннан атлап кергәч, ул бер почмакта уйчан гына дисбе тартып утырган картны күрде. Картнын янәшәсендә кызыл агачтан челтәрләп- бизәкләп эшләнгән музыкаль пюпитр шикеллерәк тәбәнәк өстәлчек тора, анын өстенә пергамент кәгазе саргаеп беткән борынгы китап ачып куелган, кайсыдыр битен ефәк тасма белән билгеләп тә куйганнар. «Коръән*.—дип уйлап алды Сенатор һәм ялгышмады. Идән сайгагының йомшак кына шыгырдаганын ишеткәч, карт башын күтәрде, кунакны күреп елмайды да җиңел генә урыныннан күтәрелде —Әссәламәләйкем. улым, килеп җиттеңме'’ Иреккә чыгуыңны котлыйм,— дип. кунакны кочаклап алды һәм җилкәләренә суккатап куйды Яшенә караганда шактый яшь. боеручан булса да. ягымлы тавышы карап торуга тыныч кына, ябык гәүдәле диндар картка һич ятышмый иде Сухроб Әхмәтович икеләнеп тә калды, элекке килүендә ул анардан бер авыз сүз дә ишетмәгән һәм телсез чукрактыр дигән уйга килгән иде Карт аны бер кысып кочаклый, бер кочагыннан җибәрә, үзе бик нык дулкынлана идс. Сабир-бобонын дулкынлануын тойган Сенатор анын шәрскъчә озаклап күрешүен өзмәде. Картны үз янышта болай якыннан беренче күрүе булды. Сабир-бобо. теге очрашудагы шикелле үк. гел актан гына киенгән. Әмма ак белән ак арасында да аерма бар икән. Йозе белән картнын күкрәгенә төртелмәгән С снатор анын бик затлы киеменең рәхәт салкынын, тәмле хуш исен тойды. Кием-салымга зур игътибар итә торган Сухроб Әхмәтович моны шундук бәяләп өлгерле, карап торуга кырыс кына киемнең дә үз матурлыгы бар икән шул I ореф- гадәт буенча исәнлек-саулык, гаилә-балалар турында сораша-сораша, хуҗа кунагын табын янына чакырды, табын, әле атар Исмат һәм Ибраһим белән яна гына чәй эчкән табын шикелле, тәбәнәк хан-тахтага әзерләнгән идс Өстәлчек Сенаторнын артында идс. ул аны кергәндә күрми узган. хәзер инде йомшак дөя йоныннан эшләнгән курпачка утыргач, чатырны жснтекләбрәк күздән кичерде. Чатыр әйбәт җыештырылган, хуҗасының биредә еш булуы сизелеп тора, арырак бер тастымал өстендә Коръән белән япон радиотелефоны «Сони» күренә. Сухроб Әхмәтович үз өендә нәкъ шундый радиотелефонны үзеннән калдырмый, ваннага да алып керә, ишегалдына да алып чыга. Гадәттә була торган гомуми сорау-сорашуларга жавап бирә-бирә кунак хуҗаны игътибар белән күзәтте, сонгы очрашуларыннан сон карт шактый үзгәргән икән. Теге вакытта нәкъ менә Сабир-бобо таулардагы аучылар йортына бер чемодан акча белән Шубаринга бүләккә шәп кенә жилет алып кергән иде. Карт ничектер яшәреп, тазарып киткән, үз дәрәҗәсен белә, үзен тотышы да бик табигый, күп кенә абруй-дәрәжәле түрәләр дә ана көнләшеп карарлык иде. «Нәрсәдән шундый үзгәреш булды икән?»—дип уйлады Сенатор, анын күзе салып куелган яшел чалмага төште, карт аны намаз укыганда салгандыр, күрәсең. Әйе, Мәккәгә ике ел рәттән хаҗга барып кайтуы эзсез узмаган. Элек тә үзен бәйсез, горур тота торган карт хәзер тагын да күркәмрәк иде. Бусагада тавыш-тынсыз күләгә булып кына поднос күтәргән кыз күренде, ул, хан-тахтага чәйнеген куеп, сүзсез генә чыгып та китте. Сухроб Әхмәтович карт кулыннан чәй салынган пиаланы алгач: —Мин сезне котларга тиешмен,—диде.—Тормышыгызда бик мөһим зур үзгәрешләр булган икән. Сез һәр мөселманның ин изге хыялын тормышка ашыргансыз—Мөхәммәт пәйгамбәр галиәссалам йөргән изге җирләрне. Мәккә белән Мәдинәне күреп, Кәгъбәдәге кара ташка орына алгансыз. Ә инде бу гамәлне ике мәртәбә башкару бик аз кешеләргә генә, чын-чынлап изгеләргә генә насыйп була, мин шундый кеше белән әңгәмәләшеп утыруым өчен бәхетлемен. Бирегә килешли сезнең мәчетегез янында тукталып тордым. Бик гүзәл мәчет—сез диндәшләрегезгә җирдә абруйлы эзегезне калдырасыз, безнсн бал ал арыбызның балалары хәтта дистә-йөз еллардан сон да сезнең исемегезне хөрмәтләрләр. Хәзерге болганчык заманда мәчет салдыру—батырлык ул. Хәзер күпләр үз көнен, үз корсагын гына кайгырта, ә сез кешенең жаны-рухы турында борчыласыз. Мин сезгә сокланып баш иям... Дулкынлана-дулкынлана шушы сүзләрен тезгәндә Сенатор сиздерми генә картны күзәтеп утырды. Исмат алдамаган икән: «сезнен мәчет», «сезнен исемегез» дигән сүзләр картнын йөрәгенә май булып яттылар. Сенатор әңгәмә өчен кирәкле юнәлеш алган иде, Сабир-бобонын аны ни өчен Аксайга чакыртканлыгы бик тиз аңлашылды. Акыллы карт, күрәсен, кунагынын бу ашыгыч чакыртудан борчылып утырганын, шулай да сиздермәскә тырышканын анлады. Анын мәчет өчен бик әйбәт урын сайлау, мәчетнен архитектур матурлыклары турында сокланып сөйләгәннәрен тынлап утырды да: —Кадерле Сухроб-жан, сезнен белән шулай кырыс-каты кыланганым өчен гафу итегез инде, гаиләгез-балаларыгыз белән бергә булырга өч көн дә калдырмадым бит. Ләкин сезне сынап-тикшереп караунын башка юлын тапмадым,—диде.—Ә безнен бергә эшлисе эшебез көчле ихтыярлы, авыр хәлләрдә дә сынмас-сыгылмас кешеләрне таләп итә. Мин исә, гөнаһ шомлыгына каршы, сезне төрмә сындырмадымы икән, тәвәккәл эшләргә алынган өчен үкенеп, ваз кичмәдегезме икән, дип уйланган идем. Шунын остенә Артурнын банкын ачканда телевидение хезмәткәрләре белән әңгәмәгез дә тыйнак-сак булды. Әгәр сезне хәзер бик күп хөрмәтле кешеләр утыра торган «Матросская тишина» куркыткан булса, кайчандыр Аксайнын ышанычлы кешесе булырга ризалык биргәнегез өчен үкенсәгез, чакыруым белән килеп җитмәссез, дип уйладым. Көрәшләргә әзер, яна сынауларга әзер, хаталарын төзәтеп, дошманнары белән исәп-хисапны өзәргә әзер кеше генә Аксайга ашкынып килә ала, чөнки ул биредә һәрвакытгагыча ярдәм һәм теләктәшлек таба. Шуңа күрә дә мина сак-тыйнак кылануыгыз анлашыла—сез элекке урыныгызга утырырга телисез. Хакимият кагы йл аз әре үзгәрмәле, без сезгә акча белән дә. кешеләр белән дә ярдәм итәрбез азе.. Картның чәйнеккә иелгәнен күргәч, кунак жинел сулап куйды, киеренкелеге кимеде. Сенатор үзен ничек кенә яхшы тотса да. ничек кенә батырайса да, Аксайга килү аны борчуга салган иде Аннары. Миршаб исәпләгәнчә, хан Акмалнын акчаларыннан башка хакимияткә омтылу мәгьнәсехзек кенә булачак. —Ләкин бу әле мин сезне Аксайга бер сәбәпсез чакырттым дигән сүз түгел.—дип. кунакка чираттагы чәйле пиаланы суза-суэа. сүзен дәвам итте хужа.—Безнен эшләребез муеннан, кадерле Сухроб. Сезнен «дус» прокурорыгыз Камалов Акмалны кулга алганнан сон. авыр йөкне бер үземә тартырга туры килде, ә бу минем яшемдә жинел эш түгел. Ин мөһиме шул—мин акчаларымны саклап кала алдым. Акмал анда, төрмәдә финанс куәтебез беткәндер дип уйлыйдыр, ул бит акчаларның күпчелеге йөз-иллелек булып, яшерен урыннарда сакланганлыгын белә иде Ләкин мин Паазов реформасын артык зур югалтуларсыз кичердем.. Минем карашымча. Паазов та Мәскәү демократлары күрсәтергә телә! әнчә юләр түгел Сенатор янә жинел сулап куйды. \ . Аксайдагы казна гыйнвар реформасыннан сон нык зыян күргәндер дип уйлаган иде—Шәрекь кешеләренен акчаларга хирыслыгы билгеле бит. —Акча бар. кадерле Сухроб жан,—дип дәвам итте Сабир-бобо сүзен, бераз тынлыктан сон.—Бүген төп бурыч—Акмалны төрмәдән йолып алу. Сизснәм. хәзер ин кулай вакыт. Мәскәүдә хакимият юк диярлек, анда эт—баш. сыер— аяк. һәрнәрсә сатыла-сатып алына, бик күп зур түрәләр Көнбатышка йөз тоталар, долларлар өчен теләсә нәрсә эшләргә әзерләр Ә бездә долларлар да житәрлек. Моны белеп торыгыз. Әйтергә кирәк, сезне шунын өчен чакырттым да. ашыгу мәслихәт булыр. «Сони»нын йомшак зуммеры тавыш бирде, карт, урыныннан күтәрелеп, телефон өстәле янына килде. —Әйе. әйе. адвокатны әбәттән сон чакырыгыз, поездга биредән бергә китәрләр, аларнын сөйләшер сүзләре күп булыр дип уйлыйм Сенатор картның сүзләрен игътибар белән тынлап торды. —.... Менә шылтыраталар да,—хужа хәйләкәр генә елмаеп куйды —Ә ашыгуның сәбәбе шул: иртәгә Мәскәүдән Акмалнын адвокатлары килеп төшә, миндә тәртип шундый—акчаны азар Аксайга килеп азалар. Бу аларны тәртипле булырга өйрәтә, ә мин барлык эшләрдә дә хәбәрдар булам, мәсьәләләрне телефон аша хәл итәргә яратмыйм. Беләсезме, иске гадәт—һәр нәрсәне күзгә-күз карап эшләргә кирәк. Әмма мин юридик яктан әзерлексез, шуна күрә ышанычлы булсын өчен биредәге акыллы адвокатларның тагын берсен ялладым. Мин анардан теләсә кайчан сорый алам. >.з да мине азлап йөртә алмый, холкымны яхшы белә Шулай итеп Мәскәү юристларын мин үз адвокатым белән кабул итәм. аннары бергәләп алдагы айга план төзибез Безнең болай эшләвебез күпме уңышлыдыр, әйтә азмыйм, әмма бер иланыбы з уңышлы чыкты...—Карт кинәт кенә сөйләвеннән туктап, янә хәиләкәр елмайды.—Сез һич тә уйлап таба алмас идегез, безнен уч план. Сухроб. сезне азат итү планы иде —Кунагынын гажәпләнүен күргәч, хужа сүзен дәвам итте.—Әйе. әйе. сезне азат итү. Ходай Тәгаләгә шокер. бу фикергә мине ул китерде. Адвокатларның сөйләүләреннән Союз прокуратурасы Акмал эшен судка тапшыру өчен аерып алганы ачыклангач, мин суд трибунасын сезне аклау өчен булса да файдаланырга кирәк дигән фикергә килдем Аксан х\ жасы сезне булган-булмаган әллә нинди гөнаһларда гаепли. Мәскәү койрьпы дип атый, бу хәзер оттырышсыз алым. Ә нотыкмы, өтеренә кадәр тикшереп, әлбәттә, адвокатлар язды, сез алар белән берсекөнгә Ташкентта очрашырсыз —Рәхмәт, Сабир-бобо, мина ярдәм биредән килер дип һич уйламаган идем,—хисләнгән Сенатор кулын күкрәгенә куйды.—Рәхмәт! —Без бер эшкә хезмәт итәбез,—диде карт, тыныч кына дисбесен саныйсаный.—Сез Акмалны азат итү эшенә ныклап тотынырга тиешсез. Сез юрист. Әбәттән соң бирегә Нәманганнан безнен адвокат килер, ул сезне эш белән таныштырыр, поездга төшкәнче сөйләшеп бетерә алмассыз дип уйладым да, ул сезне Ташкентка хәтле озата барыр дигән фикергә килдем. Юлда бар мәсьәләләрне дә сөйләшеп бетерерсез дип исәплим, берсекөнгә Мәскәү адвокатлары белән очрашканда барлык мәгълүматлар сезнен карамакта булыр, аннары яна мәгълүматлар алырсыз. Нәтижәсе тиз булу кирәк. Бүген сезгә, теге чактагы кебек үк, бер чемодан сумнар һәм күп кенә долларлар бирерләр. Без ул долларларны күптән, бер ун еллар элек сатып алган идек. Минемчә. Акмалны азат итү өчен алар бик кирәк булачак. Сонгысы: адвокатларны алда торган бурыч белән ныклап таныштырып, аларны озаткач, бер атнадан сезгә дә Мәскәүгә барырга туры килер, мөгаен. Кирәк булса, үз адвокатларыгызны да бу эшкә тартыгыз, сәләтле егетләр булып чыктылар. Ашыгырга кирәк! Сизеп торам. Россиядә яна революция, анардан да яман гражданнар сугышы өлгереп килә, һәр икесе дә дингез-диңгез каннар түгелү белән яный. «Реформалар» белән хәерчелеккә җиткерелгән халыкнын ачуы яман булыр, суд-фәлән дип тормаслар, «Матросская тишина»дагы тоткыннарны атып үтереп бетерерләр, ә безнен Акмалны беренче чиратта инде... Ярар, җитеп торыр, кадерле Сухроб жан, ялыктырырга теләмим. Әйдәгез, бергәләп мәчетнен эчен карап чыгыйк. Әйбәт осталар эшли анда, күңелләрен салып эшлиләр... Ә соңыннан ашап алырбыз, пешекчеләребез сезнен нинди ризыклар ашаганыгызны хәтерләп калганнар,—карт үзенең яшел чалмасына үрелде... Мәчеттә алар ике сәгатьтән артык йөрделәр, кунак бу мәчетнен тирә-якта нинди йогынтыга ия буласын аңлады, димәк, хан Акмалның хакимлеге дә күп мәртәбәләр көчәячәк. Сухроб Әхмәтович берничә тапкыр прокурор Камалов турында сүз катарга тырышып карады, әмма һич кенә дә җае чыкмый торды. Башына көтелмәгән уй килде: прокурор турында сөйләп торасы да юк. хан Акмалны азат итү прокуратура өчен гел кирәксез эш, моны Аксайда беләләр, Ариповны «мәскәүле» шәхсән үзе кулга алган иде бит. Димәк, үзенен кан дошманы Камаловны бәреп төшерсә, бу әле үзенә файда да була, янәсе, ул моны Акмал Ариповны коткару өчен эшли, Аксай акчалары хакын да чыгара. «Вакытында телеңне тыя белүдә яхшы»,—дип үзен мактап куйды Сенатор, бу эшен ул зур җиңү дип саный, аңа акчаны сорамаса да бирделәр ич. Поездда хан Акмалның эшләре турында сөйләшеп утырганда Сенаторны бер уй бимазалап тордьг—бу юлы күпме акча тамыздылар икән, вәгъдә ителгән долларларны салырга онытмаганнармы икән? Адвокат алдында чемоданны ачып карарга кыймады ул. Шуңа күрә, өенә кайтып керүгә бүлмәсенә бикләнде, әмма чемоданны ачып өлгерә алмады, телефон шылтырады. Трубканы алгач, Канзафарнын дулкьгнланган-каушаган тавышын ишетте. —Ике көн инде сезне эзләп таба алмыйм,—диде Канзафар—Японсцнын презентациясендә бик дәрәжәле кунагын—америкалы кешене урлаганнар. Японец кешеләре, ул төндә бөтен Ташкентны айкап чыксалар да, кунакны таба алмаганнар. Ана кем ярдәмгә килгәндер дип уйлыйсыз? Башыгызны ватмагыз, берничек тә белә алмаячаксыз. Минем шефым Камалов... —Моны ничек анларга?—дип тонык тавыш белән сорады Сенатор. Ул акча тулы чемоданы белән долларлары турында да онытты. —Үзем дә аңламыйм шул. Бу хәбәр сезгә җитди уйланыр өчен...

Реклама